Логотип Казан Утлары
Роман

СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК?

 VI Бер килгәч, тиз генә кайтып китәсе килмәде. Сәгыйть «тиатыр» карарга калмакчы булды. Озакламый уку өенә яшьләр җыела башлады. Иң элек янь-яшь кенә берничә егет килеп керде. Үзләрен зурларча тотарга тырышып, салмак кына атлап, түргә уздылар да, шаулашып, кызыл эскәтерне җыерып, озын өстәл арасына кереп утырдылар. Сәгыйть, үз алдындагы журналыннан аерылып, керүчеләргә карап алды. Аларны әле чынлап егетләр дип тә атарлык түгел иде, алар әле яна гына егет булып килгән зур малайлар гына иде. Ләкин кара чалбар балагын йомшак күн итегенең сырлы кунычыннан чыгарып куйган, бик ачык йөзле, ниндидер эчке бер куанычы булган шикелле гел елмаерга гына торган бер малай-егет бүтәннәренә караганда буйга да озынрак, яшькә дә зурраксыман күренде. Ул инде малай-егет кенә дә түгел, ул инде егет иде бугай. Ул, кулларын чалбар кесәсеннән алмыйча, Нәсим бүлмәсенең ишегенә якынлашты да, карлыкканрак, ләкин әле бик үк ныгып җитмәгән калын тавыш белән: — Нәсим абый, шахмыт бармы? — дип кычкырды. Сәгыйтьне күреп алды да, тавышын әкренәйтә төшеп, соравын тагын кабатлады: — Шахмыт бирегез әле, Нәсим абый? Кеше килгәнче уйнап торыйк... — Рәшит түгелме соң? — диде Сәгыйть, егетне танып алып. Рәшит тә шундук аны таныды, «һе-ен!» диде дә, уң кулындагы шахмат тактасын сул кулына күчереп, уңын Сәгыйтькә сузды. — Исәнмесез, Сәгыйть абый? Кайттыгызмы? Казанда ни хәлләр бар соң?.. Авылда җәм табып буламы?—диде ул олыларча, үзенең яшьтәше белән, элекке дусы белән сөйләшкән кебек. «Кайчан гына таякка атланып, урамда тузан туздырып йөри торган малай иде, ничек үскән!.. Былтыр комбайнда эшләгән иде бугай»,— дип уйлады Сәгыйть Рәшит турында. — Бик әйбәт әле, — диде ул, аның белән күрешеп һәм юри аның тонында сөйләшергә тырышып. — Исән-сау гына кештердәп ятабыз шунда. Эш кырган да юк, тик торган да юк. Казаннар да сау-сәламәт кенә торып калдылар, сезгә сәлам әйттеләр. Рәшитнең иреннәре ерылып китте, борынының ике ягыннан да иягенә таба дугаланып тирән җыерчыклар сузылды, итләч күз кабаклары 1 Дәвамы. Башы 1 нче санда. М 15 тирәсендә кыска гына сызыклар барлыкка килде, елтыр күзләре ярык арасына кереп кысылды. — Үсеп буламы сон,-Рәшит?—диде Сәгыйть шундый ук җиңелчә шаяру тонында. Рәшиткә бу һич тә ошамады, ахры — кашлары сизелер-сизелмәс кенә тартышып куйды, йөзендәге шат елмаю билгесе сүнә төште. — Үсәбез, кая ул үсмәгән! — диде Рәшит, сер бирмәскә тырышып һәм кырт кына борылды да, зур-зур атлап, иптәшләре янына китеп барды. Сәгыйтькә: ул нәрсә беләндер Рәшитнең хәтерен калдырды шикелле • тоелды. Гаҗәп, ул бит анын белән дусларча булырга тырышкан иде. Нишләп сон бүген бөтен нәрсә аңа гел каршы килеп кенә тора әле? Анда үз-үзеннән канәгатьсезләнү кебек бер нәрсә уянды. Менә ул Нәсимнең тәкъдименә риза булды. Шәһәрдәй күңел чемоданына салып алып кайткан әзер планга беренче төзәтмә кертергә туры килде. Моны ул үз теләге белән эшләде. Ләкин күңеле тынычмы соң? Юк бит. юк тыныч түгел. Ул нидәндер риза түгел, аңа нидер җитми, нидер кирәк. Ана монда, бүрәнә араларыннан коры мүк кисәкләре күренеп торган кара стеналы шушы бәләкәй генә бүлмәдә, шушы авыл егетләре арасында хәзер, дөресен генә әйткәндә, күңелсез иде, аңа иркенлек, яктылык җитми шикелле иде. Ә ни өчен шулай — моны ул һич кенә дә аңлый алмады. Яшь егетләрдән соң бераз вакыт үткәч, бер төркем кызлар килеп керде. Стена буена терәтеп куелган скамьяларга барып утырдылар да, чыш-пыш килеп пышылдарга, шарт-шорт көнбагыш чартлатырга тотындылар. Алардан соң икенчеләре, өченчеләре керде, һәм бераздан тышкы ишек ачылып-ябылып кына тора башлады. Уку өе берничә минут эчендә яшьләр белән, аларның сөйләшүе, көлешүе белән тулды. Өстәл өс- тенә башлар иелде, кәгазь шыштырдаткаи, өстәл тактасына шакылдатып домино суккан тавышлар ишетелде, идән уртасында әрле-бирле кешеләр кайнашты, стеналарда, түшәмдә, ак тәрәзә кашагаларында күләгәләр биеште. Кайберәүләр кулларына чите чүбекләнеп беткән иске яисә өр-яңа китаплар тотып, туп-туры Нәсим бүлмәсенә уздылар. Нәсим исә, керер юлны бүлеп, үзенең тар өстәлен ишеккә аркылы китереп куйды да, бөтен эшен бер читкә ташлап, китап шкафларын ачып җибәрде. — Эшләре булмаганнар залга чыгыгыз, зал ачык!—дип кычкырды ул, шаушу көчәя башлагач. Тиздән бүлмә бушап, иркенәеп китте, тавышлар тына төште һәм уку өендә бары спектакльгә катнашучылар гына торып калды. Сәгыйть җәйге умарта кебек гөж килеп торган зал ягына чыкты. Инде халык җитәрлек җыелган иде, урыннарга кешеләр утырышып беткән, соңгарак калганнары тәрәзә төпләренә кунаклаганнар, ишек төбенә, мич тирәсенә, почмакларга өелешкәннәр һәм барысының да күзе сәхнәне каплап торган зәңгәр пәрдәгә төбәлгән иде. Сәгыйть, чәчен артка сыпырып җибәрде дә, кызларның, яшь хатыннарның, бала-чагаларның үзенә юнәлгән кызыксынудан күз карашларын тойган хәлдә, кешеләр башы өстеннән залга карарга тотынды. «Басып торырга туры килер микәнни?» — дип уйлап алды ул күңеленнән, бераз кәефсезләнеп. Шул чакны аның артында гына кемдер: — Исәнме, Сәгыйть, — дип эндәште. Ул тавыш килгән якка борылып карады. Бик эссе булганга күрә, яшькелт солдат кителенең изүен чишеп- җибәргән, очлы ияген, сөякчел каты яңагын кара төк баскан, куе кара кашлы Мәрдәишә агай, Сәгыйтьнең кая басар урың тапмыйча идән уртасында аптырап торуын күргәч: 16 » Урының җукмы әллә, Сәгыйть? Әйдә, утыр, тере сөяк, ничек тә сыярбыз әле,— диде, урыныннан кузгала төшеп,’һәм үзе ’янындагы яшьләргә бераз кысылырга кушты.—Менә җатын белән эспиттәкел карарга килдек әле. Әйдә, әйдә, сыярбыз. Сәгыйть, мондый яхшылыкка ничек рәхмәт әйтергә белми торганда, үзен чакырып кул болгаган 1 амбәрне күреп алды, юкка борчуы өчен Мәрдәншә агайдан гафу үтенде дә, тыгызланып утырган кешеләрнең аяк очларына, тезләренә, кулларына орынып, кысыла-кысыла, Харислар янына узды. Бүген ул минут саен диярлек әле бер кеше белән, әле икенче кеше оелән исәнләште, кул кысышты. Туган авылының олысы-кечесе — барысы да аның белән чын күңелдән, ачык йөз күрсәтеп сөйләштеләр, аның \куы белән, ял итүе оелән кызыксындылар, һәркемнең игътибарлы. ягымлы, эчкерсез карашын тою, аларның гади, туры сүзләрен ишетү аңа бик рәхәт булды! Бу анда үзенең эч пошуын, күңел китеклеген онытырга, үзен бәхетле итеп, һич югында — тыныч, иркен ите-п сизәргә ярдәм итте. Ә инде /Мәрдәншә агайның — аны кайчандыр ул малай чакта беренче мәртәбә сабан башы тотарга өйрәткән олы кешенең кечелеклеге аны тагын да ныграк күтәреп җибәрде. Аның күңелендә әйбәт, җылы бер хис уянды, аның һәркемгә ни өчендер рәхмәт әйтәсе, һәркемнең яратып кулын кысасы килде. Гамбәрләр бәләкәй Тәлгатьне дә үзләре белән алып килгәннәр иде. — Оһо, Тәлгать тә «тиатыр» карарга килгән!—диде Сәгыйть, баланың биләү аша чыгып торган бәләкәй генә, йомшак кына ак кулын тотып. — Соң ул бит җегет инде, җегет ул! Якшырак кара тиатырны, улым, кайткач дүрәнкәңә сөйләрсең, — диде Гамбәр, үзенең алдында йоклап яткан малаена сокланып карап. — Кайда йөрдең?—диде Харис энесенә. — Көтәбез, көтәбез — җук! һи-и, сорап торасың, кайда булсын, җегет кешенең-ни, кызлар янында .булыр инде! Пәрдә тартылып куйды. Бер малай, ике куллап чаршау читеннән тоткан көе, аны үз артыннан өстерәп, абына-сөртеиә сәхнә аша йөгереп үтте. Залдагы тавыш басыла төште. Иягенә ясалма сакал — кара сарык тиресе кисәге таккан, кашын бик калын итеп карага буяган япь- яшь «карт» һәм битенә курчакныкы кебек итеп түгәрәкләп кызыл сөрткән, чын кыяфәте белән карт күренгән «яшь кыз» сәхнәдә әрле-бирле йөренергә, бер-берсенә көттереп-көттереп ниндидер сүзләр әйтергә тотындылар. Сәхнәгә тагын шундый ук ясалма кыяфәтле бүтән кешеләр дә керепчыгып йөрделәр. Аларның барысы да бик авырлык белән генә хәрәкәтләнде, әйтерсең, алар үләр дәрәҗәгә җитеп арыганнар, хәлсезләнгәннәр иде, яисә аларның бик нык йокылары килә иде. «Ар- тистлар»ның куллары, башлары — бөтен гәүдәләре агачтан ясалган кебек, ачу китергеч дәрәҗәдә җансыз, үлек иде. Сәгыйть аларның сөйләгәннәрен аңларга, күңеленнән үткәрергә тырышты, ләкин аларның бер генә сүзләре дә, бер генә мимикасы, бер генә хәрәкәте дә йөрәгенә барып җитмәде, бер ^генә хис-тойгы да уятмады, киресенчә, аның күңелсез уйларын көчәйтә, куерта гына төште, һәм ул үз-үзенә ачуы килеп, сәхнәдә кыймылдашучылар өчен, үзе өчен оялып, уңайсызланып утырды. Аның тизрәк тышка чыгасы, саф һава сулыйсы, үзе генә каласы килде. Пәрдә ябылды, залда ут янды, халык тагын шаулаша башлады. Пәрдә артында чүкеч белән шак-шок кадак кактылар, нәрсәләрнедер урыныннан күчерделәр, идәнгә стакан төшеп ватылды. Ун минуттан соң пәрдә тагын ачылды, бакчадагы агачларны гәүдәләндерергә тиеш булган зур фанер янында — дөресрәге, фанерга ясалган агач рәсеме янындагы скамьяда бер егет белән бер кыз озын, авыр сүзләр сөйләп, ■«!**:*♦**•• бер-берсен яратулары турында ләчтит сата башладылар. Сәгыйтьнең эче пошты, күңеле үртәлде. Ул гел фанердагы агач рәсеменә генә карап утырды. Рәсемне, билгеле, Нәсим ясаган иде, һәм ул аңа бик матур булып, чын агач булып күренде. һаман әнкәсе алдында таралып йоклап яткан Тәлгать дерт итеп сискәнеп китте, бәләкәй генә кулларын селтәп җибәрде дә, тынып, тыңлап утырган залпы яңгыратып еларга тотынды. Якындагы кешеләр, кайсы елмаеп, кайсы ачуланып, шундук Харислар ягына—тәртип бозган гражданинга борылып карадылар. Гамбәр, кешеләрдән уңайсызланып, ашыгып, Тәлгатьне юатырга тотынды. Ләкин малай елавыннан туктамады. Ул арада алдагы скамьяда утыручы ана белән атаның да кызчыклары үзе ише кешенең тавышын ишетеп алды, ахры — нәрсәдәндер риза булмыйча, шыңшырга кереште. Аның да тиз генә авызын капламакчы булып, пышылдарга, кабаланырга тотындылар. Әмма залда яшь балалылар ярыйсы гына иде—Тәлгать белән аның күршесенә тагын бер бәләкәй тамашачы тавыш бирде, һәм кинәт таң атканын белдереп, бер-берсенең тавышын тыңлый-тыңлый кычкырышкан яшь әтәчләр шикелле, анда да, монда да берьюлы берничә бала акырып еларга тотынды. Алдагы рәтләрдән ниндидер ир кеше, ачуланып: — Иптәшләр, тыегыз балаларыгызны!—дип кычкырды. Әмма аның кисәтүенә дә карамастан, балалар тавышы һаман көчәйде, бөтен бер хорга әйләнде, һәм халык, инде уп минуттан бирле бер-берсен төче, буш сүзләр белән сыйлаучы егет белән кызга бөтенләй игътибар итмичә, үзе дә сизмәстән, яшь тамашачылар тавышына кушылып, тыела алмыйча көләргә тотынды. • VII Спектакль төн уртасына кадәр сузылды. Халык таралыша башлагач, Сәгыйть тә Харислар белән кузгалды. Гамбәр, ишек янына килеп җиткәч, үзләре артыннан ияргән Сәгыйтьне күрде дә, бик гаҗәпләнгән булып: —Сәгыйть, кая болай?.. Әллә без картларга иярмәкче буласыңмы? — диде. — Кал уенга. Кулда менә бу булмаса, белериек әле нишләргә кирәген, эйеме, карт?.. Матур кызлар күп хәзер авылда. Җанагасына карата күңелендә бернинди начар уй сакламаган беркатлы җиңгәйнең ике сүзнең берендә «кызлар» дип авыз ачуы Сәгыйть- кә бөтенләй ошамады. Ул аңа берни дә җавап кайтармады. Алар артыннан йөткеренә-йөткеренә Нәсим килеп җитте. —Кайтмале, Сәгыйть, хәзер уен була,—диде Нәсим, аның аркасына кагылып. — Менә без дә катын белән калабыз. Карап булса да утырырбыз. Сәгыйтькә барыбер иде, ул кыстатып тормады. Олыраклар чыгып бетте, япь-яшьләрне куалап чыгардылар, клубта тулы хуҗа булып яшьләр генә торып калды. Халык чыгып киткәннән соң тәртипсез рәвештә торып калган, гадәттәге урыннарыннан кузгатылган, аркалы озын скамьяларны күз ачып йомган арада арткы почмакка .ташып, берсе өстенә берсен өеп куйдылар. Утырыр өчен дип, стена буйларында берәр рәт кенә скамьялар калдырдылар да, гармоньчыга идән уртасына бер урындык китереп куйдылар. Уен бик тиз башланып китте. Башта кызлар, егетләр, кулга-кул тотынышып, җырлап әйләнделәр, аннан соң — җырны һаман туктатмыйча — парлы уеп уйнадылар. Уеннар һаман үзгәрә торды, җыр көйләре алмашына торды. Күз алдында бертуктаусыз гәүдәләр’ бөтерелде, куллар җилпенде, тигез такта идәндә биек, тәбәнәк, яссы үкчәле туф2. „с. Ә.“ Хё 2. - ——-----------------]" 1Я в ь Л • ' 18 лиләр, ботинка, күн итек табаннары шапылдады-шакылдады, һәм борын төбеннән генә җилбер-җилбер җилләнеп, төрле төстәге, төрле бизәктәге озын, кыска итәкләр бөтерелеп узды, балтырлар, чалбар балаклары чалынып калды. Кемдер Сәгыйтьпең кулыннан килеп тотты. Аның икеләнеп торуына да карамастан, урыныннан тартып торгыздылар да, чарага куймыйча көлешә-көлешә үзләре белән ияртеп киттеләр. Ул, ниндидер кызларның кулыннан тоткан көе, түгәрәк буенча әйләнде, җырлады, хәтта уртага да чыкты һәм бер кыз белән култыклашып биеп тә алды. Ул тирләп төште, аңа яңадай күңелле була башлады. Бөтерелгән, кайнашкан, чайкалган зал туктап калды, җыр тавышлары, шыштырдау, шапылдаулар басылды, барысы да, уртада ачык урын калдырып, читкә таралдылар. Бүген сәхнәдә гашыйк егет ролен уйнаган һәм кулларынаякларын кая куяр урын тапмыйча, әле бер урында таптанып торган, әле килешсез, авыр хәрәкәтләр ясаган Га- ләү — колхоз шоферы уртага йөгереп чыкты да, ясалма тантаналы тонда, комик-конферансьеларга охшатырга тырышып: — Такыр баш авыл яшьләре... винават— Чокыр-баш авыл картлары кичәсенең чираттагы номерында: аерым бию, җыр һәм башкалар!— дип белдерде. Галәү клуб активистларыннан санала иде һәм уеннарны һәрвакыт үзе башлап йөрергә ярата иде. Аның түгәрәк, тере гәүдәсендә, бик җайлы,, тиз үзгәрүчән һәм бераз көлке кыяфәтендә чыннан да артистлык галәмәтләре сизелә иде. Тыпыр-тыпыр килүдән әле генә туктаган һәм ычкынып китәргә җаен гына көтеп торган җиңел, дәртле аяклар кузгалып куйды, йөрәкләр җилкенеп типте. — Башта үзең бие! — Давай, Галәү! — Сиптер әйдә!—диештеләр төрле яктан, аңа көч бирергә теләгәндәй. Галәү ялындырып-нитеп торырга уйламады да: костюмын салып бер малайга тоттырды, алсу күлмәктән генә калып, ботларына шапылдатып сугып алды. Залдагы кешеләргә дә, аларның күңел ачуларына да — дөньядагы бернигә дә исе китмәгән шикелле, күзләрен әле бер ноктага, әле икенче ноктага йөрткәләп утырган эре кыяфәтле гармоньчыга каш сикертеп: «Әпипә!» — дип кычкырды һәм кулларын югары күтәреп, бармакларын шартлата-шартлата, җиңел, йөгрек адымнар белән түгәрәк әйләнеп биеп китте. Аннан соң, гармонь тавышына гына риза бул- магансыман, үзенә үзе дәрт биргән кебек, кул, аякларының тигез, ритмлы хәрәкәтләренә туры китереп, такмаклар әйтергә башлады: Бас, кызым, Әпипә, , Син басмасаң—мин басам, Синең баскап эзләреңә Мин дә китереп басам!.. Анысын бетергәч, тавышын кырт кына үзгәртте дә, җилкенеп-җил- кенеп, икенче куплетка тотынды: Безз бас-сабыз, бас-сабызз, Менә шулай бас-сабызз! Күрмәгәннәр күреп калсын — Бас-са Галәу абзагызз... Их, ха-ха... һа-һа!.. Кинәт ул, кызлар биегәндәге кебек итеп, уң кулын чигәсе турысына китерде, сул кулы белән уңының терсәгеннән тотты да, шулай төрлечә кыланып бии-бии, залны әйләнеп чыкты. Аннан соң кулларын бик нык селтәп, очына-очыпа, 19 табаннары белән идәнгә шапылдатырга тотынды. Шул вакыт гармоньчы, әллә биюче белән алдан ук сөйләшеп куйганга, әллә аның гадәтләрен болай да яхшы белгәнгә, тиз генә икенче көйгә күчте, һәм Галәү күз ачып йомганчы рус биюенә керешеп китте. Идәнгә сеңгән кебек, кисәк кенә чүгәләде дә, әле бер аягын, әле икенче аягын читкә ташлап, куллары белән беркая тотынмыйча, аяк бармаклары очында сиптерә башлады. һәркем, кузгалырга да, тын алырга да кыймыйча, шак катып, e.'i- маеп, идән уртасында бөтерелгән җанлы бөтерчекне күзәтте. Менә Галәү уң аягын читкә сузып җибәрде һәм идәнгә сул аягының үкчәсе белән генә тиеп торган көе, зырылдап әйләнергә тотынды. Кисәк кенә бөтен гәүдәсе белән югары атылып, кулларын җәеп җибәрде, ике аягына басты да, искиткеч осталык, җиңеллек белән яңадан тыпырдап китте, шундук зал читендә җыелышып басып торган кызлар каршысы- иа килеп җитте һәм, алариың берсен биергә чыгарга чакырып, такта идәнгә тыпырдатырга кереште. Зал, калай түбәгә көтмәгәндә шыбырдап бозлы яңгыр яугандагы тавыш чыгарып, бердәм кул чаба башлады. Биергә чакырылган кыз исә, бары тик Галәүнең тәкъдимен генә көтеп торган шикелле, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп, шундук җиңел генә кузгалып китте. Аның артыннан тагын бер кызны, тагын бер егетне биеттеләр. Уен, күңел ачу дәвам итте. Ишек төбендә өелешеп торган малайлар арасында шул чак ыгы- зыгы башланды. Яңадан үз роле белән үз костюмына кереп өлгергән Галәү, тирләгән, кызарган битен сөртә-сөртә, йөгереп ишек алдына килде. Башына яңа түбәтәй кигән бәләкәй генә Фәүзине, кулыннан тотып алды да, күтәреп иңбашына утыртты. Фәүзи тыпырчынды, елак тавыш белән нидер кычкырды, Галәү исә уйлап та бирмәде һәм аны, бөтенесенең көлешүе, шау-шуы астында, зал уртасына алып килде. Буш урындыкка утыртты да идәнгә төшеп киткән түбәтәен башына кидереп куйды. Фәүзи шундый бәләкәй, шундый сабый .