ЯСАЛМА СУЫТУ ҺӘМ ЙӨРӘК ОПЕРАЦИЯЛӘРЕ
Укучыларның сорауларын искә алып, «Совет әдәбияты» журналы редакциясе моннан соң галимиәребезнең фән һәм техника яңалыклары турындагы мәкаләләрен урнаштыргалап баруны күз алдында тота. Журналыбызның бу санында без яшь галим, медицина фәннәре докторы Лалә Ишимованың түбәндәге мәкаләсен урнаштырабыз. Лалә Ишимова— татар хатын-кызларыннан беренче фән докторы. Ул медицина фәннәре докторы дигән югары гыйльми дәрәҗәне моннан ике ел элек, 31 яшендә, уңышлы рәвештә яклады. Лалә Ишимова үзенең фәнни хезмәтләре белән үзәк медицина журналларында актив катнашып килә. Хәзер аның егерме бишләп фәнни хезмәте бар. Авыру бала... Гомеренең беренче көненнән үк, тумыштан ук зәгыйфь бала, йөрәге дөрес эшләми, яшәү өчен кирәк булган кан һәм кислород җитешми — еш-еш һәм тирән-тирән сулый. Авыр сулый. Тәне зәңгәрсу күк төстә. Ул инде 4 яшендә, ә карап торсаң, аңа ике яшь тә биреп булмый, йөри дә алмый әле ул, һаман урын өстендә утыра. Аз гына селкенсә, кузгалса, һава (кислород) җитмәү сәбәпле, буыла башлый — тәне һәм иреннәре бөтенләй зәңгәрләнә, сулышы кысыла, газаплана, күзләре акая, атылып чыгардай була. Аның күзләрендә чамасыз әрнү, газаплану — ярдәм, ярдәм сорыйлар алар. Ләкин бу мескен кечкенә кызга, Женяга, ничек ярдәм итәргә? Ана сөекле баласын бик күп врачларга күрсәтә. Врачлар, баланы күрүгә, аның тумыштан килгән зәгыйфьлек — тетрада фалло дигән авыру белән авырганлыгын, бу авыруны бары йөрәккә операция ясап кына бетерергә мөмкинлеген әйтәләр. Бик авыр операция, ә Женя шулкадәр хәлсез, ул операциягә түзәчәк түгел, операция вакытында үлмәсә дә, операциядән соң үләчәк. Хирурглар операция ясарга базмыйлар, ә бала чиксез газаплана, хәле көннән-көн начарлана, үлемгә якынлаша. Операция — баланы үлемнән саклап калу өчен соңгы чара. 1955 елның февралендә Женяны Ленинградтагы Хәрби-медицина академиясенең хирургия клиникасына алып киләләр. Профессор Сергей Леонидович Либов, баланы бик зур дикъкать белән караганнан соң, аның йөрәгенә операция ясарга карар бирә. Ләкин бу гади операция түгел. Медицина тарихында бөтенләй яңа метод белән эшләнәчәк операция. Бу методны гипотермия (ясалма суыту) дип атыйлар. Операцияне башлар алдыннан Женяны, наркоз белән йоклатып, салкын сулы ваннага салалар. 20— 25 минуттан соң аны ваннадан алып, йөрәгенә операция ясарга керешәләр. Сергей Леонидович бу операцияне искиткеч тиз һәм оста башкара. Операция ясалып беткәч, Женяны яңадан ваннага, бу юлы инде җылы сулы ваннага салалар. Женя икенче көнне үк үзен бөтенләй башкача хис итә, җиңел һәм иркен сулый, йөзе дә, тәне дә алсулана баш- 107 лый. Өч айдай соң Женя тәпи йөрергә керешә. Хәзер инде ул үз яшендәге балалар белән урамда, шау-гөр килеп, йөгереп уйнап йөри, сикерә, көлә. Моннан ел ярым элек кенә әле тумыштан йөрәкләре зәгыйфь булган балалар үлемгә хөкем ителеп туалар дияргә мөмкин иде, чөнки андый авыру балалар 4—5 яшькә кадәр генә яши алалар. Медицинада гипотермия