Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ИСХАК ★ ҖЫРЧЫ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДА БАЛЛАДА Халык шагыйре Г. Тукайга Утыра иде бер яшь җырчы тау башында, Җырын тыңлап тынган халык арасында. Көн дә шунда, кулга алып моңлы сазын, Җырлый иде, яңратып ул хуш авазын. Көчле җырлар, йөрәкләргә үтеп кереп, Яңрый иде, булып утлы өндәү кебек. Ул җырлары хәтерләтеп кайчак аның, Дәһшәтләрен күкрәүләрнең, давылларның, Йөзеп кайчак төпсез күктә таза, көчле Канатларын җәйгән горур бөркет төсле, Чакыра иде кешеләрне зур эшләргә, Ирек өчен, бәхет өчен көрәшләргә... Явызлыкның колы — Үлем, килеп бер көн, Игълан итте хуҗасының аңа иркен: — Әй син, егет, тукта, — диде, — җырлавыңнан! Котылмассың, юкса, минем тырнагымнан!.. Үлем бит ул! һәркем белә аның көчен: Бер җан кыю — берни түгел аның өчен! Курыкмады ләкин аннан җырчы егет, Тукталмыйчы, җавап бирде аңа, көлеп: — Эшлә, Үлем, килгәнне син үз кулыңнан, Ләкин куркып тукталмамын мин җырымнан! Бу җавапка Үлем бик нык ачуланды, Сөякләрен шалтыратып, калтыранды. һәм ташланды егеткә ул шул минутта, Бер селтәүдә чыгарырга теләп юкка. Ташланды ул, җыйнап булган барлык көчен, Сүз әйтергә хәтта ирек бирмәү өчен. Ләкин күрә: бу ни хикмәт? — егет аумый, Кыллар һаман чиертелә, җыр тукталмый. Җырлар һаман, йөрәкләргә үтеп кереп, Яңрап тора, булып утлы өндәү кебек. Үлем моңа тагын да нык ачулана, Ярсып шунда, һөҗүм итә тагын аңа. Һөҗүм итә озак кына ул җырчыга, Хәтта кипкән сөякләре тирләп чыга. Ләкин җырчы һаман исән, һаман аумый, Кыллар һаман чиертелә, җыр тукталмый. Тәмам арып, хәлдән таеп шунда Үлем, Кайтып китә: «Булмас, ахры, — диеп, — бүген». Кайтып китә акрын гына, башын иеп: «Нәрсә әйтер бу эшемә хуҗам?» — диеп. Йокы алмый төп буена ләкин аны — Үтерүчене бер селтәүдә миллионнарны. «Ни булды соң миңа?» дип, ул уйга кала... Явызлык та һич тынгылык бирми аңа: — Эх, булдыксыз! Асрыйм сине нәрсә өчен? Шулай итеп үтиләрме хуҗа эшен? Әгәр иртән үтермәсәң барып үзен, Җәһәннәмгә китәрсең, — ди, — шундук үзең!.. Ни эшләсен! Карый Үлем барып тагын, Хәлдән тая бу көнне дә, арып тагын. Нишләсә дә үлми һаман» җырчы егет, Ә җырлары көчәяләр генә кебек. Моны күргәч, Үлемне зур курку басып, Яныннан ук егетнең ул китә качып. Китә качып: «Килмим артык янына, — дип. — Җибәрсеннәр җәһәннәмнән арыга!» — дип... Үтә көннәр. Үтә айлар. Үтә еллар. Үлем килми. Егет һаман, җырлап җырлар, Сазын чиртеп, утыра шул тау башында, Җырын тыңлап тынган халык арасында. Ә Үлемгә туры килсә шушы таудан Үткәләргә. читләп кенә китә аннан. 