ЧАБАКСАРДА
( Блокноттан ) Чувашстан элек-электән үзенең яхшы юллары белән дан тота. Чыннан да, ике ягында да биек төз каеннар үсеп утырган Казан тракты буйлап машина белән барганда синең күңелне күрше республика юллары өчен горурлык хисләре урап ала. Район үзәге Шихазан аркылы үтәбез. Биредән ерак түгел генә, Ка- зак-гасси авылында чуваш халкының күренекле революционер шагыйре, чуваш совет поэзиясенең атасы, гражданнар сугышы герое Сеспель Мишши туган. Сеспель Мишши гражданнар сугышы тәмам булгач, Украинаның Остер шәһәрендә яши, хезмәт итә һәм шунда ук үлә дә. Аның исеме хәзер украин һәм чуваш язучылары арасында урнашкан тирән дуслык элемтәсенең кызыл жебе булып тора. Чакрым баганалары бер-бер артлы күзгә чалынып кала һәм, Канаштан чыкканга ике сәгать тә үтми, синең алда инде Чабаксар түбәләре күренә. Машина белән үткән сиксән километрлык бу ара — юлчы өчен рәхәт кенә булып тоела. Шубашкар! Чуваш кешесе үзенең башкаласын шулай дип атый. Бу сүз чуваш теленә хас булган йомшак, ләкин яңгыравык авазлар белән чын йөрәктән сөеп, яратып әйтелә. «Шубаш» «чуваш» дигән сүздән үзгәртелгән, «кар» исә «крепость» дигән сүз. Иделнең биек ярында утырган бу шәһәр чыннан да кайчандыр крепость булган булса кирәк. Ләкин Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы Чабаксар кечкенә генә бер өяз шәһәре булган. Хәтта ул элек чуваш культурасының бишеге дә була алмаган. Чуваш халкының бөек классик шагыйре, чуваш әдәби теленә нигез салучы Константин Васильевич Ивановның тормышы Сем- бердә үтә һәм иҗады шунда чәчәк ата. Чуваш халкының күренекле мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев үзенең күпъяклы иҗади эшен Сембердә жәеп җибәрә. Чуваш театры үзенең эшен Казанда башлый. Бүген инде Чабаксар Чувашстан АССРның административ үзәге генә түгел, бәлки чуваш халкының чын-чыннан культура үзәге дә булып әверелгән. Шәһәр биек Идел ярында утыра. Кайбер урыннарда ярны кисеп, Идел өстенә таба киң һәм сөзәк үзәннәр төшә. Гомумән, Чабаксар тауга, үзәннәргә бик бай. Шәһәр, гади генә итеп әйткәндә, чокыр-чакыр җиргә урнашкан. Чабаксар өстенә карау белән үк син сөенечле картинаны күрәсең: шәһәрнең иң зур күпчелек йортлары совет власте елларында гына салынган. Алар калку урыннарда биек, мәһабәт булып үсеп чыкканнар. 70 Иске Чабаксарның үзән буйларына урнашкан элекке берәр катлы, төссез йортлары алар янында шырпы тартмасы кебек кенә күренәләр. Шәһәр урамнары буйлап автобуслар йөри. Биредә трамвай юк һәм, - vincen кпчәчәктә дә булмас. Чөнки, моның өчен, беренчедән, шәһәрнең оельефы җайлы түгел, икенчедән, илебездә техниканың омтылышлы усеше гомумән, шәһәр транспорты системасыннан рельслы юлларны кысып чыгара. Шуңа күрә дә мпн чуваш иптәшләрдән берсенең: «Казанда трамвайлар беттеме әле?» дип сорау бирүенә бер дә шаккатмадым. Чабаксарда фән һәм культура йортлары шактый гына. 1еатрлар, кинотеатрлар, институтлар, техникумнар, мәктәпләр, матбугат йорты, радиокомптет — шәһәрнең бүгенге йөзен менә шулар билгели. Революциягә чаклы биредә боларның берсе дә булмаган. Менә алда тәбәнәк кенә бер агач йорт. Сеспель Мишши урамы белән Роза Люксембург урамы чатындагы бу йортта бер заман чиркәү — приход школасы булган. Аның Сеспель Мишши урамы ягындагы стенасына мемориаль такта