Логотип Казан Утлары
Драма

ҮЛМӘС ЖЫР

 (Муса Җәлил) Героик драма, 4 пәрдәдә, 10 картинада. КА ТНАШАЛАР Муса Җ ә л и л — шагыйрь, 35 яшендә. Әминә — аның хатыны, 28 яшендә. Хәмзә Сабир — язучы-шагыйрь, 40 яшендә. Алиш Абдулла — балалар язучысы, 38 яшендә. Янгузов Шәкүр — редактор, 38—40 яшьләрдә. Алексеев Алексей Ф е д о р о в и ч — журналист, 40 яшендә. Мәйсәрә — эшче кыз, 18 яшендә. Морозов Сергей — 28 яшендә. Байназар — башкорт солдаты, 26 яшендә. Батыршин Кәрим — 20 яшендә. С ә й ф у л л и н Шәрәф — 25 яшендә. Хәсәнов Зиннәт — 32 яшендә. Черненко — украинлы, 25 яшендә. М ә х м ү д о в — 40 яшендә. С а л м и е в Н ә ф ы й к — 27 яшендә. Андрэ Тиммерманс — Бельгия партизаны, 32 яшендә. А л м а ш е в Г а й ф и — ак эмигрант, татар легионының җитәкчесе, «Идел — Урал» газетасы редакторы, 55 яшьтә. Фон Янгляуб — аның ярдәмчесе, 45 яшендә. Майзель — Алмашевның секретаре, гестапо агенты, 30 яшьтә. Ш т у м п ф — фельдфебель, 28 яшендә. Г анзель — офицер, 27 яшендә. Грабе — полковник. Гестапода өлкән следователь, 50 яшьтә. Эльза — 22 яшендә 1 п Анна Мари- 18-19 яшьләрдә J СигаР а сатУ чы кызлаРКызылармеецлар, немец солдатлары. Вакыйга Бөек Ватан сугышы көннәрендә. 1941—1944 елларда бара. БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ БЕРЕНЧЕ КАРТИНА Казан. Муса Җәлил квартирасында бер бүлмә. Уң якта ишек, сул якта зур тәрәзә. Язу өстәле. Уртада түгәрәк өстәл. Каршыда йокы бүлмәсенә керә торган ишек. Анда кровать күренеп тора. Стеналарда атаклы язучыларның, композитор һәм художникларның фоторәсемнәре. Вакыт көндез. Ачып куелган тәрәзәгә кояш нурлары төшкән. Тыштай балаларның кычкырышып уйнаган тавышлары ишетелә. Газета һәм хатлар тотып Ә м и н ә керә. н Әминә (тәрәзә янына килеп). Кызым, урамга чыкма, ярыймы?. Ишек алдында гына уйнагыз. Чулпан (ишек алдыннан). Әнием, тубымны ылгыт! Әминә (кызыллы-яшелле туп алып тәрәзәдән ыргыта). Мә! саграк. еаграк кыланыгыз! Хәрби әсирләр Ишек алдында балаларның шаулаганы һәм көлгәне ишетелә. Телефон шалтырый. Әминә (трубканы алып). Муса өндә юк. Кич белән инде ул китә... Иҗат командировкасына... Әйе... Тиздән кайтырга тиеш. Рәхим итегез. (Трубканы КУЯ да хат һәм газеталарны барлый.) i фа, Допоасс, Москва... Монысы Норлаттан. (Открытканы укын.) «Кадерле Муса абый сезнең планнарыгыз белән танышып бик шатландык... Көтәбез, килмичә калмагыз». Менә җавап та килде. (Хатларны өстәлгә куя. Газетага игътибар итеп.) «Фашист самолетлары Ковентри шәһәрен бомбага тоттылар һәм аны җимереп...» Кешеләр никадәр газап чигә, күз яшьләре түгә... Тыныч кына яшәргә мөмкин түгелмени соң? Ишек шакыйлар. Җавап та көтеп тормыйча, Мәйсәрә килеп керә. Ул бите һәм күзләре янып торган яшь кыз. М ә й с ә р ә. Әминә апау! Әминә (борылып). Мәйсәрә? М ә й с ә р ә. Рөхсәтсез килеп кергән дип ачуланма, яме. Мин бит сезне үз итеп, яратып... Әмин ә. Шулай булуың яхшы да. М ә й с ә р ә. Беләсеңме, нигә кердем сиңа шулай йөгерә-йөгерә? (Радиоприемнпкны борып җибәрә дә игътибар белән тыңлый.) Диктор тавышы. Хәзер хор «Күңелле яшьләр» җырын башкарачак. Хәмиди музыкасы, Муса Җәлил сүзләре. М ә й с ә р ә. Менә ни өчен. Уф! Өлгердем бит. Радиода җыр яңгырый: Йомшак кына җылы җилләр исте Тибрәндереп матур инешне, Җыйналыгыз, дуслар, уйнап, көлеп, Ямьләндерик эшне, тормышны. Җыр әкрен генә дәвам итә. М әйсәрә. Шушы җырны тыңласам, шундый рәхәт була, күңелле... Ә кайчакта... Ой, монысын әйтмим... оялам... Ә м н н ә. Миннәнме? М ә й с ә р ә. Анда бер егет җырлый. Слесарь... Камил исемле. Мин яратам аны. Әй, апа җаным, шуның өчен саргаеп үләм инде. Ә м и н ә. Чү, елыйсың түгелме? М әйсәрә. Еламыйча. Ул минем йөрәгем янганны белми дә бит ичмасам. (Приемникка карап.) Хиссез аю! Әминә. Син тот та яратканыңны әйт аңа. Мә^йсәрә. Абау! Оялмыйчамы? Эх-х! Әминә апа җаным, мин дә синең белән Муса абый кебек бәхетле булсам иде. Ә м и н ә. Син әле бәхетлерәк тә булырсың. Мәйсәрә. Сезнекеннән дә артык бәхет кирәкми миңа. (Пауза.) Әминә апа, синнән бер киңәш сорыйм әле.' Әмин ә. Сора. М ә^й с ә р ә. Мин әнә шул Камилне бик яратам. Сагынам. Үзем шуны әйтеп бирә алмыйм... Ә Муса абый андыйга бик оста. Мәхәббәт, сагыну сүзләрен энҗе кебек тезә. Әмин ә. Үз урыныңа мәхәббәт игълан итәргә әллә аңа гына куш- макчы буласыңмы? Мәйсәрә. Юк, Әминә апа, түгел. Мин аңа Муса абыйның «Сагыну җыры»н күчереп җибәрмәкче булам. Ул анда нәкъ минем Камилгә әйтергә теләгән сүзләрне язган... Килешер микән? (Радио туктый.) Әминә. Нигә килешмәсен. Кызлар барысы да шулай ииде ул. Егетләргә хатны күбрәк җыр белән язалар. М әйсәрә. Гөл чәчәкләре өзәм мин, 5 Юлларыңа тезәм мин. Бик сагындым, бәгырем, Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мии. Чынлап та шәп бит, ә! Диктор. Соңгы хәбәрләр тапшырабыз. Гитлер гаскәрләре Франциядә... Мәйсәрә (радионы туктатып). Тагын... ерткычлыклар турында... Тыңлый алмыйм мии аны... (Телефон шалтырый.) Әминә (трубканы алып). Тыңлыйм... Әйе... Ә? Хәзер үкме? Муса җаным, ничек инде ул, бер дә хәзерлексез... Үз кешеләр булса да инде... Юк, нигә ачуланыйм... Ярый. Син каян сөйлисең? Театрдан? Фикер алышулар беттеме? Я ничек? Тәбрик итәм! Ярый, кайтыгыз, көтәм. (Трубканы куя.) Менә, һәрвакыт шулай ул. Өстәл әзерләргә куша. Кунаклар алып кайтам, ди. Мәйсәрә. Алайса мин чыгыйм, Әминә апа. Әминә. Юк, юк, чыкма. Син дә кунак булырсың, миңа ярдәм итәрсең. Әйдәле кухняга. Чыгалар. Бераздан Әминә әйләнеп керә дә өстәлнең ашъяулыгын алмаштыра. Савыт-сабалар тезә. Мәйсәрә төрле ашамлыклар кертеп, өстәлгә куеп чыга. Я н г у з о в керә.' Я н г у з о в. Исәнмесез, Әминә ханым. Муса кайтып җитмәдеме әле? Ә м и н ә. Яңа гына телефоннан шалтыратты. Я н г у з о в. Мин озакка түгел. Ул командировкага киткәнче, җыентык турында кайбер нәрсәләрне ачыклап калырга кирәк. Аннан аның «Татар әдәбиятының уңышлары» исемле мәкаләсе турында да сөйләшәсем килә. Ул бик матур язылган. Тирән эчтәлекле дә. Ләкин бер мәсьәләдә, минемчә, Муса бик арттырып җибәрә. Безнең әдәбиятыбыздагы буржуаз-милләтчелек күренешләре турында сөйләгәндә, аларга артык зур игътибар биреп, принципиаль хата ясый. Сез ялгыш аңлый күрмәгез. Мин Мусаның таланты алдында баш иям. Ул зур шагыйрь, искиткеч оста лирик... Әгәр сез аңа үз хатасын аңларга ярдәм итсәгез... Әминә (көлеп). Ай-Һай, минем аңа көчем җитәрме икән соң... Я и г у з о в. Юкка үзегезнең көчегезне кечкенә итеп саныйсыз. Сез аның сөекле хатыны, шулай булгач... Ә м и н ә. Миңа сезнең белән сүз көрәштерү кыен, әлбәттә. Ләкин минемчә, Муса хаклы. Я и г у з о в. Сез аңлагыз, мәкаләгә икенче төрле мәгънә бирүләре бар. Әгәр сүз үлгәннәр турында гына барса, бер хәер иде. Ә Муса бит тереләргә дә кагыла, ә тере кешеләр... (көлеп) тешләшә торган булалар. Ә м и н ә. Сез гафу итегез... мин плитага сөт куйган идем. Я и г у з о в. Барыгыз, барыгыз. Ә м и и ә. Менә яңа газеталар. Я н г у з о в. Рәхмәт. Ә м и п ә чыга. Пауза. Тыштан керә торган ишек әкрен генә ачыла. Анда зур гына йөнтәс, кара уенчык а ю башы күренә. Муса (арттан, калын тавыш белән). Чулпан беләи Әминә биредә торалармы? (Җавап булмагач, әкрен генә бүлмәгә керә, Япгузовны күреп.) Исәнмесез. Сез җыентык турында сөйләшергәме? Я н г у з о в. Әйе. Сезне шатландырырга ашыктым. Җыентыкның күләме 12 табакка арттырылды. Сезгә тагын өстәмә шигырьләр бирергә кирәк. Моның өчен, бәлки, башка эшләрегезне калдырып та торырга кирәк булыр. 6 Янгузов, бер эшне дә калдырып тору мөмкин түгел. Сүз унаеннан сорыйм әле, теге мәкаләгез белән эш ничек тора? М v с а. Кире алдым. Янгузов. Димәк, төзәтергә булдыгыз? МV с а. Әйе. Янгузов. Акыллы эшләгәнсез. Югыйсә артык кискен иде ул. Муса. Мин аны тагын да кискенрәк итеп язачакмын. Янгузов. Шаярасыз? Alyc’a. Фикерләремне ачык итеп ахырына кадәр әйтеп бетерәчәкмен. Янгузов. Үз милләтеңне сөю — милләтчелек, ә милләтчелек фа шизмга алып бара диячәксезме? Ишектә Ә м и н ә күренә, болариыц бәхәсләшүләрен күреп, кире китә. Муса. Бу абсурд, демагогия! Әйе, әйе! Үз милләтеңә мәхәббәт — бер нәрсә, ә милләтчелек бөтенләй башка нәрсә. Буржуаз милләтчелекнең фашизмга, халыклар арасында ызгыш тудыруга, сугышка алып килүе көн кебек ачык. Янгузов. Без икебез ике мәсьәлә турында сөйлибез, Муса. М у с'а. Ике мәсьәлә түгел, ике төрле караш — менә эш нәрсәдә. Янгузов. Ә минемчә, безгә — безнең милләтебез эчендә бердәмлек. оешканлык, үзара татулык кирәк чагында, ниндидер җөй эзләп, аның арасына чөй кагарга азаплануның һич кирәге юк. М у с а. Мин аңламыйм, иптәш Янгузов, сез нәрсә әйтергә телисез? Янгузов. Фикеремне мин яхшы ачык әйттем шикелле. Сез юкка кызасыз. (Пауза.) Ярый, Муса иптәш, димәк, җыентык өчен өстәмә материал китерәсез булды? Бик яхшы. Шул гына иде сүзем. Хушыгыз. Бигайбә! (Китә.) М у с а. Тукта, нигә генә дип килгән соң әле бу? Әминә керә. Уенчык аюны күреп, аны ала да уйланып торган Муса янына килеп баса. Әминә (шаяртып). У-у-у! Ашшыйм! Муса. Ой! Әмин ә. Курыктың әллә? Муса (назлы). Курыкмыйча. Әминә. Шушы аюданмы? Муса. Әйе. Кара аю ич ул. Үзе йөнтәч... Коточкыч!.. - Әминә. Нәкъ синең кебек. Муса (ишеккә күз ташлап). Кызганычка каршы, мин андый түгел шул. Сизәм мин аның кая каерганын. Кабахәт!.. Әминә. Юкка борчылма, картым. Чүп-чарга игътибар итмә. Муса. Юк, Әминә, чүп-чар түгел бу... Яшәү белән үлем тартышы... Әминә. Син менә бире кара, никадәр хат килгән үзеңә... Муса.^О-о! Дусларым минем, сезне күрү өчен бик шатмын (Открытканы күз йөртеп укып.) Менә бусы шәп. Командировкадан кайткач та сезнең янга барачакмын. Бергәләшеп без шундый поэма язарбыз әле!.. Эх, Әминә акыллым, белсәң иде син, никадәр моң җыйналды минем йөрәккә, никадәр сүзләр әйтәсе бар. Никадәр язасы... Әминә. Һәм язарсың да. Муса, һичшиксез. Минем йолдызым кайда соң әле? Әминә. Әнә ишек алдында, иптәшләре белән уйный. Муса (тәрәзәдән карап). Чулпан, кызым. Ә^л и н ә. Тимә инде, уйнасын. Муса. Кара, кара ничек оча. Нәкъ зәңгәр күбәләк. Әйбәт бит кы- зыоыз, ә. 1 ел менә әнисе. (Әминәгә карап тора.) М у с а. Юк, Я н г у з о в. 7 Әминә (ягымлы итеп). Китче, әйтерсең бүген генә күрәсең. Муса. Ә мин сине көннән-көн ныграк ярата барам. Ә м и н ә. Кем белә бит. Муса. Син бердәнбер дустым, юлдашым минем. (Кочаклый.) Мәйсәрә (керә. Кулында поднос белән рюмкалар. Кочаклашып торган Муса белән Әминәне күреп). Ой! (Рюмканың берсе төшеп китә, аны алыйм дигәндә, башкалары төшә.) Хур булдым. Ә м it н ә (ярдәмгә килеп). Мәйсәрә акыллым, каушама. Мәйсәрә., Каушамыйм, янам. Оятымнан янып үләм. хәзер. Муса. Мәйсәрә җан, әйтсәнә, кем ут якты йөрәгеңә шулай? Мәйсәрә. Әй инде, Муса абый. Ә м и н ә. Бар, бар кит. Оялтма яшь кызны. (Аркасыннан этәрә.) Муса. Юк, минем беләсем килә: кем ул Л1әйсәрәнең күңелендә? Әмин ә. Белмирәк тор әле, әйеме, Мәйсәрә? Я бик тиз картаерсың. Муса. Мин инде болай да картайдым. Битемдә җыерчыклар. Әминә. Ә шулай да күңелең яшь, күзең мут үзеңнең. Муса. Алары инде, җаным, гомерлек. Әминә. Шулай булгач, бигрәк тә. Ә кайда соң кунакларың? Ярты квартал җирне ярты сәгать киләләр. Муса. Хәзер килеп җитә алар. (Өстәлне карап.) У! Яшә, карчыгым. Барын да өлгерткәнсең... Әмин ә. Мәйсәрәгә рәхмәт әйт. Күбрәген ул эшләде. Мәйсәрә. Юк, юк, мин түгел. Мин рюмкалар гына ваттым. Алексеев белән Сабир керәләр. Муса. Әйдәгез, дуслар! Әмин ә. Рәхим итегез, кунаклар. Сабир. Сәлам бәхетле йортка! Муса (Мәйсәрәне туктатып). Син кая качасың, Мәйсәрә? Мәйсәрә. Өйгә чыгам. Сабир. А, юк, чибәр кыз, җибәрмибез. Таныш булыйк әүвәл. Мәйсәрә. Мин сезне таныйм. Өченче көн безнең комбинатның производство алдынгылары белән очрашу кичәсендә чыгыш ясадыгыз. Сабир. Ах, менә ничек. Әгәр сезнең анда эшләгәнегезне белсәм, атна саен барган булыр идем. Мәйсәрә. Көн саен килсәгез дә була. Бездә сөйләшергә яраталар. Бигрәк тә карчыклар. Сабир. Ә?! Юк инде, рәхмәт. Муса белән Алексеев көләләр. Алексеев (Әминәгә). Сезне бүгенге зур тантана белән котлыйм,. Әминә ханым. Әминә. Белмим, нинди тантана соң ул? Алексеев. Өчләтә тантана. Сабир. Дөрес, нәкъ шулай. Алексеев (Мусаны күрсәтеп). Сезнең менә шушы ут йөрәкле егет белән тора башлаганыгызга биш ел да биш аймы? Сабир. Булды бер. Алексеев. Чулпан йолдызы туганга нәкъ дүрт ел да алтмыш җиде көнме? Сабир. Булды — ике. Эһем! Алексеев, һәм иң мөһиме, бүген, комиссия, «Алтынчәч» операсын Москвада күрсәтергә лаеклы спектакль дип тапты. Сабир. Бу булды — өч. Ур-ра! Туш! (Уйный.) Алексеев (Әминә белән Мусаны кочаклап). Мәңге шулай матур яшәгез, дусларым! 8 Эми и ә. Рәхмәт. Ләкин бит, Алексеи Федорович, «Алтынчәч» операсының авторы Муса түгел, ә композитор... Муса. Дөрес әйттең, акыллым. Сабир. Ой, юк. Либретто булмаса, композитор бер тыныш та музыка яза алмас иде. Либретто ул — операның җаны. Әминә. Э му'оЫка? Саби р. Тәне — гәүдәсе. Алексеев. Әллә киресенчә, операның җаны — музыкамы? М у с а. Анатомия турындагы бәхәсләрне калдырыгыз әле, дуслар. Тән җаннан башка яши алмаган кебек, җан да тәннән башка яши алмый. һәм шулай ук рюмканың аракыдан башка кадере булмаган кебек, аракының да рюмкадан башка кадере юк. Өстәл янына poxiAi итегез. Сабир. Шагыйрь ул тормышның ямен, мәхәббәтнең тәмен аңлатып бирүче һәм... Муса. Барыннан да элек гражданин, шул ямь, матурлык өчен көрәшүче. Алиш керә. Муса. Алиш! Алиш. Исәнмесез, иптәшләр! Мин бер генә минутка. М у с а. Шулай ук ашыгычмы? А л и ш. Әйе. Миңа синең белән сөйләшергә кирәк иде дә синдә кунаклар бар икән. Ярый инде башка вакытта. Тик хәзер шуны гына әйтәм: син кыш көне үк әле пионерлар сарае өчен җыр язарга вәгъдә иткәнсең икән. Ә хәзер инде июнь, җыр һаман юк. Миннән алар шуны исеңә төшерүне һәм ашыктыруны сорадылар. М у с а. Әйе... Ничектер уңайсызрак килеп чыкты. Вәгъдә бирүен бирдем, ә язарга вакыт таба алмыйм. Ләкин язачакмын, һичшиксез, язачакмын. А л и ш. Сүзем шул гына иде, борчуым өчен гафу ит. М у с а. Ой, юк, өемә килеп кергәнсең икән инде — утыр. Вакытың бардыр бит? Алиш. Вакыт бар барыи да, тик... ничектер уңайсыз инде бу. Муса. Ниткән уңайсыз ди ул. Биредә бары да үз кешеләр. Таныш булыгыз, Алексей Федорович, бу безнең балалар дусты — язучы Алиш, сакаллы пионер. Алексеев. Сакаллы? Алиш (исәнләшеп). Штат буенча шулай куелган инде — мең пионерга бер сакал. Ә м и н ә (шаярып). Менә тагын бер эш чыкты. Мин әле аны болай да көннәр буе күрми идем. Иртә таңнан алып төнгә кадәр һаман эштә дә эштә Кичә редакциядән мәкалә сорадылар. Бүген гранкаларны карап чыгарга кирәк. ИртәгӘ партбюро, берсе көнгә правление утырышы, театрда просмотр... Кичен укучылар белән очрашу. Муса. Әй, онытканмын да, Ямаш колхозы яшьләренә китаплар җибәрәсе дә бар бит әле. Әмин ә. Мин аларны җибәрдем инде. Муса. Ой, рәхмәт, акыллым. Әминә. Муса, кунакларны өстәл янына чакыр. Сабир. Бая төшенеп җитми калдым... Син мәкаләңне чынлап та төзәтергә уйлыйсыңмы? Муса. Әйе. Сабир. Беләсеңме, мин нинди киңәш бирәм сиңа... Муса. Бирмә, кирәге юк, җитәр! Миңа инде бер дус киңәш биреп китте. Шундый оятсыз булырга кирәк бит. Минем өемә килеп, милләтчелек инде бездә төбе-тамыры белән тар-мар ителгән дип, аның белән, көрәшү^кирәк түгеллеген исбат итмәкче була. Сабир. Кем ул шулай? 