13 ШӘЙХИ МАННУР ★ ҖИР-ӘНКӘНЕҢ СЫЛУ кызы Шигъри повесть БАГЫШЛАУ Ак күгәрчен кебек асыл кызлар, Нефть-сылуны тапкан егетләр, Сезнең тынмас уйлар, талмас куллар Тудырган бу якты киңлекләр Җыр бирделәр миңа... Мин шуларны, Җан дусларым/ Сезгә багышлыйм. Кузгаталсам сезнең тойгыларны, Бәхетле Мин. Әйе ялгышмыйм! Татлы газап белән янган төннәр, Күз яшьләрем тамган исемнәр — Сезнең хикәя ул, сезнең көннәр, һәм сезгә үк ләззәт бирсеннәр! 1. ЯЗГЫ УЯНУЛАР 1 Шаулап, гөрләп язгы сулар Узган инде ярлар өстеннән. Язгы судай яшь ярсулар Кайный монда сүнмәс көч белән. Чал Уралның ерак-ерак Чәчелешкән тармаклары күк. Тарау таулар ята урап, Имәннәре куыш, балы күп. Ә түбәннән: ачык йөзле Мул Ык уза башкорт күршедәй; Шушма шаулый күбек күзле. Тугайланып ага көзге-Зәй. Бу ярларда, бәлки, бер чак Ике халык ауда очрашып, Утыргандыр ягып учак, Бер-беренең хәлен сорашып. 14 Соклангандыр алар бергә Бу таулар һәм урман, суларга. Гөлбалчыктай йомшак җиргә, Билдән печән болын-тугайга. Соклангандыр... Ләкин күптән Узып киткән инде ул заман. Токымнары гөрләп үскән, Башка ямьнәр тапкай дөньядан. Кайсы якка күз йөгертмә — Шунда бер ил, яшәү, ашкыну. Юллар аша узу көтмә — Анда күкри корыч ташкыны. Әнә, кичә урман чите Булган җирдә: Ленин урамы. Цехлар гөрли, утлар җете, Җилдә уйный факел нурлары... Басып тора ике егет Буровойлар юлы чатында, Сөйләшәләр шаян көлеп, Белик әле: нәрсә хакында?.. — Әйттем бит мин сиңа, Равил, Югалмассың Зәйнак белән! — дип.— Әнә күз сал: бер нечкә бил Нинди матур итеп көлә бит! Таныштырыйм!.. һа, юк!.. Сабыр!.. Бу бит гаҗәп әйбәт күренә... Бу кыз — миңа насыйп ярдыр... Ошап куйды, малай, үземә!.. Ялгыз басып бер кыз тора Турбин цехы күләгәсендә. Кояшлы җил посып кына Килеп уйный аксыл чәчендә. Ул елмая, йөзе тагын Яктыргандай булып күренә... Бу сәламе кемгә аның?.. Зәйнак моны юрый үзенә. Ләкин кызның елмаюы Равил өчен кебек нигәдер... Бәлки, юктыр андый уе... Тик Равилгә шулай күренәдер?.. Шул чагында кыз янына Килеп туктый тагын берәве: Ак яулыгын ыспай гына Дүрт почмаклап бөкләп бәйләве, 15 Ак чырае, ачык йөзе, Ерактан да матур күренә. Гади генә кебек үзе, Киеме дә керми күзеңә... Ләкин шул гади килеш тә Ниндидер ямь балкый аңардан. Ахры, һәр кием килешә, Матур туса кеше анадан... Ул Равильне күреп шунда, Дусты белән бергә елмайды. Аның сабыр карашында Ниндидер бер чаткы уйнады. Уйнадымы?.. Ләкин аңа Шулай булган кебек тоелды. Шактый бар бит ике ара: Ачык аңлау кыен тойгыны... Равиль Зәйнак белән бергә Сизми атлый тагын алгарак. һәм сүз дәшми сөйләшергә Тотыналар, күзгә-күз карап. Нинди хисләр соң бу? Нигә Уяналар дулап урамда — һичбер уйсыз, гамьсез көйгә Машиналар көтеп торганда? Төяләләр вахтовойга *, Шау-гөр килеп, яшьләр күбрәге. Кайсы ашыга буровойга, Ә кайсының түзмәс йөрәге Урманнарга дәшә аны, Умырзая, ландыш җыярга, Тыңларга кош сайраганны, Ялгыз калып, уйлар уйларга... Кузгалды зәңгәр машина: Никельләре балкый як-яктан, Югалды ул киң ташкында,— Тик яңгырап калды җыр арттан: «Утырабыз да китәбез Вахтавой машинага. Уф! диясем, яр сөясем Килмәде башыма да...» 2 Кызлар шулай карап калды, Аны-моны артык уйламый. Бу — май! Бу бит яшьлек таңы, Нинди күз соң алай уйнамый?.. 