куелган. Анда шундый язу бар: «1896—1897 елларда биредә гражданнар сугышы герое Василий Иванович Чапаев укыган». Легендар полководец Чапаевның яшь чагы һәм тормышы белән бәйләнешле урыннар Чабаксарда бер ул гына түгел. Менә Студентлар урамы. Элек биредә Будайка дигән авыл булган. Чапаев шушы авылда туган. Хәзер аның туган йорты тирәсендә биек таш йортлар калкып чыккан. Шулай итеп, хәзер Чабаксар бик нык киңәеп, элек үзеннән шактый ерак булган авылны да үз кочагына алган. изи торганнардыр. Константин Иванов үзенең гүзәл иҗаты чәчәк аткан элекке Сембер, хәзерге Ульяновск ягына — көньякка карап тора. Константин Иванов! Татар халкы өчен Габдулла Тукай исеме ничаклы бөек булса, чуваш халкы өчен Иванов исеме дә шулай ук бөек. Коточкыч авыр шартларда яшәгән Тукай 27 яшендә үлеп китә. Шундый ук авыр шартларда яшәгән Иванов 25 тә үлә. Ләкин безнең Тукайның бәхетле бер ягы бар: ул, үз исемен куеп, газеталарга, журналларга катнаша алган, азмы-күпме китаплар бастырып чыгарган. Ивановның исә үзе исән чакта исемен куеп әсәр бастырырга хокукы да, мөмкинлеге дә булмаган. Анын атаклы «Нарспи» поэмасы, «Тимер талкы», «Тол хатын», «Ике кыз» һ. б. әкиятләре «Сказки и предания чуваш» дигән җыентыкта фольклор материаллары төсендә генә басылган. Хәтта бу китапны бастырып чыгару әчеп дә, шагыйрьнең һәм атаклы мәгърифәтче И. Я- Яковлевның бик зур тырышлыгы кирәк булган. Менә без, бер төркем язучылар, шагыйрьләр, Иванов һәйкәле янында басып торабыз. Безнең янда аның авылдашы, кардәш тиешле кешесе, чуваш халык шагыйре Яков Ухсай да бар. Уйлап алсаң, ничаклы контраст^ Иванов, үз исемен куеп, үз телендә бер китап та бастыра алмаган. Яков Ухсай исә, соңгы бер-ике ел эчендә Москвада рус телендә генә ДӘ ике шигъри повестен дөньяга чыгарды. Аның «Юл» («Перевал») һәм «Келбуш баоаи» исемле бу ике әсәрен чуваш һәм рус укучылары яратып каршы алдылар. Парапетка сөялеп, Идел өстенә карап торабыз. Шагыйрь иптәшләрдән берәү миннән сорап куйды: Е н Идел ярында — шәһәр паркы. Парк уртасында, калку җирдә, чуваш халкының бөек шагыйре Константин Ивановка куелган биек һәйкәл басып тора. Аста, киң һәм мәһабәт булып, Идел җәелеп ята. Ноябрь ахыры шактый салкын булуга карамастан, Идел туңмаган. Анда, бөтен елга өстен каплап, зур-зур бозлар ага. Җәен биредә аеруча күңелле булса кирәк. Пароходта узып баручылар Идел ярына, югарыга карыйлардыр һәм яр өстеннән Иванов һәйкәлен күреп үтәләрдер. Паркта булган шәһәр кешеләре исә, матур таш коймаларга таянып, аларга кул 71 Нинди урында?ТуКаЙга күптән һәйкәл куелгандыр инде. Яхшымы? капланган зур-зур бозлар, Идел дулкыннары белән / ' Гә’ Казаи ягына таба агалар. Чуваш шагыйрьләре бер- 'ЧТИИ1ИР11 С(,раулар яудыралар: «Такташка һәйкәл куелдымы? Муса иппоНЧӘ чь!.кты? Гадел Кутуйның кемнәре калды? Кави v/4".. ә яза - Шагыйрьләр секциясе зурмы? «Совет әдәбияты»нда шагыйрьләрдән кем эшли? Издательство хәле ничек? Өлкә газеталары күпме тираж белән чыга?» һ. б. һ. б. Мин дә шундый ук рухта күп кенә сораулар оирәм. Безнең сораулар кайвакыт шул чаклы самими булып чыга ки. без көлешергә мәҗбүр булабыз. Чыннан да! Янәшә ике күрше респуолика. Ике башкала арасында биш-алты сәгатьлек кенә юл. Ә бер- осреоезнең әдәби тормышын белмибез. Драматург Харлампьев бу хакта образлы