9 Муса. Япгузов. Белмим, каян килеп чыкты соң әле ул? Сабир. Хәзергә кадәр күргән-белгән кешем түгел. Алиш. Аны мин бераз беләм. Ләкин аның турында башкачарак фикердә идем. Муса. Ярый, җитәр ул турыда. Әйдә, утырышыгыз, дуслар. Сабир, син тамада бул. С а б и р. Бик шатланып. (Күзлеген кия, рюмкаларга эчемлек сала.) Тамадасын тамада, ә кайда соң әле безнең Д'1әйсәрә? Ә м и н ә. Күптән чыгып китте инде ул. Муса. Әй, Сабир дус, сынаттың. Алексеев. Әминә ханым, нигә сез алай читтә калдыгыз? Ә м и и ә. Мин хуҗа кеше. Алексеев. Юк, юк, сездән башка булмый. (Өстәл янына утыртып.) Сез өстәлнең яме. С а б и р. Беренче тостны Муса белән сезнең һәм Чулпан йолдызының якты бәхете өчен күтәрәбез. Алексеев. Дөрес. С а б и р. Бергә-бергә гөрләшеп, мәңге шулай гомер итегез. Ә м и н ә. Рәхмәт. Куркынып М әйсәрә йөгереп керә. Мәйсәрә. Әминә апа, Муса абый... Әмин ә. Нәрсә бар, Мәйсәрә? Мәйсәрә. Фашистлар... Барда. Сугыш?! П д р д ә. ИКЕНЧЕ КАРТИНА 1942 елның январе. Вакыйга шунда ук бара. Кышкы салкын кич. Уртадагы өстәл алынган. Бүлмә караңгы. Тәрәзәләргә аркылы-торкылы кәгазьләр ябыштырылган. Әминә түр бүлмәне әкрен генә ябып чыга да маскировка хезмәтен үти торган кара шторларны төшерә. Ут кабыза. Урындык өстендә торган юл капчыгына әйберләр тутыра башлый. Мусаның җылы джемперын тотып, уйга кала. Звонок. Әминә ишек ача. Кышкы киемнән Сабир керә. Башында эшләпә. С а б и р. Сәлам, Әминә. (Күрешә. Колагын уа.) Ф-ф-ф! Тышта шундый салкын, өтә генә. Ә м и н ә. Бездә дә шул җылы бик аз хәзер. Сабир (тын чыгарып). Бу әле ярый. Муса кайда соң, күренми? Ә м и и ә. Эш белән йөри. Китәренә сәгать ярым вакыт калган, ә ул һаман юк. Сабир. Менә юләр... Ф-ф-ф!.. Мине фронтка җибәрсәләрме, китәсе көнне карчыгымны кочаклап өйдә генә утырыр идем. Ә м и н ә. Фронтка китәсең бик килә ахры, Сабпр? Сабир. Килмичә. Барлык адәм рәтле кеше фронтта хәзер. Язучыларның да яртысы диярлек алгы позициядә. Ф-ф-ф!.. (Кулын уа.) Муса да дүрт ай булып кайтты. Тагың китә. Ә мине җибәрмиләр. Эһем, эһем! Ф-ф-ф!.. Әмин ә. Бәлки, хәрби специалыюстегыз юк дияләрдер. Сабир. Вот, вот, шулай диләр шул. Минометчик түгел, артиллерист түгел, янәсе. Танкист түгел дә түгел. Комиссар итәргә беспартийный мин. Эһем, эһем... Янәсе, языгыз, имеш. Язуны мин алар әйтмәсә дә язам. Специальностей булмаса, укытсыннар, өйрәтсеннәр. Ф-ф-ф!.. Мусаны укыттылар ич әнә. Ә м и н ә. Сез дә хәрби курсларга керәм дигән идегез түгелме? С а б и р. Алмадылар. Күзегез начар күрә, янәсе. 10 Ә м и н Ә. Дөресе дә шулап ич. С а б п р. Дөресе? Нәрсә, әллә мин сукырмы? Мин әле бу күзләр бечән фашистны йөз чакрымнан таный алам. Эһем, эһем!.. Эш күздә түгел (Күзлеген салып яулыгы белән сөртә.) Мансуров китте бит әнә. Нур Баян да, Фатих Кәрим дә китте. Янгузов булып Янгузов та китте. Ә мин алардан кимме әллә? Гаделлек юк бездә, вот шул... Ә м и н ә. Кызма, Сабир, кызма алай. С а б п р. Ничек кызмыйсың, ди. Немецлар һаман Москва янында... Ленинград камалган. Украинада коточкыч хәлләр... Беләсеңме шуны? Ә м и н ә. Көн саен радио тыңлыйм. Сабир. Оборона Комитетына язачакмын. Кхе! Күзең начар күрә, имеш. Эһем, эһем! Мин әле күрсәтермен сезгә! Ф-ф-ф! (Өстәлне шакый.) Әмин ә. Тукта әле, Сабир, миңа ачуланасың түгелме? Сабир Сиңа? Нигә сиңа?.. Бюрократларга ачуым килә. Аннан үземә... Ф-фф. Грипп миндә. Бизгәк... Бррр. (Сәгатенә карап.) Нигә кайтмый бу Муса? Бәлки театрга кергәндер? Керим әле шунда. (Кызу гына чыгарга бара. Ишектән килеп керүче Мәйсәрәгә бәрелә. Мәйсәрә хәрби киемдә.) М әйсәрә. Ай!.. Сабир. Гафу итегез, иптәш, мин сукыр! М әйсәрә. Юк, сез сукыр түгел, Сабир абый. Сабир. Ә?.. (Күзлеген салып карый.) Мәйсәрә?!. Сез дә армиядә? Әмин ә. Димәк, алдылар? М әйсәрә (каешын төзәтеп куеп). Алдылар, Әминә апа. С а б и р. Юк, мин бу хәлгә түзеп тора алмыйм. М әйсәрә. Бүген китәм. Исән булыгыз, Сабир абый. Сабир. Нинди генә теләкләр телим икән сезгә, сөйкемле кыз. М ә й с ә р ә. Тиздән күрешүебезне теләгез, Сабир абый. Сабир (Мәйсәрәнең кулын кысып). Шатлык белән күрешергә насыйп булсын, сеңелем. Мәйсәрә. Мәйсәрә. Рәхмәт, Сабир абый. Сабир китә. Әйбәт кеше. Яратам мин аны. Ә м и н ә. Әйбәт язучы да. Димәк, теләгеңә ирештең! Мәйсәрә. Ирештем... Әминә апа, фронтовиклар өчен син бит киемнәр җыясың? Әминә. Әйе. .Мәйсәрә. Менә, миннән дә ал. (Җылы оек һәм бияләй бирә.) Әминә. Син бит боларны Камилгә дип бәйләгән идең, нигә аңа җибәрмисең? Мәйсәрә. Хәзер инде ул үз частьларында түгел. Әминә. Кайда? Мәйсәрә. Яраланып госпитальгә кергән. Бәлки инде анда да юктыр. Белсәң иде, Әминә апа җаным, шундый хат язган... Елый-елый укыдым... Исән кайтсам, бергә булырбыз, дигән. Хатына җыр да язган. һавадагы йолдызларның санамадым исәбен, Актык күрүләрем булса, сау бул, бәгырь кисәгем... Әминә. Борчылма, Мәйсәрә, терелер ул. Мәй с ә р ә. Терелер дә тагын фронтка китәр. Беләм мин аны... Муса абый кайчан китә? Әминә. Сәгать алтыда. М ә й с ә р ә., Күрә алмам инде аны. Миннән күп итеп сәлам әйт аңа, яме? Ярый, миңа китәргә вакыт, Әминә апа. Хуш. (Кочаклашалар.) Муса абый китә дип бик борчылма инде, Әминә апа, яме. (Китә.) Н Әминә (ялгыз). Кайгырмаска кирәк иде дә бит, булмый. (Әйберләрне тәртипкә китерә.) Звонок. Батальон комиссары киемендә Алексеев керә. Кулында юл капчыгы. Ул калын гына мыек үстергән. Алексеев. Хәерле көн, Әминә Котдусовна. Ә м и н ә. Алексей Федорович? Кайдан сез болай? Алексеев. Москвадан. Дөресрәге хәзер Чистопольдән. Самолет белән. Семья минем анда, эвакуациядә. Маташа, балалар... Ә м и н ә. Беләм. Алексеев. Кечкенә кызым каты авырган. Наташенька да үлемнән чак калган. Шул хәбәрне ишеттем дә биш көнгә отпуск алдым. Әмин ә. Я, ничек соң? Алексеев. Хәзер ярыйсы. Наташа терелеп калды. Кызымның да хәле яхшыра. Муса кайда соң әле? Бүген китә дип ишеттем. Ә м и н ә. Әйе, китә. Чишенегез, Алексей Федорович. Хәзер кайтып җитәр ул. Алексеев. Юк, чишенеп тормыйм. Миңа әле тагын берничә иптәшне күрергә кирәк. Москва азучыларының күбесе Казанда, Чистопольдә бит хәзер. Ирексездән кунаклар. Ә м и н ә. Сез дә әллә безгә ирексездән генә килдегезме? Алексеев. О, юк, без сезнең белән иске дуслар. Әминә (өстәлгә чәйнек белән чәй куеп). Чәй эчегез, җылынырсыз. Алексеев. Бер-ике стаканны рәхәтләнеп эчәм. Ә м и н ә. Шикәребез юк, менә конфет рәхим итегез. Алексеев. Шикәр үземдә бар... А1онысы сезгә күчтәнәч. (Бер пачка шикәр бирә). Ә м и н ә. Юк, юк... Уйламагыз да... Алексеев. Шикәргә солдатның мохтаҗлыгы юк. Тылда кыенрак. Ә бу — Чулпанга. Ә м и н ә. Монысы өчен рәхмәт. Баланың күптән инде шоколад ашаганы юк иде. Алексеев. Кайда соң әле ул? Авырмыймы? Ә м и н ә. Юк, авырмый. Рәхмәт. Әтине озатып калам дип ятты, ятты да, яңарак кына йокыга китте. Звонок. Әминә ишек ача. Ашыгып Муса керә. Өстендә шинель. -Билендә планшет һәм пистолет. Муса. Уф-ф... Барына да өлгердем, ахры. (Тирен сөртә.) Әмин ә. Китәсе көнне дә инде... Муса. Эш бит, акыллым... (Кочаклый. Йөзен күрсәтмәскә тырышып утырган Алексеевны күреп.) Кем ул? Ә м и н ә. Ниндидер бер мыеклы солдат... Муса. Солдат? Мыеклы? һм... (Читләтеп кенә Алексеевны карый.) Алексеев. Таныдыңмы әллә? Муса (кычкырып). Алеша!!. Алексеев. Муса!! (Кочаклашалар.) Тукта, тукта... рядовой булып киткән идең, дүрт ай эчендә өлкән политрук... Тәбрик итәм. Муса. Рәхмәт, иптәш батальон комиссары. Димәк, Чистопольдә булдың? Алексеев. Ишеттең дә? Муса. Хәзер хәбәрләр тиз йөри. Я ничек анда? Ал ексеев. Хәзер инде яхшы. Ә... бүген аэродромда Александр Фадеевны очраттым. Сиңа күп сәлам аңардан. Муса. Рәхмәт. (Әминәгә.) Акыллым, әйберләр әзерме? Әминә. Күптән инде, менә. 12 М у с а әйберләрен барлый. Алексеев. Назначенпец кая? Муса. Хәзергә ГЛАВПУРККА карамагына. Аннан кая булыр. Алексеев. Волхов фронтына сора. Газетага. Полковник Демидов белән сөйләш. Ул чагында фронтта да бергә булачакбыз. Безнең хәлләр ярыйсы анда. Озакламый дошманның кабыргасын каезлый башлаячакбыз. М у с а. һәрвакыттагыча оптимист син, Алеша... Алексеев. Пессимизмга бирелерлек урын юк ул кадәр. М у с а. Дошман бугаздан алса дамы? Алексеев. Бугазга җитәргә әле куллары кыскарак. М у с а. Ә Москва? Алар бит әле аннан күп чигенмәделәр. Алексеев. Нәкъ менә /Москва янында арка сөякләрен сындырдык та без аларның. Юк, фашист аягы беркайчан да Москва урамына басмас! Без, Берлинда булырбыз. Менә, мин әйтте диярсең. Әмин ә. Нигә чишенмисен, Муса? Муса (сәгатькә карап). Миңа вакыт җитте, акыллым. Бары ун минут калды. Әминә (күңелсез). Ун минут... Муса. Борчылма, акыллым, мәңгегә китмим. Күрерсең, ялт итеп тагын кайтып килермен... Звонок. Әминә ишек ача. Сабир керә. Сабир (әйберләрен барлап торган Мусага). Әллә хәзер үкме сәфәр? М у с а. Әйе, шулайрак. Сабир (Алексеевны күреп). Алексей Федорович? Алексеев. Сәлам, Сабир дус. (Күрешәләр.) С а б и р. Сез Москвадан? Алексеев. Әйе. С а б и р. Тагын Москвагамы? Алексеев. Әйе. Аннан фронтка. С а би р. Алексей Федорович, Политуправлениедә сезнең, мөгаен, дуслар күптер. Сөйләшегез әле. Шагыйрь Сабиров — тылда буталып йөрисем килми, фронтка җибәрүләрен сорыйм дип әйтте, диегез. Алексеев. Сөйләшермен, Сабир дус. Ишетүемә караганда, тиздән барлык фронтларда да төрле милләтләр телендә газеталар оештырылачак. Димәк, татар газетасына сез беренче кандидат. Сабир (күзлеген сала. Күзләрен челт-челт йомып). Ярый, аңа да риза. Тик фронтка гына китәргә булсын. Бу арада Әминә түр бүлмәгә керә дә рюмкаларга портвейн тутырып, подиос белән күтәреп чыга. Муса. Вот ичмаса, бу — номер! Мең яшә, матурым. Алексеев. Молодец, Әминә Котдусовна! Муса. Ягез, дуслар! Алыгыз... (Бар да рюмкаларны алалар.) Дошманны җиңгәч, сөйгән ярларыбыз янына кайтып, тагын да бәхетлерәк яшәвебез өчен! Бар да. Дөрес!.. Муса (кулындагы рюмканы Әминәгә сузып). Эч, акыллым! Әминә авыз итә дә Мусага кире бирә. Эчәләр. Алексеев (күзен кысып). Безгә вакыт, Сабир дус. Әйдә, калган сүзләрне вокзалда, озатырга төшкәч, сөйләшеп бетерербез. 13 Муса. Чыннан да төшәсезме, Алексей Федорович. Алексеев. Ну, конечно. (Әминәгә.) Ә сез төшәсезме? Муса. Юк, ул төшми. Вакыт соц. Чулпан янында калырга да кеше юк. Алексеев. Ярый алайса, сезнең өчен дә без озатырбыз. Хушыгыз хәзергә. (Кул биреп күрешә.) С а б и р. Димәк, калганы вокзалда... Эһе, эһе... Алексеев. Сөйләштек бит инде, әйдә! Сабнрны алып чыгып китә. Пауза. Ә м и н ә (Мусаны кочаклап) , Муса, бәгырем! Муса. Кирәкми, сөеклем, елама... (Үбә.) Хуш, акыллым... йолдызларга карап, мин сагынырмын Күзләреңнең җылы карашын. Җилләр сыйпар, синең кулың булып, Күкрәгемнең тирән ярасын. Китәм, дускай, кайнар өмет белән Дошман явын җиңеп кайтырга. Батырларча каты сугышырга Тап төшерми изге антыма. Әминә. Мин бары синең турында гына уйлармын. М уса. Мин дә! (Өстәл янына килеп.) Монда минем кулъязмаларым, барлык әсәрләрем. Үткәндәге бөтен эшем, бөтен тормышым. Нык сакла син аларны, дустым. Алар яшәсә, димәк, мин дә яшим. Тагын нәрсә? — Бетте ахрысы. Чулпан йоклыймы? Ә м и н ә. йоклый. Уятыйммы? М уса. Белмим шул... Әгәр ул, әтием, китмә, дип еласа? Ә м и н ә. Уятмасак, торгач, әтием кайда? Мине күрми дә киткән, дип елар... ЛА у с а. Дөрес, уятыйк, акыллым. (Бүлмәгә керәләр.) Әминә (бүлмә эченнән әкрен). Чулпаным! М уса. Кызым, тор әле. Ә м и н ә. Тор, кызым. Әтиең китә әнә. Үбеп кал. Я... Чулпан тавышы. Әти!.. М у с а. Чулпан кызым, миңа китәргә мөмкинме? Мөмкин? Ай, рәхмәт, кызым! (Пауза.) Я, хуш, кызым... Кызу гына алгы бүлмәгә чыга, юл капчыгын ала. Ә м и н ә. Чү, кызым, төшмә. Идәндә салкын. Алгы бүлмәгә чыга. Муса. Хуш, сөеклем. Ә м и н ә. Ак юл сиңа, дустым. Муса кызу гына чыгып китә. Әминә озата чыга. Тынлык. Урамда солдатлар җырлап узалар. Вставай, страна огромная, Вставай на смертный бой С фашистской силой темною, С проклятой ордой. Бала тавышы. Әии! Әтием!.. Ә м и и ә керә дә, йөгереп, бүлмәгә таба бара. Җыр дәвам итә. Пәрдә. 14 ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА 1049 елның июль ае. Калкулык. Сәхнә караңгы. Күктә йолдызлар җемелдиләр. Әкрен генә таң сызыла. Тынлык. Тик ерактан, тонык кына булып, туплар гөрселдәве ишетелә Морозов белән Байназар иелә-иелә йөгереп чыгалар да җиргә яталар Икесе дә нык арыганнар, йончыганнар. Морозовның башы марля белән бәйләнгән. Байназар. Күренмиләрме? Морозов. Юк. (Карана. Башын тота.) Өченче көн инде азапланабыз, һаман әле үзебезнекеләргә килеп кушыла алганыбыз юк. Байназар. Авыртамы? Морозов. Түзмәслек түгел. Байназар (тынлап). Тс-сс! Кемдер килә. Морозов. Җил шулай шаулый. Тыңла әнә. Разведчик икәнсең — аера бел... Син биредә торып тор. Мин уң як флангны тикшереп киләм. Байназар. Иптәш гвардии сержант, мин бараем. Мо розов. Юк, үзем. Автоматыңны әзер тот. (Шуышып китә.) Байназар. Әй-й, атаһына нәләт! Каян сыга бу тиклем фашист. (Тыңлый.) Сержант мине курка дип уйлай, ахры, һи, акылһыз. Башкорт солдаты бул аем да куркып тораем. (Тыңлый. Нидер ишеткән кебек була да шуышып чыгып китә.) Морозов (әйләнеп кайтып, әкрен). Байназар! Кайда ул? Байназар! Байназар (кереп). Биредә мин, иптәш гвардии сержант. Шикле тавыш ишетелгәнһыман булган ие. М о р о з о в. Берни дә юкмы? Байназар. Юк. Үзебез һаман әле камалуда, ә бер фашист та күренми, атаһына нәләт! Морозов. Кара аны, Байназар, безгә йөздән артык кешенең язмышы тапшырылган. Байназар. Беләм, иптәш гвардии сержант. (Пауза.) Бигрәк тә мин өлкән политрук белән комиссар өчен борчылам. Алтын кешеләр. Морозов. Бар, связнойга әйтеп кил. Юл ачык, йөз метр алга үтәргә мөмкин. Байназар. Есть, связнойга әйтеп килергә! (йөгереп китә.) Морозов. Менә оказия... Эләктек кутерьмага. (Тирә-якны күзәтә.) Байназар (әйләнеп килеп). Әйттем, гвардии сержант. Морозов. Алга! (Кызу гына чыгалар.) Пауза. Автомат һәм гранаталар белән коралланган берничә кызылармеец иелә-иелә йөгереп үтә. Кайберләре каты яраланган иптәшләрен күтәреп алып баралар. Беренче кызылармеец (аркасына күтәргән сержантка). Иптәш сержант! (Сержант дәшми.) Федя? (Яралыны әкрен генә җиргә куеп.) Дускай... Икенче кызылармеец. Үлгән. (Сугышчылар баш киемнәрен салып, тын калалар, һәм бераздан тиз-тиз генә кабер казып мәетне күмәләр.) Беренче кызылармеец. Тыныч йокла, Федя. (Башкаларга.) Киттек, иптәшләр. Сугышчылар кызу гына алга үтәләр. Автомат тоткан Алексеев чыга. Ул туктап тирә-ягына карана. Аның янына Муса килеп туктый. Муса (әкрен). Иптәш командир, рөхсәт итегез. Алексеев. Ни өчен машина яныннан киттегез, иптәш өлкән политрук. Муса. Сүзем бар сезгә, рөхсәт итегез. Алексеев. Сөйләгез, тик кыскарак. 15 Муса. Дусларча мөмкинме? Алексеев. Мөмкин. "М у с а. Алеша, йөрәк сызлый минем. Бирелгән приказ башыма сыймый. Корал ташларга?! Бу бит... Алексеев. Хыянәт! Ватанны сату. М у с а. Шул-шул. Ә без барыбер сугышачакбыз. Соңгы сулышыбызга кадәр. Фашистлар белән беррәттән безгә хаиннәрне дә юк итәргә кирәк. Без моны эшләрбез, мин моңа ышанам. Ләкин без биредә шундый аз хәзер... Безнең группада нибары йөзгә якын кеше калды... Алексеев. Пессимист булма, Муса. Муса. Юк, мин пессимист түгел. Үлемнән дә курыкмыйм. Син беләсең, соңгы пуляны мин үзем өчен саклыйм. Тик чынбарлык йөзенә туры карыйсым килә. Белеп булмый, бәлки, гомеребезнең соңгы чиге шушындадыр. Әгәр мин һәлак булсам, дусларыма, Әминә һәм кызым Чулпанга минем сәламемне тапшыр. Муса намусына тап төшермәде, диген. Алексеев. Әгәр мин һәлак булып, син исән калсаң, син дә шулай ук минекеләргә сәлам диярсең. Муса, һичшиксез. Лейтенант Черненко йөгереп керә. Черненко. Рөхсәт итегез, иптәш командир. Алексеев. Сөйләгез. Черненко. Полковник Тарасов группасы көнчыгышка таба хәрәкәт итә. Сул флангта, километр ярым чамасы җирдә — фашистлар. Алда, ике километр җирдә, йөз кешелек һава десанты төшерделәр. Алексеев. Беләм. Черне н к о. Полковник, барлык кыйммәтле әйберләре һәм документлары белән берлектә, печать машинасын шартлатырга приказ бирде. Менә. (Кәгазь бирә.) Алексеев (укый). «...