методын куллану йөрәкләре авыру булган йөзләрчә балаларны үлемнән саклап калырга мөмкинлек бирде. Балаларны гынамы? Юк, күп кенә өлкән яшьтәге кешеләрне дә каты газаптан һәм вакытсыз үлемнән коткарып калырга мөмкинлек бирә бу. метод. Менә шундыйлардан бер мисал: Авыру Т. 20 яшендә. Бала чактан ук тыны кысыла, йөрәге начар эшли, газаплана; яшьтәшләре кебек таза булып, нык булып үсмәгән, тәне һәм иреннәре зәңгәрсу, кул һәм аяк бармаклары барабан таяклары кебек юанайган. Сөйләвенә караганда, 15 яшькә җиткәч, хәле аеруча начарланган. Менә шул авыруга 1955 елның 15 мартында профессор Ф. Г. Углов (Ленинград) яңа метод белән операция ясады. Операция уңышлы узды. Операциядән соң, беренче сәгатьләрдә үк авыруның тәне, зәңгәрсулыгын югалтып, алсулана башлады, сулышы иркенәйде, тигезләнде. Т. клиникадан хезмәткә яраклы кеше булып чыкты. Хәзер хезмәт итә. Мондый мисалларны күп кенә китерергә мөмкин. Бу яңа метод белән ясалган операция нәтиҗәсендә кешеләр газаплы авырудан, вакытсыз үлемнән котылалар, хезмәткә яраклы хәлгә киләләр, коммунистик җәмгыятьне төзүчеләр сафына басалар. Нәрсә соң ул гипотермия, аны медицинада ничек кулланалар һәм аны ничек эзләп тапканнар? Рус һәм совет медицинасы тарихында авыруларны дәвалау өчең, бигрәк тә авыруларны бөтенләй булдырмау, кешеләрне авырулардан бөтенләй арындыру өчен яңа методлар уйлап табу һәм аларны киң рәвештә медицина практикасына кертү мисаллары аз түгел. Мәсәлән, мәшһүр галим Илья Ильич Мечников кешеләрне һәм хайваннарны йогышлы авырулардан саклау өчен төрле вакциналар (үтерелгән микроблардан торган дару) уйлап тапты. Атаклы хирург Николай Иванович Пирогов, төрле яңа операцияләр кулланып, бөтен дөньяда дан казанды. Иван Петрович Павлов тәкъдиме буенча хәзерге вакытта кайбер нерв, психик һ. б. авыруларны йокы белән дәвалыйлар һ. б. һ. б. Соңгы елларда медицинада хирургларның уңышлары аеруча зур. Алар, хәзер искиткеч катлаулы операцияләр ясап (баш миенә, йөрәккә, зур кан тамырына һ. б.), күп авыруларны котылгысыз үлемнән алып калалар. Бу операцияләрне ясый башлау өчен хирургларга, билгеле, бик зур кыюлык кирәк иде. Әле моннан 35—40 ел элек кенә хирурглар йөрәккә операция ясау мөмкин түгел, йөрәк тормыш өчен иң мөһим орган булганга, аңа пычак тидерергә ярамый дип исәплиләр иде. XIX йөзнең соңгы яртысында Вена шәһәрендә эшләгән, бөтен дөньяга атаклы галим Бильрот, «алтын куллы Бильрот» дип йөртелгән хирург, «йөрәк мускулын тегәргә кыюлыгы җиткән хирург, иптәшләренең ихтирам итүләрен югалтуга лаеклы», дип язган иде. Шуннан күп заманнар узды. Тик 1924—25 елларда гына беренче мәртәбә йөрәккә операция ясап карадылар (И. П. Дмитриев, Соуттер һ. б.). Ләкин йөрәк хирургиясенең чын уңышлы үсүе икенче бөтендөнья сугышыннан соң гына башланды. Советлар Союзында йөрәккә беренче уңышлы операцияне 1948 елда Медицина фәннәре академиясе президенты. профессор А. Н. Бакулев ясады. йөрәк операцияләре, билгеле, бик катлаулы, хирургтан зур осталык таләп