итеп болай ди: — Бәлки без Аргентинаның әдәби тормышын күбрәк беләбездер, с) менә татар әдәбияты үрнәкләрен Москвада басылсалар гына укыйбыз. Аның сүзен миңа да хупларга туры килде. Ә соң без, үзебез, татар язучылары, чуваш әдәбиятын яхшы беләбезме? Ярый, моннан 15 ел элек бездә «Иарспи» басылды. «Совет әдәбияты» чуваш шагыйрьләренең берничә шигырен бирде. Таткнигоиздат үткән елны «Чуваш хикәяләре» исемле җыентык чыгарды. Бары шулар гына. Ә бит бу юлда шактый нәрсәләр эшләп булыр иде. Әдәби журналларда системалы рәвештә алмаш бүлекләр, газеталарда алмаш полосалар, радиода алмаш әдәби тапшырулар оештыру, һәр ике издательствода алмаш җыентыклар бастыру, шулай ук елга бер булса да һәр ике якта аерым язучының яки шагыйрьнең китабын чыгару кебек бик күп чаралар үткәрергә мөмкин. Шунысы гаҗәп: моңа кем дә каршы түгел. Без дә, шулай ук чувашлар да бу идеяне хуплап каршы алалар. Ләкин эшкә килсәң, кайдадыр терәлеп ■кала. Минемчә, күбрәк үзебездә. Димәк, шәхси контакт кирәк, язучыларның, шагыйрьләрнең үзара дуслыгын ныгытырга, элемтәне көчәйтергә кирәк. Моның өчен телләр төрлелеге зыян итә алмый. Беренчедән, безнең илдәге барлык халыклар өчен дә уртак булган тел бар — рус теле. Икенчедән, чуваш теле дә шулай ук төрки тел. Ул сүзлек составы һәм грамматик төзелеше белән татар теленә шактый якын. Иң зур күпчелек сүзләрнең тамырлары һәр ике тел өчен дә бер үк диярлек. Чөнки безнең халыклар борын-борыннаи бер үк тарихи җирлектә яшәгәннәр. Әнә бит Идел! Ул ага да ага. Чувашстан аркылы үтә, Татарстан аркылы уза. Чувашстанда татар авыллары булган төсле, Татарстанда да чуваш авыллары шактый күп. Шагыйрь Стихван Шавлы якын арада төзеләчәк Чаоаксар гидроузелы турында сөйли. Шәһәр биек ярга урнашкан булса да аның шактый зур өлеше су астында калачак. Әнә теге яр астындагы тигез урыннарга, ярны кисеп төшкән үзәннәргә урнашкан вак-вак йортларны сүтәргә туры киләчәк. Иделнең аргы ягындагы гаять зур, киң территория диңгез булып әвереләчәк. Диңгез кырые Чабаксарның гостиница урнашкан үзәк өлешенә чаклы килеп җитәчәк. Иванов һәйкәле урнашкан шәһәр паркы гүзәл утрау булып калачак. Чабаксар гидроузелы төзелгәч булачак шәһәрне күз алдыма китерәм дә, бөек чуваш шагыйренең атаклы юлларын искә төшерәм: Кем көчле соц адәмнән Шушы якты дөньяда? Ул— мәңгелек чын хуҗа Җирдә, суда — кайда да. Элек патша Россиясе шартларында чуваш халкы үләргә хөкем ителгән халыкларның берсе булган. Коточкыч авыр тормышта яшәгән чувашлар, «яңа җир» эзләп, Уралга, Себергә киткәннәр. Читкә китүче чу 72 вашларның хәле аеруча кыен булган. Алар ачлыктан, төрле авырулар цан юлда бик күн кырылганнар. «Яна жир» эзләп китүче чувашлар моңлы, озын көйгә яшь аралаш жыр сузып барганнар: Әйдә генә күчик яца жиргә,— Әйләнә диләр тегермән жил сез. Тегермән җилсез әйләнмәс инде, Безнең сулыш белән әйләнер. Әйдә генә күчик яца җиргә,— Әйләнә диләр тегермән сусыз. Тегермән сусыз әйләнмәс инде, Безнең күз-яшь белән әйләнер. Кечкенәдән үк мин чуваш халык жырларын яратып тыңлый идем. Язгыжәйге тын кичләрдә бездән өч кенә чакрым тау артында торган Бнчурга-Баеш авылыннан яңгыравыклы, моңсу жыр авазы ишетелеп тора иде. Әйлән-бәйлән уйнаучы чуваш егетләренең, кызларының тау артыннан килгән җырларына Каракитәдәи татар егетләренең