Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА

★ Үткән ел «Совет әдәбияты» журналының 8 номерында иптәш Курбатовның «Татар телендә шигырь ритмикасы» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Татар шигырь төзелеше мәсьәләсе турында фәнни яктан нигезләгән төпле хезмәт әдәбият мәйданына чыкканы юк әле. Татар шигыре өйрәнелмәгән. Безнең әдәбият галимнәребез бу мәсьәләгә чынлап кагылганнары юк. Шуның нәтиҗәсе буларак, бу мәсьәләдә шактый буталчыклык хөкем сөрә: кайберәүләр безнең шигырь төзелешен «тоник төзелеш» ди, кайберәүләр «силлабик төзелеш» ди, ә кайберәүләр «силлаботоник төзелеш» диләр. Бу саташулар татар әдәбияты дәреслекләренә дә барып керәләр. Әдәбият дәреслекләре төзүче иптәшләр, шигырьгә кагыла торган аңлатмаларны биргәндә, татар шигыре төзелеше турында оригинал хезмәт булмаганлыктан, рус шигыре төзелеше турындагы формулаларны механик рәвештә татар шигыренә күчерәләр. Шуның нәтиҗәсендә мәктәп балаларына татар шигырь төзелеше буенча ялгыш ориентация бирәләр. Силлабик системада язылган татар шигырен силлабо-тоник системадагы рус шигыре калыбына салып күрсәтә торган шундый бер әдәбият дәреслеге турында миңа да тәнкыйть мәкаләсе белән чыгарга туры килде («Совет мәктәбе» журналы, 3 номер, 1955 ел). Иптәш Курбатов бу мәсьәләгә шактый киң тукталган. Ул бер яктан тоник система белән силлабо-тоник система өчен татар теленең реаль җирлек була алмавын һәм татар әдәбиятчылары арасында йөри торган бу карашларның нигезсез икәнлеген, телебезнең эчке закончылыгына таянып, һәркем аңларлык җиңел формада ачып бирсә, икенче яктан татар теленең фонетик үзенчәлеге, бигрәк тә басымлы иҗекләрнең басымсызлардан әллә ни көч белән аерылмаулары силлабик системадагы шигырь төзелеше өчен реаль җирлек булуын һәм татар телендә язылган шигырьләрнең силлабик системадагы шигырьләр икәнен ышандырырлык дәлилләр белән исбат итә. Бу яктан, татар әдәбиятчылары арасында дәвам итеп килгән шигырь төзелеше мәсьәләсендәге буталчыклыкны бетерү, шулай ук татар шигыренең силлабик шигырь икәнен исбат итү ягыннан, мәкаләнең әһәмияте зур. Ләкин нигездә уңышлы булгаи бу мәкаләнең, минем карашымча, шактый гына бәхәсле урыннары да бар. Иптәш Курбатов цезура алдындагы иҗек белән юл ахырындагы иҗеккә һәрвакыт көчле тоник басым ясалырга тиеш дигән фикерне үткәрә. Ул болай ди: «цезурада, беренчедән, азмы-күпме тукталыш — пауза ясала, икенчедән, цезура белән чикләнгән иҗеккә һәрвакыт ритмик басым, күбесенчә сүз басымы һәм кайвакытта логик басым төшә» ди. Бу фикер белән килешеп булмый. Әгәр дә бу «кагыйдә» буенча барсаң, шигырь укыганда цезура алдындагы иҗеккә көчле басым ясап,, еш кына очракларда телнең табигатен бозарга тиеш буласың, «ка- 109 гыйдә» шуңа этәрә. Мисал өчен Курбатов иптәш үзе китергән шигырьне алып карыйк: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып» — дисәләр, Син ышанма, бәгырем, андый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр. (М. Җәлил) Иптәш