Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШӘРГӘ

Завод цехында һәм төзелеш мәйданында, колхоз клубында һәм югары уку йортында — илебезнең барлык почмакларында тыныч хезмәт белән көн кичерүче совет кешеләре Коммунистлар партиясенең егерменче съезды карарларын чын күңелдән шатланып каршы алдылар. Бөек Ленинның үлмәс идеяләре яктысы балкыган съезд карарлары барлык совет халыкларын коммунизм төзү өчен яңа хезмәт батырлыкларына дәртләндерделәр. Хрущев һәм Булганин иптәшләрнең марксизм-ленинизм гыйлеменә нигезләнгән докладлары, делегатларның чыгышлары һәм съезд кабул иткән тарихи карарлар халык турында ленинча кайгыртучанлык тойгысы белән, илебезнең материаль һәм культура байлыгын, оборона сәләтен ныгыту, арттыру теләге белән сугарылганнар. Алтынчы бишьеллык турында съезд кабул иткән Директивалар коммунизмның якты киңлекләрен безнең күз алдыбызга бастыралар. Коммунизмны үз кулың белән төзү бәхете безнең буынга яңа көч, яңа илһам бирә. Совет җире, тыныч хезмәт җире, барлык социалистик милләтләрнең иҗат хезмәте җимешләре белән мул бизәлгән бәхетле җир — үзенең язгы чәчәк атуы белән аеруча матур. Шул матурлыкны күреп куанган саен без А. М. Горькийның Бишенче ел революциясе алдыннан әйткән ялкынлы сүзләрен искә төшерәбез: — «Барлык кешеләр — татарлар, руслар, әрмәннәр һәм яһүдләр, поляклар, финнар — барысы да бер нәрсәне телиләр: хәзерге яшәүдән яхшырак яшәргә». Шул теләккә ирешү өчен ул аларны бердәм дуслар — көрәшчеләр семьясына тупланырга чакыра, шул юл белән генә, ди ул, — «үзеңнең шәхси һәм җәмгыять теләкләрең ирекле рәвештә билгеләү хокукын, үз рухыңны һәм үз ыруыңның рухын үстерү өчен иң иркен яшәү формаларын ирекле рәвештә төзү хокукын яулап алырга мөмкин». Без язучылар — революцион давыл хәбәрчесенең бу теләге тормышка ашкан хәзерге заманда, күп милләтле илебез социализмнан коммунизмга күчү чорына кергән елларда, әдәбияттагы аерым уңышларыбыз белән генә тынычланып кала алмыйбыз. Партия съезды тарафыннан күрсәтелгән зур кимчелекләребезне бетерү өчен безгә барлык иҗат көчебезне, талантыбызны биреп эшләргә вакыт. Татарстан совет язучыларының шактый зур өлеше һаман әле сүлпән эшли. Мәсәлән, үз вакытында уңышлы әсәрләр иҗат иткән Газиз Иделле иптәш йоннан күп еллар элек Казан эшчеләре тормышыннан яза башлаган повестен һаман төгәлләми. Бу хәлнең сәбәбе геройларының тормышы белән багланышны югалту аркасында гына килеп чыгуы мөмкин. Кызганычка каршы, бик күпләребез, карт язучыларның да, яшь язучыларның да зур гына өлеше, тормышны Казандагы Матбугат йорты балконнарыннан карап «өйрәнү» белән чикләнәбез. Иҗат языңның алтын көннәрен болай гамьсез уздыру — хәерлегә илтми, әлбәттә. Шуның аркасында булса кирәк, совет язучыларыиыц беренче съездыннан соң татар телендә язылган йөзләп драма әсәрләребездән, бик күп дигәндә, уплабы гына сәхнәдә яши. Калганнары кыйммәтләрен югалттылар, онытылдылар. Проза һәм поэзия жанрындагы әсәрләре- безнең дә күпчелеге шул ук язмышка очрады, заман сынавын үтә алмады... Язучының иҗат хезмәте — катлаулы эш. әлбәттә. Эшчеләрнең, колхозчыларның тормышын якыннан күреп яшәү, алар белән якыннан аралашу — язучы өчен бик әһәмиятле шарт. Ләкин ул үзе генә әле теге якп бу әсәрнең уңышын тәэмин итә алмын. Шул тормыш белән дәртләнә белергә дә, шул тормыштагы типик күренешләрне югары художество чаралары белән сурәтли белергә дә, уңай һәм тискәре образларны бөтен жанлылыгы белән күз алдына бастыра белергә дә кирәк. Менә бер мисал: Татарстанның яшь промышленность үзәкләреннән булган Зеле- нодольск шәһәрендә тәҗрибәле, карт язучы Идрис Туктар иптәш яши. Ун ел буена зур заводларның эшчеләре, инженерлары белән аралашып яшәүгә карамастан, ул шушы көнгәчә алар тормышыннан кызыксынып, дулкынланып укырлык бер хикәя дә язмады, ичмасам. Мондый хәлләрнең ешлыгы безнең иҗат коллективыбызны тирәнтен борчырга тиеш һәм аларның кабатлануына юл калдырмаслык чаралар күрү өчен без барыбыз да җаваплыбыз. Соңгы елларда, аз-азлап булса да, безнең сафка яшь талантлар киләләр. Аларның һәрбер уңышы безне куандыра, әдәбиятыбызның яңа көчләр катнашы белән җитди үсешенә юл ача. Ләкин яшь язучылар үзләренең иҗат сәләтләрен төрле жанрларда киң 'колач белән җәеп җибәрергә тиешләр. Үз талантының потенциаль көчен белгән яшь язучыга әдәби журнал яки альманах битләрендә һаман бер жанрда сирәк-мирәк кенә әсәр урнаштыру белән канәгатьләнеп яшәргә ярамый. Татар әдәбиятының классиклары һәм күренекле мастерлары үз иҗатларының башлангыч елларында ук искеткеч зур һәм күп тармаклы эшчәнлек күрсәткәннәр. Иҗат гомере жиде-сигез елдай артмаган Габдулла Тукайның күп томлык җыелмасында без шул замандагы барлык актуаль вакыйгаларның чагылышын табабыз. Шул кыска вакыт эчендә ул йөзләрчә темаларга шигырьләр, хикәяләр, поэмалар, юмор-сатира әсәрләре, публицистик мәкаләләр, тәнкыйть мәкаләләре, балалар өчен әкиятләр, шигырьләр, халык әдәбияты буенча аерым хезмәтләр, рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр һәм башка төрле әсәрләр язарга өлгергән. Шәриф Камал, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, герой шагыйребез Муса Җәлил иҗатлары — шундый ук дәртле, киеренке, күп кырлы хезмәтнең иң югары үрнәкләре булып яшиләр. Безгә иҗат коллективыбызны шул үрнәкләрдә тәрбияләргә, һәр язучыны шундый тырышлыкка өйрәтергә кирәк. Партиябезнең егерменче съезды карарлары безнең һәркайсыбыздан югары художество сыйфатлы, тирән эчтәлекле әсәрләр язуыбызны таләп итә. Бу эштә без рус әдәбиятының һәм илебездәге барлык әдәбиятларның тәҗрибәсенә таянырга, советлар илендәге барлык телләрдә кин таралырлык, яратып укырлык әсәрләр язу осталыгына ирешергә тиешбез. Советлар Союзының Коммунистлар партиясе безне шуңар рухландыра. 