Шартлатырга һәм Харламово авылы юнәлешенә карап хәрәкәт итәргә. Очраган дошман көчләрен барлык чаралар белән юк итәргә!» Алай... Танышыгыз, иптәш Җәлил. (Приказны Мусага бирә.) Черненко (Мусага игътибар белән карап торганнан соң). Полковникка нәрсә дип әйтергә, иптәш батальон комиссары? Алексеев. Әйтегез — приказ үтәләчәк. Черненко. Есть!.. Өлкән политрукка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез. Алексеев. Рөхсәт. Черненко (Мусага). Бу сез? (Муса Черненкога аптырап карап тора.) Рәхмәт сезгә! Муса. Ни өчен? Черненко. Безгә булган мәхәббәтегез өчен, безнең Украинага... Муса. Аңламыйм. Черненко. Армия газетасында сез Полтава егете — пулеметчы Остап Загайлоның сугышта батырларча һәлак булуы турында шундый яхшы итеп язгансыз... Ничек аның күз алдына туган авылы килеп баса. Туган йорты... бакча... андагы кызарып пешкән чияләр, алмалар... (Туп тавышы.) Рәхмәт. (Кочаклап.) Исән-сау булыгыз, (йөгереп китә.) Алексеев. Машинаны шартлатуны сиңа тапшырам, иптәш өлкән политрук. Аның ничек миналанганын беләсең. Муса. Беләм дә... бәлки әле... Алексеев. Барыгыз, приказны үтәгез! Муса. Есть, приказны үтәргә! (йөгереп китә.) 16 Алексеев. Алай... Хәлләр кискенләшә бара. Харламове авылы... (Картага карый.) Морозов йөгереп керә. Морозов. Иптәш комиссар, алда йөз метр чамасы җирдә фашист- лар. Байназар засадага эләкте. Дошман солдатлары уң як флангтан бирегә үрмәли. ‘Алексеев. Сержант Морозов, биредә калыгыз. Өлкән политрук Җәлиловны көтегез, һәм аның белән бергә безгә килеп кушылыгыз. Морозов. Есть, иптәш комиссар. Муса киткән яктан шартлау тавышы ишетелә. Алексеев. Молодец, .Муса! (Морозовка.) Аңлашыламы? Морозов. Аңлашыла, иптәш комиссар. Алексеев китә. Морозов тирә-ягына карана. Фашистлар! Ах, сволочьлар! (Автоматтан аткан тавыш.) Бирелмә, бирелмә. иптәш өлкән политрук! Пөгереп чыгып китә. Пауза. Агачлар арасында дошман офицеры һәм солдатлары күренә. Бераздан каты яраланган Муса iiorepen керә. Агач артына яшеренгән солдат аңа атарга тели, ләкин офицер ирек бирми. Муса чайкала-чайкала бара да хәлсезләнеп егыла. Офицер. Тере килеш алырга! Солдат Мусага ташлана. /Муса (аңына килеп). Мә, кабахәт! (Ата. Солдат егыла.) Офицер (кычкыра). Күтәр кулыңны, русише һуид! Муса. Руслар кул күтәрмиләр! Атарга тели, ләкин патроны беткән. Офицер Мусага ташлана. Кул сугышы. Морозов йөгереп керә. Морозов (кинжал белән офицерга ташланып). Менә сиңа, эт! ’(Чәнчә. Офицер егыла. Морозов Мусаны күтәреп.) Иптәш политрук... Муса. Морозов?.. Морозов. Әйдәгез, ятыгыз минем аркага. Безнекеләр ерак түгел. Муса (ыңгырашудан тыелырга тырышып). Хәлем юк... Син бар... М о р о з о в. Сезне калдырып бер адым да китмим. Урман эчендә дошман солдатлары күренә. Тавыш. Рус, бирел! Плен! Морозов (гранатасын алып). Мин сиңа күрсәтермен пленны, фашист эте! (гранатаны ыргытып). Менә сиңа плен! Шартлау. П ә р д Р. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА 19-12 ел. Август. Төн. Тимер чыбыклар белән уратылып алынган хәрби әсирләр лагере. Аны прожекторлар яктырта. Такта барак эченең бер почмагы күренә. Унда һәм сул якта ишекләр. Түрдә ике катлы сәке. Ишек янына, стенага эленгән кечкенә лампадан барак эченә әз генә якты төшә. Сәхнәдә берничә хәрби әсир һәм Ш т у м п ф. Штумпф. Чык, дип кемгә әйтәм мин. Ә! Тизрәк! Марш моннан. (Әсирләрне уң як ишектән төрткәләп чыгарып җибәрә дә почмакта, сәке! ә яткан хәрби әсир янына килеп.) Син нишләп ятасың? Үзеңә атап әйткәнне көтәсеңме? Алексеев (ул танымаслык булып үзгәргән. Ябыккан. Битен сакал- мыек баскан). Миңа биредә дә яхшы. Ш т у м п ф. Сиңа әйтәләр. Сыпырт яхшы чакта. (Приклад белән төртә.) Алексеев. Өч сутка буе сасы вагонда азап чиктек. Тездән пычрак ярып, җитмеш километр җир җәяү килдек... Штумпф. Теләсәң кал әйдә, ял итәрсең... (Аркасына төртеп.) Я, я, тиз бул! Бушат урынны. Алексеев. Кемгә? Нинди кадерле кешеләр килә ул кадәр мин урын бирерлек? Штумфп. Муеннарына галстук кидергәч, белерсең әле. (Төрткәлитөрткәли чыгарып җибәрә дә, баракның икенче ягына үтә торган ишекне такта белән кадаклый.) Лейтенант Ганзель керә. Г а п з е л ь. Я ничек, булдымы? Штумпф. Бары да әзер, лейтенант әфәнде. Ничек соң, бөтенесен дә тоттылармы? Г а н з е л ь. Шайтан беләме — күпме кеше качкан алар. Ишек алдында эт өргән, сыбызгы сызгырткан тавышлар ишетелә. Прикладлар белән кыйныйкыйный, конвойлар лагерьга бер төркем хәрби әсирләрне алып керәләр. Ганзель барактан чыгып, ишек янында туктый. Г анзель. Качышлы уйнадыгызмы? Бик шәп, биредә хәзер ял итәрсез. Я, рәхим итегез! Әсирләр баракка чкерәләр. X ә с ә н о в белән Морозов кыйнап имгәтелгән кызылармеецны күтәргәннәр. Муса белән Байназар каты яраланган Чериенк о н ы җитәкләп киләләр. Муса. Кил әле, ят бирегә. Менә шулай. (Шинелен сала.) Байназар, мә әле баш астына сал. Мин тотып торам. (Черненко ыңгыраша.) Ничек, бик сызлыймы? Бераз гына чыда инде, дускай. (Морозов янына килә.) Сезнең хәлләр ничек? Морозов (кызылармеецны күрсәтеп). Соңгы сулышларын ала. X ә с ә н о в. Үлде... Пауза. Тышта шау-шу. Эт өргән тавышлар. Бар да сагаялар. Тарасов тавышы. Якын килмә, эт! Берничә кешене баракка төрткәләп кертәләр. Алар арасында куллары бәйләнгән Тарасов һәм кыйнап канга батырылган Мәхмүтов. Мәхмүтов. О-о-х!.. Тарасов. Син элек кулларымны чиш, аннан мин синең белән сөйләшермен. Ганзель (тыныч кына, әкрен). Тукта, көчек! Атам югыйсә. Тарасов. Мә! Битте! Ганзель. Менә сиңа! (Револьверы белән башына суга. Тарасов егыла, ыңгыраша.) _ Муса (Ганзель киткәч, Тарасовка). Ни өчен кирәк иде инде бу? Тарасов. Барыбер берни дә эшләтә алмаганын белеп торасың. Черненко (яртылаш саташып). «Уйларым минем, уйларым, сөекле Украинам белән...» Тарасов. Ничек кенә биредән котылырга? X ә с ә н о в. Бары да яхшылап уйланган кебек иде дә бит, барып чыкмады. М уса. Икенче тапкыр акыллырак булырбыз. М ә х м ү т о в. Мондый маҗара оештырганчы, башта яхшы итеп уйларга кирәк иде. 2. .с. ә.“ № з. | FfetijUMMCiai i AS«:’ | 17 j68- В. И ЛЕНИНА.! I визажн шгшииаии ( 18 Морозов (Байназарның ярасын бәйләп). Яхшырак оештырырга ВДеМәГ хмVTOB (кулын селтәп). Әй, булмагач булмый инде ул. Байназар (ачу белән), һнне берәү дә кулыңнан өстерәмәне. һин үзең безгә кушылдың. Мәхмүтов. Үзең, үзең!.. Тарасов. Барын да алдан күреп бетереп буламыни. Черненко. «Уйларым минем, уйларым...» Тарасов. Җитәр, лейтенант, йөрәкне өзмә ичмасам. Черненко. «Сөекле Украинам белән...» Байназар (кулындагы ярага карап). Тьфү, атаһына нәләт! М о р о з о в. Үлми калуың өчен аллага рәхмәт әйт. Байназар. Нәмә өсен рәхмәт. Тагын шушында эләккән өсенме? Әй... Үлгән булһам лутсырак булыр ине. М о р о з о'в. Үләргә кайчан да әле өлгерербез. Син менә биредән ничек котылу турында уйла. Байназар. Бер һынап каранык инде... Нәмә килеп сыкты? (Тирә- якка каранып.) Менә бит күрәһең? (Пауза.) Черненко. «Уйларым минем, уйларым, сөекле Украинам белән...» Нигә миңа да Остап Загайло кебек үләргә ярамады икән? Матур үлем... Ә мин? Ахмакларча үләм... Шунысы авыр... М у с а. Черненко... Черненко. Бу сез?.. М у с а. Микола, мә әле ал менә. (Кечкенә генә икмәк кисәге бирә.) Черненко (күзен ачып). Що сез? Юк, юк!.. Үзегез ач. М у с а. Ал, ал. Черненко (әкрен генә ала да авызына каба.) Ох! Муса. Хәлең начармы бик? Черненко. Тыным бетә. Иптәш политрук... Әгәр исән-сау калып өйгә кайтсагыз... Миннән Украинага сәлам әйтегез... Туган-үскән җирләр... Нинди чияләр пешә анда, черешнялар... (Аңын җуя.) Байназар. Әх, дустар... шушы үлем базыннан котылып, үзебезнең Урал якларына кайтһаммы... М о р о з о в. Нишләр идең? Байназар. Бодай сәсәр инем. Коймак пешерер инем. Күп итеп кымыз әзерләр инем. Аннан һнмез бер һарык суяр инем тә һине кунакка сакырыр инем. Златоустка барып. Хәсәнов. Ә мине? Байназар, һин үзең килерһең. һезнең Сарманнан Өфегә тиклем парахут йөри. Ә Өфенән Салават районына җәяү лә килеп була. Хәсәнов. Ике йөз километрнымы? Байназар, һи, булһа һоң? һолдат өсен бер нәмә лә түгел ул. Баракка Ганзель керә дә берәм-берәм барына да карап, тикшереп чыга. Апын белән бергә кергән Ш т у м п ф ишек янында басып тора. Г анзель (кызылармеецның үле гәүдәсен күреп, Штумпфка). Алыгыз моны! Ш т у м п ф чыга да ике солдат ияртеп кире керә. Солдатлар мәетне алып чыгалар. Ганзель (аңын җуйган Черненкога игътибар итеп). Берьюлы монысын да алыгыз. Штумпф (Черненко янына килеп). Ул әле тере, лейтенант әфәнде. 1 анзель. Мин нәрсә әйттем? Я! Бар да. Тимәгез аңа! Кагылмагыз!.. Черненконы гәүдәләре белән каплыйлар. Ганзель (пистолетын алып Черненко янына килә. Ата.) Алыгыз! 2* 19 Солдатлар Черненконы алып чыгып китәләр. Алар артыннан Штумпф белән Ганзель да чыга. Авыр тынлык. Муса (тетрәнеп, катып калган Л'1әхмүтовка). Хәлең бик авыр ахры, Мәхмүтов? Мәхмүтов (ачу белән). Синең ни эшең бар миндә! Муса. Күңелеңне төшермә, без әле биредә... Мәхмүтов. Җитәр! Кирәкми миңа агитация. Туйдырды... Сезне күп тыңладым. Тарасов. Тыңламагансың икән шул... Мәхмүтов. Хәзер инде аларны тыңлап карыйк. Тарасов. Фашистларны? Мәхмүтов. Әйе. Тарасов. Ах син, сволочь. Сатлык җан! (Мәхмүтовкә ташлана.) Муса. Туктагыз, нишлисез! Штумпф керә. Ш т у м п ф. Бу нәрсә тагын? Мәхмүтов. Менә бит, юләр сүз сөйләп утыра. Янәсе, Рязань пирожкилары Казан пәрәмәчләренә караганда тәмлерәк. Штумпф. Юләрләр! Юкка сүз көрәштерәсез. Беләсегез килсә, иң тәмле сый — Гамбург шницеле. Әйе, әйе! Менә, татып карагыз. (Камчы белән суга.) Тагын сугыша торган булсагыз, икегезне дә камчы белән ярырмын. Ишеттегез? (Ишек алдына чыга, һәм анда яңаклары бәйләнгән хәрби әсирне күреп.) Нишлисең биредә? Алиш. Мин... без... күптән түгел генә килдек... Штумпф. Килсәгез соң? А л и ш. Бу лагерьда... якташлар бар дип... Ш т у м п ф. Ә менә биредә ни кирәк сиңа? Алиш. Татарстаннан мин... Миңа әйттеләр... Биредә минем якташлар... Штумпф. Биредәме (Баракка күрсәтә.) Ашыгып Г апзель үтеп бара. Ганзель. Нәрсә бар? Штумпф. Менә, буталып йөри... Якташлар, ди... Ганзель. Яхшы чакта китеп калсын. Ш т у м п ф. Мин дә шулай дим. Г а н з е л ь (Алишка). Номерың? Алиш. 4796. Ганзель (Штумпфка). Ябыгыз шунда бергә. Соңыннан тикшерербез. Алиш. Туктагыз, сабыр итегез, мин бит... Штумпф. Вакыт юк, әйдә... (Төрткәли.) Алиш. Сез мине кая ябасыз... Мин әле яңа гына килдем бу лагерьга... Ганзель. Бигрәк тә яхшы. (Штумпфка.) Тизрәк! Штумпф солдатлар белән бергәләп, Алишны төрткәли-төрткәли, барак эченә кертә. Ганзель белән Ш т у м п ф китәләр. Барак эчендә. Алиш (аптырап калып). Сез нишлисез? (Ишекне шакый.) Чыгарыгыз мине биредән. Мин бит бер нәрсә дә эшләмәдем. (Пауза. Ул борыла һәм үзенә текәлеп карап торган әсирләрне күреп.) Сез?.. Морозов. Бу нинди кеше тагын? А л и ш. Мин әле яңа гына килдем... X ә с ә и о в. Сине ни өчен бирегә яптылар? Алиш. Иптәшләр! Мине... безне. Морозов. Нәрсә кирәк сезгә? 20 Vi иш Якташларны эзлим. Иптәшләр.... Т а р а с о в. Провокатор бу! Сугып яр башын! Муса Алиш?! Туктагыз, иптәшләр! Мин беләм аны. А л и ш. Сез кем? М уса. Танымыйсың? Алиш (әкрен). Муса? Муса! (Мусага ташлана. Кочаклый.) Син дә биретә тигәч, ышанып’бетмәгән идем. Пичек соң инде бу? Муса. Әй-е. Тормыш юлы без уйлаганга караганда рәхимсезрәк булып чыкты. А л и ш. Син күптәнме биредә? М у с а. Лагерьда — ике ай, ә менә биредә ике сәгать чамасы гына. Качарга унлаган идек тә... уңышсыз булып чыкты... Яңадан оештырырга туры килер. А л и ш. Мине дә искә ал. М у с а. Анда сүз дә юк. Я. үзең ничек соң? А л и ш. Үткән ел Брянск янында чолганышта калган идек. Күп лагерьларда булдым. Әп, Муса дус, мин күргәннәрне сөйләсәңме... Ярый инде, соңыннан... Бүген менә бу лагерьга, китерделәр. Муса. Ә бирегә, бу баракка ничек эләктең? Алиш. Сине сорашып йөри идем. Ниндидер бер офицерга тап булдым. Ябыгыз шунда бергә, соңыннан тикшерербез, ди. М уса (кискен хәрәкәт ясап). Вакыт аз, хәзер нишләргә икәнен тиз генә хәл итәргә кирәк безгә. А л и ш. Барыннан да элек, биредән ничек котылу турында уйларга кирәк. Муса. Менә бу стена артында баракның дәвамы... Анда нәрсә икән? Белмисеңме? А л и ш. Юк шул. Муса. Эх. тартасы иде... Алиш. Тартырга дисең? (Кесәсен капшый.) - М у с а. Син тартмый идең түгелме? Алиш. Әле дә тартмыйм. (Кесәсеннән кӘгазьгә төргән бер чеметем тәмәке чыгарып.) Мә, тарт. М у с а. Каян килде бу сиңа? А л и ш. Туры килгән чакта чикерткәләр җыйныйм — төпчекләр. Синең кебек тартучылар өчен. Муса. Рәхмәт. (Тарта. Берничә суыра да Морозовка бирә. Морозов, Хәсәновка, ул Байназарга.) Ал и ш. Эх, дускай. Ничек соң әле без мондый язмышка очрадык? М у с а. Мине дә нәкъ шул сораулар борчый. Ни өчен дошман Москва янына килеп җитә алды? Ни өчен армиябез эчендә шул көйгә кадәр хаиннар яшәп килгән. Син беләсеңме, хаин безнең армияне чолганышка үзе алып керә дә, корал ташлау турында приказ бирә. Без буйсынмадык, билгеле. Сугышып чолганыштай чыгарга тырыштык. Ләкин күбебез өчен бу мөмкин булмады... Димәк, сугышка кадәр үк әле без Ватаныбызның иминлеге өчен барлык чараларны да күрмәгәнбез. Безгә тагын да уяурак булырга, күбрәк эшләргә, кимрәк шапырынырга кирәк булган. Нинди генә җитешсезлек күрсәк тә, яныннан гамьсез генә үтеп китмичә, аны төбе-тамырына кадәр ачарга кирәк булган. Партия безне шуңа чакыра иде бит. Ә без күп вакытны артык мактанып, шапырынып, барысын да ал да гөл итеп күрсәтә идек. Үзебезне үзебез алдый идек. . , Алиш. Син хаклы. Бу турыда мин дә еш кына уйлыйм (Пауза.) Язасыңмы? М у с а. Язмый ничек түзәсең. А л и ш. Бәлки берәрсен укырсың? Муса. Тыңлап кара. (Яттай укый.) 21 Кичер мине, илем, синен, бөек Исмең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомерем өчен сатмадым. Волхов шаһит, изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым... Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым. Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!» «Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, тугай ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугарды йөрәгемнең соңгы тибешен!.. Тоткынлыкта хәзер -мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән... Тик бер өмит: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт. Сәке астыннан Алексеевның башы күренә. Алексеев. Ягез әле, иптәшләр, күз-колак булып торыгыз, искәрт- мәстән килеп керә күрмәсеннәр. Морозов. Кем син, каян болай? Алексеев. Теге яктан. Такталарны рәтләп какмаганнар анда. Хәлегезне белеп чыгыйм дип кердем. Морозов. 1 Иптәш комиссар! Байназар.) Алексеев. Тсс-с... Муса. Алеша? Алексеев (елмаеп, башын чайкый). Юк, ялгышасыз. Мин — Григорий Данилин, рядовой, аерым саперный батальоннан. Сугышка кадәр Смоленск янындагы бер авылда яшәдем. Балта остасы. Муса. Менә ничек? Ярый алайса, таныш булыйк. (Кочаклашып күрешәләр.) Ә минем ничектер барып чыкмады. Үземне никадәр генә Гумеров итеп күрсәтергә тырышсам да, барыбер белделәр... Син чолганыштан чыга алгансыңдыр дип шулкадәр ышанган идем. Димәк, безнең язмышыбыз турында өйдә берни дә белмиләр. Алексеев. Әйе... Ә мин сине һәлак булдың инде дип уйлаган идем. Муса. Ай, шулай булсачы. А л и ш. Хәзер ничек инде сөенергәме моңа, кайгырыргамы? Алексеев. Тик рухны төшерергә түгел. Хәрәкәт итәргә! Теге якта сак зур түгел. Сиздермичә генә халык арасына кереп югалырга мөмкин. Аннан күз күрер. Муса. Дөрес. Кем беренче? Б а й и а з а р. Жирәбә салабыз. X ә с ә н о в. Нинди жирәбә ди ул. Безнең командирыбыз бар. Иптәш өлкән политрук, команда бирегез. Муса (Морозовка). Син беренче. Байназар икенче... Алексеев (Морозовка). Әйдә минем арттан. (Шуышып китә. Морозов аның артыннан бара.) Муса. Ә өченче... 22 Ишек ачыла. Ш т у м п ф керә. III т У М п ф. Смирно! Га изел ь керә. Ганзель. Муса Җәлил! Байназар (Ганзель каршына барып). Мин. Муса. Кирәкми, Байназар. Җәлил ул — мин. Ганзель. Әйдә, чык! М у с а. Шулай ук тизме? Хушыгыз, иптәшләр. Пәрдә. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ БИШЕНЧЕ КАРТИНА «Татар легионы» җитәкчесе Алмашев кабинеты. Сул якта өстәл, тәрәзә. Ун якта тыштан керә торган ишек. Арткы стенада эчке бүлмәдән чыга торган ишек. Диван, урындыклар. Пәрдә ачылганда, идәнгә җәелгән келәм буйлап, уртача буйлы, юанрак гәүдәле, кып-кызыл битле, кечкенә мыеклы Алмашев сигарет тартып әрле-бирле йөри. Өстәл янына килеп утыра да телефонда сөйләшә башлый. Алмашев (ачулы тон белән). Алмашев сөйли. Бу нәрсә? Нинди башбаштаклык?! Майзель керә. М а й з е л ь. Хәрби әсирләр китерелде. Алмаше в. Яхшы. Барыгыз. М а й з е л ь китә. '(Телефонга.) Аклаңмагыз... Иртәгә иртән сәгать унга миңа килегез. (Телефон трубкасын куя.) Ишек ачыла. Аннан, чандыр гәүдәле, ач яңаклы, бер кеше кереп баса. Аның под ерш алдырган сары чәчләре югарыга карап, тырпаеп торалар. Өстендә соры костюм. Бу Гайфи Алмашевның ярдәмчесе Унгляуб. У н г л я у б. һайл һитлер! Алмашев. һайл һитлер, майи һер! Рәхим итегез! (Урын күрсәтә.) Унгляуб (утырып). Кәефегез ничек, майн шеф! Алмашев. Рәхмәт. Яхшы. Унгляуб. Яхшы? Ә миңа шелтә. Министерство шелтә бирде. Алмашев. Сез мине куркытасыз, майн һер. Ни өчен? Унгляуб. Фюрер, аңлыйсыз, фюрер үзе, безнең эштән канәгать түгел. Алмашев. Башкалардан без калышмыйбыз шикелле. Мәсәлән, үзбәкләр, казахлар... Унгляуб. Алар өчен мин җаваплы түгел. Сез дә шулай ук. Ә татарлар ни бары ике батальон. Алар да әле шайтан белсен кемнәр. Тәртип юк, дисциплина юк. Армия түгел, адәм мәсхәрәсе. Шул булдымы легион? Алмашев. Әйе... Хәлләр авыр. Унгляуб. Авыр? Националь-социалист авыр дигән сүзне белми. Аңламый. Нихт ферштээт! Ә һер Унгляуб аеруча... Ун көй эчендә тагын ике батальон төзергә һәм фронтка озатырга. Алмашев. Ике батальон... У н г л я у б. Әйе... Легион! Татарлар үзләренең милләте өчен, ирекле һәм мөстәкыйль Идел — Урал дәүләте өчен җаннарын аямыйча сугышырга тиешләр. Алмашев. Бик дөрес, һер Унгляуб. Тик алар үзләренең мәнфәгатьләрен аңламыйлар. 23 Унгляуб. Аңлату инде сезнең бурыч, майн шеф. Сезнең карамакта шульцләйтерлар— тәрбиячеләр, газета... акча... Алмашев. Ансы дөрес, тәэссефкә каршы, Советлар Россиясендә татарлар шулкадәр бозылган хәзер.... Унгляуб. Легионга бармаучыларга концлагерь — Майданек, Бухенвальд, я булмаса... (Асылуны хәрәкәт белән күрсәтеп.) Сезгә инде бу турыда аңлатып торасы түгел, майн шеф. Алмаше в. Мин аны беләм, һер Унгляуб. Унгляуб. Сез юкка алариың барысын да большевиклар яклы дип уйлыйсыз... Әйе, әйе... Алар арасында адәм рәтле әфәнделәр дә бардыр, мөгаен. Кайчандыр анда безнең ярыйсы гына дусларыбыз бар иде. А л м а ш е в. Әгәр Муса Җәлилне редакциядә эшләргә күндереп булса... Унгляуб. Аның белән сөйләшмәдегезме әле? А л м а ш е в. Ул биредә, тик белмим — күнәрме, юкмы? Унгляуб. Үлем белән яшәүне сайларга калганда, яшәүне сайламаган кеше юк әле дөньяда. Сез аңа туп-туры әйтегез. Ике юл: я үлем, я яшәү. Үзе сайласын. Сез, майн шеф, ярдәмгә Янгузовны чакырыгыз. О! Ул акыллы малай. Аңлый белә — нәрсә яхшы, нәрсә начар... Әйе... Алмашев (Унгляубның дорфа рәвештә басым ясавыннан кәефе китә бара. Ачуы чыга, ләкин үзен тотып калырга тырышып). Бу эштә аның ярдәм итә алуына ышанмыйм. Шулай да... Звонок бирә. Шунда ук М а й з е л ь кереп баса. М а й з е л ь. Тыңлыйм сезне, шеф. Алмаше в. Хәзер үк редакциядән Янгузов әфәндене чакырыгыз! М а й з е л ь. Ул үзе шалтыратты. Ярты сәгатьтән биредә булачак. Алмашев. Алайса яхшы. Барыгыз. (Майзель китә.) Унгляуб. Мин сезгә тагын шуны әйтергә тиеш, майн шеф, министерствода безнең газетадан канәгать түгелләр. Алмашев (коры). Нәрсә диләр? Унгляуб. Газетаны начар укыйлар. Алмашев. Ничек начар? Кем әйтә моны>? У н г л я у б. Легиончылар һәм хәрби әсирләр генә түгел, безнең солдатлар аяк баскан җирләрдә яшәүче барлык татарлар да аны укырга тиеш. Бу бер. Икенчедән, һәрбер номер саен нациларны, фюрерне мактап язарга түгел, күбрәк демократия турында язарга тәкъдим итәләр. Аннан безгә руслар белән татарларның, башкаларның да шулай ук, үзара дус булуы демократия принципларына каршы булуын аңлатырга кирәк. Алмашев. Төшенәм. Унгляуб. Турыдан-туры безгә каршы юнәлтелмәгән булса, большевикларны мактамаган булса, совет язучыларының да әсәрләрен басарга кирәк, диләр. Безгә фюрериең приказын төгәл үтәргә кирәк, майн шеф. Беләсез, аның кәефе хәзер бик шәп түгел. Бигрәк тә Сталинград хәлләреннән соң... Алмашев. Сталинград?!, һер Унгляуб, ярдәмчем буларак, сезне кисәтеп куям: фюрер турында мондый әшәке сүзләрне беркайда да сөйләмәгез. Сталинград хәлләре коточкыч булды, ләкин шулай да алар гына әле фюрериең кәефен бозарлык сәбәп түгел. (Кискен.) Әйе, әйе... Сез моны исегездә тотыгыз, һер. У и г л я у б. Юк, майи шеф... Сез... сез минем сүзләрне ялгыш аңладыгыз. Алмашев. Аннан шуны әйтергә телим. Министерствода татар легионы һәм татар газетасы турында сүз барган вакытта, мин үзем булырга тиеш. Бу хокукны миңа фюрер бирде... У н г л я у б. Бик дөрес, майн шеф... 24 Ал маш ев (эшлекле тон белой). Без бүген Даргибельдагы оа- тальонга бару турында сөйләшкән идек. * Ун гл я /б. Әйе, нәкъ шулай. А л м а ш е в. Сез хәзер үк китегез дә айдагы эшләр оелән таныша торыгыз. Мин бераздан барып җитәрмен. Мина әле редакциягә барып кайтырга кирәк... ч Унгляуб. Яхшы, майн шеф... Мин киттем алайса. (1\итә.) А л м а ш е в (паузадан сон). Кара, ничек җикеренә. Юк әле, һер Унгляуб, Гайфи Алмашевны тиз генә өркетә алмассыз... Өркетә алмассыз! Аның таянычы нык биредә, (йөренә. Пауза.) Майзель (кереп). Янгузов әфәнде биредә. Ал машев. Янгузов? Әйтегез аңа. Минем вакытым юк. Кире редакциягә кайтып китсен. Майзель. Яхшы. (Чыгарга бара.) Ал машев. Туктагыз! (Майзель туктый. Пауза.) Әйтегез, көтсен. М а й з е л ь. Яхшы. (Чыга.) Ал машев. «Ярдәмгә Янгузовны чакырыгыз...» Бу ни дигән сүз? Нигә ул бар җиргә дә аны кыстырырга тырыша, һммм. (Ишекне ачып.) Янгузов әфәнде, рәхим птегез. Янгузов керә. А л м а ш е в аны икенче бүлмәгә алып чыга. Сәхнә буш. Майзель кереп өстәлдәге әйберләрне рәтли. Бераздан Ал машев әйләнеп керә. Алмаше в. Муса Җәлилне чакырыгыз. М а й з е л ь. Яхшы. (Чыга.) Муса керә. Ал машев (ягымлылык күрсәтеп). Рәхим итегез, Муса Җәлил әфәнде. Утырыгыз. М уса. Рәхмәт, басып та торырмын. Ал машев. Юк, юк, мөмкинме? Сез милләтебезнең хөрмәтле шагыйре... Рәхим итегез, утырыгыз. Таныш булыйк: сезнең шикелле үк мин дә татар милләтенең бер хадиме— Гайфи Алмашев. Муса (утырып). Соңгы көннәрдә сезнең турыда күп кенә ишеттем, Гайфи әфәнде. Алмашев. Шулаймы? Бик яхшы. Без бит сезнең белән якташлар, Муса әфәнде. Кайчандыр мин дә Казан урамнарын хозур кылып йөри идем. Кыш көннәрендә әдәби милли кичәләр, җәй булса Кабан күле, Аркадия бакчасы, сабан туйлар... Әле дә шулай ямьледер безнең Казан ә, Муса әфәнде. М у с а. Ямьле, хәзер тагыи да ямьлерәк. Алмашев. Шулаймы? Бик шат. Әйе!.. Казан! Нурлы Казан, моңлы Казан! Безнең иң гүзәл, иң мөкатдәс хыялларыбыз белән бәйләнгән бит ул. Анда бары да йөрәккә якын. Әйе... Сагынам, Муса әфәнде, Казанны бик сагынам. Биредә ни әйтсәң дә чит илдә бит инде без. (Сигара тәкъдим итеп.) Рәхим итегез. Муса. Рәхмәт, тартмыйм. Алмаше в. Милләтебезнең киләчәк язмышы, Муса әфәнде, безнең өстебезгә, тарихи зур бурычлар йөкли. Сез һәм мин татар милләтенең тигез хокуклы хадимнәре буларак... Муса. Гайфи әфәнде, үзегез белән чагыштырып сез мине һич урын- сызга зурлыйсыз. Революциягә кадәр сез Россиядә зур фабрикант булгансыз, ишетүемә караганда, хәзер Берлиннең үзендә берничә йортыгыз бар... Алмашев. Ярый, шулай да булсын, ди. Муса. Сез капиталист, мин коммунист. Сез фашист, ә мин... Алмашев. Ялгышасыз, Муса әфәнде. Мин — партиясез. Яшермим, фюрерне, националь-социалистларны ихтирам итәм. Чөнки алар безнең милләтебезгә хөрмәт белән карыйлар һәм аның киләчәге өчен... 25 Муса (торып). Әйтегез, сез миңа нинди эш кушмакчы буласыз? Алмаше в. Утырыгыз, Муса әфәнде, һәм игътибар белән генә минем тәкъдимне тыңлагыз. Советлар Россиясе хәзер соңгы көннәрен кичерә. Безгә сезнең белән бүген милләтебезнең киләчәк язмышы турында кайгыртырга кирәк. Безнең төп бурычыбыз үзебезнең мөстәкыйль дәүлә- теоезне — бөек «Идел — Урал» штатын төзү булырга тиеш. Бу тарихи вазифаны без намус белән үтәргә, биредә, Берлиндә, аның ныклы нигезен салырга тиешбез. Сезнең талантыгыз өчен, Муса әфәнде, киң мөмкинлекләр ачыла. Сез бөек татар дәүләтенең беренче шагыйре, милләтебезнең бердәнбер һәм һичкайчан сүнми торган якты кояшы булырсыз. Сезнең исемегезне киләчәк буын тирән хөрмәт белән искә алыр, тавышыгыз бөтен шәрык дөньясында яңрар. Менә ни өчен мин сезгә, бүгеннән үк инде милли даныбызга нигез сала торган, үзебезнең милли газетабызда эшләргә тәкъдим итәм. А4 у с а. Рәхмәт. Ал м а ш ев. Мине сезнең киләчәк язмышыгыз борчый, Муса әфәнде. Әгәр дә тәкъдимемә риза булмасагыз, сезне зур күңелсезлекләр көтә. Бигрәк тә лагерьдан качарга теләвегез командованиега ошамаган. Сезне бирегә чакыртып алу өчен миңа нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнен белсәгез иде... Монда, Муса туган, шаярырга яратмыйлар, ышаныгыз миңа. Мин дөнья күргән кеше. Әгәр риза булсагыз, ул чагында тулы ирек сезгә. Хөрмәт, мәртәбә! һу! Биредә бик шәп яшәргә мөмкин. (Муса дәшми.) Уйлагыз, уйла, Муса әфәнде. Муса. Миңа җавапны иртәгә бирергә рөхсәт итегез. А л м а ш е в. Кызганычка каршы, булдыра алмыйм. Җавап бүген үк кирәк миңа. Хәзер үк. (Чыга.) 51 у с а (уйланып)... Каләм бирәчәкләр һәм... тормыш. Бик яхшы!.. Мин шундый җырлар язармын сезгә, әйе, әйе!.. Үләргә беркайчан да соң түгел. Ә менә иң газаплы, хурлыклы шартларда көрәшү авыр, бик авыр булачак. (Пауза.) Ватаныма зуррак хезмәт күрсәтү өчен шундый юл сайлаганымны берәү дә белми калса? Иптәшләрем, дусларым алдында хаин, сатлык булып калсам? Алар минем исемне бары тик җирәнү һәм нәфрәт белән телгә алачаклар. Миннән йөз чөерәчәкләр. А, нинди фаҗига булыр иде бу. Юк, үлү, дошманга ачыктаи-ачык нәфрәт белдереп, йөзенә төкереп үлү, мең өлеш артыграк. (Пауза.) Ләкин бу бит иң җиңел юл сайлау, авыр көрәштән качу дигән сүз. Хакым бармы минем аңа? Юк! Юк... Мин иң авыр, иң авыр юлны сайларга тиешмен. Бары тик шулай... Янгузов керә. Янгузов. Гайфи әфәнде биредә юк, ахры? Муса (күтәрелеп карамыйча). Юк. Янгузов. Муса? Бу сез?! Муса. Янгузов? Янгузов. Менә һич көтмәгәндә очрашу. Исәнмесез. Муса. Исәнмесез. Газетада җаваплы секретарь булып эшлисез? Янгузов. Башкача мөмкин булмады. Биредә, Муса туган, икенең берсе. Я тегеләй, я болай. Ничек булса да җанны саклап калу турында уйларга туры килә. Кем көчле — шул хаклы, диләр бит. Сезгә дә газетада эшләргә тәкъдим итәләрме? Муса. Әйе. Я н г у з о в. Риза булыгыз. Моны мин сезгә чын күңелдән әйтәм. Легионда солдат булып йөрү эш түгел ул. М у с а. Ә легиондагы кешеләрнең кәефләре ничегрәк соң? Янгузов. Алар сөйләшмәүне артыграк күрәләр. Тарих тәгәрмәченең үзләре теләгәнчә әйләнмәгәнен аңлыйлар бит алар. Безгә, совет кешеләренә, моның шулай икәнен хис итү авыр, бигеле. Ләкин... 26 М v с а. Эйе-е... , Янгузов. Ышаныгыз. Муса, мин сезне чиксез хөрмәт итәм һәм бары тик яхшылык кына телим. Риза булыгыз. Бергәләп эшләрбез. Аннан әле күз күрер. Муса. Сез хаклы. А л м а ш CD керә. А л м а ш е в. Сез Танышларсыздыр дип уйлыйм. Ян гузов. Әйе, танышлар. Муса Җәлил әфәндене мин күптән беләм. Ул менә дигән кеше һәм талантлы шагыйрь. Мин сездән, Гайфи әфәнде, аңа яхшы шартлар тудыруыгызны үтенер идем. Алмаше в. Монысы инде Муса Җәлил әфәнденең үзеннән. (Мусага.) Безнең милләтебез өчен бүген бердәмлек, оешканлык, үзара татулык кирәк икәнлеген сез аңлыйсыздыр дип ышанам. Башка милләтләргә каршы торырлык булу һәм, әгәр кирәк булса, алар белән җитәкчелек итү өчен милләтебез эчендәге барлык .сыйныфларның үзара дус булулары зарур. Муса (Янгузов белән сугышка кадәр булган сүзләрен исенә төшереп). Әйе, әйе... Янгузов әфәнде бу турыда сөйләде миңа. (Янгузовка.) Шулай түгелме? Янгузов (аптырап калып). Әйе... Алмаше в. Алайса бигрәк тә яхшы. (Япгузовка ишарә ясый.) Янгузов (кәгазь биреп). Шушыңа кул куеп бирсәгез, мин китәр идем. Гайфи әфәнде. А л м а ш е в. Бирегез. (Кул куеп кире бирә.) Янгузов. Хәзергә хушыгыз, Муса әфәнде. (Китә.) Алмашев. Мин сезнең халәт рухиягезне аңлыйм, Муса әфәнде. Күнекмәгән шартларда эшләү башта авыррак булачак. Ләкин... бераз вакыт үткәч... Мин беләм — сезнең семьягыз бар, кызыгыз. Әгәр үзегезнең исәнлегегез турында аларга хәбәр итәргә теләсәгез, без аны да эшли алабыз. М у с а. Кирәкми. А л м а ш е в. Я, нинди карарга килдегез? М у с а. Мин риза. Ләкин кайбер шартларым бар. Алмаше в. Нинди шартлар ул, Муса әфәнде. М уса. Беренчесе шул, сез мине совет халкына каршы шигырьләр язарга мәҗбүр итмисез. Икенчедән, нәрсә генә язсам да Муса Җәлил имзасы белән түгел, икенче имза белән язачакмын. Алмашев (уйлап торып). Ярый, гәрчә биредә андый шартлар куюны яратмасалар да, мин сезнең бу шартларыгызны кабул итәм. М уса. Рәхмәт. Алмашев звонок бирә. Майзель керә. Алмаше в. Алиш әфәндене чакырыгыз. М а й з е л ь. Яхшы. (Китә.) Алмаше в. Сез мине гафу итегез, мин хәзер керәм. Алиш әфәнде сезнең якын иптәшегез, аның белән, бәлки, сез сөйләшерсез? (Чыга.) Алиш керә. Алиш (әкрен). Син үзең генәме? Я, ничек? Муса дәшми. Әгәр миңа редакциядә эшләргә кушсалар, үтерсеннәр әнә, бармыйм. Муса (кочаклап). Эх, дускай... Алиш. Син риза булдыңмы әллә? Муса. Әйе. Алиш аптырап артка чигенә. Пәрдә. 27 ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ АЛТЫНЧЫ КАРТИНА «Идел — Урал» газетасы редакциясендә зур гына бер бүлмә. Сулда тәрәзә һәм өстәл. Унда тыштай керә торган ишек. Каршыда редактор һәм җаваплы секретарь бүлмәсенә керә торган ишек. Бер почмакта бронзадан эшләнгән Бисмарк бюсты. Алиш белән Батыршин газета төрәләр. Батыршин «Беренче вальсны» җырлый. А л и ш. Нәрсәдәндер кәефең шәп синең бүген. Батыршин. Газета бик әйбәт чыкты бит. Портретлар да әйбәт, шигырьләре дә. Алиш. Элек болай шатланмый идең. Батыршин. Ә бүген шатланам. (Җырлый.) йөгерә-йөгерә алмагачтан Без җыябыз алмалар, Безнең эштән шундый үскән, Шундый пешкәннәр алар. е Алмасын, алмасын... Өз агачта калмасын... Кулына газета тотып Я н г у з о в керә. Я н г у з о в. Җитте сиңа, егет, туктат җырыңны. Ансыз да баш авырта. Б а т ы р ш и н. Мин малай чактан ук җырлый-җырлый үстем, Янгу- зов әфәнде. Җырламыйча эшли алмыйм. Янгузов. Эшләрсең, энем. Яңа тәртипкә күнергә күптән вакыт... (Кабинет ишеген ачкыч белән ача-ача.) Фу, баш шундый чатный. Алиш. Нигә азапланасыз? Кичә полосаларны укыдыгыз бит инде. Батыршин. Кичә Янгузов әфәнде башында газета кайгысы түгел иде шул. Янгузов. Күпне күрәсең, малай, кара аны. (Китә.) Батыршин (әкрен). Холуй. Алиш. Әкрен! Батыршин (кычкырыбрак). Холуй! Алиш. Тсс-с, ишетер. Батыршин. Ишетсен. Курыкмыйм мин аңардан. Берсеннән дә курыкмыйм. Биредән качам мин барыбер. Анна М а р и керә. А н н а М а р и. Исәнмесез, әфәнделәр. Батыршин (шатланып). Анна Мари! Алиш. Исәнмесез, Анна Мари. А н н а М а р и (сигарет тәкъдим итеп). Кем ала, рәхим итегез! Батыршин. Бүген минем акчам юк. А н н а М а р и. Соңыннан бирерсез. Мин сезгә ышанам. Батыршин. Рәхмәт. Анна Мари (Алишка). Муса әфәндегә калдырыргамы? А л и ш. Калдырыгыз. Мин тапшырырмын аңа. Анна Мари (бер пачка сигарет биреп). Тик онытмагыз. А л и ш. Борчылмагыз, онытмам. Апиа Мар и. һәм әйтегез — мин аңа бурычка һәрвакыт калдыра алачакмын. Ал IIш. Яхшы. Анна Мари. Гафу итегез, әфәнделәр, кичә мин сездә кулъяулыгымны онытып калдырганмын! Алиш. Белмим, мин күрмәдем. Батыршин (кесәсеннән яулык алып). Менә шушы түгелме? 