Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШЕКСПИР СОНЕТЛАРЫ

Вильям Шекспир сонетлары дөнья әдәбияты тарихында апыц атаклы трагедиячәсе искиткеч комедияләре, хроникаль драмалары шикелле үк гаять зур урый то.а лар ’ бөтен дөнья поэзиясенең гадәттән тыш бер күренеше булып торалар. Тарихи яктан гаять әһәмиятле, әдәби яктан гаять кыйммәтле булулары белән Шекспир сонетлары — бөтен дөнья поэзиясендә тиңдәшсез әсәрләр. Аның оезгә билгеле булган 154 сонеты, Белинский сүзләре белән әйткәндә, «лирик поэзиянең иң баи хәзинәсе» булып, әдәбият тарихына керде. Шекспир сонетлары кешелек тарихында «Яңадан туу» чоры дип исем алган ашкынулы бер заманда иҗат ителгән. Урта гасырның дини кабыкка төренгән суык «фәлсәфи» шигырьләренә, әхлак укый торган көйле догаларына алмашка — кеше хисе белән ташып, яшәү һәм мәхәббәт уты белән янып торган ялкынлы поэтик әсәрләр дөньяга килә. Гасырлар хәрабәсе астына күмелеп калган борынгы грек һәм рим лирик поэзиясе Яңадан туу чорында үзенең яңа һәм көчле яңгырашын таба. Ренессанс чоры поэзиясенең төп материалы — кеше үзе, аның хисләре, аның кайгышатлыгы, аның тыелгысыз йөрәге, аның бөек иҗаты. Шекспир сонетлары исә бу чорның иң күренекле, иң кешелекле әдәби мирасы булып торалар. Ренессанс кояшы астында дөньяга туган бу гүзәл әсәрләр поэзиядә эпоха ачкан әсәрләр итеп саналырга хаклы. Шагыйрьнең эстетик карашлары шундый: Үлем әле ул кешенең тәмам бетүе түгел. Ләкин аның тормышы кайдадыр, теге дөньяда дәвам итми, бәлки үзебез яшәгән җир өстендә кала. Кеше тормышының дәвамы — аның балалары, аның киләчәккә калдырган токымы. Кешегә табигать күпне биргән: кеше гүзәл, көчле, нык һәм кодрәтле. Ләкин шушы бөтен сыйфатларны табигать кешегә әҗәт итеп кенә бирә, кеше үзенә бирелгән шул бай хәзинәне балалары аркылы якадан табигатькә кайтарырга тиеш. Кеше табигать һәм җәмгыять алдында үзенең изге бурычын үтәргә — үзеннән соң таза, лаеклы алмаш калдырырга тиеш. Аның үлемсезлеге — балаларда. Кеше иҗат итсен, аның иң зур иҗаты — үлемне җиңү булсын. Матурлыгың белән масаеп, ялгыз яшәргә яки үз яшьлегеңне әрәм- шәрәм итәргә ярамый. Яшьлекнең бөтен матурлыгы таза, дәртле, тигез мәхәббәттә. Шекспир лирикасы тормышны раслау пафосы белән, яшәү дәрте һәм үлемсезлек ялкыны белән сугарылган. Аның сонетлары кешедә булган иң югары, иң изге сыйфатларны — мәхәббәтне, дуслыкны, тугрылыкны, намусны мактап җырлый. Бу әсәрләрнең социаль кыйммәте дә бик зур. Бөек шагыйрь үзенең сонетларында феодаль, тәртипләрне генә түгел, бәлки яңа туып килгән буржуаз мөнәсәбәтләрне дә җае туры килгәндә каләм очына эләктерә, югары титулларны, патша, король, принц кебек яңгыравыклы исемнәрне вакытлы нәрсәләр итеп карый. Ул күп кенә урыннарда үзе яшәгән замандагы тормыш-көнкүреш детальләрен дә бик оста чагылдыра. Язылуларына өч ярым гасырдан артык вакыт үтүгә карамастан, Шекспир сонетлары бүген иҗат ителгән төсле яңа булып, безнең заман лирикасы булып яңгырыйлар. Моңа ышану өчен, С. Маршак тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгәч тә, бу сонетларның Советлар Союзында ничаклы популярлык яулап алуларын әйтеп үтү дә җитә. * Әлегә чаклы Шекспир сонетларының татар теленә тәрҗемәсе юк иде. жем^ителлГ ш!игпипарафТаН оригииал бУенча, турыдан-туры инглиз теленнән тәр- мондый 3VD ХР^М^ РНЫ тәР җемә ИТҮ гаять авыр, катлаулы эш булганга, табигый, журналы очрамый ка™ас - Тәрҗемәче «Совет әдәбияты» ценен бу сонетлаР аеР ым булып басылып чыкканчы үзлә ренең фикерләрен белдерүне көтеп кала.