итә торган операцияләр. Ләкин совет фәненең иң гүзәл сыйфаты шул: уңышлы бер тәҗрибә кайда гына эшләнмәсен, ул шунда ук Советлар Союзының барлык почмакларына җиткерелә. Йөрәк операциясе 108 тәҗрибәсе дә шулай булды. Бу катлаулы зур операция методы аз вакыт эчендә, башкала клиникаларыннан чыгып, илебезнең барлык почмакларына да барып җитте, район больницаларындагы хирурглар да аны зур кыюлык белән өйрәнергә керештеләр. Хәзер инде йөрәккә операцияне кайбер зур белгечләр генә түгел, ә илебезнең төрле районнарындагы күп кенә хирурглар да ясыйлар дип әйтергә була. Югарыда әйтелгәнчә, йөрәк операцияләре бик катлаулы операция, ул хирург өчен дә, авыру өчен дә гаять авыр. Бу авырлыкның төп сәбәбе — йөрәкнең үзенчәлекләре белән бәйләнгән, йөрәк гомер буена бертуктамый эшләп тора. Аның эшләвен 3—4 минутка гына туктатып торырга мөмкин. Әгәр шуннан артык туктап торса, организмның үлүе башлана. Йөрәк мускулында, аның эчке һәм тышкы катлауларында бик күп сизүчәи нервлар бар. Шуңар күрә эшләп тора торган йөрәккә кул тидергәндә — аны кискәндә яки операциядән соң тегә башлаганда, аның көтмәгәндә кинәттуктау куркынычы бар. Билгеле, бу— иң зур куркыныч. Хирурглар бу куркынычны булдырмау өчен төрле юллар эзлиләр һәм бу өлкәдә зур уңышларга ирештеләр. Бу уңышлардан, мәсәлән, Казанда эшләгән профессор А. В. Вишневский тарафыннан тәкъдим ителгән — тәнне «өшетү»не (местное обезболивание), трахея (бугаз) аркылы бирелә торган наркозны, артерияләр аркылы кан кертүне һәм башка шуның кебек чараларны күрсәтергә мөмкин булыр иде. Соңгы елларда медицинада йөрәккә ясый торган операцияләрне күп җиңеләйткән бер чара куллана башладылар. Бу — әлеге, югарыда телгә алынып киткән гипотермия яки ясалма суыту методы. Гипотермия — кешенең организмын билгеле методлар белән акрынлап суындырып, кешене тирән йокыга охшашлы хәлгә китерү. Гипотермия хәлендә кешенең тән температурасы нормаль цифрлардан шактый түбән төшкәнгә, һәм бу температура түбәнәю врач теләге буенча ясалма рәвештә барлыкка килгәнгә, гипотермияне татарча ясалма суыту дип атарга мөмкин. Врачлар күзәтүе астында эшләнгән ясалма суыту организмга бернинди дә зарар китерми, киресенчә, кешенең температурасы нормаль булганда үтәве бик авыр булган күп кенә хирургик операцияләрне эшләргә мөмкинлек бирә. Димәк, бу очракта салкынлык кеше организмына файда китерә булып чыга. Салкынлыкның шулай файда китерүенең сәбәбе нәрсәдә соң? Ничек итеп салкынлык бу очракта организмга зарар итми? Бу сорауларга җавап бирү өчен салкынлыкның организмга ясаган тәэсиренең кайбер үзенчәлекләре белән танышырга, организмда аның нинди үзгәрешләр ясавын белергә кирәк. Салкынлыкның файдалы тәэсирен барлыкка китерү өчен тәннең температурасын махсус рәвештә билгеле бер чиккә кадәр төшерергә кирәк. Аерым тукымаларның һәм күзәнәкләрнең температурасы билгеле бер чиккә төшкәндә, аларныц эшчәилеге туктала, ләкин әле тереклек югалмый. Тәнне яңадан акрынлап җылытканда күзәнәкләрнең һәм тукымаларның эшкә сәләтлелеге әүвәлге хәленә кайта. Менә шундый түбән температураны медицинада биологик нуль дип йөртәләр. Төрле тукымалар һәм органнар өчен биологик нуль төрлечә. Иң катлаулы төзелешле һәм иң сизүчәи баш миенең югары өлешләре — баш миенең ярым шарлары — өчен биологик нуль Н 31 градус, түбәнрәк урнашкан урта ми өчен + 28 градус, аннан да түбәнрәк торган озынча ми өчен + 24 градус. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен биологик нуль +28 градус. Яшь балалар моннан да түбән температураны кичерә алалар (-1- 18,+21 градус). Төрле хайваннар өчен биологик нуль төрлечә. Салкын канлы хайваннарның (мәсәлән, бака, балык, кәлтә елан һ. б.) биологик нуле физик нульдәи дә түбән. Баканы яки балыкны, суытып, боз хәленә китерергә мөмкин. Шуңа карамастан, алар, кире җылытканда, элекке нормаль 109 хәлләренә кайталар һәм тереклекләрен дәвам иттерә алалар. Җылы каплы хайваннар арасында да биологик нуль шактый түбән булган (+1 ---------------- L 2 градус) берничә төр бар. Мондый хайваннарны кышкы йокыга чумучылар яки кыш йоклаучылар дип атыйлар. Алар арасында билгеле булган йомраннар, байбаклар, ярканатлар һәм башкалар бар. Бу хайваннар, кыш җитеп, һаваның, температурасы түбәнәя башлагач, җир астындагы ояларында бөгәрләнеп ятып, тирән йокыга чумалар. Ярканатлар агач куышларында яки башка аулак урыннарда (чормаларда, тау тишекләрендә һ. б.) кышны баш түбән асылынып, йоклап уздыралар. Кышкы йокыга киткән хайваннарның тереклек үзенчәлекләре хирургик операция ясау өчен суытылган кешеләрнең тереклегенә бик охшаган. Шуңа күрә медицинада кулланыла торган суытуны (гипотермияне) хирурглар ясалма кышкы йоклау дип тә атыйлар. Кышкы йокыга чумган хайваннардагы нерв системасының, сизүчәнле- ге гадәттәгедән түбән. Мәсәлән, кыш йрклаучы хайванның тәненә кадарга, аны пычак белән кисәргә мөмкин, ул моны бөтенләй сизмәячәк. Гадәттә, медицинада операция вакытында авыртуны сиздермәү өчен наркоз кулланалар яки кисәргә кирәк булган урынны өшетәләр. Ясалма суытылган кешеләрнең тәнен исә, кышкы йокыга киткән хайваннарныкы кебек, бернинди наркозсыз да кисәргә, тегәргә, ягъни операция ясарга мөмкин. Кеше моны бөтенләй сизми. Гипотермияне медицинада куллануның әһәмиятен аңлар өчен ясалма суытканда, авыруның тәнендә нинди үзгәрешләр барлыкка килүен яхшы белергә кирәк. Бу үзгәрешләрнең иң әһәмиятлесе булып, ясалма суытылган организмдагы нерв системасының һәм, бигрәк тә аның иң югары катлавы — баш мие ярымшарлары кабыгының тереклек эшчәилеге үзгәрүе исәпләнә. Нерв системасының бөтен бүлекләрендә дә тирән рәвештә тоткарлану хасыйл була. Тоткарлану (тормозлану — тереклек эшчәилеге түбәнәю) баш мие ярымшарларына гына түгел, бәлки урта һәм озынча мигә дә, шулай ук арка миенә дә тарала, нерв җепләре һәм нервның сизүче очларына да барып җитә. Шуңа күрә суытылган кеше авыртуны сизми, аңар хәтта төрле катлаулы операцияләр дә ясарга мөмкин. Ясалма суыту вакытында нерв күзәнәкләренең, бигрәк