28 Анна М а р и. Шул үзе. Бирегез миңа аны. Б а т ы р ш и н. Ә миндә калса? А н н а М а р и. Ни өчен? Б а т ы р ш п н. Шулай. А н н а М а р и. Ул сезгә ошыймы? Б а т ы р ш и п. Бик ошый. Ул шундый нәфис, һава шикелле җиңел... Анна Мари. Әгәр телисез икән, калсын алайса. Ярый, сау булыгыз. Б а т ы р ш и н. Шулай тизме? А н н а Мар и. Янгузов әфәнде янына кереп чыгам да... Б а т ы р ш и и. Бераз гына торыгыз инде. А н н а Мар и. Булдыра алмыйм, эшем бар. Батыршин. Мин сезне бераз озата барам. Ишек төбендә көтеп торачакмын. Анна М а р и. Яхшы. Батыршин чыга. А н н а М а р и Янгузов бүлмәсенә керә. Алиш (аларның артларыннан карап калып). Ай бу яшьлек... Әгәр дә ул... Юк, ярамый болай. Нык кына сөйләшергә туры килер. Биредә үз өебез түгел. Немец офицеры формасында Салмиев керә. С а л м и е в. Муса юкмы? Алиш. Биредә, хәзер керә. Я, эшләр ничек? Салмиев. Начар түгел кебек. Легиончыларның фикерләре нык кына үзгәрде хәзер. А л и ш. Шулай булырга тиеш тә. Ни әйтсәң дә бит алар үз кешеләр. Янгузовтан сакланыгыз. С а л м и е в. Беләм. Я н г у з о в белән Анна Мари керәләр. Янгузов. Фрейлен Эльзага әйтегез — мин үпкәлим аңа. Нигә килмәде ул? Анна Мар и. Үпкәләргә үк кирәк микән, Янгузов әфәнде. Хушыгыз хәзергә. (Китә.) Янгузов (Салмиевка). Сәлам, лейтенант әфәнде. (Күрешә. Алишка.) Батыршин кайда? А л и ш. Чыкты. Янгузов. Ахмак ул малай. Барыгыз, эзләп алып килегез. Эшләсен. Бер уңайдан кисәтеп тә куегыз, әгәр үзен шулай тота торган булса, яхшы булмас аңа. Алиш. Хәзер чакырам мин аны. (Чыга.) Янгузов (ишекне карап килеп). Яздыңмы? Салмиев. Өлгерә алмадым. Янгузов. Димәк, риза түгел? С ал м и е в. Риза, ләкин... Янгузов. Әгәр башыңны кисмәсеннәр дисәң, икеләнмә. Сөйләштек, димәк? Мусаны яхшылап күзәт. Минем тирәдә күп чуалма. (Китә.) Салмиев (уйланып). Башкача бер дә мөмкин түгелмени соң? Алиш белән Батыршин керәләр. Батыршин. Ә мин әйтәм, әкият болар бар да. Моннан соң миңа акыл өйрәтәсе булма. Кирәкми! А л и ш. Син артык мавыкма, егет. Нәрсә беләсең син үл кыз турында? • Батыршин. Ул бик яхшы кыз. Әтисе аның гади эшче. Бары тик ашарларына сулмаганга гына сигарет белән сату итеп йөри. 29 А л и ш. Сату итүе маска гына булса? Әгәр аны безне күзәтеп йөрү өчен җибәргән булсалар? , а,т ы Р ш и н. Сезне? (Ачу белән көлә.) Сезне күзәтүнең нигә кирәге оар. Сез фюрернең приказларын шундый тырышып үтисез, хәтта бүләк тә алырсыз әле. Ә минем өчен борчылмагыз да. Муса, X ә с ә н о в, С ә й ф у л л и н керәләр. Муса (Батыршинпыц соңгы сүзләрен ишетеп калып), һаман шаулыйсың? Б а т ы р ш и н. Бәйләнмәгез, зинһар. (Чыга.) Муса (әкрен). Безгә, өченче батальонда тагын бер ышанычлы кеше табарга кирәк. (Хәсәновка.) Бу эшне син үз өстеңә ал. Булатов Фуат белән Габдулла Батталов иртәгә минем янга килсеннәр. Аннан шул: I айденштрассадагы фабрикаларның берсендә, күп кенә хәрби әсирләр белән бергә. Алексеевның да эшләве турында миңа хәбәр иттеләр. Ал иш. Алексей Федоровичмы? М уса. Әйе, ул. Син, Алиш дус, һичкемгә дә сиздермичә аны ничек итеп эзләп табу турында уйла. Ләкин бик сак хәрәкәт итегез, иптәшләр. Нинди генә хәлдә дә тынычлык һәм салкын канлылыкны югалтмагыз. Конспирациянең бу беренче шарты. Минем белән киңәшми торып берәү белән дә, бертөрле дә яшерен бәйләнешкә кермәгез. Шикләнүләргә урын булмасын өчен, моннан соң минем квартирада очрашуларны бетерәбез. Урамда сөйләшүләрне дә туктатырга кирәк. Исегездә тотыгыз: биредә безнең һәр адымыбызны күзәтеп торалар. С ә й ф у л л и н. Беләбез. М у с а (кычкырып). Я, әфәнделәр, батальоннарда эшләр ничек? X ә с ә и о в. Бездә яхшы. М уса. Эшегезне дәвам итегез, Алиш әфәнде. Алиш. Анысы була. (Газета төрә башлый.) Муса (Хәсәновка). Яхшыны ничек аңларга? X ә с ә и о в. Дисциплина күтәрелде. Легиончылар һичбер зарланусыз хәрби һөнәргә өйрәнәләр. Фюрернең приказын үтиләр. Бигрәк тә сез килеп киткәннән соң. М у с а. Бик яхшы. (Әкрен.) Шик-фәлән юкмы? X ә с ә н о в (әкрен). Хәзергә юк. Муса (кычкырып). Безнең газетаны укыйлармы? X ә с ә н о в. Бик яратып. (Тирә-якка каранып, әкрен.) Эх! Үзебезнең газета булса иде. Муса (әкрен). Минем башымда бер фикер йөри йөрүен. Әгәр аны тормышка ашыра алсак, Кызыл Армиянең уңышлары турында дөрес хәбәрләр тапшыра барыр идек. С ә й ф у л л и н. Бармы соң алар? М у с а. Булачак. X ә с ә и о в. Начар булмас иде бу. Муса (кычкырып). Ә сездә хәлләр ничек, Салмиев әфәнде. С а л м и е в. һер Уигляуб канәгать. Хәсәиов (әкрен). Москва белән бәйләнеш булдыру мәсьәләсен ничек хәл иттегез? М уса Кеше җибәрергә кирәк. Башка юл юк. С а л м и е в. Ничек барып җитәр икән ул? X ә с ә н о в. Белгия, Франция аша... М у с а. Көнчыгышка карап юл тотса яхшырак булыр, минемчә. Чехословакия, Польша... Анда партизаннар. Аннан Украина. С ә й ф у л л и н. Ә кемне җибәрәбез? Муса. Сине Шәрәф. Немецчәне яхшы беләсең. Кыяфәтең Европалыларныкы. 30 X ә с ә н о в. Дөрес. Муса (Сәйфуллинга). Юлга әзерлән. Янгузов керә. Сездән шуны үтенәм, әфәнделәр, газетаны һич тә тоткарламыйча таратыгыз. Я н г у з о в. Сәлам, әфәнделәр! Бар" да. Исәнмесез, Янгузов әфәнде. Я н г у з о в. Я, сездә эшләр ничек сон.? X ә с. ә н о в. Бик шәп. Легиончылар хәзер фронтка барырга дип ашкынып торалар. Янгузов. Сезгә нәкъ шушы турыда газетага язарга кирәк. Тик озакка сузмыйча. Бүген үк, хәзер ук... Шулай түгелме, Муса әфәнде? М у с а. Әлбәттә. Янгузов. Әйдәгез минем кабинетка. Шунда язарсыз. Муса. Янгузов әфәнде тимерне кызуында сугарга ярата. Сәйфуллин. Язу эшендә осталык чамалырак шул безнең. М у с а. Ничек яза алсагыз, шулай языгыз. Үзебез төзәтербез. Янгузов. Бик дөрес. Әйдәгез, әфәнделәр. (Китәләр.) М у с а. Күрдеңме? А л и ш. Эшли белә егет. М у с а. Егетләрне бәладән коткарырга кирәк булыр. Батыршинның хәле ничегрәк? Алиш. Гашыйк булган. Акылын җуеп бара. Сөйләш әле үзе белән. Бу папирос сатучы кызларның килеп йөрүләре ошамый миңа. М у с а. Аларның гестапо агентлары булуында шик тә юк. Шуның, өчен дә алар белән үзебезне мөмкин кадәр иркен тотарга, шикләнүебезне сиздереп, алардан читләшмәскә кирәк. Ләкин Батыршинга берни дә әйтергә кирәкми хәзергә. Тиздән мин аңа бер эш тапшырырга уйлыйм. Шуннан ул үзеннән-үзе сак кылана башлаячак. А л и ш (бер пачка сигарет биреп). Анна Мари калдырды. Муса. Рәхмәт. Алиш, һәм сиңа һәрвакытта бурычка биреп тора алам, дип әйтергә кушты. Муса. Ничек? һәрвакытта бурычка биреп... дисең? Ал и ш. Әйе. Муса. Гаҗәп. Очраклы гынамы бу әллә... А л и ш. Нәрсә? М у с а. Бурычка биреп тора алам — бу бер парольгә охшый. Легиончылар формасында киенгән Мәхмүтов керә. М ә х м ү т о в. Рөхсәтме? Муса. Рәхим итегез. (Гаҗәпләнеп.) Мәхмүтов? Мәхмүтов. Әйе, бу мин. М уса. Каян син, дус? Мәхмүтов. Киемнән күрә торгансыздыр. Фон һер Унгляубның үз рөхсәте белән килдем. Менә рәхим итегез.- (Пропуск күрсәтә.) М у с а (карап). Бик яхшы. Мәхмүтов. Мин әйтәм, анда — редакциядә минем дуслар эшли, дим. Сезнең турыда, ягъни. Алар янына барып кайтасы килә, дим. Рөхсәт итте. Шулай булмыйча! Сез бит хәзер аның алдында иң авторитетлы кеше. Муса. Әйтегез, йомшыгыз нәрсәдә? Сезгә ни кирәк? Мәхмүтов. Юкка борчыласыз, «иптәш» Муса әфәнде. Кирәкми! Алла хакы өчен ачулана күрмәгез. Мин беркатлы кеше, туры әйтергә яратам. Миңа сездән бернәрсә дә кирәкми. Минем тик сезнең нурлы йөзегезне тагын бер тапкыр күрәсем генә килде. (Газета алып.) АЕ 31 OCJJOU ;'аР ааь| безнең кебекләргә аңлатып бирүегез өчен зур рәхмәт инде се3м„? а мё 3 На? а " ,гешелэР барын ™ белик... Му с а. Мәхмүтов!.. ‘v ° VQ Ү Т ° В ' ^икеР енмәгез> әфәндем. Миңа артык берни дә кирәкми. *зег дю дә, эшегезне дә күрдем, күңелем булды. Пропускка кул куеп кына оирегез дә, мин китәм. (Кәгазь бирә.) ' Муса (кул куеп). Сәер кеше сез, Мәхмүтов. I әхмүт ов (пропускны алып). Сәер кеше? Ә сез менә сәер генә түгел, коточкыч кешеләр, ике яклы пычаклар. Сатлыклар! Алиш (Мәхмүтовка ташланып). Эх син, эт! Муса, лиш! кагыласы булма аңа! Ул хаклы... Мәхмүтов әфәнде, барыгыз, хәзер үк оатальоныгызга кайтыгыз. Пропускта сезнең биредә булган вакытыгыз минутына кадәр төгәл күрсәтелгән. Легионда дисциплинаны оозарга оез беркемгә дә юл куймабыз. Аңладыгызмы? Мәхмүтов әкрен генә чыга. Пауза. Алиш. Муса... Муса. Дәшмә. Тынычланыйм бераз. Бүлмәдән Хәсәнов, Сәйфуллин, Салмиев чыгалар. Төрелгән газеталарны алалар. Хәсәнов. Менә яздык. Ләкин... Муса (әкрен). Борчылмагыз. Фамилиягезне газетага чыгармаска тырышырмын. Ярый, хәзергә хушыгыз, иптәшләр. Эшегездә уңышлык телим. Батыршин керә. Шул ук вакытта кабинеттан Янгузов йөгереп чыга. Я н г у з о в. Туктагыз! Муса. Нәрсә бар, Янгузов? Янгузов. Безнең барыбызны да асачаклар. Муса. Ни өчен? Янгузов. Укыгыз! (Газета бирә.) Муса (укып). Аңламыйм, ни өчен борчыла торгансыздыр. Без бу язабыз. Янгузов. Сез анда язылганча укымыйсыз. Муса (тагын бер кат укып). «Герман армиясен тармар итте». Алай, киресенчәрәк чыккан икән бу. Янгузов. Шул-шул әнә, киресенчә. Л4ус а. Бер «н» хәрефе урынын алмаштырган. Батыршин. Бары шул гынамы? Бер хәреф өчен тәрәсез, Янгузов әфәнде. Янгузов. Бер хәрефнең мәгънәсен муеныңа элмәк кигәч аңларсың әле. Муса (ачу белән). Кем хатасы оу? Янгузов Хата түгел, уйланып эшләнгән эш оу. Мус’а Уч” чак тагын да начар. Моны эшләүче кеше юләр, идиот. Ә сез ‘ Янгузов әфәнде, менә нәрсә, бу турыда берни дә сөйләмәгез. Янгузов Әгәр дә сизсәләр? Беләсезме ул чагында нәрсә оулачак? Mvca Сөйләсәгез дә бик үк күңелле булмас. Сез җаваплы секретарь. Гайфи әфәнде сезгә ышана. Укымыйча гына кул куя. Димәк, төп гаеп сездә ₽ Газеталар әле таралмаган оулса, бер хәл иде. Ләкин бу шундый хата моны берәү дә сизмәячәк. Беренче кат укуда үзем дә сизмәдем. Биредә бар да үз кешеләр. Сезнең хатагыз турында оерәүгә дә әйтмәячәкләр. Шулаймы, әфәнделәр. Салмиев. Әлбәттә. Хәсәнов. Шикләнмәгез дә. «Герман армиясе совет частьларын тар-мар итте», турыда һәркөн совет частьлары юкка тавыш кү- 32 А л и ш. Ул турыда борчылмагыз. Янгузов (аптырап калып). Сез мәсьәләне шулап китереп куйдыгыз, әйтерсең бу минем гаебем. М v с а. Билгеле. Җавапка иң элек җаваплы секретарьны тарта- чаклар. Я н г у з о в. Бу нәрсә инде... Алма ш е в белән У н г л я у б керә. У н г л я у б. Гутеи таг, әфәнделәр. Бар да. Гутеи таг, hep Унгляуб. Ал м а ш е в' (газетаны күрсәтеп). Менә бу безнең бүгенге номер. Унгляуб (карап). У-у, бик яхшы. Әфәнделәр! Мин сезгә бүген яхшы хезмәтегез өчен Көнчыгыш Министерство исеменнән рәхмәт белдерергә дип килдем. М у с а. Бу сүзне ишетүебез өчен бик шатбыз. С а л м и е в !., Үлгпппг I Бик шатбыз. Алмашев. Мин ышанам, сезнең эшегез шулай киләчәктә дә мактауга лаеклы булыр. Муса. Тырышырбыз, Гайфи әфәнде. У н г л я у б. Сезгә тагын бер яңа хәбәр әйтә алам. Иртәгәдән башлап сезнең көнкүреш шартларыгыз күп яхшыртылачак. М у с а. Министерствога тапшырыгыз: безнең турыда кайгыртуга каршы без, эш белән җавап бирәчәкбез. Шулай бит, әфәнделәр? Бар да. Бик дөрес. Унгляуб. Ә, менә нәрсә, Хәсәнов әфәнде, өч көннән сезнең батальон фронтка озатыла. Анда безнең офицерлар китә. Сез борчылмагыз. без сезгә яңа батальон бирәчәкбез. Алмаше в. Күрәсез, әфәнделәр, яхшы эшнең кадерен беләләр биредә. Эшегезне дәвам итегез. Рәхим итегез, һер Унгляуб. Китәләр. Янгузов алар артыннан чыга. Хәсәнов. Ярый, без киттек! Хушыгыз! С ә й ф у л л и н, Хәсәнов китәләр. М у с а. Менә рәхмәт тә ишеттек. Батыршин. Ватанга хыянәт өчен — рәхмәт. Муса (Батыршинга газетаны күрсәтеп). Синең эшеңме бу? Батыршин. Юк, түгел. М уса (Алишка). Корректураны син укыган идеңме? А л и ш. Әйе. Ләкин мин укыганда хәрефләр үз урынында иде. Муса (Батыршинга). Димәк, син? Батыршин (ачу белән). Әйе, мин. М уса. Ни өчен эшләдең моны? Батыршин. Намусым кушты. М у с а. Моның өчен нәрсә булырын беләсеңме? Б а т ы р ш и и. Беләм. Әйдә, әнә, атсыннар, ассыннар мине. Артык түзә алмыйм, түзә алмыйм! Муса. Әкрен! Батыршин. Мии комсомолец. Биш ел пионерда булдым. Сезнең шигырьләрегезне укып, җырларыгызны җырлап үстем. Әйдә сип, әйдә син, Яшь көрәшче кайда син... (Яшенә тыгыла.) Мин сезне шундый ярата идем бит, Муса абый, ә сез... сез бүген, биредә, фашистлар өчен... Муса (дулкынланып). Юк, Кәрим туган, тик фашистлар өчен түгел. Б атыр ш и н. Ә газета? Муса (әкрен). Ул, билгеле, сатлык җаннар эше. I > a i ы p ш и н. Сез дә шулай уйлыйсыз? (Алишка карый.) А л и ш. Әйттем бит мин сиңа. Муса. Син намуслы һәм кыю егет. Сиңа ышанырга була бит? 15 а т ы р ш н н. Үзегезгә ышанган кебек ышаныгыз. ЛА уса. Мин бер җаваплы эш кушсам, эшләрсеңме? Б а т ы р ш н п. Барын да эшләрмен. Муса. Синең йөрәгең иреклеме соң? (Батыршин уңайсызланып чала.). Анна Мари? Б а т ы р ш и н. Әйе. Муса. Кайсысы сиңа кыйммәтлерәк, улмы, Ватаныңмы? Батыр ш и н. Сорап торасыз тагыи. Муса. Курыкмассыңмы? Б а т ы р ш и н. Үлемнән мин курыкмыйм, тик әни генә кызганыч. Муса. Кем соң әниең? Б а т ы р ш и и. Укытучы. Ютазы районында. .Муса. Миннән хәзер ишетәчәк сүзне беркемгә дә сөйләмәскә ант ит. Б а т ы р ш п и. Ант итәм, Муса абый. Муса. Сөйләсәң — үлем. Батыршин. Сөйләсәм — үлем. Муса. Безгә легиончыларны Ватанга турылыклы булып калырга чакырган листовкалар кирәк. Шуларны типографиядә басып булырмы? Батыршин. Мин эшлим моны. Тапшырыгыз. Тик... Муса. Нәрсәдән шикләнәсең? Батыршин. Әгәр татар шрифты бары тик безнең типографиядә генә булса? Муса. Листовка гестапо кулына төшә калса, турыдан-туры безгә килерләр дип уйлыйсыңмы? Батыршин. Әйе. Муса. Ә без бары тик безнең алфавитта гына булган берничә хәрефне бөтенләй кулланмабыз. Ә рус шрифтлары Берлинның хәзер барлык типографияләрендә дә бар. Батыршин. Бу дөрес. Муса. Эз югалту өчен башка юллар да табарбыз. Тик син тотылма. Батыршин. Мин бик сак булырмын, Муса абый. Әгәр тотылсам, бөтен гаепне үз өстемә алачакмын. Муса. Батыршинны кочаклый. Пәрдә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА Вакыйга шунда ук бара. Вакыт кич. Тәрәзәгә маскировка хезмәтен үти торган кара штора төшерелгән. Сәхнәдә Батыршин белән Анна Мари. Кабинеттан ара-тнрә Алмашевның җикеренеп кычкырган тавышы ишетелеп куя. Батыршин (шашынып). Эльза Гестапода эшли? А н н а М а р и. Әйе. Батыршин. Ә син? Анна Мар и. Мин дә. Батыршин (торып). Бар кит. Күрәсем дә килми сине. АннаМари. Мин сезнең дустыгыз... Син ышанмыйсың? Батыршин (үзен тотарга тырышып). Мин сине буып үтерәчәкмен. OQ 3. „С. Ә.* № 3. °° 34 А н н а М а р и. Кирәкми! Б а т ы р ш и н. Кит! А и и а М а р и. Кәрим, әгәр үзем әйтмәсәм, сип бит берни дә белми идең әле. Ләкин мин... Син миңа ышанырга тиеш. Мин барын да әйтеп бетерә алмыйм, тик... Б а т ы р ш и н чыгып китә. Кәрим! Аның артыннан чыга. Кабинетта кызып-кызып сөйләшкән тавыш ишетелә. Ишек ачыла, аннан Муса чыга. Ишекне әкрен генә яба да бүлмәдән күз йөртеп ала. М у с а. Кәрим! (Пауза.) Кәрим, син кайда? Кая югалды соң бу? Икенче ишектән чыгып китә. Кабинеттан, ачулы кыяфәттә, Алмашев чыга, аның артыннан Я н г у з о в. Алмашев (дәвам итеп). Ярый әле, бәхетегез, сезнең бу «хатагызны» миннән башка берәү дә сизмәде. Шуның өчен генә каты чара күрмим. Ләкин шуны белегез: башкалар гөнаһсы өчен үз башымны югалтырга уйламыйм мин. Я н г у з о в. Шулай да минем белән бу рәвешле сөйләшергә сезнең хакыгыз юк. Бигрәк тә миңа буйсынган кешеләр алдында... Алмаше в. Нинди хак һәм хокук турында сөйлисез сез? Я н г у з о в. Ни генә булса да, мин җаваплы секретарь, Муса миңа буйсынган кеше. Җаваплы секретарь итеп министерство мине билгеләде. Мина зур хокук бирелгән... Алмаше в. Ул хокукыгызның поты бер тиен, беләсезме шуны? Я н г у з о в. һер Унгляуб... Алмаше в. Унгляуб? Нигә сез миңа гел-гел аны китереп тыгасыз.. Төкергән мин аңа, белдегезме? Хокук, имеш! Нинди хокук? Нәрсә өчен? Хыянәтегез өченме? Әллә булмаса большевиклар белән эшләгәнегез өченме? Я н г у з о в. Мин... Алмаше в. Сатлык җан, кәгазь пычратучы син, корт — җир корты. Мин бөтен бер милләтнең язмышы өчен җаваплы кеше. Язмыш минем кулыма миллионнарча мөселман туганнарыбызны кайгырту вазыйфасын йөкләде. Ә син килеп танавыңны тыгасы. Тьфү! Саз бакасы. Ярык сыбызгы! (Китә.) Янгузов. Сыбызгы? Ярар, күрсәтермен әле мин сиңа сыбызгыңны! Ыштансыз президент! Мин әле сине дуңгыз урынына чинатырмын. (Бүлмә буйлап йөри.) Мөселман балалайкасы!.. Тьфү! Барыгыз да чәнчелеп китсәгезче! М уса керә дә өстәл янына утырып эшли башлый. Пауза. Янгузов аның янына килә. Янгузов. Яныгызга утырсам, сүз әйтмисездер? Муса. Рәхим итегез. Янгузов утыра да шунда ук торып китә. Аннан тагын аның янына килә. Муса эшләвендә дәвам итә. Янгузов. һаман эшлисез? (Муса дәшми.) Беләсезме, көнләшәм мин сездән. Әйе, әйе. Чын-чыннан көнләшәм. (Пауза.) Ни өчен сез шундый тыныч? Муса. Киресенчә, миңа сездән көнләшергә кирәк. Сез биредә эзләгән нәрсәгезне таптыгыз булса кирәк. Янгузов. Яшермим, әсирлеккә, аннан соң бирегә эләккәч, чыннан да инде мин үз юлымны таптым дип уйлаган идем... М уса. Соң? Янгузов. Хәзер мин үземне шундый әшәке хис итәм... Муса. Сез киләчәккә ышанычыгызны югалткансыз. з* 35 Я и г у з о в. Миңа нишләргә хәзер? Артык мин болай яши алмыйм. Боларны җенем сөйми. Муса. Сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм шул. Яигузов. Муса, әйдәгез ачыктаи-ачык сөйләшик. Муса. Сез нәрсә әйтмәкче буласыз? Яигузов. Г1и өчен тыныч булганыгызны мин беләм сезнең. (Каранып алып.) Минем зур мөмкинлекләрем бар. Миңа ышаналар. Аны яулап алу миңа бик кыйммәткә төште, әлбәттә. Миннән күп иптәшләр йөз чөерделәр. Ләкин мин түздем. Хәзер инде миңа нинди генә җаваплы эшне дә ышанып тапшыра аласыз. Муса. Юләр сүз сөйлисез... Яигузов. Тик мин нәрсәдән башларга белмим. Муса. Яигузов әфәнде... Я н г у з ов. Әгәр без оеша алсак иде... Аңлагыз, артык миң болай яши алмыйм. Муса (кискен). Үзегезне кулга алыгыз, Яигузов әфәнде. Иервыла- рыгыз какшаган. Ял итәргә кирәк сезгә. Ишектә Эльза күренә. Эльза (үзен бик иркен тота, шат). Нәрсә турында бәхәсләшәсез, дуслар? Муса. Бәхәсләшәбез? Яигузов. Сезгә шулай күренгән генә, кадерле Эльза. Эльза. Бу эт оясында озаккамы утырырга уйлыйсыз? Муса. Эшебез беткәнгә кадәр. Эльза. Ул гомергә дә бетмәс. Шайтан алсын эшне! Әйдәгез, йөрергә чыгабыз. Ресторанга барабыз. Янгузов, чакырыгыз Муса әфәндене. Муса. Мин бара алмыйм. Эльза. Чынлап әйтәсезме? М у са. Минем эшем күп, Эльза, һәм аннан... Эльза. Аннан? Муса. Мин сезгә нигә кирәк? Сез башка берәү белән кызыксынасыз. Эльза. Бәлки, сезгә шулай күренә генә торгандыр. Бәлки мин сезне... Муса. Ышанмыйм. Эльза. Ә сез бәхетегезне сынап карагыз. Муса. Барыбер... Эльза. Әгәр Янгузовны биредә калдырып икәү генә китсәк? Янгузов. Минем тартырга тәмәкем юк, Эльза. Ә сез сигаретлар алып килмәгәнсез, күрәм. Эльза (Мусага). Я, ничек? Муса. Бара алмыйм, гафу итегез. ; Эльза. Кызганыч, бик кызганыч. Янгузов! Янгузов. Сигарет салган гүзәл тартмагыз кайда сезнең? Эльза. Эш сәгатьләре күптән бетте инде. Бирегез кулыгызны. Янгузов. Рәхәтләнеп. Эльза. Парад алле! Трам-та-та-там, трам-та-та-там! (Мусага.) Бәхет телим сезгә! (Китәләр.) Муса. Фу! Чыгып китәр көннәре булыр икән. (Сәгатенә карый.) Уналты минут калды... (Еракка яшерелгән җирдән кәгазьләр алып, берсен кесәсенә сала. Икенчесен укый һәм төзәтә). Совет патриотлары штабы. Шулай. (Яшерә. Сәгатенә карый.) Вакыт җитте. (Утны сүндерә дә штораны күтәрә. Тәрәзә артында караңгы күк йөзен прожекторлар яктырта.) Киттем, дускай, кайнар өмет белән Дошман явын җиңеп кайтырга. 