77 ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬТӘГЕ ТИПИКЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең коммунизм төзүдә яңа уңышлар яулап алуга, халкыбыз тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен тагын да күтәрүгә юнәлдерелгән тарихи карарлары совет сәнгате һәм әдәбияты алдына җитди бурычлар куя. Зур гына уңышлары булуга карамастан, совет сәнгате һәм әдәбияты тормыштан һаман да әле артта калып килә, халыкның үсә барган рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Әдәбият һәм сәнгатьнең үсешендә төп кимчелек шул — сугыштан соңгы чорда совет чынбарлыгының героик характерын чагылдыра торган, зур гомумиләштерүгә ия булган монументаль художество әсәрләре аз иҗат ителде. Күп кенә әсәрләрдә коммунизм төзүче замандашларыбызның күңелдә тирән тәэсир калдырырлык тулы типик образлары күренми, дип, укучылар хаклы рәвештә ризасызлык белдерәләр. Яңа белән искелек арасында киеренке көрәш кайнап торган героик чорыбыз анда булган каршылыкларның бөтен катлаулылыгы белән чагылдырылмый, искелекнең зарарлы яклары фаш ителми, яңаның, алдынгының тиңдәшсез көче, бөеклеге һәм гүзәллеге соклангыч художество осталыгы белән күрсәтелми, һаман да әле художество ягыннан түбән сыйфатлы, төссез әсәрләр чыгып килә. Бу әсәрләр авторларның тормыш вакыйгаларыннан артта баруларын, укучыларны рухландырырлык көчле художестволы гомумиләштерү дәрәҗәсенә күтәрелмәүләрен күрсәтә. Кайбер язучылар, тормышны сай белгәнгә, аның закончалыкларын тирәитен аңлый алмаганга, чынбарлыкны бизи башлыйлар, бездәге кыенлыкларны кечерәйтәләр, кимчелекләрне дөрес күрсәтмиләр, кешеләр аңындагы капиталиЗхМ калдыкларына каршы чын-чыннан көрәш алып бармыйлар. Безнең тормыштагы искелек калдыкларына, ямьсез күренешләргә каршы, коммунизм төзүгә комачаулый торган барлык нәрсәләргә каршы көрәштә куәтле чара булырлык югары сыйфатлы сатирик әсәрләр һаман да юк әле. Совет әдәбиятының, һәм сәнгатенең үсүе социалистик реализм эстетикасының үсүе белән аерылгысыз бәйләнгән. Совет сәнгатенең уңышлары аның эстетик теориясен дә баета, эстетика мәсьәләләрен хәл итүдәге ялгышлар исә сәнгать практикасында да чагылмый калмый, әлбәттә. Әмма сәнгатьнең һәм әдәбиятның үсүе өчен әһәмиятле булган теоретик проблемаларны өйрәнү эше хәзерге вакытка чаклы кирәкле күләмдә һәм тиешле тирәнлектә алып барылмады. Бездә иң әһәмиятле теоретик мәсьәләләрнең күбесе системасыз һәм сай өйрәнелә; ф и л осо ф л а р н ы ң, әдә б и ятч ы л а р н ың һәм сәнгать белгечләренең эше коордииацияләнми. Шуның аркасында актуаль теоретик мәсьәләләрне хәл итүдә буталчыклык туа. Типиклык мәсьәләсен өйрәнү эстетика өлкәсендәге шундый уңышсызлыкның мисалы булып тора. Типиклык проблемасы — марксистик-ленинчыл эстетиканың үзәк мәсьәләләреннән берсе. Ул художестволы иҗатның башка мәсьәләләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Социалистик реализм сәнгатен уңышлы үстерү өчен типиклык проб- 78 лемасын дөрес хәл итүнең, гаять зур теоретик һәм практик әһәмияте бар. Әдәбият һәм сәнгатьнең идея, художество дәрәҗәсен күтәрү өчен, аларның тормыштан артта калуына каршы, художество сыйфаты ягыннан түбән һәм тонык булган яки безнең чынбарлыкны бозып күрсәтә торган әсәрләрнең тууына каршы көрәштә әдәбият һәм сәнгатьтәге типиклык мәсьәләсен тирәнтен аңлау зарури бер нәрсә. Реалистик сәнгатьтә типиклаштыру художестволылыкиың иң мөһим шарты булып тора. Чынбарлыкны художестволы, ягъни образлы итеп чагылдыруга нәкъ шушы типиклаштыру аркылы ирешелә дә. Реалистик сәнгатьтә тормышны дөрес чагылдыру типиклаштыру белән аерылгысыз бәйләнгән. Бу положение Энгельснең бик билгеле булган классик формулировкасында гомумиләштереп әйтелгән: «...Реализм, детальләрнең дөреслегеннән тыш, типик характерларны типик шартларда дөрес итеп гәүдәләндерүне күздә тота» (К. Маркс, Ф. Энгельс. Сайланма хатлар. Гос- политиздат. 1947 ел, 405 бит). Әсәрдә бирелә торган типик образлар системасы аша, типик шартларда хәрәкәт итүче типик характерларның бәрелешләре аркылы художник чынбарлыкның үсеш закончалыкларын бөтен конкретлыгы һәм күпьяклылыгы белән ачып күрсәтә. Реакцион эстетика типиклаштыру турында, ачыктан-ачык идеализм төсендә дә, материализм исеме астына яшереп тә, бик күп теорияләр күтәреп чыкты. Бу теорияләр берничә художество агымында, реакцион романтизмнан башлап, иң соңында натурализмда һәм декаданс- ның башка күренешләрендә чагылды. Марксистик-ленинчыл эстетика буржуаз сәнгать теорияләре белән капма-каршы көрәштә формалашты. Бу көрәштә ул, бөтен дөнья реалистик сәнгатенең тәҗрибәсен гомумиләштерә килеп, үткән заманның иң яхшы, алдынгы эстетик карашлар традициясенә таянып эш итте. Диалектик материализм карашларыннан торып, ул тормышны реалистик чагылдыруда төп шарт бул ган типиклык проблемасын фәнни аңлата алды. Тормыш дөреслеген революцион үсештә объектив чагылдыручы социалистик реализм сәнгате өчен типиклаштыру мәсьәләсен тирәнтен фәнни хәл итүнең аеруча зур әһәмияте бар. Тормыш фактларын һәм күренешләрен эмпирик рәвештә теркәп бару түгел, бәлки үсеш тенденциясен бөтен каршылыклары белән чагылдыра торган иң әһәмиятле фактларны, күренешләрне сайлап ала белү художникка чын тормыш дөреслеген күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әдәбият һәм сәнгатьнең та- пып-белүдәге әһәмиятеннән тыш, аларның иҗтимагый актив тәрбия роле дә, укучыда кайнар мәхәббәт, нәфрәт хисе тудыра алуы да, яраткан геройларына иярү, үрнәк итеп карау теләге тудыра алуы да типиклаштыруның ни дәрәҗәдә тирән булуына бәйләнгән. Сәнгатьтә тормыш күренешләрен типиклаштыруның катлаулы процесс буларак мәгънәсе тормышның иң әһәмиятле якларын схема рәвешендә бирмичә, конкрет хис ителә торган, күңелдә эстетик тәэсир калдырырлык, шуңа күрә дә кешенең акылына гына түгел, тойгыларына да тәэсир итәрлек көчле образларда чагылдыруда. Типиклаштыру — сәнгатьтә тормыш күренешләрен индивидуальләштерелгән, конкрет хис ителә торган эстетик формада гомумиләштерү ысулы. Болар барысы да художество иҗатындагы типиклык проблемасының гаять дәрәҗәдә катлаулы мәсьәлә икәнлеген күрсәтә. Аны реаль тормыштан, әдәбият һәм сәнгатьнең конкрет үсешеннән аерып хәл итеп булмый. Кызганычка каршы, әйтергә туры килә: соңгы елларда әдәбият һәм сәнгать работниклары арасында художество иҗатындагы типиклык мәсьәләсенә карата кайбер схоластик, ялгыш карашлар таралды. Типиклыкны билгеле бер социаль-тарихи күренешнең асылына кайтарып калдыра.торган һәм реалистик сәнгатьтә партиялелекнең төп чагылу сферасы итеп билгели торган, 79 типиклык .