«ДРУЖБА» АЛМАЛАРЫ
1 Минзәлә шәһәреннән биш-алты километр көньяктарак, урман эчендә, Казан белән Уфа шәһәрен тоташтыра торган борынгы олы юлдан ерак түгел зур гына бер аланлыкта, «Дружба» колхозы урнашкан. Угызынчы елларда барлыкка килгән һәм колхоз булып берләшкән бу авыл (авыл белән колхозның исемнәре бер үк) күләме белән әллә ни зур түгел. Шулай да «Дружба» биш милләт вәкилләрен: русларны, татарларны, чувашларны, удмуртларны һәм мариларны берләштерә. Төрле җирдән килгән төрле халык биредә иң элек коммуна оештырганнар, соңга таба- рак күмәк хуҗалык булып берләшкәннәр. Бер максатка юнәлгән күмәк эштә аларның күңелләре аерылмаслык булып береккән. Тырыш хезмәтнең мул нәтиҗәләре басу капкасыннан авылга килеп керү белән үк күзгә бәрелә: күргәзмәгә куелгандай, урамның һәр ике ягыннан алмагачлар эченә күмелеп утырган калай түбәле, такта түбәле зур-зур йортлар тезелеп китә, һәр йорт түбәсендә диярлек радиоалгыч антенналары күренә. Авылның урта бер җирендә зур гына тирән күл җәелеп китә. Ул — табигать әзерләп биргән күл түгел, аны хезмәт сөю- чән «Дружба» кешеләре үзләре ясаганнар. Җәй һәм көз көннәрендә монда бөтен күл өстен каплап алган каз-үрдәк төркемнәренең ваемсыз тавышлары авыл өстен генә түгел, бөтен урманны яңгырата. Күлнең аргы ягында яңа төзелгән терлекчелек биналары аерым бер шәһәрчек булып утыра. Типовой сыер абзарлары янында кирпечтән салынган силос корылмалары борынгы крепостьның шома башняларын хәтерләтә. Ә тагы да арырак — соңгы елларда чын-чынлап «Дружба» колхозының даны булып әверелгән җиләкҗимеш бакчалары... Көз. Җимеш бирә торган бакчада алма җыю эшләре инде күптән тәмамланган. Трактор белән сукаланган рәт араларына берәи-сәрәи генә яшькелтем-саргылт яфраклар коела. Бакчада тып-тын. Саргайган яфраклар һавада тирбәнә-тирбәнә салмак кына төшәләр дә хәлсез генә җиргә яталар. Көчен һәм сәләтен кызганмыйча, көн дими, төн дими туктаусыз эшләп арыган баһадир эшчедәй бакча ялга талган. Алмагачлар озакка сузылачак йокы дәверен хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен хәзерләнәләр. Ләкин бакчачылар әле эштән туктарга уйламыйлар. Хәзер аларга эш җәй көненә караганда да күп, баш күтәрергә дә вакыт юк. Питомникта үсентеләрне җирдән казып алу эше бара. Бу бик авыр һәм бик җаваплы эш. Меңнәрчә үсентеләрне, тамырларына зыян китермичә, имгәтмичә казып алып, тирә-як районнарга, колхозларга һәм совхозларга җибәрергә кирәк. Быелгы сезонда гына да биредә 30 мең төп үсенте җибәрелә. Бу — күрше районнарда, күрше колхозларда йөз илле гектар чамасы яңа иакча барлыкка килә дигән сүз. Үсенте алырга дип килгән юлчылар, үз чиратлары җиткәнче, төркем- гөркем җыелып, нәрсә турындадыр сөйләшәләр, әле яфраклары сар 95 гаерга өлгермәгән яшь үсентеләр арасында йөриләр, бакчадагы җимеш агачларын, сугару җайланмаларын карыйлар... Актаныш районы «Үрнәк» колхозы бакчачысы Мөхәммәтдин аганың бирегә әле беренче тапкыр гына килүе. Ул нәзек кенә чыбыклар янында тукталып-тукталып тора, питомникта эшләүчеләргә суз куша; ул «Дружба»га үсентеләр алырга дип кенә килмәгән, шунда беррәттән бакча үстерүнең хикмәтле якларын тәҗрибәле бакчачылардан сорашырга дип тә килгән... Питомник яныннан, әле узган ел гына утыртылган булса кирәк, яшь бакча башланып китә. Яшь алмагачларның рәт араларында терлек азыгы өчен утыртылган чөгендер өлгереп җиткән. Чөгендернең бер өлеше инде йолкып алынган да — участок кырыенда, берничә җирдә, бер күчкә өелгән самоварларны хәтерләтеп, зурзур өемнәр булып тора. — У-у, үстергәннәр икән болар чөгендерне! Гектарыннан 7С0 центнердан да ким булмас...