иде, Сәгыйть аның зурларга күрсәтерлек нинди дә булса һөнәре булуына шикләнеп куйды, ләкин шулай да бүтәннәр кебек кызыксынып көтә башлады. Галәү Фәүзи алдына аның үзеннән дә зур гармонь китереп утыртты. Ә Фәүзи, кинәт тынычланып калып, күптән өйрәнелгән бер гади эш башкарган шикелле, гармоньның киң каешын аркасына кидерде дә, өч- дүрт метрдан да көчкә-көчкә генә күренгән нечкә, көчсез бармакларын басмаларга тидереп алды. Урынына җайлабрак утырды да тыныч', җитди йөз белән Галәү абзасына текәлде. Аның каткан, ярылып беткән шәрә аяклары, идәнгә җитмичә, урындыктан асылынып калды. — Авылыбызның бөек гармунчысы — бәләкәй Фәүзи! «Яңа каз канаты»!— диде Галәү, кычкырып. Фәүзи уйный башлады. Гармонь телләре кинәт шушы елак малайга буйсынып, искиткеч чиста, саф тавышлар чыгарды һәм залда һәркемнең күңел кылларын тибрәндерерлек тигез, ашкынулы көй агылды. Сәгыйть, музыкадан әллә ни шәп белгеч булмаса да, халык көйләрен һәрвакыт яратып тыңлый торган иде. Ул Фәүзинең никадәр оста уйнавын тиз генә бәяли алмады һәм бәяләргә дә теләмәде, шулай да аңа гармонь күриген дә ныгытып тартырга көче җитмәгән шушы бала чын гармоньчы булып күренде, ә аның уйнавы шундый хисле, шундый дәртле һәм гаҗәп дәрәҗәдә сокландыргыч булып тоелды. Сәгыйть аны бөтен күңеле белән яратып тыңлады. Фәүзидән тагын ике көй уйнаттылар. Шуннан соң ул гармонь каешын иңбашыннан алды да, бүтән уйнарга теләмәвен белдереп, китәргә җыенды. Аның тагын уйнавын сорадылар, кызлар мактау сүзләре кычкырдылар, көлделәр, кул чаптылар. Фәүзи идәнгә сикереп төште, «Беләк талды ла!» —диде дә, сул кулы белән чалбар балагын тотып, уң 20 кулы ислән башындагы зур түоәтәеи рәт.ш-рә i ли, ишек төбендәге МЭ- лайлар янына йөгерде. Барысы да эчләре катып көләргә, шаулашып КҮЛ чабарга тотындылар. Ә Галәү, малайның артыннан җитеп, аны тотып алды, ике куллап югары күтәргән көе, түгәрәк ясан, зал уртасыннан әйләнеп чыкты. — Урра! Урра Фәүзи! — Җитәр, күп җөртмә, ыштаны төшеп калыр!—дип кычкырдылар тнрә-яктан. Галәү малайны идәнгә төшереп җибәрде һәм, шау-шу басыла төшкәч, кулын күтәреп: — Уен тукталмады! Аерым номерлар дәвам итә!—дип белдерде. Ул үргән" чәчен түбә өстеннән уратып артка җибәргән урта буйлы, хәтта бәләкәй дип әйтерлек бер кыз янына, нечкә гәүдәле һәм шундый сылу, шундый түгәрәк йөзле бер кыз янына килде. Сәгыйть кызны шундук танып алды, һәм йөрәге шул вакыт, әйтерсең, кисәк кенә урыныннан кузгалып куйды. Бүген инде кичтән бирле күп кенә кызлар белән очрашуына да карамастан, алар белән күзгә-күз карашып сөйләшүенә, култыклашып биюенә, ә кайберләренең хәтта матурлыгына соклануына да карамастан, аларга карата ул үз күңелендә ниндидер салкынлык, катылык, кырыслык саклаган иде. Аның күңеле «читләр» алдында искиткеч тыныч, аек, горур кәе калган иде. Ә хәзер анда көтмәгәндә ниндидер ят нәрсә уянды. Ул шушы япь-яшь кызда, аның йөзендә, аның бөтен торышында үзенең Идасын күргәндәй булды. Бу бик гаҗәп, бик сәер тойгы иде. Ә аннан да гаҗәбрәге — ул кыз аның күршесе иде. Сәгыйть, сокланып, исе китеп, Зәйтүнә ягына карап торды. Заһирҗан агай кызы, Фәүзинең апасы Зәйтүнә аның күз алдында диярлек үсте. Сәгыйть аның үзе ише малайлар белән чабышып, качышлы уйнап йөргән чакларын исенә төшерде. Ул бик чая, тиктормас бер кызый иде, шуның өстенә (Заһирҗан агайның теләсә кайсы баласы кебек) бар якка да уңган, булдыклы кыз иде. Сәгыйть беренче курсны бетереп кайткан елны ул әле шундый ябык, шундый чандыр һәм озын торыклы бер бала гына иде. Быел ул унынчыны бетерә бугай... Чын- чынлап кыз кеше булган, чын-чынлап җиткән кыз булган. Гәүдәсе тулыланган. формалашкан, билләр сыгылып тора. Ә күз карашында — оялчан, мөлаем тыйнаклык һәм шул ук вакытта — көчле дәрт, саф, керсез яшьлек нуры. Менә нинди сылу икән, менә нинди чибәр икән ул аның күршесе! Аңа ныграк караган саен Сәгыйтьнең күңеле һаман нигәдер тынычсызлана барды, йөрәге әллә нишләп сулкылдап-сулкылдап типте. Әйе, ул үзенең Йдасын тагын исенә төшерде. Ул үзенең хәзерге ялгызлыгы турында, аның, Идапың, кайдадыр еракта булуы һәм аннан һаман хат- хәбәр килмәве турында уйлады. Зәйтүнә буй-сыны белән дә, кыяфәте-чырас белән дә Идага бөтенләй охшамаган иде. Ида ак, ә бу кара-кучкыл иде. Моның йөзе дә Иданыкы кебек тулы, түгәрәк иде, ләкин аныкына караганда шундый яшь, шундый сабый иде. Ул аннан буйга да тәбәнәгрәк, яшькә дә, әлбәттә, яшьрәк иде, ә төскә-биткә килгәндә — Зәйтүнәдә табигый матурлык күбрәк иде бугай. Ә шулай да кайсыдыр җире белән ул — ул иде; Әйе шул, кайсы җире белән, нәрсәсе белән охшый икән соң ул аңа? К.ай җире белән бу кызый аның күңелендә көчләп яшеренгән тынгысыз хисне уятып җибәрде икән соң? Әйе. Үзенә карата аның Сәгыйть абзасында хис-фәлән тудыра алуы турында әйтеп тә торасы юк. Моның өчен әле ул артык бәләкәй, артык көчсез, ятим иде. Ул әле яңа гына шытып, ^яңа гына күтәрелеп килә иде. Аннан соң, Сәгыйть абзасында хәзер бер генә кыз да үзенә карата бер генә хис тә тудыра алмаячак иде. Бу — аның өчен ташка чокып’ язылган закон иде. Ә шулай 21 да пи өчен ул аны аңа охшатты икән соң? Күрәсең, студент егетнең мәхәббәт мәсьәләсендә үткер күзе андагы зур, бөек үзгәреш дәртен, аның бетен торышыннан, бөтен күз карашыннан тышка бәреп торган эчке шатлык, бәхет нурын сизеп алгандыр, шуны йөрәге белән тоеп аңлагандыр. Әйе, бәлки шулайдыр. Галәү, Зәйтүнә янына килгәч, башын бераз ия төшеп, аңа ипдер әйтте дә, колакка каты кешесыман, колагын кызның авызына якынрак китерде. Зәйтүнә, башын артка ташлап, көлеп алды. Галәү һаман ипдер сөйләнде. Сәгыйтьнсң Галәүгә ачуы килә башлады. Үзенең тупаслыгы, кыланчыклыгы белән ул яшь кызның сафлыгын, матурлыгын хурлый шикелле тоелды, ә Зәйтүнәнең үзен шулай мыскыл итүләренә риза булып торуы бик гаҗәп, бик аяныч булып күренде. Галәү Зәйтүнә яныннан кузгалып китте, озын, ямьсез кулларын алмаштилмәш селтәп, яңадан уртага чыгып басты. Ул гомумән гел уртада чуалырга ярата иде бугай. — Атказанган җырчыбыз — Зәйтүнә! — дип белдерде ул һәм бераз гына тынып торгач, өстәп куйды: — Кул чабып каршы алыйк! Яшьләр кыймылдашып куйдылар, скамья, урындык шыгырдаткан тавышлар ишетелде, арттагылар, кешеләр арасыннан кысылып, алга- рак үтәргә тырыштылар. Залдагылар дәррәү күтәрелеп кул чабарга тотындылар. Зәйтүнә, башын әле түбән иеп, әле кыяр-кыймас кына югары күтәреп, зал уртасына таба атлады. Түшәмгә эленгән зур лампочка астыпарак килеп туктагач, аның йөзенә яктылык күбрәк сибелде, һәм Сәгыйтькә аның күкрәгенең сизелерсизелмәс кенә бер күтәрелеп, бер төшеп торуы да, кара-кучкыл битенә, колак очларына йөгергән җиңелчә кызыллык та, кара, түгәрәк күзләрендәге гүзәл оялчанлык та күренде. Зәйтүнә, тигез ак тешләрен күрсәтеп, шундый тыелгысыз, шундый шат елмаю белән елмаеп җибәрде, һәм Сәгыйтьиең дә ирексездән иреннәре ерылып китте; бөтен тәне буенча ниндидер җиңеллек, җылылык йөгерде. — Әллүки!—диде Галәү, якадан уртага чыгып. Зәйтүнә, кулларын бер-берсенә китереп кушырган көе, эчке дулкынлануын ничек тә сиздермәскә тырышып, үз тирәсенә бер күз карашы ташлап алды да, каядыр еракка, бушлыкка текәлеп, җырларга кереште... Чыңлап торган чиста, моңлы авазлар, каяндыр .бик-бик ерактан, кояшлы, чалт аяз күк төбеннән чыгып, электр нурлары кебек, идәнгә, түшәмгә, тирә-якка коела, тарала башлады. Сәгыйтькә күңеленең ул моңарчы беркайчан да белмәгән ниндидер бик нечкә кылы искәрмәстән бик каты тартылып, зыңлап киткән төсле тоелды. Ул, бармак кыймылдатырга да батырчылыгы җитмичә, ялгыш ишетмим микән дигәң- сымаи, әле күршеләренә — бер-берсенә сыенган көе тынып калган кешеләргә,— әле зал уртасындагы җырчыга күз йөртте. Ә саф, салмак тавыш, әле бик үк җитлекмәгән яшь тавыш һаман үсә, һаман югары күтәрелә барды, бөтен залны, бөтен күңелләрне тел белән аңлатып булмаслык моң белән, йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч моң белән тутыра барды. Әйтерсең, зал эченә көтмәгәндә көзге урман җиле исте һәм үзе белән соңгы кояш нурларына коенып, моңсу гына тирбәлеп, чайкалып утырган агачлар шаулавын, саргайган яфраклар шыш- тырдавын һәм бушап калган ашлык басулары тынлыгын алып керде. Тора-бара бу моң иң каты йөрәкләрне дә ярылырга мәҗбүр итәрдәй булып үсте, күңелләрнең моңа кадәр басылып яткан иң нечкә, иң газиз хисләренә барып тиде, әйтерсең, кешеләрне үзенең канатларына утыртып, салмак кына, җиңел генә каядыр очыртып алып китә башлады. Рәхәт тә, коточкыч та иде. 22 Җырчының тавышы ныгыганнан ныгыды, ниһаять, ул, ярларына тулып аккан көчле елга кеоек, көчәнмичә, киерелмичә, сихерле, искиткеч авазларын иркен генә, талгын гына агыза торды. Сәгынть җырның бигрәк тә күтәренке урыннарында бөтен тәненең тетрәнеп, чымырдап киткәнен тойды, аның чәч төпләренә тыелгысыз, рәхәт салкынлык йөгерде. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Аның әле беркайчан да мондый нәрсә кичергәне юк иде бугай. Баскан, утырган урыннарына берегеп калган, сихерләнгән, оны- гылган кешеләр, җыр туктагач та, күңелләренә артылып тулган ниндидер чиста, үтә күренмәле нәрсәне чайпалдырудан курыккансыман. селкенмәделәр дә ичмасам. Куалап чыгарганнан соң тагын кереп тулган малайлар, ишек тоткасына тотынган көе, авызларын ачып катып калганнар иде, ә шат күңелле, пошмас Галәү йөзенә караңгы җитдилек билгесе чыккан иде. Сәгыйть якында гына ниндидер бер малайның кулбашына таянып торган Рәшитне күреп алды. Аның бу минутта бик уйчан булган күз карашында, бөтен кыяфәтендә җырга гына түгел, бәлки җырчының үзенә дә ачыктан-ачык соклану, ис китү билгесе бар иде бугай. Сәгыйть, тәҗрибәле гашыйк буларак, Рәшитнең күңеле Зәйтүнәгә карата бик үк тыныч түгел икәнлеген шундук сизеп алды. «Ә нигә — бер-бер- сенә бик пар килгәннәр», — дип уйлады ул күңеленнән, кем беләндер бәхәсләшкән шикелле. Менә Зәйтүнә ипләп кенә, тыйнак кына башын иде дә, шулкадәр күп кеше булган залдагы тирән тынлыкка сәерсенгән шикелле, тагын да ак, тигез тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде. Һәм, гаҗәп хәл, Сә- гыйтьнең тагын да ни өчендер елмаясы килде. Кинәт исенә килгән халык ду килеп, буран уйнатып кул чабарга тотынды. Көчле һава дулкынына тәрәзә өлгеләре дерелдәде, стенадагы ике почмагыннан гына эләгеп торган бар плакат, кнопкаларын куптарып, әкрен генә, теләр-теләмәс кенә идәнгә очып төште. Зәйтүнәне тагын җырлаттылар, тагын кул чаптылар, ләкин башта алган беренче тәэсир Сәгыйтьнең күңелендә саф, тулы көенчә һаман сакланып калды. Ул үзен ничектер чистарып, җиңеләеп калгандай хис итте. Көндәлек борчулары, вак-төяк кайгы, сагынулары, әйтерсең, көчле җил исеп киткәннән соң очып бетә торган тузан кебек, өстеннән сыпырылып төште. Ул каядыр югарыга, биеккә күтәрелде, кисәк кенә үсеп, ныгып китте. Юк, Зәйтүнәнең җырлавыннан соң гына түгел, — ул инде бая- дан бирле шушы яшьләр белән җырлап, биеп әйләнгәннән бирле, аларның шат уеннарына карап торганнан бирле үзендә яңа бер омтылыш, яңа бер теләк уянганын сизде. Ә Зәйтүнәнең җыры моңа тагын да ныграк этәргеч кенә булды. «Көн дә килергә кирәк монда!» — диде ул үз-үзенә, моңа кадәр бу турыда уйлап та карамавына аптырап. Ул бер үзе генә кайтты. Инде таң атып килә иде. Алда да, артта да төркемтөркем яшьләр тавышы ишетелде, авылның югары очында да, түбәнге очында да, кайдадыр кемнәрдер гармонь сыздырдылар. Күңеле белән ул яңадан клуб залына әйләнеп кайтты, яңадан аның идән уртасында басып торуын күрде, аның искиткеч моңлы, чиста тавышын ишетте. Ул тагын да аны үзенең Идасы белән чагыштыруы турында уйлады. Ида белән аның арасында ниндидер охшашлык табуы турында һәм моның үзеңдә татлы хисләр уятуы турында, аның җырлавының ни өчен шулкадәр күңелгә нык барып җитүе турында уйлады. Нәрсә, мәсьәлә монда бары тик җырчыда гынамы соң әллә? Әллә соң — җырда дамы? Әйе шул, пи өчен шундый көчле, шундый күңелгә, йөрәккә үтемле икән бу борынгы җырлар, борынгы көйләр? Һәм," киресенчә, ни өчен бүгенге көндәге хөрмәтле композиторларыбыз дистәләп, 23 йөзәрләп язган көйләрнең күбесе күңелгә, йөрәккә түгел, хәтта колакка да барып җитми икән, дөресрәге, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә дә, бернинди эз, бернинди тәэсир калдырмыйча, шундук онытыла икән? Бәлки, аларга борынгы җырлардагы кебек табигый моң, көчле хис, көчле йөрәк дәрте җитеп бетмидер?.. Кинәт аның артыннан ак якалы бер кара фигура куып җитте. Куып җитте дә, ашыга-ашыга узып та китте. Сәгыйть, иснәнә-иснәнә, абына- ■сөртенә һаман үз юлында булды. Бераздан, инде өйләренә якынлашып килгәндә, әлеге ак яка тагын очрады. Ул хәзер, теләр-теләмәс кеиә атлап, каршыга таба килә иде. «Рәшит ич!» — диде Сәгыйть күңеленнән, караңгыда аның хәтта йөзен дә. танып алып. Заһирҗан агайлар йорты турысына җиткәч, ул ирсксездән шул якка борылып карады, һәм ут балкыган тәрәзә аша, .бүлмә эчендә кыймылдаучы Зәйтүнә шәүләсен күреп алды. «Менә кем артыннан килгән! — дип уйлады ул, Рәшитнең икенче мәртәбә очравын исенә төшереп. — Ләкин нигә алай бик тиз борылды икән соң ул?..» Өченче бүлек I Ниһаять, көтелгән хат килде. Сыек зәңгәр конверт, берничә кеше кулында булып, таушалып беткән иде, һәм аның артында да, алдында да печать сугылган иде. Хатны бөтенләй көтмәгәндә китереп бирделәр. Сәгыйть бу кадәр зур шатлыкка башта каушап калды. Кинәт хәлсезләнгән бармаклары белән тиз генә конвертны ачты да, аның эченнән бер бит дәфтәр кәгазе чыгарды. Ул укырга тотынды. Бер укып чыкты — туймады, икенче мәртәбә укыды — барыбер күңеле булмады. Сүзләрнең мәгънәсенә ул башта бөтенләй игътибар итмәде, аларны башыннан түгел, йөрәгеннән генә кичерде. Хатны өченче мәртәбә укыганда, ул инде айда нәрсәдер язылганын да аңлый башлады. Сөенде дә, көенде дә. Сөенде шуның өчен, чөнки бу хат Иданың барлыгы турында, аның дөньяда яшәве, аны — Сәгыйтьне — онытмавы турында, аның сонга калып булса да, үз вәгъдәсен үтәве турында сөйли иде. Бу анда яңадан үз-үзеиә, аңа ышаныч тудырды, әле кайчан гына күңелен туктаусыз газаплаган шик-шөбһәләрне җуеп ташлады. Хат кәгазеннән аңа хәтта аның исе, таныш ис килә шикелле тоелды. Көенде шуның өчен, чөнки хатны укыганнан соң туган шатлык хисе көткәнгә караганда әзрәк, көчсезрәк булды. Күңелендә хәтта канәгать булмау кебек бер нәрсә утырып калды. Хат кыска, бик кыска, ифрат та кыска иде. Бер бит кәгазьнең бер ягы гына тулганчы язылган, икенче ягы яртылаш ак көе калдырылган иде. Ә бит ул аның авылга кайтканнан бирле нишләве, нәрсәләр уйлавы, көннәрен ничек уздыруы турында тулы итеп, киң итеп язылган хат күрергә теләгән иде, шуны өмет иткән иде, аның да үзе кебек үк дүртәр-бишәр битле хат җибәрүен көткән иде. һәрбер гашыйк кызның да һәрбер гашыйк егет кебек озын- озын хатлар язарга һәвәс түгеллеген ул әле белми иде. Ул хатның кайчан язылуына игътибар итте. Ида аны үзләренең авылына кайтып, кимендә бер атна торгач язган иде. Бер атна! Ул аны ■бер атна буе онытып торган, бер атна буе аның турында уйлап та бирмәгән! Бу инде һич тә башка сыйдырырлык нәрсә түгел иде! Ул торган саеи күңелсезләнә барды. 24 «Монда страшно күңелсез, эч поша, просто ужас!» —дип укыды Сәгыйть инде дүртенче мәртәбә һәм канәгатьләнеп унлап куйды: «Аңа күңелсез — шулай булгач, ул мине сагына!» Хатның ни өчен^соңга калып язылуы турында бернинди сүз юк иде. Сәгыйть уенча,^ бу — аның ике арадагы килешүне бозуы өчен гафу үтенмәвен, аның белән аңлашырга теләмәвен күрсәтә пдс. Әйе, ул аңа ни өчен шулкадәр озак вакыт хәбәр итмәве турында берни дә әйтмәгән. Бу исә Сәгыйтьиең канәгать булмау тойгысын тагын да ныграк арттыра төште. Ә инде хатның азагындагы берничә юл аш?! яхшы гына уйланырга да мәҗбүр итте. «...Ике хатыңны алдым,—дип язган иде Ида. — Әнием турында борчылгансың, авыруы опасный түгелме, дисең. Сәгыйть, мин бит теге вакытта, группа җыелышында, хат килде, дип юри әйттем. Ну, аңлыйсындыр инде... Әниемнең авыруы бер бүген генә түгел, хронический аның... вообщем, сау-сәламәт дияргә була. Мин сиңа ул. чакта дөресен әйтмәкче булган идем дә, батырлык җитмәде. Күзгә-күз карап әйтүгә караганда, хатка гына язу җиңелрәк. Минем айда авыл хатыннары кебек кызыл балчыкка пычранып йөрүемә үзең дә каршы килер идең әле, әйеме — упрямый мой, хороший мой?.. Шул гына пехватало еще!..» Сәгыйть хатны бөкләп костюм кесәсенә салып куйды. Ул аны бүтән алып карамады. Аның башында бер-берсепә капма-каршы булган мең төрле уйлар кайнашты. Димәк, буа буарга барудан ул курыккан булган, шуңа күрә... ялганлаган... Кайчан гына булмасын, кем алдында гына булмасын, һәрвакыт дөреслекне сөйли торган, алдашу, ялганлашуны җаны-тәне белән күрәлми торган һәм намус дигән нәрсәгә чын йөрәктәй табына торган, чиста күңелле Сәгыйтьне башта бу хәл чиркәндереп җибәргәндәй булды. Ул моны ничек дип аңлатырга да белмәде. Шундук Иданың политэкономиядән имтихан биргән чакта әйткән сүзләре исенә төште. «Менә сиңа физик хезмәт белән акыл хезмәте!» — дип куйды ул, көрсенеп. Ярар, буа буарга бармаган икән — бармаган, ансы инде узган эш, берәр доклад-фәләи сөйләр дә авылларында, шуның белән эше дә бетәр. Ләкин моның әле икенче ягы бар. Болай булгач, аның әнисе турында ул юкка гына кайгырган булып чыга түгелме соң? Аннан соң. аның хат язмавының сәбәбен дә шуннан, ягъни әнисенең чирләвеннән эзләү, шуның белән үз-үзеңне юатулар, алайса, нигезсез булып чыга түгелме соң? Ул бит аның әнисен үз әнкәсе кебек үк яратып өлгергән иде. Аның хәле куркыныч булмавы бик яхшы, әлбәттә. Бик шәп хәтта. Тик... Нигә дөресен әйтмәде икән соң ул шулай да? Ул бит аны аңлар иде, барасың килми икән, барма — көчләмим, дияр иде. Аңа: Ида түгел, бәлки ул үзе ниндидер ярамаган, начар эш эшләгән кебек тоелды һәм, әйтерсең, менә хәзер шуның өчен аңа үз-үзе ал дында, үз вөҗданы алдында кызарырга, газапланырга туры килә иде. һәркемне, бигрәк тә үзенең сөйгән кызын, үзе кебек үк булырга тиеш, дип исәпләргә гадәтләнгән егет әз-мәз генә ялганлауның кайбер кызлар өчен әллә нинди зур проблема булып тормавын әле белми иде. Ләкин тора-бара баштагы начар тойгы сүрелә төште, онытыла башлады. Күңелендә бары тик аның хаты гына, аның «эч поша» дигән сүзләре генә, ул үзе генә торып калды. Ә бераздан ул бөтенләй күңеллеләнеп: «Гапкан кайгырыр нәрсә!