Поэзия
В. МАЯКОВСКИЙ «ЛЕНИН БЕЗНЕҢ БЕЛӘН» Бер һәм берәгәйле вакыйгалар була: Йөрәкне телгә китерерлек хәтта. Ә кайвакыт кинәт бер сүз туа, Табалмыйсың андыйны, ел буе уйлап та. Ленинның броневик түбәсендә Петер га Кайтып керүе дә охшый менә шуңар. Сүзләремне, зур куанычымны минем Йота алмас көннәр, еллар, хәтта гасырлар. Онытылмас көн! җаны бии чын күңелдән Фабрикалар һәм йортларның моңа. Мин дә йөрәгем һәм шигыремнән Китерәм, менә, цитаталар гына. Февраль ялкыны тиз сүрелде. Речьләргә күмделәр февраль шатлыгын, һәм Ун министр — капиталист инде 56 Буржуйларга елмая чын күңелдән. Керенский коена җиңү шатлыгында, Революциягә адвокатларча бирә тон. Ләкин завод буйлап яңгырый шунда: — Кайта! — Кайта! — Ә кем кайта? — Ул! һәм шәһәргә шул чак Нева аръягыннан, Финляндия вокзалыннан, гөрләп, Броневик килеп керә кинәт. Гади машина ул; Андыйлар күп. Үтте Нева күперен. Ә шушы Гади машинаның хәзер бөтен җирдә Сизелә корыч сулышы. Яңадан җил — рәхәт, көчле, җылы,— Күбекләндерә революция дулкыннарын Литейныйга блузалар һәм кепкалар тулды: — Ленин безнең белән! — Яшәсен Ленин! Шушы көннән алып, Ленин исеме Безнең белән: һәрчак, һәр төштә. Ильич байрагы кулыбызда безнең Төшмәде ул, төшми һәм төшмәс! Иптәшләр!— дип ул җитәкләүче кулын Алга сузды 57 баш очында меңнәрнең. — Ыргытыйк өстебездән эсдечылык сәләмәләрен, Бетсен хакимлеге капиталистлар һәм килешүчеләрнең! Эшчегә бу әле яңа сорау иде. Җавап бирде хорсыз гына — Мин әзер! — дип ул. Бүген исә, буржуй дөмектерелгән инде, Безнең хакимлеккә — төгәл ун ел! — Без дә әзер! — аваз бирә халык ихтыяры, Аваз бирә бөтен җирнең эшче халкы. Яшәсен коммунизм төзүче партия! Яшәсен восстание, без — советлар яклы! Бу авазга ыржайды Тупас танаулы туплар, Аклар ырылдады, штык ялтыратып, безгә. Ә советлар һәм партия яши һаман, Сулыш алып йөз миллионлаган крестьяннар белән бергә. Кара халык беренче кат күрде Нәкъ борын төбендә, ары түгел һич тә: Акылга да сыймаган «Социализм» сүзе Әверелде эшләнә торган гади бер эшкә. Частник инде кертелгән яңа юлга, Коопларның йөз сорты бар бүген. Күрсәтәбез көннән-көн яңа урында. Тере килеш социализмның үзен. һәм биредә шаулы заводлар артыннан, Шатлык сибеп эшчәннәрнең йөзләренә. Буржуйсыз, пролетарсыз, кол һәм патшасыз Иртәгәсе дөнья — коммуна күтәрелә. Коммуна ул - көннәр эше генә түгел, һәм без әле дошман белән чолганылган. Ләкин адымнарның иң авыр унысын Ясадык инде без, тайпылмыйча юлдан. Зыя Мансур тәрҗемәсе. 59 ӘНВӘР ДАВЫДОВ ★ ЕЛЛАР ЧИГЕНДӘ /Менә ике елның чик арасы. 56 нчы ягына күчәбез. Түземсезлек белән күз карашын Төби идек шунда кичә без. Ник соң бүген әле күңел бераз Уйга кала артка карагач? Сизәме ул карлы эзләр белән Бизәлер дип башта кара чәч? Юк, юк! Нинди кырыс сакчы гына Күзәтмәсен бүген бу чикне, Күкрәгемдә яшереп 56 га Алып чыгармын мин яшьлекне. Тик шулай да күңел түзәлмиче Карар «55»не актарып. Мин беләмен, җирдә миллион кеше Моны шулай изге сакларын. Менә йөрәк. Бик кечкенә үзе. Кан ургыла нәни ит аша. Ә бит анда күпме кичереш эзе Галәм юлы белән тоташа. Тыныч көнгә өмет ритмикасын Бәрә икән бер кан тамыры, Искә төшә Женеваның исеме, 55 иең июль ахыры. Сиздеме икән, юкмы ил теләген Сөйләгәндә анда Булганин, Балам белән минем дә йөрәгем Аның белән бергә булганын... 