— диде Мөхәммәтдин ага, җирдән бер уч туфрак алып,— җире дә әллә ии яхшы түгел шикелле, ә уңышы нинди, уңышы! Чөгендер чәчелгән участоктан бакчаның аргы башына таба озын трубалар сузыла. Бу трубаларны күргәч, Мөхәммәтдин ага: — Менә нәрсәдә икән монда хикмәт. Имәндә икән чикләвек!—дип сөйләнде.— Яңгырга аптырап тормыйлар икән болар. Труба аркылы килә икән боларга яңгыр. Ә без... су буенда яшәп тә сугара белмибез... Мөхәммәтдин ага, йөри-йөри, җимеш бирә торган үзәк бакчага килеп чыкты. Аның иң кызыксынганы да шушы иде. Биредә ул, алмагачларны сугару өчен җайлаштырылган буа янында өстенә сырма кигән урта яшьләрдәге бер кешене очратты. Бу — Минзәлә районының. Сталин исемендәге колхозы бакчачысы Зиннур Шәехов булып чыкты. — Тырышканда үстерергә була бит, — диде Мөхәммәтдин ага, яңа танышын «Север» белән сыйлый-сыйлый,— бакчаны әйтәм. Артыннан гына йөрүчесе булсын. Доходы шактый чыгадыр моның, әй? — Шулай булмый ни. Кәнишне. Узган ел миллионнан артык до.Чод бирде. Ә быел тагы да күбрәк. Кажный гектардан 4 әр йөз пот алма җыйганнар. — Дүртәр йөз пот! Ай-һай-һай! Бездә бәрәңгене дә алай уңдырып булмый... Карале, кем, иптәш Шәехов. Костин дигәннәре бик зураймыймы соң? Мондый уңышлар бит кайберәүләрнең башын әйләндерүчән була. «Мин-мин микән, мин кем икән» дип йөри башлыйлар. Алмагачларны ялгау турысында сөйләшәсе сүзләр барые. Сөйләшерме икән, диюем. — Как сөйләшмәсен ди, сөйләшә. Василий Михайлович безнең андый кеше түгел ул. Кече күңелле кеше. Андый мәсьәлә буенча сүз кушсаң, браты кебек күреп сөйләшә. Монда без гел булабыз. Безнең колхозда да бакча зур гына бит. Тегеидәймоидай гына түгел. Егерме алты гектар. Тагын 11 гектарга арттырабыз. Үсентеләр алырга килдек. Кеше күп әле, чират җитми, Мичурин сортларын гына алырга исәп...— дип тезеп китте Шәехов, үз бакчалары турында сөйләргә җай чыкканга шатлангансы- мак.— Беләсеңме, Костин бит Мичуринның үзен күргән. Бакча үстерү секретын ул аңардан өйрәнгән. — Менә ничек икән. Яхшы кеше диең ә, алайса Костиниы? — Әйе, яхшы кеше,— диде Шәехов, аны дөресләп,— яхшы кеше, действительни безнең кеше, хезмәт -кешесе. — Хәзер ул питомникта булырга тиеш, үсентеләрне үз күзе белән карап җибәрә ул. Алар Шәеховның ак кашкалы туры бия җигелгән яңа тарантасына утырып, питомникка юнәлделәр. Костин чыннан да питомникта булып чыкты. Тәбәнәгрәк буйлы, киң генә җилкәле, алтмыш яшьләрдән узса да җитез хәрәкәтле, калын офтанып, үсенте алучылар янына чиратка килеп басты. Питомникта эш кайный иде. Берәүләр үсентеләрне санап тора, икенчеләре йөк машиналарына, арбаларга төйи, өченчеләре нәзек яшел чыбыкларны бергә җыеп бәйләгәннәр дә, тамырларына зыян килмәсен дип. капчык белән, торыпша белән төреп маташалар. Чпрат Мөхәммәтдин агага да килеп җитте. — Нинди сортларны аласыз? — дип сорады аңардан бакчачылык бригадасы бригадиры Петров, блокнотына «2000» цифрын теркәп куйганнан соң. — Мичурин сортлары булса, шәп булырые, иптәш. — Алар бездә күп. 12 сорт. Ниндие кирәк? — Василий Михайлович Бельфлер-китайка дигән сортны артыграк күрә,— диде Шәехов, картка ярдәмгә килеп.