ТӘНКЫЙТЬ СҮЗЕ
★ Правлениедә җыелыш бара. Парторг Харис сүз ала: «Җәмәгатьләр, социалистик Ярыш ачыйк, ди, үзара». Трибунага кәгазь тоткан, Чыга әби Бибиҗиһан: «Иптәшләр, ди, кая монда Минем картым Әхмәдулла? Мин ярышам картым белән, Эш методын, шартын беләм. Ул да эшкә җитди карар...» һәм башкалар... һәм башкалар... Бибиҗиһан эшчән кеше, Сөеп эшли колхоз эшен, Сүз җаеннан әйтсәк ярый: Фермада ул бозау карый. Аның карты Әхмәдулла — Чытык йөзле озын колга — Коиюшнядә иртә-кичен Зур начальник атлар өчен. Әхмәдулла (әйтү кирәк) Эчеп кайта сирәк-мирәк; Шулай да бик тату алар һәм башкалар... һәм башкалар... Правлениегә халык тулган. Сөйли әби Бибиҗиһан: «Безнең тормыш алга бара, Минем картым артта кала. И, ходаем, үзең кичер, Минем картта иске фикер, Хатыннарны «чүбек баш» ди, «Кыска акыл, озын чәч» ди. Зәмзәм суын ялмаштыра, Шешә төбен караштыра. J2U 121 Тәнкыйть сүзе үтми аңар», һәм башкалар... һәм башкалар... Карты белән Бибиҗиһан Кайтып бара җыелыштан. Ачу катыш әйтә шунда Карчыгына Әхмәдулла: «Акча җыйдым — калын төргәк, Алырга дип сиңа күлмәк; Ачу китердең, карчыгым, Хәзер инде тот капчыгың!» Төзәлер ул Әхмәдулла, Онытыр ул ачуын да. Сабак өчен рәхмәт әйтеп, Күлмәк алыр карчыгына. Имин булсын бу дөньялар, Тату гына яшәр алар, Күп сөйләдем инде ярар, һәм башкалар... һәм башкалар... ӘСМАБИКӘ ҖАНЫМ, АХИРӘТ... (Фельетон) Якшәмбе көн, нурлы иртәдә Койма буйларында күләгә. Әсмабикә килә урамнан, Уң кулына тоткан чемодан. — Әсмабикә җаным, ахирәт, Безнең очта сиңа ни кирәк? Бу чемодан нигә кулыңда? Ал чәчәкләр сибим юлыңа! — Малайкаем, чыктым кияүгә Сезнең очта торган берәүгә. — Якты булсын, Әсма, уйларың! Котлы булсын, җаным, туйларың! Дүшәмбе көн, нурлы иртәдә Койма буйларында күләгә. Әсмабикә бара урамнан, Уң кулына тоткан чемодан. — Әсмабикә җаным, ахирәт, Аргы очта сиңа пи кирәк? Бу чемодан нигә кулыңда? Кызыл гөлләр сибим юлыңа! — Сезнең очтан кайтам берәүдән, Уңмадым мин, дустым, кияүдән. Кияү түгел — җирән алаша, Минем белән көн дә талаша. Сишәмбе көн, нурлы иртәдә Койма буйларында күләгә. Әсмабикә бара урамнан, Ун, кулына тоткан чемодан. — Әсмабикә җаным, күз нурым, Кайсы якка тоттың бу юлың? — Малайкаем, уңыш бу җәйдә; Күрше авылга чыктым кияүгә. Кияү түгел, егет солтаны. Кичә кичеп күрдем мин аны. Егет түгел, пешкән җир җиләк, Ак бәхетләр телә, ахирәт! — Якты булсын, Әсма, уйларың, Котлы булсын, җаным, туйларың! Берәр атна инде бу җирдә Килен булып тордың һәр өйдә. Пәнҗешәмбе, нурлы иртәдә Читән буйларында күләгә. Әсмабикә ындыр ягыннан Кайтып килә күрше авылдан. — Әсмабикә җаным, ахирәт, Бу авылда сиңа ни кирәк? — Малайкаем, күңелем шатлыгы, Кияү түгел — адәм актыгы. Ә анасы — гыйфрит, аҗдаһа, Минем белән көн дә талаша. Кайтам әле, алма кисәгем, Бәдри Сәйфиендә исәбем... Безнең якта чыкмый берәү дә Атнасына алты кияүгә. Гомер дусты, даими яр кирәк, Әсмабикә җаным, ахирәт!