проблемасы — һәрвакыт политик проблема, художестволы образны аңлы рәвештә арттырганда гына анын. типиклыгын тулырак ачарга һәм көчәйтә төшәргә мөмкин дип раслый торган формулалар бик күп кулланыла башлады. Мондый схоластик формулалар марксистик формула итеп биреләләр һәм партиябезнең әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә булган карашы белән ялгыш рәвештә бәйләп йөртеләләр. Җанлы практиканы, конкрет тарихи обстаиовканы искә алмыйча фәнни билгеләмә бирергә тырышуның һәркайчан схоластикага, догма- тизмга китерүе күптәй билгеле. Конкрет художество материалының күп төрле булуына әһәмият бирмичә, әлеге әзер схемалар белән эш итү аркасында типиклык проблемасын өйрәнүдә шундый хәл килеп чыкты да. Бу нәрсә марксизм-ленинизмның рухына, партиябезнең барлык күренешләрне дә, шул исәптән әдәбият һәм сәнгать күренешләрен дә кон- креттарихи үсешләрендә карауны таләп итә торган күрсәтмәләренә каршы килә. Типиклык турындагы югарыда әйтелгән схоластик формулировкалар билгеле бер күләмдә таралып өлгерделәр һәм совет әдәбияты һәм сәнгатенең үсүенә, эстетик мәсьәләләрнең өйрәнелүенә кире йогынты ясыйлар. Мәгълүм ки, типик образ иҗат иткәндә художник чынбарлыкның иң әһәмиятле күренешләрен сайлап ала, аларны гомумиләштерә. Типик образның идея әһәмияте, аңа бәя биргәндә төп критерий буларак, иң элек шуңа бәйле. Әдәбият һәм сәнгатьтәге иң көчле художестволы образларның барысы да, шул исәптән реаль прототиплар нигезендә барлыкка килгән Чапаев, Павел Корчагин, Мересьев һәм башка образлар да шулай иҗат ителгәннәр. Совет әдәбиятының пң яхшы әсәрләре безнең чынбарлыкның типик якларын, бигрәк тә иҗтимагый тормышны революцион төстә үзгәртеп кору өчен көрәшүче, коммунизм төзүче яңа совет кешесенең сыйфатларын көчле чагылдыралар. Укучы лар әдәбиятның әнә шундый геройларын • яраталар да. М. Горький. В. Маяковский, М. Шолохов, Л. Фадеев, И. Островский, А. Толстой. Л. Леонов, К- Федин, А. Корнейчук. В. Лацис, С. Вургуи, Я. Колас. А. Твардовский әсәрләренең герой лары, А. Сурков, М. Исаковский. М. Турсун-задә поэзиясенең лирик геройлары һәм Советлар Союзындагы барлык милләтләрнең башка бик күп прозаиклары, драматурглары, шагыйрьләре әсәрләрендәге геройлар безнең көрәшебезгә туры- дан-туры катнашучылар булып киттеләр. Миллионлаган кешеләр шулардай бөек омтылыш үрнәге алалар, коммунизм өчен көрәштә нык булырга, Ватанны сөя белергә, кур- кусызлыкка, оптимизмга — совет кешесен көчле, гүзәл итә торган барлык сыйфатларга өйрәнәләр. Халкыбыз яраткан художестволы реалистик образларның чынбарлыкны турыдан-туры натуралистик рәвештә күчереп кую белән бернинди уртаклыгы юк. Алар совет кешесенең характерындагы һәм рухи йөзендәге иң яхшы типик сыйфатларны художиикларыбызның гомумиләштерүләре нәтиҗәсендә туганнар. Мәгълүм ки, образ никадәр типик булса, аның гомумиләштерү мәгънәсе дә шулкадәр зур. Совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә һәр геройның көчле индивидуальлегендә, язмышында безнең чынбарлыктагы типик күренешләрнең үзенчәлеге калку булып ачыла. Киресенчә, күп кенә әсәрләрнең сүлпәнлеге, үзенчәлексез булуы авторларның, тормыш күренешләрен өстән-өстән генә теркәп, художестволы зур гомумиләштерү бирә аямауларыннан килә. «Художникта гомумиләштерү сәләте— чынбарлыкта кабатлана торган күренешләрне типиклаштыру сәләте булырга тиеш», — ди Горький (Утыз томлык әсәрләр, 25 том. Гослитиздат, 1953 ел, 132 бит). Бу фикерне ул күп мәртәбәләр кабатлый. 80 Шулай да, типиклык — чынбарлыкка иң хас якларны художестволы итеп гомумиләштерү /хитон положение сш кына схоластик рәвештә, бер яклы аңлатыла. Бу хәл типиклыкны бары тик билгеле бер социаль көчнең асылына, билгеле бер социаль-тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә дип билгеләүдә чагылды. Мондый билгеләмә бер яклы, тулы түгел; ул художестволы иҗатның җанлы* практикасыннан аерылган, дөньяны художестволы танып-белү, чагылдыруның үзенчәлекле якларын исәпкә алмый. Бу билгеләмәдә мәсьәләнең бер ягы гына алынган, ә сәнгатьне идеологиянең башка формаларыннан аера торган ягы читләтеп үтелгән. Хәлбуки, идеология формаларындагы уртаклыкны күрсәтү генә җитми. Бу формаларның берсен икенчесеннән аера торган үзенчәлекле, специфик якларын да билгеләргә кирәк. Тарихчы да, экономист та, философ та бит иҗтимагый тормышны билгеле бер социаль көчнең, билгеле бер социаль күренешнең асылын ачу өчен өйрәнәләр, ләкин бу эш аларны художник итми. Сәнгать — чынбарлыкны чагылдыруда үзенә бер төрле форма. Тормышны художестволы танып-белүнең фәнни таиып-белү законнарыннан бик нык аерыла торган үз законнары бар. Типиклаштыру, сәнгатьнең төп законнарыннан берсе буларак, художестволы иҗат үзенчәлегенең гаять бер мөһим факторы булып тора. Фәннән үзгә буларак, сәнгать чынбарлыктагы закончалыкларны образларда, ягъни гомумине индивидуаль төстә гәүдәләндереп, конкрет хис ителә торган формада чагылдыра. Сәнгатьнең бу үзенчәлеген Белинский моннан йөз ел элек үк инде билгеләгән. Реалистик сәнгатьтә барлык тормыш фактлары һәм күренешләре, социаль асыл дигән коры абстракция төсендә бирелмичә, тормышның нәкъ үз рәвешендә күрсәтеләләр. Типиклыкны билгеле бер социаль көчнең асылын гәүдәләндерү дип кенә карау сәнгать әсәрләрендә тормышның индивидуаль яктан күп төрлелеген бетерүгә, художестволы образлар урынына схемалар ясауга китерә. Бу схоластик формула иҗат работникларын, художестволы ачышлар ясау урынына, гомуми положениеләрне иллюстрацияләүгә генә китерә. Художник, халык, сыйныфлар эчендәге төрле катлау вәкилләренең образларын сурәтләп, типик шартларда һәм коллизияләрдә, сюжетта аларның үзара багланышын, бәрелешен, көрәшен ачып, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне типлар аркылы күрсәтә. Художникның төп омтылган нәрсәсе — билгеле бер төр кешеләр өчен уртак булган сыйфатларны гәүдәләндерерлек индивидуальләштергән ачык характер иҗат итү. Чын художникның «һәр кешесе — тип, ләкин шул ук вакытта ул аерым бер шәхес тә, Гегель карт әйтмешли, «шушы», — ди Ф. Энгельс (К. Маркс, Ф. Энгельс. Сайланма хатлар, 394 бит). Шуңа күрә типиклаштыру индивидуаль характерлар иҗат итү белән, аларның язмышлары, эшләре һәм