— Салкынга да түземле, алмасы да тәмле. Аласыңмы шуны? — Әйдә булмаса, шул Кытайкаиы бир: Костин яраткач, безгә бик ярый инде ул. Заманында Василий Михайлович Костинның әтисе дә, бабасы да алма үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Билгеле, хәзерге «Дружба»ныкы- дай зур, утызга якын төре булган алмагачлы мул уңыш бирә торган бакча аларның төшләренә дә кермәгән. Өй артындагы кечкенә генә бакчада әнис, антоновка, китайка кебек берничә төп җирле сортларны үстерүдән ары китмәгән аларның бакчачылык эше. Ләкин алай да Кос- тиннар семьясы бу кечкенә алмагач бакчасын чын күңелдән яратканнар. Яз көннәрендә алмагачлар, боек күңелләргә шатлык биреп, ап-ак чәчәкләргә күмелгәннәр, ә көз көне бөтен бакчага хуш ис аңкытып алма җитешкән. Бакча, күңелгә рух бирүче дәртле җыр шикелле, аларның авыр, михнәтле тормышларын бизәгән... Кечкенә Васяда. алмагачларга карата мәхәббәт бик иртә уяна. Унике яшькә җиткәнче үк, Василий алмагачларны ялгау эшен җиренә җиткереп башкара ала торган була. Ә бу эш — бик сак эшләүне, бөтен нечкәлекләре белән белүне таләп итә. Костиннар авылы иске Россиянең иң караңгы авылларыннан берсе була. Әлбәттә, ул вакытта ул авыл кешеләреннән беркем дә дөньяда атаклы бакчачы, бөек галим Иван Владимирович Мичурин яши дип белмәгәндер. Василий Михайлович аның турында Бөек Октябрь революциясеннән соң гына ишетә. 1925 елның җәендә ничектер Костинның кулына бакчачылык турында язылган кечкенә генә бер китапчык килеп эләгә. Гомере буе бакча үстерү белән шөгыльләнгән Мичурин турында, аның 50 еллык эшчәнлеге дәверендә барлыкка китерелгән җимеш сортлары турында язылган ул китапчыкта. Костинны бигрәк тә гаҗәпләндергәне шул була: Мичурин бармак башы кадәр генә кытай алмасыннан оер кадакка якын авырлыктагы, салкынга түземле һәм бик тәмле ельфлер-китаика алмасы барлыкка китергән. Василий Михайловичка 96 '■■■ 1-чпт атап кичеп җиткәндә, үз янына җыелган күрше авыл б^чтшиарынаГ’кулларын болгый-болгый, нәрсәдер сөйләп тора иде. Хаммәтдшч ага аның соңгы сүзләрен генә ишетеп калды: ’ -- ...Бакча утыртасы җиргә көздән үк киртә тотып куебыз, чиргә тотмасагыз бакча үстерәбез дигән булып, акча әрәм итеп йөрмәгез дә. Бяпыбео юкка чыгачак... Тиздән әлеге мыеклы картны, бер яшүсмер малай килеп, алма скла- чына чакырып китте. — Әнә шул инде Костин,—диде Шәехов, оакчачы артыннан карап калып. Мөхәммәтдин ага, хикмәтле бакчачы белән сөйләшә алмый калуына бу чын-чынлап могҗиза булып күренә. Ул моңа ышанырга да, ышанмаска да белми. — Чын микән бу нәрсә,— ди ул үз-үзенә.