Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУСЧА-ТАТАРЧА СҮЗЛЕК

Ки 11. җә мәгатьчел ек та р а фы и н а и күптән көтелгән зур күләмле русчататарча сүзлекне төзү хаклы рәвештә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырылган. Сүзлек дүрт томнан төзелә. Аның беренче томы басылып чыкты. Ул үз эченә рус телендә А-3 авазларына башланган сүзләрне ала. Сүзлек җәмәгатьчелек тарафыннан бик яратып каршы алынды, чөнки беренче карашта ук аның, моңа кадәр булган телара сүзлекләрнең тәҗрибәләрен һәм аларга булган тәнкыйть фикерләрне исәпкә алып, ныклы фәнни принципларда төзелүе күренеп тора. Сүзлектә рус сүзләренең төп мәгънәләре генә түгел, аларның күчерелмә мәгънәләре дә һәм шул сүзләр кереп ясалган фразеологик әйләнмәләрнең эчтәлекләре дә бирелгән. Моның өстеиә рус сүзләренең грамматик билгеләре, аларның кемнәр тарафыннан, нинди максат белән, кайчан, ни дәрәҗәдә кулланылулары да төрле кыскартмалар белән күрсәтелгән. Мәсәлән: БИТЬ несов.— 1. (наносить удары) бәрү, кыйнау, сугу, ору, кагу; 2. (резать скот) сую, чалу, бугазлау; 3. (побеждать) җиңү, кыйнау; 4. атып төшерү; он бьёт птицу на лету — ул кошны очып барганда атып төшерә; 5. ату; винтовка бьёт хорошо — винтовка яхшы ата; 6. алу, тидерү, бәрү; винтовка бьёт на несколько километров — винтовка берничә километрдан ала (тидерә, бәрә); 7. вату, ваклау; бить посуду — савыт-саба вату; бить щебень — таш ваклау; 8. бәреп чыгу, чаптырып агу, ургу; бьёт фонтан — фонтан бәреп чыга, ургый; кровь бьёт — кан чаптырып ага; 9. сугу; часы бьют десять—сәгать унны суга. Д Бить масло — май язу, май атлау. Бить шерсть — йон язу, йон тетү. Бить карту — басу, ябу, сугып алу. Бить баклуши — трай тибү (тик тору). Бьёт по карману—кесәгә суга (зарар китерә). Жизнь бьёт ключом—тормыш кайнап тора. Бить в глаза —күзгә бәрелеп тору, күзгә ташлану. Бить челом устар. — үтенеп сорау. Бить тревогу — тревога күтәрү. Бить в цель — туры бәрү, максатка ирешү. Мне било 17 лет — миңа 17 яшь тулды. Бить наверняка разг. — туры бәрү, белеп эш итү. Бить отбой пе- рен.— фикердән кире кайту, чигенү, Лихорадка его бьёт — аны бизгәк тота. Бить в ладоши — кул чабу. Күренә ки, бить сүзенең төрле контексттагы һәм фразеологик әйләнмәләрдәге мәгънәсе тулы бирелгән. Шуның өстенә бить сүзенең «наносить удары», «резать скот», «побеждать» кебек синонимнарын китерү (бу —күп сүзләрдә шулай) рус телен өйрәнүчеләргә сүзлекнең кыйммәтен тагын да арттырачак. Моңа кадәр чыгарылган русчататарча сүзлекләрнең төрлесендә рус телендәге нисби сыйфатлар төрлечә бирелә иде. Мәсәлән, 1940 елда чыккан бер томлык русча-татарча сүзлектә нисби сыйфатлар «бәйләнешле» дигән сүз ярдәмендә аңлатылалар ^нде, ягъни менә болай: бумажный — кәгазьгә бәйләнешле; X. ХӘЙРИ. 