1 Вахта машинасы. 16 Керде кызлар цех эченә, Халат киеп, номер астылар, һәм һәркайсы үз эшенә, — «ДИП» 1 каршына килеп бастылар. Валентина аның берсе. Ул —токарь кыз, деталь кыручы. Цехның гади яшь эшчесе, Ә торакта: оста җыручы. Икенчесе — колхоз кызы: Җырдагы күк исеме — Гөлфая. Кала ул кыз бер ялгызы, Барырга да белми һичкая. Әтисе китә сугышка Гөлфаяга сигез тулганда. Әнисе чыга «тормышка», Җил йөрәкле хатын булганга. Әтисенең карт анасы Алып кала кызны үзенә... Чалынмый да үз баласы Сайбатаның тонган күзенә. Шулай бергә чүкердәшеп Яши алар авыр көннәрдә. Сагыну сүзләрен сөйләшеп Кышкы суык, озын төннәрдә... Кич әбисе ямау ямый, Әйле-шәйле күзләп энәсен. Ә Гөлфая дәрес карый һәм хат яза сагынып әткәсен. Зур-зур чалыш хәреф белән Чуарлана дәфтәр битләре. Яза ул саф күңеленнән: «Әти! Тизрәк кайтып җит, яме! Җиңеп кайт син дошманнарны! Саулык телим мин дә, әби дә. Кичә сыер бозаулады!.. ...Хат язма син инде әнигә...» Өчпочмаклы шундый хатлар Өч көн саен китә бу өйдән... һәрбер хатта ничә тап бар! — Сабый яше анда түгелгән... Ләкин күчкәч өченчегә, Язмый башлый аның әтисе... Тик беркөнне яз кичендә Хәбәр ала бары әбисе: «Батырларча...» дигән анда, Ә калганы инде... билгеле. 1 «ДИП» —кыру станогы («догнать и перегнать») 17 Ике ятим елаганда, Күршеләре сарды бу өйне... Ил күңеле таш булмады: Колхоз бирде икмәк, бәрәңге... Бу рәхимле саф кулларны Онытачак түгел ул мәңге! Шыксыз озын кышлар үтеп, Кояшлы яз килгән шикелле, Җиңү килде җир балкытып, Кочаклашты һәркем ул көнне. Гөлфая да илләр тынгач, Җиденчене укып бетерде һәм, игеннәр баш тутыргач, Урак тотып, кырга йөгерде... Шуны гына көткән кебек, Түшәк менде ләкин әбисе. Күп кичереп, күпне күреп, Тузган иде бу җир изгесе. һәм күзләрен йомды шунда, Гөлфаяны ялгыз калдырып. Уйда туган җәй таңында Елады кыз чиксез кайгырып. Актык газизен дә җуйгач, Моңсу булып калды, бик моңсу. Нишләсә дә ялгыз — юаш, Бөтен җирдә аңа ямансу... Китсәң иде берәр якка, Ияреп шул юлдаш җилләргә. Кайгыларны бик озакка Оныттыра алыр җирләргә. Ул бит хәзер ялгыз башы: Бәйләр нәрсә монда юк аны. Кая барса: бер кояшы, Бер туган ил — әнкә булганы... Шул чакларда Баулы, Писмән Якларыннан хәбәр шаулады, һәм үсмер кыз яңа хистән Яз төннәрен йоклый алмады. «...Китим шунда, күрим дөнья, Басылмасмы янган яралар? һаман, һаман ялгыз монда Саргаюдан нинди файда бар?.. Бәлки, шунда яңа дуслар, Таяныр тал миңа булмасмы, Мин белмәгән куанычлар Иңнәремә канат куймасмы?..» « N ■ • ■■ . ' 2. „С. Ә.