—диде үз-үзенә. — Ялганлаган икән, ялганлаган нәрсә булган аңа? Хәзер инде ул аны, үзенең ялганын, шушы хатында, миңа язган хатында таный. Шулай булгач, хәзер бернинди ялган юк! Хәйлә, бүтәннәргә беленгәч тә, хәйлә булудан туктый, диме әле Суворов? Ә ни өчен ачыктап-ачык язган ул миңа бу турыда — яраткан өчен ич! Ура! Берни юк!» ' ‘ , Ул үз-үзен шулай юатты, әмма күңелендә нигәдер шатлык хисе оик әз иде. Хат, билгессзлекне бетерү белән бергә, аңсыз сагышны, соң- 25 гы көннәрдә бераз басыла төшкән газаплы сагышны яңадай кузгатып җибәрде. Вакыты гел бушка үтте һәм бик авыр үтте. Хат килгәннән соң икенче көнне ул, Нәсим белән сөйләшү буенча, авыл яшьләре алдында чит ил хәлләре турында беседа кебек бер нәрсә үткәргән иде. Бөтенесе нәкъ ул алдан уйлаганча, дөресрәге, алдан күңеле сизенгәнчә булып чыкты, ягъни беседа барып чыкмады, аның агитаторлык; ораторлык карьерасы челпәрәмә килде. Берни рәтләп сөйли алмады, буталды, кызарынды, шыбыр тиргә төште. Икс сүзнең берендә: «Иптәшләр...»—диде, «Без беләбез...» — диде, ләкин аның нәрсә белгәнен «иптәшләр» тәки белми калдылар. Аңа сөйләргә комачаулап шаулашучылар да, сүзен бүлдерүчеләр дә булмады, ихтирам күрсәтеп, тыныч кына, тыйнак кына тыңлап тик утырдылар, ичмасам тын алган тавыш та ишетелмәде. Ләкин ул туктап калгач та ниндидер шелтә, ниндидер үкенү сиздереп торган шундый ук авыр тынлык дәвам итте: беркем бер сорау бирмәде, бер генә сүз дә әйтмәде. Җыелышны алып барган Нәсим: «Аңлашылдымы, иптәшләр?» — диде. /\ңа каршы бер-ике тавыш, студентның хәтерен калдырмыйк инде, дигәнсыман, те- ләр-теләмәс кенә: «Аңлашылды...» — дип җавап бирде. Ә җыелыш беткәч, усал телле кызлар чыш-пыш пышылдарга, көлешергә тотындылар. Оятыннан ул кая керер тишек тапмады. Нәсимнең юатып, аның күңелен күтәрергә тырышып әйткән сүзләре барыбер йөрәгенә барып җитмәде, һәм ул икенче беркайчан да уку өенә килмәс булып, яшьләр күзенә күренмәс булып, үз-үзеннән, үзенең уңышсызлыкка очравыннан гарьләнеп, хурга калып кайтып китте. Иртән Минисәттәй: — Кая барасың бүген, улым?—диде. — Беркая да бармыйм,—диде Сәгыйть. Ике-өч көн элек колхоз печәнгә төшкән иде. Кызу эш өстендә улының вакытын бушка уздырып, сөрән сугып йөрүен Минисәттәй бик үк килештереп бетермәде. Билгеле, бу хакта ул аңа турыдап-туры әйтмәде/улының, җитмәсә, ял итәргә кайткан студент улының кәефен җибәрүдән курыкты. Ләкин шулай да Сәгыйть әнкәсенең чптләтеп-читләтен сорап куюларыннан аның тел төбен аңлап алды. Иртәнге салкында, таң тишегеннән күзеңне ертып печән чабарга китүгә караганда өйдә яту яисә кулыңны селтәп урманда, су буенда йөрү рәхәтрәк иде, әлбәттә. һәм ул, бернигә колак салмыйча, үзеннән, үзенең сагышыннан башка бүтән берни турында уйламыйча, һаман «ял итү»ен белде. — Печәнгә барырга уйламыйсындыр ич? — диде әнкәсе, тагың сүзгә башлап. — Юк. — Ай алла... интегеп җөрергә әллә... өйдә тынычлап ятуга ни җитә... — Өйдә дә ятмаячакмын. Бибинурларга кптәм. Кунакка. — Ә?.. Барма, димим, бар. Меиәтрә, бик әйбәт булыр. Бибинурларның да хәлен белеп кайтырсың, кияүнең дә... тазалыклары ничегрәк икән... чирләп-нитеп ятмыйлар микән... Бүген үкме? — Хәзер үк. Сәгыйть ашап-эчкәч тә юлга әзерләнергә кереште. Урам якта шул чакны чаптырып килгән җиңел тарантас тавышы ишетелде. Бригадир Низамын, башын югары күтәреп, юыртып килгән туры атын туп-туры капка алдына китереп туктатты да, ике аягын да берьюлы күтәреп алып, тарантастан сикереп төште, атының каеш тезгенен багана башына бәйләп куйды һәм чистартылмаган авыр күн итекләрен өстерәп атлый-атлый, ишегалга керде. Сәгыйть тышта, баскыч өстендә, китапларын актарып утыра иде. — Укыйбызмы? — диде Низамый, аның алдына туктап. Ул, аякларын аерып басты да, каядыр ашыккан кеше шикелле еш-еш тын алып» беравык Сәгыйтьнец нишләгәнен карап торды. Сәгыйть аның әз йокла- 26 гаига йончылган, төссезләнгән йөзенә, кыек салынган цепка астыннан чыгып торган чәчләренә күз төшереп алды һәм бераз көттереп: — Укырга исәп, — диде. — Ничек җиләмпсең шул китаплардан, — диде бригадир студент кешегә карата ихтирам сизелеп торган тавыш белән. — Ул кадәр китапка башың чатнар. — Шуннан соң, болан гына, сүз арасыннан гына әйткән кебек, бригадирларга гына хас боеручан һәм шул Ук вакытта үтенү сиздергән тонда, өстәп куйды: — Печәнгә барыйк әле, Сәгыйть? — Печәнгә? — Печән чабарга... Бишкә ярылырдай булып җөрим—кеше юк, — диде Низамы."1, чыбыркы сабы белән күн итек кунычына суккалап. Күн итектән порхылдап тузан очты. — Әйдә, барсаң, хәзер үк утыртып алып китәм. Әхнәфкә кердем, катыны белән кунакка киткән. — Кунакка?.. — Ояты да юк кешенең, шундый вакытта да калхузга ярдәм итмәгәч... Киттекме? Сәгыйть икеләнеп калды. Бибинурларга баргач укырга дип сайлап алган китапларын кулына алды да, билен язып урыныннан торды. — Минем чалгы да юк бит әле... — Кешесе булгач, чалгысы гына табылыр! Савыт-саба ал, какырас аш вакытына барып җитәбез. ...Низамын, кузгалып киткәч, Сәгыйтьне ни өчен борчып йөрүен аңлаткан кебек, зарланып: — Кеше юк бит, эшләр кеше юк, — дип куйды. — Беркем калмады безнең калхузда, көн-төн чабасың — шулай да тыңлатып булмый халыкны... Ялкаулыкка салышып бетте халык — кайсы базар җулы таптый, кайсы үз бакчасында ята. Ә болынны'шул көе калдырасыңмыни! Сәгыйть берни эндәшмәде. Бригадир атны туктаусыз чаптырды. Басу юлына чыккач, каршыга җил исте, тәгәрмәчләр астыннан җиңел, коры тузан күтәрелеп калды. Бер ярты чакрым җир киткәннән соң юл сөзәк тау астына йөгерә башлады, авыл артта калды. Алар кояш нуры төшмәгән куе урман эченә килеп керделәр, йомшак, дымлы урман юлында тарантас як-якка тирбәлде, әле бер тәгәрмәч, әле икенче тәгәрмәч кисәк кенә су җыелып торган берәр чокырга барып төште, юл читендәге абага яфракларына, агач ботакларына пычрак су чәчрәде. Биткә әледәнәле чыбык сугылды, тарантас читенә зелпе, юкә ботаклары сыдырылып калды. Юл барды да барды. Биек, төз усаклар, юкәләр, ат килеп җиткәч тә кисәк кенә ике якка аерылып, тарантас тәгәрмәчләре генә үтәрлек ара калдырдылар да, алар узып киткәч, яңадан бергә килеп кушылдылар, арттан да, ян яклардан да тезелешеп, һаман тавыш-тынсыз гына ияреп бардылар. Агачлар арасыннан көн яктысында ялтырап яткан, чит-читләре яшел, шома төнбоек яфраклары белән капланган тирән күлләр күренеп калды. Кайчакларда ат кояш нуры тулган, чәчкәләргә күмелеп, бал исе, кызган үлән исе аңкытып утырган түгәрәк болыннарга килеп чыкты. Сәгыйть юл буена диярлек рәтләп сөйләшмәде. Ул һәрбер нәрсәне үз күңелендә алдан ук туган теләк кушуы буенча, һәрвакыт үзе аңлап, үзе яратып эшләргә гадәтләнгән иде, һәм бары тик үз теләгенә туры килгән эш кенә анда канәгатьләнү, үз-үзеңиән риза булу тойгысы тудыра торган иде. Ул инде кичә кичтән үк Бибинурларга барырга дип план корып куйды, кичәдән бирле шул уй белән генә яшәде. Ә менә хәзер көтмәгәндә аңа бөтенләй икенче җиргә, күңеле бик үк теләмәгән җиргә барырга туры килә. Билгеле, ул бармый да кала алган булыр иде, • беркем дә аны көчләп печән чабарга алып китә алмаган булыр иде. Ләкин бригадирның сүзенә каршы килергә ул үзендә бернинди көч тапмады. Менә ул шулай Нәсим тәкъдименә дә бик тиз генә риза булды, ә нәрсә килеп чыкты соң аннан? Әгәр тагын икенче мәртәбә адәм 27 ЧУРЫ булсаң? Әгәр печәндә дә берни барып чыкмаса? Әгәр анда да аннан көлсәләр? Тарантаста озак кына тирбәлеп килә торгач, иң тынгысыз, иң какшаган нервыларны да җайга, рәткә сала торган шифалы урман һавасын күбрәк сулый торгач, ул боларның барысын да әкренләп-әкренләп оныта башлады. Ул шушы тын, тирән урманның сиздермичә генә үзен иркәләгәнен, ипләп кенә юатканын тойды, аңа шушылай тирбәлә-тирбә- лә утырып бару бик күңелле булып күренә башлады. Аның бераз дымсу, караңгы урман эченнән гел шулай барасы, беркайчан да туктамыйча барасы килде. Алда чалгы тавышлары ишетелгәч, ул сискәнеп китте. Алар һәр ягыннан биек, купшы юкә урманы белән уратып алынган бер зур гына болынга килеп чыктылар. Болынның аргы башында, бер-бер артлы тезелеп, уртадан узган юлга таба чабып килүче печәнчеләр күренде. Алар, уң аякларын алгарак җибәреп, чалгыларын бер тактка селти-сел- ти, салмак кына, ашыкмыйча гына чабалар иде. Арттан тигез булып рәт-рәт яшел пакуслар сузылып кала һәм һавада берничә чалгының бергә чыжлавы ишетелеп тора иде. —Менә сезгә бер кеше! —диде Иизамый, печәнчеләр янына килеп җиткәч, атын туктатып. Печәнчеләр, кем килгәнен күрергә теләгәнсыман, эшләреннән туктадылар да, ашыкмыйча гына башларын борып, тарантастагыларга карап тора башладылар. Сәгыйтькә якынрак басып торган Гөлсем, бригадирның сүзенә каршы беренче булып: —Син безгә кунак алып килмә, үз катыныңны алып кил, бригадир иптәш!— дип кычкырды. Аның тавышы ирләрнеке кебек калын, тупас булып, шуның өсте- иә — ачулы булып яңгырады. Ләкин бригадирның колагы мондый сүзләргә генә күнегеп беткән иде, күрәсең. Ул Гөлсемгә әйләнеп тә карамады. Ә инде Гөлсем һаман туктамагач, бәйләнчек кигәвенне куып җибәргән шикелле, кулын селтәде дә: —Җә-җә, күп сөйләнмә,—диде, — телеңә тилчә чыкмасын... Синекен язмам әле, курыкма! —Язган чакларың да була, бригадир иптәш!—диде Гөлсем, һаман туктамыйча, һәм чалгы сабының очын җиргә терәде дә, чалгысын сул кулы белән ныгытып тоткан көе, корычка ачу белән басып-басып, янырга тотынды. Үзләрен болай караңгы йөз белән каршылауларына кәефе китә башлаган Сәгыйть: —Исәнмесез, — диде, ләкин алай гына бик коры чыкканын үзе дә сизеп алып, өстәп куйды: —... печәнчеләр... — Бик әйбәт. — Исәнме, Сәгыйть, — диештеләр печәнчеләр, аңа җавап итеп. Ә Гөлсем кинәт януыннан туктады да, тилегән күкәе төсле төртке- төртке сипкел белән капланган усал йөзен студентка таба борып: — Даклат сөйләргәме?—диде, кырт кына. Аның төймә кебек бәләкәй генә зәңгәрсу күзләрендә әллә мыскыллау, әллә шаяру белдергән ниндидер очкын ялтырап китте. — Төкле аягың белән, түрдән уз, авылдаш! Түлке даклатыңны тыңладык инде. Менә безнең кебек кулыңа чалгы тотып карасаң да мишәйт итмәсие. Сәгыйтькә әле авылда беркемнең дә моңарчы болай саксыз, каты бәрелгәне юк иде. Гөлсемнең уенын-чынын бергә кушып әйткән сүзләре шундук аның йөрәгенә барып тиде. Башына ярсып кызу кан йөгерде. Аның Гөлсемнең үзеннән дә усалрак, үзеннән дә тешлерәк итеп берәр нәрсә әйтәсе яисә берни ишетмәгән кебек, аны санга да алмаганын 'белдергән салкынлык белән читкә китеп барасы килде. Ләкин алай иткәндә дә, болай иткәндә дә ул барыбер кеше алдында көлкегә генә 28 калыр иде, хур булыр иде. Үзен ярамаган, начар эш эшләүдән һәрвакыт саклан кала торган бер инстинкт ярдәмендә ул моны шундук, сизеп алды һәм ачуын эченә йотты да үзен бик гади итеп, чын авыл кешесе кебек итеп тотарга тырышып, 'Гөлсемнең үзе шикелле үк ярым шаян, ярым җитди тонда: — Мин генә печән чаба белом, дип мактанасыңмы әллә? Бир әле чалгыңны, ничек чапканнарын күрсәтим!—диде һәм Гөлсем алдындагы чабылмаган печәнне таптап, туп-туры аның янына атлады. Гөлсем тирә-якны яңгыратып көлеп җибәрде. — Ашыкма, ыстудин иптәш, уч төбең кабарыр!.. Таптама печәнне, рпстан! Җүри әйтәм, чынга ала күрмә тагы... Болынның бер кырыенда, елга буенда, яшел юкә яфракларына урала-урала. күккә сыек зәңгәр төтен күтәрелә иде. Аида печәнчеләр, өчен зур казанда төшке аш пешә иде. Бригадир атый шунда борды. — Әйдә, сиңа чалгы рәтлибез,—диде ул Сәгыйтькә. Аш пешерүче Хәбпрәттәй — Зәйтүнәнең әнкәсе,—■ Сәгыйтьне күреп, зур калай табакка бәрәңге турап утырган җиреннән күтәрелеп карады, да, якты йөз белән: — Әйдүк, Сәгыйть,—диде, — мактап кына җөрисең икән, менә хәзер аш җиткерәбез, әйдә... Үзең генә килдеңме, каян белдең безнең монда икәнне? Ә-ә... Низамый белән килдегезмени?.. Агач астына туарылып куелган арба янында, күләгәдә, чал кергән кәҗә сакаллы Гайнулла карт, җиргә тезләнгән көе, чәк-чәк килеп, чалгы таптап утыра иде. Көн кызу булса да, ул башына мескен бүрек, өс- тенә калын сырма кигән иде. — Берәр әйбәтрәк чалгың бармы, бабай?—диде Низамый, Гайнулла карт алдына чүгәләп. Гайнулла карт, әкрен генә башын күтәрде дә, аның соравын кабатлап: — Чалгы?—диде. — Карап кара, ыы, әйбәтме-юкмы... Әнә куак астында... Ухха-ха... Чалгы яңа гына тапталып, яңа гына сапланып куелган иде. Сәгыйть башта аның үзенең буена яраклымы, түгелме икәнен тикшерде. Бөгәлҗә кендек турысыннан бераз астарак иде, ул аны әз генә югарырак күтәрде. Аннан соң ул чалгының үткәнеп-үтмәгәнен тикшереп, җир өстеннән бер-ике мәртәбә селтәнеп карады — чалгы бик начар алдырды. Низамый, чалгының йөзенә бармагын тидерде дә, авыз эченнән генә мыгырдап куйды: —* Балта' кебек! Гайнулла карт та чалгы рәтләсен, мин дә рәтлим... Кеше исеме күтәреп җөри шунда. Менә, күр инде — донҗаның тоткасы хәзер шул Гайнулла картларга калды. Сәгыйть аңа каршы бер сүз дә кайтармады, ә үзе, Гөлсемнең сүзләрен исенә төшереп, күңеленнән: «Синеке кебек яшь хатыннар өйдә ятса, әлбәттә, дөнья Гайнуллаларга калыр»,—дип уйлап алды. Кинәт аның тизрәк печәнчеләр янына барасы, бүтәннәр кебек үк. каерыпкаерып печән чабасы килде. Ләкин чалгыны яңадан бер мәртәбә игәргә туры килде. Ул, сабырсызланып, Низамыйның тизрәк эше- беткәнен көтте. Ә чалгы әзер булгач, бригадир: — Вакыт әз калган, төшкә кадәр барыбер чабалмассың, җөрмә, — диде. — Ярар әйдә,—диде Сәгыйть — булдыралган кадәр чабарбыз әле. Ул иң арттан чабып барган Гөлсем артына килеп басты, кулларыш төкрекләп җибәрде дә, чалгысын янырга тотынды. Әле ныклап үлән исе татып карамаган корыч йөзеннән очкыннар чәчрәде, күңелгә дәрт салып, болыннарны яңгыратып, чалгы чыңлады. Сәгыйть, чалгы сабыннан кысып тотты да, беләкләренә, бөтен тәненә тынгысыз рәхәтлек.. көч-куәт йөгергәнен тоеп, бер селтәнеп җибәрде. Үткер корыч, үз ар- 29 гыннан киң дуга шикелле такыр эз калдырып, чыжылдап, үлән сабакларын кырып салды, дымсу, яшел печән, бергә җыелып, сул аяк янына килеп өелде. Сәгыйтькә чалгы үзеннән-үзе хәрәкәтләнә шикелле тоелды — ул үзенең көчәнгәнен дә, чалгысының бик үк үткер түгеллеген Дә, чалгы сабының авырлыгын да сизмәде. Ул тагын каерылып-селтәнеп җибәрде, тагын сул аяк янына йомшак печән килеп өелде, чалгы астында тагын тан-такыр булып чабылган, тигез, чиста җир өсте торып калды. Ул шундук эшкә бирелеп китте, аңа шушылай җир өстеннән чалгы белән печән чабып барудан да, алсу чыпчык сабыннарының, ак тәтәйләрнең ашыгыпкабаланып, үткер корыч алдында берсүзсез баш июләрен күрүдән дә, чалгы чыжлавын тыңлаудан да күңеллерәк, мавыктыргычрак берни юктыр шикелле тоелды. Аның маңгаена кызу кояш нурлары кадалды, култык аслары, аркасы шундук тирләп чыкты, иртәнге чык кибеп бетмәгән куе печәндә аяк киемнәре юешләнде. Ләкин ул үз чалгысы тавышыннан башка берни дә ишетмәде, күз алдындагы яшел болыннан башка берни дә күрмәде, яңа эш рәхәтеннән башка берни дә сизмәде. Көтмәгәндә чалгы куе печән арасыннан күренмәгән бер түмгәккә килеп төртелде. Сәгыйть, кеше-ни карап тормый микән дип, тиз генә башын күтәрде. Печәнчеләр, эшләреннән туктап, аның пичек чапканын күзәтеп торалар иде. Сәгыйтькә ничектер уңайсыз булып китте —профессорлар имтихан ала дип торырсың! — Печәне әйбәт икән... яхшы...—диде ул, чалгысын түмгәктән тартып алып. — Син аны үз көенә генә җибәр, үз көенә, — диде чалгысын кулбашына салып, Сәгыйть каршысында басып торган Мәрдәншә агай. — Бик үк басма, иркенрәк җибәр син аны, Сәгыйть... Печәнчеләр, ашыкмыйча гына яңадан үз алларына борылып, эшкә тотындылар. Сәгыйть Гөлсем артына бик тиз барып җитте. Гөлсем, әллә арыганга, әллә бик авыр сөякле булганга, ачу китергеч дәрәҗәдә әкрен кыймылдады. Сәгыйтькә, аның үкчәсенә ялгыш чалгы тидермәс өчен, әледән әле туктарга, вакытлы-вакытсыз чалгысын янырга туры килде. Гөлсем исә аның бер адым калмый арттан ияреп килүен бик үк яратып бетермәде, ахры. Сипкелле йөзен аңа таба борды да, ачуга караганда ныграк шаянлык сизелеп торган чая тавыш белән: — Кая ашыгасың, ристан!.. — дип кычкырды, көлә-көлә.— Ашка төшә күрмә!.. Ниндидер бәхетле куанычтан исергән Сәгыйть, кинәт теле чишелеп киткәнен тоеп: — Әй, юл бир! Чык читкә!