— Булуы мөмкин микән бу эшнең?! Ул шулай сөйләпә-сөйләнә бакчага чыга һәм кызарып пешкән вак кына алмалы тәлгәшләрен түбән иеп утырган кытай алмагачына озак кына башын селкеп карап тора: ничек инде шушы кечкенә генә алмаларның кадакка якын авырлыкта булып үсүләре мөмкин? Ниндидер гадәттән тыш нәрсә бар монда. Җанварны кулга ияләштереп була, ә үсемлекне... Шундук Костинда бу могҗизаны тормышка ашыруга ирешкән бөек кешене үз күзе белән күрү, аның гаҗәеп эшләре белән танышу теләге туа. Башта Василий Михайлович бу теләгеннән куркып ук китә. Ул Мичуринны күрүне мөмкин булмаган хәл дип исәпли. Ләкин бу теләк барлыкка килә дә, шуннан соң һич Костиниың җанына тынычлык бирми, кая гына бармасын, ни генә эшләмәсен, кытай алмасына охшашлы зур- зур алмалар аның күз алдыннан китми. Ул бик озак икеләнгәннән соң, тиз-тиз генә җыена да Мичурин яшәгән Козлов шәһәренә юлга чыга... Иван Владимирович Мичурин Костинны үзенең эш кабинетында каршы ала. Костин Мичуринның кыяфәтен болай хәтерли: Иван Владимирович ул вакытта әле, 70 яшьтә булуына карамастан, безгә таныш булган портретларындагы кебек картаймаган була. Аз гына агара башлаган өч почмаклы сакалы аның беренче карауга кырысрак булып күренгән, ә чынлыкта исә бик мөлаем йөзенә ямь биреп тора. Сөйләшә башлаганда, җитез хәрәкәт белән, туры борыны өстеиә эленгән пенснэсен алып куя. Яшьләрчә үткен һәм дәртле күзләренең акыллы карашы эчеңдә булганны, бер дә уңайсызланмыйча, сөйләп бирергә мәҗбүр итә. Бөек галимнең эш өстәле калыи-калын китаплар, ниндидер кәгазьләр, төрле зурлыктагы куыклар һәм пробиркалар белән тулы. Арткы стенада, алтын белән йөгертелгәи рамда алма, груша сурәтләре, алар- ның төрле зурлыктагы яфраклары төшерелгән рәсем, ә бер кырыйдарак календарь, аның янында барометр, термометр һәм кесә сәгате эленгән. Костиниың йомышын Мичурин зур игътибар белән тыңлый. Аннан соң алар озак кына бакчада сөйләшеп йөриләр. Мичурин Василий Михайловичка җимеш агачларын өй арты бакчаларында гына түгел, йөзләрчә гектар мәйданны били торган зур иҗтимагый бакчаларда үстерү һәм көньяк культуралары җитешү чиген төньякка таба киңәйтү кирәклеге турында сөйли. Ул Костинга яңа барлыкка китерелгән үсемлек сортларын күрсәтә, аларның үзенчәлекләрен аңлата. Көньяк Америкада үсә торган сары бельфлер дигән алманы китайка белән кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән гибридның гаять тәмле һәм эре алма бирүе турында сөйләгәнне Костин аеруча кызыксынып тыңлый. Бу сортны барлыкка китерү өчен Мичурин берничә еллар буенча эш алып бара һәм бик күп көч куя. Бельфлер-китайка — Иван Владимировичның үзе иң яраткан җимешләреннән берсе була... — Менә нәрсәне исеңнән чыгарма,— ди Мичурин аның белән саубуллашканда, — бакчачы өчен иң әһәмиятлесе: башыңны имә. Эшең бер барып чыкмый икән, яңадан башла, анысы да уңышсыз була икән — тагын башла, өр-яңадан башла. Гомер уза дип кайгырма. Бакчачы өчен ун ел — әллә ни озын гомер түгел. Күп вакытта шулай була: еллар уза, бакчачы картая — ә бакча әле яңа гына уңыш бирә башлый. Бакчачы үлә — ә аның хезмәте яши, җимеш бирә, ул үстергән бакча дистәләрчә, хәтта йөзләрчә еллар буена кешеләрнең тормышын бизәп тора... Василий Михайлович бу очрашу турында тирән дулкынлану белән сөйли: кем белә, әгәр дә ул Мичурин янында булмаган булса, хәзерге 7. „с. Ә/ № 4. 