36 Батырларча каты сугышырга Тап төшерми изге антыма. (Штораны төшереп ут кабыза. Сәгатенә карый.) Өлгерә алырмы икән? Батыр in и н керә. Муса. Син кайда югалдың? Түбәндә Сәйфуллии күренмәдеме? Б а т ы р ш и н. Юк. Мус а. Листовкаларның барың да тараттыгызмы? Б а ты р ш п н. Тараттык. М у с а. Алиш кайда? Батыршин. Батальоннарга китте. М у с а. Бик яхшы. Хәзер менә нәрсә. (Кәгазь алып.) Менә бу сиңа— киләчәк номер өчен. Ятлап ал да юк ит! Батыршин (укый). Иптәшләр! Гитлерчы юлбасарлар һәм сатлык Алмашевлар сүзенә алданып Ватаныбызга хыянәт итмәгез. Үз туганнарыгызга каршы бер генә пуля да атмагыз. Фронтка барып җитү белән Совет Армиясе ягына чыгыгыз. Җиңү көнебез якын. Бишенче августта безнең частьлар Белгород һәм Орел шәһәрен алдылар. Тиздән Гитлер Германиясе тар-мар ителәчәк. Исегездә тотыгыз: Ватанга хыянәт итүчеләр дошманнар белән беррәгтән хөкем ителәчәкләр. Совет патриотлары штабы. М уса. Ятлый алырсыңмы? Б а т ы р ш и н. Беренче тапкыр түгел лә. М у с а. Син әле нигә турсайдың болай? Батыршин. Болай гына... М у с а. Я әле, яшерми генә, ачыктан-ачык. Батыршин. Ах, Муса абый!.. Муса. Нәрсә булды? Батыршин. Анна Мари гестапода эшли. М у с а. Каян беләсең? Б а т ы рш и н. Үзе әйтте. Муса. Үзе?! Батыршин. Әйе. Ул да, Эльза да. Миңа нишләргә инде хәзер? Муса. Эх, син... Ә ул безнең эш турында берни дә белмиме? Батыршин. Юк, белми. Шулай да бик кызыксына. Күбрәк синен турыңда сораша. Буып үтерәм мин аны. Муса. Тукта әле, Кәрим... үз-үзләрен фаш иткән агентларга нәрсә булганын беләсеңме син? Батыршин. Минем өчен хәзер барыбер. Муса. Юкка... Аларны аталар. Батыршин. Атсалар ни дә, миңа хәзер атмасалар ни? М уса. Ә син уйлап кара. Сиңа сөйләргә аны нәрсә мәҗбүр иткән? Әгәр ул үзенең гомерен шундый куркыныч астына куйган икән инде, димәк, аның өчен яшәүдән дә кыйммәтлерәк нәрсәдер бар дигән сүз. Бу турыда уйламыйча мөмкин түгел. Эльза ни дә булса беләме? Батыршин. Юк, Анна Мари яратмый аны. Аңа нәфрәт белән карый. Муса. Алай... Моның шулай икәнен ачык беләсеңме? Батыршин. Әйе. Беләм. Муса. Анна Мари кайда хәзер? Батыршин. Китте. Муса. Юкка җибәргәнсең? Батыршин. Ничек инде... Муса. Бар, тап аны. Батыршин. Муса абый... Муса. Әйтәм бит сиңа: тап, тынычландыр... 37 Сәйф ул л ин (ишекне ачып, әкрен). Муса!.. Муса. Ой, борчылган идем. Әйдә, кер. С ә й ф у л л и н (кереп). Әзерме? Муса. Әзер. Менә, ал. (Кәгазь бирә.) С ә й ф ул л и н. Мен бәла белән килдем. Адым саен патрульләр. Телеграф янына тагын ике зенитка куйганнар. (Кәгазьгә күз төшереп.) Булдырдың шулай да! Муса. Ләкин нинди юллар белән икәнен сорап та торма. Кәрим, бар, ишек янында тор. Батыршин чыга. Сәйфуллин (укый). Шәрәфетдинов Касыйм... (Мусага.) Бу минме инде? Муса, (көлеп). Әйе. Сәйфуллин (укуын дәвам итә). ...газета корреспонденты татар легионы частьларына... шулай... Алмашев... Нинди матур итеп кул куйган! Муса. Кайчан китәсең? С ә й ф у л л и н. Ярты сәгатьтән. Муса. Бәхетле юл сиңа! (Кочаклашалар.) Батыршин (кереп). Т-сс. Киләләр. Муса (Сәйфуллиига). Сиңа күренергә ярамый хәзер. Бирегә кер. Тиз! (Кабинетка кертеп җибәрә дә ишекне бикләп, ачкычны ишек астыннан эчкә суза.) Барысы да киткәч, ишекне ач та, тавыш-тынсыз гына чыгып сыз. Мин аларны биредән тизрәк озатырга тырышырмын. (Батыр- шинга.) Син бар Анна Марины эзләп тап, бәлки китмәгәндер әле. Миңа калса ул синең мәхәббәтеңә лаеклы кыз' булып чыгар төсле. Янгузов белән Эльза керәләр. Эльза, һаман да әле эшлисез? Янгузов (Батыршинга). Эш беткәннән соң биредә нишләп йөрисең? Муса. Мин аны үзем алып калдым. Я н гу з о в. Юкка. (Батыршинга игътибар белән карап торганнан соң...) Барыгыз! Батыршин китә. Эльза. Сез үзегезне үзегез кызганмыйсыз, Муса әфәнде. Алай ярамый. (Янгузовка.) Шулай хәлдән тайганчы эшләргә нигә аңа юл куясыз? Янгузов. Бик дөрес, кадерлем. (Мусага.) Бәлки чыннан да ял итәрсез, Муса әфәнде, ә? Мин сезне искиткеч ром белән сыйлыйм хәзер. ■(Кесәсеннән бутылка алып, аны ача да, өстәлдә, графин янында торган стаканга ром сала.) Рәхим итегез. Муса. Рәхмәт. Мин эчмим. Янгузов. Кызганыч. Ул чагында кәгазьләрегезне алыгыз да кайтып китегез. (Стакандагы ромны үзе эчә дә кабинет ишеге янына килә.) Муса. Минем әле эшем бар. Янгузов. Ә мин кушам сезгә. Муса. Югыйсә мин өлгерә алмаячакмын... Янгузов. Приказ бирәм! (Ишекне ачарга тели. Кесәләреннән ачкыч эзли.) Фу, шайтан алсын! (Мусага.) Ишекне кем бикләде? Муса, һәрвакыттагыча, үзегез. Янгузов (кесәләрен актарып). Нәрсә соң бу? Кая киткән? Эльза. Нигә ул сезгә? Кабинетка кереп нишләмәкче буласыз? Янгузов. Юк, кызык кына бу шайтан алгыры. Шулай ук- югалдымыни? Ничек булды сон әле бу? 38 Эльза. Әй, төкерегез сез аңа. Янгузов (Мусага). Хәзер үк слесарьны эзләп табыгыз да ишекне ачыгыз. Муса. Менә язып кына бетерәм дә... Янгузов. Моны хәзер үк эшләргә кирәк. Барыгыз! Муса. Яхшы. (Кәгазьләрен ала да чыгып китә.) Э л ь з а. Нигә аны куып җибәрдегез? Янгузов. Әйтерсең сез моны аңламыйсыз? Мин сезне яратам, Эльза (Кочакларга тели.) Сездән башка яши алмыйм. Эльза (Янгузовның кулларын этәреп). Әкрен, әкрен... Дәртегезне бераз басып торыгыз. Янгузов. Ләкин мин шундый хәлдә хәзер... Эльза. Душка керегез, мондый чакта файда итә ул. Янгузов. Көләсез? Эльза, һич. Сезгә бәхет кенә телим. Янгузов. Минем бәхетем — ул сез. Сез кирәк миңа, Эльза. Эльза. Ә миңа, легиондагы большевиклар оешмасын ачарга кирәк. Фэрштайн зи? Янгузов. Әгәр ул булмаса? Эльза. Оештырыгыз... Минем өчен. Янгузов. Сезнең өчен барын да, барын да эшләячәкмен. (Кочакларга тели. Кабинетта телефон шалтырый.) Эльза (көлеп). Сезне телефонга чакыралар! Янгузов. Шайтан алсын телефоннарын! Эльза. Әгәр ул Майзель я Унгляуб булса? Янгузов. Шайтан алсын Уигляубны, Майзельне дә. Барысын, барысын да!.. Төкерәм мин... Эльза. Әгәр дә аларга боларның барын да әйтсәм?.. Һәм сезнең... Янгузов. Сез моны эшләмәячәксез... Эльза. Ул чак сезнең өзелгән башыгызны кулыма тотып елармын мин. Янгузов. Эльза!.. Эльза. Курыктыгыз? Ха-ха!.. Иң яхшысы — Муса башын бүләк итегез миңа. Ул чагында мин сезнеке! Янгузов. Миңа караганда сез Муса белән күбрәк кызыксынасыз. Шулаймы? Эльза. Сезнең әле үз кабинетыгызны ачарга да ачкычыгыз юк. Ә сез минем йөрәгемне ачмакчы буласыз. Юк, булмый торган хәл бу. Ярый, кадерлем, сау булыгыз! (Икенче тон белән.) Иртәгә мин нәүбәттәге хәбәрләрне көтәм. Салмиев белән тизрәк сөйләшеп бетерегез, (йомшак.) Хәерле төн. Янгузов. Мин биредә калырга тиешме? Эльза. Сезгә бит әле слесарьны көтәргә кирәк. Югыйсә кабинетыгызга керә алмаячаксыз. Хушыгыз! (Китә.) Янгузов. Хуш... үлем фәрештәсе — газраиль! (Стаканга ром сала.) Бүген, Муса дускай, миңа караганда синең белән күбрәк кызыксынулары өчен шат мин. Синең исәнлеккә! (Эчә. Пиджагын салып элеп куя да, диванга урын көйләп йокларга ята.) Тәмле йокы. Ә иртәгә... (Йокыга китә.) Кабинеттан әкрен генә Сәйфуллин чыга. Ишекне бикли дә ачкычны Янгузов- ныц кесәсенә сала һәм кызу гына чыгып китә. Ь П ә р д г» . 39 СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА Вакыйга шунда ук бара. Муса өстәл янына баскан да зур дулкынлану белән кабинетта оарган сөйләшүләрне тыңлый. Алиш керә дә берничә листовка бирә. Алиш. Мә, яшер яхшылап. Муса (листовканы яшереп). Калганнары кайда? Алиш. Батыршин һаман да әле юк. , Муса. Бер-бер хәл булдымы икән әллә аңа? Алиш. Бәлки типографиягә барып килергәдер? Муса. Кирәкми. Ул тирәдә күп булышырга ярамый хәзер. Алиш. Тегеләре ничек шома үткән иде Муса. Әйе... Шома... Алиш. Майзель һаман биредәме? Муса. Биредә. Батыршин листовкалар белән аның өстеиә килеп кермәгәе дип куркам мин. Алиш. Нәрсә кирәк аңа? Ни өчен һич көтмәгәндә килеп чыккан үл бүген? Муса. Менә шул сорау мине дә борчый. Алиш. Ни дә булса сизенделәрме икән әллә? Муса. Хәзергә әле юк кебек, ләкин сизенүләре бик мөмкин. А л и ш. Ул чагында якты дөнья белән саубуллашырга гына кала. Муса. Кайчан да булса бер барыбер саубуллашачакбыз анысы. Ләкин бүген әле безнең яшәвебез кирәк. Ике көн, ике атна... бер ай. Инде без Оксман фабригыида эшләүче хәрби әсирләр белән дә элемтә урнаштырдык. Алексеев зур ярдәм күрсәтә. Радиодан Москваны тыңлыйбыз... Тик безгә ничек яхшырак яшеренергә? А л и ш. һәм шул вакытта эшне тагын да киңрәк җәелдерергәме? Авыр мәсьәлә. Муса. Андый-мондый хәл булганда, яшеренер өчен безгә тагын берничә ышанычлы адрес табарга кирәк. А л и ш. Чит шәһәрдә кайдан табасың. Муса. Барлык немецлар да дошман түгел лә безгә. (Ишек ачылганны сизеп.) Алиш әфәнде, менә бу материалларны алдагы номер өчен әзерләгез. Алиш (кәгазьләрне алып). Яхшы. (Китә.) Майзель белән Янгузов кабинеттан чыгалар. Я и г у з о в. Минемчә, менә бирегә йомшак креслолар һәм, әлбәттә, яхшырак язу өстәле куярга кирәк. Муса Җәлил әфәндегә җимерек арбага охшаган мондый өстәлдә эшләү килешә торган хәл түгел. М а й з е л ь. Үзегез ничек карыйсыз моңа, Муса әфәнде! Муса. Кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт. Ләкин моның кирәге бармы икән? Майзель. Юк, юк, сезнең өчен уңайлы шартлар тудыру бу безнең бурычыбыз. Бүгенге номер чыктымы инде? Муса. Әйе. Тик ул типографиядә әле. Майзель. Авырсынмасагыз, миңа берничә нөсхә алып килсәгез икән. М у с а. Хәзер алып киләм. (Китә.) Майзель (Муса артыннан карап калып). Моның өчен аңа күпме вакыт кирәк булачак? Я и г у з о в. Бнш-алты минут. Майзель. Алайса ашыгыгыз. Мин ишек янында торам. Янгузов (эзләнә-эзләиә). Батальонның Кызыл Армия ягына чыгуында аның кулы уйнагандыр дип һич башыма китерә алмыйм мин. Майзель. Димәк, сез аңа ышанасыз? Янгузов. Ышанмыйм ышануын... Тик... Мин... 40 Ма изел ь. Балаларча уйлыйсыз. Безнең белән эшләргә ул ни өчш бик тиз риза булды? Сез киңәш биргән өчен геноме? Ни өчен бик тыры- шып-тырышып батальоннарга йөри? Юк, сез уйлаганга караганда күн мәртәбә катлаулырак кеше ул. Шуның өчен күзәтүне тагын да көчәйтегез. Хәзергә батальонның Советлар ягына чыгуы турында беркемгә бер суз дә әйтмәгез. Янгузов. Аңлашыла. (Эзләнә-эзләпә листовкалар яшерелгән урынга килеп туктый.) Майзель (ишек яныннан кызу гына китеп). Килә! М уса керә. Муса (берничә газета биреп). Менә, рәхим итегез. Майзель. Зур рәхмәт. Борчыганым өчен зинһар инде ачулана күр мөгез. Ярый, сәламәт булыгыз. (Китә.) Янгузов. Сәламәт булыгыз... (Ишеккә ымлап.) Әшәке кеше. М у с а. Миңа калса, киресенчә. Я и г у з о в. Мин беләм, барысы да кабахәтләр алар. Шуңа күрә же- нем сөйми үзләрен... (Пауза.) Муса, мин сезгә тагын бер кат үземнең хезмәтемне тәкъдим итәм. Әгәр риза булмасагыз. ялгызым гына хәрәкәт итәчәкмен. М у с а. Киңәш бирмәс идем. Янгузов. Сезнең өчен әллә: ватанын саткан хаин — дигән хурлыклы исем алу берни дә тормыймы? Әминә ханым белән Чулпан турында уйлагыз. Алар нинди хәлдә калачак? Муса. Болай булса, мин сезне Гайфи әфәндегә әйтергә мәҗбүр булачакмын. Янгузов. Муса! Алиш керә. Алиш. Комачауламадыммы? Муса. Безнең яшерен бер эшебез дә юк. Янгузов. Бик дөрес. А л и ш. Кызлар килгәннәр анда. Янгузов. Нигә, сез алар белән кызыксынмыйсызмыни? Алиш. Мин тәмәке тартмыйм. Янгузов. Юкка читләшәсез. Әллә аларны бирегә сигарет сатар өчен генә киләләрдер дип уйлыйсызмы? Юк, аларга безнең мәхәббәтебез кирәк. Алиш. Миңа аның кирәге юк. Янгузов (ишек янына килеп). Эльза, Анна Мари, сез нигә анда тукталып калдыгыз? Муса( Алишка). Я, ничек? Алиш (кесәсенә күрсәтеп). Бар да тәртиптә. Эльза, Анна Мари (кереп). Хәерле көн, әфәнделәр. Бар да. Хәерле көн! Янгузов. Рәхим итегез, җанкисәкләр. (Мусага.) Соңыннан сөйләшербез. Эльза (кечкенә тартмага салынган сигаретлардан бер пачка алып). Битте. Янгузов (ала һәм акча түли). Зур рәхмәт сезгә. Анна Мари (Мусага сигарет тәкъдим итеп). Битте. Муса (ала һәм акча түли). Рәхмәт. Яхшы сигаретлар. Эльза. О-у, Анна Мари үзе дә яхшы кыз. Муса. Әйе, әйе. Эльза (Алиш янына килеп). Ә сез, күрәм, немец кызларын яратмыйсыз? Алиш (елмаерга тырыша). Ю'к, нигә? Тик мин тартмыйм. 41 Эльза. О, сез шойне кавалер. Беләсезме бездә пичек җырыйлар? «Нур айнмаль блюйт им ярдер май , Нур айнмаль им лебен ди либе». Аңлыйсыз? Алиш. Юк. Эльза (Мусага). Ә сез? Муса. Әйе. Май ае тик елга бер кат чәчәк ата. Ә мәхәббәт — гомергә бер генә. Эльза. Зо... Дөрес! Ә мәхәббәт — гомергә бер генә. Шуның өчен ул кадерле дә. (Мусага.) Сезне яратыр идем дә, тик йөрәгемне башка берәүгә, минем өчен бер батырлык эшләп күрсәтергә сүз биргән кешегә, вәгъдә иттем. Шулай түгелме, Янгузов? Я н г у з о в. һәм ул вәгъдәсендә торачак. Эльза. Күрербез. (Мусага.) Ә сезнең үз-үзегезие корбан итәргә кулыгыздан киләме? Муса. Минем ул турыда уйлап караганым юк. Эльза. Ничек инде алай? Сез — шагыйрь. Ә бит алар безне гүзәллеккә, бөеклеккә, фидакарьлеккә чакыручылар. Муса. Шуңа карамастан, аларга да кайчак күңелсез дә һәм куркыныч та була. Эльза. Әгәр дә ул (Янгузовка карап алып) сүзендә тормаса, йөрәгемне мин сезгә бирәчәкмен. Муса. Рәхмәт. Ләкин, кадерле Эльза, аның белән мин нишләрмен соң? Эльза. Ул үзе өйрәтер. М ә х м ү т о в керә. М ә х м ү т о в. Рөхсәт итегез. Янгузов. Кем кирәк сезгә? ДА ә х м ү т о в. Җаваплы секретарь, үзе. Янгузов. Мин булам. Эш нәрсәдә? Мәхмүтов. Мин фон һер Унгляуб әфәнденең приказы буенча менә. (Пакет чыгара.) Янгузов. Ах, менә ничек. Әйдәгез! (Эльзага.) Рәхим итегез! (Китәләр.) А н н а М а р и. Кәрим кайда? А л и ш. Белмим. , Анна Мари. Монысын да белмисез. Әйтегез инде туры гына: җавап бирәсем килми, — диегез. А л и ш. Юк, Анна Мари, алай түгел, сез... Алар янына Муса килеп баса. Муса. Яхшы кызлар. Шулай бит? (Анна Марига.) Иптәш кызыгыз сезгә ошыймы? Анна Мари. Юк, сез аңа ышанмагыз, Янгузовка да. Муса. Ә сиңа? Анна Мари. Мин сезгә бурычка сигаретлар биреп торам. М у с а. Бурычка биреп торуыгыз өчен рәхмәт. Анна М а р и (сүзсез генә Мусага кулын суза. Әкрен.) Иртәгә унсигез белән унтугыз сәгатьләр арасында, Тиргартен капкасы янында - булыгыз. Сезне анда бер кеше көтәчәк. Пароль шул ук. Муса. Яхшы. (Кулын кыса.) Батыршин газеталар алып керә. Батыршин (Мусага). Болар яңа батальон өчен, (Әкрен.) Баш- каларын Алишка бирдем. 