Логотип Казан Утлары
Драма

ТУГАН АВЫЛЫМ

Драма, 4 пәрдәдә, 7 картинада КАТНАШАЛАР: Илдар Арсланов, агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 35 яшьтә. Асия, аныц хатыны, ветврач, 26 яшьтә. Илгизәр, Илдарның улы, укучы, 13 яшьтә. Арслан. Илдарның әтисе, «Авангард» колхозында ферма мөдире, 58 яшьтә. Гөлбану, аның хатыны, 55 яшьтә. Баязит Закиров, Асиянең әтисе, «Урак-чүкеч» заводында слесарь, завком члены, 55 яшьтә. Фәрхи нур, аның хатыны, 47 яшьтә. Наҗия Шакирова, МТС зонасы буенча райком секретаре, 32 яшьтә. Зиннәт Курамшин, «Авангард» колхозының председателе, 35 яшьтә. Максут, тракторчылар бригадиры, 25 яшьтә. Рушания, кырчылык бригадиры, 26 яшьтә. М а р з и я, колхоз бухгалтеры, 22 яшьтә. Б и к ч у р и н, ревкомиссия председателе, 34 яшьтә. Нурулла, колхозчы карт, 62 яшьтә. Миңзифа, фермада бозаулар караучы, 45 яшьтә. Медсестра, Казан больницаларының берсендә эшли. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Вакыйга яз көне Казан шәһәрендә, Баязит Закиров квартирасында бара. Бай һәм матур итеп җиһазланган зур зал. Сулда — кухня аша коридорга чыга торган ишек. Уң як стена буенда — пианино, арырак бүлмә ишекләре күренә. Каршыда — тәрәзәләр. Тумбочка өстендә — телефон. Вакыт — кич. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Асия ялгызы. Ул, газетада басылган нотага карап, пианинода яңа көй өйрәнә. Асия (җырлый). Сарман, Минзәлә көйләрен Җырлап күңел сөенә; Бүген, дуслар, җырлыйк әле Безнең Саръяз көенә... Кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, кухнядан Фәрхинур чыга. Фәрхинур. Кызым, бу нинди җыр соң? Ишеткәнем бар дисәм... А сия. Яңа җыр бу, әни. Менә, бүгенге газетада басылган. Авыл яшьләре үзләре уйлап чыгарганнар. «Саръяз» көе дип атала. > ә р х и н у р. Саръяз?.. Безнең кияү дә шул авылныкы түгелме соң? 43 А с и я. Әйе, шул авылныкы. Саръязны ул бик еш искә төшерә. Әле кичә генә шул турыда сөйләп утырды: Саръязга сабан туена кайтыйк, ди. Фәрхинур. Китсәнә, булмаганны... Берәр кая, диңгез тирәсенә китегез, курортка-фәләнгә... Асия. Юк, әни, без быел авылга кайтырга булдык. Илдарның әти- әниләрен, туганнарын да күреп килермен. Фәрхинур. Кода белән кодагыйны үземнең дә бик күрәсем килә инде килүен... Асия. Бәлки, бергәләп кайтырбыз?.. Саръязда сабан туйлары бик күңелле уза ди. Ф ә р х и и у р. Күңелле дип, Казанныкына житмәс инде ул. Шулай .да бер кайтып, авыл халкын шаккатырып килергә ярый. А с и я. Нәрсә белән шаккатырмакчы буласың, әни? Ф ә р х и н у р. Нәрсә беләнме?.. Өскә атлас күлмәкне, аякка каюлы читекне киеп, башка Оренбурски ажурный шәл ябынып... Асия. Әни, әллә авыл халкын ялангач йөри дип уйлыйсыңмы? (Те- .лефон шалтырый. Асия трубканы ала.) Тыңлыйм... Әле яңарак кына эштән кайттым... Сине көтеп утырам... (Көлеп.) Сагындым, әлбәттә! Иртәдән -бирле күрешкәнебез юк ич. Илдар дим, бүген нишләп озакладың? Ничек?.. (Җитди.) Шулаймыни? Я, нәрсә диделәр соң?.. Ярый, алайса, кайтканыңны көтәм. (Телефон трубкасын элә.) Фәрхинур. Нәрсә бар, кызым?.. Кияү әллә берәр яңалык әйттеме? Асия. Берәр ярты сәгатьсез кайта алмыйм, диде. Аны обкомга чакырып алганнар. Фәрхинур. Абкумга?! Ни өчеи икән? Асия. Анысын, кайткач, үзе әйтер. Ф ә р х и и у р. Ә мин әйтмәсә дә белеп торам. А с и я. Юрарга сиңа куш инде. Ф ә р х и и у р. Юраган юш килә ди... Минемчә, кияүне берәр институтка датсин итеп куя торганнардыр... Асия. Бу бит инде күптән хәл ителгән мәсьәлә. Илдарның кандидатурасы конкурстан узган, Москвада расланган. Тик ул үзе генә... Фәрхинур. Менә шуңа үзен чакырганнар да инде... Галим башы белән эшне тартып-сузып йөрмәсен. Тизрәк датсин буласы да, үзе әйтмешли, фәнгә хезмәт итсен. Асия (көлеп). Соңгы көннәрдә син, әни, фән турында бик кайгырта башладың әле. Фәрхинур. Кем арбасына утырсаң, шуның жырын җырлыйсың, дигәндәй, киявең галим булсын да, имеш, нишләп кайгыртмаска ди?.. Мин инде датсиниарның аена ничә мең акча алганнарына кадәр сораштырып белдем. Асия. Әни, нигә син гел акча турында гына сөйлисең? Тормышның бөтен мәгънәсе акчада гынамыни?.. Ф ә р х и и у р. Менә син акчасыз гына базарга чык та, кибетләргә йөреп кара... Тормышның мәгънәсенә бик тиз төшенерсең. (Ишектә звонок.) Асия. Әти эштән кайтты бугай. Фәрхи н у р. Әтиең инде синнән элегрәк кайтты. Йокы бүлмәсендә ял итә. Тукта, мин ишекне ачыйм әле. (Чыгып китә.) Асия (уйга калып). Илдарны обкомга чакырганнар... Димәк, ул барыбер үзенең сүзендә торган. Ай, Илдар, Илдар!.. Болай булгач, синең «сабан туй» дигәнең бөтенләй башкача килеп чыга бит. (Пауза.) Ә менә обком мәсьәләне ничек хәл итәр икән?.. Фәрхинур белән Зиннәт керәләр. Фәрхинур. Әйдәгез, рәхим итегез!.. (Асияне күрсәтеп.) Бусы •минем кызым... 44 Зиннәт. Илдарның иптәшемени?.. Алайса, Саръяз килене була инде. А с и я. Сез әллә Саръяздан килдегезме? Зиннәт. Әйе, мин Илдарның авылдашы... Зиннәт Курамшин. Асия. Ә мине Асия дип кенә йөртегез. (Күрешәләр.) 3 и н н ә т. Беләсезме, Асия, без бит Илдар белән әле яшьтәшләр дә... (Кулы белән күрсәтеп.) Менә мондый чактан бергә уйнап үстек. Сугышта да бергә булырга туры килде. Ышанасызмы, икебез дә бер дивизионда, идек! Асия. Алайса, бик якын дуслар икәнсез. Чишенегез, иптәш Курамшин, түрдән узыгыз... 3 и н н ә т. Мин бит үзем генә түгел. Сезгә кунаклар да алып килдем.. Фәрхинур. Кунаклар?.. Әллә кодалар килдеме? Зиннәт. Ничек кенә килделәр әле!.. «Победа» машинасында! Фәрхинур. Кызым, ишетәсеңме?.. Әле бая гына бит шулар турында сөйләшкән идек. А с и я. Чынлап та, көтелмәгән шатлык булды бу! (Зиннәткә.) Ә кайда соң алар? Зиннәт. Машинада калдылар. Асия. Мин хәзер аларны алып керәм. Әни дим, син тиз генә әтине уят. (Ашыгып чыгып китә.) Фәрхинур. Уятам, хәзер үк уятам... (Бүлмәгә кереп китә. Зиннәт чишенә. Телефон трубкасын алып, номер җыя.) Зиннәт (телефонда). «Урак-чүкеч» заводымы?.. Миңа завком председателе... Ә, исәнмесез, иптәш Ермилов!.. Подшефный колхоздан Курамшин сөйли... Юк, юк, авылдан түгел, шәһәрдән шалтыратам... Специально сезнең янга килдем, иптәш Ермилов... Әйе, әйе... Әлеге дә баягы бер үтенеч инде... Машиналарга ремонт ясар өчен кайбер запас частьлар кирәк иде. Аннан соң, ни, иптәш Ермилов... Ничек, ничек?.. (Шатланып.) Шулаймыни? Алайса булды гына!.. Сәгать ничәдә дисез?.. Обязательно барам, иптәш Ермилов!.. Телефон трубкасын элә, бүлмәдән Фәрхинур чыга. Фәрхинур. Кияү үзегезне күрсә, бик шатланыр инде. Зиннәт. Әйе, күрешмәгәнгә шактый вакыт узды... Я, авылдаш ниләр җимертеп йөри? Эшлиме? Фәрхинур. Киявебез бик тырыш кеше булып чыкты. Әспирантны бетереп, дисертатси яклады, «Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты» дигән исем алды, галим булды... Зиннәт. Аларны без ишеткән идек. Ә ниндирәк эшкә куйдылар соң үзен? Берәр институтта укытучыдыр инде? Фәрхинур, һәй, укытучы гынамы соң!.. Датсин булды, датсин!.. Канкурыстан узган, Мәскәү раслаган... Бүлмәдән Баязит чыга. Баязит. У-у-у, кунак бар икән! Фәрхинур. Илдарның авылдашы. Баязит. Сез әллә «Авангард» колхозыннанмы? Зиннәт. Әйе, «Авангард» колхозының председателе. Баязит. Иптәш Курамшинмыни?.. Димәк, подшефный колхоздан... Бигрәк тә яхшы! Таныш булыйк... Баязит Закиров. (Күрешәләр ) Әнисе дим, калган кунаклар кайда соң? Фәрхинур. Нишләптер озакладылар. Булмаса, үзем чыгып кеоим әле. (Китә.) к сездер инде?’ аВШ1да нинди я^ алыклаР бар?.. Язгы чәчүгә әзерләнә- 45 Зиннәт. Хәзер бөтен кайгы шул инде. Сез соң мине каян беләсез?.. Әллә безнең авылда булганыгыз бармы? Баязит. Булганым юк. Ә менә колхозыгыз турында ишеттем. Иптәш Ермилов сөйләде. Зиннәт. Ермилов?.. Завком председателеме?.. Әйе, ул әле күптән түгел бездә булып киткән иде. Баязит. Карагыз әле, сез бүген килеп яхшы иттегез бит... Бүген сәгать сигездә завком утырышы була. Сезнең колхозны шефка алу мәсьәләсе каралачак. Зиннәт. Анысын ишеттем. Утырышка мин үзем дә барам. Сез соң заводта кем булып эшлисез? Баязит. Кем дип... Слесарь булып эшлим. Аннан соң, завком члены... 3 и н н ә т. Болай булгач, сез миңа бик кирәкле кеше булып чыктыгыз бит, Баязит абзый... Үзара сөйләшеп, шау-гөр килеп, Арслан, Гөлбану, Асия, Фәрхинур керәләр. Баязит (аларга каршы барып). Исәнме, кода! Исәнме, кодагый! (Күрешәләр.) Исән-сау гына килеп җиттегезме? Арслан. Машинада килдек, кода, «Лигкавай»да!.. Теге кем әйтмешли, ничек килеп җиткәнне үзебез дә сизми калдык. (Чишенә.) Асия. Әйдә, әнкәй, син дә чишен. (Гөлбануны чишендерә.) Г ө л б а и у. Килен дим, Илдар тиз кайтып җитәр микән соң? Асия. Бер ярты сәгатьтән кайтырмын дигән иде. Озакламас инде. Баязит. Кода, китер әле киемнәреңне... (Аның киемнәрен вешал- кага элеп куя. Арслан тиз генә кухняга чыгып китә дә дыңкычлап тутырылган бер капчык алып керә.) Арслан. Кода, әгәр гаеп итмәсәгез, бераз күчтәнәч алып килгән идек... Баязит. Сез нәрсә, кода, шулкадәр зур күчтәнәч була димени?.. Арслан. Зур дип инде, теге кем әйтмешли, исәбе-хисабы юк түгел... Дүрт баш каз, өч үрдәк, биш тавык, ун йомарлам атлан май, бер түш сарык ите... Баязит. Юк, юк, кода, бик зурдан купкансыз... Бер-ике килосын күчтәнәчкә калдырыгыз да, калганын базарга чыгарып сатарсыз. Фәрхинур. Саткан ди менә! Күчтәнәчкә алып килгәнне базарга чыгаралар ди... (Көч-хәл белән капчыкны өстерәп алып чыгып китә.) Г өлбану. Кодагый бик дөрес әйтә... Без бит актык сарыгыбызны суеп алып килмәдек. Биргәненә шөкер, мал-туарыбыз җитәрлек. Арслан. Аннан соң, кода, без бит бу күчтәнәчләрне кыш көне үк китермәкче идек. Теге кем әйтмешли, Илдарның башлы-күзле булуын көттек. Баязит. Алайса минем сүзем бетте. Зиннәт (ишек янына барып). Хәлим! Машинаң әзер булсын... Кузгалабыз. Баязит. Ничек инде кузгаласыз?.. Хәзер аш-су өлгерә. Ашыкмагыз, завком утырышы башланырга әле шактый вакыт бар. Зиннәт. Хозтовар кибетләренә кереп чыгарга кирәк. Колхоз өчен берәр подходящий нәрсә очрамасмы?.. Баязит. Алайса тоткарламыйм. Ә кунарга обязательно безгә кайтыгыз. Зиннәт. Кайтып булмас шул... Чакырылган җирем бар. Баязит абзый, завком утырышында безнең колхозны поддержать итегез инде... Минем үтенечем шул гына. (Киенә.) Арслан. абзый, мин сезне иртәгә иртүк үзем кереп алырмын. А с и я. Туктагыз инде, Илдарны да күрмичә китәсезмени? 46 3 11 н н О Т. Әйе шул, анысы бар икән... Юк, Илдарны күрмичә китәргә ярамый. Алайса мин якын-тирәдәге кибетләргә генә барып килим әле. (Чыгып китә.) Б а я з и т. Килүегез турында алданрак хәбәр итәсегез калган. Әзерләнебрәк торган булыр идек. Гөлбану. Бернинди дә әзерлек кирәкми, кода. Хәзинәдә булганына без бик канәгать. Баязит (Асиягә). Иртәгә бит ял көпең. Зур итеп мәҗлес уздырырга кирәк. Арслан. Без бит иртәгә китәбез, кода. Үзегезне бер күреп кайтыйк дип кенә килдек. А с и я. Әткәй, нишләп алай бик тиз?.. Килеп-килеп тә бер атна кунак булмагач... А р с л а н. Ярамый, килен, «Карлыгач» бик каты авырый... Өч көн инде башын күтәргәне юк. Асия. Кемегез соң ул «Карлыгач?» Гөлбану. Әй, сөйләп утыра шунда юкны... Кемебез булсын, фермадагы бер чирләш бозау... Шул үләткә «Карлыгач» исеме кушканнар... Арслан. Авызыңны чамалап ач син, карчык! Пеләмәнной бозау диләр аны!.. Кухнядан Фәрхинур чыга. Фәрхинур. Әтисе дим, примусны гына рәтләп бир әле. Нигәдер бик әкрен яна. Баязит белән Фәрхинур китәләр. А с и я. Әткәй, сез ул бозауны ветврачка күрсәттегезме? Арслан. Бырач дип, бырач ук түгел инде ул... Үзенә калса, филшер кисәге. Шул караган булды. Асия. Нинди авыру диде соң? Арслан, йогышлы авыру, диде шул... «Карлыгач»иы изәләтергә куярга кушты. Фирмыда бер-бер хәл булмагае дип, бик борчылам инде, килен. Асия. Авыруның исемен әйтмәдемени? Арслан. Аларның телен аңлап бетереп буламыни... Ничек диде соң эле, хәтерем коргыры!.. (Исенә төшерергә тырышып.) Дипуск... Юк, дипук түгел. Дилук... Алай да түгел. Гөлбану. Белмәгәнеңә башыңны ватма инде, атасы. Арслан. Тик тор әле син! Фирмы мөдире бул да, имеш, шуны да белмә... Хәзер әйтәм, килен. Дипкук... Диплук... Гөлбану. «Мүкләк» дигән сүз түгелме?.. Арслан. Әйтер идем инде мин сиңа!.. (Кинәт җанланып.) Таптым, килен, таптым!.. Диплук... Диплукмук... Диплукмуккук... Уф, телләрем көрмәлде... Асия. Диплококковая инфекциядер ул. Арслан. Вәт, вәт, шул үзе! Андый сүзне шайтан үзе дә уйлап чыгара алмас. Кара әле, килен, әллә син ниме... филшерлеккә укыдыңмы? Г өлбану. Укырга гына дигәнмени?.. Хәзерге яшьләрнең белмәгәне юк. Арслан. Юкны сөйләмә! Бар нәрсәне дә белеп җиткереп булмый ул. Асия. Мин, әткәй, маллар врачы... Институт бетердем. Хәзер вете- ринария поликлиникасында эшлим. Арслан (Гөлбануга). Менә әйттем бит мин сиңа?.. Һәй, аңламыйсың ла син, карчык, акыл савытың бик кечкенә... Гөлбану. Аның каравы, синең башың бик зур инде... Бер сүзне оештыра алмыйча җан тирләрең чыкты лабаса. 47 Фәрхинур керә. Ф ә р х и н у р. Кызым, кияү нишләп бик озаклады соң? Әллә үзеиә шалтыратып карыйсыңмы? Асия. Болан да кайтып җитәр инде. Гөлбану. Кайтыр инде, кайтыр, боерган булса. Әйдә, кодагый, бераз утырып тор. Гел аяк өстендә йөреп, арып беткәнсеңдер. Фәрхинур. Хатын-кызның эше шул инде... (Гөлбану янына килеп утыра.) Хәлегезне дә әле сораштыра алганым юк. Гөлбану. Безнең хәлләр, кодагый, бер көе... Картларча яшәп яткан булабыз. Юллар өзелгәнче менә шәһәргә килеп китик дидек. Илдарны да сагындык, киленне дә бик күрәсебез килде. Фәрхинур. Кызым, кияү белән төшкән карточкагыз кая? Асия. Хәзер алып чыгам. (Бүлмәгә кереп китә.) Фәрхинур. Бигрәк тә матур төшкәннәр инде, кодагый! Гөлбану. Тигез мәхәббәт белән, тату гына гомер итсеннәр инде. Бездән фатиха шул. Фәрхинур. Хәзергә бик тату яшиләр. Күз генә тимәсен. Кияү дис- сертатси яклады, галим булды... Анысын инде үзегез дә ишеткәнсездер... Арслан. Галиме галим... Әмма ләкин аңа силхуз минестердан китмәскә кирәк иде. Ф ә р х и н у р. Ник алай дисең, кода?.. Ул бит анда прастуй агранум булып кына эшләде. Арслан. Булсын... Аның каравы, силхуз минестер, диләр аны!.. Арслан малае минестерда эшли дип бөтен авыл ду купкан иде бит... Я, берәр кая эшкә кердеме соң?.. Әллә һаман галим булып кына йөриме? Фәрхинур. Хәзер аның эше бик дәрәҗәле булачак, кода. Бүген әле үзен абкумга чакыртып алдылар... Кияүне институтка датсин итеп куялар. Арслан. Датсин?.. Анысы тагын ни дигән сүз? Ф ә р х и н у р. Пырафисырдан каларак, бик олы кеше инде. Арслан (җанланып). Соң шулай диген, кодагый!.. Алайса булдырган икән... Маладчина! (Гөлбануга.) Кара