118 нан да. бу сүзлектә татар теленеп, синонимнарга гаҗәп бан булуын күрәбез. Ләкин сүзлектә әле шактый гына рус сүзләренең мәгънәләрен белдерүче кайбер татар сүзләре, кайбер сүзләрнең синонимнары тулысыңча ук күрсәтелеп җитмәгәннәр. Мәсәлән, актуальный сүзенең беренче мәгънәсе актуаль, көнүзәк, зарур, хәзерге көн өчен әһәмиятле сүзләре һәм сүз тезмәләре белән бирелгән. Боларга синоним итеп көннең кадагына суга торган тезмәсен китерергә кирәк иде, чөнки ул тезмә «актуальный» мәгънәсендә әдәбиятта шактый күп очрый. Шул рәвешчә, авторитетный сүзенең мәгънәсен белдерүче татарча сүзләр янына «мәртәбәле» сүзен, бездельничать- ка — җил куу, тырай тибү сүзләрен; бестолковыйта — мәнсез; бордюрга — кашага; бессильныйта — куәтсез; встречатьсята — кавышу; возвышенностька — кашлак; вышить- ка — каю; вялыйга — үшән (ат), җебегән; веятька — җилпү, җилгә тоту; выветритька — җил ашау; достоинствога— абруй; жадныйга— нәфесле; жаждатька ■■—җан ату, атлыгу, жилкенү; заметитька — абайлап алу; затруднитьсята — кыймау һ. б. ш. кебек сүзләрне өстәп чыгарга мөмкин булыр иде. Кыскасы, киң масса телендә кулланыла торган сүзләрне, әйтелмәләрне сүзлектә мөмкин кадәр тулырак чагылдырырга омтылырга кирәк. Моның өчен, һичшиксез, XIX йөздән хәзерге көнгә кадәр чыгып килгән татар- ча-русча һәм русчататарча сүзлекләрдән, соңгы елларда чыккан диалектологик сүзлекләрдән һәм диалектологик экспедиция материалларыннан киң күләмдә файдаланырга кирәк була, һәрхәлдә сүзлеккә татар әдәбиятында кулланылган сүзләрне генә критерий итеп алу фәнни яктан дөрес булмас иде, чөнки татар теленең төрле диалектларында кулланылган һәм киң массага аңлаешлы булган күп кенә сүзләр безнең әдәби телебездә үзләренә урын алмаганнар әле. Андый сүзләрне әдәби телдә киң кулланышка кертеп җибәрүдә бу сүзлек зур роль уйнарга тиеш. Бу сүзлекне төзегәндә төп чыгаиак итеп проф. Д. Н. Ушаков редакциясендә 1938 елда басылган 4 томлык «Толковый словарь рус. ского языка» алынган. Шулай ук «Сүз башы»нда язылганга караганда, С. И. Ожегов тарафыннан төзелгән «Словарь русского языка», И. В. Лехин һәм проф. Ф. И. Петров редакциясендә басылып чыккан «Словарь иностранных слов» сүзлекләре, «Словарь современного рус. ского литературного языка» дигән сүзлекнең Фәннәр академиясе членкорреспонденты В. И. Чернышев академик С. П. Обнорский, академик В. В. Виноградов һ. б. редакциясендә басылып чыккан томнары шулай ук элек басылган русча-татарча сүзлекләр, соңгы елларда басылган русча-башкортча, русча- үзбәкчә, русча-казахча һ. б. ш. сүзлекләр, төрле фәннәр буенча чыгарылган русчататарча терминологик сүзлекләр файдаланылган. Бу бик яхшы, әлбәттә. Ләкин, алда әйтелгәнчә, сүзлеккә татар әдәби теленең барлык сүзләрен кертергә омтылу максатыннан чыгып, XIX йөздә һәм соңгы елларда басылып чыккан та- тарча-русча сүзлекләрдән дә файдаланырга кирәк иде. Бу — бер. Икенчедән, гыйльми әдәбиятта очрый торган фәнни терминнарны, бигрәк тә аларның яңаларын сүзлеккә күбрәк кертү максатыннан чыгып, Б. А. Введенский редакциясендә 1953—1955 елларда басылып чыккан өч томлык «Энциклопедический словарь»дан да киң күләмдә файдаланырга кирәк иде, чөнки бу дүрт томлык русча-татарча сүзлек хәзергә фәнни терминнарны тулырак аңлатып бирүче татарча сүзлекне дә алмаштырачак. Әйтергә кирәк, әле генә искә алынган өч томлык энциклопедик сүзлектә булган фәнни терминнар күбрәк кертелгән булса, бу русча-татарча сүзлек киң массанын югары таләбенә тагын да ныграк җавап бирер иде. Чөнки хәзерге көндә фәннитехник әдәбият белән барлык җәмәгатьчелек кызыксына, фәнни терминнарның эчтәлеген белергә тели. Чыннан