“ № 4. Шундый уйлар җылысына Күңел түре белән сыенып, Бер юана, бер мопсына Атлады кыз язгы су ерып. Ә бу якның шау-гөр килеп, Кайнап барган олы тормышы, Яна дөнья ачкан кебек Биләп алды бөтен тойгысын! Күз җитмәс киң төзелеш бара: Көн эчендә өйләр салына. Мәктәп, клуб — бар да яңа! Ә кич: мең-мең утлар кабына... Ул «җир гизеп» йөрде һаман Гүя матур бер төш эчендә. Мең серле ил күргәнсымаи, Соклану бар иде йөзендә. Ләкин «бәйрәм» сирәк килә: Мөмкин түгел болай йөрергә. Эзләргә дә тизрәк кенә Урнашырга кирәк бер җиргә. Тик нишлисе: таиышы юк, Русча белми, яше җитмәгән... Эш табыла ләкин шундук: Курьер кирәк — йөгер иртәдән! Ә бер елдан Гөлфаябыз Үрмәгөл күк өскә омтыла. Ул хәзер шат бер шаян кыз. Моңлы көннәр шулай онытыла. Төрле җиргә кәгазь илтә, Килеп керә цехлар эченә, һәм туктый да ул бер читтә, Карап кала кызлар эшеиә. Әйләнәләр «ДИП»лар зырлап, Бөтерелә тимер йомычка... Ә Гөлфая, тирән сулый, Кысып карый аны бер учка. «Нинди шәп эш! Нинди әйбәт! ...Әрәм үтә икән көнем...» — ди. һәм бер кызга әйтә шәйләп: — ...Өйрәнәсем килә минем! — ди. Кыз көлә дә кулын суза: — Өйрәтәм,—ди,—кил, бас янәшә... Ул кыз: Валя булып чыга, һәм Гөлфая бик тиз иләшә. Шулай итеп, хәзер монда Металл кыра инде Гөлфая. 19 Бәлки ул кыз шуңардыр да Бик бәхетле кебек елмая. Ә Валя һич авырсынмый: Эштәй калып аиы өйрәтә. Алтын икән ул кыз шундый, Хөрмәт туа аңа йөрәктә. «Кеше өчен үлеп тора», Диләр бездә андый кешегә. Җанын ярып бирер — сора, Җан ярылса әгәр икегә. Үзе күптән эшли икән: Кулсыз -булып кайткач атасы, Унынчыдан РУ га 2 киткән, «йөкне,— дигән,— миңа тартасы...» Сары чәчле энеләре ВУЗга керә бу ел көзендә. Валядә яшь энҗеләре: — Укыгыз...— ди,— минем өчен дә. Ничек яратмассың аны! Шул күзләрдән ничек үпмәссең. Аның шәфкать тулы җаны Җәберсенер сүзне кем дәшсен?.. 3. Агым судай асфальт юллар, Чакрым саен чуар багана. Яшьләр яңгыраткан җырлар Кошлар моңы белән ялгана. Бара Зәйнак белән Равил, Тәрәзәдән карап, уйланып... Болыннардан борыла да җил Хуш ис сибә юмарт кыйланып. Зәйнак уйлый кыз турында: «Ут ыргытты бит бу күңелгә... Ләкин ник мин аны шунда Күрсәттем соң әле Равилгә?..» Егет һаман айный алмый: «Нинди шәп бит! Больше нет такой! Карап-карап күз туялмый,— Бер кашык су белән йот та куй!..» Ләкин мондый сүзләр аңа Кинәт ямьсез, тупас яңгырый: «Юк, ярамый! Бу өр-яңа һәм татлырак булган сүз сорый... 2 РУ —һөнәр мәктәбе. 20 Эзли Зәйнак, ләкин тапмый... Тел шаярган аның, шомарган... Күптән белгән сүзләр ятлый, Файдаланмак була шулардай. Әйе, Зәйнак башкага да Шактый әйткән сөю сүзләре; Башлаган да, ташлаган да, Уянып та җитми хисләре. Ләкин, ахры, бу кыз аның йөрәгенә кереп утырды. Кузгалмаучаи горур җанын Кинәт борчу белән тутырды. Ул һаман да аны шунда Күреп бара әле күңелдән. «Ах, ничек соң танышырга?..» Дигән сорау китми теленнән. 