97 98 кебек, миллион сумнан артык доход бирерлек аны тәрбияләү эшен үз өстенә алган булыр Костин безне алмалар саклана торган сарайга алып керде. Сарай ишеген ачып җибәрү белән, тышка алмаларның тәмле хуш исе таралды. ■ _ Менә ул Иван Владимирович хезмәте. — Бельфлер-китайка дигән алма шушы инде,—диде Костин, безгә берничә кызыл-сары төстәге эре- эре алмалар сузып,— ашап карагыз... Без, сөйләшә торгач, бу бакчаны үстерү тарихы белән кызыксынып киттек. .. . — Озак сөйләргә кирәк аның турында,—диде Василии Михаилович. Аның ачык йөзе берникадәр уйчан төс алды. Зәңгәр күзләре көзге моңсулыкка чумган алмагачлар ягына текәлде. Без блокнотның яңа битен ачып, кызыклы фактларны теркәп барырга әзерләнеп куйдык. Рязань губернасындагы иң караңгы авылларның берсендә туып- үскән Костин илнең төрле шәһәрләрендә бәхет эзләп йөри-йөри дә бер танышының чакыруы буенча Минзәлә ягына килеп чыга һәм яңа гына оешып килә торган «Дружба» авылында бөтенләйгә урнашып кала. Бу авылның гүзәл табигатенә, ата-бабалары гомер иткән авылларын ташлап китеп, бернинди кыенлыкларга да карамый яңа тормыш төзеп ятучы киң күңелле кешеләренә карата Костинда башта ук үз итү хисе, бер семья булып бер максатка омтылучы бу кешеләргә ниндидер бер зур, аларның йөрәкләрендә озак сакланырлык яхшылык эшләү теләге туа. Урман эчендәге бу авылга килеп урнашучылар, нигездә, гомер-го- мергә җирсез җәфа чиккән ярлы-ябагай семьялары була. Беренче килеп урнашучылар тирә-яктагы таныш-белешләрен, үзләре ише ярлыларны, батракларны бирегә чакыралар. Мәлкәннән татарлар, Пьяный Бордан руслар һәм төрлесе-төрле җирдән чувашлар, удмуртлар, берничә семья марилар килеп урнаша. һәр килгән кеше, һәр семья күмәк хуҗалыкка член булып языла. Яна урында искечә яшәргә теләүчеләр булмый. Менә шул вакытларда Костин моннан биш ел элек Иван Владимировичның иҗтимагый бакчалар үстерү кирәклеге турында сөйләгәннәрен исенә төшерә. Моңа кадәр әле дөнья мәшәкатьләре аркасында онытылып торган бакча үстерү турындагы уйлар Костинның кинәт бөтен күңелен биләп ала. Исенә төштеме — инде бетте: хәзер Василий Михайловичның башка эшкә күңеле дә батмый, кулы да бармый. Юна торган агачын сөяп куя, балтасын оүкәи өстенә чаба да «Дружба»да колхоз оештыручыларның берсе булган коммунист Җелезковиың турыдаи-туры өенә юнәлә. Шул ук көнне икәүләшеп алар бакча өчен урын сайларга китәләр. Хәзер шаулап бакча үсеп утыргаи бу урын ул вакытта чокырлы- чакырлы ташландык җир булган. Тирес өемнәре арасында шайтан таяклары, әрекмәннәр һәм башка төрле чүп үләннәре үскән. Монда ни дә булса чәчеп яки утыртып, аннан уңыш алу кешеләрнең башларына да килмәгән. Костин белән Железков гомуми бакча үстерү өчен менә шушы җирне яраклы дип табалар. Туфрагы җимле, салкын җилләрдән барлык яктан да урман белән чолганып алынган, яктылык җитәрлек — иртәдән кичкә чаклы күләгә төшми. Бакча өчен тагын ни кирәк. / хшы ниятең бар икән, Василий,— ди Железков.