Без телибез: саф гүзәллек арта барсын, Шунда аның нәфис гөле һич тә шиңмәс,— Җимеш пешеп, өзелеп төшсә — орлык калсын, Шунда аңар мәңге-мәңге үлем килмәс. Тик син кысыр. Үзеңә үзең гашыйк булып, Дәрт утыңа гел үз маең салырсыңмы? Матурлыгың мул чагында яшьли сулып, Үзеңә үзең дошман булып калырсыңмы? Син дөньяда саф бер бизәк, бәхет гөле, Гүзәл язның хәбәрчесе — үзең һаман. Тик ачылмый, йомык тора синең бөре, Чөнки җаның чүл төсле буш, дымга саран. Киң дөньяны кызган инде, кылма җәбер, Чибәрлегең йотар юкса тирән кабер. 2 Синең чәчкә кырык кышның кары кунып, Нәфис йөзең чокыр-чакыр басып киткәч; Бу саф, горур яшьлек ямең инде сулып, йолкып аткан чүпүлән күк тәмам кипкәч, — Сорасалар: кайда соң, дип, гүзәл чагың, Көчле чагың бай хәзинәң—ямең кайда? «Эчкә баткан күземдә» дип әйтмә тагын! Көлке чыгар. Коры сүздән нинди файда? Әгәр дә син әйтә алсаң: «Менә балам, Минем җимеш, минем бәхет — шунда!» диеп,— Картлыгыңны аклап торыр синең дәвам, Кеше өчен ни шатлык бар аннан бөек? Карт тәнеңә яшьлек бирер нәни яшь җан, Салкын каның кайнарлатыр җылы яшь кан. 3 Көзгегә бак, сының белән сөйләш шулай: «Сиңа охшаш бүтән чырай булсын икән! Баласыз мин табигатьне алдыйм бугай, Яшь бер кызны әнилектән мәхрүм итәм». Кайда, бармы ирлегеңә җирлек булмый, Җимешеңнән йөз чөергән берәр карын? Кайда ул ир, гел үз-үзен сөеп туймый, Суык гүрдәй, нәсел өзгән өтек карун? Син әнкәңнең бер көзгесе. Улына карап, Уйлый ул гел яшьлегенең апрель таңын. Җыерчыклы картлыгында син дә кабат Сабыеңнан күрер идең сабый чагың... Яшим, дисәң, калдырмыйча җирдә тамыр, Үл син ялгыз, синең токым сүнеп калыр. 62 Матурлыгың сакламыйсың, әйтче, нигә Үзеңә үзең туздырасың яшьлек көчең? Табигать бит бүләк бирми, әҗәт бирә, Кире алса — аңың ирке. Шуңар төшен! Саран сылу! Юмарт алган шатлыгыңның Барын-барын үз-үзеңнән талыйсың син. Алдаиучан сәүдәгәрдәй, яшьлегеңнең Иң зур малын чүптән түбән саныйсың син. Мавыгып гел үзең белән ялгыз үзең, Гомер ямең, үзүзеңнән урлыйсың син. Табигатьтән вакыт җитеп, килсә үлем, Нинди җавап бирермен дип уйлыйсың син? Бәрәкәтсез матурлыгың гүрдә черер, Җимеш бирсәң — токымнарга каның керер. 5 Күзләреңнең явын алып, кояш күктән Нур яудырган сәгатьләрдә барсы чибәр! Кара көчләр шом юрыйлар ләкин күптән: Көнгә җитәр, инде төнгә вакыт, диләр. Армый-талмый вакыт атлый, җәйне куып, Хәтәр җилле кышка таба әйдәп бара. Сыгынтылар туңып ката, дөнья суык, Шыр-ялангач агачларны бәсләр сара. Әгәр җәйнең ядкарьләре, әсир булып, Сакланмаса пыяла савыт эчләрендә,— Егылыр иде бар матурлык кибеп, сулып, Тормас иде кешеләрнең исләрендә... Ләкин кышын хуш-ис бетми, кил дә кара: Матурлыкның исме кала, җисме кала. 6 Җәйге ямең очмас борын яхшы сакла, Хур итмәсен суык кышның дорфа кулы. Тап бер әйбәт пыяла савыт—кирәк чакта Булсын анда бай хәзинәң һаман тулы. Үссен анда синең шатлык, — рәхәт булыр, Әҗәт биргән бай табигать бүләк бирер. Үзең өчен җиргә тагын берне тудыр, Унны тудыр, ун кат артып бәхет килер. Хәзергедән ун кат артыр синең шатлык, Үзең булып, җирдә ун яшь сының йөрер. 