4. Равил читкә күз юнәлтә: Үрдә уйный факел ялкыны,— Гүя шәлен җилфердәтә Баягы кыз томан аркылы... Рәхәт барган машинаның Буровойга килеп җитүе Егетләрнең яшь хыялын Кинәт өзеп, җилгә җилпеде... Машинадан төшкәч, Зәйнак Культбудкага керде тиз генә һәм, көтмәстән су күк кайнап, Сибелә язды оста күзенә: — Нишләп миңа үткән айга Ким язганнар башка кешедән? Нинди кеше буровойда Гаеп тапты минем эшемнән? Нормалар бер, үтәлеш бер, Шулай булгач, ни дик соң моңа?.. Юк! Мин риза түгел һичбер!.. Гел' булсын ул утыз сум гына... — һәй, энекәш! Шулмы гауга? Картайма син мондый юк өчен. Үзем кереп конторага, Табып бирем сиңа җеп очын! ...Әле генә татлы уйлар Бишегендә килгән егетне, Моидый көлке, вак борчулар Ярсытуы гаҗәп кебекме?.. 21 Аптырады мода Равил: «Нишли соң бу? Нигә ваклана? Саташтырды мәллә шук җил, Табындырып бакыр акчага?.. Дуслар арасында Зәйнак Юмартлык бит хәтта күрсәтә: йөзне дә ул ташлый кайчак... Җәлләсә дә кайчак бер тәңкә...» Равил кергәч, кыенсынып, Сөялде дә ишек кырына, Карап калды остасының йөз тамырлы олы кулына. Аннан картның зур гәүдәсен, Көрән чәчен, шырпы мыегын, Көмеш кергән каш көлтәсен, Гади йөзен, маңгай сызыгын, һәм мәһабәт җилкәләрен Беренче кат күргән шикелле, Хөрмәт белән күздән кичерде: Юк-бар белән килгән Зәйнак... Нигә чүптән тавыш кузгата?.. Шуңа да карт сөйли җайлап, Ачуланмый, хәтта юата. Нинди кеше! Менә кемгә Ошатырга кирәк үзеңне... Ә бит аның җилкәсендә Илле биш ел йөге түгелме...» «Дау» бетүгә Равил дәшә: — ...Филимоныч, минем эшем соң?.. — Ә синең эш, Равил әшнә, Кузгалмый бит әле... Нишлим соң. Өлкән инженерның һаман Үз сүзе сүз, килми якын да. «Булмый ул!» ди. Ярсый яман, Сөйләтми дә ул эш хакында... Ну, кайгырма... Бар вахтаңа, Алмашыныр сәгать җиткәндер... Равил, башын аска таба Иеп, аннан чыкты... Бүтән бер Сүз дәшмәде... Хыял качты һәм кәефе сынды бик моңа. Әрнеп, эш урнына басты. «...Малайсытып карый ул миңа!» Ә бит уйлар шундый ачык, Шундый гади кебек иделәр, Тормышка да бик тиз ашып, Гүя чиксез файда бирерләр... 22 Шул уйларда яна-яна, Оныта иде кайчак ашавын, Ә кайчакта сизми кала Бер күмәчне селтәп ташлавын... Укыды ул китапларны, Төн йокысы — юк эш булган күк. Җир үз серен ача барды, Миллион битле кызык роман күк. Күп нәрсәләр хәтерләде, Күп төйнәде кирәк фикерне. Шәп дәлилләр хәзерләде, Зур бәхәскә чыгар шикелле. «Син, ахыры, беттең, дускай, Әйләндерде Байраш кызлары... Колактан ук чумдың бугай?..» Дип көлгәлн аннан дуслары. һәм ул шушы хыяллары Тулып ташкач чишмә шикелле, Үзен үзе тыялмады — Бригадага килеп чишелде: — Беләсезме, дуслар, нәрсә? Бер мәзәк бар. Сөйлим, тыңлагыз. Филимоныч! Гаеп