— Бу бушлыкта ^Япп4 ? елданг алмаГ ачлаР чәчәк а™п утырса, нинди күңелле булыр иде, ә. Ярдәм итәрбез. Әйдә башла, туган. «Дружба» колхозындагы гүзәл бакча үстерү һәм идеме икән? 99 Железков сүзендә тора: орлыклар табарга да, аерым бакчачылык бригадасы төзергә дә ярдәм итә. Алай гына да түгел. Соңга таба бакчачылык эшенә ул шулкадәр бирелеп китә, Василий Михайловичның ярдәмчесе булып, турыдан-туры бакчада эшли башлый һәм шул эшендә өзлексез 20 елдан артык эшли. Бик-күп кыенлыклар кичерергә туры килә Костинга беренче вакытларда. Бакчачылык бригадасының беренче членнары бакча эшендә «әлифне таяк дип тә белмиләр». Аларның күбесе бу урында бакча үсәчәгенә ышанмыйлар да: шуңа күрә «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» дип кенә эшлиләр. Яшь алмагачларны урманда үсеп утырган куак белән бер күрәләр. Коммунист Железков белән берлектә, алмагачлар белән беррәттән кешеләрне дә тәрбияләргә, аларда алмагачларга карата мәхәббәт уяту өчен, күп көч куеп түземле рәвештә эшләргә туры килә. Еллар үтә. Май аеның кояшлы бер иртәсендә алмагачлар, ак яулык бәйләгән чибәр киленнәрдәй, беренче чәчәкләргә төренәләр. Бу язда кинәт бакча танымаслык булып үзгәреп китә. Ләкин шатланырга иртәрәк була әле. Әллә Костин белән Железковның тәҗрибәләре җитешми, әллә ыгы-зыгы белән алдан хәзерлек күрергә онытыла, алмаларга, күгәрчен йомыркасы зурлыгы булу белән, корт төшә. Башта алар берәнсәрән генә коела, ләкин үскән саен алмагачта җимешләр сирәкләнә бара. Ә уңышны җыеп алу вакытында алма бөтенләй диярлек калмый... Шул ук елның көзендә бригада хезмәтен оештыруга үзгәрешләр кертелә. Бакча участокларга бүленә, һәр участокка аерым бригада члены беркетелә. Мондый үзгәртеп кору бригада членнарында үз участоклары өчен җаваплылыкны арттыра. Алай гына да түгел, бакчаны участокларга бүлү алмагачларның яхшы торышы өчен социалистик ярышның башлангычы була. «Дружба» бакчачылары тора-бара үз эшләренең оста белгечләре булып әвереләләр. Бакчачылык эшендә иң катлаулысы һәм җаваплысы— ялгау эше. Хәзер биредә һәр бакчачы бу эшне уңышлы башкара ала. f — Москвада, авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә бер үзе 80 нән артык сорт алма бирә торган алмагач бар. Безнең бакчачыларның моңа бер дә исләре китми. Чөнки аларның һәрберсе үзе яраткан алмагачка теләгән кадәр төр җимеш агачы ялгый ала,— ди Василий Михайлович, горурланып. Бакча алты ел рәттән’уңыш бирә. Костин, бакчачылык буенча ире- шелгән уңышлары өчен, 1940 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә 'катнаша... 1941—42 елның атналар буена сузылган каты буранлы салкын кышы килеп җитә. Җил өй кыекларына, бүрәнә ярыкларына кереп, әле мәче башы ябалак кычкыргандай шомлы һәм кызганыч тавыш белән, әле бөтен нәрсәне йотарга әзерләнгән табигатьтән тыш бер аждаһаның ыжгыруын хәтерләтеп, өзлексез үкерә, бакчадагы һәр алмагач тирәсендә бөтерелә — карны чокырларга, урман эченә себереп тутыра. Ачык калган алмагач төпләре каты салкыннан ярылып-ярылып китә. Шундый салкын көннәр башлану белән Василий Михайлович колхоз правленнесенә килә. — Алмагачларны әйтәм, әрәм булалар бит, мескенкәйләр, — ди ул председательгә, исәнләшеп тә тормастан,— төпләренә таптап кар өясе иде. Яшен-картын җыеп чыксак иде бакчага. Бөтен бригаданы башка эшләргә тарттыгыз бит. — Кычытмаган җирне кашып йөрисең, Василий Михайлович,— ди аңа, бозау сыйрагы хәтле итеп төргән тәмәкесен суыра-суыра, правление ишеге төбендә, юкны бушка әйләндереп, үз ише картларга, кергән-чык- каинарга