Ф. М. ДОСТОЕВСКИЙ
(Үлүенә 75 ел тулу уңае белән) Бөтен дөнья Тынычлык Советының карары белән 1956 елның 9 февралендә дөньядагы барлык алдынгы кешеләр Ф. М. Достоевскийның үлүенә 75 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Ф. М. Достоевский бөтен дөнья әдәбиятындагы иң зур язучыларның берсе булып санала. А. М. Горький, Ф. М. Достоевскийның художник буларак даһилыгын бары тик Шекспир даһилыгы белән генә чагыштырырга мөмкин, диде. Шуның белән бергә, Ф. М. Достоевскийның иҗаты гаять каршылыклы да. Аның искиткеч бай художество мирасын ул иҗат иткән конкрет тарихи шартларны исәпкә алып, тирәннән өйрәнгәндә генә дөрес итеп аңларга һәм аңа дөрес бәя бирергә мөмкин. Ф. М. Достоевский 1821 елда Москвада туа. Урта белем алганнан соң, ул Петербургтагы Хәрби инженерлык училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, берникадәр хезмәт итә дә отставкага чыга һәм бөтенләе белән әдәби эшкә бирелә. Ф. М. Достоевскийның «Мескен кешеләр» исемле беренче повестен (1846 ел) Белинский белән Некрасов хуплап каршы алалар. Бу әсәр аны иң яхшы рус язучылары дәрәҗәсенә күтәрә. Достоевский Пушкинның «Станционный смотритель», Гогольиең «Шинель» повестьлары традицияләрен дәвам иттереп, кимсетелгән бәхетсез кешеләрне яклап чыга. Повестьның төп герое — тормыш тарафыннан кысылган, кыерсытылган мескен бер чиновник Макар Девушкин образында укучылар шул замандагы түрәләрдән мораль сыйфатлары белән бик күп өстен булган кешене күрәләр. Макар Девушкин шундый була торып та нигә кызганыч хәлгә калган соң? Монда кем гаепле? Рус демократик әдәбиятында даими рәвештә куелып килгән бу сорауларга повесть: «Девушкин яши торган иҗтимагый тормыш шартлары, бөтен социаль строй гаепле моңа»,— дип җавап бирә. Ф. М. Достоевскийның 1840 еллардагы иҗатының демократик рухта булуы авторның ул замандагы алдынгы карашлы кешеләр белән шактый дәрәҗәдә элемтәдә торуына, алдынгы идеяләр һәм теорияләр белән танышып баруына бәйләнгән. 1848 елда ул петрашевчы- лариың революцион түгәрәгенә керә. Патша охранкасы петрашевчыларны рәхимсез рәвештә каты җәзага тарта... 1849 ел. Петербург. 12 декабрь көнне Семеновский мәйданына атарга хөкем ителгән петрашевчы- ларны алып чыгалар. Аларны тезеп куялар, үлем алдыннан тәүбә кылырга кушалар, аларның башларына капчык киертәләр һәм соңгы минутта, барабаннар сугып, солдатлар «Пли!» командасын көтеп торган вакытта флигель-адъютант килә һәм патшаның «кызгануы» — үлем җәзасын каторга белән алмаштыруы турында игълан итә. Бу инсценировканы патша шул замандагы алдынгы кешеләрне мәсхәрә итү өчен оештыра. 104 Үлем көтү хурлыгын кичергән петрашевчылар арасында Ф. М. Достоевский да була. Ул Белинскийиыц Гогольгә язган атаклы хатын укыган өчен гаепләнә. Чынлыкта исә Достоевскпйның петрашевчылар түгәрәгендәге эшчәплеге моның белән генә чикләнми әле. Фәнни әдәбиятта үз вакытында патша жандармнары игътибарыннан төшеп калган документлар бар. Шул документлар күрсәтүенчә, Достоевский «Россиядә переворот ясауны» максат итеп куйган яшерен оешма төзүдә катнашкан. Достоевскпйның революцион эшчәнлеген, әлбәттә, күпертергә ярамый. В. И. Ленинның декабристлар турында әйтелгән сүзе петрашев- чыларга да тулысы