63 Салкын үлем алырмыни сине тартып,— Токымында яшәп калгач синең гомер? Кире булма, үлем синнән өркеп торсын, Үзеңә үзең варис итмә кабер кортын. 7 Күрче, ничек көнчыгышта бөек Якты Ялкынланып янган башын күккә суза. Бар тереклек, таңны котлап, күзен ачты; Нурын сипте безгә,— диеп,— изге Хуҗа! Хәтерләтеп гомернең яшь, көчле чагын, Алгач та ул нәкъ түбәдә биек урын,— Җаилы-җансыз хөрмәт белән карый тагын Күзләп аның тын, мәһабәт алтын юлын. Биеклектән аска тайса арып әгәр, Хәлсезләнеп төшә барса Кичкә таба,— Әүвәлгедәй күз текмиләр инде аңар, Барсы хәзер бүтән якка — читкә бага. Син дә шулай: картлыгыңа илтсә юлың, Кем дә бакмас, булмый икән газиз улың. 8 Син үзең җыр, нигә көйдән моңланасың? Ямь белән ямь һич тә инде дошман түгел! Ник бәхеттән җаның бизеп сызланасың, Ник хәсрәтне гел хуш күрә синең күңел? Әгәр бу көй, бергә үрелеп, чыңлап торган Моң-аһәңнәр ашый икән колак итең,— Алар шулай тирги сине, күр, дип, бер җан Музыкада таба алмый үзенең ишен! Тыңла менә: бер калын кыл нечкә кылда Таба үзенең яңгырашын, эчке моңын, — Гүя бер ир, хатын, бала уртак чында Гөрләтәләр бәхетле бер яшәү җырын. Бер аваздан әйтә кыллар,— сиңа бу, бел,— «Ялгыз башың дөньяда син кеше түтел!» 9 Куркасыңмы тол калыр да елар диеп, Ник йөрисең әрәм булып ялгыз башың? Аһ, син үлсәң, дөнья калыр кара киеп, Ул яшь түгәр, ул булыр бер гаҗиз хатын. Дөнья калыр бер тол булып: «Кайда бала? Бер бала да юк!» — дип елар, яшен түгеп. 64 Ә бит җирдә һәр тол хатын тынгы таба Сабыеның күзләреннән ирен күреп. Син шуны бел: саксыз кеше малын чәчсә, Бүтәннәргә күчә ул мал, җирдә кала. Тик гүзәллек корый, кибә,— назлы нәрсә, Яшь чагында кадерен бел, яхшы кара! Кем үзе-үзен дошман күрә, ул бәндәдә Бүтәннәргә гыйшык булмый үлгәндә дә. 10 Кемне дә бит сөймисең син, әйтче зинһар! Үз-үзең гел туздырасың пыран-заран. Тик бел, сине яратмаган җирдә кем бар? Әмма үзең мәхәббәткә бик тә саран. Үзеңә үзең кан дошманы, инде хәтта Үзеңә үзең төбәгәнсең пычак очын. Иң зур хисне яңа зур хис итәр чакта Бәхет йортың туздырасың, әйт, ни өчен? Аһ, үзгәр син, үзгәрермен мин дә сиңа! Мәхәббәтне нинди нәфрәт җирдән куган? Бул син юмарт, бул бөек җан, сөймим димә, Ахыр килеп, үзеңә үзең дус бул, туган. Дус итәрмен, ярат берне, балаң калыр, Чибәрлегең токымнарда кабатланыр. 11 Тиз шиңсәң дә тиз туарсың җиргә кабат, Үз-үзеңнән томер алып калырсың син,— Яшь чагында балаң булса, шуңар карап, Картлыгыңда үз каныңны танырсың син. Шунда мәгънә, шунда үрчем! Җирдә ансыз Салкын үлем хуҗа булып торсынмыни? Синең төсле, булсынмыни бар да аңсыз? Алтмыш елдан бөтен дөнья корсынмыни? Кем иләмсез, кем дөньяга ялгыш килгән, Кем яраксыз — сөелү күрми,— әйдә, үлсен! Әмма сиңа бай табигать күпне биргән, Әҗәт түләп, үзең дә бир юмарт үрчем! Син табигать ясап ‘куйган әйбәт мөһер, Токымнарга эзен бассын синең гомер. 