—дип кычкырды. — Буталма аяк астында? һәм аңа, әгәр алда беркем дә булмаса, ул, ыһ та итмичә, бер-ике селтәүдә бөтен болынны бер үзе чабып чыга алыр иде, хәтта — кирәк икән — кызу кояш нурлары астында сагаеп, исе китеп утырган калын урманны да шушы корыч чалгысы белән, шушы кинәт көчлеләнгән, гайрәтләнгән куллары белән күз ачып йомганчы кырып ташлар иде шикелле тоелды. II Печәнчеләр, эштән туктап, чалгыларын иңбашларына салдылар да бер-бер артлы тезелеп, яр буена таба китеп бардылар. Аш инде җитешкән — ашаучыларны гына көтеп тора иде. Барысы да яр астыңа төшеп, бптләрен-кулларын юып менделәр, кайсы-кайда җайлап урнаштылар да, өйләреннән алып килгән янчык-төенчекләрен чиштеләр. Калай савыт, кашык шалтыраганы ишетелде, өстенә больни- 30 палардагы сестралар кебек ак халат кигән Хәбирәттәй буы чыгып торган кайнар казаннан һәркемгә аш бүлеп бирә башлады. Ашыкмыйча гына, тәмләп кенә ашарга тотындылар. Ләкин гадәттә- кеше күп җирдә була торган көлешү, кычкырып сөйләшү бөтенләй диярлек ишетелмәде. Әйтерсең, барысы да телләрен кыймылдата алмаслык дәрәҗәдә арыганнар иде, әйтерсең, һәркем бер-берсспә ни өчендер ачуланган иде һәм шуңа күрә сөйләшер сүзләре дә юк иде. Бары тик Гөлсем генә ара-тирә берәр сүз әйткәләп куйды да, Хәбирәттәй генә, ашын мактый-мактый, туктаусыз ашарга кыстап йөрде. Мондый күңелсезлек, мондый тынлык Сәгыйтькә бик сәер тоелды. Аннан соң, печәнче- ләр әз, ош< әз, нпбары алты-җиде кеше генә иде. Хәтта сугыш еллары белән чагыштырганда да. бу — бер бригада өчен җитәрлек түгел иде. Сәгыить баштарак үзен бөтенләй ачыкмаган да, арымаган да шикелле тойган иде. Ләкин ашарга утыргач ул үзенең бик нык ашыйсы килгәнен сизде. Урманда, зур казанда пешкән куе, итле аш бик тәмле, бик әйбәт иде. Ул ашны бик яратып ашады. Бер тәлинкәне шундук юк итеп: куйды да, икенчесен бүлдереп алды. Аштан соң чәй эчтеләр. Чәй калай чиләктә кайнаган иде, шуңа күрә аңа бераз калай тәме, ыс тәме сеңгән иде. Чәй Сәгыйтькә бик әйбәт, бик тәмле тоелды. Ашап тую алдыннан гына моңарчы кайдадыр йоклап яткан Низамын килеп чыкты. Киеменә эләккән печән бөртекләрен иренеп кенә сы- пыргалыйсыпыргалый, ашаучылар янына килеп утырды да, беркемгә дә карамыйча, тезләрен куллары белән кочаклаган көе, тынып калды. — Әй, син мондамыни? — дигән булды Гөлсем, аны күреп бик гаҗәпләнгән шикелле. — Без тагын сиңа аш та калдырмадык, кайтып киткәнсеңдер дигәниек. — Калдырдым, калдырдым, утырма кеше куркытып,—диде аңа каршы Хәбирәттәй. — Менәтерә, Низаметтингә аш калдырмаска! Ашагыз. ашагыз, барыгызга да җитәрлек... Ашап туйгач печәнчеләр урыннарыннан авыр гына кузгалдылар да, үзара берике сүз әйткәләшеп, шулай ук әкрен генә, иренеп кенә таралышып та беттеләр һәм җайлы урын сайлап алып, я арба астына, я берәр агач төбенә — печәнгә башларын төртеп, йокыга да киттеләр. Сәгыить тә, кешедән күрмәкче, баш астына яңа гына чабылган печән салды да черки килмәсен өчен битен иске бишмәте белән каплап, йокларга ятты. Ләкин тиз генә күзен йома алмады. Урман һавасы шундый саф, шундый җиңел иде, ә тирәякта шундый күңелле булып кош- кортлар тавышы чыңлап тора иде, күк йөзе шундый аяз, төпсез-зәң- гәр иде һәм бөтен нәрсәдән шундый хуш ис аңкып тора иде — шушындый вакытта, шушындый урында йоклап яту аңа чиктән тыш мәгънәсез булып, кирәксез нәрсә булып тоелды. Аның йөрәге җилкенеп типте, тамырларында кайнар кан йөгерде, ә күңелендә ниндидер шатлык, ниндидер куаныч хисе ташып торды. Кинәт аңа йоклау гына түгел, хәтта шушылай җирдә бернинди хәрәкәтсез сузылып яту да бик мәгънәсез, бик кирәксез нәрсә булып тоелды, аның сикереп торасы, каядыр йөгерәсе килде, болында ашанып йөргән кара бия янындагы колын кебек сикер- гәләп йөрисе килде. Ул, тиз генә урыныннан торды да, елгага таба китте. Текә яр битенә эләгеп үскән талларга, озын сабаклы үләннәргә тотыиа-тотына, су кырыена ук төште. Аның артыннан балчык кисәкләре коелып калды, аның суга якынлашканын күреп, елгага шап-шоп бакалар сикереште. Чит-читләре озынча яфраклы сыек таллар белән күмелгән елга, көндезге кояшка сыртын куеп, ялкау гына, тын гына агып ята, югарыдан төшкән көмеш нурлар белән уйный, шаяра. Ул бөтенләй акмый да кебек. Тик еракта, борылма турысында, вак-вак дулкыннарның ялт- йолт килүенә һәм яр читендәге тасма кебек яшел камышларның сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп, калтырап утыруларына карап кына 31 аның тик тормаганлыгын, каядыр юл тотканын, кыймылдаганлыгын белергә була. Җил юк, ни юк. Тып-тын. Әйтерсең бөтен табигать ялга туктаган, әйтерсең бөтен нәрсә черем итә. Сәгыйть өстеи чишенде. Ул үзе алдында җәелеп яткан шушы елганы, шушы талларны гомерендә беренче мәртәбә күргән кебек, ялангач тәнендә рәхәт эсселек тойган хәлдә, бөтен нәрсәгә сокланып, исе китеп карап торды. Якындагы текә таулар ягыннан, яшел урман өстеннән, төпсез күк бушлыгыннан — бөтен җирдән аңа ниндидер шатлыклы көй, үзенә бер төрле күтәренке, гаҗәп көй ишетелә шикелле тоелды. Бу җиңел, моңлы көйне ул бөтен күңеле белән ишетте, һәм әле кайчан гына — моннан берничә көн элек кенә шундый күңелсез; эч пошыргыч булып күренә башлаган урман, яшеллек дөньясы хәзер аңа яңадан үз кочагын ачкан шикелле булды. Яшькелт пыяла япкан төсле тип-тигез, шоп-шома су өсте кинәт чәлпәрәмә килде, як-якка чәчрәгән аксыл пыяла кисәкләре, кояш нурларында чагылып җемелдәштеләр дә, күз алдында эреп юк булдылар. Киң елга тирбәлеп куйды, һәм ярларга бер-бер артлы вак дулкыннар килеп бәрелде, су өстенә иелгән тал яфраклары чылаиып-чыланып алдылар. Сәгыйть, кояшта янган көчле беләкләре белән тыгыз суны каерып ишә-ишә, авызыннан әледән-әле һава кысып чыгарып, үргә — ерактагы, икенче як яр читендәге биек карамаларга таба йөзеп китте. Ул, су кереп, яңадан яр өстенә килеп менгәндә печәнчеләр һаман тормаганнар иде әле. Алар аңа бик озак иркәләнеп яталар шикелле тоелды, аның тизрәк аларны уятып, эшкә тотынасы килде. Ләкин ул монда әле яңа кеше иде, мондагы эшнең җаена ныклап төшенмәгән кеше иде. Арба төбеннән игәү эзләп алды да, тик торганчы дип, үзенең чалгысын игәргә кереште. Чабылмаган болын ягыннан, кулына зур кружка тотып, Хәбирәттәй килеп чыкты. — Нишләп бик иртә тордың? — диде ул, Сәгыйтьне күреп. — Әллә вакыт та җиттеме — мин тагын көн уздырып, чабата туздырып җөрим, гонашымнык. Кая инде, чәй куярга кирәк, эчәсе килгән кеше эчәр тагын торгач... Шулай сөйләнә-сөйләнә, кружкасын ак яулык белән каплап куйды да суга төшеп китте. Беренче булып Гөлсем уянды. Башын түбән игән көе, бик бирелеп чалгы көйләп утырган Сәгыйтьне күреп алды да, көлеп: — Бик эшчән кунак булдың, ахры, син, — диде. — Кеше җоклаган- да да тик утырмый. — Җитәр көпә-көндез йоклап ятырга!—диде Сәгыйть аңа каршы. — Син әйткәч — була! Түлке син, ыстудин иптәш, чәчеңне алдырып ташла, иелгәч күзеңә керә. — Керсәни, синең, күзеңә керми ич!—диде Сәгыйть, юри үчекләшеп, ә үзе күңеленнән: «Чыннан да алдырырга кирәк», — дип куйды. Озакламый бүтәннәр дә тордылар, әкрен генә кыймылдап, сүзссз- нисез я тәмәке төрергә, я чалгыларын рәтләргә керештеләр. Көн инде сүрелә төшкән иде, күләгәләр икенче якка авышкан иде. Учакта чыртлап коры чыбык-чабык янды, таганга асып куйган корымлы чиләктә чәй кайнады. Гөлсем Сәгыйть янына килде, аның ничек эшләгәнен карап торды, торды да: — Беркөн син бик шәп даклат сөйләдең, — диде, көлемсерәп. — Илла да шәп сөйләдең... Сәгыйть, корт чаккан кебек, шундук артына борылып карады. Бу усал хатын тагын нп әйтергә җыена икән инде, дигәнсыман, сораулы караш белән: — Шуннан? — диде, кызарып. — Сөйләсә ни булган? 32 — Шуннан — утырган да шуган... Кайткач Ярулладан сорыйм, нәрсә ' ул «нспансия» мин әйтәм. Кит аннан, ди, нинди «нспансия» булсын, ди, башыңа чүбек тутырдыңмы әллә, ди, Испанияне дә белмәгәч, ник жө- рпсең донҗада кеше булып, ди. Тәки аңламадым шул «испаиспя»не. Сәгыйдьнең үзеннән сорармын әле, мин әйтәм.... Сәгыйть аягына торып басты. — Нәрсә — «нспансия»? — Чурт белсен инде аны — пспансияме, иксансияме... — Ә!—диде Сәгыйть, кинәт искәреп алып. — «Экспансиямме? — Ыы-ыы. шундыйрак нәрсә бугай... Сәгыйть үзенең теге «доклад»ында чыннан да шундый «экспансия», «бизнес» кебек бик үк аңлашылмаган сүзләрне күп кулланганын исенә төшерде. Ул үзен яңадан шунда, уку өендә итеп күз алдына китерде һәм яңадан чигәләрен ни өчендер оялу, гарьләнү тойгысы яндырып үтте. Ул Гөлсемгә «экспансия» сүзенең ' мәгънәсен аңлатырга тотынды. Сипкелле яшь хатынның шаян күзләре инде аңа игътибар белән, ышаныч белән карый иде. Сәгыйтькә бу кыюлык кертеп җибәрде, һәм ул аңлашылмаслык тоелган шундый бүтән сүзләрне дә хәтеренә төшереп, алар турында да җәелеп сөйләргә кереште. Хәзер ул буталмады да, кызармады да, кирәкле сүзләр тел очына килеп кенә тордылар, һәм ул, үзе дә сизмәстән, берничә минут эчендә теге уңышсыз беседасын яңадан кабатлап чыкты. — Аңладыңмы?—диде ул, бүтән әйтер сүзе калмагач, Гөлсемгә карап. Яңадан чалгысына тотынмакчы булган иде, үз тирәсенә җыелган печәнчеләрне күреп алды. - Хәзер инде аңладым, — диде Гөлсем. — Ул түгел — мин дә аңладым әле! — дип куйды Хәбирәттәй дә, мактангансыман итеп. Читтәрәк, әвәләнгән печән өстендә, аякларын бөкләп һәм уң кулы белән тез башына таянган көе, бик бирелеп тәмәке суырып утырган Мәрдәншә агай: — Шулай ансы, хак сүз,—диде, әкрен генә. Ул, тәмәке төпчегенә төкереп, аны күн итеге белән изеп куйды да, урыныннан кузгалып, Сәгыйть янынарак килеп утырды. Бүтәннәр дә бер җиргәрәк җыелдылар. Сәгыйть урталыкта торып калды. — Шулай-ай, — диде Мәрдәншә агай, тагын бер сузып. — Күптән инде шундый сүз ишеткән җук. Әйбәт сөйләдең син, шома сөйләдең, Сәгыйть... Бер вакыт, шулай, малайкай, безгә дә бер ликтырчы килгән, катын кеше, раюннан. Дәфтәреннән карый да, сиптерә генә! Тыңласаң, тыңлап кал, тыңламасаң авызыңны күтәреп кал. Пүләмиттән атамыни! Тота да бу: сатсиалистик миллек, ди, тота да: сатсиалистик миллек, ди. Без-ни. авыл кешесе булсак та, милек белән миллекне генә аерабыз, сатциализмда яшәсәк тә, камуиистичсски аң бар бездә, ансы шулай, чөнки каммуиизмга барабыз... Хак сүз. Ярар. Шуннан, малайкай, тоттым да мин тегеңә сорау бирдем: ниндиенрәк була соң ул, иптәш ликтырчы, сатциалистик миллек дигәнегез — каен миллеге кебекме, җүкә миллеге кебекме?.. Сәгыйть елмаеп җибәрде. Бүтәннәр дә, бу турыда бик яхшы белсәләр дә, тыелып кына көлешеп алдылар. Тик Мәрдәншә агайның гына мыек очы да селкенмәде, калын каш астындагы очлы күзләре генә сизелер- сизелмәс елтырап куйды, күз төпләрендәге сызыклар гына тагын да уртагарак җыела төште. Аида, күп кенә авыл кешеләренә хас булганча, табигый юмор һәм шул ук вакытта тыңлаучыларны үз авызына каратып тотарлык итеп сөйләү сәләте күренә иде. — ... Ярар. Шуннан ликтырчы иптәш кып-кызыл булды. Алай итте, болай итте, сүз табалмый аптырады, шулай да әйтте: дөрес, иптәшләр, хак сүз, хата миндә, кайчакта мин шулай «миллек» белән «милек»не s. „с. ә.- № 2. 33 оуташтыргалыйм инде, диде... Шулай. Ярар. Бездә дә шулай кайчакта «милек» белән «миллек»не буташтыралар. Хөкүмәт безгә бер төрле куша, без икенче төрле эшлибез. Син укыган кеше, Сәгыйть, калхуз турында берәр яңалык җук микән гәзитләрдә? Бит, малайкай, сугыш бетеп, яңадан кулга сәнәк-тырма тотканга җитәрлек вакыт булды лаба- са! Бер дә алга китү күренми — үзебезнең калхуз турында әйтәм... Берәр каты закун кирәк, болай барып булмый хәзер. Элек ничегие, сугышка кадәр? Ике-өч афтамашина гына барые. Ашлыгыңны сугып кына өлгерт—көн-төн төяп илебатырга озатып кына торадырыең, и тутырып та куядырыең пыланыңны. Үзеңә күпме каладырые? Лар тулы, капчык тулы булырые, аны кая куяр урын тапмый азапланып бетәдериең. Хәзер ничек? Аллага да юк, муллага да юк, дигәндәй, пыланын да тутырып булмый, калхузчыга да рәт юк. Бер караңгыдан икенче караңгыга жөри торганыек, бил дә авыртмый торганые, беләк тә сызламый торганые. Персидәтеле дә Булатов түгелие шул аның, әлифне таяктан, милекне миллектән аера белмәгән кеше түгелие. Үзенең наданлыгы белән дәрәҗәгә күтәрелгәненә мактанып җөргән кешедән ни игелек көтәсең!.. Ха- җиев диләрие аны! Ут уйната торган кешеие лабаса. Үзе дә тынгылык белмәсие, кешене дә тынычландырып яткырмасые. Атка утырып барганда да кулыннан гәзитен калдырмасые. Чөнки хәзер аның кебек белеп, рәткә салып эшләтүчесе юк, эшләүчесе дә табылырые — җук... Бөтен тотка эшләтә белүдә... Әдәм көлкесе — бөтен бригатка өч бөртек кеше печән чабып җөрибез ич. Болай барса, малайкай, бер айсыз да чабылып бетмәс, калыр шул көе утырып, корып бетәр. — Ала карга катынының кай җире бездән артык та, кай җире бездән ким? — диде шул вакыт Гөлсем, сүзгә кушылып, ачу белән.— Кайчан эшкә чыкканы бар? Чыгар сиңа чәнчелеп китсә! Җәп-җәш, тап-таза, печәнгә җибәрсә шушында, катынының бер җире дә кителеп төшмәсие, тилчә дә булмасые. Әйтсәң: анда сезнең эшегез җук, дип кенә җибәрә. — Аның катынының баласы барны, кешенеке юкмыни? Яслене шуның өчен ачтырдык. Безнекеләр җөри ич... — Аныкы гына алтын башлы, көмеш кашлы түгелдер! —дип кыстырып куйды тагын Гөлсем. Сәгыйть, үзе-ни ишетә күрмәсен тагын, дигән шикелле, бригадир тарантасы ягына борылып карады — Низамый кайтып киткән иде. — Нигә кеше җөрми?—дип сүзен дәвам итте Мәрдәншә агай, бая- гыча, тыныч кына. — Чөнки монда ятып мәгънә юк. Әз генә укыштыра белдеме, читкә китә...Хәзер бит, малайкай, унны бетереп чыккан булалар да, кара эшкә чырайларын сытып карый башлыйлар. Ә бит аның, эшнең, карасы-агы җук, чөнки булмаска тиеш бездә, элек кенә ул ак кеше, кара кеше булган, ну, эше дә ак эш, кара эш булган. Иныститут бетергәнен әйтмисең дә инде аның. Җыл саен укырга китәләр — берсен бер авылда күргән җук. Мин менә безнең Булатов кебек чи надан персидәтелләргә берәр ыстудинны беркетеп куярыем, валлаһи!.. Әнә безнең раюнда да бар берәү, укыган-укыган, аңа күпме акча әрәм иткәннәр, ә ул синең янга туктап та тормый, үзе учонный агранум санала, машинадан башын тыга да, эшләпәсен болгап кына уза. Шулай, Сәгыйть... Әйләнәсең-тулганасың да, тагын шуңа әйләнеп кайтасың—булмый болай... Бөтен авырлык безнең җилкәгә төшә — авылда калган кеше җилкәсенә... Шуңа әйтәм, берәр яңалык җук микән безнең турыда, калхуз турында... гәзитләрдә?.' Мәрдәншә агай сүзеннән туктап, тәмәке төрергә тотынды. Сәгыйть тып-тын утырды. Ул үзен шушындагы кешеләргә — Мәрдәншә агайга, Гөлсемнәргә, бөтенесенә дә ниндидер сүз, дөрес, ышандыргыч сүз әйтергә тиеш итеп сизде. Ул — укыган кеше, алардан белемле 34 рәк кеше, ул политэкономиядән дә, партия тарихыннан да имтиханнар тапшырган кеше, ул теорияне белә торган, абстракт нәрсәләр турында фикер йөртә ала торган кеше, һәм менә ул хәзер үзенең шул белемнәрен практикада куллана алырмы? Әйе, Һич югы, авылдагы хәзерге хәлгә төшенә аламы ул? Аларга нәрсә әйтергә? Газеталарда бернинди яңа хәбәр юк, шулай булгач, мин берни дә белмим дияргәме? Ә бит алай гына Мәрдәншә агай үзе дә белә, ул, яңа хәбәр турында сораса да, аның тел төбе икенче нәрсәне өмет итә — аның тирәнрәк, ныграк беләсе килә. Сәгыйть күңеленнән үз-үзенә шундый сораулар бирде һәм шул вакыт алар алдында үзенең көчсез икәнен сизде. «Гасыйм булса, бәлки, аптырап тормас иде», — диде ул күңеленнән. Ә бит аларның колхозларының хәле инде берничә елдан бирле шулай һаман рәтле түгел. Ел саен диярлек әле председателе, әле хисапчысы, бригадиры алышынып тора, ел саен диярлек игене рәтләп уңмый, я уңганын да вакытында яхшылап җыеп ала алмыйлар. Ә ни өчен шулай? Бу турыда берәр уйлап карас ганы бармы соң аның? Юк бит, юк! «Начар булгач начар инде — нишләтәсең аны, кайчан булса да бер рәтләнер әле!» — шулай дип кенә карый түгелме соң ул? Мәрдәншә агай дөрес әйтә, әз-мәз белеме булды исә, күбесе «кара эштән» йөз чөерә башлый. Ә соң ул үзе дә шундый ук йөз чөерүчеләр рәтеннән түгелмени? Ул мондый сорауга берничек дип тә җавап бирә алмады. Ул, әйтерсең, авыл тормышының әлегә кадәр үзенә билгеле булмаган икенче ягын, урман, болынлыклардан, үз күңелендәге иллюзияләрдән тыш булган ягын күрде. Ул, әйтерсең, авылга кайтканнан бирле беренче мәртәбә үз авылы тормышы, үз авылы кешеләре турында яңа, дөрес хәбәр ишетте. һәм боларның барысы да анда аңлашылмаган авыр, күңелсез уйлар тудырды. Моңарчы тыңлап кына, бер читтә генә утырган, баһадир гәүдәле Заһирҗан агай, Сәгыйтькә дә, бүтән печәнчеләргә дә карамыйча, каядыр читкә, еракка текәлеп: — Син аның налугын әйт, налугын, — дип куйды, Мәрдәншә агай белән сөйләшкән кебек. — Киметәсие бераз... Язып җибәрәсие шул турыда министырга. — Булмасны сөйлисең син, Заһирҗан, —диде Мәрдәншә агай, үзенең хаклыгына бик нык ышанган тонда. — Булмасны... Министыриың анда синең хатларны гына укып ятырлык вакыты бар, ди. Ансы аның гомергә түләнә торган налук инде ул... — Нишләп булмаслык булсын? — диде Заһирҗан агай, үзенә каршы төшүләренә бераз гына кәефе киткән тонда, ләкин шул ук киң күңелле, уйчан тынычлыгын саклап. —• Булмагач булмый инде! Башта үз калхузыңны аякка бастырырга кирәк. Без бик җиңел генә уйлыйбыз — налугын да түләмә, калхузыида да эшләмә! Алай булмый бит ул. Сине соң кем туйдырыр да, кем киендерер? Ишетеп торасың бит — теге яктагылар, Гитлер койрыклары, әнә ничек котырыналар! Алайга китсә, хәзер җимереп, басып керерләр, тычкан урынына буып ташларлар, малайкай!.. Түлибез инде аны, сугышка кадәр дә барые ул, без аны уйлап та бирмидериек. Тормышың яхшы булса, налук кына аяктан җыкмый. Ләкин Заһирҗан агайны да үз фикереннән тиз генә кире кайтарып булмый иде. — Хөкүмәт тә малны кырып бетерергә кушмый, — диде ул, сүзендә нык торып. — Кош-корт калмады, сарык калмады, кайберсенең сыеры да җук. Печәне дип бер кайгыр, саламы дип икенче кайгыр, тота да суя, илтә дә сата. Элек, сугышка кадәр, әйбәтие, әйтеп тә торасы җук 35 Хәзер дә шул берәр нәрсә эшләргәие, Булатовлар белән генә була торган эш түгел ул, язып җибәрми ярамый моны. Сүзгә хатын-кызлар да кушылды. — Былтыр бодай саламы җыелмый калды, тирескә әйләнде! — диде Хәбирәттәй. — Фирма маллары йөзәрләп кенә кырылды. Язга чыккач, мескенкәйләр, чирәмне яткан җирдән ашыйларые. Кайсыларын күтәреп алып бара торганыек басуга. — Шул, шул — ә кыш көне ике кибән печәнне кем сатып эчте? Белми дисәләр дә, бик белеп'торабыз! Аларга-пи, үгез үлсә ит, арба ватылса — утын, айхайларында да җук, пошмыйлар да ичмасам. һәркемнең теле чишелде, һәркемнең үз күңелендәгесен әйтеп бирәсе килде. Ә күңелләрдә әйтеләсе сүз күп җыелган иде, ахры, һәм алар- ның һәрберсендә гомуми эш өчен әрнү, кайгыру, колхозның булдыксыз җитәкчеләренә, үз-үзләренә ачу сизелә иде. Ләкин шунысы да ачык иде — тормыш гел болай тормаска тиеш иде, кайчан да булса бер үзгәрергә һәм үзгәргәндә дә, яхшы якка гына үзгәрергә тиеш иде. Сәгыйть алариың сүзләреннән, аларның йөзләреннән шуны сизде, шуны тойды. Барысы да үз уйларына бирелеп, кинәт тынып калдылар. Елгада балык сикерде, ботак очларын селкетеп, каршыдаи гына бер саргылт кош очып китте. Болында туктаусыз чикерткәләр сайрады, кайдадыр елга аръягында кемдер «ау-у!» — дип кычкырды, ә күктән һаман күңелле кояш.