Хроника
МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 50 ЕЛЛЫГЫ Февраль аенда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 50 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Казан шәһәре предприятиеләреннән, учреждениеләреннән, югары уку портларыннан һәм авыл районнарыннан килгән вәкилләр, фән, әдәбият-сәнгать эшлекле- ләре. газета-журнал редакцияләре эшчеләре һәм студент яшьләр, партия һәм совет работниклары, Советлар Союзының төрле шәһәрләреннән җыелган кунаклар татар халкының данлыклы улы Муса Җәлилне никадәр ихтирам итүләрен тагын бер тапкыр демонстрацияләделәр. Тантаналы җыелышны ачканда КПСС- ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш С. Батыев, патриот шагыйрьнең тиңсез зур эшенә тукталып, болай диде: — Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съезды барган данлыклы көннәрдә без бирегә сөекле шагыйребез — Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына илле ел тулу көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыелдык. Совет кешеләренә бу исем, бөек Коммунистлар партиясе һәм совет халкы улының исеме, бик якын һәм кадерле. Муса совет гражданины, коммунист, шагыйрь, солдат, бөек патриот һәм герой булып данлыклы гүзәл юл узды. Совет кешесенә хас сыйфатлар— Ватанга бирелгәнлек, дошманнарга каршы көрәштә куркусызлык, бөек максатка ирешүдә искиткеч нык булу, коммунизмның җиңәчәгенә ышану сыйфатлары — Муса Җәлилдә Ватан сугышы елларында аеруча көчле чагылды. Авыр яраланып, немец фашистларына пленга эләккәч тә, ул көрәштән туктамый. Концлагерьда чакта ук үз тирәсенә патриотлар группасы туплый башлый. Фашистларга каршы актив эш- чәнлеген җәелдереп җибәрү өчен Муса легаль мөмкинлекләрдән файдалана; дошман газетасында сотрудник сыйфатында хәрби подразделениеләргә йөреп, фашизмның тирән тылында көрәш алып барырга әзер торучы коммунистлар һәм совет гражданнары белән элемтәсен ныгыта. Советлар Союзына каршы фронтка җибәрелә торган дошман армиясен таркату ААуса Җәлил тарафыннан төзелгән яшерен коммунистлар оешмасының төп эше була. Бу оешмада татар язучысы А. Алиш та актив катнаша. Муса, сугышчан оештыручы буларак, бик яшерен хәлдә листовкалар чыгарып, фашист яуларының һичшиксез тар- мар ителәчәге һәм совет строеның җиңеп чыгачагы турында фикер тарата, үз тирәсендәге патриотларның эшчәилеген дошманга каршы актив көрәшкә юнәлтә. Муса Җәлилнең зоологик парк ресторанында, Берлин урамнарында яшерен киңәшмәләр уздыруы билгеле. Ул үзенең көрәшен төрмәдә дә туктатмый. Фашистлар төрмәсе совет кешесенең җиңүгә булган ышанычын һәм омтылышын сындыра алмый. Муса күңеле белән, йөрәге белән социализм идеяләренең, прогрессның җиңеп чыгачагын, вәхшилекнең һәм реакциянең котылгысыз рәвештә юк ителәчәген җырлый. Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләренең үлемсез- леге, бөек көче әнә шунда. Коммунистлар партиясе, совет халкы үстергән, интернационализм һәм бөек дуслык идеяләрендә тәрбияләнгән Муса бөтен хезмәт халкының бәхете өчен, партия гимны — Интернационалны җырлап, үлемгә бара. Шуңа күрә Муса бөтен совет халкының, тынычлык өчен, кешелек бәхете өчен көрәшүче барлык прогрессив көчләрнең йөрәк хисен һәм ихтирамын яулап алды. Муса — ул халыкка, Коммунистлар партиясенең бөек идеяләренә хезмәт итүнең үрнәге. Җыелышта Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында шагыйрь Ә. Исхак доклад ясады. СССР язучылар союзы правлениесе секретаре Г. Марков, Тула өлкәсенең Косая Гора заводы вәкиле В. Миронов, башкорт язучысы К. Мәргән, Гослитиздат редакторы А. Рябинина, мари язучысы С. Вишневский, чуваш язучысы В. Долгов һ. б. иптәшләр герой шагыйрьнең соклангыч тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Президиумга Муса Җәлилнең ЛАосквада рус телендә, Уфада башкорт телендә яңа гына басылып чыккан китаплары бүләк ителде. Җыелыштан соң уздырылган зур концертта шагыйрьнең шигырьләре укылды, «Алтынчәч», «Илдар», «Муса» операларыннан өзекләр һәм башка әсәрләр башкарылды. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Шагыйрьләр секциясенең 29 февральдә үткәрелгән утырышында Г. Хуҗиның «Безнең Муса» исемле шигъри повесте тикшерелде. Фикер алышуда катнашучы С. Баттал, С. Урайский, Ә. Юнус, Н. Дәүли, Г. Нас- рый, 3. Мансур, Г. Кашшаф, Ә. Давыдов иптәшләр әсәрнең күп кенә уңышлы яклары белән бергә кимчелекләренә, эшләнеп бетәргә тиешле урыннарына тукталдылар. Башлыча әсәрнең төп кимчелеге итеп, аның үзенә генә хас формасы, сюжет-ком- позициясе табылып җитмәве, патриот шагыйрьнең тормышы хронологик тәртиптә сөйләнеп баруы күрсәтелде. Шуның аркасында әсәрнең озынга сузылуы, аеруча югары, күтәренке, драматик булырга тиешле моментлары күләгәдәрәк калуы әйтелде. Чыгыш ясаучылар шулай ук Муса Ж.әлилнең кешелек сыйфатларын калкурак ачып күрсәтүнең кирәклеген авторга әйтеп уздылар. Прозаиклар секциясе 28 февральдә үткәрелгән утырышында А. Расихның «Каһәр сукңан тел» дигән сатирик хикәясе буенча фикер алышу үткәрде. Фикер алышуда катнашучы иптәшләр А. Расихның бу хикәяне көчәнеп язмавын, сатира бу авторның талантында органик бер сыйфат булуын билгеләп уздылар, хикәянең мавыктыргыч булуын, персонажлар сөйләмендә халык телендәге кебек үткен тәкъбирләр барлыгын әйттеләр. Хикәяне тагын да камилләштерү өчен авторга күп кенә файдалы киңәшләр әйтелде. Утырышта Г. Иделле, И. Гази, Н. Фәттә.х, Г. Нас- рый, Ф. Хөсни, Г. Галиев, М. Әмир, Ә. Еники һ. б. иптәшләр чыгыш ясады. ЯЗУЧЫЛАР Татарстан язучыларыныц Г. Тукай исемеңдәге клубы системалы рәвештә эшләп килә. Клубта әдәбият һәм сәнгать эшлекле- ләре белән очрашулар, әдәби кичәләр, иҗат мәсьәләләренә караган җыелышлар һәм дискуссияләр үткәрелә. Шушы елның 20 январенда клубта татар әдәбиятының классигы Фатих Әмирханның тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы утырыш үткәрелде. Язучының тормыш юлы турында доклад белән Филология фәннәре кандидаты М. Гайнуллин чыкты. 8 февральдә яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсе йомгаклары уңае белән язучыларның шәһәр җыелышы үткәрелде. Җыелышта яшьләр иҗаты турында Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе Г. Бәширов доклад ясады. Докладчы һәм фикер алышуда катнашучы КЛУБЫНДА Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, Ф. Хөсни. Г. Кашшаф һ. б. иптәшләр соңгы елларда әдәбиятка югары уку йортларыннан әзерлекле яңа көчләр килүен билгеләү белән бергә, яшьләрнең иҗатында киң колачлылык җитмәвен әйтеп уздылар. Яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашучы Р. Төхфәтуллин киңәшмәдән алган тәэсирләре белән бүлеште. 24 февральдә авыл үзешчән сәнгать коллективларының язучылар белән очрашулары булып узды. Республикабызның күп кенә районнарыннан килгән талантлы башкаручылар татар халык җырларын, композиторларның яңа әсәрләрен, биюләр һәм халык уеннарын башкардылар. Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи һ. б. язучылар башкарылган номерлар турында бик җылы чыгышлар ясадылар.