Курбатовның раславынча, өченче юлда «ышанма» дигән сүздән соң цезура-пауза булырга тиеш. Ә «кагыйдә» буенча цезура алдындагы иҗеккә көчле басым куела. Димәк, «ышанма» дигән сүзне табигый рәвештә «ышанма» дип түгел, ә «ышанма» дип бозып әйтергә тиеш булабыз. Телне көчли-көчли цезура алдындагы иҗеккә басым кую нигә кирәк соң? Әгәр ул иҗеккә басым куймасаң, шигырьнең ритмы бозыла дип уйларга ярамый. Рус телендә, мәсәлән, басымлы иҗеккә көчле акцент ясалып, басымсыз иҗекләр бик нык редукцияләнәләр (көч һәм озынлык ■ ягыннан зәгыйфьләнәләр), шуңа күрә басымсыз иҗекләрнең сузык авазлары танымаслык булып үзгәрәләр («хозяйство» сүзендәге «я» белән «деятельность» сүзендәге «я» не генә ачыклык һәм озынлык ягыннан чагыштырып карагыз). Рус телендәге басымлы иҗекләр белән басымсызлар арасындагы мондый аерма цезура алдындагы басымның урынын бигрәк тә билгеләргә һәм ул басымнар билгеле бер иҗеккә төшмәсә, шигырь ритмы җимерелергә тиеш иде. Ләкин эш алай түгел: Наряжены мы вместе город ведать, Но, кажется, нам не за кем смотреть: Москва пуста: вослед за патриархом К монастырю пошел и весь -народ. Как думаешь, чем кончится тревога? (Пушкин, «Борис Годуновэтан) схемасы: 1 «Борис Годунов» биш буынлы ямб белән язылган. Автор классик традиция нигезендә һәр юлның икенче буыныннан соң — дүртенче иҗектән соң— цезура билгеләгән. Укучы ул урыннарда пауза ясарга тиеш. Ләкин, күрәсез, басым һәрвакыт цезура алдындагы иҗеккә (дүртенче иҗеккә) туры килми, биш юлның икесендә генә шулай туры килгән, өч юлның басымнары икенче иҗеккә төшкән. Шулай да, моңа карап шигырь аксамый, цезура үзенең ритмик функциясен барыбер үти. Бу әле басымсыз иҗекләре көчле редукцияләнеп, басымлылар- дан бик нык аерыла торган телдә шулай, ә татар телендә бигрәк тә җайлы булырга тиеш, чөнки безнең телдә басымсыз иҗекләр басымлы- лардан ул кадәр аерылмый. Курбатов иптәш цезура мәсьәләсе белән кирәгеннән артык мавыга шикелле. Мәкаләне укыганнан соң. цезура, ритмомелодик чара буларак, силлабик шигырьләрдә хәлиткеч рольне уйный дигән тәэсир кала. Мин алай димәс идем. Классик шагыйребез Габдулла Тукай бер шигырендә дә цезура кулланмаган, ләкин моңа карап Тукай шигырьләре ритмомелодик яктан зәгыйфь дип әйтә алмыйбыз. Дөрес, борынгы классицизм чорында цезурага зур әһәмият биргәннәр. Озын юллы шигырьләрнең билгеле урыннарына цезура кую шарт булган. Әйтик, французларның Александр шигыре дип аталган унике иҗекле шигырь юлының алтынчы иҗегеннән соң, ун иҗекле шигырь юлының дүртенче иҗегеннән соң цезура куелган. Ләкин шунысы бар, шигырь юллары кыска булып, ун иҗектән ким булса, андый юлларда цезура гадәттә кулланылмый. Соңгы вакытларда шагыйрьләрнең күпчелеге цезура кулланмыйлар. Хәтта классик традицияләрне рус әдәбиятына керткән Пушкин үзе дә иҗатының соңгы елларында цезура кулланмый башлаган. Ул «Борис Годунов» трагедиясен цезуралы шигырь белән язган. Бу хакта аның шундый фикере бар: 1 Басымлы иҗекләрне » билгесе, басымсызларны «