аны, авылга кайткач, датсин- фәлән, дип, такылдап йөрмә... Пырафисыр булган, диген. Вәт шул! (Фәрхинурга.) Пырафисыр булса мәгәр акчаны да көрәп ала инде ул... Хәер, безгә аның малы түгел, даны кыйммәт, даны!.. Кем малае? Арслан малае! Кем булган? Пырафисыр булган! Саръяз авылыннан кемнең малае әле мондый дәрәҗәгә ирешкән, ә?! Минем өчен менә шунысы бик важны, кодагый... Фәрхинур. Ни әйтсәң дә, кода, укыган кеше шәһәрдә әрәм булмый инде. Гөлбану. Укыган кешенең авылда да кадере бик зур, кодагый. Әнә, минем энемнең кызы Дилбәр ун классны бетерде дә тырактарис булды... Арслан. Тукта әле син!.. Ат аягын дагалаганда бака ботын кыстыра, дигәндәй, таптың мактаныр сүз! Тырактарис булган, имеш! Тырак- тыр йөртергә, әнә, үгездәй таза егетләр дә бетмәгән. Фәрхинур. Бик дөрес әйтәсең, кода. Тырактырда пычранып йөрү — бер дә кыз бала эше түгел инде. Гөлбану (ачуы килеп). Пычранмыйча гына икмәк үстереп булмый шул, кодагый! Арслан. Сезнең ул Дилбәрегезгә укырга кирәк иде... Бырач, инженер, духтыр булырга!.. Гөлбану. Әй, ачуымны китереп утырмасана!.. Бөтен кеше дә духтыр булып беткәч, сиңа соң икмәкне кем үстереп бирер?.. Бүлмәдән Асия чыга. 48 Асия (фотокарточканы Гөлбануга биреп). Мә, үзегезгә алыгыз, әнкәй. Бездән истәлек булыр. Ишектә звонок. Фәрхинур. Әнә, кияү кайтты бугай. Асия. Шул. Звонок бирүеннән таныйм. (Ашыгып чыгып китә.) Фәрхинур (кабаланып). Тукта инде, мин дә аш-суларымны карап керим. (Кухняга чыгып китә.) Гөлбану (фотокарточкага карап). Собханалла, бигрәк тә пар килгәннәр инде!.. Мә, кара әле, атасы. (Фотокарточканы бирә.) Арслан (карап). Юк, ут яктысында күзем аермый... (Кесәләрен капшап.) Тьфү, чурт, күзлегемне дә өйдә онытып калдырганмын. Ярар, авылга кайткач, иркенләп карармын әле. (Фотокарточканы комод өсте- нә илтеп куя.) Илдар керә. Илдар. Исәнме, әткәй! Исәнме, әнкәй! (Икесе белән дә күрешә.) Килүегез бик әйбәт булган. Белгән кебек, нәкъ көнендә килеп җиткәнсез... (Чишенә.) Арслан. Ничек инде көне?.. Әллә берәр кая эшкә кереп кайттыңмы? Илдар. Минем эшсез йөргәнем дә юк. Арслан. Галим булып йөргәнеңне беләм анысы... Берәр кәнкритни эшкә кердеңме дип соравым. Гөлбану. Җөдәтмә инде баланы. Азрак сулыш алырга ирек бир. Арслан. Бала?.. Утыз бишкә җиткәчме?.. Гөлбану (Илдарның аркасыннан сөеп). Ана өчен барыбер бала ул. Илдар. Я, үзегездә ни хәлләр соң? Өйдәгеләр исән-сау калдылармы? Арслан. Безнең хәлләр изге. Син үз хәлеңне сөйлә. Берәр кәнкритни эшкә керә алдыңмы әле, юкмы? Илдар. Кердем, әткәй, кердем... Арслан. Я, хуш, ниндирәк эшкә?.. Пырафисырлыкка чамаладыңмы? Илдар (шаяртып). Шул тирәдәрәк... Арслан. Шулай дип котыл... Ягъни мәсәлән, ниндирәк эш була инде ул? Асия керә. Графинга салынган виноны өстәлгә куя, рюмкалар тезә, закускалар хәзерли. Илдар аңа булыша. Асия (Илдарга). Я, обкомда ничек хәл иттеләр? Илдар. Хәзер сөйләрмен. Аз гына сабыр ит. Асия. Болай да сабыр иттем ич инде... Үзеңне көтә-көтә зарыгып беттем. Я. әйт инде, Илдар! Илдар. Барыгызга да берьюлы әйтермен. Уты-суы бергә булыр. Асия. Ничек инде ул «уты-суы»?... Илдар. Синең өчен мин артык борчылмыйм, һәрхәлдә минем теләгемә каршы килмәссең дип уйлыйм. Ләкин әткәй... Арслан. Әй, сез анда нәрсә пышылдыйсыз?.. Гөлбану. Тик кенә тор инде, атасы!.. Яшерен сүзләре бардыр. Арслан. Булса, без киткәч сөйләшерләр. Без бит монда аларнын «пышпыш»ларын тыңларга килмәгән. Асия. Гафу итегез, әткәй, без болай гына... И л дар. Әткәй, сез бит әле Илгизәр турында бер сүз дә әйтмәдегез, лрслан. у сораганың бармы соң әле? 4. „с. Ә.“ № 4. 49 Гөлбану. Илгизәр бик әйбәт укый, улым. Быел, боерган булса, бишенчене бетерә. Илда р. /Чине исенә төшергәлиме соң? Гөлбану. Төшермәгән кая!.. Ике сүзнең берендә «әти» дип кенә тора инде. Синнән килгән хатларны кат-кат укый. Үткән айда пасылкаң- ны алгач, шулкадәр сөенде... Арслан. Башлы малай ул Илгизәр... Маладчина! Ул үссә мәгәр, әтисе кебек, пырафисыр булып кына калмас... (Асиягә.) Син аны күрсәң, килеп, исең китәр иде. Буйга кечкенә булса да, бик җегәрле малай. Г ө л б а и у. Мәктәпләрендә беренче бизкультурник инде. А р с л а н. Физкультурник, диген. Әйтә белмәсәң, тик кенә утыр. (Асиягә.) Ыспурт белән шөгыльләнә. Җәй җиттеме, елгадан кайтып керми инде. Каланча биеклеге җирдән суга башы белән кадалып төшә бит. Асия. Әткәй! Әнкәй! Икегезгә дә зур үтенечем бар: Илгизәр турында хәзергә, зинһар, сүз кузгатмагыз... Безнекеләр алдында дим. Илдар (гаҗәпләнеп). Ни өчен?! Асия. Әти белән әнигә мин сине өйләнмәгән егет, дидем. Хатын алганыңны да, улың барлыгын да әйтмәдем. И лд а р. Син бит әйтергә вәгъдә биргән идең... Арслан (сузып). Алай... Болай булгач, балакайлар, сезнең әле, теге кем әйтмешли, «сират күпере» кичәсегез бар икән. Кылдан нечкә, кылычтан үткен, дип сөйлиләр ул күперне... Гөнаһысы булган кешеләр... Гөлбану. Юкны сөйләп утырма әле, атасы... Безнең Илдарның нинди гөнаһысы булсын ди... (Асиягә.) Болай да инде ул ун елдан артык өйләнмичә йөрде. А с и я. Беләм, әнкәй, барысын да беләм. И лда р. Асия, моны бит әти-әниләрең дә белергә тиеш иде. Ни өчен алардан дөреслекне яшерергә?.. А с и я. Нишлим соң, шулай килеп чыкты инде... Бәлки, бу минем хатам булгандыр... Илдар, син миңа үпкәләмә! Башта бит алар сине якыннан белмиләр иде... Риза булмаслар дип курыктым. Борчылма, Илдар, мин үзем аларга барысын да җайлап аңлатырмын... Зур кастрюль күтәреп, Фәрхинур, аның артыннан Баязит керәләр. Фәрхинур кунакларга аш-су бүлә. Баязит. Әйдәгез әле, кунаклар, утырышыгыз... Кодагый, син менә бирегә утыр... Түрдәге урындык кодага булыр. (Утырышалар. Баязит рюмкаларга вино сала.) Арслан. Аракысы бик җилле күренә... Зиннәт кенә зерә чыгып китте. Илда р. Нәрсә, Зиннәт тә килдемени? Арслан. Безне «лигкавай»да шул алып килде инде. И л д а р. Ә үзе нишләп чыгып китте соң? Арслан. Калхуз өчен әйберләр аласым бар, ди. Илла мәгәр тырыш кеше дә инде!.. Зиннәтне әйтәм. Калхуз дигәндә җанын фида кылыр. Гөлбану. Һаман саен шул Зиннәтне мактыйсың, атасы. Ул кадәр нәрсә кырды соң ул? Әнә, башка районнарда әллә ниткән әйбәт калхуз- лар бар ди... Ә безнең нәрсә?.. Узган көз көне ике кила икмәк алдык инде. Шул гына. Арслан. Шунысы булгач, сиңа тагын ни кирәк? Саръяз халкын шул Зиннәт икмәкле итте түгелме соң?.. Илдар. Ун елга бер тапкырмы?.. Әгәр син әйткәнчә, Зиннәт җанын фида кылып эшләсә, ферма каралтылары ярым җимерек хәлдә ятмас иде. Узган җәйне авылда булдым бит инде. Барысын да күреп килдем. Саръяз тау итәгендә җитмеш гектар җирегез бар. Сез шул җирне дә ничәмә еллардан бирле кысыр хәлендә яткырасыз. Арслан. Җирмени ул, каткан балчык! Узган ел клевр чәчеп карады чар бит инде... Әремнән гайри чуртым да үсмәде. '11 л дар. Саръяз тау басуының туфрак структурасы миңа таныш. Дөрес әйтәсең, әткәй, уңдырышлы җир түгел... Ләкин җирне бит тәрбияли белергә кирәк. Аннан соң, нинди туфракка нәрсә чәчәсең... Анысы да бик әһәмиятле. А с и я. Илдар, әллә бәхәсне калдырып торыйкмы?.. Аш суына бит. Ф ә р х и н у р. Ягез әле, кунаклар, рәхим итегез... Кодагый, син якынрак килеп утыр. Илдар. Зиннәтнең кайтканын көтмибезмени? Арслан. Ничава, Зиннәт — үз кеше.... Салганны суытмыйк. Я, кода, нәрсә өчен эчәбез