нуры коелды һәм бөтен җирдән искерткеч хуш ис аңкыды. — Ай, гонашымнык, чәемне онытканмын лабаса!'—диде Хәбирәттәй. — Әйдә, суынмагандыр, әле... Кемнең эчәсе килә? Кая... савытларыгыз кая, эчеп алыгыз әле... — Нинди бетмәгән чәй инде ул!—дип кычкырды Гөлсем Хәбирәт- тәйгә, ләкин ниндидер бүтән кешегә ачуланган шикелле. Мәрдәнша агай чалгысына тотынды. — Җәгез, сөйләштек — җитәр, — диде, аягына басып. — Бу печәнне без чапмыйча, әллә кем килеп чапмас. Ш Бик үк зур булмаса да, аның үз бүлмәсе бар. Кояш чыгыш якта бер тәрәзә, көн якта бер тәрәзә. Тәрәзәләргә яхшы материядән эшләнгән ак шторлар эленгән, тәрәзә төпләрендә, идән уртасындагы өстәл өстендә— эре яфраклы купшы гөлләр. Хәзер, вакыт инде бик иртә булмаса дә, шторлар күтәрелмәгән һәм шуңа күрә тәрәзә төпләрендәге гөлләр үзләре күренмиләр, елкылдавык калын материя аша кабарып кына торалар. Стеналарга алтын бизәкле яхшы обой ябыштырылган, түшәмнәр штукатурланган, агартылган—ап-ак булып ялт итеп тора. Идәннәр чиста. Идән буенча, өстәл астыннан үткәреп, бүлмәнең бер башыннан икенче башына кадәр, чит-читенә кызыл буй төшкән яшькелт йомшак палас җәелгән. Бүлмә эче җыйнак, чиста, бай. Ул тәрәзәдән читкә, почмакка куелган үз койкасында, ап-ак йомшак одеял ябынып, ап-ак йомшак мендәр өстендә ята. Бу койка хәзер аның өчен бераз кыскарак, һәм ул киерелергә, тураерга кирәк булганда, койка башындагы тимер араларыннан аякларын сыйдыра алмыйча азапланып бетә. Ул инде күптәннән бирле ярым уяу килеш ята, тик күзләрең ачасы, йомшак, җылы урыныннан авыр тәнен, кичә соң кайтканга, авырайган башын калкытасы гына килми. Бүлмә ишеген ипләп кенә ачып, кулына юеш чүпрәк тоткан, саргылт, ябык йөзле, бәләкәй генә, чандыр гына бер хатын килеп керде. Ул, вак кына тешләрен күрсәтеп, гаепле кешесыман үз алдына елмайган көе, з* 36 ничектер уңайсызланган, хәтта бераз куркынган кыяфәт белән сак кына, әкрен генә түргә узды. Шулап ук сак кына, ипләп кенә кыймылдап, чүпрәк белән өстәл өстендәге сулы графинны сөртте, аннан сон, конкага каршы почмактагы комод янына килде дә андагы зур түгәрәк көзгене сөртеп алды, эреле-ваклы хушбуй шешәләренең, вазелин, крем савытларының күзгә күренмәгән тузаннарын өрде һәм, өстәлне әйләнеп чыгып, итәге идәнгә салынып төшкән күлмәкне күтәрде, аны урындык аркасына элеп куйды. Шуннан соң ул шторларның итәген кайтарып, тәрәзә төпләрендәге гөл савытларына су сибелгәнме-юкмы икәнен тикшереп карады да, бүлмәдә артык тукталып тормыйча, шундый ук тавышсыз, куркак адымнар белән чыгып та китте. Ида аның ничек кергәнен дә, ничек чыкканын да сизмәде. Чандыр, ябык хатын чыгып киткәч, озак та тормыйча, бүлмәгә өстенә алсу халат кигән, сытылып торган симез ак битле, артык акыллы да, шулай ук артык ахмак та булмаган кыяфәтле, бәлеш кебек тулы, юан гәүдәле икенче бер хатын килеп керде. Бу — Иданың әнисе иде. Ул да, Иданы уятудан куркып, тавыш чыргамыйча гына басарга тырышты, ләкин як- якка аунаклаган авыр гәүдә белән, күрәсең, ипләп кенә атлап булмый иде — һәм лап-лоп баскан аяк тавышларын ишетеп, Ида бөтенләй уянып китте. Беренче булып үз каршысында әнисен күргәч тә шундук йөзе җыерылды. Аның әле җылы урында тагын бераз ятасы килә иде. «Тагын уятты инде!» — дип уйлады ул, әнисенә үртәлеп. Әнисе кызының кыймылдаганын күргәч, аның койкасы янына, палас өстенә киез олтанлы җиңел чүәк куйды да кайгыртучан тавыш белән: — Идәнгә баса күрмә, салкын идән...—диде.—Теге якта калган, менә йомшак катаң... Ида өстеннән одеялын тартып җибәрде, күзләрен ачты. Кинәт аның йокылы кыяфәте бөтенләй бозылып китте. Көнчыгыш яктагы тәрәзә шторының бер кырые гөл ботагына эләгеп, күтәрелеп калган иде һәм шул ачыклыктан комод өстендәге көзгегә кояш нуры төшкән иде. Әрсез кояш нуры исә, нәкъ аның баш очына, койка өстенә, стенага килеп кунган иде. «Әйтәм, биткә җылы бәрелгәндәй булды — кояш төшкән икән!» — дип уйлады Ида, коты алынып. Аның бар курыкканы кояш нуры иде һәм шуңа күрә аның бүлмәсенә беркайчан да диярлек кояш нуры кертелми, шторлар һәрвакыт төшерелеп торыла иде. — Ничә әйтәсең ныгытып ябарга дип... Бар әле, бар, рәтләп куй! — диде ул әнисенә ризасыз тавыш белән. Әнисе шундук кабаланырга тотынды. «Рәхимә апаң кереп чыкканые» дип сөйләнә-сөйләнә, тизрәк тәрәзә янына килеп, шторны төзәтеп куйды да тагын кызына борылды. — Тор инде, унбер була,— диде ул. Аннан соң чыгып китте. Кухня ягында тагын аның тавышы ишетелде: — Рәхимә, самавырга күмер генә сал әле... Менә башланды... Бүген тагын кәеф булмаячак. Кем кушкандыр аңа уятырга! Сәгать унбер булсани, булсын... Кирәгем исә бер булсын, ике булсын. Тагын йокы туймады, тагын баш авыртачак, тагын бөтен нәрсәгә ачу киләчәк. «Өйдә нинди бөркү!—диде ул, өстәл тирәсендә очып йөргән бер чебенне күзәтеп.— Тагын чебен тутырганнар инде...» — Әни!—дип кычкырды ул, урыныннан кузгалмыйча гына.— Ач әле тәрәзәне. Шторны кыстырып куй, җил селкетмәсен. Әнисе урынына бүлмәгә Рәхимә апа килеп керде. Гадәтенчә, киң итеп елмайды да: — Тордыңмы, Һидая? — диде пышылдавык тавыш белән. Тәрәзәне ачкач та бүлмәгә саф һава керә башлады. Тышта ни өчендер кычкырышкан бала-чага тавышы ишетелде. Урамнан, дөбер-шатыр килеп, буш тимер мичкәләр төялгән автомашина узып китте. Аның тавышына бөтен өйләр, тәлинкәгә утыртылган графиннар, комод өстен-г 37 дәге шешәләр сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп калды. Аннары бераздан соң авыл егетләренең тупас, ямьсез тавыш белән кычкырып көлә-көлә, нидер сөйләшеп барулары ишетелде. Ида ашыкмыйча гына урыныннан торды, бер ноктага карап, беравык тынсыз торды. Кинәт ул әле генә үзенең битен кояш нуры кыздыруын исенә төшерде. Тиз генә идәнгә сикереп төште дә көзге алдына йөгереп килде. Бәхеткә каршы, битендә шикләнерлек ул-бу юк иде, бит тиресе элеккечә ап-ак, нәфис иде. Ида тынычлангандай булды. «Анын ише кояшка гына бит караямени!»—дип уйлап алды ул, үзенең куркуыннан көлеп. Аның кәефе ачылып китте, уянгач та бер дә юкка ачу килү, үртәлү каядыр югалды. Ул иренеп кенә бер иснәде дә, баскан урыныннан үрелеп, көзгегә карап тора башлады. Ул башта үзенең полтыранган чәчләрен генә, чәч уртасындагы ак түгәрәк йөзен генә күрде. Шуннан сон көзгегә якынрак килде, авызын киереп ачып тагын бер иснәде һәм, үзенең ачык авызында азау тешләрен, тел төпләрен күреп, көлеп җибәрде. Аннан соң ул үз-үзенә, үзенең шәрә ак беләкләренә, иңбашына, бәләкәй кара лиф кысып торган күкрәкләренә сокланып, көзге алдында көязләнергә, төрлечә кыланырга тотынды. Әле бер ягы белән, әле икенче ягы белән, әле арты, әле алды белән борылды, көзгегә я якынрак килде, я читкәрәк китеп карады да кулларын биленә таянды, күзләрен зур итеп ачты, иреннәрен күпертте, елмайды, ачуланды... Хәзер, йокыдан торгач та, ярым шәрә килеш, ул үз-үзенә бигрәк тә матур, бигрәк тә сокландыргыч булып күренде. Көзге алдында шулай бер ун-унбиш минутлап вакыт үтте. Аннан сон ул комод өстеннән эре тешле тарагын алды да, иренеп кенә, ашыкмыйча гына, иснәнәиснәнә, көзгедән һаман күзен алмыйча, чәчен тарарга кереште. Күперенке чәч көлтәсе ике якка таралып төште, йомшак кына итеп аның битен, ачык муенын кытыклады. Чәчләрен ике куллап тотты да, бөтен битен чәч белән каплады һәм күзләре өчен генә ярык калдырып, көзге аша тагын үз-үзенә карарга тотынды. Сәгыйть аңа: «Син—пумала баш»,— ди торган иде. Кара, болан чынлап та пумала кебек була икән. Аның үзенең дә башы пумала кебек. Ә юри ачулана башлагач, үпкәли башлагач, тәүбә итәргә, әбиләр кебек, әнисе кебек: «Әйттем исә кайттым»,— дип төкеренергә тотына торган иде. Аннан соң аның кулыннан алыр иде дә, иркәләп, яратып, тагын да ягымлырак итеп: «Аллы баш, гөлле баш — һай матур, гүзәл туташ!» — дип такмакларга керешә торган иде. Шундый көлдереп бетерә торган иде. Ида үз алдына елмаеп куйды. Ләкин аның чырае шундук үзгәрде, күңел күтәренкелеге ничек тиз туса, шундый ук тизлек белән юк та булды. Яңадан нигәдер эче поша башлады, бөтен нәрсәгә ачуы килде, үртәлде. Бөтен күңелне тырный, борчый торган бу эч пошу аны үзләре авылына кайтып төшкәч үк эзәрлекли башлады һәм эт тигәнәге кебек һаман ияреп, тагылып йөрде. Ул һич кенә дә үзләренең авылына ияләшеп, күнегеп китә алмады. Пароходта кайткан чакта аңа өйдә аны бик сагынып, бик җанатып көтеп торалардыр шикелле тоелган иде. Шуңа күрә аңа өйдәге бөтен нәрсә искиткеч матур, кызыктыргыч, мәгънәле булыр кебек иде. Дөрес, аны бик әйбәт, бик шәп, хәтта кирәгеннән артык шәп каршыладылар. Иптәш Мәхмүтовның кызы кайткан, дип бөтен күрше-тирә, бөтен авыл шау килде, очраган бер кеше диярлек аның белән исәнләшеп, елмаешып китте, әтисе янында эшләүчеләрнең кайберләре исәнлек-саулык сорашу өчен хәтта өйгә, дә килеп җиттеләр. Тик элекке мәктәп дусларыннан гына килүче-нитүче булмады. Хәер, аның моңа әллә ни исе дә китмәде. Әтисе, студент кызыма, дип, яхшы укучы кызыма, дип. яңа крепдешин күлмәк алып куйган иде. Ә әнисе ул 38 кайтып төшкәч тә шатлыктан бөтенләй акылдан язды, оер алдына, биш артына төште, аның бәләкәй генә теләген дә берсүзсез үтәргә гырышты, Рәхимә апаны әйтеп тә торасы юк инде. Кыскасы, аның кайтып төшүе бөтен семья өчен, хәтта бөтен күрше-күлән өчен бер бәйрәм булды. Идага һәркем аны гына яратадыр, аның кайтуы өчен генә сөенәдер, куанадыр шикелле тоелды. Ләкин беренче очрашу шатлыгы бик тиз узып китте. Икенче көнне алар әнисе белән, Рәхимә апа белән өчәүләп базарга чыктылар. Үзләренең авылын ул гомеренә беренче мәртәбә күргән кебек булды. Шак катты. Аның өчен авыл шундый бәләкәй, шундый ташландык иде, урамның бер очыннан карасаң, сөрелгән кара җиргә барып тоташа торган икенче очы шул көе күренеп тора иде. Ә салам түбәле, кара стеналы бүрәнә йортлар шундый тәбәнәк, шундый котсыз, шыксыз иде. Кешеләр бик начар, бик тупас киенгәннәр иде. Аңа тормыш монда бөтенләй туктап калган, оеган, үлгән шикелле, тар урамлы кара авыл шау-шулы, шат, көләч дөньядан, ягъни шәһәрдән, әллә кайда мең чакрымнар еракта ята шикелле тоелды. Бары тик кай- чакта узып киткән автомашиналар, сирәк-мирәк кенә күзгә чалынып калган җиңел машиналар гына монда әз булса да тормыш' барлыгын сиздерде. Ә кайвакытларда елга ягыннан, ерактан, җил белән пароход тавышлары килде. Мондый чакларда бигрәк тә моңсу булды. Күз алдына шундук Казан урамнары килеп басты, колак төбендә күңелле гөрелдек яңгырады һәм шул чакта тирә-яктагы тынлык, торгынлык күңелгә тагып да үтергечрәк тәэсир итте. «Әгәр укып бетергәч, шушындый авылга җибәрсәләр, әгәр гел шушында торырга туры килсә, нишләрсең? Ужас!» — дип уйлады ул, коты алынып. Беренче көннәрне, базарда йөреп кергәннән соң, ул бөтенләй диярлек урамга чыкмады — туган авылыннан аның шундый нык күңеле кайтты. Кояш нуры кермәсен өчен тәрәзәләрне томалады да, койкасына сузылып ятып, китап укыды. Өйдә җиләтә башлагач, өй артындагы бакчага, күләгәгә чыгып утырды, бернинди эше булмаганга, тагын китап укыды. Ул романнарны су урынына эчте. Ләкин эч пошуны барыбер китап укып кына басып булмады. Тиздән романнар да җиләтә башлады. Берни эшлисе, беркая барасы килмәде, ә әнисенең ялагайлану дәрәҗәсенә җитешеп, аңа карата үзенчә яхшы булырга тырышуы, аны иркәләргә, яратырга тырышуы тагын да ныграк ачуны китерде. Ул шәһәрдән кайтуына бөтен күңеле белән үкенә башлады. Баштарак Сәгыйть турындагы уй гына күңеленә җылылык бирде,— ә бәлки эч пошу да шуның аркасында булгандыр — һәм тагын әтисе өйдә торган чакта бераз күңелле булды. Ләкин әтисе ул кайтып бер ике- өч көн генә торгач та, эше буенча ерактагы шәһәргә китеп барды. Ул гомумән өйдә бик сирәк була иде, һәм Ида моңа инде бала чактан ук гадәтләнеп беткән иде. Ә Сәгыйть турындагы уй, учакта янып көлгә әйләнә торган утлы кисәү кебек, тора-бара бөтенләй кечерәйде, үзен- нән-үзе эри, юкка чыга барды. Аның еш кына күз алдына килеп, күңелләрне өтеп ала торган ягымлы сурәте һаман тоныкланганнан тоныкланды. Ул аның янында түгел иде, ул кайдадыр еракта, билгесез җирдә иде, һәм хәзер аның дөньяда булуы-булмавы да шикле иде. Дөрес, аннан бик еш хат килеп торды, ләкин хат, ни әйтсәң дә, ул үзе түгел иде, бары тик кәгазь кисәге генә иде, шуңа күрә ул хатны укыганчы гына, беразга гына тере булып, җанлы булып күз алдында торды да, тагын онытылды. Ул үзе аңа бер хаттан башка бүтән берни язмады. Аңа көн дә хат язып торырга вәгъдә бирүен ул инде пароходка аяк баскач та- оныткан иде. Шулай инде, вәгъдәне аны бирүе генә җиңел! Аннан соң ул, укырга иренмәсә дә, язу мәсьләсенә килгәндә, бик үк һәвәс түгел иде. Ул Сә- гыйтьнең яратып, сагышланып язган кайнар сүзләрен укыды, һәм бу 39 анда үз-үзең белән канәгатьләнү, горурлану тойгысы уятты. Ул аның бернинди җавап язмаганына ачуланып, ярсып язган сүзләрен укыды, хатлар аша аның яшеннәр яшьнәтеп тузынуын һәм шул ук вакытта аннан кош теледәй генә булса да кәгазь кисәге алырга интизар булып ялынуын күрде, һәм бу анда тагын да үзүзең белән канәгатьләнү, горурлану тойгысы уятты. Ул аның мондый хатларын укыгач, көлеп, күңеленнән: «Менә тиле! — диде.— Иртәгә үк җавап язарга кирәк». Ләкин икенче көнне хат та онытылды, теләк тә онытылды, һәм шулай итеп көн артыннан көн үтте/ ике атнадан артык вакыт узып та китте. Кичәгенәк ул кичкә таба урамда, үзләре турысында элекке дус кызы Рафйганы очратты. Рафига кайдадыр, ниндидер артельдә эшли иде. Очрашкач сөйләшергә туры килде. Урамда бераз басып торгач, ул аны үзләренә өйгә керергә чакырды. Бүтән вакыт булса, Ида аның белән, бәлки, сөйләшеп тә тормаган булыр иде. Бала вакыттан ук ул үз-үзен классташ кызларыннан, барлык дусларыннан бар яктан да өстен дип исәпләп үсте һәм аларга гел шулай өстен торып карарга гадәтләнде. Кайчандыр канына сеңеп калган бу караш анда үсеп җиткәч тә бетмәде, киресенчә, студент булгач, Сәгыйть белән дуслаша башлагач, тагын да ныгыды, төпләнде генә. Мәктәптә чакта аңа: бөтен класста иң яхшы укучы ул гынадыр һәм укытучылар да бары тик аны гына яраталардыр шикелле тоелса, университет студенты булгач та аңа группада иң матур кыз ул гынадыр һәм барлык егетләр дә аны гына яраталардыр шикелле тоела иде. Ләкин хәзер ул ялгыз иде. Рафйганы ул үз бүлмәсенә алып керде. Ул аның өс-башына, аякларына тәнкыйть күзе беләнрәк карап алды да: — Син каядыр барырга җыенгансың бугай? — диде.— Мин сине задержать иттем, ахры... — Юк, вакыт бар әле... Кинога керергә дип чыкканыем. — Нинди картина? Кайткач кинога да барган юк, үләм инде, ничек үткәрермен бу җәйне,— диде Ида, бик йончылган кыяфәт белән урындыкка утырып, һәм иренеп кенә авыр кулларын тез өстенә салды. — Әйдә хәзер кинога,— диде Рафига.— Тарзанның өченче сериясе. «Чынлап та, нигә өйдә бикләнеп ятарга?—диде Ида күңеленнән, моңарчы кино турында уйлап та карамавына беренче мәртәбә шундый нык гаҗәпләнеп.— Тарзан булгач, бигрәк тә барырга була». — Билет алалырбызмы соң? — диде ул, риза икәнен белдереп. Эчкерсез, ачык күңелле Рафиганың йөзе яктырып китте. Иданың үзе белән кинога бармакчы булуына ул бик шат иде бугай. — Булыр...— диде ул.