минем бик күбәйсә, Колагымны каты бормагыз. Бер гадәт бар минем сәер: Яратам эш җиңел барганны, Көрәк, кәйлә кебек әйбер Минем кулны кабартмаганны... Әйтик, әнә сәндерәгә йөз басманы атлап мен һаман. Ә моңарчы ник берәү дә Бер күтәргеч уйлап тапмаган?.. Нинди рәхәт булыр иде Шуңар гына утырып менәргә. Кәбиргә дә безнең инде Кирәкмисе аяк сөйрәргә! Ә сыекча ясау ничек? — Аның инде бигрәк эше күп. Бөтенесен кулдан кичер, Көнлекчедә йөргән кеше күк. Балчык ташы, содасын сал, Суын җибәр, куерт, сыекла. Торф куш та тикшертеп ал, Туй камырымыни — боздыртма! Сез дә зарланасыз килеп: «Ай, бу измә кулны тота,— дип.— 23 Күпме тизлек бирер идек, Ул һәрвакыт җитеп торса!..» дип. Уйлыйм һаман: ничек итеп Җиңел ясау ягын измәне. Берәр механизм кертеп, Бетерергә кулдан бизләрне. Беркөн шулай март ахыры: Культбудкадан чыгып утырдым. Кояшлы көн. Яз ялкыны Ялый карның киртләч дулкынын. Шау-шыбырдап тамчы тама, Шунда ята иске керннар ’. Тамчы — гүя кадак кага, Болар — гүя койган чуеннар. Ялгышып та бер тамчының Эзе калмый анда уелып. Ә шундагы өс балчыгы Агып китә бик тиз юылып. Карап торам: бу токымнар Әйбәт булыр иде беләүгә... Ничә миллион яшьлек комнар Таш булалар икән түбәндә... Ә тамчылар һаман тама, Җирдә ята иске керннар... Тамчы — гүя кадак кага, Болар — гүя койган чуеннар... Шунда кинәт бер уй килә: Ә шул тамчы, көчле су булып Аска төшсә «шәм»дә 3 4 көйгә, Борауласа җирне юдырып?.. Ишмәсме ул забой эчен?.. Турбобурны әйләндерерме?.. Тукта, тукта, бу су көче Бик шәп булып чыга түгелме?.. Измәң дә һич кирәк түгел! Бораулый бир, әйдә, су белән! Ярсып китте минем күңел, Шашып йөрим гел шул уй белән. Шикләнеп тә алҗып беттем: Барып чыгармы бу?.. Нишләргә?.. Су — дошманы диләр нефтьнең, Ә ничек соң дусты итәргә?.. 3 Җирнең тирән катлауларыннан алынган токымнар. 4 Шәм — сигез дюйм чамасы киңлектәге бер-беренә беркетелгән ике торба. Скважина борауланган саен забойга шул торба төшә бара. 24 Китап карыйм. Бик беләсем Килә җирнең ерак серләрен... Геологлар лекциясен Тынлый-тыңлый күпме тирләдем! Ә ул ачык әйтеп бирә: «Мондагы җир токымнарыннан Ал да сарай сал, ди, җиргә, Озак чыдар бетоннарыңнан... Шулай итеп, «су керде» бит Измә белән безнең арага. — Ләкин шушы фикерне тик Ничек соң бер сынап карарга?.. Бер мәл шулай, ай ахыры. Төнге вахта. Килә директор. Ялына бу — штурм колы: «Актык көн!—ди. —Зинһар кудырттыр йөзгә тулмый... Харап булам, Коткарыгыз, дуслар, бу юлга...» Ә егетләр көлә моннан: «Менә кайчан батыр боега!..» Әкияттәге кебек әйтәм: «Кайт та йокла, иптәш директор, Бар да булыр... Ләкин иртән Сый-хөрмәтең белән көтеп тор!..» һәм шул төнне без таңгача Борауладык чиста су белән. Гөрләп бара эш яңача, Мин бөтенләй яңа сер беләм. Борау һаман аска бата, Тизлек арта. Бирәм авырлык... Бу ни гаҗәп?.. Тагын арта! Карап торсаң — хәйран калырлык! Вахта килде. Без анача Бораулап та куйдык өч өлеш, «һа!