Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

★ КАРА КҮЗЛӘР, КАРА КЕРФЕКЛӘР (Рома и с) Мин яраткан күзләр, керфекләр Янып торган шомырт кебекләр! Ах, ник күрдем сезне юлымда. Кара күзләр, кара керфекләр?! Гыйшык көчле була кешедә, Тирән була сөйсәң өметләр... Яздырмагыз мине акылдан, Кара күзләр, кара керфекләр! Көнче кызлар, көнче егетләр: «Оныт! Оныт!»—диеп үгетләр; Юк, онытмам сезне гомергә, Кара күзләр, кара керфекләр! ВОКЗАЛДА Соңгы свисток! — Чирәм далаларда Уңсын, егет, синең юл,—дисең. Ямансулап, үзең әкрен генә: «Бер генә көн тагын бул», — дисең. Билетымны әллә кайтарыйммы, Әллә калыйм микән бер көнгә?.. Ә юк, китәм. Илем әмер бирде, һәм ул әмер көчле, өстен дә. Күгәрченем, сау бул! Безгә бит аз Бере түгел көннең, меңе дә; Янып сөйгән ярлар өчен, иркәм, Көннәр җитмәс була гомергә. АК ЧӘЧӘКЛӘР Иркәм белән җырлап җиләк җыям Ак чәчәкләр үскән болында, Минем кулда җиләк тулы чиләк, Ак чәчәкләр аның кулында. Ак чәчәкләр... 40 ... Яраланып аудым сугышларда, Алалмыйча яттым озак тын... Ак чәчәкләр! Тамган каным белән йөзегезне сезнең кызарттым. Ә үземнең йөзем ил алдында Кызармады минем, пакь калды, Ак чәчәкләр! Урман сукмагыннан Сезгә ошаш бер кыз атлады. Ак халатлы ул кыз врач иде, Алып китте мине санбатка. Ак чәчәкләр! Сезнең исегездән Рәхәт таба икән солдат та... Мин әле дә сезне йотылып ионим, Күрсәм, әллә нишлим һаман да... Иркәм белән җырлап җиләк җыям Ак чәчәкләр үскән аланда. КОМПОЗИТОР БЕЛӘН ХУШЛАШУ Урам тулы халык тавыш-тынсыз Моңсу гына алга ургыла; Сакай 8 үлгәч үзе язган маршын Тыңлап ята Сәйдәш тын гына... Киң урамнар әллә тарайганмы? Соң моңарга нәрсә әйтәсең? — Бу — халыкның тере мәхәббәте Соңгы юлга озата Сәйдәшен. Соң мәртәбә булса да бер күреп, Чын күңелдәй аны зурларга Сакаллары билләренә җиткән Бабайлар да чыккан урамга. Форточкадан башын тыккан килеш Карт әбиләр елап калалар; Күрергә дип агач башларына, Түбәләргә менгән балалар. Гүя бергә бистәләре белән Бөтен Казан кайный биредә; Сәйдәшнең үз күңеледәй якты, Саф һәм җылы бүген көне дә. ... Соңгы минут. Соңгы хушлашулар. Мәрхүм төшерелә кабергә; Ачы моңы Сакай матәменең Уктай килеп тия бәгырьгә. Хуш, кадерле Салих Сәйдәшебез — Халкыбызның сөйгән кешесе!.. Хуш, тыйнак дус!.. Бездән аерылсаң да, Безнең белән һәркөн күрешерсең. 8 Сакаев (Сакай)—татар халкының атаклы артисты. Үләме соң талант, дөрләтсә ул йөрәкләрдә яшәү ялкынын?! Тукай, Сәйдәш... Ике сүнмәс йолдыз — Горурлыгы татар халкының. Декабрь, 1954—55. БЕРЕНЧЕ КАРЛАР Тыныч кына мамык карлар куна Су буена төшкән сукмакка... Уйлар, уйлар!.. Китәсез сез, карлар кебек очып, Үткәннәргә, ерак-еракка. ... Безнең рота дошман боҗрасында Чолганышта калды бер төндә: «Аерылумы әллә илемнән бу?.. Буйсынумы дошман иркенә?..» Шулай әрнеп тетрәнүләр мине Тере килеш утка салдылар, Янып торган кара чәчләремә Иң беренче карлар яудылар... Кышын яуган карлар озак тормый. Яз эретә' бик тиз ал арны; Тик эретә алмас һичбер яз да Минем чәчкә кунган карларны! Сөюемне минем аңламыйча, Син бүтәнгә бирдең хисеңне; Җир куенына төшкән орлык кебек, йөрәгемә күмдем исмеңне. Син онытып инде өлгерсәң дә Мин дустыңның җирдә барлыгын, Синең исмең, шытып йөрәгемдә, һаман җәя бара тамырын.