да, мәсәлән, русча-татарча сүзлекнең очраклы рәвештә ачылган 227 нче битенә, действующий һәм декоративный сүз- [әре арасына өч томлык энциклопедик сүзлектән карап, уннан артык фәнни термин өстәргә мөмкин. Менә аларның кайберләре: Дек — елгада һәм диңгездә йөри торган сәүдә судносында элеп куелган палубаның искергән атамасы. Дека — кыллы «музыка коралының тавышны көчәйтүгә хезмәт итә торган аскы һәм өске такталары. Декалькомания,— 1. Күп төстәге рәсемне кәгазьдән пыялага, фарфорга һ. б. төшерү ысулы; 2. шул юл белән ясалган рәсем. (Соңгы ике сүз С. И. Ожегов төзегән сүзлектә дә бар.) Декантация — нинди дә булса эремәне төптәге утырмадай аеру (түгү). Декапирование—кыздырганда һәм тутыкканда барлыкка килә торган ярычыкны металлдан химик юл белән (кислотаның яки цианидның көчсез эремәсенә салып) аеру. Декарбоксилирование — органик кислоталарның карбоксиль группасыннан (СООН тан) углекислотаның (СО2 ның) аерылып чыгу процессы. Сулау һәм ачыту процессларында зур роль уйный. Декатировка — йон тукыманы, сыйфаты яхшырсын (тыгызлансын, йомшарсын һ. б.), утырмасын өчен, пар яки кайнар су белән эшкәртү. Деклинатор — магнит авышуын үлчи торган прибор. Декомпенсация — берәр орган яки бөтен организм эшчәнлегенең бозылуы. Декомпрессия — әйләндереп алган һава басымының кинәт төшүе аркасында туган авыру хәл һ. б. ш. Фән, техника, культура үскән саен, киң массага фәнни терминнарны күбрәк белү кирәк була башлый. Шуның өчен сүзлеккә фәнни терминнарны күбрәк кертергә кирәк иде. Аннан соң сүзлекнең без рецензияли торган беренче томы, кәгазь форматының зурлыгыннан чыгып караганда, юкарак булган. Ул бары 357 биттән тора. Безнеңчә, беренче томны фәнни терминнарны күбрәк кертү исәбенә дә 500 битле итеп эшләп булыр иде. «Сүзлекнең төзелеше турында» дигән мәкаләнең 15 иче пунктында (XII бит) мондый аңлатма бирелә: «Рус теле рәвешләренең татар теленә шул мәгънәдәге сыйфат шикелле ук тәрҗемә ителә торганнары сүзлеккә кертелмәде. Мәсәлән; рус телендәге «хороший» сыйфаты һәм «хорошо» рәвеше һәр икесе татарчага «яхшы» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә «хорошо» рәвеше сүзлеккә кертелмәде». Сүзлекне төзегәндә бу принцип белән эш итү беренче томда күренми һәм киләсе томнарны төзегәндә дә бу принцип кулланылмасын иде. Аңлатмада күрсәтелгәнчә эшләү сүзлекнең фәннилеген һәм куллану өчен уңайлыгын һичшиксез киметәчәк. Чыннан да, әгәр рус телен башлап өйрәнүче русча рәвешне сүзлектә таба алмый икән, ул шул рәвешкә туры килә торган сыйфатны эзләргә кирәклекне башына да китермәячәк, яки аның эзләнелә торган рәвешкә туры килә торган сыйфатны белмәве бар. Иң яхшысы — сыйфатны да, рәвешне дә сүзлектә аерым-аерым күрсәтү. Әгәр инде сыйфат һәм рәвеш татарчага бертөрле үк тәрҗемә ителәләр икән, вид ягыннан пар булган һәм татарчага бертөрле тәрҗемә ителә торган рус фигыльләрен биргәндәге кебек (БРОСИТЬ сов.— к. бросать), тәрҗемәне аларныц берсенә биреп, икенчесен шуңа кайтарырга кирәк. Күрсәтелгән җитешсезлекләр сүзлекнең калган өч томын эшләгәндә исәпкә алыныр дип ышанабыз. Гомумән алганда, беренче том фәнни таләпләргә җавап бирә. Укучылар аның калган өч томын түземсезлек белән көтәләр.