хәрәкәтләре аркылы катлаулы, күп яклы тормыш багланышларын һәм тормыш мөнәсәбәтләрен ача белү сәләте белән аерылгысыз бәйләнгән. Тормышны художестволы чагылдыруның шул ягын читләтеп, аны, бер яклы рәвештә, билгеле бер социаль көчнең асылын белдерүгә генә кайтарып калдырганда тәнкыйтьче дә художество әсәренә тирән анализ ясый алмый, чөнки болай килгәндә ул художник иҗат иткән образларның сыйфатын, үзенчәлеген билгеләү мөмкинлеген югалта, художник реаль рәвештә иҗат иткән нәрсәгә түгел, бәлки аның ниятләренә генә бәя бирә һәм нәтиҗәдә югары эстетик таләпләр куя алмый. Болай эшләгәндә бәя бирү критерие югала, иҗтимагый идеяләрне индивидуаль- ләштерелгән формада, ягъни чын художестволы формада гәүдәләндерми торган, ремесленникларча эшләнгән чилепешле әсәрләрне мактау өчен шартлар туа. Революцион демократ тәнкыйтьчеләр дә, зур язучылар да, марксизмленинизм классиклары да индивидуальләштерүне типик образ иҗат 6. „С. Ә.* X? 3. 81 итүдә зарури бер шарт дип, аның әһәмиятенә һәрвакыт басым ясап әйтә килделәр. В. И. Ленин Инесса Армандка язган хатында, художество әсәрендә «...бөтен хикмәт индивидуаль обстаиовкада, әсәрдә бирелгән типларның характерларын һәм психикасын анализлауда» дип гаять тирән фикер әйтә (Әсәрләр, 35 том, 141 бит). Художестволы образларны тирәнтен индивидуальләштерергә кирәклеге — социалистик реализм эстетикасының төп таләпләреннән берсе. Моңа әһәмият бирмәү схематизмга, образларны ярлыландыруга китерми калмый. Типиклаштыруның шушы үзенчәлеген искә алмаганда художество әсәрләренә җитди анализ ясап булмый. Типик образларның күп төрлелеген ул образларны көчләмәгәндә һәм кыркымаганда һичничек тә теге яки бу социаль асылга гына кайтарып калдырып булмавына ышану өчен әдәбият һәм сәнгатьнең җанлы практикасына мөрәҗәгать итү дә җитә. Чыннан да, Онегин белән Печоринның социаль-сыйнфый «асыллары» бер үк кебек. Әмма без алариың һәркайсыи үз язмышы, үз омтылышлары һ. б. булган аерым бер кеше итеп кабул итәбез. Пушкин Татьянасы яки Шолохов Аксиньясе образының да эчтәлеген социаль асыл гына билгелимени? Болай булса, әдәбият һәм сәнгатьнең төрле замандагы төрле социаль группа кешеләрен дулкынландыра килгән бик күп типик образларындагы гомум кешелек сыйфатларын кая куябыз? Художестволы образ «билгеле бер социаль көчнең асылын» чагылдыра дигән схоластик аңлатмадан чыгып караганда, мондый сорауларның берсенә дә җавап биреп булмый. Ниһаять, бу формулировка белән эш иткәндә, хәзерге әдәбияттагы художестволы образларны һәрьяклап, тирәнтен бәяләп булмый. Тәнкыйтьче тормыш күренешләренең социаль асылын гына күздә тотса һәм художестволы гомумиләштерүнең табигатенә әһәмият бирмәсә, чын тәнкыйть ана- л и з ы я с ы й с ы урында, кот ы л г ы с ы з рәвештә гомуми фикер йөртә башлый. Күп кенә тәнкыйтьчеләребез- нең мәкаләләрендә совет язучыла- рының әсәрләре турында сөйләгәндә без нәкъ менә шушындый җитди кимчелекләрне очратабыз да. Мәсәлән, П. Павленкоиың «Бәхет» романындагы Воропаев, Г. Николаева- иың «Урак өсте» романындагы Василий Бортников һәм Авдотья Бортникова, В. Овечкииның «Районда эш көннәре» әсәрендәге Мартынов образларын һәм башка образларны телгә алалар да алар турында бары тик алдынгы совет кешеләре дип кенә сөйлиләр. Образларның гомуми социаль асылы күзлегеннән караганда болай әйтү дөрес. Ләкин алай аңлату белән генә чикләнергә ярыймы соң? Василий Бортников белән Авдотья Бортникова икесе ике төрле, бөтенләй үзгә кешеләр бит. Ә инде Воропаев үзенең характеры белән бөтенләй башка кеше. Л4енә шулай гомуми рәвештә анализлаганда совет кешеләре образындагы чын сыйфатлар югалып кала. Гомумине үзенчәлекле, индивидуаль төстә чагылдырмаганда художестволы, конкрет хис ителә торган образлар булу мөмкин түгел. Типиклыкны абстракт бер нәрсә төсендә биргәндә, образның сиземле- . леге юкка чыга, схемага әйләнә. Кызганычка каршы, бу җитешсезлек язучыларыбызның һәм башка төр сәнгать эшлеклеләренең әсәрләрендәге бик күп образларда бар әле. Үзләренә генә хас, индивидуаль сыйфатлары булган чын кешеләр урынына, берәр төрле производство процессын сурәтләгәндә күзгә ча- лыпгалап китә торган, акыл сатучы агач курчакларны күрсәткән романнар, повестьлар һаман да күп чыга әле. Шунысын әйтергә кирәк: безнең иң яхшы художникларыбыз, гому- миие үзенә генә хас, индивидуаль сыйфатлар аша күрсәтеп, типик образ иҗат итүдә дөрес юл таба беләләр. /Моның шулай икәнлеген раслау өчен М. Шолохов әсәрләрендәге художество ягыннан гаять көчле бирелгән образларны, кабатланмаслык һәм шул ук вакытта типик та 82 булган совет солдаты Василий Тёркин образын, «Яшь гвардия»дә калку итеп күрсәтелгән совет яшьләре образын һәм башкаларны искә төшерү дә җитә. Бу мисаллар типиклыкны фәкать социаль асыл дип кенә, реалистик сәнгатьтәге художестволы гомумиләштерүнең, характерын бозып аңлата торган схоластик фикерләрне юкка чыгара. * «• Марксистик-ленинчыл эстетика сәнгатьнең максатлы, тенденциоз булуына. тормышны актив чагылдыруына гаять зур әһәмият бирә. Типиклаштыру һәрвакытта да художникның дөньяга карашы белән, чынбарлыкның теге яки бу күренешләренә бәя бирүе белән бәйләнгән. Типик образларның идея-тәр- бияви әһәмияте шактый дәрәҗәдә шуның белән билгеләнә дә. Типик образларда, аларның үз-үзен тоту логикаларында художникның тормышка карашы чагыла. Художестволы образлар ярдәмендә художник чынбарлыкның кайсыдыр якларын, кайсыдыр күренешләрен я хөкем итә, я пропагандалый, шулар турында фикер йөртә, үзенең идеалларын раслый. Художникның әсәрләрендә һәрвакыт аның чынбарлыкка карашы чагыла. Чын мәгънәсендә алдынгы художник тормышка битараф түгел. Ул үз ватанының гражданы, халык интереслары өчен көрәшүче кеше. Художникның бу мәсьәләдәге актив ролен революцион демократ тәнкыйтьчеләр үк инде ачык күргәннәр. Художник «үзенең дөньяга карашы аркылы җанлы чынбарлыкның төрлетөрле һәм каршылыклы якларын бергә кушып яңадан эшкәртә»,— ди Н. А. Добролюбов (Өч томлык әсәрләр. 