тә баш мие ярымшарлары күзәнәкләренең, канда кислород азаюга сизгерлекләре кими. Нормаль хәлдәге организмның нерв системасын бары тик 5— 6 минутка гына кислородсыз (дөресрәге, аз кислород белән) калдырырга мөмкин. Әгәр баш миенең ярымшарлары кансыз һәм кислородсыз 5—6 минуттан артыграк калсалар, ал арда инде кире кайтарырга мөмкин булмаган көчле үзгәрешләр барлыкка килә. Ясалма рәвештә суытылган хайваннарның нерв системасы күзәнәкләре кислород җитмәүгә һәм баш миенә аз кан килүгә бик чыдамлы. Гипотермия хәлендәге хайваннарның баш миендәге кан йөрешен һәм ми күзәнәкләренә кислород китерүне 40—45 минутка туктатырга мөмкин. Шундый озак вакыт кислородсыз (дөресрәге, ар кислород белән) калуга да карамастан, баш мие күзәнәкләрендә көчле үзгәрешләр күренми. Баш миенең кан йөрешен нормальләштерү һәм тәннең температурасын нормаль дәрәҗәгә күтәрү белән (организмны җылыту белән) организм яңадай элекке хәленә кайта. Ясалма суытылган организмның менә шушы үзенчәлеге медицина һәм бигрәк тә хирургия өчен бик әһәмиятле. Авыру йөрәккә яки үпкәгә кирәк булган катлаулы операцияләрне җиренә җиткереп, куркынычсыз эшләр өчен, берникадәр вакытка йөрәк эчендәге кан йөрешен туктатып торырга яисә шактый акрынайтырга кирәк була. Моның өчен гадәттә йөрәккә кан китерүче зур кан тамырларын (югары һәм түбәнге куыш веналарны) махсус кап туктаткыч кыстыргычлар белән вакытлыча кысып куялар. Йөрәккә кан килүне вакытлыча туктатып тору авыруны үлемнән коткарып калын була. Хәзерге ч вакытта ясалма суыту күп больницаларда һәм клиникаларда кулланыла. Киләчәктә бу метод барлык медицина органнарында киң куллану табарга тиеш. Шул ук вакытта гипотермияне клиникада һич куркынычсыз һәм бик зур ышаныч белән кулланыр өчен, аны нинди авыруларга карата файдаланырга мөмкин, ә нинди авыруларга карата һич тә файдаланырга ярамый икәнен ачык белергә кирәк. Бу мәсьәлә буенча врачлар, галимнәр хәзер бик күп эш һәм тәҗрибә алып баралар. Киләчәктә әле тагын да күбрәк, тагын да зуррак эшләр тора, һичшиксез, гипотермиянең медицина өчен перспективасы бик зур. Гипотермияне дөрес кулланганда, йөзләрчә авыруларның тормышларын саклап калырга, аларны таза, сәламәт кешеләр сафына кайтарырга мөмкин. Кешегә хезмәт күрсәтү, авыруларны булдырмау, булган авырулардан кешеләрне коткару — совет врачларының һәм галимнәренең, изге бурычлары. 111 дәи түбән тишкәндә, авыруның суынудан үлүе мөмкин. Бу зарарлы һәм куркыныч йогынтыларны булдырмау, авыруны кирәкмәгән артык ялыгудан, ә кайвакытта һәлакәттән саклап калу өчен, ясалма суытуны башлар алдыннан авыруга тирән наркоз биреп, аны йоклаталар. Шулай иткәндә, энергия расходлары кими, калтырау да күренми, тәннең температурасы акрынлап түбәнәя, шул ук вакытта организмның энергия запаслары тулысынча саклана. Суытылган организмның тән температурасы -j- 30 градуска кадәр төшкәч, наркозның кирәге калмый. Кеше тирән йокыга тала. Шуңа күрә салкын да тими һәм бернинди салкын тию авырулары да