— Алып бирүчеләрен дә табарбыз... Барабыз алайса, Идакаем? Әйдә, киен тизрәк. Кинодан соң танцыга калырбыз. Бакчада хәзер безнең көн дә танцы була, синең әле күргәнең юктыр. — О-о, танцы да булгач, мин барам! — диде Ида, тәмам күңеле күтәрелеп. ...Рафига кичкә таба бүген дә килмәкче булды. Танцылары да ярыйсы гына була икән, радиола кычкырталар, кайчакта гармонь уйный. «Кая инде ул монда духовой оркестрлар!.. Ә шулай да танцовать итәргә була,— дип уйлады Ида, көзге алдында һаман чәчләрен тарый-тарый.— Ничек тагын көнне уздырырга?.. Ужас, көн нинди озын!» һәм ул, түземсезләнеп, тизрәк кич булуын көтә башлады. IV. Эштән кайткач, Сәгыйть лапас алдына туарып куелган бер ат күрде. Тезгененнән яхшы тарантаска бәйләнелгән кара яшь бия, алгы аягы белән җирне тырный-тырный, нигәдер тынычсызланып тора иде. Ат, капкадан кайтып керүче Сәгыйтьне күрү белән, нечкә, матур муенын борды 40 да, башын югары күтәреп, аңа дусларча кешнәп җибәрде. «Кем килде икән?» — дип уйлап алды Сәгыйть, кызыксынып. — Әнкәй, нинди ат ул?—диде ул, ишекне ачкач та. Аңа җавап булып, өй түреннән Бибинурның таиыш тавышы ише- телдә. — Әллә күрми дә торасың? — диде Бибинур, энесенә каршы сәкедән төшеп. Алар, ике туган бер-берсеи бик озак күрми торганнан соң ничек исәнләшсә, шулай бик шатланып, бер-берсеиә бик куанып исәнләштеләр. Бибинурның авыры бар иде, Сәгыйтькә ул бик нык сүлпәнләнеп калган шикелле күренде. _ . — Менә, үзегез килмәсәгез дә, килдем әле,— диде Бибинур. — Бик әйбәт! Күптән кирәгие! — Сабан туй булды, ат чаптырдылар, иллә дә күңелле булды инде. Асаф әйтә, әбиләр безне бөтенләй ташладылар, ди, ичмасам бер килек тә чыкмыйлар, ди... Ул ничектер бик авырлык белән генә, эретеп кенә сөйләде, пәм оу вакытта аның йөзе буйсынучан тынычлыктан башка, ниндидер^ ис кит- мәүчәнлектән башка берни белдермәде. Сәгыйтькә ул нигәдер бик кызганыч, ярдәмчесез булып күренде. Аның ана нинди дә булса берор яхшылык эшлисе килде. — Атыңны эчертеп кайтыйммы? — диде ул. — Үзем дә әйтермен дигәнием, килгәч тә эчмәде әле ул,— диде Бибинур һәм, әкрен генә кыймылдап, аның артыннан чоланга чыкты.— Аты җуаш, әйбәт ат бирделәр болай. Кайткач та килер дип, көтә-көтә көтек булып беттек сине... Бригадирга әйтәм, мин кунакка барам, җул- да азап чигәрлек үшән ат бирмә, мин әйтәм. Бибинур, ди, хәзер бездә үшән атлар да, үшән кешеләр дә юк инде ул, ди... Печәне бүгенгә җитәр микән? Әйдә, бетсә тагын, чабып алып кайтырсың әле. Бу кадәр үскәч тә үсәрсең икән!.. Сәгыйть елгадан кайтып кергәндә, Гамбәр белән Харис та өйдә иде. Әллә Бибинур килгәнгә, әллә инде бүген беренче мәртәбә печән чабып кайтканга һәм шуңа күрә үз-үзеңнән бик канәгать булганга, әллә әнкәсе шәңгә пешергәнгә, Сәгыйтькә өй эче бәйрәм вакытындагы кебек бик ямьле, бик матур булып күренде. Аш вакытында бертуктаусыз сөйләшү, күңелле шау-шу ишетелеп торды. Бибинурның туган йортын, әнкәләрен, туганнарың бик күрәсе килгән иде, ә мондагылар аның үзен бик сагынганнар иде. Бибинур әледән-әле сүзгә кереште. Үзләре турында, Асаф турында, үзләренең яхшы яшәүләре турында сөйлисе килүе аның һәрбер сүзеннән сизелеп тора иде. — Өч баш кортыбыз бар...—диде ул, ашыкмыйча гына шәңгә ашап.— Асаф әйтә, аерды исә, берәр баш кортны Харисларга бирербез, ди. Менә тиздән бал суыртыр вакыт җитә, ындыр артында гына карабодай, хәзер җүкә чәчкә ата башлады... Кортка килешеп кенә тора... — Рәхмәт сүзеңә. Түлке минем корт белән булашырга бер дә вакыт җук шул,— диде Харис. — Калхузда ничегрәк соң, калхузда? Печәнгә төштеләрме әле? — Калхуз безнең зарланырлык түгел, әнкәй. Игеннәр әйбәт, хәзер печәнне сыдырып баралар. Мин дә әлегә кадәр эшкә йөрдем. Беренче көнне Асаф белән печән чабарга чыкканыем, бырач килеп тиргәп китте, сиңа, ди, авыр эш эшләргә ярамый ди. Шуннан соң менә _______________________________ гел өйдә' Өйдә ятып та җиләтә лә, күңелсез. Калхуз хәлле безнең. Яз көне генә тагын бер афтамашина алдык. Персидәтел әйтә, Хәлиулла абзый әйтә, быел көз бер лифкавай алмый булмый инде, ди. Халыкның тамак тук" өс бөтен, дигәндәй — тагын ни кирәк? Былтыр өч кила белән бүлдек^ быел аннан да артып китәр дип торалар. Персидәтел шәп безнең, сугыш 41 елыннан бирле эшли бит, дүрәкәй. Бик башлы кеше булып чыкты, ай башлы! Бераз усалрак та, шулай да халык ярата. Безнекеләр коры таяка калдырдылар инде, дөресен дәресчә әйтерсең, кирәк алды, кирәк арты,— диде Миңнисәттәй эчке бер әрнү белән.— Әнә сиңа кунакка да бер үзеңә бер ат биреп җибәргәннәр. Табарсың безнекеләрдән! Алып кайтасы бүрәнәләребез барые, ничә мәртәбә сорадым шул Низамый ала каргадан.— «Җук! Калхузда эшләмәгән кешегә ат җук. Мытыестан сорасын!» — дип кенә җибәрә. Шул буламыни сүз? Мытыеста эшләсә, кем өчен эшли? Эчкене генә өмет итәләр... — Эчертермен әле мин аңа! — диде Харис, гайрәтләнеп.— Вакыт кына тими... — Җу-ук, бездә атны тотмыйлар. Утынга барасың киләме, базаргамы, кунаккамы анда... Туктале, мин әйтәм, күптән инде әнкәйләрне күргән җук, Сәгыйть тә кайткандыр, барып кайтыйм әле, мин әйтәм. Кантурга барып сорады Асаф, берсүзсез язу язып җибәргәннәр.— Бибинур сулыккан, агарынган йөзен Сәгыйтькә борды.— Асаф ныгытып әйтеп җибәрде, Сәгыйть кайтса, бернигә карамый алып кил, диде. Ат бар, күңелең теләгәнчә ял итеп китәрсең, бал суыртабыз менә... — Мин үзем дә бүген сезгә китмәкче булганыем,— диде Сәгыйть. — Ярый әле китмәгәнсең. Минем килү бик әйбәт булды инде... Син ат тотарсың. Дилбегәне тотып кулларым калмады — аты яхшы, һич тотып тыяр хәл җук. Чапкачтын эчне селкетә... Бибинурның ат белән килеп чыгуы Сәгыйть өчен чынлап та бик шәп иде. «Җизнәкәйләрнең күңелен табып, хәлләрен белеп кайтканда начар булмас иде»,— дип уйлады ул. Аларда урман, таулар да мондагы ише генә түгел, елга да якын гына — менә дигән итеп ял итәргә булачак. Ләкин ул шундук үзенең бүген генә печән чабарга баруын исенә төшерде. Әгәр ул икенче көнне үк эшне ташлап, кунакка китеп барса, Гөлсемнәр, Мәрдәншә агайлар, Заһирҗан агайлар ни дияр? Бик йомшак буынлы булып чыкты, беренче көнне үк биленә тиде «ыстудин иптәшнең», дип әйтәчәкләрме? Әйе, шулай дип әйтәчәкләр. Беренче булып Гөлсем кычкырачак: «һей, аның ише озын чәчле нәрсәдән нинди рәт чыксын соң! Даклат сөйләргә генә яраштыра ул... анысына да әле тартып-сузып кына... Андый ялкауларның эшкә тотынгач кулларыннан кул ярысы эш килми!..» — дип әйтер, һәм бик дөрес әйтер. — Печәнгә бардым бит әле мин,— диде Сәгыйть, уйланып, тиз генә җавап бирергә ашыкмыйча. — Барсаңни! Бездә дә болын бетмәгән, җөрерсез җизнәң белән икәүләп. Авыл, сөенеп бетәлмәс!.. Харис, Сәгыйтьнең печәнгә баруы турында ишеткәч, башын күтәреп карады да, ризасыз тавыш белән, кырт кына: — Җөрмә юкка селкенеп! — диде.— Ач тамагың җук, барыбер эш көне язмас әле... Сәгыйтьнең йөзе караңгыланып китте. Аның абыйсына каршы төшәсе, аның хаксыз икәнен аңлатып бирәсе килде, ләкин аңа: моның өчен ул ышандыргыч сүзләр таба алмас шикелле тоелды. — Хәзергә барып булмастыр шул әле, апа,— диде ул Бибинурга, аның хәтерен калдырудан курыккан шикелле, йомшак кына итеп. — Үзең уйлап кара: бер көн эшлә дә, икенче көнне үк кач! — ярамый бит алай. Кеше ни әйтер? Ә печән чабу беткәч, мин сезгә үзем барырмын. Чынлап! Бибинур үпкәләп тә карады, ачуланып та, ялынып та карады, ләкин энесенең «кирелеген» барыбер җиңә алмады. Аннан соң, әнкәсе арага кергән булды, Сәгыйтьне яклаган булды. «Үз вакыты белән барыр әле әйдә, юкка борчылма инде син»,— дигән булды. Аның хәзер әз генә кыек сүз әйтсәң дә хәтере калырга, күңеле кырылырга гына тора иде. 42 энесенең үзен «туган итмәвен», «санга сукмавын» күреп, ә әнкәсенең аны яклап шундый сүзләр сөйләвен ишетеп, ул хәтта' бераз гына балавыз да сыгып алды. Шулай да Сәгыйть баштагы фикерен үзгәртмәде. Бибинур, өч көн торгач та, Калманга берүзе генә кайтып китте. Сәгыйть икенче көнне дә, өченче көнне дә, бригадир килеп әйткәнне дә көтмәстән, иртән иртүк торды да, ат фермасына ашыкты, колхозчылар белән бергәләп болынга китте. — Әллә миңа гашыйк булдың инде, ристаи!—диде Гөлсем, аның шулай бер көн калмый эшкә йөрүенә күңеле булып.— Мөгаен шулайдыр, Яруллага әйтми булмас. Сак бул, җегет! Баштарак беләкләре, аяк балтырлары, күкрәкләре сызлады, эштән туктагач та мускуллары кайнарланып сулкылдарга тотынды. Кичләрен, арып-алҗып кайткач, авырайган, авыртынган тәнен кузгатасы да килмәде. Җитмәсә, ике уч төбе дә хан кызларыныкы кебек кабарып чыкты. Ләкин ул, кешеләрнең көлүённән куркып, арыганлыгын да, куллары кабарганын да беркемгә дә сизермәде. Тора-бара мускуллар да язылды, ныгый, чыныга башлады, тәненең авырлыгы да кул белән алгандай юк булды. Ул көне буе саф һавада эшләүнең, ныгытып ашауның, яхшылап йоклауның үзенә никадәр әйбәт тәэсир иткәнен, моңарчы үз-үзенә урын тапмый сыкрап интеккән күңеленең чын-чынлап тынычлана барганын күрде. Ул хәзер Иданы элеккечә тиле, аңсыз сагыш белән сагынмады, аның турында шикле, көнчел уйлар уйлап газапланмады. Печән чабуга бирелеп киткәч, кешеләр белән, үзеннән олырак та, тәҗрибәлерәк тә кешеләр белән аралаша башлагач, әйтерсең, әлегә кадәр аның күңелен каплап торган яры ертылып ташланды, һәм ул үзенең Идага карата булган хисләрен аек акылга буйсындыра алды. Юк — ул аны күңеленнән чыгарып ташламады, аңа карата салкынаю кебек нәрсә дә тоймады һәм үз алдында андый максат та куймады. Ул аңа бары тик бернинди шикләнү-икеләнүсез ышанды, моңарчы беркайчан да булмаган төпле, нигезле ышаныч белән ышанды, үз-үзенә ышанган кебек ышанды. «Ул мине ярата, мин аны яратам, шулай булгач, нигә бер дә юкка кайгырырга!» — диде ул үз-үзенә. Ялга туктаган араларда җыелышып сөйләшүләр көндәлек гадәткә кереп китте. Күп кенә очракларда сүз бригада хәлләре, колхоз, район хәлләре турында барды. Мондый чакларда Сәгыйть еш кына сүзгә катышмыйча, кеше әйткәнгә колак салып кына утырды. Кайчакларда Мәрдәнша агайлар, Заһирҗан агайлар үткәннәрне хәтерләделәр, берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп көлешеп алдылар. Ләкин кайчан гына булмасын, иң азактан чират барыбер Сәгыйтькә килеп җитте. Аңа сораулар бирделәр, сөйләттеләр, күңел биреп, игътибар белән тыңлап утырдылар. Ул аларга бөтенесен дә исендә калган буенча сөйләде, аның алдында конспектлар да, китап, брошюралар да булмады. Ул үзе кайчандыр имтихан биргәндә сөйләгән нәрсәләрен казып чыгарды, хәтерендә онытылмый сакланган фактларны, исемнәрне, теория һәм законнарны, елларны, числоларны исенә төшерде. Аңа хәзер бүтән вакытка караганда да ныграк газета укырга, яңалыкларны карап, күзәтеп барырга кирәк булды, ләкин ул уку өенә бер генә мәртәбә дә бармады. I азеталариы бригадир аша китертә башладылар. Бер көнне ул эштән иртәрәк кайтты. Әнкәсе баскыч алдында Тәлгать белән, чебешләр белән ыгы-зыгы килеп ята иде. Шул вакыт урамда култыклашып килгән бер егет белән бер кыз күренде, Сәгыйть, кызыксынып, ачык тәрәзә аша аларга таба карап тора башлады. Авыл уртасында, җитмәсә, караңгы төшмәс борын, кызлар белән егетләрнең култыклашып йөрүе бераз сәеррәк иде, әлбәттә. Парлы кешеләрне, бер- берсепә карап елмаешып килгән яшьләрне күреп, Сәгыйтьнең күңеле 43 тынычсызланып куйды. Аның да шулай үзләренең авыл урамыннан Ида белән бергәләп йөрисе килде; ул шуны күз алдына китерергә тырышты, һәм бу минутта ул шул бәхетле егеттән чын-чынлап көнләшү хисе тойды. «Ә шулай да кемнәр икән соң алар?» — диде ул, үз-үзенә сорау биреп. Бер кулына Тәлгатьне, икенче кулына җиме ашалып беткән таба тотып өйгә килеп кергән әнкәсе, башын иеп, урам якка карады да: — Әхнәфләр лабаса!—диде, «тапкансың танымас кеше!» дигән кебек.— Катыны белән... Безгә киләләр түгелме соң? Әхнәф белән хатыны, урам уртасындагы юлдан кырт кына сулга борылдылар да, һаман култыклашкан көе, туп-туры Сәгыйтьләр өенә таба юнәлделәр. Әхнәф Сәгыйтьиең бала вакыттагы дусларыннан берсе иде, дөресрәге, Харисның дусы, яшьтәше иде. Ул әле быел яз көне генә армиядән кайткан иде һәм каяндыр чит авылдан килгән бер яшь укытучы кызга өйләнеп алган иде. Әхнәф, ишек башына орынмас өчен, бераз иелә төшеп, бусаганы аркылы атлады да, өй эчен гөрелдәвек көр тавыш белән тутырып: — Исәннәрмесез, хуҗалар!—диде һәм зур-зур атлап түргә узды, беренче булып Миңнисәттәйнең кулын кысты, аннан соң Сәгыйть белән күреште. Сәгыйтькә аның кулы бик каты, бик көчле шикелле булып тоелды» Әхнәф артыннан аның хатыны да шуны ук кабатлады. Монысының исә кулы бик бәләкәй, бик йомшак, ләкин хатын-кызга хас булмаганча, салкын иде. Өй эченә очсызлы хушбуй, яңа плащ һәм яхшы хром итек исе таралды. Сәгыйть шундук Әхнәфнең хатынына игътибар итте. Әллә дөньяда үзенең Идасыннан башка матур кызлар булуы мөмкин түгел дип исәпләгәнгә, Сәгыйтькә ул беренче карашта ук ошамады. Аның бөтен нәрсәсе кара иде. Бик ямьсез итеп киселгән чәчләре, кырылган нечкә кашлары гына түгел, өстенә кигән җылы свитеры да, бөрмә итәкле юбкасы да, аягындагы елкылдап торган лаклы, биек үкчәле яңа түфлие дә, хәтта кәкрерәк, кыскарак балтырларын кысып торган ефәк оеклары да — бары да карадан иде. Әллә әрлән, әллә тычкан — гомумән • үткер тешле ниндидер җәнлек күзен хәтерләткән нурсыз, кысык күзләре дә шулай ук кипкән шомырт кебек кап-кара иде. Күңеленнән Сәгыйть шушы килешсез гәүдәле бәләкәй генә хатын белән Иданы бергә куеп карады һәм Әхнәф алдында үзенең сөйгән кызы өчен бәхетле горурлык хисе тоеп: «Юк, синеке минеке белән чагыштырырлык та түгел. Синең хатын, Әхнәф дус, минем Иданың кисеп ташлаган тырнагына да торырлык түгел!» — диде үз-үзенә. Әхнәф хәзер инде саескан күкәе алыр өчен биек чыршы башларына песи кебек менеп китә торган җиңел сөякле, җиңел аяклы малай да, теләсә нәрсәсен дуслары белән бүлешергә әзер торган иптәш тә түгел, бәлки бары тик йөзендә һәм тавышында гына әзрәк элекке Әхнәф билгеләре булган ир кеше иде, чит кеше, ят кеше иде. һәм Сәгыйть аңа карата үзен ничек тә якын итеп, дус итеп тотарга тырышмасын, нигәдер аның янында ул үзен кыен сизде. Аны күреп шатланганлыгын күрсәтү өчен, ике арадагы сүзне өзмәс өчен аңа көчәнеп елмаерга, әллә ни әһәмиятле булмаган ниндидер нәрсәләр турында сөйләргә, юк-барны сораштырырга туры килде. Әхнәфнең үз-үзен тотышы, юри тавышын күтәреп сөйләшүе, ике сүзнең берендә алдагы ике-өч алтын тешен елтыратып, теләр-теләмәс кенә, салкын гына көлеп куюы, үзенең дәрәҗәсен, тормыштагы урынын яхшы аңлаган тәҗрибәле кеше кебек, әкрен генә сөйләшүе һәм һәрбер сүзен бизмәнгә салып үлчәгән шикелле, металл кабыклар арасыннан суырып чыгаруы — барысы да ясалма, эч пошыр- гыч иде. 44 Алар шулай артык бирелеп, җанланып китмичә, теге-бу турыда сөйләнеп утырдылар. Әхнәф үзенең армиядә булуы, кайда хезмәг итүе турында, әлерәк кенә хатыннарының авылына барып кайтулары турында, бабаларының бик бай яшәүләре, хатынының бер абыйсы районда «зур кеше», ә икенчесе шофер, өченчесе кайдадыр еракта инженер булуы турында сөйләде. Бераздан самовар кайнап чыкты. Миңнисәттәй кунаклар килгән чакта гына өстәлгә куела торган тәм-төмиәреи чыгарды, барысы да чәй тирәсенә утырыштылар. Әхнәф, шыгырдавык итәкле плащын ычкындырып җибәрде дә, башын боргалап, урам якка карап алды. — Харислар бик соң кайта икән,— диде үз алдына сөйләнгән кебек. — Эш кешесенең шулай инде, соң кайткан чаклары да була, кояш баемас борын да кайтып керәләр,— диде Миңнисәттәй, чәй ясап. Әхнәф җиңелчә генә тамак кырып куйды да, бер як күз кырые белән хатынына карап алды һәм: — Карчык белән менә Урта Азиягә китәргә итәбез әле,— диде, Сә • гыйтькә таба борылып. — Урта Азиягә? Нигә? Сүзгә Әхнәфнең хатыны кушылды. — Минем анда бер апа бар. Ике чемодан тавар алып кайткан, җаның ни тели, шул бар, ди... • — Нәрсә... бөтенләйгәме, дигәндәй, әллә болай гына «тавар» алып кайтырга гынамы? Әхнәф тагын сиздермичә генә хатынына күз төшереп алды. — Бөтенләйгә дип торабыз инде,— диде ул, көттереп.— Кесәдә паспырт бар — ул яктан кайгы юк. Бер-ике атнадан китәм, ди карчыкның апасы... Шулайрак... Китәргәме, юкмы... — Ә соң үзебездә... колхозда ничек? — диде Сәгыйть, Әхнәфнең күзенә туры карап, әкрен генә. — Анда бар тавар монда да бар, бөтен җирдә дә бар ич хәзер. Әхнәф салкын гына көлеп куйды. — Калхузда?! Калхузның ничек икәнен күреп торасың ич... Тирес кенә түгеп җөрисе калганые! Мондый сүзләрне ишетү Сәгыйтькә бик авыр иде, Әхнәфнең бер нинди кайгысыз-борчылусыз үз' туган авылын ташлап читкә китәргә теләве өчен, үзен үстергән, үзен кеше иткән туган колхозы турында шулай бик җиңел генә сөйли алуы өчен авыр иде. Сүзгә тагын Әхнәфнең хатыны кысылды. — Җимеш белән буа буарлык, ди... Оҗмах иңде, оҗмах ди... — Оҗмах теге дөньяда гына була ди түгелме соң? —диде кинәт Сәгыйть, коры гына. Әхнәф хатыны шундук тынып калды, «Әйттем мин сиңа!»— дигән шикелле, тычкан күзләрен зәһәрле елтыратып, иренә бер карап алды да, ашыгып эссе чәй чөмерергә тотынды. Сәгыйть алар арасында читкә китү, китмәү мәсьәләсендә бик күп сүз булганын һәм Әхнәфнең икеләнгәндәй иткәнен сизенеп алды. Хатының укытучы инде — аңа эш булыр, ә син нишләрсең соң? — диде ул Әхнәфкә. Мондый сорау Әхнәфнең үзе өчен дә ачык түгел иде, ахры. Күз күрер әле... Эш беткәнмени донҗада. Соң, алайса, монда да эш аяк асты тулы ич!