—ди Зәйнак, — арсланча Булган бүген сезнең сикереш... йомшак комга җитсәң менә Рәхәт була шулай төшүе!..» «Бор, бор!» дим мин эчтән генә, «Сындырмасын ул ком тешеңне!,,» Носкин иптәш күп рәхмәтен Әйтте безгә приказ чыгарып. Ә белсәйде су хикмәтен, Шелтә чәпәр — йөз ел чыдарлык! Тик шулай да курку югы — Хаклык бездә булу дип беләм. Инде тәмам уй ныгыды: Борауларга кирәк су белән! 25 Ә бит шушы үзле балчык Йөз чакрымнан монда ташыла, һәм алалар сазны арчып, — Күпме кеше, күпме машина! Ә Баулыга Грузиядән Китертәләр имеш «иң шәбен», Ышанырлык түгел адәм, Уйлаганда чыгым исәбен! Менә шулай, дуслар, минем Тиле башта туган уйларым. Хуш, әйтегез дөреслеген, Мин барын да дәшми тыңларым!.. Бәхәс көтте, көлү көтте, Тик берсе дә моның булмады. Зәйнак кына кул селекте: «Хыялый баш!» диде ул аны. Нишләп алай диде икән? Әллә соң ул аңламадымы? Дус булып та, шуннан бүтән Бер җылы сүз табалмадымы?.. Ә егетләр: ялт кабынды: «Шәп була бу, бик шәп!» диделәр, һәм Равилне шул чагындук Юри генә күккә чөйделәр... «Кызык фикер, кызык фикер... — Диде оста, тагын сүз эзләп. — Юк, син моны язып китер, Язып китер, бик нык нигезләп. Мин тапшырам инженерга — Тумаиаев иптәш кулына. Мөмкин түгел шик булырга, Барып чыгар кебек тоела...» Равил язды, нигезләде, Китте язу баш инженерга. Ләкин җавап тиз килмәде. Туры килде күп пошынырга. Шуннан Равил үзе барды, Җавап көтеп басты каршына. Ул аны борып кайтарды: «Юк эш бу!» дип, сугып башына, «Каян эзләп таптың моны? Юк бит мондый технология. Җимертергә бар забойны — Шундый көчкә генә су ия!..» һәм көлде ул: «Соң син, юләр, 26 Төкрек белән торба ялгауны Күргәнең бар микән берәр? — Суың да — шул синең, бел аны!» Менә кайда кирәк иде Кайнар бәхәс, үткен дәлилләр! Ләкин Равил китә бирде: «Кирене соң, сөйләп, кем җиңәр?..» Равил алып язуларын, Директорга кертеп калдырды. Көтә иде бүген аның Соңгы сүзен мастер аркылы... Ләкин... әнә нинди алар! Нәкъ мүкләнгән ташны кубару: «Яраган бит—шулай ярар! Нигә тагын мөгез чыгару!..» «Алай-болай булмагае...» «Рәт чыгармы моннан?..» ди алар. «Ай-яй?..» ди бер таш маңгае, һәм... зур эшне күмеп куялар... Аның да бу, Кайнар уйда, Эштә туган хыял ялкынын, Сүндерерме бер кагылуда Туманайлар кулы салкыны?.. Ул үзенчә һәр хезмәтнең Яңа ягын эзләп мавыга: Уятсын эш кеше дәртен, Интекмәсен һичкем авырга... Эш — сәнгать күк ләззәт бирсен, һәм тудырсын иҗат фикере: Күп мөмкинлек алып килсен, Акыл аша узып һәр сере... Ә Тумаиай, әнә ничек, Директор да шундый ахыры. Шулай, кулдан кулга күчеп, Сүнәрме бу хыял ялкыны?.. «Инде калды тик бер кеше, Ул таяныч — иптәш Самарин. Вахтадай соң, бүген кичне, Сөйләп бирим зарны аңар мин... Бер сүз әйтер... ' Көлмәс... Екмас... Ул — партия куйган кеше бит. Ялгышсам да башка сукмас, Фикерләшми фикер үсми бит...» 27 5. • Равил хәзер «шәм» төшерә, Җайлы бармый ииктер эшләре... Вахтадагы һәр кешегә Сизелә аның күңеле төшкәне. «...