башланмый. Безнең совет галимнәреннән беренче буларак, гипотермияне, йөрәк һәм кан тамырларына операция ясаганда, Ленинград профессоры П. А. Куприянов куллана башлады. Ул 1954 иче елның ноябрь аенда, үз кул астындагы клиникада, гипотермия методын кулланып, Люда исемле өч яшьлек кызның йөрәгенә операция ясады. Операция уңышлы нәтиҗә бирде. Люданыц йөрәге тумыштан ук зәгыйфь иде. Люда начар үсә, балалар кебек уйнап йөри алмый иде. Акылы белән дә үз яшендәге балалардан калыша иде. Хәзер Люда үзен бик яхшы хис итә, балалар бакчасында үз яшьтәшләре белән йөгереп уйнап йөри. Гипотермия куллану белән эшләнгән операция аны гомерлек каты авырудан коткарды һәм дөрес үсү, яшәү мөмкинлеген бирде. Профессор П. А. Куприянов, профессор A. IT. Бакулев, профессор А. А. Вишневский (Москва), профессор С. Л. Либов (Куйбышев) һәм башкалар ясалма суыту методы белән йөзләрчә уңышлы операция ясадылар. Шулай итеп, авыруны салкын су яки боз ярдәме белән суыту кирәкле операцияне эшләргә мөмкинлек бирә. Ләкин бу методның да җитешсез яклары бар. Аның төп җитешсезлеге тән температурасының бик озак, берничә сәгатьләр буенча төшүе һәм ясалма суыту хәленең бик акрын барлыкка килүе. Шуңар күрә тәннең темгдературасын тизрәк төшерү өчен, гипотермияне тизрәк булдыру өчен хәзерге вакытта башка төрле чаралар да куллана башладылар. Болар арасында иң әһәмиятлесе: гипотермияне тизләтү өчен авыруга төрле химик матдәләр бирү. Аларның кайберләре медицинада кулланыла торган дарулар, кайберләре катлаулы төзелешле организм өчен зарарсыз химик матдәләр. Кайчак аларны суда эретеп эчерәләр. Франция врачлары моны «литический коктейль» дип атыйлар. Кайвакыт бу матдәләрне турыдан-туры авыруның канына (венага) кертәләр. Бозлы салкын су ярдәме белән кешене суытканда, аның температурасы биологик нуль дәрәҗәсенә 3— 5 сәгатьтән соң төшә. Ә ганлиоблокаторлар ярдәме белән тән температурасын биологик нульгә кадәр берике сәгать эчендә төшерергә мөмкин. Гипотермия хәлендә йөрәкнең эшләве шактый акрыная. Кайвакытта, операция инде ахырына җитеп барганда, йөрәк кинәт бик еш һәм бик акрын тибә башлый. Аның тибүе шулкадәр еш, хәтта аерым тибүе күренми дә, бары калтырап яки дерелдәп торган төсле генә күренә. Вакытында ярдәм күрсәтел- мәсә, мондый йөрәк тиздән бөтенләй туктый. Бу хәлне медицинада йөрәк фибрилляциясе дип атыйлар. Соңгы елларга кадәр фибрилляция йөрәккә операция ясаганда килеп чыга торган иң авыр һәм иң куркынычлы нәтиҗә булып тора иде. Күренекле совет галиме В. А. Негов- ский калтырый башлаган йөрәкне үз хәленә кайтару өчен махсус электрик аппарат уйлап тапты. Бу электрик аппарат дифибрилятор дип атала. Дифибрилятор ярдәме белән калтырый башлаган йөрәк аркылы бик кыска вакыт эчендә (0,1—0,01 секунд) бик көчле бер аерым электр разряды (10 000 вольт) уздыралар. Туктый башлаган йөрәк аша бик кыска вакыт эчендә шундый көчле ток уздыргач, күбесенчә, йөрәкнең эшләве яңадан көчәя. Шулай итеп, 112 ке рухын, эчтәлеген дөрес бирә