42 Муса. Белом. Батыр ш и н. Минем арттан күзәтәләр кебек. Муса. Каушама. Бар, кыз белән сөйләш. Б а т ы р ш и н. Гутен таг, Анна Мари. А н н а М а р и. Гутен таг, Кәрим. Батыршин (авыр сулап). Ах, Анна Мари. (Җырлый.) Цветок душистых прерий, Твой смех нежней свирели. Твои глаза как небо голубое... .Мин сезне яратам, Анна Мари. А н и а М а р и. Ой, хәйләкәр татариш, алдыйсың. Б а т ы р ш и н. Чынлап. Валлаһигазим. Анна М а р и. Барыбер ышанмыйм. Батыршин. Мина сезне яратырга ярамый, ләкин сез шундый КЫЗ... Анна Мари (ягымлы итеп). Кирәкми, Кәрим. Батыршин. Син миңа ачуланмыйсыңмы? А н н а М а р и. Ни өчен? Алар сөйләшкән арада Муса белән Алиш газеталарны төрәләр һәм аларның кайберләре арасына листовкалар куялар. М ә х м ү т о в керә. Мәхмүтов (Мусаның кулын кысып). Рәхмәт сезгә, иптәшләр! М у с а. Нәрсә өчен? М ә х м ү т о в. Дөрес сүзләрегез өчен... Беләсезме алар менә монда ничек тәэсир итте... (Күкрәген күрсәтә.) Безнең барыбызга да... Хәзер аңладым инде мин... чын кешеләр икән сез... (Әкрен.) Кормашев яңаларын көтә. М уса (эченә листовкалар яшерелгән газеталар биреп). Менә сезгә бүгенгеләре. Яналар. (Әкрен.) Тик сакланыбрак ачыгыз. М ә х м ү т о в. Без, легиончылар, үз газетабызны бик яратабыз. '(Янгузов керә). Бик яратабыз. Зур рәхмәт сезгә, Яигузов әфәнде. Мин үзем болан зур укыган кеше түгел, ә шулай да шигырь яздым. Үзегез карарсыз. М у с а. Бик шатланып. Мәхмүтов. Әгәр ошаса, тагын да язармын. Вакытыгызны алганым өчен гафу итегез. Сау булыгыз. Әгәр бездән ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер аңа. (Китә.) М у с а. Сәер кеше. Янгузов. Чеп-чи юләр. М у с а. Ни өчен килгән ул? Янгузов. Газетага материал китергән. Менә укыгыз. Шигырь язган үзенә калса. Сагынам сине, җанкисәгем, Кайчан без кавышырбыз. Фюрер өчен корбан булсын Безнең беткән башыбыз. Юләр ул, идиот. Муса. Ә һер Унгляубның приказы? Янгузов. Нинди приказ ди ул. Ялган! Менә шул пешмәгән такмаклар (Китә.) Алиш (Мусага, әкрен). Син нәрсә бирдең аңа? Аида бит листовкалар... Муса. Аңа шуны бирергә кирәк иде дә. X ә с ә н о в белән С а л м и е в керәләр. 43 Исәнмесез, әфәнделәр? Газетага килдегезме? X ә с ә и о в. Әйе. (Күрешәләр.) Муса. Алиш әфәндедән алыгыз. X ә с ә н о в. Батальонга Алмашев белән Унгляуб килделәр. Алар белән эсэс отрядлары. Без могҗиза белән генә ычкынып калдык. Тагын бер минут соңласак, чыга алмый кала идек. Муса. Ни өчен килгәннәрен белмәдегезме? X ә с ә и о в. Ниндидер бер җитди хәл булса кирәк. Муса. Димәк, листовкаларны бүген анда алып барырга ярамый. X ә с ә н о в. Юк, без аларны ничек тә алып барырбыз. Бүген алар, минемчә, башка көннәргә карагайда да кирәгрәк анда. Сигнал. Һава тревогасы. Алиш (шатланып). Безнекеләр килү турында хәбәр бирәләр. Янгузов (кабинеттан чыга), һава тревогасы! Хәзер ук бомбоубежищега! Үзегез белән кызларны да алыгыз. Тизрәк! Бар да кызу гына чыгалар. Янгузов Салмиевны туктата. Янгузов. Утырыгыз! (Аларның сөйләшүе, самолетлар гүләве, бомба һәм артиллерия тавышлары астында бара.) Утырыгыз! (Салмиев ике кулы белән башын тотып урындыкка утыра.) Синең белән маташу туйдырды, Салмиев. Хәзер инде ык-мык итәргә урын юк сиңа. Сезнең батальон офицерларны үтереп Кызыл Армия ягына чыккан. Беләсеңме шуны? Шәп тәрбияләгәнсез! Сезнең турыда мәсьәлә хәл .ителгән хәзер. Тикшереп, суд-фәлән ясап тормаячаклар. Эт урынына атып үтерәчәкләр. (Салмиев бер ноктага карап катып калган да һичбер сүз дәшмичә тик утыра.) Я, нинди дә булса яңа хәбәр сөйли аласыңмы? Муса һәм аның компаниясе турында кайчан материал бирәсең? Үлемнән котылу өчен бу сиңа бердәнбер юл. Нәрсә әйткәнемне аңладыңмы? Әллә тагын да бер кат сөйләргәме? Нигә дәшмисең, шайтан алгыры! Күпме көтәргә сине?! Салмиев (калтыранган куллары белән берничә листовка алып). Менә. Мин күптән инде сезнең кеше. Тик... Я и г у з о в. Менә монысы ярый. (Укый.) «...дошманнар белән бер- рәттәи хөкем ителәчәкләр... Совет патриотлары штабы». A-а! (Мыскыллы көлеп.) Анысын әле карарбыз, кем-кемне хөкем итәр. Юк, без моңа ирек бирмәбез! (Салмиевка.) Җитәр, сиңа калтыранырга! Менә су эч. Болан булгач, хәзер эш башка. Аллага шөкерана ит. Син хәзер исән калачаксың. Кыяфәтеңне тәртипкә китер дә, бар, тизрәк кит. Тревога беткәч, иң соңыннан гына кайтырсың. Башка бомбоубежищеда булдым диярсең. (Салмиев китә.) Мин үз сүземдә тордым, фрейлен Эльза. Отбой. Янгузов үз бүлмәсенә кереп китә. Пауза. Эльза, Анна Мари һәм Батыршин әйләнеп кайталар. Янгузов (ишектә күренеп). Ягез әле, сөйләгез, туташлар, үзегезне ничек хис итәсез? Эльза. Батыршин әфәнде искиткеч шәп кавалер икән бит. О-у. Кыю егет... Янгузов. Сезне бер генә минутка мөмкинме, Эльза?.. Эльза кабинетка кереп китә. Батыршин. Сии бик курыкмадыңмы, Анна Мари? Анна Мари. Юк, янымда син бар идең ич. Батыршин. Мин тревоганың озак, бик озак дәвам итүен теләр идем. Эльза чыга. 44 Эльза.^Анна Мари, безгә китәргә вакыт. А и и а М а р и. Киттек. Сау бул, Кәрим. Батыршин. Мин сезне озата барам. Почмакка кадәр генә. (Спе цовкасын салып пиджак кия.) А и и а Мар п. Куып җитегез, без киттек. Чыгарга баралар. Ишек янында Муса, Алиш һәм Хәсән овка очрыйлар. М у с а. Сез китәсез дәме? Эльза. Эне, бәхетле күрешүгә кадәр, Муса әфәнде. (Китәләр.) Муса (Батыршпнга). Син кая җыендың? Батыршин. Хәзер кайтам, кызларны гына озатам. М у с а. Ерак китмә. Монда кирәк булачаксың. Батыршин. Мин бик тиз. (Китә.) Янгузов (кереп). Әфәнделәр! Телисезме мин сезгә кызыклы бер яңалык сөйлим. Ә? (Пауза.) Иачар эшлисез. Әйе, әйе, мин сезгә үземне тәкъдим иткән идем, ә сез кире кактыгыз. Хәзер инде менә үзегез генә җавап бирегез. Алиш. Ни турында сөйлисез? Янгузов. Фронтка җибәрелгән батальонның Кызыл Армия ягына чыгуын ишетмәдегез дәмени? X ә с ә н о в (шат). Чынмы бу? Янгузов. Башларыгызны бик арзан сатасыз, әфәнделәр. Муса. Ялгышасыз! Үз башыбыз белән без сату итмибез. Ярсынып Батыршин керә. Батыршин. Син әле биредәмени, елан! (Янгузовка ташлана.) Муса. Кәрим! Тукта, нишлисең? Батыршин. Хаин ул. Саткан ул безне. Барда. Нәрсә? Ничек? Я н г у з о в (чигенеп). Ялган! Батыршин. Мина Анна Мари әйтте. Ул безнең листовкаларны Эльзага биргән. Эльза гестапога китте. Янгузов. Моның булуы мөмкин түгел. Мин берни дә белмим. Батыршин. Анна Д'Ъари ялган сөйләми. С а л м и е в керә. М уса. Дөресме бу? Янгузов. Сез акылдан язгансыз. С а л м и е в. Аңламыйм, нәрсә бар биредә? М уса (кискен). Дөресме бу? Янгузов. Ул аны минем алдымда әйтсен. Батыршин. Юк, ул сине артык күрә алмас инде. М уса. Ватанга хыянәт итүчеләрне без Советлар Союзы исеме белән иң югары җәзага хөкем итәбез! Совет патриотлар штабы. Шулаймы, иптәшләр? Бар да. Дөрес. Я н г у з о в. Муса!.. Кызганыгыз! (Тезләнә.) Муса ишарә ясый. Батыршин белән Хәсәиов шунда ук Янгузовка ташланалар. Авызын томалап кабинетка өстерәп алып кереп китәләр. Пауза. Бераздан Хәсәнов белән Батыршин кабинеттан чыгалар. Хәсәиов. Хөкем карары җиренә җиткерелде. Алиш. Инде нишлибез? Муса. Хәзер үк төрле якка таралыгыз. (Телефон шалтырый.) Сал- миев һәм Хәсәнов, сез батальоннарга кайтыгыз. Янгузов турында берни дә белмисез. Листовкаларны юкка чыгарыгыз. Аңа сезнең катышыгыз юк. Аларны чыгаручы һәм таратучы кеше мин — ялгызым. Батыршин. Мин моңа риза түгел. 45 X ә с ә н о в. Без дэ. Алиш. Мона беркем ышанмаячак та. Муса (Алишка). Кәрим белән сез аяк киемнәре чистартучы Иоһан квартирына барыгыз. Ул сезне бәлки яшерә алыр. Б аты рш и н. Мин беркая да- китмим. Барын да үз өстемә алырга сүз бирдем. Синең хакың юк, Муса абый. Муса. Минем кушканнарны үтәргә приказ бирәм мин. А л н ш. Сиңа биредә калырга ярамый, Муса. Шулай бит, иптәшләр? Барда. Дөрес. Алиш. Иң беренче булып сиңа китәргә кирәк. X ә с ә и о в. Билгеле, шулай. Муса. Бу минем... Алиш. Син безнең карарга буйсынырга тиеш. Муса. Ярый, буйсынам. Бәйләнешне Алексеев аша булдырырбыз. Аңлашыламы? Барда. Аңлашыла. Муса. Тик берәм-берәм чыгарга. Киттек. Сау булыгыз, иптәшләр. Бар да. Сау булыгыз! Берәм-берәм чыгып китәләр. Пауза. Кабинетта телефон шалтыравы дәвам итә. Иөгерә-йөгерә Майзель килеп керә. Майзель. Берәү дә юк. Качканнар! Янгузов! Янгузов! Кайда син? Шайтан алгыры! (Кабинетка кереп китә.) А л м а ш е в керә. Алмашев. Кайда алар? (Кабинетка керә һәм коты очып чигенә.) У н г л я у б керә. Майзель (кабинеттан чыгып). Соңладык! (Йөгереп чыгып китә.) Унгляуб. Нәрсә бар анда? (Кабинетка керә.) Алмашев (урындыкка утырып). Я алла! Я алла! Унгляуб (кабинетта, телефонга). Алло! Алло! Алмашев. Я алла! Я алла!.. Пэрда. ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ ТУГЫЗЫНЧЫ КАРТИНА Гестапо. Тикшерү (следствие) бүлегендә зур гына бер бүлмә. Стенада канатларын жәйгәп каракош сурәте — өченче империя эмблемасы. Ике ишек. Вакыт кич. Сәхнәдә полковник Грабе һәм М а й з е л ь. Граве (телефонда сөйләшә). Юк, кабул итә алмыйм... Сезгә биредә күренергә ярамый... Анысын мин аңлыйм... Нәрсә?! Ярый... Яхшы. Көтегез. (Трубканы куеп, Майзельгә.) Ул пичек эшли? М а й з е л ь. Эльзамы? Бик яхшы. Грабе. Димәк, аңа ышанырга була? Майзель. Тулысынча. Грабе. Дәвам итегез. Майзель. Барлыгы җитмеш алты кеше кулга алынды. Шулардан Совет патриотлары оешмасында катнашучылар егерме сигез кеше. Грабе. Безгә билгеле булганнары, ә билгеле булмаганнары күпме? Майзель. Тикшерүне дәвам итәбез. Грабе. Алиш белән Батыршин кайда? М а й з е л ь. Аларны әле эзлиләр. Грабе. Озак маташасыз. 46 Майз ель. Барлык чараларны күрәбез. Грабе. Салмиев ничек? Майзель. Ул барлыгы җиде кешене генә күрсәтә алды. Грабе. Яшерәме? Майзель. Юктыр дип уйлыйм. Җәлил алариы группа-группа итеп оештырган. Шуңа күрә ул үз группасыннан башка кешеләрне белми. Грабе. Димәк, Җәлилнең телеп язмый торып, йомгакны ахырга кадәр сүтә алмыйбыз? М а й з е л ь. Телеп яздырырбыз без аның, һер оберст. Грабе. Ә Салмпевны легиончылар арасында сакларга кирәк. Тиешле аңлатмалар биреп, бүген үк аны азат итәчәкбез. Легиончылар шикләнмәсен өчен аның белән бергә тагын берничә кешене азат итәргә туры килер. М а й з е л ь. Бик дөрес. Грабе. Миңа тагын сүзегез бармы? М а й з е л ь. Хәзергә юк. Грабе. Алайса китәргә мөмкин. Туктагыз. Менә бу ишектән чыгыгыз. Биредә сезгә шефыгыз белән очрашырга ярамый. .Майзель. Әйе, әйе. Хушыгыз хәзергә! Грабе. Анда мине фрейлен Эльза көтә. Аны бирегә җибәрсәгез икән. Майзель. Яхшы, әйтермен. (Китә.) Эльза керә. Грабе. Утырыгыз. Эльза. Рәхмәт. (Утыра.) Грабе. Күптән инде сезне күргәнем юк. Эльза. Ә кемдә гаеп? Сез әле бүген дә мине кабул итәргә теләмәгән идегез. Грабе. Нишлисең бит. Хезмәттә булу мөмкинлек бирми. Эльза. Тиздән инде бер ел. Грабе Вакыт ничек тиз уза. (Аның күзләренә туры карап.) Матурлангансыз... Тагын да матурая төшкәнсез... Эльза. Сезнең ахрысы моңа эчегез поша. Грабе. Әйе, дөрес... Шундый поша, мин әле сезне урыныгыздан чыгарырга кирәк булыр дип торам. Эльза. Ни өчен? Грабе, һәр көн күрергә мөмкин булсын өчен. Эльза. Үзегездә яхшы хезмәт итүче кешене генә югалтырсыз. Ә көн саен мине барыбер күрә алмаячаксыз. Грабе. Нинди яңа хәбәрләрегез бар? Эльза. Батыршинны тоттылармы әле? Грабе. Эзлиләр. Эльза. Анна Марины күзәтегез. Грабе. Сезнең дусыгызны? Эльза. Минем үземә бу уңайсыз. Грабе. Берәр шигегез бармы? Эльза. Минемчә, алар очрашырга тиешләр. Грабе. Менә ничек? Аңлашыла. Ә сез Җәлил белән очрашырга телисезме? Эльза. Әйе. Мин аны җиңә алырмын шикелле. Грабе. Нәрсәгә таянбтп әйтәсез моны? Эльза. Яшь һәм матур хатын нәрсәгә таяна ала, сезнеңчә? Грабе. Ярый, көчегезне сынап карагыз. Тик бераз көтәргә туры килер. Эльза. Мин көтәрмен. Грабе. Теге бүлмәдә утырып торыгыз. Үзем чакырып алырмын. 47 Эльза чыга. Грабе (телефонда). Алмашевны кертегез. А л м а ш е в керә. Бераз көттерүем өчен гафу итегез. Алмашев. Зарар юк, борчылмагыз. Гомуми эшебез өчен бит. Грабе. Рәхим итегез, утырыгыз. А л м а ш е в. Рәхмәт. (Утырып.) Мин ышанам, һер обрест, әгәр дә без... Гра_бе (Алмашевның каршысына басып). Әгәр йомгак сүтелми кала торган булса, сезгә бик начар булыр, майн һер. Аңлыйсызмы шуны? Алмашев. Әлбәттә, әлбәттә, һер обрест, мин бит һәрвакыт әйтә килдем... I рабе. Сез шайтаным да аңламыйсыз! Империя үзәге — Берлиндә листовкалар, большевистик пропаганда. Штаб! Совет патриотлары! Нәрсә дигән сүз бу? Күзегез кайда иде сезнең? Карт мәзәкче! Борчак чүмәләсе! Тинтәк! Алмаше в. һер оберст... Грабе. Бәлки, үзегез дә алар белән бергә... А л м а ш е в. Сез мине тәхкыйр итәсез! Грабе. Мин аны тәхкыйр итәм... Ха, ха, ха! Алмашев (ачу белән). Мии президент. Фюрергә жалоба белән барачакмын. Грабе. Кәмит уйнамагыз миңа. Фюрергә барып җиткәнгә кадәр, сезнең башыгызны пуля тишеп узачак. (Сигарет тәкъдим итеп.) Бптте. Талашудан безгә мәгънә юк. Әйтегез, сезнеңчә, кем аларның башлыгы? Алмашев. Муса Җәлилдер дип уйлыйм. Грабе. Барлыгы ничә кеше? йөз? Ике йөз? Бәлки, әле алар немец коммунистлары белән дә бәйләнештә булганнардыр, ә? Алмашев. Минемчә, боларның барын да Муса Җәлилдән сорап белергә мөмкин. Грабе. Аның белән инде мии, өч көн, өч төн газап чигәм, һичнәрсә ала алганым юк. Хәзер сез сөйләшеп карагыз. Барсын да, барын да вәгъдә итегез. Онытмагыз, сезнең киләчәк язмышыгыз шуңа бәйләнгән! Алмашев. Аңлыйм. Грабе (звонок баса. Солдат керә). Җәлилне кертегез. Солдат чыга. Кул, аяклары богауланган Мусаны алып керәләр. Грабе (аны күрмәгәнгә салынып). Мин белом, Алмашев әфәнде,, сез йомшак күңелле кеше. Аны кызганасыз, акларга тырышасыз, ә ул... Алмашев. Ышаныгыз миңа, һер оберст, ул акыллы кеше... Грабе. Анысы, бәлки, шулайдыр да, ләкин... (Мусага игътибар итеп.) Менә ул үзе дә. Утырыгыз, Муса Җәлил әфәнде. (Муса утыра.) Сөйләшегез! (Чыга. Аның белән бергә солдатлар да чыгалар.) Алмашев (чын күңелдән). Сез нәрсә эшләдегез, Муса әфәнде. Әйтегез, нигә кирәк иде инде болар? Эшегезнең шундый күңелсезлек белән бетәчәген бер дә уйламадыгызмыни соң? Сез акыллы кеше. Мин яратам сезне. Дөрес, без төрле мәсләктәге кешеләр. Ләкин аңлагыз, халкыбызның мәнфәгате безнең фикер көрәшебездән өстенрәк булырга тиеш. Муса. Буш сүзләр... Алмашев. Әнә руслар белән немецлар үзара сугыша бирсеннәр. Безгә үз халкыбыз турында кайгыртырга кирәк. Мин сезне коткарырга дип килдем. Муса. Сезгәме соң халык исеменнән сөйләргә. Сез халкыбызның иң явыз дошманы. 