бу «шайтан коткысын»? Баязит. Синең саулыгың өчен эчик, кода. Арслан. Мин болай да сау-сәламәт. Мин үзем, кода, теге кем әйтмешли, кәнкрпт сөйләшергә яратам... Арслан малае Илдарның пырафи- сыр булуы өчен эчәбез!.. Сабыр ит, кәикрит булгач, кәнкрпт булсын инде... (Илдарга.) Син кая эшкә кердең?.. Ягъни, мәсәлән, кем булып?.. Кәнкритне әйт, пырафисырмы, әллә датсинфәлән геиәме?.. (Озак пауза.) Асия (борчылып). Илдар, синнән бит әткәй сорый! Фәрхинур. Датсин икән, датсин диген кияү... (Гөлбануга). Датсин итеп тә теләсә кемне куймыйлар, кодагый. Бик дәрәҗәле, бик акча... бик ни... бик зур эш ул! Г ө л б а н у. Эшнең зурысы, кечкенәсе юк, кодагый. Әнә, минем энемнең кызы Дилбәр... Арслан (Гөлбануга). Җиттеме сиңа, юкмы?! Гөлбану. Нигә, әллә минем телемне тыяр идеңме? Арслан. Телеңне тыймыйм, сүзеңне генә үлчәп сөйлә дим! И л д а р. Туктагыз әле, шауламагыз... Менә нәрсә, әткәй... һәм әнкәй... Баязит абый, Фәрхинур апа, сез дә тыңлагыз... Мин бүген обком-. да булдым... Мине үзем теләгән эшкә җибәрүләрен сорадым... Обкомдагы иптәшләр минем теләгемә каршы килмәделәр. Шулай итеп, мин хәзер Саръязга кайтам. Ф ә р х п н у р. Нәрсә, ял итәргәме?.. Гөлбану. Бик әйбәт булган, улым... Рәхәтләнеп ял итеп, кунак булып килерсең... Арслан. Тукта әле, син кунак итәргә ашыкма!.. (Илдарга.) Ягъни, мәсәлән, Саръязга син ни өчен кайтасың инде?.. Узган елгы кебек туфраклар тикшереп йөрергәме? Илда р. Юк, әткәй, бу юлы бөтенләйгә кайтам. Арслан. Ничек инде ул бөтенләйгә?.. Авылга кайтып нишләмәкче буласың? Ф ә р х и н у р. Юктыр ла, кода, шаярып кына әйтә торгандыр... Илдар. Җитди мәсьәләдә шаярырга ярамый, Фәрхинур апа. Мине «Авангард» колхозына председатель итеп җибәрәләр. Арслан (кинәт). Персидәтел?! Туктагыз әле, әллә колакларым ялгыш ишетәме?.. Карчык, нәрсә диде ул? Гөлбану (иҗекләп). Саръ-яз-га пер-си-дә-тел булып кайтам, ди. Арслан (кычкырып). Нәрсә ди, нәрсә ди? I өлбану. Нигә кычкырасың, атасы?.. Мин бит чукрак түгел. Арслан. Менә сиңа датсин!.. Менә сиңа пырафисыр! Уф, хәлем оетте, тыным кысыла... (Якаларын ычкындыра.) кер^ ө ‘ 1оа11У- Атасы дим, атасы, урамга чыгып, бераз һавада йөреп 50 4* 51 Арслан. Урамга чыгарлык рәт калдымы соң хәзер?.. Кешеләр күзенә ничек итеп күреним?! Ф ә р х и н у р. Әйтмә генә инде, кода, хур булдык, адәм көлкесенә калдык! Баязит. Тукта әле, Фәрхинур, нигә син тузга язмаганны сөйлисең? Урлашмаган, кеше үтермәгән... Ул ниткән хурлык булсын ди?! Гөлбану. Бик дөрес әйтәсең, кода. (Илдарның аркасыннан сөеп.) Кайт, улым, кайт... Әйдә, туган авылыңа да бер игелегең тисен әле. Арслан (җан ачуы белән кычкырып). Гөлбану!.. Гөлбану (сискәнеп). Нишлисең син, атасы, әллә котыра башладыңмы?.. Ата - кеше бердәнбер улын күпсенә микәнни?.. Болай да гомере буе гел читтә тилмереп йөрде ләбаса. Арслан. Телеңне тыясыңмы син, юкмы?! Әллә «талак» дип кычкырганны көтәсеңме?! Гөлбану (куркуга төшеп). Әстәгыфирулла, тәүбә! Фәрхинур (Илдарга). Без сиңа алма кебек кызыбызны авылга олактырыр өчен бирмәдек... Асияне бусагадан аяк атлатып чыгармыйм! Ишетәсеңме, чыгармыйм! Баязит. Фәрхинур дим, акылсызланма! Асия бит өч яшьлек бала түгел. Фәрхинур. Мин дә бит бала димим. Шуңа да әйтәм: Асиянең гомердә дә ризалык бирәчәге юк. Асия. Әни!.. Нигә син минем исемнән сөйлисең? Фәрхинур. Сөйлим, сөйлим! Бердәнбер кызыбызны авылга җибәрәбезме соң?! Г өлбаиу. Ай, ходаем, куркытты... Ж<ибәрмәсәгез, Илдар үзе генә кайтыр. Асия (Гөлбануны кочаклап). Кирәкмәс, әнкәй, әрләшмәгез. Бу мәсьәләне без Илдар белән үзебез хәл итәрбез. Арслан. Белмим шул, килен, үзегез генә хәл итә алырсыз микән?.. Илдарның бит әле авылда унөч яшьлек малае да бар. Гөлбану (кисәтеп). Атасы дим!.. Ф ә р х и н у р. Менә сиңа — ишетмәсәң, ишет!.. Баязит. Тукта әле, кода, син моны чынлап әйтәсеңме? Арслан. Әткәй мәрхүм мине ялган сөйләргә өйрәтмәде. (Асиягә.) Ярый ла малай сине, әнкәем кайткан, дип, шатланып каршы алса... Юк, хәзер ул барысын да аңлый шул... Зурлар акылы бар аңарда... Баязит. Бу ничек болай булып чыкты соң әле, кияү?.. Мин бит сине дөрес кеше дип йөри идем. Асия. Әти! Бәгырем! Биредә Илдарның бер гаебе дә юк. Ул сезгә барысын да әйтергә кушкан иде... Мин гаепле! Илдарның малае барлыгын мин инде күптән белә идем. Баязит. Белгәч, безгә дә әйтергә кирәк иде, кызым... Дөньяда булмый торган хәл түгел бит. Ф ә р х и н у р. Булмый торган хәл түгел дип инде... Китсәнә!.. (Комод өстендәге фотокарточканы алып, Асия янына килә.) Яныңа ник үги малаеңны да утыртып төшмәдең?! Баязит. Тукта әле син, Фәрхинур, кызма! Фәрхинур (еларга җитешеп). Кызам, кызам!.. (Асиягә.) Үзем хәтле малаем бар дип мактанып кына йөрисең калды инде. (Фотокарточканы өстәлгә атып бәрә.) Баязит (кисәтеп). Фәрхинур дим!.. Кара аны, мин түзәрмен, түзәрмен дә... Фәрхинур. Хурлык бит бу, валлаһи, ыстырам! (Елый-елый кухняга чыгып китә.) 52 Арслан (Гөлбануга). Әйдә, киттек! Дум керәстиянгә барып купабыз Монда хәзер торырлык рәт калмады. (Киенә.) Гөлбану. Тукта инде, атасы, килен белән ике авыз сүз дә сөйләшеп булмады лабаса... (Зиннәт керә. Аның кулында — кечкенә төргәк. Ул. бернәрсәгә игътибар итмәстән, ачык чырай белән Илдар янына килә.) Зиннәт. Яшьтәшне дә күрер көн бар икән!.. Исәнме, Илдар! Илдар. Исәпме, Зиннәт! (Күрешәләр.) Зиннәт. Я, кәефләр ничек, дус кеше?.. Хәер, синең кәефләр начар булмаска тиеш. Тукта инде, сипе бит тәбрик итәргә кирәк... Доцент булгансың икән дип ишеттем. Арслан. Булган атасының башы!.. Саръязга кайта... персндәтел булып... синең урыныңа! Зиннәт. Шаяртма әле, Арслан абзый... Мин бит серьез сөйләшәм. Арслан. Монда эш шаяртудан узган инде... (Гөлбануга киемнәрен биреп.) Мә, тот, киен тизрәк! Гөлбану (ялварып). Атасы дим!.. А р сл ан. Киен диләр сиңа! Асия (Гөлбануга). Әткәйгә үзем әйтеп карыйммы соң? Гөлбану. Телеңне әрәм итмә, килен, барыбер файдасы булмас. (Киенә. Асия аңа булыша. Зиннәт, берни аңламаган хәлдә, аптырап карап тора.) Илдар (Зиннәтнең иңбашына кулын салып). Әткәй дөрес әйтте: мин.Саръязга кайтам, Зиннәт. Зиннәт (кинәт үзгәреп). Председатель булыпмы? Илдар. Әйе, обком рекомендовать итте. 3 и н н әт. Ә син риза булдыңмы?.. Илдар. Нигә миннән ризалык сорасыннар?.. Мин бит үзем теләп, үз ихтыярым белән кайтам. Зиннәт. Үзең теләп?!. Юк инде, монысына минем ышанасым килми... Сине һәрхәлдә мәҗбүр иткәннәр. Әгәр син чын кеше булсаң, ризалык бирергә тиеш түгел идең! Мин бит ун ел буе колхоз өчен җанымны биреп эшләдем... Ун елдан соң мине бер гаепсезгә сугып ексыннармы? Син шуны телисеңме?! (Кухня ишеген ачып.) Хәлим, машинаны гаражга илтмә! Хәзер үк Саръязга кайтып китәбез! Баязит. Завком утырышына бармыйсызмыни? Зиннәт. Утырышкамы? Әнә яңа председатель барсын! Баязит. Хәзергә-бит әле сез председатель. Халык сезне сайлап куйган. Зиннәт. Сайларга калгач, Илдарны да сайларлар... Тик аның Саръязга кайтуы гына мине гаҗәпкә калдыра. (Илдарга.) Бәлки, син райком секретаре Шакирова булганга күрә кайтасындыр? Илда р. Нигә, без бит синең беләп дә дошманнар түгел. Зиннәт. Их син, Илдар!.. Минем яшьтәшем, дус кешем, имеш фронтовой дустым!.. Юк, мин синнән моны көтмәгән идем. (Чыгып китә.) „Арслан (аның артыннан). Сабыр