Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ЖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕНЕҢ СӘНГАТЬЧӘ ЭШЛӘНЕШЕ

Муса Җәлилгә үзенең чирек гасырга сузылган иҗат гомерендә шатлыклы күренешләрне, совет кешеләренең тантаналы уңышларын күрү һәм җырлау белән беррәттән, илебезнең коммунизм төзү өчен алып барган гигант көрәшендә очраган трагик вакыйгаларны да башыннан кичерергә һәм әсәрләрендә сурәтләргә туры килде. Ул иҗатының сугышка кадәрге чорындагы шикелле үк, сугыш кырларында һәм фашистлар төрмәсендә газап чиккән вакытларында да социалистик реализм принципларына турылыклы булып калды. Тормышында трагик вакыйгалар кичергән, ләкин туган иле, халкы алдында җавап- лылыкны тулысынча аңлаган лирик геройның үлемен түгел, бәлки иң кыен шартларда да дошман белән көрәшкә, иҗат эшенә сәләтле булып калуын художество дөреслеге аша күрсәткән әсәрләре белән социалистик реализм принципларын раслады. Менә нәкъ шунда коммунист язучы Муса Җәлилнең идея- художество позициясенең көче дә, язучы-художник буларак мастерлыгы да күренде. Муса Җәлил иҗатының художество көче беренче чиратта әсәрләренең халыкчанлыгына бәйләнгән. Аны популяр иткән кечкенә шигырьләреннән алып зур күләмле поэма һәм либреттоларына кадәр киң катлау укучылар тарафыннан яратылып укылуы ул әсәрләрнең реаль тормыштан, халыкның үз тормышыннан алынган булулары белән аңлатыла. М. Җәлил әсәрләрендә бернинди дә ясалмалылык һәм ялган риторикага урын юк. Ул үзе шул тормышның эчендә кайный, безнең тормышыбызны актив төзешүче һәм актив көрәшче булып хәрәкәт итә. Ул поэзиядә коммунист пропагандист булды. Аның иҗатының бер үзенчәлеге һәм көче шунда күренде. Муса Җәлил — югары культурага ия булган шагыйрь. Ул шигырь сәнгатенең барлык үзенчәлекләрен белеп эш итә, аның әсәрләрендә югары идеялелек сәнгать мастерлыгы белән бергә кушылып килә. Шуның өчен дә М. Җәлил үзе күтәргән темаларын чын мәгънәсендә поэтик формасын табып чишеп бирә. М. Җәлил поэтик форманың гади, аңлаешлы, халыкчан булуы өчен һәрвакыт күп көч куеп эшләде һәм үз максатына иреште. Поэтик форманың нинди генә компонентына күз салма, моны ачык күрергә мөмкин. Менә Муса Җәлил шигырьләре һәм поэмаларының композицияләре. Беренче чиратта алар үзләренең гади һәм җыйнак булулары белән күзгә ташланалар. Бу гадилек һәм җыйнаклык аның әсәрләренең идеяхудожество көчен киметми, бәлки көчәйтә генә. Муса Җәлил бу яктан А. М. Горькийиың «чын матурлык һәм акыллылык гадилектә»,— дигән мәгълүм күрсәтмәсен үз эшчәнлегендә, язучылык тәҗрибәсендә иҗади файдаланды. «Хат ташучы» һәм «Җиһан» поэмалары композицияләренең җыйнак, шул ук вакытта әсәр нигезенә салынган төп 91 идеяне ачыкларлык, укучыларның игътибарын үзләренә җәлеп итәрлек оештырылган булулары белән дә әһәмиятлеләр. Боларда әсәрнең һәр бүлеге һәм хәтта һәр строфасы үз урынына куелуы, идеяне ачарга ярдәм итәрлек сайланган булуы күзгә ташлана. Менә «Хат ташучы» поэмасы һәм анда китерелгән беренче строфа: Тимербулат — хат ташучы, Бригадир кыз Фәйрүзә, Тимербулатның үзәген Шушы Фәйрүзә өзә. Эпиграф характерында булган бу строфа укучыларны кызыксындыра, башта ук аларны әсәрдә куелган мәсьәләләр турында уйлауга китерә. Укучылар алдында шундый кызыксыну