48 Алмашев. Сез үзегезне һәлакәткә алып барасыз. Муса, һәлак булырга дучар ителгән кешеләр — сез ул сатлык Алмашевлар. Халык инде сезне күптән үлемгә хөкем итте. Сез—тере мәетләр. А л м a ш е в. Минем ярдәмемне кире кагып... Муса. Туктагыз! Сезнең белән сөйләшергә теләгем юк минем, һер оберст! Г р а б е керә. Президент әфәнде белән безнең сүзебез бетте. Аны чыгарып җибәрегез биредән. Алмаше в (ярсып). Ах, эттән туган малай!.. Мин сине үзем буып утерәм... Грабе. Чыгып китегез, Алмашев әфәнде. А л м а ш е в. Үз кулларым белән... Грабе (кычкырып). Президент әфәнде! Барыгыз. Алмашев чыга. Пауза. Муса. Менә шулай. Грабе. Шундый хөрмәтле кеше белән уртак тел таба алмавыгыз бик кызганыч. (Пауза.) Икенче августта сез Оксман фабригында булгансыз. Анда эшләүче татар хәрби әсирләре өчен газеталар алып баргансыз. Шулаймы? (Муса дәшми.) Ләкин сезне анда татарлардан да күб- • рәк руслар кызыксындырган. Шулай түгелме? (Муса дәшми.) Грабе (звонок бирә. Солдатлар кул-аяклары богауланган һәм кыйналып имгәтелгән Алексеевны алып керәләр.) Әйтегез, икенче августта сез. Җәлил әфәндегә нәрсә бирдегез? Аның белән нәрсә турында сөйләштегез? М у с а. Мин... Грабе. Туктагыз. (Алексеевка.) Сөйләгез. Алексеев. Бу кешене мин беренче тапкыр күрәм. Грабе. Әйтмисез? Алексеев. Бу кешене мин беренче тапкыр күрәм. Грабе, һаман да әле комедия уйнауны дәвам итәсез? (Каршысына басып.) Әйтәмсез? Әллә телегезне яздыру чарасын тагын да дәвам итәргә кирәкме? Алексеев. Кирәкми. Кемнәр белән бәйләнештә булганымны барын да әйтәчәкмен хәзер. Грабе. Коммунистлар подпольесе беләнме? Алексеев. Әйе. Грабе. Руслар белән? Алексеев. Әйе. Грабе. Ә татарлар? Алексеев. Әйе. Казахлар, белоруслар, немецлар белән дә. Грабе. Хәтта, немецлар? Әйтегез, нинди бәйләнештә булдыгыз? Алексеев. Душевный. Грабе. Ничек, ничек? Алексеев, йөрәк белән, җан белән, димәк. Грабе. Ах, син, мерзавец! (Камчы ала.) Алексеев. Туктагыз! Әйтәм... (Башын ия.) Грабе (янына ук килеп башын күтәрә.) Я? Алексеев аның йөзенә төкерә. Кабахәт! Алыгыз аны! Солдатлар кереп Алексеевны алып чыгалар. Грабе (Муса янына килеп). Бәлки, сез ни дә булса сөйләрсез? Юк?.. Без сезне асачакбыз. Әйе, асачакбыз. Ләкин тиз түгел. Бер атна 49 дан, бер айдан, ә бәлки бер ел, ел ярымнан булыр. Таш капчыкка ябып, акылдан шашканчы тотачакбыз. Чәчләрегез агарып, коелып беткәнче. Әйтергә дә түгел. Күңелле язмыш көтә сезне, һаман да әле дәшмисез? Муса. Куркытасыз? Ә шулай да минем кулларым калтырамый, сезнең кулларыгыз калтырый. Әнә аяк астыгызда җир убыла, баш өстегездә үлем бөтерелеп йөри. Сезнең таянычыгыз — империализм җимерелә, ава, бетә. Сез соңгы көннәрегезне яшисез. Грабе (ярсып). Тукта! (Каты итеп кулындагы резин камчы белән суга.) Муса. Кит, үләксә!!. Грабе. Тукта!!! Котырынып кат-кат Мусага суга, Муса егыла, ыңгыраша. Ут сүнә. Каракош канатлары әкрен генә югала. Кремль силуэты фонында Чулпан белән Ә м и н ә күренә. Ерактан моңлы музыка ишетелә. Әминә. Батыр бул, дустым! Чулпан. Әтием! Әмин ә. Антыңны онытма, дустым. Чулпан. Әтием! Бирелмә! Әминә. Исендә тот әйткән сүзләрең: Киттем, дускай, кайнар өмет белән Дошман явын җиңеп кайтырга. Муса. Батырларча каты сугышырга Тап төшерми изге антыма. Бар да югала. Ут яна. Муса идәндә ята. Аның янында Эльза. Ул Мусаның башын үзенең тезләренә куйган. Артта Грабе басып тора. Эльза (әкрен, ләкин эчке дәрт белән). Муса... ЛАуса... Ишетәсезме мине? Ачыгыз инде күзләрегезне... Бу мин... Сезгә үземнең саф йөрәгемне алып килдем. Хәтерлисезме, вәгъдә иткән идем... Я, карагыз инде, Муса! Бирегез кулыгызны. Тотыныгыз миңа һәм без биредән китәрбез. Безне ирек каршы алыр... Нурлы кояш, бәхет... Тормыш безгә карап елмаер... Муса. Әйе, әйе, ул елмаерга тиеш! Эльза. Син барысын да онытырсың һәм без бәхетле булырбыз. Бәхетле булырбыз, Муса. Муса (күзләрен ачып). Эльза?! (Читкә тартыла.) Эльза. Тик оныт, зинһар барын да оныт. Барысыннан да ваз кич. Ваз кич һәм без хәзер үк биредән китәрбез. Кадерлем минем... Муса (тагын да читкәрәк тайпылып). Калдырыгыз мине. Эльза. Бу күрешү минем өчен нинди кыйммәткә төшкәнен белсәгез иде... Газаплы күз яшьләре, оят һәм хурлык. Ләкин мин килдем, сезне коткару өчен дип килдем. Әйдәгез. Муса. Сез тән белән генә түгел, намусыгыз белән дә сату итәсез икән... (йөзен чөерә.) Эльза. Хурла, кимсет мине! Мин барын да күтәрәм. (Елый.) Ләкин ярдәм ит миңа. Мине кире какма! Мин... (Күз яшьләренә тыгыла. Сөйли алмый.) Муса. Китегез биредән! Эльза. Яхшы, мин китәм. Ләкин без әле тагын да бер тапкыр очрашырбыз. (Грабега.) Аны аскан чагыгызда миңа хәбәр итәрсез. Мин рәхәтләнеп карап торачакмын. Анда да ул шундый тыныч булыр микән? (Китә.) , u г Грабе, һаман да әле киреләнеп маташасыз? Нәрсә белән күңелегезне юатканны беләм мин. Ватаныма турылыклы булып калам дип уйлыйсыз. Туган иле өчен һәлак булды дип, совет халкы мине тәкъдир итәр, дусларыгыз хөрмәт белән искә алыр дип ышанасыз. Буш хыяллар! Совет кешеләре күз алдында сез инде күптән Ватанын саткан кеше, хаин. ■1. ,С. Ә." № з. 50 һәм мәңге шулай булып калачыксыз да. Сезне беркем дә, беркайчан да яхшы сүз белән телгә алмасын өчен, без бөтен чараларны күрәчәкбез. Муса (күтәрелеп). Барлык әшәке эшләр сезнең кулыгыздан килә. Сез авылларны, шәһәрләрне җимерә аласыз. Балаларны, картларны үтерә аласыз. Ләкин халыктан һәм тарихтан хаклыкны яшереп кала алу кулыгыздан килми. Килмәячәк тә. Менә пи өчен мин тыныч, һер. П о р д о. УНЫНЧЫ КАРТИНА Моабнт төрмәсендә стеналары юешләнеп күгәргән бер камера. Түшәме гөмбәзләп эшләнгән. Уң якта, югарыда, рәшәткәле кечкенә тәрәзә. Аннан сызылып кына көн яктысы төшә. Сулда калын тимер ишек. Тоткыннарга аш бирү өчен аның кечкенә тәрәзәсе бар. Салам матрац җәелгән ике топчан. Кечкенә өстәл, ике табуретка. Идәндә төрле урыннарда өч матрац. Аларныц берсендә Батыр шли ята. Ара-тирә ул сызланып,' ыңгырашып куя. Бер топчан янында, идәнгә, М уса утырган да кечкенә дәфтәргә нәрсәдер яза. Аны тануы да кыен, йөзе сулган, чәчләре агарган. Алиш белән Хәсәнов ишек янындарак басканнар да нидер көтәләр. Тыңлыйлар. Алар да кыйнап имгәтелгәннәр. Батыршин (ыңгырашып). У-у-х!.. Андрэ (Батыршин янына килеп). Бик авыртамы? Батыршин (күз яшьләренә тыгылып). Юк... Бик түгел. Андрэ. Яхшылабрак ят. (Үз мендәрен ала да Батыршин башы астына куя.) Я әле. Менә шулай. (Батыршин ыңгыраша.) Я, я, бераз гына түз. Бар да үтәр. Син ят, әйләнгәләмә. Тыңлыйсыңмы, кызык бер хикәя сөйлим. Тик син тыныч кына ят. Я, тыңлыйсыңмы? Б а т ы р ш и н. Тыңлыйм. Андрэ. Бервакытны шулай Уленшпигель трактирга килеп керә. Анда аны бер яшь кенә хатын — хуҗа хатыны каршы ала. Ул сорый: — Сез аш ашарга телисезме? — Әлбәттә,— ди, Уленшпигель,— тик нинди акчага? — Алты флоринга байлар өстәлендә, дүрткә сәүдәгәрләр белән, икегә барлык кешеләр белән бергә,— ди хатын. — Никадәр кыйммәтрәк булса, шулкадәр яхшырак,— ди дә Уленшпигель байлар өстәленә утыра. Алиш (әкрен, Хәсәновка). Ни өчен ул һаман да юк? Хәсәнов (әкрен). Минемчә, аны бүген допроска алдылар. Андрэ. Туйганчы ашый бу, Рейн аракысын эчә, аннан хуҗа хатынга әйтә: «Ярый, кума, барлыгы мин алты флоринлык ашадым,— түлә!—ди. — Син көләсең,— ди моңа хуҗа хатын, түлә хәзер үк,— ди. — Ай, гүзәл ханым, ди аңа Уленшпигель...» Алиш (әкрен). Кичә икебезне астылар, ә бүген бәлки... Хәсәнов. Җитәр сиңа, Алиш. Алиш. Үлемнән курыкмыйм, көтүе авыр. Андрэ (дәвам итеп). Сезнең йөзегездән үк күренеп тора, ашаганым өчен миңа алты флорин бурычыгызны гына түгел, ә унсигез флорин түләргә дә ә^ер торасыз. Шушы гүзәл күзләрегезгә карасам — аннан уклар шикелле кояш нурлары сибелә, һәм шуның яктысында мәхәббәт хисләрем далада үскән чүп үләннәре шикелле тагын да кабарынып үсеп китәләр. — Синең һичбер хисләреңне дә, чүп үләннәреңне дә беләсем килми, акчаңны түлә дә бар, кит! — Китәргә,—аннан сине бер дә күрмәскәме? Алай булса, баскан урынымда егылып үлү яхшырак. Матуркай, мин туйганчы ашадым, яңак сөякләремнең хезмәте өчен түләгез инде миңа. Ул чагында мин сезне шундый назлы итеп кочаклап үбәрмен, хәтта сезнең сөйгән егетләрегез- нен егерме ж,идесе берьюлы кочакласа да минем кадәр булдыра алмас... 4* 51 — Юк,— ди хатын, моны этәреп. — Ах,— ди Уленшпигель, авыр сулап.— Тәнен каймак кебек, иреннәрен чия шикелле. Синнән дә тәмлерәк хатын-кыз бармы икән дөньяда? — Ах, явыз,— ди ул, көлеп,— бушлай ашавың өчен рәхмәт әйт ичмасам. — Әгәр биредә калырга рөхсәт итсәң, ким дигәндә мин сине көн саен берәр флоринлык ашаган булыр идем. — Хәзер таяк алам,— дип кычкыра хатын. — Минем таягымны ал,— ди Уленшпигель. Хатын кычкырып көлә, ләкин аңа китәргә туры килә». Андрэ сөйләгән чагында бар да аның тирә-ягына җыйналалар. Муса. Син, Андрэ дус, бөтен Уленшпигельне яттан беләсең ахры? Андрэ. Шарл Костерны безнең Белгиядә белмәгән кеше юк. Яше дә, карты да. Аның Уленшпигеле партизаннар сугышының иң авыр шартларында да безнең белән бергә булды. Батыршин. Белгия! Мәктәптә чакта укып үттем мин аның турында, ә күз алдыма китерә алмыйм. Андрэ. Сугыш беткәч, кил, бар җирләрне үзем күрсәтеп йөрермен. Искиткеч матур ул безнең Белгия. Б а т ы р ш и н. Барам, һичшиксез, барам. Андрэ (Муса кулындагы дәфтәргә күз төшереп). Ә син һаман язасың? Берәрсен укы булмаса. Муса. Тыңлагыз соң. (Укый.) «Тозлы балык». «Ник чакырдың су буена, Үзең шунда килмәгәч? Ник әйттердең «сөям» диеп, Үзең «мин дә!» димәгәч? Ник елмайдың каш сикертеп, Яратмагач, йөрмәгәч? Ник ашаттың тозлы балык, Соңыннан су бирмәгәч?» Андрэ (көлеп). Шәп. Алиш (куркып). Киләләр. Муса тиз генә дәфтәрен яшерә. Хәсәнов (ишек янында). Надзиратель үтеп китте. Алиш. Аяк тавышы ишетелгән саен асарга алып китәләр дип көтеп тору — бу коточкыч. Биш ай бит инде шулай. Тагын берничә көн... Мин акылдан шашачакмын. Муса. Алиш дус, син сөң әле яңа хикәянең сюжетын уйлап бетердеңме? Алиш. Әгәр сугыш кырында һәлак булсам... Мине, бәлки, хөрмәт белән искә алырлар иде. Ә хәзер нәрсә? Сөекле улларым, хатыным, дусларым, безнең ничек үлгәнне берсе дә белми. Ичмасам Сәйфуллин барып җитә алса иде... Безнең биредә дә барыбер сугыш кырындагы шикелле намус белән һәлак булуыбызны кем белә хәзер?.. Муса. Кайгырма, дус... Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе, Бәлки менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер? Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!! 52 Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә, диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда. А л и ш. Ләкин ничек соң без Салмиевның чын йөзен күрә алмадык? Муса. Кем уйлаган бит. Чыгыш ягыннан батрак, партия члены, техникум бетергән. Ә үзе — куркак, шкурник... Хәсәнов. Ярый әле үзебезнекеләргә хәбәр итә алдык, аның авызын томаладылар... Батыршин. Моның өчен Анна Марига рәхмәт әйтегез. Муса (шаяртып). Ай-Һай, егет! Нигәдер синең Анна Марига бездән гел-гел рәхмәт әйттереп торасың килә. Батыршин. Нигә, әллә ул аңа лаек түгелме? Надзиратель белән безне кем таныштырды? Муса. Ярый инде, ярый, җан Таһир — Ромео! (Андрэгә.) Әй, ни турында уйланып калдың, партизан? Изабеллаңны сагынасыңмы? А н д р э. Киләчәккә план корам. Туган илемә кайткач, нишләргә икәнлеге турында уйлыйм. Алиш. Спи әле һаман кайтуыңа ышанасың? А н д р э. Ышанам, синең кебек үк. Совет гаскәрләре көннән-көн Берлинга якынлаша баралар. Союзииклар да йокламый. Алиш. Ә бүген безне ассалар? Андрэ. .Монысы ниде күңелсезрәк булачак. Аннан соң муен да бик нәзберек минем. Үлем элмәге белән бер дә дус түгел. Чынлап. Алиш. Күңелле кеше син, Андрэ, һаман шаярасың. Андрэ. Мусадан өйрәндем. Чынлап та, нигә еларга? Елаклык үзе ярты үлем. Үлмәс борын ук үзеңне нигә үлеккә санарга? Теләмим. Муса (Андрэга карап). Эх, Андрэ дус... Кайтса иде гөлләр арасында Гөрләп үскән көләч көннәрем, Дускай, сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен. Бернәрсә юк минем монда хәзер: йортым, бакчам, хәтта иркем дә. Гөлләр монда бар да кибеп сулган, Җирләр монда читләр иркендә. Тик бар минем кара уйлар белән Тапланмаган керсез йөрәгем. йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Җыры булсын сиңа бүләгем. Үзем үлсәм, исемем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында. Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында. Ягез әле, дуслар, нигә күңелсезләндегез? Физзарядкага бас! (Бар да сафка тезеләләр.) Менә шулай. Батыршин. Мин тора алмыйм, Муса абый. Муса. Син ят, дускай, ят. Батыршин. Утыртып куй мине, Муса абый. Муса. Ярамый. Кичә генә допроста булдың. Батыршин (күтәрелергә тели дә булдыра алмый, ыңгыраша). Ах, сволочьлар! Муса. Ят, Кәрим... Я, әзерме сез? Хәсәнов. Әйдә, башла! Муса (команда бирә, шул ук вакытта үзе дә хәрәкәтләр ясый). 53 Шулай'0 ' ӨЧ ИКе’ ӨЧ!" Тигезрәк сулагыз! Тирәнрәк... Бер, ике, өч... Батыршин яткан килеш бер кулы белән хәрәкәт ясый. Үзе әкрен генә «Беренче вальожы көйли. Ишек шакыйлар. Надзиратель тавышы. Туктагыз! Муса. Бер, ике, өч!.. Группа, тукта! Таралыгыз. Су процедурасы кирәк иде дә хәзер,нишлисең бит, су юк. Берлин, культуралы шәһәр, йорт саен ванна, ә биредә юк. Онытканнар. X ә с ә н о в. Әйдәгез, ванна урынына җыр процедурасы алыйк, бул- маса. «Күңелле яшьләр»не җырлый башлый. Аца башкалар да кушылалар. Ишек ачыла, солдатлар битләре канланган Алексеевны кертеп ташлыйлар. Бар да. Алеша, исән! Алексеев. Үләргә җыенганым да юк. Аны Батыршин янына китереп яткыралар. Муса. Тагын сорау алдылармы? А л е к с е е в. Начаррак. Д1инем күз алдымда башкаларны кыйна* дылар... һушларыннан язганчы, ә мине карап торырга мәҗбүр иттеләр. Мин күзләремне йомдым... Ә алар... күзләремә, күзләремә!.. Оох! (Ыңгыраша.) Муса. Әйбәтләбрәк ят. Алексеев. Зарар юк, туйга кадәр төзәлер әле. Муса. Төзәлер, төзәлер, дус. Алексеев (Батыршинга). Ә синең хәлләр ничек? Батыршин. Минем яхшы... Физзарядкада катнаштым. Алексеев. Иртәгә мин дә... (Хәле китә.) Андрэ. Алексей, дус. Алексеев. Су!.. Алиш. Тамчы гына булса иде, ичмасам. Андрэ (тыңлап). Туктагыз әле, иптәшләр. (Стенага иелеп тыңлый.) Бу безнең күрше, немец коммунисты — Таубе. Безгә шакый. Бар д а. Я, я? Андрэ. Иптәшләр... Совет сугышчылары... Партизаннар, сезгә немец коммунистларыннан сәлам. Бар да. Сәлам. Андрэ. Нык торыгыз, иптәшләр... Барда. Нык торыгыз. А н д р э. Хаклык безнең белән!.. Бар да. Хаклык безнең белән! Андрэ. Бетте. Муса (җанланып). Андрэ, җавап бир безнең исемнән. Шакы, Кадерле иптәш! (Аидрэ шакый.) Моабитта утыручы совет сугышчылары исеменнән сезгә кайнар сәлам. Андрэ (шакый). Кайнар сәлам. Тагын? Муса. Шул. Рәхмәт сиңа, дус. Ишектәге кечкенә тәрәзә ачыла. Надзиратель. Кичке аш алыгыз. (Тәрәзә аша мискиләр бирә.) Хәсәнов (мискиләрне алып башкаларга бирә бара). Бер, ике, өч, дүрт, биш. (Тәрәзә ябыла.) Без алты кеше. Надзиратель. Муса Җәлил паектан төшерелде! Пауза. Бар да тавыш-тынсыз катып калалар. Алиш тетрәнеп китә. Кулындагы миски идәнгә төшә. Хәсәнов (ачу белән). Анда безнең эшебез юк. Без аны төшермибез. (Барлык мискиләрне бер җиргә җыеп.) Утырыгыз, иптәшләр. Бар да тезелешеп утыралар. Муса (куен дәфтәрен алып). Биредә минем соңгы җырларым, соңгы уйларым, соңгы кичерешләрем. (Берәм-берәм барысын да карап чыга. Соңыннан Андрэга тукталып.) Мә, дускай, син, бәлки, ирекне көтеп ала алырсың. Безнекеләр Берлиндә булачаклар. Мин моңа ышанам. Әгәр исән-сау калсаң, боларны минем тугай илемә озат. Әгәр иптәшләрем, дусларым, Әминә һәм Чулпаным укыса... бу минем өчен иң зур бәхет булачак. Шуннан артык бәхетне мин өмет тә итмим. Андрэ (дәфтәрне алып). Ышан, дустым, җырларың туган илеңә кайтачак... Үзең үлсәң дә җырларың беркайчан да үлмәс синең. М у с а. Яшьләй үләбез, дуслар. Ләкин кайгырырга урын юк. Без үз тормышыбызны җир йөзендәге иң изге һәм гүзәл эш — халыклар бәхете өчен, кешеләрнең үзара тату, тыныч яшәүләре өчен бирәбез. Мин ышанам, бервакыт ул көн киләчәк. Без, матур чорда, матур итеп яшәдек... (Пауза.) Мостафа авылы, гамьсез балачак. Киң кырлар, урман, яшеллек, ә мин барысына да гашыйк идем. Аннан Оренбург, Казан, Москва, тагын Казаң, тагын Москва... Әминә һәм Чулпан. Соңгы саубуллашу һәм менә Берлин. Биредә сез — минем турылыклы, кыю йөрәкле дусларым. Тормышымның соңгы минутларында сезнең белән бергә булу — үзе зур бәхет. /Миңа булган дуслыгыгыз өчен, рәхмәт сезгә, иптәшләр. Тагын нәрсә? Ә... безне яңа хәбәрләр белән таныштырып торган, миңа кәгазь, каләм биргән төрмә надзирателе Миллер картка, аның белән безне бәйләгән кыю кыз Анна Марига соңгы сәламем һәм рәхмәтемне тапшырыгыз. (Пауза.) Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шул кадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Мин кабыздым җырда ялкын итеп йөрәгем һәм хаклык кушканны, Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Ут әкрен генә караңгылана бара, ләкин Мусаның тавышы элеккечә көчле булып яңгырый. Апа тагын бер яшь һәм көр тавыш кушыла. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Сә.хнә яктыра. Киң Волга диңгезе һәм Казан күренеше фонында Муса Җәлил һәйкәле. Көчле, яшь тавыш җырны дәвам итә. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.

Пәрдә.