3 том, Гослитиздат, 1952 ел, 464 бит). Әдәбият һәм сәнгатьнең сыйнфый характерда булуы турындагы тәгълимат беренче тапкыр анык итеп марксизм тарафыннан формалаштырылды. Марксизм дөньяга карашның художестволы иҗаттагы актив ролен ачык итеп билгеләде. Әдәбиятның партияле булуы турында В. И. Ленин алга куйган принцип әдәбият һәм сәнгатьнең сыйнфыйлыгы турындагы марксистик тәгълиматны тагып да үстерде. Бу принцип әдәбият һәм сәнгать турындагы фәнгә зур бер хәзинә, эстетик фикернең бөек казанышы булды. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә дөньяга карашның ролен, партиялелек принцибының мәгънәсен һәм асылын дөрес аңлату гаять зур теоретик, практик әһәмияткә ия. Ләкин сәнгать өлкәсендәге партиялелек мәсьәләсен аңлауда да схоластик караш барлыгын әйтеп китәргә туры килә. Аерым алганда бу караш типиклык белән партия- лелекпе бер үк нәрсә дип тануда, типиклыкны реалистик сәнгатьтә партиялелекнец төп чагылыш сферасы дип карауда, бары тик политик якка гына кайтарып калдыруда күренде. Типиклык белән партиялелекме бу рәвешчә бер үк нәрсә дип тануның әдәбият һәм сәнгать күренешләрен тарихилыктан тыш карауга этәрүе аңлашылып тора. Художникның нинди заманда, нинди шартларда иҗат иткәнен исәпкә алмыйча, дөньяга карашының үзенчәлеген тирәнтеи анализламыйча, һәрбер типик нәрсәдә партиялелек позициясе чагылышын табарга тырышу әдәбият һәм сәнгатьтәге партиялелек принцибының конкрет тарихи эчтәлеген томалап калдыруга китерә. Мондый караш тулысы белән на- четчиклыкка нигезләнгән. В. И. Ленинның «Моннан ике мең ел элек ничек булса, яңа философия шулай ук партияле» — дигән билгеле күрсәтмәсен алалар да, аның бу термин белән нинди конкрет мәгънәне күздә тотканына игътибар итмичә, аның партиялелек турындагы башка күрсәтмәләренә әһәмият бирмичә, әдәбият һәм сәнгать күренешләрен механик рәвештә шуңа яраклаштырырга тырышалар. Әдәбият һәм сәнгатьнең партияле булуын начетчикларча аңларга ярамый, мәсьәләнең асылына тирәнрәк төшенергә кирәк. Ленин үзенең «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле хезмә тендә (Әсәрләр, 14 том, 321 бит) «гомумән, философиядә партияләр бармы...» дигән сорау куя да: «...философиядәге партияләр көрәшен күрмәү мөмкин түгел, ә бу көрәш, ахыр чиктә, хәзерге җәмгыятьнең бер-беренә дошман сыйныфларының тенденцияләрен һәм идеологиясен чагылдыра. Моннан ике мең ел элек ничек булса, яңа философия шулай ук партияле. Эшнең асылы гелертерларчашарлатаннарча яңа кушаматлар яки сай акыллы партиясезлек белән пәрдәләнгән булса да, асылда көрәшүче партияләр — материализм һәм идеализм»,— ди (Шунда ук, 343 бит). Димәк, В. И. Ленин, идеализмның һәркайчаи реакцион сыйныфлар идеологиясен һәм тенденциясен чагылдыра килүен күрсәтел, философиядә партияләрнең көрәше — материализм һәм идеализм партияләре арасындагы көрәш икәнлеген әйтә. Партиялелек турындагы шушы аңлатманы механик рәвештә әдәбиятка һәм сәнгатькә күчергәндә вульгарлаштыру куркынычы туа. Мәгълүм ки, художестволы иҗатта авторларның политик карашлары еш кына очракларда философиядәге һәм башка иҗтимагый фәннәрдәге шикелле турыдан-туры чагылмый. Алай гына да түгел, художник объектив мәгънәсе белән үзенең политик карашларына һәм симпатияләренә каршы килә торган әсәрләр иҗат иткән очраклар да була. Моңа үрнәк итеп, Энгельс билгеләп киткәнчә, Бальзак иҗатын күрсәтергә мөмкин. Мондый хәлләрне электәге башка бөек художникларда да күрергә мөмкин. Димәк, барлык художникларны капма-каршы булган ике политик партиягә аерып кына куярга ярамый. Болай аерып кую ягында торучылар һәрвакыт реакцион сәнгать һәм прогрессив сәнгать булган дигән фикергә таяналар. Бу положение һичшиксез дөрес, ләкин аннан ялгыш нәтиҗә ясап, прогрессивлык белән партиялелек бер тигез нәрсәләр итеп карала. Болай билгеләгәндә партиялслекнец конкрет эчтәлеге юкка чыга. Ул гына да түгел, бу билгеләмә төрле замандагы прогрессив художникларны, төрле сыйныфтан булуларына карамастан, бер үк партия позициясендә торучылар итеп санарга нигез бирә. Философиядәге партияләр турындагы күрсәтмәне иачетчикларча аңлап, әдәбиятта, сәнгатьтә реакция һәм прогресс партияләре бар дип фикёр йөртүче тикшеренүчеләр генә мондый мәгънәсезлеккә барып җитәләр. Нәтиҗәдә алар Грибоедовны да, Чернышевскийны да, Горькийны да бер үк партия лагеренда итеп китереп чыгаралар... В. И. Ленин партиялелек төшенчәсен абстракт, универсаль бер категория итеп карамады, ул аерым бер тарихи обстановкага бәйләнешле рәвештә аның конкрет эчтәлеген ача килде. Ленин партиячелекне бик нык үскән сыйнфый көрәш нәтиҗәсе дип санады, партиялелек «...вакыйгаларга бәя биргәндә һәрвакыт туп- туры һәм ачыктан-ачык билгеле бер иҗтимагый группа карашына басарга мәҗбүр итә» дип күрсәтте (Әсәрләр, 1 том, 380—381 битләр), «...бер генә тере кеше дә (сыйныфларның үзара мөнәсәбәтләрен аңлаган икән) теге яки бу сыйныф ягына б а с- м ы й кала ал м ы й, шушы сыйныфның уңышына шатланмый кала алмый, аның уңышсызлыкларына кайгырмый кала алмый, шушы сыйныфка дошман булганнарга, артта калган карашлар таратучы һәм шулап итеп бу сыйныфның үсүелә комачаулык итүче кешеләргә һ. б. һ. б. ачуланмый кала алмый»—дип язды Ленин (Әсәрләр, 2 том, 498— 499 битләр). Күрүебезчә, биредә инде аңлы партияле позиция турында әйтелә. Бу позиция сыйныфларның үзара мөнәсәбәтен аңлауны һәм кеше кайсы сыйныф ягында торса, шуның интересларын бетеп көче белән яклауны күздә тота. В. И. Ленин 1905 елда беренче тапкыр әдәбият һәм сәнгатьтәге партиялелек принцибын формалаштырган «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле атаклы мәкаләсендә нәкъ әнә шул хакта язды да. Партиячелекне болай аңлаганда без, типиклыкны партиячелекнең төп чагылыш сферасы дип билгеләгән фор- 81 мула юл кунганча, төрле заманда типик образлар иҗат иткән реалист художникларны партиялеләр категориясенә кертә алабызмы сон. Әлбәттә, юк. Вульгар социология тар-мар ителде, һәм берәү дә хәзер Пушкин белән Гоголь иҗатын, заманында әрсез вульгар социологлар эшләгәнчә, аз җирле һәм урта алпавытлар интересын чагылдыруга кайтарып калдырырга батырчылык итмәс. Әгәр инде электәге бөек реалист художниклар, эзлекле рәвештә, партияле дип санала икән, ул чагында алар- ныц барысын да аңлы рәвештә хезмәт иясе сыйныфларын яклаучылар, шулар ягында торучылар рәтенә кертергә кирәк. Фәнгә каршы килеп, бу рәвешчә