юк-бар әкиятләр сөйләп утыручы Тапиков дигән берәү. ______________________________________Бу буранда кем алмагач төпләрен өеп йөрсен,-— ди. Андый вакытмыни 100 хәзер, әнә фронтта бакчалар гына түгел, шәһәрләр, авыллар көлгә әйЛӘНМона S - язмаган сүзләргә игътибар^ итмәгән поетсечатель дә Костинны бу’юлы буш кул белән чыгарып җиоәрә. Р ± Үзең күрәсең бит, Василий Михайлович,-ди ул,-мөмкинлек юк, кеше юк. Барыбыз да бит фронт өчен тырышабыз. Бәлки зыян да оулмас әле сабыр итик. „ Тппп Берьюлы бик күп ачу сүзләре кайный Костин күңелендә. Ләкин 1апи- ков кебекләргә, бигрәк тә илгә басып кергән немец фашистларына булган ачү аның сулышын кыса, кинәт төер булып тамагына менә. Ул кулын селти дә, бер сүз әйтмичә, правлеииедән чыгып китә. «Ичмасам, питомникны гына саклап калып булса, ярар иде»,— дип уйлый ул. Өенә кереп хатыны Анна Васильсвнаны алып чыга да питомникка китә. Салкынга да, буранга да карамый, берничә көн рәттән алар питомник участогында кар тоталар... Яз килеп җитә. Урмандагы агач бөреләре бүртеп кечкенә генә нәфис яшел яфракка әвереләләр. Аланлыкларны хәтфә төсле яшел юрган каплый. Ләкин бу яз Костин өчен шатлык та, ямь дә алып килми. Аның сизенүләре дөрескә чыга. Язның тереклек өрә торган йомшак сулышы алмагачларга тәэсир итми. Кышның салкыннары бакчаның язмышын хәл итә. Бары тик питомник кына исән кала. Бик авыр кичерә бу кайгыны Василий Михайлович. Бөек Ватан сугышы фронтларында илнең язмышы өчен каты сугышлар бара. Балтик диңгезеннән Кара диңгезнең ярларына кадәр Ватан- ана ут эчендә. Чәчәк атып утырган бик күп шәһәрләр хәрабәгә әверелә, меңләгән кешеләр балаларның саулыгы, аналарның иминлеге өчен һәлак булалар. — Дөрестән дә, бакча кайгысымыни хәзер, —дип уйлый Костин, — бөтен халык ил язмышын кайгырта, һәркемнең дә үз кайгысы үзенә Ләкин Василий .Михайлович бу сугышта безнең җиңәчәгебезгә бик нык ышана. «Менә кешеләр фронттан кайтырлар. Колхоздагы хәлне?, күрерләр. «Бакчабыз кайда соң безнең?» — дип сорарлар бит алар. Ә ул нәрсә дип җавап бирер? Ә бит бары тик бер аңардан гына сораячаклар. Башка кемнән сорасыннар? Их, син, бакчасыз бакчачы!» Ул бөтен көчен бакчаны яңадан аякка бастыру эшенә бирә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр хатыны Анна Васильевна белән бакчада эшли, яңа үсентеләр утырта, алмагачларны ялгый, бакчаны корыган .алмагачлардан чистарта. «Җиңеп кайтучылар өчен кан коеп яулап алынган тынычлык матуррак, ямьлерәк булсын»,— дип уйлана ул. Бервакыт шулай бакчага әлеге Тапиков дигән карт керә. Исәнләшә. Берникадәр вакыт дәшмичә Костинның эшләгәнен карап тора. Аннары ашыкмыйча гына бакча буйлап йөреп килә. — Ә бит юкка гына көчеңне әрәм итәсең,— ди ул, тамыры белән казып чыгарылган корыган алмагач өстенә утыра да.