тудырганнан соң гына Муса Җәлил әсәрнең экспозициясен бирүгә керешә, ягъни баш геройлары хәрәкәт иткән урын, аларны чолгап алган тормыш күренешләре белән таныштыра. Экспозиция өлешенең халык җырлары стиленә салынган шигъри юллар белән бирелүе дә очраклы түгел. Колхозчы кызларның коллектив эштәге хезмәт поэзиясен аларның шатлыклы җырлары аша бирү поэманың художество чынлыгын тагын да көчәйтә. Таң-таң ата, таң ата, Таң кайгыны тарата, Безнең колхозның кызлары Асиясе, Вәсиләсе. Нәсимәсе, Кәримәсе — Бар да эшне ярата... Әсәрнең фонын коллективның эшкә булган мәхәббәтен бирүдән башлап алып китүнең шулай ук мәгънәсе бар. Чөнки әсәрнең герой һәм героиняләре шул эш сөюче хезмәт ияләренең бер вәкиле булып торалар. Автор үзенең әсәрләрендә моңар басым ясый, геройларның коллектив эчендә эшләп, алар арасыннан күтәрелеп чыгуларын күрсәтә. Поэмада геройларның хәрәкәтләре, аерым кичерешләре табигать эчендә, аның киң кырлары, болыннары, күлләре фонында алып күрсәтелүе әсәрнең картипалылыгын тулыландыруга ярдәм итә. Муса Җәлил шигырьләренең ритмикасы да бай һәм үзенчәлекле. Ул татар классик поэзиясендә һәм халык авыз иҗатында булган ритмика байлыгына таянганы хәлдә, аны тагын да үстерү өчен үзеннән яңа адымнар ясады. Ул беренче чиратта шигырьнең уйларны һәм тойгыларны, фикер һәм хисләрне ачып бирерлек булуына игътибар итте. Муса Җәлил шигырьләренең ритмикасы һәрвакытта да шигырьнең мәгънә эчтәлеге белән тыгыз бәйләнгән, аңарда формалистларча, кирәкмәгән урында сүз уйнату, үлчәүгә яки рифмага туры китерү өчен генә алынган сүзләр бөтенләй дип әйтерлек очрамыйлар. Татар халык җырлары, татар телендәге шигырьләрнең иң зур күпчелеге силлабик шигырь төзелешендә язылганнар. Г. Тукай һәм М. Гафури шигырьләре нигездә шул системада төзелгән. Силлабик төзелештә булган татар шигырьләренең ритмикасын мәйданга китерүдә шигырь юлларындагы — тезмәләрдәге иҗекләр санының бертигез зурлыкта булу мәҗбүрияте хәлиткеч урынны алып килде һәм ул хәзер дә шулай. Татар шигырьләрендә дүртәр иҗекле тезмәләрдән башлап, унтугыз иҗеклегә кадәр шигырь юллары— тезмәләр була ала. Шулардан унбиш иҗеклесе бер юлга (мәсәлән, Тукайның «Кичке теләк» шигыре) һәм сигезле, җиделе рәвешендә ике юлга да бүленеп бирелүе мөмкин (М. Гафуриның «Ирекле көннәр» шигыре). Унтугыз иҗекле тезмәләр һәрвакытта да унлытугызлы рәвешендә ике юлга урнаштырылалар. Татар халык җырларында һәм классик поэзиясендә киң урын алган бу системаны Муса Җәлил дә читкә какмады. Бәлки күпчелек әсәрләрен, нигездә, шундый иҗек саннары буенча бертигез зурлыкта булган тезмәләр — шигырь юллары белән язды. Аның шигырьләре арасында: бишәр («Сержант»), алтышар («Сандугач һәм чишмә», «Төзүче, «Соңгы җырым» һ. б.), җидешәр («Кызыл ромашка», «Күршеләр» һ. б.), сигезәр, тугызар, унар 92 иҗекле шигырь юллары тезмәләре белән язылганнары шактый зур урынны алын тора. Шулап ук аңарда татар шигырьләрендә элек сирәгрәк очраган җиделе-сигезле һәм тугызлыунлы («Яз өмәсе») үлчәүдә язылганнары да очрый. Ләкин Муса Җәлил дә күпчелек шигырьләрен нәкъ татар халык җырларының күпчелегенә характерлы булган үлчәүдә спгезлеҗидсле һәм унлы- тугызлы парлап килә торган шигырь юллары белән иҗат иткән. «Хат ташучы» поэмасы