Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

МУСА ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ 27 мартта без зур дулкынлану белән В. И. Качалов исемендәге Зур драма театрына килдек. Табигый, спектакль карарга барганда яңа әсәр белән танышу ал- дыннаИ һәрвакыт беркадәр дулкынланасың, уйланасың, театрдан күп нәрсәләр көтәсең. Бу юлы без сәхнә пәрдәсе ачылганны аеруча дулкынланып көттек: театр коллективы патриот шагыйрь Муса Җәлил турында «Үлмәс җыр» дигән спектакль күрсәтәчәк. Муса Җәлил образын сәхнә чаралары белән тудыруда бу спектакль башлангыч омтылышларның берсе. Театр коллективы Муса образын никадәр дөрес ача алган? Шагыйрьнең үзенә генә хас булган, аны зур шагыйрь һәм батыр патриот иткән сыйфатлары күрсәтелгәнме? Ниһаять, Муса ролен башкаручы артист шагыйрьнең тышкы кыяфәтен охшата алганмы? Бу соңгы сорау да кызыксындыра иде безне. Чөнки тарихи шәхескә багышланган спектакльдән тормыш дөреслеген һәрьяклап саклауны таләп итәргә кирәк. Менә пәрдә ачылып китте. Сәхнәдә Муса басып тора. Аның илһамлы йөзенә прожектор яктысы төшкән, ул шигырь укый: «Мин кабыздым ялкын итеп, Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны...» Спектакль әнә шулай башлана. Муса ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Н. С. Проваторовны күргәч, алдында шагыйрь үзе басып торган шикелле хис итәсең. Соңыннан артистның Мусага охшаганлыгын шагыйрьне күреп белгән, аның белән бергә эшләгән өлкән татар язучылары да расладылар. Ләкин спектакльнең уңышы моның белән генә билгеләнми: .шагыйрьнең төсен генә түгел, аның корыч кебек нык характерын, дошманнарга булган нәфрәтен, дусларга булган ягымлылыгын, аның нечкә юморын, шаянлыгын, аның үзенә генә хас булган кайбер сыйфатларны да күрдек без бу спектакльдән. Спектакльне сәхнәгә драматург Риза Ишморат пьесасы буенча театрның баш режиссеры РСФСРның атказанган артисты Э. М. Бейбутов куйган. Бу спектакльнең уңышлы чыгуы өчен артистлар да тырышып эшләгәннәр, зур хезмәт куйганнар. Муса Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым ролен башкаручы МАССРның атказанган артисткасы А. М. Бабахан, шагыйрь Сабирны уйнаучы Б. В. Лохин, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты И. В. Загорский (Алексеев ролендә), В. А. Титова (Мәйсәрә ролендә), РСФСРныңатказанган артисты Л. Н. Риттер (Алмашев ролендә) һ. б. бу спектакльдә зур иҗади уңышка ирешкәннәр. «Үлмәс җыр» спектакле Казан каласының соңгы айлардагы культура, әдәбият һәм сәнгать тормышында иң зур вакыйгаларыннан берсе булды. ДРАМАТУРГЛАР СЕКЦИЯСЕНДӘ 17 нче мартта Татарстан язучылары союзы каршындагы драматурглар секциясендә яшь драматург Ш. Хөсәеновның «Чулпан» исемле яңа драмасы укылды. Фикер алышуда Ә. Камал, Г. Насрый, Р. Ишморатова, Н. Исәнбәт, Н. Фәттәхов, С. Булатов, Р. Ишморат иптәшләр катнаштылар. Алар авторның алга таба үсүен драматургии осталыгының тагын да камилләшүен әйттеләр. Шуның белән бергә чыгыш ясаучылар яңа драманың куп кенә җитешсезлекләрен дә күрсәттеләр, авторга киңәшләр бирделәр. Ш. Хөсәенов үзенең чыгышында, иптәшләрнең фикерләренә кушылып, әсәр өстендә тагын да эшли төшәчәген әйтте. ТЕАТРАЛЬ ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИҢӘШМӘ Казанның актерлар йортында апрель аеның 2 нче һәм 9 нчы числоларында театраль тәнкыйтьчеләр киңәшмәсе булды. Республикадагы театраль тәнкыйтьнең торышы һәм аның бурычлары турында доклад белән В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры режиссеры Литвинов чыкты. Татарча басылган рецензияләр һәм театрга багышланган мәкаләләр буенча Татарстан АССРның атказанган артисты X. Сәлимҗанов доклад ясады. Фикер алышуда күп кенә тәнкыйтьчеләр, артистлар, режиссерлар катнашты. Киңәшмә уңышлы узды. Театраль тәнкыйть торышына караган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде, республикадагы театр тормышын матбугатта яктыртуның сыйфатын яхшырту өчен тәкъдимнәр әйтелде.