ит, Зиннәт, без дә синең белән кайтабыз... (Гөлбануга.) Әйдә, кузгалдык. Г ө л б а н у. Әй. ходаем, күрәселәрем бар икән!.. (Елый.) Баязит. Кода, болай бер дә килешми бит инде... Әллә иртәгә кадәр каласызмы? Арслан. Юк, кода, мондый хурлыкка мин артык түзеп тора алмыйм!.. (Илдарга.) Әгәр дә мәгәр авылга кайтып, Зиннәт урынына председатель булсаң, дөньяда атам бар дип йөрисе булма! Вәт сиңа соңгы сүзем шул! (Арслан белән Гөлбану китәләр. Баязит аларны озата чыга.) Асия (Илдарга). Я, нәрсә карап торасың?. Бар артларыннан чык. 53 Илдар. Чыгудан ни файда?.. Мин бит әткәйнең холкын белом. Асия. Димәк, син болариың барысын да белә торып эшләдең? Илдар. Әйе, Зиннәтнең дә тәртәгә тибәсеи сиздем. Ләкин болан ук булыр дип көтмәгән идем. Асия. Райком секретаре Шакирова турында да ул бик кинаяле сүзләр әйтте бит. Илдар. Анысына инде син әһәмият бирмә. Әгәр мин авылга кайтам икән, кемнең дә булса канат астына сыенырга дип кайтмыйм. Минем үз идеалым бар. Асия. Тормышта бит идеал белән генә яшәп булмый... Әткәй синен кайтуыңа каршы. Зиннәтнең дә фикерен ишеттең. Нигә инде үз башыңны очсызлап йөрергә?.. Сии бит фәннәр кандидаты, галим кеше! Илдар. Синеңчә, авылга галим кешеләр кирәкмимени? А с и я. Кирәкми димим. Ләкин синең фәнни перспективаң бик зур иде бит, Илдар! Илдар. Колхоз председателе булу — фәнни перспективаны югалту дигән сүз түгел. А с и я. Ә институт?.. Кафедра?.. Лаборатория?.. Сип аларны югалтмыйсыңмыни?.. Колхоз шартларында фән белән шөгыльләнү әллә бик җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? Илдар. Беләм, Асия, мине бик күп авырлыклар көтә. А с и я. Әткәйнең усал кисәтүләрен, Зиннәтнең әрнеп әйткән үпкәле сүзләрең ишетмәсәм, бәлки, миңа бу кадәр ук авыр булмас иде!.. Баязит керә. Баязит. Кунаклар киттеләр... Бик күңелсез хәл килеп чыкты бит әле, кияү... Юк, мин синең авылга китүеңә каршы түгел. Киресенчә, тәбрик итәм!.. Бик тәвәккәл эшкә алынгансың. Тик менә Саръязга кайтуың гына әллә ничегрәк... Әллә, мин әйтәм, башка бер колхозга чамалап карыйсыңмы? Уйла әле, кияү, төптәнрәк уйла. (Бүлмәгә кереп китә.) Асия. Әти дөрес әйтә. Ышанасыңмы, Илдар, мин синең белән хәзер теләсә кая китәргә риза... Тик, зинһар, Саръязга гына кайтмыйк!! Илдар. Асия, нигә син мине аңларга теләмисең?.. Мин бит пичәмә ел буена Саръяз кырларының туфрак структурасын өйрәндем. Күпме хезмәт куйдым!.. Үземнең фәнни хезмәтемне турыдан-туры практика белән бәйлисем килә минем. Аннан соң, Саръяз бит ул минем үз авылым... Аңлыйсыңмы, туган авылым? Әнкәй әйтмешли, туган авылыма азмы-күпме игелегем тисен. Асия. Әгәр мин синең теләкләреңә каршы килә алсам икән... (Пауза.) Илдар, син бүгенге газетаны күрдеңме? Мин бит синең кайтуыңа бер сюрприз әзерләп куйган идем. (Пианино янына утыра. «Саръяз көе»н уйный һәм җырлый.) Сарман, Минзәлә көйләрен Җырлап күңел сөенә, Бүген, дуслар, җырлыйк әле Безнең Саръяз көенә. Их, безнең Саръязда Сабан туе һәр язда. Бакчаларда алмагачлар Чәчәк аткан чакларда Сабан туена килегез, Дуслар, безнең якларга... Илдар '(Асияне кочаклап). Я, әйт инде, кадерлем, шушылай итеп өзелеп-өзелеп чакыргач, кайтмыйча калырга ярыймы соң? Пәрдә 54 ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ИКЕНЧЕ КАРТИНА Вакыйга дүрт-бпш көн үткәннән сон, Саръяз авылында, Арслан карт портында бара. Поот эчендәге әйберләр теләсә кая ташланганнар, тәрәзәләрдә пәрдәләр күренми, өстәлдән ашъяулык алынган, кроватьлар өстендә матрацтан башка берни юк. Кыскасы таркау һәм шыксыз бер күренеш. Вакыт кич. Гөлба ну ял1ызы. Ул әле кайтып кына кергән. Иорт эчендәге тәртипсезлеккә исе китеп карап тора. Дулап Арслан килеп керә. Ул туп-туры кровать янына бара, матрацны алып ыргыта. Г ө л б а н у. Тукта инде, атасы, нишләвең бу? Арслаи. Караватны чоланга чыгарып биклим... Өй түренә сәке ясап куям. Вәт шул! «Пырафисыр» улың яшь кәләш белән, әнә, сәкеле өйгә кайтып керсен әле... (Кроватька тотына.) Гөлбану. Атасы дим!.. Кагыласы булма караватка! (Кровать өс- тенә менеп утыра.) Арслан. Төш караваттай! Гөлба и у. Төшмим, атасы, төшмим. Арслан. Әһә, төшмисеңме?.. Тәрәзәләрне ватам, мичне җимерәм, идәнне сүтәм! Гөлбану. Килешми бит, атасы, килешми!.. Арслан. Карт атасын мыскыл итеп йөрү аңа килешәмени?.. Юлда кайтканда үзең дә ишетеп тордың лабаса... Мин бит Зиннәтне ышандырдым: Илдар авылга кайтмас, атасының сүзен аяк астына салмас, дидем. Ә ул нишләде?.. Юк, барыбер үземнекен итәм! Кайтып керү белән авылдан җаны бизсен өметсезнең! Г ө л б а н у. Нишләп бизсен ди?.. Безнең элек-электән чиста торганыбызны белә бит ул. А р с л а н. Үзе белсә, хатыны белми... Мич артына бозауны, сәке астына теге усал ата казны кертеп ябам. Берсе кычкырыр, берсе сызгырыр... Нибуч, авылда озак яши алмаслар. Гөлбану (тәрәзә аша күреп). Әиә, Илгизәр сабактай кайтып килә. Я. аңа ни дип җавап бирерсең? Болан да баланың боегып йөргән чагы... Әтисенең өйләнгәнен ишеткәннән бирле гел үзенең әнисе турында сораштыра. А р с л а н. Әйе, Сания килеп бик яшьләй үлеп китте шул... Карчык дим, Илгизәр анасыннан ничә яшьтә калды әле? Гөлбану. Ике яшь тулмаган иде бугай. А р с л а и. Ә хәзер унөчтә... Я, әйт инде, аңа үги ана бик тансыкмыни?.. Илгизәр керә. Өйдәге тамашага ул гаҗәпләнеп карап тора. И л гизә р. Дәү әти, нишләп өйне туздырып ташладыгыз? Арслан. Синең дәү әниең бик күпне белә. Аңардан сора. Тукта әле, чоланны бикләп керим. (Чыгып китә.) Илгизәр. Дәү әни, ни өчен? Гөлбану. Дәү әтиең үзе җавап бирсен. (Кровать өстеннән төшә.) Илгизәр. Ә мин әйтмәсәгез дә белеп торам: әтием үги әни алып кайта... Менә шуның өчен... Гөлбану. Ай аллам, нишләп аның өчен булсын ди!.. Ай, бу дәү әтиеңнең дуамаллыклары!.. Шушындый чакта килен кайтып төшсә чынлап та, әллә ни уйлавы бар бит... Илгизәр. Дәү әни, әтинең хатыны бик чибәрмени? Г ө .1 о а н у. Аның чибәрлеге сиңа нигә кирәк? Илгизәр. Болай гына сорыйм... (Чишенә.) Минем әнине бик чибәр дә, оик акыллы да булган, дип сөйлиләр ич. Гөлбану. Бу әниең дә бик акыллы, бик холыклы... Үзеңне бео дә кыерсытмас, иасыип булса. * 14 55 Арслан кереп тынлап тора. И л гизә р. Әйе, кыерсытмас!.. Үги аналар турында әкиятләр укыганым бар ла... Алар барысы да хәйләкәр, явыз булалар. Г ө л б а н у. Иик юкны сөйлисен, балакаем?! Илгизәр. Нигә, үзен дә шундый әкиятләр сөйли идең ич... Алар үги баланы һәрвакыт кагалар, кимсетәләр... Ар сл а н. 1Ок, мин исән чакта ким-хур булмассың! Мин сине үги ана кулына калдырыр өчен үстермәдем. Тышта машина килеп туктаган тавыш. Илгизәр. Әнә, әтиләр кайтып та җиттеләр! (Тәрәзәгә ташлана.) Гөлбану (кроватьтай сикереп төшеп). Әй ходаем, килен алдында оятлы булдык, хур булдык!.. Илгизәр. Юк, әтиләр түгел икәи... (Шатланып.) Наҗия апа килде, Наҗия апа!.. Г ө л б а н у. Кайсы Наҗия апаң? Илгизәр. Райком секретаре Наҗия апа Шакирова!.. Ул миңа районнан Ганс Андерсен әкиятләрен алып килмәкче иде. (Тиз генә киенә дә чыгып йөгерә.) Г өлбану. Ишетәсеңме, атасы? Я, нишлибез инде?.. Арслан (каушап). Кара син аны, бигрәк вакытсыз чакта килеп төште ләбаса... Карчык дим, бел аны, Наҗия алдында аны-моны сиздерәсе булма! Гөлбаиу. Алайса, үзең дә телеңне тыебрак утыр... Арслан. Тукта әле, сөйләнү