белән караганын һич онытмаска кирәк. Петрашевчылар' да, декабристлар кебек үк, халыктан бик нык аерылганнар һәм шуңа күрә социаль көрәшнең конкрет юлларын белмәгәннәр. Крестьяннар тормышы белән таныш булмаган Достоевский өчен бу чикләнгәнлек бигрәк тә хас нәрсә. Язучының политик һәм социаль карашларындагы ялгышлары һәм тайпылулары аның беренче иҗат чорында язылган әсәрләрендә үк чагылмый калмый. «Двойник» исемле повестенда (1847) ул вак чиновник Голядкин образын гәүдәләндерде. Голядкин, Макар Девушкин шикелле үк, кимсетелгән кеше; Макар Девушкин кебек үк, социаль гаделсезлектән интегүче, ләкин шул ук вакытта ул үзе дә әшәке, түбән кеше. Ул үз файдасы өчен гаделсезлекләр эшләргә әзер тора. Достоевский, Голядкин образын язуы белән чынбарлык дөреслеген бозып күрсәткән, дип булмый. Ул заманның вак чиновникларына, протест хисе белән берлектә, пассив рәвештә буйсынып яшәү хас бер сыйфат булган. Әмма Достоевский Голядкин рухындагы икейөзлелекне гомумән кеше табигатенә мәңгегә хас үзенчәлек дип аңлата. Достоевский иҗатындагы реакцион тенденцияләр язучы каторгадан һәм сөргеннән кайткач көчәеп китәләр. Чөнки бу вакытта (1859 ел) илдә реакция көчәя, язучы утопик социализм идеяләреннән чигенә. Сөргеннән соң язылган романнары һәм повестьларында («Кимсетелгән һәм мәсхәрә ителгән кешеләр», «Җинаять һәм җәза», «Идиот», «Яшүсмер», «Бертуган Карамазовлар» һ. б.) Достоевский- ныц каршылыклы карашлары тулысы белән чагылалар. Ул, гуманизм идеяләренә турылыклы буларак, элеккечә үзенең олы йөрәгенең бөтен көче белән изелгән гади кешеләргә теләктәшлек белдерә, аларның газап чигүләренең бөтен авырлыгын күрсәтә, ләкин шул ук вакытта еш кына кеше газабын күрсәтүне үзмаксат итеп куя, идеаллаштыра, кешеләрне көрәштән баш тартырга, гаделсезлек белән килешүгә чакыра. Бу каршылыклар Достоевскпйның Россиядәге революцион хәрәкәткә ышанмавыннан килә. Аның фикеренчә, Россиядә революцион көрәш уңышлы барып чыкмаячак, самодержавие строен җимерү мөмкин түгел, шуңа күрә аңа каршы көрәшү дә мәгънәсез. «Җеннәр» исемле романында Достоевскийныц реакциои-консерватив программасы үзенең тулы чагылышын таба. Бөек язучының иң зәгыйфь әсәре булган бу роман 70 нче еллардагы рус революционерларына пасквиль формасын алган. Бу хәлләр Достоевскийның гуманизмын чикләделәр. Әмма, боларның барысын истә тоткан хәлдә, Достоевский иҗатының әһәмиятен томалап калдыру һәм инкарь итү тупас хата булыр иде (ә мондый хаталар, кызганычка каршы, безнең әдәбият белемендә булдылар). Бу хакта 1956 елның февраль аенда үзенең редакцион мәкаләсендә «Правда» газетасы тагын • бер кат исебезгә төшереп үтте. Достоевскпйның көче нәрсәдә соң? Язучы әсәренең объектив әһәмияте авторның субъектив уйларына караганда күп өлеш киңрәк, тирәнрәк була дигән билгеле закончалыкны бөек рус язучылары- ның барыннан да бигрәк Достоев- скийга карата кулланырга мөмкин.. Ул, үзенең реакцион карашларына капма-каршы буларак, тормыш хакыйкатенә турылыклы булды, тирән художество көче белән үзенең әсәрләрендә рус тормышының социаль каршылыкларын ачып салды, буржуаз-алпавыт строеның ерткыч асылын, акчаның череткеч көчен, кешене гарипләндерүче социаль мөнәсәбәтләрне хурлык тамгасы