12 Кичен шулай сәгать чыңын саныйм икән, Күрәм икән көннең төнгә дүнгән чагын; Шиңеп барган миләүшәгә карыйм икән, Сизәм икән бөдрә чәчтә еллар чалын, — 5. ,.с. ә.-№2 65 Багам икән — җәен куак чатыр сузып. Көзен аннан җиргә яфрак коелганын; Билен буган чал сакаллы көлтә булып, Яшел җәйнең кышкы гүргә җыенганын,— Шул чагында уйлыйм синең гүзәл сының, Ул да шулай вакыт җиткәч корыр, кибәр. Өр-яңа бер нәфис чәчәк үсмәс борын Синең шушы чибәрлекне үлем җиңәр... Вакыт — чалгы, барсын кыра берәм-берәм, Нәсел калдыр, сугыш шулай үлем белән! 13 Аһ, син шулай гел син булып калсаң икән! Бер гомердән узмас ләкин синең язмыш. Әҗәл җитәр, син әзер бул: әлегә исән — Бүтәннәргә өлгең калдыр, йөрмә ялгыз! Шунда гына булачаксың син үз-үзең,— Чиксез чөнки табигатьтән алган көчең. Көнең җитеп, килсә сиңа зәһәр үлем, • Гүзәл балаң саклар синең гүзәл төсең. Үзең — җәннәт; кем җимерер, нәрсә җуяр? Саклап тотсаң, ул шанлы һәм мәңге чибәр. Кышкы усал җил-давылга киртә куяр, йөз үлемнең салкын тынын ялгыз җиңәр. Синең дә бит әтиең булган. Димәк, дустым, «Әткәй» диеп сагынырлык балаң булсын. 14 йолдызнамә миңа таныш. Тик мин ялан Укып йөрмим язмыш сүзен, йолдыз санап. Әйтә алмыйм, төнге күккә төбәп күзем, Кайчаи килер үләт, ачлык, кайгы-газап. Белә алмыйм табигатьнең әйтер сүзен: Кайчан давыл, кайчан яңгыр яхут яшен. Әйтә алмыйм төнге күккә төбәп күзем, Падишаһның, шаһзадәнең яшәр яшен... Күзләреңә карап ләкин яхшы беләм, Алар — йолдыз, алар миңа сөйли ачык: Токымында саф гүзәллек гөлең белән Тугрылыгың үрелеп үсәр, чәчәк атып. Ялгыз калсаң, алдан әйтәм, ниләр көтәр: Гүзәллегең, тугрылыгың бергә бетәр. 15 Уйлыйм шулай: җирдә үскән матур чәчкә Тик бер мизгел камил була, соңра шиңә. Дөнья — сәхнә. Шул сәхнәдән һәммә нәрсә Күләгәдәй шуган төсле тоела миңа... Уйлыйм шулай: әдәмнәрне чәчкә төсле Бар иткән дә, юк иткән дә — шул ук дөнья. Сөенә кеше, яшь, ди, каным, мин, ди, көчле, Җитә ләкин мәңгелеккә китәр көн дә... Уйлыйм да мин, әх, дим, шулай горур басып, Зифа буең калса икән җирдә һаман!.. Кабер белән сүз куешкан ләкин Вакыт, Куып илтә синең көнне төнгә табан... Синнән, дустым, ниләр алса Вакыт — бирән. Мин, үч итеп, җырда шуның барын бнрәм. 16 Канлы залим — Вакыт белән тартышырга Нигә ләкин сайламыйсың бүтән әмәл? Минем шушы мескен җырым каршысында Куркыр диеп уйлыйсыңмы синең әҗәл? Үзең бәхет түбәсендә, биек төштә,— Кызлар да күп, чәчелмәгән бакча алар. Синең сынны эшләр алар шундый пөхтә, һич тиң килмәс җырда туган шәүләң аңар! Калыр җирдә сының булып синең дәвам, Хәят булыр, гомер булыр сиңа мәңге. Ләкин вакыт карандашы, минем каләм Ясый алмый тышкы нурны, эчке ямьне. Бул үз-үзең, үз-үзең син кабат тудыр, Синең сының синең үлмәс гомер булыр. 