гармонь һәм жыр тавышлары килеп кушыла иде. Җиләккә барган җирдә йөзәр еллык наратлар арасыннан чуваш җыры аеруча матур булып ишетелә торган иде. Чуваш җырлары, гомумән, киң тавышлы һәм гаять яңгыравыклы. Алар җәелеп, киңәеп барган урман эхосын искә төшерәләр. Чөнки чувашларның бөтен тормышы гасыр-гасырларча урман белән бәйле. Шуңа күрә дә чуваш халык иҗатында «урман» сүзе кермәгән җыр юк диярлек. Чувашстаи — урман эчендәге республика дисәң дә була. Алатырның иксезчиксез урманнарын бер генә күрсәң дә, алардан алган гаять көчле тәэсир синең бөтен гомерең буена саклана. Биек һәм төз наратлар тоташтан ап-ак стена булып үсеп утырган зифа каеннар белән алмаша. Азмы-күпме баргач, өсте ябулы, дөм-кара имән урманына килеп керәсең. Суы салкын, агышы тиз булган кечкенә-кечкенә елгаларга очрыйсың; өстендә карабашлар үсеп торган тымызык күлләргә барып чыгасың; кеше аягы басмаган чытырманлыкла'р эченә кереп адашасың... Ниһаять, синең күз алдыңда киң булып, җәелеп аккан ямьле Сыр суы ачылып китә... Менә шундый гүзәл урманнар илендә урман эхосын хәтерләткән җырлар туган булса да гаҗәп түгел! Нәкъ менә шундый урманнар Ивановның «Нарспи» поэмасына үзләренең тирән сулышларын өргәннәр... Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай поэзиясенә Кырлай урманнарының шүрәлеләре килеп кергән кебек, Иванов иҗатында чуваш урманнарының арҗурилары I урын алганнар. Чабаксарда булган өч көн эчендә миңа шактый нәрсәләр күрергә һәм алар өчен чын йөрәктән сөенергә туры килде. Чуваш язучылары, шагыйрьләре, сәнгать работниклары бай һәм тирән эчтәлекле иҗади тормыш белән яшиләр. Менә «Ялав» («Байрак») журналы редакциясе. «Ялав» журналы, «Огонек» тибында булып, рәсемнәр, иллюстрацияләр белән бизәлеп, әдәби әсәрләр белән тулып чыга. Редакциягә минут саен диярлек фото хәбәрчеләр килеп тора. Менә кинорепортер Борис Тимкин редакциягә рәсемнәр китергән. Рәсемнәрнең берсендә 107 яшьлек карчык Апрасия Николаевна Муза- лова. Чувашстанның иң карт кешесе Апрасия әби Иделнең сул як ярындагы Сосновка поселогында яши. Ул үз гомерендә унбер бала тапкан, ике улы гражданнар сугышында, ике улы Бөек Ватан сугышында геройлар үлеме белән һәлак булганнар. I А р җ у р и — шүрәле дигән сүз. Ш. М. 73 Шагыйрь Стихван Шавлы чуваш халык әкияте мотивлары буенча «Шаулый унике каен» дигән баллада язган. Хәзер ул редакциядә гранкалар карап утыра. Шагыйрь Николай Евстафьев редакциягә үзенен яца шигырьләрен китергән. Килеп керүе белән аны редакциядә булган иптәшләр уратып алдылар: «Укы! Укы!» Коридордан тавыш ишетелә: «Бүген Сергеевның шигырен укыдыңмы?» I омумәи чуваш язучылары, аеруча шагыйрьләре, гаять күтәренке пафос белән эшлиләр. Алар арасында әйбәт дуслык яши: бер-берсенең ижады белән якыннан кызыксыналар, хәтта бер-берсенең строфаларын, шигырьләрен күңелдән беләләр, кабатлап йөриләр. Ә бездә кайвакыт бөтеи-бөтеи поэмалар турында да ләм-мим әйтелми кала. Без бер-беребезне бик аз укыйбыз, бик аз яратабыз. Чуваш язучылары — бердәм һәм дус коллектив. Алар арасында «штаттагы даһилар», «сайландык бөекләр» дә, «адым саен сүгелүче», «даими кыйналучы» кешеләр дә юк. Алар арасында якты иҗади дуслык хөкем сөрә. Чуваш халык шагыйре Семей Эльгер килеп керә. Аның редакциядә «әллә ни эше юк». Ул бары тик кызыксынып