— Болардан башка да утын җитәрлек бит бездә. һәм ул ымлап бер күчкә өелгән корыган алмагачларга күрсәтә. - Шундый ук чыбык-чабык булачак инде барыбер. Аның җылысы ни дә, файдасы ни. җиткән. Җылысы да булыр, файдасы да булыр, Тапиков. Менә күрерсең — ' дин җавап бирә аңа Костин. Бакчаның, яңадан аякка басачагына ышанмаучылар бер Тапиков кына булмый. Андыйлар колхозда гына түгел, район үзәгендә дә күп була. Ләкин Костин шуның ише узган көн белән генә яшәүчеләрнең сүзлаР епә колак салмый, үз эшенә турылыклы булып кала. ™РЯҮШН ЭШбеЛӘН >КӘИ узгаины ул сизми ДӘ. Язын утыртылган үсентеләр яхшы китә: көзен өмә оештырылып, өстәмә рәвештә яңа үсентеләр утыртыла. Нәтиҗәдә элеккеге бакча торгызылып кына калмый, ә аның мәйданы шактый зурайтыла. Правлеииенең чираттагы бер утырышында Костин һәр колхозчының үз алмагач бакчасы булдыруны көн тәртибенә куя. Бу мәсьәлә колхозчыларның гомуми җыелышында да карала. Барлык колхозчыларга да түләүсез үсентеләр бирелә. Үсентеләр алудан бары тик Тапиков кына баш тарта. Костинның һәм колхозчыларның хезмәтләре бушка китми. 1947 елда яңа торгызылган яшь бакча беренче тапкыр мул уңыш бирә. — Ә Тапиков хәзер күршесенең үз бакчасыннан һәр елны 10—15 мен сум доход алуын күреп бик үкенә,— ди Василий Михайлович, көлә- көлә.— Ләкин инде терсәк кыска. Күптән түгел генә минем янга килгән иде әле. «Күрәсеңме, Михаил Иванович,— мин әйтәм,— җылысы да, файдасы да бар бит алмагачларның»,— дим. — Ник кыйнамадың син мине ул вакытта. Юләр мин. Кулымдагы таягымны алып, чыгымчы атны кыйнаган шикелле, кычкыртып кыйныйсың калган,— ди. «Дружба» колхозында хәзер бакчачылык иң күп доход бирә торган тармак. 1953 елда колхозчыларга бакча 844 мең, 1954 елда бер миллион 141 мең сум доход бирә. Ә 1955 елда бакчаның һәр гектарыннан алына, торган доход 60 мең сумнан артып китә. Узган ел алманың башка елларга караганда арзанрак булуына да карамастан, колхоз 1.200 меңнән артык сумлык алма сата. Перспектив план буенча 1960 елда уңыш бирә торган бакчаның мәйданы 2 ярым тапкырга зурайтылачак, ягъни 60 гектарга җитәчәк. Бакчачылар арасында кагыйдә булып диярлек әверелгән бер караш яши: бакча биш ел рәттән уңыш биргәннән соң, алтынчы елны ял итәргә тиеш. Әлбәттә, бу караш күп еллык тәҗрибә нәтиҗәсендә барлыкка килгәндер. Ләкин «Дружба» колхозының бакчачылык бригадасы бакчаның, уңыш бирүендәге бу периодлыкны бетерүгә ирешкән. Менә инде бакча сигезенче ел рәттән уңыш бирә. Ә шул ук вакытта уңыш елдан-ел арта бара. 1954 елда гектарыннан 49 центнер алма җыеп алынган булса, узган ел һәр гектар бакча 60,2 центнер яхшы сыйфатлы алма биргән... «Дружба» колхозы ике сезон инде рәттән бакчачылыкта ирешелгән уңышлары өчен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып килә. Күргәзмәдә Василий Михайлович Кече алтын медаль һәм радиоалгыч белән бүләкләнә. Василий Михайлович Костинның тырышлыгы, бакчачылык бригадасы членнарының хезмәте колхозның даны булып еракларга тарала. Кешеләр биредәге бакчаны гына түгел, моннан еракта аның җимешләрен генә күреп тә сокланалар. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән Костинга килгән хатларның берсендә түбәндәге юллар бар: «Сез үстергән алмалар «Татарстан АССР» павильоны стендларына куелды, һавага алмаларның хуш исе таралды. Павильонны карарга килүчеләрнең күпчелеге Татарстан шартларында шундый искиткеч алмаларны үстерү мөмкинлегенә гаҗәпләнәләр. Аеруча ышанмаучыларга бу алмаларның балавыздан ясап куелган уенчыклар гына түгел, ә чын алма икәнлеген ышандыру өчен, аларны кулларына тоттырып күрсәтергә туры килә».