тартып-сузарга да һичкем батырчылык итмәс. Шулай итеп, схоластик формула, әдәбият тарихының конкрет күренешләрен дөрес анализларга мөмкинлек бирмичә, һавада асылынып кала. Ә чынында исә тумышы һәм тәрбияләнүе белән эксплуататор сыйныфларга караган, үткән замандагы күп кенә бөек художниклар иҗатының халыкчанлыгы үз сыйныфының тар интереслар рамкасыннан котыла алуы һәм, халык массалары позициясенә турыдан-туры басмаса да, чынбарлыкны дөрес күрсәтеп, азатлык тенденцияләренең үсешенә бу- тышлык итүе белән бәйләнгән. Бу художникларның иҗатын чын мәгънәсендәге партиялелек белән бәйләргә тырышу бары тик вульгарлаштыруга гына китерергә мөмкин. Яки хәзерге заман капиталистик илләрдәге прогрессив реалист художниклар иҗатын алыйк. Хәзергә әле ал арның бик азы гына иҗатларын аңлы рәвештә эшчеләр сыйныфы белән, коммунистик партияләр политикасы белән бәйләгән. Күп кенә сәбәпләр буенча алар әле сәнгатьтәге партиялелекме кабул итмиләр, ә кайберләре исә аннан хәтта араланырга тырышалар. Схола? тик формулага ышанганда, бу художниклар, типиклык партиялелек- чең чагылу сферасы булганлыктан, уипик образлар иҗат итә алмыйлар оулы.ч чыга. Чынында исә бу художниклар, тормышны намус белән дөрес чагылдырырга омтылып, көчле типик образлар тудыралар һәм үзләренең иҗатлары белән җәмгыятьне үстерү эшенә хезмәт итәләр. Әлбәттә, ачыктан-ачык һәм аңлы рәвештә хезмәт ияләре интересларын яклау дәрәҗәсенә күтәрелгәндә, алар массаларны тагын да активрак һәм тагып да көчлерәк тәрбияләүчеләр булырлар иде; ләкин монысы—-киләчәк эше, коммунистик партияләрнең прогрессив интеллигенцияне үз ягына тарта белүенә бәйле. Төрле замандагы һәм төрле сыйныф художникларының дөньяга карашы мәсьәләсе — гаять катлаулы мәсьәлә. Әдәбият һәм сәнгать күренешләрен конкрет алып караганда, художникның дөньяга карашы шактый катлаулы икәнлеге һәм бу хәлнең аларның иҗатында да чагылуы күренә. Л. Толстой иҗатына Ленин ясаган анализ моны бик ачык дәлилли. Партиялелек дөньяга карашның сыйнфый аң ягыннан төгәл, анык булуын таләп итә. Мондый аныклык барлык художникларга да хас дип әйтеп булмый. Социалистик әдәбиятның художество методында төп идея принцибы булган коммунистик партиялелек дөньяга караштагы аныклыкның иң югары үрнәге булып тора. В. И. Ленин партиянең XI съездында: «...без халык аңында булганны дөрес гәүдәләндергән чагыбызда гына идарә итә алабыз. Шулай булмаганда Коммунистлар партиясе пролетариатны алып бара алмаячак, пролетариат исә массаларны үз артыннан алып бара алмаячак...»— диде (Әсәрләр, 33 том, 273 бит). Коммунистик партиялелек принцибына таянып эш иткәндә художник халык аңындагыи гаять тирән итеп чагылдыра ала, ягъни чын мәгънәсендә зур сәнгать әсәре тудыруда иң төп шарт булган югары художество дөреслегенә юл таба ала. «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле мәкаләсендә әдәбиятның партияле булу идеясен күтәргәндә, Ленин коммунистик партиялелекме «илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча 85 хезмәт ияләренә» (Әсәрләр, 10 том, 30—31 битләр) таба йөз тоткан чын мәгънәсендә халыкчан сәнгать тудыруның, нигезе дип, бу төшенчәгә яна тарихи эчтәлек бирде. Әдәбият һәм сәнгатьтәге партиялелек төшенчәсенең, тарихи конкрет эчтәлеген төрле замандагы һәм төр- л е х у до ж никла р и ы ң т и п и к л аштыруы белән схоластик рәвештә гадиләштереп бәйләп карарга ярамаганлыгы аерым-ачык аңлашыла. Шулай ук безнең әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең партиялеле- ге буржуаз партиялелектән принципиаль рәвештә үзгә булуын да ачык күрергә кирәк. Совет язучыла- рының һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗаты, партияле буларак, объектив тормыш дөреслеген, безнең чынбарлыкның үсешендәге, Коммунистлар партиясе политикасының нигезе булган объектив, закончалыкларны художестволы типик образларда чагылдыра. Социалистик реализм методы художество әсәрләре иҗат иткәндә, субъектив максатлар һәм теләкләр белән генә эш итмичә, җанлы чынбарлык фактларына һәм күренешләренә нигезләнүне таләп итә. һәртөрле субъективизм, геройларны идеяләр сөйләүче гади бер рупорга әйләндерү, аларның характерына хас булмаган уйлар, хисләр тагу чын коммунистик партиялелек- кә чит нәрсә. Коммунистик партиялелек киң катлау хезмәт ияләре интересларын чагылдыруы белән халыкчанлыкның иң югары дәрәҗәсе булып тора. Буржуаз ялганчылар пичек кенә сөйләнмәсеннәр, догматик рәвештә регламентлаштыру, бертөслеләидерү, схемалаштыру безнең партиялелек- кә чит нәрсә; коммунистик партиялелек иҗат ирегенә, тормышны барлык каршылыклары эчендә бөтен ягы белән чагылдырырга зур мөмкинлек бирә дә. Безнең партиялелек, художестволылык белән гармоник берлектә булып, художестволы иҗатның объектив законнарына бөтенләе белән туры килә. X XХудожестволы иҗатта үзенчәлексезлеккә һәм бөртөслеләндерүгә юл куймау югары идеяле, чын мәгънәсендә художестволы әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүдә төп шартларның берсе булып тора. Күкелдә көчле тәэсир калдырырлык югары сыйфатлы сәнгать кенә совет кешеләренең эстетик таләпләрен канәгатьләндерә ала, һәм шундый сәнгать кенә үзенең актив тәрбияләү функциясен үти ала. Совет язучыларының һәм сәнгать эшлеклеләренең бурычы — художество осталыгы өлкәсендә кешелек дөньясы туплаган бөтен байлыкны ‘ өйрәнеп, бу байлыкны яңа иҗади ачышлар белән кыю рәвештә тулыландырып торудан гыйбарәт. Социалистик реализм бу яктан бернинди чик куймый. Ул художестволы иҗат стильләренең, формаларының һәм шулай ук типиклаштыру ы с ул л арыны ң төрле-төрле б ул уып күздә тота. Ләкин, шулай булуга да карамастан, соңгы вакытларда художестволы типиклаштыруның билгеле бер ысулларын гына канунлаштыра торган схоластик формуладан чыгып эш итә башладылар. Типик образ иҗат иткәндә аңлы рәвештә арттыру мәҗбүри дигән, янәсе, ул һәр очракта да типик сыйфатны тулырак ача, калкурак итә дигән караш урнашты. Күп гасырлар белән санала торган сәнгать һәм әдәбият тарихы типиклаштыру чараларының һәм алымнарының, типик образ иҗат итү ысулларының төрле-төрле һәм чиксез күп булуын, кешелек дөньясы художество ягыннан үскән саен аларның да үсә, байый баруын бик ачык