һәм күп кенә башка шигырьләре нәкъ менә шул татар халык җырларында еш очраган беренче юлы сигез, икенче юлы җиде иҗектән торган тезмәләр белән бирелгән. Халык җырлары үлчәвендә язылган шигырьләр төрле көйгә салып җырлау өчен дә һәм бер үк вакытта художестволы уку өчен дә уңайлылар. Менә шуның өчен булса кирәк, Муса Җәлил үзенең замандашы Такташ шикелле үк, иң әһәмиятле әсәрләрен нәкъ халык җырлары үлчәвендә иҗат итә. Менә бер мисал: Җырларым, сез шытып йөрәгемдә (10) Ил кырында чәчәк атыгыз! (9) Күпме булса сездә көч һәм ялкын, 10) Шул кадәрле җирдә хаккыгыз! (9) Зиләйлүк көенә һәм шуңа якын озын көйләргә җырлана торган халык җырлары һәм шундый ук халык көйләрен истә тотып язылган Тукай шигырьләре («Эштән чыгарылган татар кызына» һ. б.) барысы да — шушы бер юлы 10, икенче юлы 9 иҗек белән язылганнар. Башта әйткәнебезчә, Муса Җәлилнең күпчелек әсәрләре өчен дә бу үлчәү характерлы. Аның «Аерылу», «Корыч», «Юллар», «Күлмәк», «Соңгы үпкә», «Сугыштан соң» һ. б. әсәрләре моның ачык мисалы булып тора. Татар шигырьләренең ритмикасын булдыруда шигырь юлларындагы— тезмәләрдәге иҗекләр санының тигез булуы өстеиә, шигырь юллары ахырында һәм шигырь юллары урталарында зур паузалар да 'ЗУР урын тоталар. Җөмлә тәмам була.мы-юкмы, билгеле бер сандагы иҗекләрдән соң науза ясала. Мәсәлән: Тик белсеннәр, алар түгел, ә без (10) Гаепләүче бүген аларны—(10) Юл урталарында килгән паузалар шулай ук шигырьнең ритмикасын баетуга ярдәм итәләр. Юл уртасында килгән бу паузалар, гадәттә, шигырь юлларын икегә, озынрак шигырь юлларын өчкә һәм дүрткә бүләләр һәм цезуралар дип аталалар. Мәсәлән, шигырь юллары алтылы үлчәүдә язылган Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» дигән шигырендә юл ахырларында килгән паузадан тыш, юл урталарында, ягъни өченче иҗектән соң өстәмә пауза килә: Ул улы /хөр илнең/ һәм бөек /атаның/ Ялкынлы /йөрәктән/ Ул сөя /Ватанын/ Болардан тыш, силлабик төзелештә язылган шигырьләрдә, шул җөмләдән Муса Җәлил шигырьләрендә, шигырь юллары азагында басымлы сузыкларның бер урынга туры килүе һәм рифмадаш сүзләрнең бертөсле ишетелүе шулай ук ритмика чараларыннан булып тора. Менә шулар — шигырь юлларында иҗекләр санының тигезлеге, юл ахырларында һәм урталарында паузаларның һәм рифмадаш сүзләрнең тәртипле кабатланып килүләре татар шигырьләренең ритмикасын барлыкка китерүче төп билгеләр булып саналалар. Башта әйткәнебезчә, Муса Җәлил шигырьләре нәкъ менә шул халык җырлары һәм татар классик поэзиясендә урнашкан шигырь төзү формасыннан иҗади файдалануның үрнәге булып тора. Шул ук вакытта ул шигырьләрдә эмоциональлекне көчәйтү, аерым фикерләрне басым ясап әйтү кирәклегеннән чыгып, строфага кергән шигырь юлларын тагын бүлгәләп, ягъни «баскычлап» китерү алымын да куллана. Моңа ачыграк мисал итеп «Зәйнәп» поэмасыннан үрнәкләр китерергә мөмкин. Анда да югарыда китерелгән әсәрләрдәге кебек үк автор шигырь юлларындагы иҗек саннарының 93 тигезлеген тулысыича саклый. Ләкин инде ул монда көчләп сөйләүдән бигрәк художестволы уку, дек- ламацияләү өчен уңайлаштырып бирүне дә күздә тоткан. Шуннан чыгып строфадагы аерым сүзләрнең график урнаштырылуы мәгънәгә, тойгыларның эмоциональ бирелешләренә буйсындырылган. Бу үз