гаеп эшмени? Гөлбану. Гаеп дип әйтмим... Наҗиянең рухы төшмәсен дим. Илдар бит соңгы кайтуында Наҗия белән гел бергә булды. Вәгъдә куешканнар икәи, дип тә сөйләделәр. Арслан. Ә син шуңа ышандыңмы?.. Хатын-кыз гайбәте. Вәт шул. ■ Г ө л б а н у. Ни булса да, Наҗиягә сиздермик, Илдар кайткач, үзләре аңлашырлар. Арслан. Ярар, синеңчә булсын. Мә, тот ачкычны... Чоланнан тизрәк әйберләрне алып кер. Бар инде, бар, тизрәк бул! Гөлбану. Бер дә бармыйм әле... ААин туздырмаган, ояты да миңа булмас. Н ә җ и я керә. Н а җ и я. Мөмкинме? Гө л б а н у. Әйдә, әйдә, Наҗия, рәхим ит! Наҗия. Исәнме, Гөлбану апа! Исәнмесез, Арслан абзый! (Икесе белән дә күрешә.) Арслан. Чишенегез, иптәш Шакирова, түрдәй узыгыз. Наҗия. Чишенеп торырга вакытым юк. Арслан абзый... Я, Гөлбану апа, исәнсау гына яшисезме? Г ө л б а и у. Алланың биргәненә... Арслан (Гөлбануга). Тс-с-с!.. Бик культурный гына яшәп ятабыз, иптәш Шакирова. Н а җ и я. Нәрсә, Илдар кайтып җитмәдемени әле? Арслан. Шуның кайтуына дип, менә әле үзебез дә өйне бераз пүрәткегә кертмәкче идек... Теге... кем әйтмешли, ни... нишләптер һаман кайтмыйлар әле. Наҗия. Ничек «кайтмыйлар»?.. Әллә берәр кунак та алып кайтамы? Гөлбану. Әй, сөйли инде шунда юкны... «Кайтмый» дип кенә әйтәсе урында «кайтмыйлар» дип сузгалап торган була. Янәсе, культурный сөйләшә. 56 р с т а н Карчык дим, бар тиз генә самоварыңны шаулатып җибәр. Наҗия. Юк, юк, мәшәкатьләнмәгез... „ Гөлбану. Ай аллам, нинди мәшәкать оулсын ди.. выр бит УЛ. Яңартып кына керәм. (Самоварны Наҗия. Бик ашыга идем шул... Караңгы барып кайтасым бар. Д р с л а н. Керүегез ихлас күңелдән икән, чәй Шакирова. Наҗия. Болай булгач, карышын булмый янына килеп утыра.) Мин бит. .Арслан абзый, дип кергән идем. Арслан. Нәрсә, дөньяның тоткасы хәзер инде? - . Наҗия. Иртәгә бит җыелыш уздырасыз. Арслан аозыи. Илдарны председатель игеп тәкъдим итәбез. А р с л а н. Ә Зиннәтне кая куясыз? Н а җ п я. Колхоз зур бит, аңа да эш табылыр. Арслан. Зиннәтне персидәтеллектән төшерүгә. белмим, халык риза булыр микән?.. Ни әйтсәгез дә, тырыш егет бнг ул. Наҗия. Дөрес, тырышлыгы бар. ләкин зур эшләр башкарырга колачы җитми аның. Арслан. Илдарның да бит әле колачын җәеп күрсәткәне юк. һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырып куймыйк, иптәш Шакирова. Юк-юк та. узган ел халыкны икмәкле нтте бнг ул. Зиннәтне <зЙ ГӘ М. Наҗия. Елы бик әйбәт килде аның. Арслан абзый, шуның аркасында гына икмәкле булдыгыз. Ә безгә. Мичурин бабай әйткәнчә, табигатьтән шәфкать көтеп ятырга ярамый. Әгәр колхоз башында Илдар кебек зур белемле кешеләр утырса... Арслан. Соң. алайса, ачуым килмәгәе, Мәекәүдән пырафнсыр чакыртыгыз!.. Нигә чакыртмыйсыз? Н а җ и я. Ә нигә Москвадан?.. Казаң якынрак ич... Менә озакламый кайтып га җитәр. Арслан. Кайткач ни булыр бит әле. кайткач!.. Әгәр ул монда кайтып, муенын сындырса?.. Аның хурлыгы бит менә кемгә булачак... Ата кешегә! Ашыгып М я ң зифа, М и ң з и ф а. Ар Кайнаган сама- алып. чыгып китә.) төшкәнче. Торнаязга эчмичә китмисез, иптәш инде. (Чишенә. Өстәл Илдар кайтмады микән Илдар кулындамыни .ртыннан абзый, '.каным, эшләр харап’.. (Наҗияне күреп.) кунак бар икән. Исәнме. Наҗия! Наҗия. Исәнме. Маңзифа апа! Я. нәрсә булды? А\и нз и ф а. «Карлыгачының хәле бөтенләй начарланды... Арслан бзый, «Карлыгач* үлә! Арслан. Кем әйтте аны сиңа, үлә дип?!. (Ашыгып киенә.) Мнңзнфа. Әйтәсе юк инде, үләргә аягын сузган. Н а җ и я. Ветврач чакырттыгызмы соң? Арслан. Филшер Галәви. үзем терелтәм. диде. ._к'1н _ к з и Ф а - ;е?елтә. пычагым... Аның бар белгәне дисульфан да глауоер тозы... Н а җ и я. I лаубер тозын бит зур бозасдарга гына бирәлә -.._. рс3- ан - 5 9 y:!V - кем куйгандыр'аны филшез итеп I әмере буе ат печеп йәэгән кеше J өлбаку. Наҗия, нигә сЙн кмзгал кайнап чыга. Н а җ .. я. Рәхмәт. Гөлбан кирәк. Киттек, Арслан абзый 1 аермага егә. (Киенә.) Каназал хәзеэ А газга 57 Илгизәр. Дәү әни, әтиләрне алырга дип, станциягә машина киткән. Марзия апа әйтте. Гөлбану (шатланып). Алайса исән-сау стансага кайтып җиткәннәр икән. Тукта инде, тиз генә өйне җыештырып алыйм. (Илгизәр күңелсезләнеп почмакка барып утыра.) Илгизәр балакаем, иик болан нәүмиз булып утырасың? Әтиең кайта лабаса, әтиең! Илгизәр. Кайтса соң?.. Үзе генә кайтмый ич ул... Үги әни белән кайта. (Гөлбану нәрсә әйтергә белми аптырап кала.) Ут сүнә. ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА Ишек алды. Каршыда — парадный. Парадныйның ун ягында йортның берничә тәрәзәсе, тәбәнәк койма һәм капка күренә. Сулда — рәшәткәле бакча. Рәшәткә буенда — озын скамья. Язгы кич. Зур чемодан тотып, капкадан Марзия керә, йорттан Гөлбану, аның артыннан Илгизәр чыгалар. Марзия. Кунаклар кайтты, Гөлбану апа, кунаклар!.. Гөлбану. Ә кунакларың кайда соң? Марзия. Илдар абый алачыкка кереп калды. Асия апа, әнә, капка төбендә... (Чемоданны парадный алдына куя.) И л гизә р. Дәү әни, мин әтине каршы алырга барам. Гөлбану. Акылсызланма! Башта әниең белән күреш. Әйдә, әйдә! (Ашыгып капкага таба бара. Илгизәр койма өстенә менә. Капкадан Асия керә. Аның кулында — кечкенә чемодан.) Әйдә, килен, әйдә, төкле аякларың белән!.. А с и я. Исәнме, әнкәй! Менә без кайтып та җиттек. Г ө л б а н у. Бик әйбәт булган, килен, бик әйбәт... Асия. Ә безнең Илгизәр кайда соң? (Илгизәр коймадан сикереп төшә дә югала.) Гөлбану (тирә-ягына каранып). Әле генә шушында иде бит... Кая. китте икән соң? А с и я. Әткәй дә өйдә юкмыни? Гөлбану. Әткәң фирмыга дип киткән иде. Теге чирләш бозау турында сиңа да сөйләгән иде бит... А с н я. «Карлыгач» әле терелмәдемени? Гөлбану. Кая терелсен... Үлгәндер инде, бичара. Асия (Марзиягә). Бозаулар абзары еракмы, акыллым? М а р з и я. Авыл очында... (Койма аркылы күрсәтеп.) Әнә, капкасы күренеп тора. Асия (чемоданын ачып). Шприц биредә... Пенициллин бар... Әнкәй, мин киттем. Гөлбану. Тукта әле, килен, кая барасың? Асия. Фермага... Борчылма, әнкәй, мин хәзер әйләнеп кайтырмын. (Ашыгып чыгып китә.) Марзия. Гөлбану апа, әллә маллар врачымы ул? Гөлбану. Бырач булмаса, китмәс иде инде... Кара әле, кызым, Илдар абыең нишләп алачыкка кереп калды соң? Марзия. Тимерче Шәрифҗан абзый чакырып алды аны. Гөлбану. Чакырды дип инде... Чакырган бер кеше янына керә башласаң... Марзия. Алай димә, Гөлбану апа... Шәрифҗан абзый партоешма секретаре бит ул. Гөлбану. Шулай дисәң генә... Әйдә, кызым, өйгә керик. Өстәлдә- самавырым да кайнап тора... Марзия. Күрәсе кешем бар иде шул, Гөлбану апа... 58 Гөлбану. Ярый алайса, үзең кара... Кыстамыйм. (Чемоданны күТӘРМ аЧ р зб и я а ’(чемоданиы алып). Китер, Гөлбану апа, үзем генә кертеп куныйм. Марзия аның артыннан Гөлбану өйгә кереп китәләр. Шул чак койма артында Максут күренә. Кулында аккордеон. М а КС ут. Марзия түгелме соң бу?.. Күктән эзләгәнем җирдән табылды бит... Тукта әле, сигнал бирик... Марзия булса, чыкмыйча түзмәс... (Койма артына яшеренә дә «Саръяз көе»п уйный башлый). Парадныйдан атылып Марзия чыга. Аккордеон тавышы кинәт тынып кала. Марзия (тнрә-ягыиа каранып). Максут!.. Әле яңа гына «Саръяз хөе»н уйнаган иде бит... Энекәем, әллә колакларыма шулай булып ишетелдеме?.. Билләһи, үләм инде... Шул Максут кайтканнан бирле бөтен тынычлыгым югалды. (Койма янына бара.) Җитмәсә аккордеонда уйнап, үзәкне өзә бит!.. (Койма артында .