күрсәтә. Типиклаштыру ысулларының төрле-төрле булуы бик күп факторларга: сәнгатьнең конкрет төре үзенчәлегенә, художникның иҗат жанрына, аның идея, иҗат максатларына һәм башкаларга бәйле. Романда типик образлар иҗаг итүдәге художество принциплары һәм ысуллары лирик әсәрдәге яисә сатирик әсәрдәге типиклаштыру ысулларыннан аерыла. Драматик әсәрнең үз законнары, типик характерлар иҗат итүдә үз поэтикасы бар. Иҗат практикасында типиклаштыру ысулларына сурәтләү объ 86 екты, художникның ничек, нинди итеп сурәтләве, аның төп иҗат методы хәлиткеч йогынты ясый. Художество п р а кти к асы и да г ы, әдәбият һәм сәнгатьнең үсешендәге бөтен катлаулылыкмы исәпкә алмыйча, типиклаштыруның кайбер ысулларын гына канунлаштыру һәм шуларны башка бик күп ысуллардан яхшырак дип доктрина рәвешендә раслау зарардан бүтән бернинди файда бирмәячәк. Типиклаштырудагы бик күп төрле художество ысулларын арттырып күрсәтүгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Үткән заманнардагы реалистик әдәбият һәм безнең совет әдәбияты тәҗрибәсе гиперболалаштыру мәгънәсендә арттыру ысулын художниклар үзенә бертөрле аерым художество максатларына ирешү өчен кулланганлыгын күрсәтә. Бу ысул бигрәк тә сатирада яки М. Горькийның башлангыч чор әсәрләрендәге шикелле романтик әсәрләрдә еш кулланыла. Горькийның иң зур реалистик әсәрләрен алып караганда исә, туры мәгънәдәге арттыру төшенчәсе аларга бик аз туры килә. Шулай булуга да карамастан, Горький үзенең теоретик чыгышларында арттырып күрсәтүне күп кенә мәртәбәләр яклады. Бөек язучының фикерләрен иачетчикларча аңлаганда гына, Горький гиперболалаштырып арттыруны типиклаштыруның бөтен ягын үз эченә ала торган универсаль ысулы итеп санаган дип уйларга мөмкин. Арттыру дигән терминны М. Горький тагын нинди мәгънәдә куллана соң? Арттыру турында сөйләгәндә ул «тормыш күренешләрен киң күләмдә типиклаштыруны», художникның, тормыштагы күп кенә күренешләрдәй югары күтәрелеп, алар- пың үзара бәйләнешен күрә белүен, шулардай мәгънә чыгара белүен, үзенчәлекле бер якны табып, шу- ңарда гомуми бер сыйфатны ача белүен, ягъни зур әһәмияткә һәм эчтәлеккә ия булган художестволы образ тудыра алуын күздә тота. Бу турыда I орький үзенең мәкаләләрендә һәм. чыгышларында күп мәртәбәләр әйтте. «Зур әсәрләрнең барысы да, югары художестволы әдәбият үрнәге булган барлык әсәрләр дә арттыруга, тормыш күренешләрен киң күләмдә типиклаштыруга нигезләнгән», — ди Горький (Әсәрләр, 27 том, 410 бит). Горькийның бу таләбе совет кешесен тагын да тирәнрәк, тагын да ачыграк күрсәтү, әдәбиятның тормыштан артта калуына каршы көрәшү кирәклегеннән чыгып әйтелгән. «Безнең тормыштагы чын героебыз, социалистик культура иҗат итүче кешебез повестьларыбыздагы һәм ромаинарыбыздагы геройлардан күп мәртәбә зуррак, калкурак. Әдәбиятта аны тагын да зуррак һәм ачыграк итеп сурәтләргә кирәк...» дип язды ул (Шунда ук, 225 бит). Горькийның бу әйтүендә һәм башка әйтүләрендә арттыру төшенчәсе типиклаштыруның бер ысулы мәгънәсен аңлатмый, ә. бәлки типиклаштыру төшенчәсенең үзенә кайтып кала. Биредә шуны да истә тотарга кирәк: типиклаштыру турында сөйләгәндә Горький художестволы фантазиягә, тормыш фактларын һәм тормыш күренешләрен сайлаганда, художникның «үзеннән өсти белү» сәләтенә һәрвакыт зур әһәмият бирә. Реаль тормышка нигезләнеп, үзеңнән өстәү художество реализмына каршы килми. Әмма догматиклар «арттыру» сүзенең туры мәгънәсенә ябышып ятып, аны әдәбият һәм сәнгатьнең барлык төрләрендә дә, жанрларында да, барлык очракларында да директив, мәҗбүри бер нәрсәгә әйләндерергә маташтылар. Арттыру кирәклеген категорик рәвештә таләп итү сәнгатебезгә һәм әдәбиятыбызга шактый күп зарар китерде. Кайбер иҗат работниклары һәм тәнкыйтьчеләр моннан чынбарлыктагы күренешләрнең үзләрен арттырырга кирәк дип аңладылар. Бусы инде социалистик реализмның асылыннан — чынбарлыкны революцион үсешендә дөрес итеп чагылдырудан — читкә алып китә иде. Мондый арттыру реалистик сәнгатьнең төп законын — художестволы образларның тормыш дөреслегенә туры килергә тиешлеген — бозуга алып бара башлады. 87 Арттырып күрсәтү мәсьәләсендәге теоретик буталчыклык, билгеле бер дәрәҗәдә, совет чынбарлыгын ялгыш күрсәтә торган, аерып әйткәндә, бизәп күрсәтә торган әсәрләр басылып чыгуга китерде. Чыннан да, билгеле бер социаль көчнең асылын аңлы рәвештә арттырганда гына бөтен тулылыгы белән чагылдырырга мөмкин дип, чынбарлыкның уңай күренешләрен арттыру кирәклегеннән чыгып эш иткәндә реаль чынбарлыкка әһәмият бирелми, безнең төзелешнең кыенлыклары, хәтта этаплары сикереп үтелә. Тормышны болай күрсәтү укучыларда ялгыш уй тудыра, аларны дөрес тәрбияләми. Әдәбиятыбызның сугыштай соңгы үсү тарихында бу ялгыш теориянең калкып чыгуы беренче тапкыр гына түгел. Моннан берничә ел элек кайбер әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр чынбарлыкны күтәренкерәк итәргә, бизәбрәк күрсәтергә дигән бер таләпне бик нык пропагандаладылар. Ләкин әдәби җәмәгатьчелек бу иптәшләрне якламады, һәм соңыннан алар үзләре дә ул фикерләреннән кире кайттылар. Тормыш күренешләрен арттырып күрсәтергә омтылу, һичшиксез, шул ук ялгыш позицияләргә нигезләнә. Сирәк очрый торган, аз таралган типик герой турындагы шикле фикерләр дә шуңа бәйләнгән. Хәлбуки, реалистик сәнгатьтә аз таралганлык, яңаның башлангычларын чагылдырып, һәрвакыт үзе белән массовыйлык тенденциясен алып килгәндә генә типик була. Мәсәлән, Горький романындагы Павел Власов һәм аның анасы Ниловна миллионнарның алдынгы вәкилләре булганга. типик герой булып калалар. Болай булмаса, аларда массовый булып үсеп китү потенциясе булмаса, алар бик тиз онытылырлар иде. Революцион демократлар Чернышевский һәм Добролюбов та әдәбиятта гәүдәләнгән яңа кешеләр турында нәкъ шул мәгънәдә сөйлиләр. Мәсәлән, Добролюбов, И. С. Тургеневның «Накануне» романындагы Елена образын анализлап, түбәндәгеләрне яза: «Хәзер без Тургенев әфәнденең Еленасыннан энергияле, эшлекле характер иҗат итүгә яңа омтылыш күрәбез һәм автор характерның үзен уңышлы итеп сурәтли алмаган дип әйтә алмыйбыз. Елена шикелле хатынкызларны бик аз кешеләргә генә очратырга туры килсә дә, күп кешеләргә иң гади