чиратында Муса Җәлил шигырьләренең ритмикасын беркадәр үзенчәлекле итүгә, укыганда җылылыкны көчәйтүгә ярдәм итә. Шул алым ярдәмендә шагыйрь, Маяковский һәм Такташ шикелле, кирәк урында тыныч интонация белән узса, урыны белән аерым сүз яки фикер кисәге әйткәннән соң пауза ясауны (сүз цезура турында бармый) күздә тота. Шул максатка туры китереп шигырь юлларын гадәттәгечә бүлмичә, баскыч формасында бүлгәләп урнаштыра. Менә аның да мисалы: Ә Зәйнәп ул әлё монда түгел, (10) Ял игәргә киткән Кавказга. (9) Ул ишеткән минем уңышларны (10) һәм баргач ук шундый хат язган: (9) — «Егет, тәбрик итәм! Менә шулай (10) Көрәшергә кирәк эш өчен, (9) Безнең чорда — хезмәт фронтында (9) Җиңсәң генә бары кеше син. (9) Моннан күрүебезчә, шигырь юлларын бүлгәләп урнаштырганда да барыбер иҗек саннарының тигезлеге саклана. Шигъри әсәрләрнең ритмикасын камилләштерүдә рифма зур урын тота. В. Маяковский үз вакытында күрсәтеп узганча, рифма шигырьнең ритмикасын баетуга, камилләштерүгә хезмәт итү белән беррәттән, аерым сүзләрнең мәгънәсенә басым ясап әйтү өчен дә файдаланыла. Маяковский шул турыда үзенең «Стихи с примечаниями» дигән мәкаләсендә: «...Я всегда ставлю самые характерные слова в конец строки и достаю к нему рифму во чтобы то не стало», — дип яза. Муса Җәлил дә үзенең остазы Маяковский эзеннән барып, шигырьләре өчен рифма сайлаганда, беренче чиратта, ул сүзләрнең мәгънәне көчәйтерлек булуларына игътибар итте. Түбәндәге строфадагы «антыма» һәм «халкыма» сүзләренең шигырь юллары азагында рифмадаш итеп куелулары моны ачык күрсәтә. Шагыйрь ул сүзләрнең яңгырашына гына түгел, бәлки мәгънәләренә басым ясауны күздә тота: Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Бу максаттан чыгып рифмага сүзләр сайлаганда, рифмадаш сүзләрнең һәрвакытта да бер үк грамматик формада булулары һәм бөтенләе белән тулы яңгырашта торулары да мәҗбүри түгел. Яхшы иҗади эшләнгән шигырьләрнең рифмасы бер үк вакытта көтелмәгәнчә яңа да һәм яхшы ишетелерлек тә булырга тиешле. Муса Җәлил рифма куллануның осталарыннан саналырга хаклы. Бердән, ул һичбер вакытта да бер үк мәгънәдәге <ике сүзне рифмадаш китерү белән генә чикләнеп калмый, әгәр дә андый сүзләрне китерергә туры килгән икән, алардан алдагы сүзләрне дә рифмадаш китерә. Аның рифмасы шигырь юлларының эченә тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Мәсәлән: Билгә җиткән җитен сакалым бар, Буйга җиткән җитез кызым бар. Барысыннан да бигрәк, башта әйткәнебезчә, беренче дикъкатен шигырьләрнең мәгънәсенә бирә, бертөсле ишетелүенә игътибар итә. (Мәсәлән, бу эштән — кәбестәм, синең сыңарның— гафу сора р м ы н). Димәк, Муса Җәлил кирәк вакытта бик үк төгәл яңгыраешта булмаган сүзләрне дә рифма итеп ала. Мәсәлән: Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү Аның бар теләге. Ул арган, алҗыган Татып яшь ачысын, Ах әгәр булсачы Бер генә тамчы су. Муса Җәлилдә шигырь юлларының ахырында гына түгел, бәлки 94 шигырьпен. башында һәм урталарында да сүзләрне рифмадаш китерү зур урын алып тора. Менә түбәндәгечә эчке рифмалар кулланып язу аның поэтик мастерлыгын тулысыңча раслый: һәм уйлыйм үзем: төрмә нигезен Ватасы иде, сүтәсе иде. Кандала итеп хуҗаның үзен Тотасы иде. сытасы