—диде Сәгыйть, җанланып. Аның ничек тә Әхнәфне үз уеннан кире кайтарасы килә башлады,— Комбайнда эшләсәң дә була, тракторда да... Нигә, шулай түгелмени. Әгәр колхоз эшендә4 эшлисең килми икән, пажалыста! Эшлиләр дә, алалар да. Шулай ич? 45 — Әхнәфнең тазалыгы начар, андый кара эшкә ярамый ул,— диде кара хатын, ирен яклап. — Тырактырчы! Бик кирәге барые! Шайтан кебек... Сәгыйть, ирексездән, Әхнәфнең янып торган кызыл, юан муенына, киң кулбашларына карап алды. Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек шушы аттай егет турында «тазалыгы начар» дип әйту аңа көлке тоелды. — Әгәр бик читкә китәсең килә икән — кит пефткә! — диде ул, һаман бирешергә теләмичә.— Бездә әнә нинди нефть чыгаралар! Менә шәп булачак, ә? Нәсим әнә шушы яшенә җитеп тә унынчыны бетерергә, нефть буенча институтка китәргә хыяллана. Китегез икәүләп. Валлаһи! Нефтьчеләр өчен яңа шәһәрләр салалар, акчаны алар көрәп кенә ала — яхшы эшләгәннәре, билгеле... Әхнәф аңа каршы берни әйтмәде. Хатыны исә кинәт тынычсызлана башлады, утырган урынында кузгалып-кузгалып куйды, күзләрен тутырып, әледән-әле ире ягына карап алды. Ниһаять, чәй эчеп туйдылар да, урыннарыннан торып, саубуллаша башладылар. Сәгыйть аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Әхнәф хатынын култыклап алды һәм ясалма ягымлы тавыш белән: — Киттек, карчык,— диде. Алар чыгып киткәч, Миңнисәттәй яңадан самовар янына килеп утырды. — Ашаганым аш булмады,— диде ул, нигәдер үртәлеп. Аның Әхнәфләр бар чагындагы якты чыраеның эзе дә калмаган иде.— Агый- делнең аръягында бер энәгә бер сыер... Тутырып куйганнар ди сиңа читтә! Игелексезнең кайда да игелексез — Азиягә түгел, Каф-тау артына олаксалар да рәт чыкмас. Син дә шуларга телеңне әрәм итеп утырасың тагы... Кара син — тирес түгәсе килми икән шәп җегетнең! Тикмәгә килгәннәр дисеңме аларны — Харис янына килгәннәр алар. Бер заман безнең Харис та шулар белән бергәләп китмәкче булып котырып җөргәние, килен белән көчкә акылга утырттык. Дөресен дәресчә әйтерсең, солдаттан кайтканына ни гомер, бер эшкә дә кул тыгасы килмичә, эт сугарып җөри, әдәм көлкесе! Әзрәк ояла да белмиләр ичмаса. Уттай эш өстендә катын белән култыклашып җөргәч тә ни ул... Ярый инде — чиләгенә күрә капкачы. Каян тапкан ходай тәгалә шундый «уңган» катынны! • Сәгыйть, әнкәсенең үз алдында дулап утыруына гаҗәпләнеп: —Нәрсә син, әнкәй,— диде,— кешенең күз алдында ал да гөл, үзләре юк чакта эттән алып эткә саласың! —Кеше шикелле кешенең алдында да, артында да бер буласың,— диде Миңнисәттәй, һаман тынычлана алмыйча.— Куалап җибәрмәм ич инде мин аларны! V . Сәгыйть «кич чыгып» китте. Ләкин клубка якынлаша башлагач, ул үзенең кемнәндер, ни өчендер шүрләгәнен сизде, аяклары үзеннән-үзе карышты. Туктады да, Нәсим янына керергәме, кермәскәме, дигән шикелле бераз икеләнеп торды һәм, кырт кына борылып, правление йортына таба китеп барды. Правление йортының баскыч алдында да, чоланына да электр-фәлән куелмаган иде, шуңа күрә чоланда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде. Ул, текә баскыч буенча кармалана-сыйпалана менеп барганда, кинәт кемгәдер килеп бәрелде. —Күзең җукмы әллә, кеше өстенә килеп менмәсәң! — диде кеше, Кисәк кенә кабынып китеп, ачу белән. 4Ь Сәгыйть аның тавышы буенча бакчачы Миңгали карт икәнен танып алды һәм шундук үзенең саксызлыгы өчен гафу үтенергә тотынды. Миңгали карт җавап кайтармады, бары тик ишеккә килеп җиткәч кенә, кем беләндер сөйләнгән кебек: — Илектерне китерттеләр, бер фапар куярга да башларына килми,— дип куйды. Ишек яныннан рәшәткә кебек барьер белән бүленеп алынган, бер-ике өстәле, бер-ике шкафы һәм стена буена тезеп куелган скамьялары булган иркен бүлмә эче яп-якты иде. Председатель өстәле янында, кыяфәтләренә караганда бригадирлардыр дип исәпләргә мөмкин булган берничә кеше Булатов белән нәрсә турындадыр киңәшләшеп утыралар иде. Сәгыйть Миңгалн карт белән бергәләп түргә, скамьяга тезелешеп утырган берничә колхозчы янына узды. Мәрдәншә агай да монда иде. Ул, Сәгыйтьие күргәч, ымлап аны үз янына чакырды. — Безнең белән тәмәке тартырга килдеңме? — диде ул, дусларча елмаеп. — Юк, тәмәке тартканны карап утырыр өчен генә... Алар сөйләшеп киттеләр. — Иртәгә өмә була, Җәйләү акланына чыгабыз,—диде Мәрдәншә агай, бик зур яңалык белдергән кебек. Аның шулай үз итеп, тиң итеп сөйләшүе Сәгыйтьнең күңелен үстереп җибәргәндәй булды. Ул үзен шушы минутта тагын да олыгаеп, тагын да җитдиләнеп киткән шикелле итеп, гомуми эш өчен, зур эш өчен /Мәрдәншә агай кебек үк, шушындагы бүтән колхозчылар кебек үк бер үк дәрәҗәдә җаваплы да, бурычлы да итеп хис итте, һәм ул, үзе өчен көндәлек нәрсәгә әйләнгән, гадәтләнгән эш турында сөйләгән кебек, тыныч кына, олыларча гына: — Өмә дисең, алайса? — дип куйды.— Болай булгач, Җәйләү акла- нын иртәгә бетерергә булыр, ә? Аннан соң инде чабасы да бик күп калмый. — Ансы шулай. Түлке, малай, Сәгыйть, печән бездә җитәрлек әле. Өмәне аны алданрак ясаргае да бит, печәнгә төшкәч тә... Ичмаса шулай бер-бер артлы өмә ясасаң, әллә ни күпкә бармасые... — Да-а... Халык күп булачак бит инде — чалгылары җитәрлек микән соң? — Әнә шул турыда киңәшәләр әле... Ул арада председатель өстәле тирәсендәгеләр кузгалыша башладылар. Шуны гына көтеп торган бакчачы, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, һич тә картларга хас булмаганча, җиңел-җиңел атлап, кызыл материя ябылган өстәл янына килде. Карбыз кебек түгәрәк, каты башлы, шешенке күз кабаклы, ияк аслары салынып төшкән, симез, итләч битле Булатов, өстәл өстендә яткан бер газета почмагыннан тәмәкелек кәгазь ертып маташа иде. — Иптәш Булатов, — диде Миңгали карт чиста, ачык тавыш белән, председательнең эше беткәнен көтеп тормыйча, сүзгә башлап,— кайчан була инде ат? Бүтәннәр машина белән генә китереп ташлыйлар. Кеше алдында оят шул янбашсыз нәрсә белән. — Кыскарак сөйләле, Миңгали абзый, аңлатыбрак...— диде председатель, башын күтәреп карамыйча гына, бик зур эш башкарган шикелле һаман тәмәкесе белән булашып.— Атың бар ич синең, тагын ни кирәк? Бакчачы карт бик кызык кеше иде. Ул, үзен бүлдергәннәрен күреп, ачулана башлады. Бар! диде ул, тавышын күтәрә төшеп.— Ярты ат ул, миңа бөтен ат кирәк... якшы ат... Җиләк шәп үтә, базарга барып атыңны туктатасың, сырып та алалар. Кая куяр урын җук, киптерергә туры 47 килә. Якшы ат булганда көненә икешәр терит барып кайтырга бу- лырые. — Тагын нинди ат инде ул, Миңгали абзый? Берни эшләмичә, ашап кына яткан ат та ярамагач, тагын каян алып бирим инде мин аны сиңа? — Ята! Тик ята! Кем әйтә аны тик ята дип?! Гарип атны ашатмагае, нишләтсәң дә барыбер гарип. Базарга барып җиткәнче шыбыр тиргә төшә, тау менгәндә үзем арттан этеп мендерәм арбаны. Ашап ята!.. Җиләк үтә торган чак — бүген дә биш йөз тәңкә чыгарып кайттым. Печән дип төнге каравылчымны алдыгыз, төн кунып ятам. Гайнулланың нинди печән чабар җире бар? Бакчада шакылдавынгыи шакылдатып булса да ятадырые... Булатов, Миңгали картның сүзен бик зур игътибар белән тыңлаган шикелле, тәмәкесен пошкыртып, тын гына утыра бирде. Аның гомумән бик авыр кыймылдаучан, сүлпән һәм җитәкче булу өчен артык тыныч, иренчәк холыклы кеше булуын Сәгыйть элек тә белә иде. Ә бу минутта ул ана бик ачу китергеч булып күренде. Ул аның бакчачыга ни әйтәсен көтте. Булатов исә, урыныннан кузгалды да, бик арыган, ләкин шулай да нәрсә турындадыр бик тырышып уйлаган кеше кыяфәте белән, Миңгали картка карамыйча гына: — Ярар, абзый,— диде, аны тынычландырырга теләп,— булыр, булыр. — Кайчан булыр? — Иртәгә үк булыр. Бригадирлар бар чакта әйтмәдең, менә шунда уйлашырыек. Хәзер инде соң. Бакчачы карт үз алдына нидер сөйләнеп куйды, ләкин шулай да күңеле булды, ахры, саулбуллашып-нитеп тә тормыйча, туп-туры ишеккә юнәлде. Ул чыгып күп тә тормады, ишектән хатынын ияртеп Әхнәф килеп керде. Бүлмәдәгеләрнең барысы белән дә кычкырып исәнләште дә, плащ итәкләрен кыштырдатып, тирә-якка вакса исе таратып, Булатов янына килде. — Килдеңме? — диде Булатов, яңадан үз урындыгына утырып. — Килдем. Үзем генә түгел — хатын белән,— диде Әхнәф, елмайган булып. Әлерәк кенә чыгып киткән Низамый яңадан килеп керде, авыр күн итекләрен шак-шок басып, председатель өстәле янындагы бер урындыкка килеп утырды да, башындагы кепкасын салып, өстәлгә ыргытты һәм Булатов каршысында атлы казак кебек аякларын аерып басып торган Әхнәфкә караган көе, сүзсез калды. — Ни эшләр бетереп ятасың, Әхнәф? — диде Булатов. — Бетергән эшләр җук әле хәзергә,— диде тегесе иренеп кенә, Низамый каршысындагы урындыкка утырып. — Менә нәрсә, энекәем, иртәгедән печәнгә чыгарга кирәк булыр сиңа,— диде председатель нык, боеручан тавыш белән, Әхнәфкә күтәрелеп карап. Әхнәф, аның сүзен ишетмәгән шикелле, һаман илтифатсыз төс белән тын гына утыруында булды. — Мин аңа әйттем, җә өйдә җук, җә кунакка китте, диләр. Бер кешене биш итәргә торган чак,— диде Низамый, сүзгә катышып. — Шулай, энекәем, җитәр, яздан бирле гүләйт итәсең, эшкә тотынырга да вакыт. Әхнәф, «сезнең бер генә сүзегез дә миңа кагылмый» дигән кыяфәт белән: — Без читкә китәргә итәбез, Булатов абый,— диде председательгә. — Кайчан? — Син моннан бер ай элек тә шулай дигәннең! — Анысы бер ай элек, ә хәзер... 48 — Син җыенып киткәнче, тагы бер ай узар әле! Әхнәф коры, салкын күзләрен Низамыйга текәде дә, кырт кына: __ Ничә ай үтсә дә үтәр, анда синең эшең жук!—диде.— Мин кал- хузчы түгелме — түгел! Мине көчләп эшкә кушарга синең ни хакың бар? Низамый урыныннан ук сикереп торды. — Минем’хакым жукмы?—диде ул, кызып китеп,—Күрсәтермен мин сиңа хакны!.. Калхузчы булмый — кем син?.. Ләкин Булатов өстәл артыннан чыкты да, алариың икесен дә килеш- термәкче булган кебек: — Син,' энекәем,— диде Әхнәфкә,— китсәң кит, китмәсәң — җөрмә авылда кешегә күзегеп. Синең өчен менә монда сүз ишетергә туры килә. — Шул гынамы, бүтән сүзегез җукмы, Булатов абый? — диде Әхнәф, председатель сүзләреннән күңеле үсеп киткән шикелле булып. Аннан соң торды да, куларын плащ кесәсенә тыккан көе, үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышкансыман, башын югары тотып, ишеккә таба юнәлде. Аның артыннан хатыны да иярде. — Иртәгә өмә була. Катының белән икәүләп барыгыз!—дип кычкырып калды Низамый алар артыннан. Әхнәф борылып та карамады, җавап та бирмәде. Алар чыгып киткәч, ишек кенә шапылдап ябылып калды. Шундый нык шапылдады — түшәм ярыкларыннан өстәлдәге кәгазьләргә туфраклар коелды. ...Авыл бүтән көннәргә караганда иртәрәк уянды, урамнарда ыгы- зыгы башланды, бер-берсенә эндәшеп кычкырышкан, капка ачып- япкан тавышлар ишетелде, кулларына чалгы тоткан кешеләр күренде. Харисларның бүген ял көне иде, алар өмәгә икәүләшеп бармакчы булдылар. Сәгыйть аларны көтеп тормады — үзенекеләрдән соңга калмас өчен, тизрәк ат фермасына чыгып йөгерде. Заһирҗан агайлар инде кузгалып киткәннәр иде. — Тукта! Көт!—дип кычкырды Сәгыйть ерактан ук, аларны күреп. Аны шундук ишетеп алдылар, атларын туктаттылар да, көтеп тора башладылар. — Җегет кеше бу вакытка кадәр җоклап ятамени — тиз бул, рис- тан!—диде Гөлсем, кычкырып. Сәгыйть килеп җитүгә, көчле кулы белән аның җиңеннән тотып алды да, үзе яныннан урын биреп: — Утыр,.нәрсә җебеп торасың! —диде.— Ярулла күрмәс әле... Күрсә тагын, ша-айтан, синең катының янына утырмадым, кызлар янына утырдым диерсең. Сәгыйть, арбага җайлап утыргач, үзенең икенче ягына борылып карады. Анда Зәйтүнә утыра иде. Әллә аның өстендә эш киеме булганга, әллә ашыкканга, ул аны башта ук күрмәгән иде. Студентның күз карашы белән очрашкач, Зәйтүнә нидәндер уңайсызланган шикелле тиз генә күзләрен аска төшерде; ирен читләрендә йомшак кына елмаю билгесе күренеп китте. — Күрше дә монда икән,— диде Сәгыйть.— Бүген печән җыймыйбыз түгелме соң?.. Әллә син дә чабарга? Чабарга...— диде- Зәйтүнә, оялчан хәрәкәтләр белән тиз генә күлмәк итәкләрен җыештыргалап. Чалгы белән?! — диде Сәгыйть, Зәйтүнәнең чыннан да печән ча- оарга баруына гаҗәпләнгән булып. Урак белән! —диде Зәйтүнә һәм ак тешләрен күрсәтеп, чын күңелдән көлеп җибәрде. Сәгыйтьнең теге кичәдәге шикелле тагын бер дә юкка көләсе килеп китте. 1 — Җә, булдыңмы, мыштырдык? — диде Гөлсем, Сәгыйткә карап, Һәм шундук дилбегә тотып утырган малайга борылды. — Кузгал! 4. ,С. Ә." № 2. 49 Төне буе ашап чыкканга, корсагы мичкә кебек юанайган, хәл җыйган ат, колакларын шомартып, әкрен генә кузгалып китте. Ат, теләр-телә- мәс кенә юырта башлагач, Гөлсем тагын команда биргән кебек кычкырып җибәрде: — Уйна! Әткәсе янына сыенып, кысылып утырган Фәүзинең кулына кемдер гармонь тоттырды. — Монда уйнап булмый,— диде малай, нигәдер шыңшып. Сәгыйть аны ике куллап күтәрде дә, җилтерәтеп үзенең тез башына утыртты һәм аның биленнән ипләп кенә тотып алды. Фәүзи, уңай урынга утыргач, көчсез куллары белән гармонь күрикләрен тартып җибәрде. Җырны Гөлсем башлады. Аның тавышы, сөйләшкәндәге кебек, бераз калынрак, тупасрак, ләкин шулай да чиста, тигез иде. Ул бер дә артык көчәнмичә, тотлыкмыйча җырлады, һәм югары ноталарны алганда аның кыска муенындагы кан тамырлары бүртеп-бүртеп чыкты. Җырга Зәйтүнә дә, Сәгыйть тә, арбаның ике ягына да аякларын салындырып утырган бүтәннәр дә кушылды, һәм күмәк җыр тавышы, иртәнге авыл урамын яңгыратып, тирә-якка агылды. Сепараттан кайтучы хатын-кызлар, урамда очраган агайлар өмәчеләрне туктап озатып калдылар. Туйга я булмаса җыенга баралармыни! Басу юлына чыккач, арттан бер ат куып җитте. Аның артыннан тагын икенче, өченче ат күренде. Аларга да өмәчеләр утырган иде, аларда да кычкырып гармоньга җырлыйлар иде. Кояш һаман югарырак күтәрелә барды. Килеп җиткәч, арбаларын болын читендәге карамалар күләгәсенә кертеп туардылар да, атларны тышаулап, бил тиңентен куе печәнлеккә ашанырга җибәрделәр. Сәгыйтьләргә кадәр монда инде бер-ике ат килеп туктаган һәм тышлары корымланып беткән ике зур казан учак өстенә җайлап урнаштырылган иде. Шунда ук, арба янында, берьюлы ике җирдә, бер-берсен узып чәкелдәшкән тавышлар ишетелә — чалгы таптыйлар иде. Иртәнге кояш нурында кәкре корычлар ялтырый, кеше башлары өстендә чалгы саплары бутала иде. Атлар һаман килә торды, әрәмәлек буе берничә минут эчендә чегән таборына охшап калды, тавыш, чыр-чу торган саен көчәя төште. Бүген монда бөтен авыл диярлек күченеп килгән иде. Монда, гадәттәге печәнчеләрдән башка, авыл интеллигентлары да, контора эшчеләре дә, бүтән вакытта «чирләп» эшкә чыкмый ятучылар да, карайган киемле МТС кешеләре дә, үз колхозларыннан китеп, район үзәгендә акча эшләүче элекке колхозчылар да, бик яшьләр дә, бик картлар да бар иде. Тик... бригадир Низамый хатыны гына юк иде. Сәгыйть болында беренче мәртәбә бу кадәр күп кеше күреп: «Менә снңа көч!» — дип уйлап алды һәм якында гына торган Заһирҗан агайга: — Көн дә шул кадәр кеше булса, ә! — дип куйды. — Яртысы да ярарые әле аның, Сәгыйть,— диде Заһирҗан агай. Ә нигә — элек, колхоз нык чакта, сугышка кадәр, нәкъ хәзерге кебек була' торган иде бит. Өмә вакытларында гына түгел, көн дә шулай була торган иде. Печәнгә төшәр вакытны колхозчылар бәйрәм көткән кебек көтеп ала торганнар иде, ә печәнчеләрне эшкә автомашина белән генә китереп куя торганнар иде. Сәгыйть малай чакта үзенең Харис белән бер вакытны печән кибәне төбендә яңгыр туктаганын көтеп утыруларын исенә төшерде. Аларны болынга баручы автомашинага утыртмаганнар иде, шуннан соң алар әнкәләре печән җыйган җиргә җәяүләп киткәннәр иде. Әнкәләре янына барып җитәргә бер ярты чакрымнар калгач, коеп яңгыр яварга тотынды. Шунда яңа гына салынган печән кибәне бар иде. Яңгыр туктаганчы, дип 50 алар шул кибәнгә кереп утырдылар. Алар шундый арыганнар, niyi дыи хәлсезләнгәннәр иде, шыбырдап яуган яңгыр тавышы астында эреп о- кыга киткәннәрен дә сизми калдылар. Уянып китсәләр, яңгыр туктаган, күк йөзе ачылган, бөтен җир өсте яшәреп, чистарып калгап һәм шомырт, зелпе яфракларыннан бөрчек-бөрчек яңгыр тамчылары асылынып гора иде. Алар җылынган ояларыннан торып, әнкәләрен эзләп киттеләр. Алар барып җиткәндә болында инде беркем дә калмаган иде, колхозчылар, чыланган печәнне җыярга мөмкин булмаганга, яңгыр туктагач та кайтып киткәннәр иде. Аларга кире өйгә борылырга туры килде. Алар ' бик нык ачыктылар, арыдылар — өйгә кайтып җиткәнче аяк атлар хәлләре дә калмады. Ә кайтырга бик ерак иде. Ашыйсы килүдән Сәгыйть- нең күз аллары томалана, башы әйләнә башлады. Алар әледән-әле хәл җыйдылар. Ул чакта аңа дөньяда үзеннән дә бәхетсезрәк беркем дә юктыр шикелле тоелды. — Абый, син хәзер нәрсә ашарыең? — диде ул Хариска, җылы өй турында, булары чыгып торган кайнар бәрәңге турында хыялланып. “— .Минме? — диде Харис, арттан өстерәлеп килгән энесенә борылып. — .