хатын- кызларда Елена характерындагы аерым мөһим сыйфатларның яралгыларын, аның күп кенә омтылышларының үсү мөмкинлеген күрергә туры килгәне бар» (Әсәрләр, 3 том, 40 бит). Аз таралган нәрсә тормышның законлы күренешләре белән бәйләнгәндә генә типик була ала. Типиклыкны массовыйлыктан аеру, массовыйлыкка капма-каршы кую, аны сирәк очрый торган бер нәрсә итеп карау реаль геройлар урынына баштан уйлап чыгарылган ясалма геройлар иҗат итүгә юл күрсәтү дигән сүз. Совет укучысы мондый геройларга карата, җанлы чынбарлыктан, реаль совет кешеләре тормышыннан читләшүгә карата хаклы рәвештә ризасызлык белдерә. Ләкин шушы дөрес ризасызлыкка кайвакыт зарарлы настроениеләр дә килеп кушыла, кайбер тәнкыйтьчеләр рядовой совет кешеләрен күрсәтү турындагы дөрес таләпне уртача бер кешеләрне күрсәтүгә кайтарып калдыралар һәм, шулай итеп, үрнәк булырлык алдынгы кеше образын иҗат итүгә каршы чыгалар. Андый юлга китү бик зур хата булыр иде. Ул классик әдәбиятның һәм классик сәнгатьнең, совет әдәбиятының һәм совет сәнгатенең иң яхшы традицияләренә каршы килә. Миллионнарның характерындагы һәм рухи йөзендәге иң яхшы сыйфатларны гәүдәләндерүче алдынгы совет кешесе образын иҗат итү проблемасы художникларыбызның иҗат эшчәнлегендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Язучы, идеология фронты сугышчысы буларак, тормышның барлык өлкәләрендәге яңалык башлангычларына художестволы сүз коралы белән ярдәм итәргә, коммунизм төзүдәге алдынгы тәҗрибәләрне пропагандаларга тиеш. Язучыларның үз заманының алдынгы кешеләре белән туктаусыз кызыксынулары, аларның укучылар 88 күңелендә зур тәэсир калдырырлык көчле художестволы образларын тудырырга омтылу әдәбиятны һәрвакытта да халыкның зирәк остазы һәм тәрбияләүчесе итә килде. Чынбарлыкны бизәүгә каршы көрәштә икенче бер ялгышлыкка — художестволы иҗатта бертөслелекне, түбән сыйфатлылыкиы алга сөрүгә юл кунмас өчен, моны истә тотарга кирәк. Арттыру формуласын схоластик рәвештә аңлауның тагын бер зур куркыныч ягы безнең чынбарлыктагы тискәре күренешләрне чамадан тыш күпертеп күрсәтүгә ориентацияләвеннән гыйбарәт. Болай күпертү чынбарлыкны бозуга, мәгънәсез бер нәрсә итеп күрсәтүгә китерә. Билгеле булганча, мондый ялгыш тенденция «Новый мир» журналы басып чыгарган берничә мәкаләдә, шулай ук Л. Зоринның «Кунаклар», Н. Виртаның «Помпеевның һәлак булуы» һәм шундый типтагы башка пьесаларда бигрәк тә нык чагылды. Совет җәмәгатьчелеге һәм матбугат бу әсәрләрне каты тәнкыйть итте. Ләкин аның рецидивлары хәзер дә сизелгәли әле. Мәсәлән, эстон журналы «Лоомннг»та И. Сикемяэ- нең шактый ук дәрәҗәдә күпертү рецепты буенча уйлап чыгарылган «Тузан» исемле повесте басылды. Укучы, ялтыратылган изге геройларга ышанмаган кебек, күпертелгән явыз геройларның да безнең җирдә иркенләп йөри алуларына ышанмый, чөнки бу хәл перспективаны боза, реаль чынбарлыкка каршы килә. Бу турыда В. Г. Белинский моннан бик күп элек түбәндәгеләрне язган: «Тормышка, чынбарлыкка якынаю әдәбиятыбызның соңгы чорда чыныгып җитүенең турыдан-туры сәбәбе. «Идеал» сүзе бары тик хәзер генә чын мәгънәсендә йөртелә башлады. Элек бу сүздән яратмасаң т ы ң л а м а, я л- г а и л а р г а комачаулама дигән шикелле мәгънәне — бер предметтагы һәртөрле -изгелекләр яки һәртөрле бозыклыклар кушылмасын аңлыйлар иде. Романның герое булса, ул чибәр дә, гитарада да искиткеч шәп уйный, бик матур җырлый да, шигырьләр дә чыгара, һәртөрле корал белән сугыша да белә, искиткеч куәтле дә: Сөйләсә саф намус турында ул, Иблис кодрәтенә бирелеп,— Күзләрен кан баса, үзе елый, Без үксибез барыбыз, нлереп! Әгәр явыз герой икән, якын килә күрмәгез: тереләй тотып ашаячак ул сезне, Александрийский театры сәхнәсендә дә, примитив трагикларыбыз драмаларында да очрата алмаслык кансыз бер кеше ул... Хәзер инде «идеал» сүзе арттыруны, ялганны, сабыйлар фантазиясен аңлатмый, ә бәлки чынбарлыктагыча булган фактны аңлата, ләкин бу факт чынбарлыктан күчереп кенә алынмый, бәлки шагыйрьнең фантазиясе аша уздырыла, (сирәк булу, хосусыйлык һәм очраклылык мәгънәсе белән түгел, бәлки) гомуми мәгънә нуры белән яктыртыла, чын иҗат үрнәге дәрәҗәсенә җиткерелә, һәм шуңа күрә дә, чынбарлыктан иң төгәл күчереп алуга караганда да, үз-үзенә күбрәк охшый, дөресрәк була» (Өч томлык сайланма әсәрләр, II том, Гослитиздат, 460 бит), һәртөрле арттырулар, гадәттән тыш нәрсәләр һ. б. шундыйлар белән мавыгучыларга һәм бүтәннәргә дә бөек тәнкыйтьче язган бу сүзләрнең мәгънәсе турында бераз уйланып карарга иде. Без типиклык проблемасын барлык аспектлары һәм чагылышлары белән карау максатын куймадык. Анысы — сәнгатебезнең үсешендәге теоретик һәм практик мәсьәләләрне хәл итүче бик күп работниклар эше. Югарыда әйтелгәннәрнең максаты — кайбер мисаллар һәм фикерләр аркылы типиклык проблемасын башка проблемалар белән, сәнгатьнең җанлы практикасы белән бәйләнештә бик тирәнтен карарга кирәклегенә басым ясаудан һәм аның тормышны дөрес чагылдырудагы, көчле тәэсиргә ия булырлык художестволы әсәрләр иҗат итүдәге әһәмиятен күрсәтүдән гыйбарәт. Сәнгать өлкәсендәге теоретик мәсьәләләрне дөрес һәм уңышлы хәл итү — иң мөһим бурычларның берсе. Моның өчен бездә марксизм- ленинизм классикларының бик күп күрсәтмәләре, бөек язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең әйткән фикерләре, әдәбият һәм сәнгатьнең практик үсешендәге зур тәҗрибә байлыгы бар. Эстетика өлкәсендәге схоластикадан һәм догматизмнан арынырга кирәк. Шул чагында типиклык проблемасын һәм эстетиканың башка шундый мөһим мәсьәләләрен төрле яктан өйрәнү өчен бик зур мөмкинлекләр туачак. Чыннан да, төрле заманнарда иҗат ителгән әдәбият һәм сәнгатьтә күпме үзенчәлек бар, эстетик категорияләрнең төрле жанрлардагы күпме конкрет чагылыш үзенчәлекләре бар! Болар һәммәсе, мәсьәләгә иҗади килеп, үзләренең эшләре белән бернигә яраксыз догмаларны, схемаларны фаш итүче тикшеренүчеләрне көтә. Бу эш әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез практикасына да этәреш бирәчәк, яңа уңышларга ирешү өчен, коммунизм төзүче халкыбызга лаеклы, югары художестволы яңа әсәрләр иҗат итү өчен мөмкинлекләр тудырачак. («Коммунист» журналы, № 18, 1955 ел)