иде. («Кандала») Шундый эчке рифмалар белән язылган шигырьләргә мисал итеп тагын Муса Җәлилнең «Котып турында», «Төзүче», «Сәгать» һ. б. бик күп шигырьләрен күрсәтергә мөмкин. Муса Җәлил шигырьләренең иң зур күпчелеге дүрт юллы строфалардан торалар. Ул строфаларын янәшә парлы рифмалар белән дә, әйләнмәле рифмалар белән дә һәм беренче — өченче, икенче — дүртенче юлларын рифмадаш китереп, аралаш дип аталган рифмалар белән дә яза. Мәсәлән: Мин озаттым аны сугышка, йөрәгемнең сүнмәс кояшын. Мин озаттым аны сугышка, Мәхәббәтем булсын юлдашы. («Кыз җыры») Шулай ук строфадагы шигырь юлларының өч юлы яки тулысы белән дүрт юлы да рифмадаш килә: Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас, Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас. («Бер үгет») Татар совет поэзиясенә һ. Такташ шигырь рифмаларына аерым сүзләр яки тулы бер юл кертү алымын куллана башлаган иде («Байрак тегәбез» һ. б.). Муса Җәлил дә бу алымнан сирәгрәк булса да файдалана, ул да гадәттәге дүрт тезмәдән торган строфага артык бер сүз яки тулы юл өсти. Мәсәлән: Көн чыгышы дуслар кулындагы Байрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел, Күкрәктәге җәрәхәттән түгел, Канлы үчтәй шулай кыза ла! («Кичер, илем») Муса Җәлилнең бу әсәре дә күпчелек шигырьләре шикелле үк, пигездә, һәр тезмәсе ун һәм тугыз иҗектән торган дүртәр тезмәлек строфалар белән язылган. Ләкин ул югарыда китерелгән строфада, строфаның дүртенче тезмәсе алдыннан, бер артык юл (Күкрәктәге җәрәхәттән түгел) өсти. Шагыйрьнең строфа эчендә шундый өстәмә сүзләр кертүе андагы сүзләргә һәм шул сүзләр аша бирелгән фикерләргә укучыларның игътибарын юнәлтү өчен эшләнә. Бу бигрәк тә декламацияләү вакытында аерым фикерләргә басым ясау өчен уңайлы була. Муса Җәлил татар теленең бөтен үзенчәлекләрен һәм нечкәлекләрен яхшы белеп үз иҗатында һәр сүзне урынлы куллана. Хезмәт халкының патриотик кичерешләрен, халыкның үз тапкырлыгын күрсәткән образлы сүзләр белән сурәтләп бирә ала. Ул нәкъ Горький таләп иткәнчә, сүзләр белән тасвирлап, рәсемләп язу көченә ия. Аның шигырьләрендә эпитетлар, чагыштыру, метафора һәм метонимия үзләренең оригиналь һәм шигырьнең идея эчтәлеген ачуга ярдәм итәрлек сайланган булулары белән аерылып торалар. Син яшәмә җирдә файдасыз бер Түмгәк булып тигез урында. Янып калсын гомерең маяк булып, Үзеңнән соң килгән буынга. Утта булган балчык кире купмас Эштә булган тимер тутыкмас, Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас. Менә бу мисал халык сөйләмендә булган бай тәгъбирләрнең поэзиядә урынлы китерелүенең яхшы үрнәге булып, Муса Җәлилнең сүз сайлаудагы осталыгын күрсәтә. Бу образлы сүзләр шигырьнең эмоциональлек дәрәҗәсен көчәйтәләр, анда салынган философик мәгънәнең ачыклануына ярдәм итәләр. Бу китерелгәннәрнең һәрбер юлы аерым афоризм булып тора, һәркайсы тирән бер мәгънәне укучыларга йогынты ясарлык итеп бирә. Муса Җәлил үзе җырларның көче нәрсәдә дигән сорауга һәм гомумән җырның, шигырьнең яшәүчән булуы нигезендә нәрсә ята, дигән сорауга да җавап биреп уза. Халык 95 күңелендә шытып чыккан, хезмәт процессында заводларда, киң ил кырларында үсеп чәчәк аткан, тормыш чынлыгын гәүдәләндергән, халыкның ялкынлы көчен, теләкләрен чагылдырган