Максут күренә. Көчле птеп аккорд бирә. Марзия сискәнеп китә.) Максут (көлеп). Нәрсә, әллә курыктыңмы, җанкисәгем? М а р з и я. Курыктым шул... Койма аркылы гына кешеләрне куркытып йөргәч ни... М а к сут. Ә яныңа керсәм, курыкмассыңмы соң? .М а р з и я. Шәһәрдән кешеләр куркытырга өйрәнеп кайтмагансың- дыр әле. Максут (ишек алдына кереп). Шулай да кайберәүләрне өркетергә исәп юк түгел. М а р з и я. Кемнәрне ул? Максут. Әйтик, Бикчуринны... Синең артыңнан карачкы булып йөри икән дип ишетәм. М а р з и я. Максут дим, шул Бикчурин турында пигә телеңне әрәм итеп сөйлисең?.. Әллә мине кимсетергә теләвеңме? М а к сут. Я. я, бетте... Шулай да син Бикчуринга әйт: синең тирәңдә буталып йөрмәсен. Юкса, мин аның эзен бик тиз суытырмын!.. Марзия, җанкисәгем, син бит минем иң якын, иң кадерле кешем. Аңлыйсыңмы шуны?! М а р з и я. Монысын инде арттырасың, Максут. Алайса иик мине ташлап, шәһәргә киттең соң? Максут. Киттем дә менә әйләнеп кайттым ич... Сине сагынып кайттым, җанкисәгем! Марзия. Сиңа ышансаң... Тагын китеп барырсың әле. Максут. Юк инде, китәргә дип кайтмадым. Дөресен әйткәндә, оятка көч килә башлады... Коренной тракторист була торып, шәһәр икмәген ашап ят, имеш. Килешә торган эшме соң бу?.. Дала кошы далада очарга тиеш. Бер көнне шулай радио тыңлыйм... Казаннан концерт тапшыралар... Эх, бер заман «Саръяз көе»н җырлап җибәрмәсениәрме!.. Күздән яшьләр атылып чыгардай булды. Юк, мин әйтәм, җитте!.. Үземнең туган Саръязыма кайтам! (Аккордеонда «Саръяз көе»н уйный һәм тәэсирләнеп җырлый.) • ‘ Сандугач куна талларга, Аккош кайта күленә; Кайтмый ничек түзсен егет Туган-үскән җиренә! Эх, Саръяз кырлары... Сагындырды кызлары. (Күреп.) Марзия, әнә, урамнан Бикчурин узып бара Әһә 6v таба 5орыади... Ахры. безне күрде 6угай. ну,’ яратмыйм да соц шул Хе,«1 Капкадан Бикчурин керә. 59 Б и к ч у р и и. Сәлам яшьләргә! Максут. Сәламеңне алдык, кесәгә салдык... (Марзиягә.) Әйдә, урамга чыгабыз. (Китә башлыйлар.) Бикчурин. Марзия! Бер генә минутка кал әле. Сүзем бар. Марзия. Сүзең булса, әйт соң. Бикчурин. Үзеңә генә әйтә торган сүз. ЛА а р з и я. Китсәнә, Бикчурин абый, безнең арада нинди яшерен сүз булсын?.. Максут. Курыкма, Марзия, сөйләш... Нәрсә әйтер икән?.. Мин сине капка төбендә көтеп торам. (Китә.) Б и к чур и и. Утыр әле, аппагым. Марзия. Басып кына тыңлыйм. Бикчурин. Утыр дим, эш турында сөйләшергә кирәк. (ЛАарзия теләр-теләмәс кенә утыра.) Илдарның ни өчен авылга кайтканын беләсеңдер бит. М а р з и я. Беләм. Бикчурин. Күңелле хәл түгел бит, аппагым... Ни әйтсәң дә, Зиннәт сиңа җизни тиешле кеше... Зиннәтне эшеннән алсалар, белеп тор, сиңа да көн бетә!.. Кәиишне, Илдар авылда озак яши алмас. Шулай да сиңа итәкне җыебрак йөрергә туры килер. Марзия. Энекәем!.. Монысы тагын ни дигән сүз? Бикчурин. Сөйләп бетергәнне көт. Әгәр Илдар, председатель була калса, колхоз бухгалтериясенә бик җентекләп ревизия ясатачак... Ә син кем?.. Колхозның баш бухгалтерымы?.. Та-а-а-ак... Марзия. Тизрәк сөйлә, Бикчурин абый. Мине бит анда Максут көтеп тора. Бикчурин. Ашыкма!.. Максутың беркая да качмас. Сиңа хәзер бухгалтериядәге чатакларың турында уйларга кирәк. ЛА а р з и я. Минем нинди чатакларым булсын ди?.. Эшли башлавыма да әле өч кенә ай бит. Бикчурин. Урлашыр өчен озак вакыт кирәкми. (ЛАарзия сикереп тора.) Утыр әле, утыр, сөйләшеп бетерик. (Марзия утыра.) Бал сатудан кергән мең дә җиде йөз сум акчаны кая куйдыгыз? Марзия. Җизнинең председатель булуына ун ел тулгап көнне юбилей үткәрдегез бит. Б и к ч у р и и. Юбилей?! ЛАарзия. Кара, кара, белмәмешкә салыша... Юбилей расходларына акча бирергә ярый, дип үзең әйттең лә. Бикчурин. Әйткәнлеккә документың бармы?.. Колхоз акчасын растранжировать итәргә кем сиңа права бирде? ЛАарзия. Бикчурин абый, син бит ревкомиссия председателе... Мин бит сиңа ышандым. Бикчурин. Миңа ышандың? Та-а-а-ак... Синең эшеңне Бикчурин абыең үзе тикшерәчәк, аппагым. Синең язмышың хәзер менә кем кулында!.. Шуңа күрә дә әйтәм мин: Максут белән чуалып йөрүеңне ташла... Минем саф мәхәббәтемә тап төшермә, Марзия. ЛА а р з и я. Оятың кайда синең, Бикчурин абый? Хатының була торып... Бикчурин. Рушания белән араны өздем бит инде. Барысы да синең өчен! Марзия. Өч яшьлек малаең бар бит. Ичмасам, шуңардан оялыр идең! Бикчурин. Илдар бит әле унөч яшьлек малаеннан да куркып тормаган. ЛА а р з и я. Олы башыңны очсызлап йөрмә, Бикчурин абый... Мин Максутны яратам! (Торып китә башлый. Койма артында Максут күренә.) 60 Б п кч у р п н (Марзияне тотып). Юләрләнмә! Ул бит сине алдарга гына йөри. Менә күрерсең, тагын шәһәргә китеп барыр. Зимагур бит ул. М а р з и я. Җибәр мине! Бикчурин. Сүземне тыңла, аппагым... Юкса, үкенерсең! Марзия. Нәрсә, ревизия белән куркытмакчы буласыңмы? Б п к ч у р и и. Куркытып түгел, якын күреп әйтүем... Яратам бит мин сине! (Кочакламакчы була, Марзия, аның кулыннан ычкынып, капкага таба йөгерә. Бикчурин аның каршысына төшә.) Тукта! Кая ашыгасың? Марзия (кычкырып). Максут!.. Ишек алдына Максут килеп керә. Максут. Бүлмә кешенең юлый! Юкса, мин сине!.. Бикчурин. Нишләтерсең икән?.. Мин бит дөньяда ике генә кешедән куркам.'. Аның да инде берсе үлгән, ә икенчесе әле дөньяга тумаган ди. М аксу т. Алайса, син аның ничек туганый күрмичә калгансың!.. (Бикчуриииы бөтәрләп ала да җиргә атып бәрә.) Б и к ч у р и н. Ай!.. (Тынсыз катып кала.) М а р з и я. Үтердең бит, Максут! Максут. Юк ла, үтерерлек итеп ыргытмадым. Әйдә, киттек. (Максут белән Марзия китәләр.) Бикчурин әкрен генә башын күтәрә, тирә-юньдә кеше күренмәгәч, көч-хәл белән торып утыра. Бикчурин. Моның өчен әле мин сине!.. Ай!.. Әллә кабырганы имгәтте инде, зимагур!.. (Кабыргаларын тоткалап карый.) Фәйзерахманның бухгалтер чагы булса, төкерер идем мин синең Марзияңа!.. Асия керә. А с и я. Исәнмесез! Бикчурин (якты чырай күрсәтергә тырышып). Исәнмесез! А с и я. Сез нишләп җирдә утырасыз? Салкын тидерерсез бит. Бикчурин. Минем бик яман чирем бар... Ай! (Билен тота.) Гафу итегез, минем кабыргаларымда ревматизм... Асия (гаҗәпләнеп). Кабыргаларыгызда?! Бикчурин. Әйе, әйе, хронический... Яз җиттеме, менә шулай азапланам инде. А с и я. Бәлки, сездә башка авырудыр?.. Бикчурин. Башкасы да бардыр инде... (Тормакчы була. Асия аңа булыша. Бикчурин көч-хәл белән аягына баса.) Зур рәхмәт сезгә! Ялгыш- масам, сез Илдарның иптәше бугай? Асия. Юк, сез ялгышмадыгыз. Бикчурин. Алайса, таныш булыйк... Ревкомиссия председателе Бикчурин. Асия. Ә минем исемем Асия. Бикчурин. Авылда мине ни өчендер фамилиям белән генә йөртәләр. Әллә исемем җайсызрак булганга инде... Асия. Сезнең исемегез ничек соң? Бикчурин. Миңлегабделмөлек... Ай! (Билен тота.) Карагыз әле, мин сезне врач дип ишеткән идем... Берәр дару бирә алмассызмы? Асия. Мин бит маллар врачы. Бикчурин. Ах, шулаймыни?.. Нигә соң мин хайван затыннан түгел икән... Сезнең кулдан дару алу бәхетенә ирешкән булыр идем. АСИЯ (ачуы килеп). Гафу итегез, мин өйгә керим әле. Әнкәй дә көтә торгандыр. (Китә.) ПАЛК' 1 «УЛ’ lI' ^әеФ е китте, шаярып әйткәнне аңламады, ахры. Ә үзе болаи бик сөйкемле хатын күренә. Илдар үзенә пар сайлый белгән: 61 берсе — галим, берсе — врач... Ә шулай да алариы авылда озак яшәтергә ярамый. Юкса, Илдар хан заманындагы эшләрне актарып чыгарачак. Хәзер бит бухгалтерия Фәйзерахман дус кулында түгел. f Койма аркылы Зи ниәт күренә. 