белән билгеләде, гади кешеләрнең аһзарына теләктәшлек итте, алар көченә ышаныч җырлады. Әнә шундый тетрәткеч картиналар язучының ялган карашларын еш кына каплап китәләр. Мисал өчен «Җинаять һәм җәза» романын искә төшереп үтү дә җитә. Бу романда сыйнфый җәмгыятьтәге гади кеше трагедиясе күрсәтелә. Студент Раскол ьниковның тормыш авырлыгына түзәр хәле калмый. Раскольников алдында ике юл кала, берсе — үз сеңелесеи бай кешегә тормышка биреп, нужадан котылу, икенчесе — ростовщик карчыкны үтерү. Беренче юл, әлбәттә, җиңел юл, буржуаз мораль күзлегеннән караганда, ул бик табигый һәм дөрес юл. Ләкин Раскольников, намуслы һәм саф йөрәкле кеше буларак, үз сеңелеңне акча өчен генә кешегә сатуны әхлакый җинаять белән бер икәнлеген яхшы аңлый һәхМ икенче юлны сайлый. Әмма, кеше үтереп, ул бәладән котыла алмый, бары кайгыхәсрәткә, газап чигүгә дучар ителә. Дөрес, Достоевский биредә дә үзенең ялган теориясен алга сөрергә тырыша. Ул Расколышковны әхлак ягыннан үз-үзен яхшырту, гаделсезлеккә буйсынып яшәү юлына бастыра һәм шунда кешенең трагедиядән котылу чарасын күрә. Ләкин укучыны Достоевский- ның бу «уңай программасы» ышандырмый. Даһи художник каләме белән язылган картиналар үзенекен итәләр, саф кешене түзә алмаслык һәм котылгысыз газап чигүгә дучар итә торган сыйнфый җәмгыятьтәге сатлык мораль фаш ителә. Кыскасы, Достоевский, бу романда, башка әсәрләрендәге кебек үк, художник буларак, гаҗәп зур ышандыру көче белән социаль мәсьәләләр куйды һәм яларга, фикер иясе һәм идеолог буларак, беркемне дә ышандыра алмаслык ялгыш җаваплар бирергә тырышты. Совет кешеләре һәм бөтен прогрессив кешелек өчен Достоевский үз иҗатыпда социаль гаделсезлеккә каршы протест белдерүче бөек реалист художник буларак кадерле. Достоевскийиың үлүенә 75 ел тулу уңае белән аның иҗатын өйрәнү буенча, аның культура һәм әдәбият тарихындагы урынын дөрес билгеләү буенча илебездә зур эш башкарылды. Бөтен дөньяга танылган даһи язучының иҗатын өйрәнү бурычы бер рус әдәбияты эше генә түгел, әлбәттә. Бу эш барлык милли әдәбиятларның, шул исәптән татар совет әдәбиятының, да эше булып саналырга тиеш. Кызганычка каршы, бу өлкәдә безнең әдәбиятыбызда һичбер нәрсә дә эшләнмәгән әле. Бездә Пушкин, Гоголь, Лермонтов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Чехов, Горький һәм башка рус классик язучыларының төп әсәрләре тәрҗемә ителделәр. Аларның иҗаты турында безнең матбугатта фәнни тикшеренүләр, мәкаләләр чыгып тора. Тик бер Достоевский гына диярлек, үз геройлары кебек, мескен хәлдә калган. Библиографик белешмәләргә караганда, Достоевскийның совет чорында бер генә әсәре дә татар теленә тәрҗемә ителмәгән, аның турында бер генә мәкалә дә басылмаган. Безнең илебездә Достоевский әсәрләре миллионлаган тиражлар белән чыга, тугандаш халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Язучының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар укучыларына да җиткерергә вакыт инде. Татар китап из- дательствосы һәм язучылар союзы бу эшкә җиң сызганып керешергә тиешләр. Бөтен дөиья әдәбиятының класс.икларыи тәрҗемә итү эшенең торышы милли культураның үсеш дәрәҗәсен дә берникадәр билгели бит. Шушы ачык хакыйкатьне онытырга ярамый