шигырьләр — җырлар үзләрендә булган көч һәм ялкын белән җирдә яшәргә хаклылар, ди. Муса Җәлил гади генә тормыш күренешләренә бәйләп философик мәгънәле фикерләрне поэзиягә салып бирә ала. Советлар илендәге шатлыклы тормышны түбәндәгечә гади һәм оригиналь ошатулар белән бирүе моңа ачык мисал булып то- тора: Безнең тормыш шундый ирекле, Шатлыклы һәм матур түгелме? Яңгыр алды төсле өметле, Яңгыр арты төсле күңелле! Ул кулланган күчерелмә мәгънәле сүзләр — метафора һәм метонимияләр шулай ук үзләренең оригиналь булулары белән күзгә ташланалар. Безнең совет яшьләренең үсеш шартларын автор түбәндәге метафорик сурәтләүләр белән бирә: Бөек, эшле еллар, Яңгыр төсле, Тирбәп, сыйпап сине үстерде. Яки: Еллар,. еллар... Сезнең һәркайсыгыз Сыйпап үтте минем битемне, Чәчләремне күмеп ташлар өчен, Ефәк кебек карлар китерде. Төгәл һәм ачык иттереп уйлау аңлаешлы итеп язуның нигезендә ята. Муса Җәлил бу яктан күп язучыларга үрнәк булып тора. Ул халык шагыйре Һади Такташның, шагыйрьнең булдыклылыгы гади фикерләрне кешеләр аңламаслык катлаулы итеп язуында түгел, бәлки бөек фикерләрнең бөеклегенә зарар китермәстән аңлаешлы итеп бирә алуында, дип куйган халык таләбенә чын мәгънәсендә җавап бирә. Ул бу көчкә халыкның чикләнмәгән тел байлыгыннан файдалану аркылы ирешә» Үзе сурәтләгән күренешләренә бирелеп, бөтен йөрәге белән хис итеп язу Муса Җәлил шигырьләренең тәэсир итү көчен арттыра. Ул монда да халыкның, йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә якын тоела, дигән ышануына турылыклы булып эш итә... Саф йөрәктән кичерү һәм тирән лиризм аның шигырьләренең укучыларның аңына бик тиз кереп урнашуына юл ача. Тирән һәм тыгыз мәгънәле шигырь юллары үрнәкләрен аның күпчелек әсәрләре алып торалар. Моабит төрмәсендә язган шигырьләре моның ачык үрнәге була алалар, шигырьләрдәге һәр сүз озак уйландыра, чөнки ул тирән мәгънәне эченә алган. Бу яктан Муса Җәлилнең «Ышанма» дигән шигыре аеруча характерлы. Ул шигырьнең һәр строфасы һәм һәр сүзе мәгълүм бер тәмамланган уй-фикерне раслый. Төрлечә сүз кабатлаулары аркылы шагыйрь тулы бер идеяне ачык итеп раслауга ирешә. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне? Муса Җәлил үз иҗатында халыкның бетмәс-төкәнмәс тел байлыгыннан иҗади файдалану белән беррәт- тән, үзе дә әдәби телне, беренче чиратта, поэтик телне үстерүгә зур өлеш кертте. Г. Тукай һәм һ. Такташта зур урын тоткан төрле фигуралар, тәгъбирле сурәтләүләр белән шигырь язу алымын Муса Җәлил тагын да югарырак баскычка күтәрде. Аңарда шигъри әсәрләр өчен кирәк булган бертөсле башлау — анафора алымы да һәм строфаны йомгаклап кую да зур урын тота. Мәсәлән: Безнең о^ырда — сөю тәмлелеге, Безнең щырда — яшәү шатлыгы. Безнең щырда — илнең ямьлелеге, һавасының киң һәм сафлыгы. Яки мәгънәне көчәйтү хисабына китерелгән кабатлаулар — градация алымы белән фикерне үстереп биргән буыннар еш очрыйлар: Кайгысыннан түгел, күңелләрнең Шатлыгыннан туа безнең җыр, Җиңгән саен үскән тойгыларның Ташкыныннан туа безнең җыр. Шагыйрь үз кичерешләрен һәм геройларның кичерешләрен биргәндә поэтик чынлык белән эш итә. Ул үзенең дә, геройларының да шәхси бәхетенең туган ил язмышы белән аерылгысыз булуын ачык күрә. Аның үзе шикелле үк геройлары