17 Язсам да мин сине мактап күпме нәрсә, Киләчәктә ышанмаслар, җилгә китәр... Валлаһи дим, кабер ташың ниләр әйтсә, Минем җыр да сөйли алмас аннан битәр. Язсам да мин синең нурлы күзләреңне, Синең гүзәл сыйфатларың, чибәр төсең,— Килер буын «ялган» дияр сүзләремне, «Җирдә түгел, күктә, дияр, синең кешең!» Ялганчы бер чал ахмактан көлгән кебек Мыскыллауга дәфтәр битем дучар булыр. С6 з* 67 Синең гүзәл, хак сыйфатны юк дип белеп, Әйтер бар да: «бик борынгы бугай бу җыр». Әгәр шул чак балаң булса синең яшьтә, Җырдан элек карар бар да шуңар башта. 18 Тиңлиммени сиңа язгы иң шәп көнне?— Тик ул бер дә матур түгел синең тикле. Усал җилләр йолкып бәрә назлы гөлне, Майның гомере бик санаулы, җәй дә чикле. Кайчак җиргә эссе сибә галәм Күзе, Кайчак аның алтын нурын болыт баса. Назландыра бар табигать — җир һәм күге: Матур чаклар бер килә дә тагын кача. Ләкин синең гомер җәең мәңге сулмас, Бай хәзинәң токым өчен ачарсың син; Шыксыз үлем синең өскә шәүлә сузмас, Үлми торган шигыремдә яшәрсең син. Күзләр күрә, колак сүзне ишетә икән — Яшәр бу җыр, ул бар чакта син дә исән! 19 Вакыт-бирән! Юлбарысның тешен җимер, Арысланның тырнакларын өзеп ал син! Әй кара җир, үз җимешең үзең кимер, Феникс ’, әйдә үз канында үзең ян син! Кайгы китер, шатлык китер, юртак Вакыт, Теләгәнең эшли бир син, кылма рәхим! Киң дөньяны корыт, себер, үт син басып,— Бер җинаять рөхсәт итмим сиңа ләкин: Китмә сырлап дускаемның нәфис йөзен, Тырный торган каләм белән салма сип эз! Алып бар син аның тапсыз гүзәл төсен, Килер буын өлге итсен шушы килеш! . Әй чал Вакыт! Явыз үлем синең сердәш, — Дустым ләкин шигыремдә калыр гел яшь! 20 Бай табигать биргән сиңа кызлар йөзен, Минем җанның патшасы син, ханчасы син. Йөретмисең хыянәтнең яшерен йөген, Күңелемнең саф мәхәббәт бакчасы син. 1 Ф е н и к с — Борынгы Мысыр мифологиясендә легендар кош. Бу кош, янәсе, үлем килер алдыннан үз оясында үзлегеннән янып бетә һәм үз көленнән’ тагын ярала. Ш. Л1. 68 Хатын-кызга хас мәкерләр һич юк синдә, Күзең—якты, алтын нурын чәчеп тора. Q[H — горур ир, синең караш бөтен җирдә Дуслар яулый, кызлар җанын дәшеп тора. Син кыз булып туар өчен әзер чакта Табигатьнең сиңа кинәт гыйшкы төшкән: Мине синнән мәхрүм итеп, минем хакта Уйламыйча, ир иткән бит, кире беткән! Тудың икән хатын-кызга җәннәт өчен, Сөюең — миңа, үзең — аңар, ләззәт өчен! 21 Мәдхияләр җырлый алмыйм күпләр кебек, Илһамланып, гүзәллектән һушым җуеп, Чагыштыру табар өчен күккә менеп. Күп язылган нәрсәләрне тиңдәш куеп. Тиңли алар җырда гүзәл нәрсәләргә: Ай, кояш һәм йолдызларга, ялкыннарга; Апрельдәге тәүге назлы чәчкәләргә, Җир-су биргән энҗемәрҗән, алтыннарга. Ах, юк инде... Сөюем тугры, җырым гадел, Ышансыннар, дустым күрәм шундый хәлдә: Күктә янган сихри нурлы йолдыз түгел, Җиргә туган гап-гади бер тыйнак бәндә! Мактасыннар, үзем