55 нең җәйге болытлары йомшак сыйпап очкын канатын, Безнең Казан аша озаттылар Бөек һиндны, ирек солдатын. Ачык, итеп тойды меңнәр йөрәге (Ерак булса да барыр юл өчен), һиндстанның эссе төннәренең Әкияттәге дәртле сулышын. 60 Кар кебек ак дуслык сафлыгына Соклануын әйтте һинд иле, Кабул иткән чакта төньягыннан Безнең илнең ике вәкилен. һәм таралды шуннан җир өстенә Дулкыны саф дуслык хисенең. Яшәр өчен рәхәтрәк төсле Булды һәр ягы җир йөзенең. Күңелләрдә җылылык артты кебек. Бәлки шуңадыр да яңадан Минем йөрәккә дә сөю килеп Хәбәр бирде узган язлардан... ...Мин китәлмәс идем 55 тән, Тик карагыз 56 га: Тәүге нуры нинди матур төшкән, Тәүге таңы ничек яктыра! ХӘТЕРЕМДӘ ШАУЛЫ ЯЗ КӨНЕ Хатын-кызлар, сезнең исемгә Җырымның яздым күбесен. Май аеның йомшак кичендә Яшьлекнең беренче үбешен Иренемдә һаман саклаган Өчен генә дә түгел бу. Яки бәхет тулы бокалдан Зәм-зәм шикелле түгелү Түгел бу. Хәтеремдә шаулы яз көне, Беренче күмәк буразна Сызарга дип китүе һәркемнең. Камышлы тынды беразга. Шунда Миңлеәхмәт куштанның Урыс капкасы төбенә, Җилфердәтеп киҗеле ыштанын Җыелган кешеләр күренә. Мин бала әле. Алар ягына Көлеп карыйм шуңа күрәдер. Балталар, сәнәкләр чагыла, Бәлки бу кызыклы өмәдер! Тик әнием нигәдер борчыла, Хәвефен күрәм күзенең, Иреннәре селкенә, пышылдап Кырдагы абый исемен. Ишетәм мин, шаулый тегеләр: — Динебез ислам хакына! — Түгелсә дә изге кан түгелә! Дан булсын мөселман халкына!' Алар кузгалып киткәч, менә, Басуга таба юл тотып, Әнием, чал кергән чәченә Яулык бөркәргә онытып, йөгерде һәм тегеләр каршына Басты, киң җәеп колачын. Гаҗәпләнеп карый барысы да, Бозып гасырлар җоласын Чордашларына яланбаш күренгән Карчыкны. Юл юк үтәргә. — Син дә яздыңмы динеңнән? Миңлеәхмәт балта күтәрә. — Үтерегез! Аннан тынычлап Пычрак юлыгызга узарсыз. Баламның бәхете үсәчәк Туфракны канььм сугарсын!.. Хатын-кызлар, Сокланып сезгә, мактап, Җырлана икән минем җырларым, Мин уйлыйм, әниемнең шул чакта Үлемгә каршы торганын! МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА 1 Мин «Мәхәббәт» дидем һәм шундук Син, Туган ил, килдең уема. Телдә бүген татлы суз дә юк, Сагышымнан йөрәк уела, Ләкин тыңлыйсыңмы, илем, гомергә Шат җырларның гына күкрәвен? — Авыр чакта ятып үксергә Бар түгелме йомшак күкрәгең! Шул күкрәккә бүгең сыенам. Хәтфә үлән, матур чәчкәләр... 2 Син ышанма, илем, «Сөйгән яр Кебек безгә син», дип әйтсәләр. Бар иркәләүләрдән кыйммәтрәк Миңа синең кырыс гаделлек. Чын матурлык серенә өйрәткән Безне синең бөек гадилек. Иртәгәңне күрә бу күңел, Үткәннәрең сеңгән каныма. Бер нәрсәң дә миңа сер түгел, Шиктә янып килмим яныңа. 3 Син бердәнбер. Беркем бәгырьдә Ала алмас синең урыныңны. Син бердәнбер: шатлык, кайгыда Тигез яратучы улыңны. Бармы, юкмы минем уңышлар, — Синнән әзер миңа чәчкәләр... Син ышанма, илем, «Сөйгән яр Кебек безгә син», дип әйтсәләр.