кына кергән: «Яшьләр нәрсә язалар? Кемнәр нәрсә китергән?» Семен Эльгергә инде 62 яшь. Ул үзенең аталарча җылы күңелле, мөлаем, сабыр булуы белән безнең мәрхүм Шәриф абзый Камалны, Таҗи абый Гыйззәтне хәтерләтә. «Ялав» редакторы Романов үзенең Москвада Муса Җәлил белән бергә эшләгән чакларын искә алды. Шагыйрь Аркадий Эсхель герой шагыйрьнең бездә чыга торган өчтомлыгы белән кызыксына, Александр Алга аның чуваш телендә чыккан шигырьләре турында сөйли. Нәкъ шушы көннәрдә генә Яков Ухсай татар матбугаты өчен үзенең Муса Җәлил турындагы истәлекләрен язып бетергән. Хатын-кыз язучылардан Мария Ухсай үзенең «Әче җилләр» романының икенче кисәген тәмам иткән. «Ялав» журналының киләсе саннарында аннан өзекләр басылачак. Прозаиклардан Владимир Садай һәм Федор Уяр яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Халык шагыйре Петр Хузанхай Москвада Югары әдәби курста укый. Язучы Артемьев бүген генә Москвага, Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына китте. Шушы көннәрдә ул анда диплом яклаячак. Язучы — редактор Николай Ильбек шагыйрь Красновның чуваш халык фольклорына нигезләп язылган «Азамат» исемле поэмасын производствога әзерли. Шагыйрьләрдән Василий Митта Пушкин шигырьләрен тәрҗемә итә, Ефимов та яңа әсәрләр яза. 1956 ел чуваш әдәбияты өчен шатлык алып киләчәк: әлегә чаклы альманах төсендә генә чыгып килгән «Тываи Адыл» («Тугай Идел») ел башыннан әдәби журнал булып әверелә. «Капкын» исемле сатирик журнал чыгару буенча әзерлек эшләре алып барыла. Чувашстаи Дәүләт издательствосы чыгарган китапларга сокланмыйча мөмкин түгел. Алар яхшы катыргы тышлык белән, әйбәт кәгазьдә, матур оформлениедә басылалар. Минемчә, Таткнигопздат работниклары Чабаксарда чыккан китапларны күреп, чуваш иптәшләрдән китап басу техникасына өйрәнсәләр — начар булмас иде. Шулай ук безнең республикада да «Ялав» тибындагы журнал чыгару турында уйларга вакыт инде. Чувашстанда Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Г. Бәширов, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, С. Хәким һ. б. татар шагыйрьләренең, азучыларының әсәрләре басылган. Шулай ук анда татар совет шагыйрьләренең җыентыгын чыгару буенча да хәзерлек эшләре алып барыла. Бездә әле, кызганычка каршы, бу яктан мактанырлык түгел. Ә бит татар укучысы чуваш классик шагыйрьләреннән Н. Шәләби, М. Сеспель әсәрләрен дә, халык шагыйрьләреннән С. Эльгер, П. Хузанхай, Я. Ухсай һәм башка күп кенә чуваш совет шагыйрьләре, язучылары әсәрләрен дә бик яратып каршы алыр иде. Чуваш иптәшләрнең татар совет язучыларына тапшырган сүзләре гел бер нәрсәгә кайтып кала: элемтәне ныгытыйк! Яков Ухсайның «Келбуш бабай» поэмасында «Келбуш бабайның Кара Әхмәт агай белән сөйләшүе» дигән бүлек шулай башлана: Утыр, Әхмәт агай, кунагым, ААинем өйдә сирәк буласын; Сине көтә менә бал-маем, Мичкә тулы сырам, мул ашым! Элек вакытларда Келбуш бабай белән Кара Әхмәт агай менә шулай сирәк кенә булса да якын туганнарча очраша алганнар икән, ни өчен хәзер, һәр ике милләт тә, азат һәм бәхетле тормыш корып, илебезнең барлык халыклары белән бергә коммунизмга барган чорда, чуваш һәм татар язучыларына, шагыйрьләренә ешрак очрашмаска? Очрашырга, тугандаш республикалар белән элемтәне ныгытырга кирәк. Декабрь, 1955. Чабаксар — Казан