Кыймылдыйлар ары-бире, Сөйрәлердәй йөри ачкычлар ’. Ул верховой Кәбир инде йоклап атлый, ахры, баскычтан! — һәй-әй! Син анда тизрәк маташ! — Дип кычкыра Равил кул болгап. Помбурга да 5 6 кырыс караш Барып тия җанын тыгызлап. Белә Равил: Кәбирнең дә Ялкау егет түгел икәнен, Тик сәндерә биегендә Эшкә әле күнегеп җитмәвен. Җир селкетеп әйләнгәндә Шәм күтәргән авыр агрегат, Тез буыны... кесәлдән дә Сыеклана аның кайбер чак... Тагын, ахры, шулай әнә: Нәкъ ачуның кызган вакытында Шәм алалмый әвәләнә, Бирми тизрәк элеваторга7 . Түзми Равиль, менеп китә, Тиз-тиз атлап борма баскычтан, һәм Кәбирне дер селкетә: — Нәрсә, синең кулың каймыккан? Уен уйнаса да кеше, Тырыша бит матур уйнарга. Шулай булгач: инде эшне Кирәктер лә коеп куярга!.. — Үзе әрли, үзе сизә: Өйрәтергә кирәк әрләми. Кычкыруда — зур нәтиҗә Табалмый бит кеше әлләни... Шәм борыла аскы шәмгә; Инде тизрәк түбән төшәргә. Баскыч — озак... Анда әллә Йөз басмача кирәк үлчәргә... ’ Торбаларны бер-берсенә борып беркетә торган, ыргаксыман, зур ачкычлар. Русча: «машинные ключи». 6 Помощник бурильщика — бораулаучы ярдәмчесе. 7 Күтәрү яки төшерү вакытында торбаның, башына кидерелә торган корал. Күп уйламый, тота да ул Шәм буйлатып шуа түбәнгә, һәм куба тик тузан-давыл, Ул выжылдап шуып төшкәйдә! Нәкъ егетләр аптырашып: «Нишли бу?» дип торган чагында... Капчан кергән? — Тып-тыи басын Парторг тора алар янында! — Җитез егет... Булдырасын... Баскыч нигә? Шу да төш, диген... Күрәм, шулай ныгытасын Вахтаңдагы хезмәт тәртибен?.. Бетте Равил, сеңде җиргә, Эләкте ул килеп шундый нык! Инде и иче к селкенергә? Менә кайчан екты малайлык... Ә бит яхшы ният белән... Тизрәк, имеш; вакыт узмасын... Бар да бетте... Кем соң белгән Анда басып парторг торасын? Менә сиңа «Су!» хыялы... Юл киселде... Ничек барасың?... Кем ышанып тыңлый аны? Кем малайга җитди карасын?.. Парторг күптән чыгып киткән... Шәмнәр төшкән, борау забойда, Алмашыныр вакыт җиткән, Ә Равил' дус һаман кайгыда. Алмашырга килгән Зәйнак, Белгәч Равил «кызык» булганын, «һәй-әй, дускай!..» дип ихахайлап, Килеп кысты аның кулларын... Шулай бит ул: кайбер «дуслар», Син уңайсыз хәлгә калдыңмы, — Рәхәтләнеп кулың кысар, «Уртаклаша» башлар кайгыңны... Ләкин эчтән куанганын Яшерәлмәс ачык авызы. Димәк: дуслык түгел аның, Ә көнчелек — күңел азыгы. Икенчесе: син абынсаң, «Отмежовать» итәр тиз үзен. Әгәр инде җирдән торсаң, Ул балкытыр тагып «дус» йөзен... (Дәвамы бар)