3 и н и ә т. Нәрсә, Илдар янына килдеңме? Б и к ч у р и н. Килгән идем дә... Әле менә үзен күрә алганым юк... Зиннәт. Алачыкта утыра ди ул... Шәрифҗан абзый янында. Бикчурнн. Алайса серләре килешә икән... Икесе дә акыл сатарга оста... Зиннәт (капкадан кереп). Ә сиңа Илдар нигә бик кирәк булды әле? Б и к ч у р п н. Юлдан кайткан кеше бит... Хәл-әхвәлен белеп чыгыйм дидем. Зиннәт. Ә мин сине правлениедә көтеп утырам. Иртәгә б.нт отчет- сайлау җыелышы... Сөйләшергә, киңәшергә кирәк. Бикчурнн. Ай!.. (Билен тота.) 3 и н н ә т. Нәрсә булды? Б и к ч у р и н. Иртәдән бирле йөрәгем авырта... 3 и н н ә т. йөрәгең?.. Ә нигә соң билеңне тотасың?.. Тукта әле, син әллә тагын эчтеңме? Бикчурнн. Юк ла... Што син!.. Мондый вакытны эчәргә ярый димени?.. 3 и н н ә т. Иртәгә җыелыш дигән көнне дә эчеп йөрсәң, дуңгыз гына буласың инде, шул. Бикчурнн. Телгә алмыйк әле шул «дуңгыз» сүзен. Юкса, теге «мырык-мырык» искә төшә. 3 и н и ә т. Нинди «мырык-мырык»? Б и к ч у р и н. Райсоюз председателенә биргән нәселле дуңгызны әйтәм. Зиннәт. Биргән — файдасын күргән. Әллә кайчангы эшләрне нигә казып чыгарасың? Б и к ч у р и н. Соң, үзең бит искә төшерәсең. Зиннәт. Менә нәрсә, Бикчурнн, синең бит сала торган гадәтең бар. Ташла! Юкса, яңа председатель белән сыеша алмассың. Б и к ч у р и н. Илдар беләиме? Син әле аны председатель итәргә ашыкма. Иртәгә җыелеш ни әйтер бит... 3 и н н ә т. Илдар председатель булачак. Син анысын уйлама да. Бикчурнн. Була икән, була бирсен... Әллә син аны озак яши алыр дисеңме? Күп булса — бер ай... Зиннәт. Анысын мин үзем дә беләм. Колхозда ул бер ай да яши алмый... Эшләпәле интеллигент бит ул. Б и к ч у р и н. Ызиачыт, тагын Зиннәт кирәк булачак. Зиннәт. Ләкин шуны бел: Илдарны яклаучылар бар. Наҗия аны үз канаты астына алачак. Бикчурнн. Кем дип белдең соң Наҗияне?.. Зональный секретарь гына бит ул... Безнең мытыес буенча гына. 3 и н н эт. Ни әйтсәң дә, райком секретаре ул! Халык арасында аның сүзе үтә, дәрәҗәсе дә зур; Бикчурнн. Ә сии беләсеңме, Наҗия ни өчен Илдарны яклый?.. Чөнки ул аны ярата. Аларның мәхәббәт тарихын бөтен авыл белә бит. Илдарны син авылга ни өчен кайткандыр дип уйлыйсың?.. Кәнишне, Наҗия өчен. 3 и н нәт. Тукта әле, болар бит барысы да чеп-чи ялган! Б и к ч у р и н. Илдар белән Наҗиянең дуслыгымы? 3 п и н ә т. Анысы дөрес. Ә мәхәббәт дигәнең — уйдырма. 62 Б и к ч v Р и и. Уйдырма дип, халык теленә кергәч, дөрес була инде ул Хатыны’менә шуларны ишетсен әле... Авылда ике көй дә торачак түгел Әгәр хатыны китә икән... Ай! (Билен тота.) Зиннәт (күреп). Әнә, Илдар үзе кантын килә. . Бикчурии Булмаса, мин китим әле. Билем үтереп сызлый башлады... (Кычкырып.) Ай-ай, үләм! (Билен тотып, бөгелеп төшә.) 3 п н и ә т. Кычкырма инде, дуңгыз! Бикчурии. Искә төшермә әле ичмасам шул нәселле дуңгызны.,. (Көч-хәл белән капкадан чыгып китә). Бераздан И л д а р керә. Илдар. Исәнме, Зиннәт! (Күрешәләр.) 3 и н н ә т. Кайтып җитмәс борын син каядыр югалдың... „ И л д а р. Шәрифҗан абзый белән сөйләшеп утырдык... Әйдә, Зиннәт, өйгә керәбез. Казан күчтәнәчләре белән чәй эчәрбез. Зиннәт. Рәхмәт... Вакытым юк. Я, пичек кайтып җиттегез?.. Ошаттыңмы соң минем «Победа»ны? И л д а р. «Победа»ң начар түгел. Зиннәт. Шәрифҗан абзый ниләр сөйли? Ул бит минем машина алуыма каршы килгән иде. Илда р. Без аның беләи Саръяз тау басуы турында сөйләштек. 3 и н н ә т. Димәк, әрем җире турында тагын сүз башланган икән. Илдар. Юкка гына алай дип уйлыйсың, Зиннәт. Менә дигән бәрәңге җире булачак ул. 3 п н н ә т. Әллә югыйсә, шул җиргә бәрәңге утыртырга дип кайттыңмы? Илдар. Минемчә быел ук утыртырга кирәк. Зиннәт. Уһу!.. Каткан балчыкта бәрәңге үсә дип, кем әбисе әйтте әле сиңа? Илдар. Бәлки, синең әбиең каткан балчык ди торгандыр, ә фән телендә аны: балчыкчыл авыр туфрак, дип атыйлар. Зиннәт. Илдар, ташла син бу гадәтеңне... Китап сүзләре сөйләп кенә алдыра алмассың. Колхозчы бит аны барыбер аңламый. Алайса, . ошаттым, дисең инде минем «Победа»ны? Илдар. Зиннәт, давай, һаваланмыйча гына сөйләшик әле... Ярый, син үзең «Победа»га утыргансың. Ә колхоз хуҗалыгы нишли?.. Ярым җимерек каралтылар яныннан «Победа» белән үтеп китүе үзеңә дә күңелле түгелдер бит? Зиннәт. Ә син Саръязга кайтып алтын сарайлар салдырам дип уйлыйсың инде, ә?.. Их, әгәр акча дигәнең чишмәдән генә агып торса икән... Илдар. Моңарчы ник соң акча чыганаклары турында уйламадыгыз? Әйтик, ни өчен Саръяз елгасын бумаска да уйсу җирләргә күп итеп яшелчә утыртмаска?.. Зиннәт. Саръяз елгасын буып, колхозны икмәксез калдырыргамы?.. Илда р. Ничек ул икмәксез?.. Яз килдеме, уйсу җирләрне су баса, язгы ташкын ел саен диярлек күперне агызып алып китә. Шуның аркасында МТСтан тракторлар килә алмыйча ята бит. Зиннәт. Аның каравы, мытыеска натурплатаны азрак түлибез. Илдар. Ничек, пичек?! Зиннәт. Менә шулай... Тракторлар килеп җиткәнче, җиребезнең яртысын без үзебез сукалап ташлыйбыз. Ә иигә аларның килгәнен көтеп ятырга?.. Көз көне натурплатаны икеләтә каерып алсыннар өченме?.. Илдар. Менә монысы минем өчен яңалык!.. Димәк, уйсу җирләре- п^ймч'?!5 ” СУ асть1иД а калдырасыз? Тракторлар килмәсен өчен. Шу- 3 и и и ә т. Шулаймы, юкмы, анысын синнән сорарга онытканбыз инде. Гафу ит. Илдар. Үзгәргәнсең син, Зиннәт... Ләкин яхшылыкка таба түгел. Фронтта чакта син оста наводчик идең бит... Туры төзәп, еракка ата торган идең. Ә хәзер... 3 и н н ә т. Я, я, әйтеп бетер... Илдар. Әйтер идем дә, кайткан көнне үк хәтереңне калдырасым килми. 3 и н и ә т. Нәрсә, шәһәрдә рәт беттемени соң?.. Авылга кайтып, акыл сатып йөрергә генә калдымыни?.. Каткан балчыкта бәрәңге үстерәм, дип, колхоз җилкәсен кимереп ятмакчы буласың инде, ә? Илдар. Кара аны, Зиннәт, бу сүзләрең өчен соңыннан үкенерсең бит! Зиннәт. Авылга ник кайтканыңа үзең үкенмә! йорттан Асия чыга. А с и я (Зиннәткә). Исәнмесез! Зиннәт (коры гына). Исәнмесез... һәм сау булыгыз! (Капкадай чыгып китә.) Асия. Характер бу кешедә!.. Һәм син шул кеше белән бергә эшләргә дип кайттыңмы? Илдар. Әйе, мин аны заместитель итеп калдыру ягында идем... Ләкин ул хәзер мин белгән Зиннәт түгел икән. А сия. Ә нәрсә булды соң? Илдар. Юк, артык берни дә булмады. А с и я. Булган шул. Йөзеңнән күреп торам ич... Илдар дим, кайтканнан бирле минем Илгизәрне күргәнем юк. Илдар. Мин аны бая урамда очраттым. Өйгә кайтам, дип калган иде. А с и я. Алайса, миннән качып йөри инде. Илдар. Асия!.. Ник алай дисең, кадерлем? А с и я. Илдар, бәгырем, күңелем тыныч түгел... Берәр күңелсез хәл килеп чыкмагае... Әткәй әйтмешли, ул инде хәзер үсеп җиткән малай бит. Илдар. Ләкин акылсыз малай түгел ул. А с и я. Әгәр ул миңа гомере буе үги ана итеп кенә караса? Илдар. Юк, ул сине яратачак, үз итәчәк. Менә күрерсең. Асия (урам якка карап). Нигә кайтмый соң ул?.. Тизрәк кайтсын иде дә якты чырай белән килеп күрешсен иде. Күңелем тынычланыр иде. Ут сүнә. (Дәвамы бар)