ләкин җөрьәт итмим, Мәхәббәтем сатам диеп йөрмим ич мин. 22 Картмыни мин? Алдый алмый мине көзге! Яшьлек һәм син — бер елгылар. Мин дә шулай! Җыерчыклар басып китсә синең йөзне, Мин дә әйтәм: «Тәүбә көнем җитте бугай!» Синең йөзне бизәп торган матур бер ямь Күңел түрем өртеп тора, нурга бизәп. Минем йөрәк синдә тибә, алар бердәм, Бик картаеп китмәгәнмен мин дә, димәк! Шулай булгач, саклан, дустым, яхшы кара, Үземә түгел, сиңа фәкать минем теләк: Әнкәсенә ничек булса сырхау бала — Шул кадәрле кыйбат миңа синең йөрәк. Миндә тынса, бел, синдә дә йөрәк тынар, Үзең бирдең, кире бирмәм, ышан моңар! 69 23 Зур сәхнәдә курку белән ролен бозган, Җитлекмәгән актёр ничек үзен тотса; Яхут дулап, усаллыктан ярсый торган Тинтәк кеше чыгырыннан ничек чыкса; Мин дә шулай: сүз әйтергә куркып йөрим, Мәхәббәтнең йоласыннан өркеп качам. Яхут кинәт ашкын җанга давыл телим, Гыйшык йөгем артык зурга ярсыйм, шашам. Ах, бу хисне әйтсен сиңа минем җырым, йөрәгемнән булсын сиңа телсез илче,— Җавап сорар, мин ни дисәм, сөйләр чынын; Телдән өстен, сүздә кечле аның ирке. Күрә бел син мәхәббәтнең шыпырт сүзен, Тыңлый алсын гыйшык җырын сизгер күзең. 24 Минем күзем рәссам икән! Ясап куйды Синең сынны күңелемнең киндеренә. Тәнем минем шул рәсемгә кыса булды, Нурың сеңде аның бөтен киңлегенә. Маһирга бак! Күр син аның оста эшен! Чын төсеңне шуннан эзлә, шуннан сора. Синең сынга бер зал минем күкрәк эчем, Тәрәз булып, анда синең күзләр тора. Күз өчен күз ниләр эшли! Күрми күпләр. Күзем сине иҗат итте шундый белеп! — Минем җанга тәрәз булгач синең күзләр, Кояш ну ы төшә сиңа шуннан кереп. Ләкин күз ул һәр кайда да бетми җитеп, Шәп күрсә дә, белми кала — йөрәк ничек. 25 Тәкъдирендә язган булып, кем дан алган, Кем — хакимлек, кем — зур титул, зур мәртәбә. Минем генә мескен язмыш мәхрүм аннан... Мин тик сөям. Абруй ләкин шул нәрсә дә! Кояш күреп, көяз карый сары чәчәк, Патша күреп, ялагайлар мактау сибә; Тик бөекләр чырай сытса, инде гаҗәп! Яраннарның бөтен курке шундук шиңә. Гаскәр башы шөһрәт яулый мең сугышта, Соңгысында җиңелдеме — хурлык көтә; Бдр хезмәте көлгә кала бер сулышта, Шан-шәрәфләр китабыннан исеме төшә. Ләкин мин шат: сөям, сөеләм, барсы килгән! Урлый алмас шул дәрәҗәм кем дә миннән! 26 Гыйшыгыма син хөкемдар, мин бер яран, Әзер торам син — гализат хезмәтенә. Синең катка илче итеп шигырь язам, Шаһит булсын мин — фәкыйрең хөрмәтенә. Ихтирамым әйтеп бирү мөмкин түгел: Телем көчсез, башым җитми, акыл кыска. Эх, әгәр син җаным аңлап, синең күңел Кием булса минем шушы шәрә хискә! Ләкин башта язмыш нурым — Тимер казык, Минем өскә көләч карап, өмет сузсын; Янсын минем шәрә хискә гыйшык сарып, Лаек итсен минем затны сиңа, дустым. Шунда гына әйтермен мин: «Янып сөям!», Шуңар чаклы, белмәсен дип, эчтән көям.

Инглизчәдән Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.