ал ган. Мәсәлән: Оригиналда: Өч баламны очар кош итеп. Мин очырдым иркен далага, Әйтсәгезче, зинһар, үз игеп, Сагыш белән кипкән анага. Кайда йөри минем улларым, Ана күңеле тели белергә; Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме, әллә үлемгә? Казахчада: Балапандай үш бала Үшырдым мен далага. Өзшдей көр, айт маган. Саргая солгаи апага. Сол үлдарым кайда җүр, Ыптызармыи бһпугс. Тагдыр жолыи жазды ма — Җецуге, я өлшге! Сыздыков тәрҗемәләре арасында, шигырьнең эчтәлегенә карап, оригиналның үлчәве, хәтта рифмалары да сакланып эшләнгәннәре дә бар. «Чәчәкләр» шигыре нәкъ шулай эшләнгән. Түбәндәге юлларны чагыштырып караган кеше моны бик ачык күрер: Оригиналда: Бу гөлләр шытты жир-ананың Яралы йөрәге түрендә. Ничек ул йөрәкнең янганын Мин күрәм аның һәр гөлендә. Ж,ыегыз, балалар, сез җирнең Бу нәфис һәм иркә гөлләрен. Китерегез данлыклы хөр илнең, Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен. Казахчада: Бүл гүлдер шыкты жер-ананың Жаралы җүреп, төршде. Әр 1зш жүректе жараның Көремш мен оның гүлшде. Тер1ң!з, балалар, бл жердш Еркелеп назданган гүлдерш: Ерюндеп шалкыгап үлы елдш Күттыктап, куаныш күндерш. Мондый мисалларны җыентыкка кергән башка тәрҗемәләрдән дә күп кенә табарга мөмкин («Алман җирендә» — Мәмбстов тәрҗемәсе, «Кандала» — Ә. Фатыхов тәрҗемәсе, «Сандугач һәм чишмә» — Т. Җароков тәрҗемәсе һ. б.) Тәрҗемәләрнең барысы да бертигез эшләнгән дип әйтү дөрес булмас иде. Алар арасыпда иреклерәк эшләнгәннәре һәм аерым өлешләрендә шигырьнең музыкальлегенә зарар китерә торган кытыршы юллар да очрый. «Яз өмәсе» шигырендә (Каербеков тәрҗемәсе) берникадәр оригиналдан ераклашу, үзенчәлекле чагыштыруларны, сыйфатларны төшереп калдыру сизелә. «Дару» шигыренең тәрҗемәсендә исә оригиналдагы поэтик җыйнаклык, гадилек җитми. Тәрҗемәче С. Сәитов бик матур, оригиналь рифмалар таба (алкынды— калпыи әле һ. б.), ләкин аерым юлларында кытыршылыклар да күренә. Тәрҗемәче «конбай бер де ем» дип яза, ләкин шигырь юлында бер иҗек артык булганлыктай «конбай бер дем» дип укыла, бу мәгънә ачыклыгына да зарар итә. Шунысы безне шатландыра, мондый кимчелекләр җыентыкта бик аз. Икеләнмичә әйтәбез, яхшы җыентык бу. Без аны, хөрмәтле каләмдәшләребезгә — казах шагыйрьләренә чың күңелдән рәхмәтләр әйтәәйтә, яратып укыдык. М. Җәлилнең ялкынлы поэзиясенең бөек көче, тирән фикерләре, батыр көрәшче образы казах теленә тәрҗемәләрдә дә сакланган. Казахча тәрҗемәләрнең иң кыйммәтле ягы да менә шунда. Әдәби әсәрләрне, бигрәк тә шигъри әсәрләрне оригиналдан тәрҗемә итү никадәр уңайлы һәм уңышлы икәнлеген казах шагыйрьләренең бу практикасы тагын бер тапкыр ачык раслый. Халык шагыйре Муса Җәлилнең үлемсез җырлары Советлар иленең бөтен халыклары телендә тарала һәм аның батыр образы совет халыклары күңелендә яши. Кереш сүз- . ләргә кушылып, М. Җәлилнең җыентыгын кадерләп чыгаручы кардәш Казахстан язучылары белән бергә, без дә әйтәбез: — Тугай ил батыр көрәшчене, герой шагыйрьне зурлап искә ала