да беренче чиратта туган иле өчен кайгыралар. Менә нәкъ шунда инде шагыйрьнең Ватан сугышы чоры өчен иң характерлы булган типик кичерешләрне сурәтләп бирә алуы күренә. Зур эшме сон кулым яралану, Авыр сулый үпкәм һаваны, йөрәк кысыла, әрнеп, Чөнки анда бүген Туган илем авыр яралы. («Госпитальдән», 1941.) Муса Җәлил Ватан сугышы чорының типик кичерешләрен шигырьгә салып бирү белән бергә, шул чорның типик образларын эпик планда иҗат иткән әсәрләрен дә калдырды. Аның «Кылыч», «Корыч», «Яшь ана», «Яралар» кебек лирик-эпик жанрдагы әсәрләре, лирик шигырьләре шикелле үк талантлы язылганнар, югары идея-художество көченә ия булып торалар. Монда да М. Җәлил халык иҗатына таянып, рус классик әдәбиятыннан, бөек рус халкының алдынгы улларының фикерләреннән тема алып, үз чорының көрәш вакыйгаларына бәйләп гаять көчле художество әсәрләре тудыруга ирешә. Менә «Кылыч» дигән әсәре. М. Җәлил аның башына А. Нев- скийның «Кылыч күтәргән кылычтан үләр» дигән фикерен нигез итеп ала да, совет патриоткасының дошманнан ничек үч алуын халык әкиятләрендәге гадилек, тапкырлык һәм шул ук вакытта укучыларның күз алдына китереп бастырырлык һәм гомердә хәтердән чыкмаслык художество картиналарында сурәтләп бирә. Анда берничә строфалы шигырьдә немец офицерының купшылыгы да, тышкы портреты да һәм бөтен кешелексез эчке сыйфатлары, да ачыла. Укучылар шагыйрьнең ачы ирония, мәсхәрәле көлү белән язган шул строфаларында фашист офицерының түбән җап булуын күрәләр. Совет патриоткасының түземле һәм геройларча хәрәкәте укучыларны шатландыра. Бигрәк тә героиияиең: Сип хурладың минем җиремпе, Син үстердең минем иремне, Инде тагын йөрәк хисемне Калҗа итеп сипа биримме? Килешсә дә кылыч билеңә, Көтмә бүген ярдәм корычтай! Кылыч белән кердең илемә, Үлемең булыр шушы кылычтан, — дигән сүзләре бик көчле яңгырыйлар. «Корыч» исемле әсәрен М. Җәлил икенче дәфтәрендә «Чыныккан яшьлек» дип атый. Н. Островскийныц «Корыч менә шулай чыныкты» дигән сүзләрен эпиграф итеп китергән бу әсәрендә М. Җәлил үзенең замандашы Островский шикелле үк үлемне җиңеп үлгән яшь комсомолец образын бирә. Әсәр герой сөйләме белән бирелә. Ул күп газаплар күрә. Авыр көрәш эчендә чәчләре агара, дошман минасына эләгеп аягы яралана. Ләкин үкенми, чөнки ил алдында торган бурычны үтәүдә, кешелеккә бөек чынлыкны яулап алуда катнаша алуын уйлап шатлана. Муса Җәлил татар халкының сөекле һәм турылыклы улы булды. Ул үзенең бөтен иҗат талантын сөйгән халкына, Бөек Ватанына багышлады. Халык интересларына, Ватанга турылыклы булу аңа иң авыр сынау көннәрендә дә җиңеп чыгуына ярдәм итте. Соңыннан килеп халык интересына турылыклы булу, тик туган ил азатлыгын һәм аның якты киләчәген генә уйлау шагыйрьне халыкның үзе шикелле үк үлмәс әсәрләр тудыра алуына китерде. Фашистлар М. Җәлилне физик юк иттеләр. Ләкин Коммунистлар партиясенең турылыклы улы, герой шагыйрьнең иҗатын, исемен юкка чыгара алмадылар. Муса Җәлил шигырьләре бүген безнең арада татар совет укучыларының гына түгел, күп милләтле Советлар семьясына берләшкән барлык халыкларның, халык демократиясе илләренең шулай ук бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшүче профессиональ көчләрнең көрәшендә зур көчкә ия булып тора.