Мин хәзер пешкән шалкан ашарысм. Сәгыйть аңа каршы берни дә әйтмәде: өйдә чакта Харисның пешкән шалканны күрәсе дә килмәгәнен ул бик яхшы белә иде. Шушы болын аша кайтканнар иде түгелме соң әле алар? Әйе, әнә теге шомырт куагыннан Харис шыбын кебек төз чыбык кисеп алган иде бит. Сәгыйть үз алдына елмаеп куйды. Ул Низамын арбасы янына җыелган кешеләр янына китте. Анда аңа бер таныш фигура күренде. «Әһә, килгән түгелме соң?» — диде ул үз-үзенә. чалгы таптаучылар арасындагы Әхнәфне танып алып. Әхнәф, калын табанлы кирза итек кигән аякларын аерып баскан көе, ак күлмәк җиңнәрен сызганып җибәреп, чалгы сабы рәтләп маташа иде. Ул гадәттә булмаганча, күтәренке күңелле күренә иде, башын артка ташлап, әледән-әле нигәдер кычкырып-кычкырып көлә, хатынкызлар белән шаян сүзләр әйткәләшә иде. Аның теге көнне үзең олы итеп, дәрәҗәле кеше итеп күрсәтергә тырышуы Сәгыйтькә ничек ят, ничек чит тоелган булса, бүген дә аның мондый эшлекле-дәртле кыяфәте ясалма, ялган булып тоелды. — Барамы эшләр? — диде Сәгыйть, аның янына килеп. Әхнәф, чалгы сабы белән селтәнеп, башын күтәреп карады. — Бара! Кая ул бармаган! — Ничегрәк бара соң? — Ат мөгезе кебек! Көтмәгәндә каяндыр, усал ана каз шикелле муенын сузып, берәр ярамаган нәрсә сөйләшмиләрме болар, дигән шикләнүле төс белән, Әхнәфнең хатыны килеп җитте. Гадәт өчен генә, дигәнсыман, Сәгыйть белән елмаеп бер исәнләште дә, бүтәннәргә сиздермәскә тырышып, иренә мәгънәле генә күз карашы ташлап алды. Ләкин аның мондый кыланышына элек тә игътибар иткән Сәгыйть бу карашны шундук күреп алды, һәм аңа кинәт нигәдер, кем өчендер уңайсыз булып китте. Ул үзенен шушы төлек кенә кара хатынны, үз күңелендә кешеләргә турыдан-туры әйтелми торган ниндидер шикле, ниндидер керле уй саклаган шушы зәһәрле хатынны нишләптер дошман күрүен, нишләптер аннан чиркәнүен тойды. Ул тизрәк Әхнәф яныннан китәргә ашыкты. Күп кенә кешенең үз чалгысы юк иде, шуңа күрә, эшкә башлаганчы, складтан Низамый алып килгән яңа чалгыларны таптарга, сапларга, җайларга туры килде. Бу исә бик күп вакытны алды,- Кояш һаман ныграк кыздырды, һаман югарырак күтәрелде, һәм өмәчеләрнең күбесе нишв’яхы'гДе,'и!!!!АӘАа ВаКЫТЛарЫН бушка уздырдылар. Бүтән көннәрне бу а инде иер тын эшләп, ял итәргә утыра торганнар иде. Сәгыйтьиен 4* 51 эче поша башлады. Ул, эш юктан эш булсын дип, Гамбәрнең чалгысын икенче мәртәбә рәтләргә тотынды, дөресрәге, Хариска яңа бөгәлҗә куярга ярдәм итәргә кереште. Алар янына кулына кыскарак кына саплы җиңел чалгы тотып, Зәйтүнә килеп туктады. — Игәүләп кенә бир әле, Харис абый? — диде ул. Аннан соң гафу үтенгәнсымаи әйтеп куйды:— Әткәй игәрмен дигәнне дә... Эше бар... — Була ул, күрше,— диде Харис, көттереп-нитеп тормыйча.— Түлке бераз тына сабыр ит инде син, игәү юк. Әнә Гайнулла бабайдан бушасын да, ялт итеп игәп ташларбыз. Сәгыйтьнең күңеле кинәт урыныннан кузгалган шикелле булды. Зәйтүнә Харис янына түгел, бәлки аның янына — Сәгыйть янына килгән һәм шуңа күрә ул Хариска түгел, аңа — Сәгыйтькә эндәшә кебек тоелды. Аның шундук кызның теләген үтисе килде, ләкин ул, күңеленә килгән әлеге уйдан тиз генә исенә килә алмыйча, авызын йомып, баскан урынында катып тик торды. Ул арада алар янына Рәшит килеп җитте, кесәсеннән башланмаган яңа игәү тартып чыгарды да, кыю гына: — Менә ул игәү! — диде, Зәйтүнәнең каршысына туктап.— Каяле үзем игәп бирим. Без аны бер ышкуда кыяк кебек итәбез! Кыз бер сүз дә әйтмәде, ә Рәшит, аның риза булу-булмавына да карамастан, кулыннан чалгысын тупас кына тартып алды да, чалгының нык сапланганмы-юкмы икәнен белмәкче булып, кыланып, аның әле бер җиреннән, әле икенче җиреннән тотып, тарткалап карады, аннан соң читкәрәк китте һәм шундый ямьсез, шундый килешсез бөгелеп, тапталган печәнне кыркырга тотынды. — Авыр. Сиңа авыр бу,— диде Зәйтүнәгә.— Әйдә, алмашабыз? Чабасыңмы минеке белән? Карале, сизелми дә... Менә ичмасам чалгы, чәч пәкесемени! Әйдә, чап. Зәйтүнә Рәшитнең җирдә яткан чалгысын күтәреп карады да көлеп җибәрде. — О-о, җиңел икән! Биш пот. Минем үземнеке дә әйбәт. Үткерлә үземнекен. Егет, мондый тәквдимгә шатланып, бик риза булып, тапталган печән өстенә утырды да, аякларын бөкләп, шундук эшкә тотынды. Ирексездән гел алар ягына карап, аларның һәрбер кыланышларын күзәтеп торган Сәгыйтьнең күңелендә кинәт көнләшү шикелле бер нәрсә уянды. Зәйтүнәнең чалгысын башта ук үзе алмаганга ул үкенеп куйды. Аның Рәшит каршысына барып, аны Зәйтүнә чалгысы яныннан куалап җибәрәсе килде, ләкин бу аңсыз теләк шундый яшерен, шундый куркак иде, аның бу турыда хәтта үз-үзенә танырга да батырчылыгы җитмәде. Ул, Харисның бер үзен генә калдырып, читкә китеп барды. VI Зур болын чабылып беткәч, печәнчеләр, берничәшәр кешелек вак төркемнәргә бүленделәр дә, әрәмә арасындагы яланнарга таралдылар. Сәгыйть ниндидер аралыкта бүтәннәрдән аерылып калды һәм ике ягыннан да биек- шомырт, кара зелпе агачлары кысрыклап торган озын, тар ачыклыкка килеп чыкты. Монда, кояш яктысы бик әз төшкән дымлы, йомшак җирдә печән бил тиңентен булып, котырып үскән иде. Шулай да чабарга башта бик үк авыр булмады, калын сабаклы сусыл үләннәр, артык карышып тормыйча, үткер корыч алдында кыелып, баш иделәр, егылып төштеләр, бергә укмашып тигез рәткә өелә бардылар. Ләкин эчкәрәк кергән саен таяк кебек озын ат кузгалаклары, каты аткыйлар күбрәк очрый башлады, җитмәсә, чалгы әледән-әле чыбык-чабыкка барып төртелде. Болын пычранган, бозылган иде. Шуңа күрә Сәгыйтькә еш кына туктарга, үз алдын чыбыктан чистартырга туры килде. 52 һәм ул тгктаган саен, кемнедер көткән кебек, һаман артына борылып карады. Аннан ана Зәйтүнә килеп чыгар төсле тоелды, ул аның килеп чыгуын теләде, ул, онытылып, аның турында уйлады. Ләкин шундук ул үзенең. Идасын исенә төшерде һәм оөтеп күңеле белән бөрешеп киткәндәй булды. Ул үзен аның алдында гаепле сизде, аңа ул хыянәт итә кебек тоелды. «Юк, юк, берни дә юк», диде ул күңеленнән, үз-үзен тынычландырырга тырышкаисымап, күңелен биләп алган икенче төрле уйлары өчен вөҗдан газабы кебек бер уңайсызлану кичереп. Аннан соң, күңеле бөтенләй тынычлангандай булгач, баштагы фикерен дәвам итте: «Ә нәрсә булды соң әле? Берни дә булмады ла- баса!.. Мөмкинме соң! Юк, ә шулай да булды бит...» Ул, үзе дә сизмәстән, тагын артына борылып карады. Куаклар артында чыннан да кемнеңдер чалгысы күренде. Сәгыйть туктап көтә башлады, ләкин бу — аның артыннан чабып килүче Әхнәф булып чыкты. Ул, биле авырткан кеше шикелле, гәүдәсен яртылаш кына борып, ничектер куллары белән генә селтәнә иде. Бөтен кыланышыннан, бөтен кыяфәтеннән аның бик үк күңел бирмичә, иренеп кенә, авырсынып кына эшләве күренеп тора иде. Сәгыйть, аның белән очрашасы килмичә, үз алдына борылды да, Әхнәф арттан килеп җиткәнче алдагы шомырт куаклары артына яшеренмәкче булып, кызу-кызу чабарга кереште. Ләкин Әхнәф барыбер аны күреп алды. — Сәгыйть! Тукта...— дип кычкырды Әхнәф.— Арытты, парин... Онытылган, печән чабу... Ичмасам тизрәк төш тә җитми. — Мин әлерәк кенә туктап ял иттем шул. Әйдә, чабыйк әле тагын. — Ашыкма... Бездән дә калыр әле! Сәгыйть җавап бирмәде, һаман үз эшендә булды. Ул чаба торган озынча ачыклык икенче башта бик нык тараеп, бер чалгы киңлегендәге генә аралык аша әрәмә аръягындагы киң болынга барып кушыла иде. Сәгыйть кире китеп икенче пакус башламаска, туп-туры болын ягына чыгып китәргә булды. — Син анда минем артта калган җирне чабып бетер инде,— диде ул, үзе артыннан килгән Әхнәфкә борылып. — Ярар,— диде тегесе. Сәгыйть, озынча ялан ягыннан алып чыккан алдын бер гөлҗимеш куагы янына китереп терәде дә, җыйнаулашып ял итәргә утырган ирләр янына китте. — Әйдә, утыр, студент,— диде Харис, энесен каршылап. Сәгыйть абыйсы янына йөзтүбән сузылып ятты. Гайнулла карт, ике сүзнең берендә корык-корык йөткерә-йөткерә, нидер сөйли, бүтәннәр тавыш-тынсыз гына тыңлап утыралар иде. — ...Мифтахеттин абзый мәрхүмнекеие... ыы,—Диде Гайнулла карт, сүтелгән тәмәке кәгазен тел очы белән чылатып.— Заһирҗан, син дә хәтерлисеңдер әле?.. Ыы... Яз саен килеп, чыбыкларың, чүп-чарларын җыеп китәрие, мәрхүм. Карап кына торырые. Ыы... Ух-ха-ха... «Нигә чүп җыеп интегеп җөрисең, Мифтахеттин абзый?» — диерием. «һей, Гайнулла энем, диерие, көч җитсә, бөтен әрәмәсен төпләп болын итәрием әле, диерие, көч җук, көч...» — диерие. Ыы... Ух-ха-ха.'.. Җылына бер- ике чана печән алырые. Барыбер ачка шешенеп үлде, ыы... Хәзер беткән болын бозылып. Аксыргак тулган, ат кузгалагы... Болын да карт кеше кебек тәрбия сорый шул ул, ә хәзер — җук, пошынучы җук, ух- ХИ-Ха... Рәшит, Гайнулла картка бик өстән генә карап, үз алдына көлеп куйды. — Син тагын, бабай, болынны сөреп тырмаларга, түтәлләп куярга кушарсың. Каян машина җитермәк кирәк аңа? Элек тә элек дисең — ни кырдыгыз соң элек? 53 — Кыруын кырмагандыр инде ансы, ыы... Түлке хәзер машинага гына ышанып яталар, җирне оныттылар, җирне... Җирнең аның телен белергә кирәк, исен сизәргә... Ух-ха-ха... Пырафисыр да куша аны, болынны чистартырга. — Куша,— диде каядыр читкә, урман ягына карап утырган Заһирҗан агай, Гайнулла карт белән килешеп.—Аңа-ни, пырафисыр килен кушканны көтеп ятасы да түгел, барысы да үзебездән, үзебездә гаеп. Дөрес, Гайнулла абзый, гел машинага салгашабыз хәзер. Машина ул бик әйбәт нәрсә. Шулай да аның җаны юк. Җансыз берни ундарып булмый... Сәгыйть, үз артында кемнеңдер аяк тавышын ишетеп, күтәрелеп карады. Куаклар арасыннан нәрсәдер ашана-ашана Әхнәф чыгып килә иде. Ул ял итеп утыручылар янына туктады да: — Тартыйк әле бер рәхәтләнеп, — диде. — Онытылган, парии. Арыта. Беләкләрне күтәрерлек тә түгел. — Шул башыңнан арып торгач, минем яшькә җиткәч нишләрсең син? — диде Рәшит, авызын ерган булып. Әхнәф килеп, бер-ике минут чамасы торгач та, Заһирҗан агайлар урыннарыннан кузгала башладылар — инде җитәрлек ял ителгән иде. Шул чакны Әхнәф артыннан ук диярлек Мәрдәншә агай килеп чыкты. Аның куе кара кашлары җыерылган, бөтен йөзендә нәрсәдәндер риза булмау, хәтта ачу кебек нәрсә сизелеп тора иде. Мәрдәншә агай, печәнчеләр янына килеп туктагач, әле генә Сәгыйть Әхнәфне калдырып киткән тар ялан ягына күрсәтеп: — Кем чапты анда? — диде коры гына. Сәгыйть, нидер сизенеп, шундук Әхнәф ягына карап алды. — Нигә? Нәрсә булган, Мәрдәншә абзый? — диде Әхнәф. — Алай болынны пычратып җөрер булгач, җегетләр, бөтенләй килмәскә кирәк... Гомуми эш өчен чын күңелдән яна белә торган Мәрдәншә агайның төпченергә, тикшеренергә яратуын һәркем яхшы белә иде. Барысы да, нәрсәдер буласын көтеп, тынсыз калдылар һәм әле ис китмәүчән — тыныч кыяфәтле Әхнәфкә, әле ачулы, бозылган йөзле Мәрдәншә агайга карап- карап алдылар. Рәшит, исә Мәрдәншә агайның сүзен уенга борырга тырышып: — Кызмале, Мәрдәншә агай, кызма. Мә ичмасам бер тартып җибәр, җөрәк ялкыннарың басылыр,— диде, аңа көйрәтелгән папирос сузып. Әхнәф тә өзек-өзек итеп кеткелдәп куйды һәм, дусларча булырга тырышып, җирдә яткан пацирос кабына төртеп күрсәтте. — Менә, ал моннан, Мәрдәншә абзый. Сиңа да җитәр, безгә дә җитәр. — Мин чапкаиыем,— диде Сәгыйть борчылулы төс белән.— Нәрсә?.. Алай начар чапмадым кебек. — Әйбәт чапкан җире дә бар аның. Уң якта әрәмә буе бөтенләй ташлап калдырылган. Алай эленке-салынкы җөрсәк, җегетләр, әзерләрбез печәнне! — Әллә ут капканмы, дип торам — шуңа кызасың икән, Мәрдәншә абзый,— диде Әхнәф, һаман сер сынатмаска тырышып, һәм тагын салкын гына кеткелдәп алды.— Анда аның рәтле печәне дә юк — коры чыбык та, ат кузгалагы. — Җук сиңа! Анда калдыр, монда калдыр — кышка ни кала? Малың кырыла башлагач кыш көне, тагын күршеләрдән теләнербезмени? Кулың черемәгәндер ич бөтенесен селтәп чыксаң! Мәрдәншә агай тикмәгә генә кызмады. Ул Әхнәфнең иренеп кенә эшләвенә башта ук игътибар итте. Әхнәф, ирләр төркеменә кушылмыйча, юри хатын-кызлар арасында чуалды, бүтәннәр баш калкытмый эшләгәндә, әле ял итәргә туктады, әле тәмәке тарткан булды, әле печән арасыннан ж»» эзләргә ның кузенә чалынмый калмады. Аның инде аңа J - - йөпде Әхнәфнең, Сәгыйть калдырган җирне чабып бетермичә, ю ria ташлап, урманга карагат ашарга кереп китүен күргәч, тәмам ачуы кабарды. Барыннан да бигрәк, шушы алсу битле, кебек таза хөрәсәннең үз-үзен шундый тыныч, шундый гаепсез белән кычкырып көләргә кереште. — Кит әле, Мәрдәншә абзый, бәйләнмә каз чебене кебек. Җукка кы- чытынасың калхуз өчен, барыбер артыгын язмаслар. Мәрдәншә агай кинәт агарынып китте, бөтен тәне пружина кебек җыерылып, кысылып калды, калын кашлары гаҗәпләнеп өскә сикерде, күзләре, Әхнәфне юк итәргә теләгән шикелле, нәфрәт һәм җирәнү сиздереп торган очкын чәчрәтеп, зуррак ачылды. Ул, кемдер кисәк кенә артыннан төртеп җибәргән кебек, бер-ике адым Әхнәфкә тартылып куйды. — Нәрсә?.. Ә?..— диде куркыныч тавыш белән.— Нәрсә?.. Син... кайда туып үстең? Т.еге якта тудыңмы әллә? Кеше булдыңмы? Ә?.. Шәп җегет!.. Калхуз кирәкмәс булган... Җык җилкә... Әхнәфнең тыныч йөзе шундук җимерелде. — Бәйләнмә!.. Куркыталмассың... Синең ишеләрне генә күп күргән инде,— диде ул, зәһәрле ыжгырып. — Шулаймы? Шулаймы?.. Бик шәпләп куркытырмын мин сине, тирес кортын... җир косыгын... Менә моннан!..— һәм Мәрдәншә агай тамырлары кабарып чыккан каты, зур куллары белән чалгы сабын шыгырдатып кысты да, кизәнеп, тагын Әхнәфкә таба омтылды. Заһирҗан агай, зур, авыр гәүдәсен бик җиңел күтәреп, шундук Мәрдәншә агай янына, килеп тә җитте, күз ачып йомганчы аның беләгеннән тотып та алды. — Мәрдәншә,, Мәрдәншә!—диде ул, чын-чынлап куркуга төшеп.— ташла. Бетте... Кагылма... сасысы чыгар... Мәрдәншә агай кинәт исенә килгәндәй булды, үз-үзен кулга алды, кул арты белән авызын сөртеп куйды һәм кара төкләрен сыйпаштыр- галады да, берни булмаган кебек, чалгысын җир өстенә сузып салды. — Шундый тирес кортлары белән калхузың ничек алга барсын! Менә син, малакай, ни сөйли бит, ә! Шуннан соң ул калтыранган бармаклары белән Рәшит кулындагы папиросны алды да, йотлыгып-йотлыгып суырырга тотынды һәм тавышын бөтенләй әкренәйтеп, үгет-нәсихәт тонында: — Кайда синең камунистик сәвисең? Ә? — диде, Әхнәфкә туры карап.— Безнең кеше лабаса син... теге як кешесе түгел! VII VII Сәгыйть авылда туды, авылда үсте, шунда аның күзе ачылды. Ул, авыл балаларының күбесе кебек, тормыш дигән нәрсә белән бик иртә очрашты, һәм ул тормыш аңа беркайчан да гел битен генә, ягымлы елмаюын гына күрсәтеп тормады. Аңа, алтын балакаен күзгә төшкән чүп кебек кадерләгән һәм аның төчкерүеннән дә коты алынып торган йом54 Аның инде ана күптәй саруы кайнап ярты аның үгез җеине^ко™рт17Апь1ң1шүи)ы ШӘП егетнең яңагына уңлы-суллы чабып җибәрәсе килде, һәм ул, якында гына кызлар, хатыннар булуына да каәамастан, атасын-анасын калдырмыйча, кычкырып сүгенеп алды. Әхнәф исә, әйтерсең аның сүзләренә колак та селкетмәде: һаман шул VK катып калган ялган тыныч йөз белән папиросын төтәсләвендә булды. ИҺлай да, үзенә карата әйтелгән ачулы сүзләрне җиңел генә үткәреп җибәрү бик үк килешмәс, дип уйлады, ахры: ЛАәрдәншә агайның бөтенләй санга сукмаганын белдерергә тырышкапсыман, ис китмәгән төс 55 шак күңелле әбиләр-әппләр иркәсен тоеп, шоколад, печенье генә ашап үсәргә туры килмәде. Колхозда бер эш кулы фронттагы бер таза солдатка тиңләшә торган ел — сугыш елы иде. Бер көйне ул таң аткач та торды да, йокылы күзләрен уа-уа, ат фермасына йөгерде. Бригадир, сугыштан яраланып кайткан кулсыз Морат, сары тешләрен күрсәтеп, аны әллә кайдан кычкырып каршы алды. «Әнә, бер тырмачы килә! Бик әйбәт! Атаң буе булгансың инде, шар тибеп җөрер вакытың узган. Бүгеннән башлап тырмага җөрерсең». Аңа бик хәлсез, бик ябык бер ат бирделәр. Ул аны-моны төпченмәде, үзенә карата шундый зур хөрмәт күрсәтүләренә, үзенә шундый зур эш ышанып тапшыруларына түбәсе күккә тиде. Шул көнне ул беренче мәртәбә чынчынлап колхоз эшенә чыкты, беркемгә иярмичә, үзе генә чыкты һәм шул көннән соң аның үзенә күрә олы тормышы башланды. Ул үзенең тәҗрибәсез, яшь җилкәсенә төшкәй авыр хезмәтнең ачы- сын-төчесеп татый башлады, маңгай тире белән табыла торган икмәкнең кадерен белергә өйрәнде. Ул, тар чүлмәктә үскән зәгыйфь гөл кебек, бары тик мәктәп стеналары эчендә генә үсмәде, буразна арасында да үсте, шаулап утырган игеп басуларында да, гөр килеп торган ындыр табакларында да, чана табаннары астында шыгырдап калган кышкы урман юлларында да үсте, эш сөючән, тырыш һәм киң күңелле, якты чырайлы гади халык арасында үсте. Аны мәктәп кенә түгел, бәлки авыр һәм гүзәл хезмәт белән тулы тормыш — колхоз тормышы да аякка бастырды, малайдан егет ясады. Ләкин, бала чактан ук укырга һәвәс булганга, ул, үзенең кайбер авылдашлары шикелле, сабан башы гына тотып калырга уйламады. Ул каядыр еракка, югарыга омтылды. Хезмәткә мәхәббәт һәм китапның тылсымлы сүзенә ышану аның өчен искиткеч шифа булды. Ул читкә, шәһәргә китеп студент булгач та, үзләре авылын, үзләре колхозын, аның кешеләрен тиз генә онытмады. Авылдан еракта булса да, әйтерсең, һаман да алар белән бергә яшәде. Аны авылдагы, үзеннән ерактагы бөтен нәрсә кызыксындырды. Әйе, бер-ике елга кадәр шулай булды. Ләкин быел ул үзенең ничектер үзгәргәнлеген күрде. Күңелендә әллә гыйшык ялкыны дөрләгәнгә, әллә инде икенче тормышка — шәһәр тормышына, студент тормышына күнегеп киткәнгә, ул, каяндыр читтән килгән кунаксыман, үзенең туган авылын бөтенләй диярлек күрмәде, ишетмәде. Ул аның сулышын, аның хисен тоймады. Хәтта колхозчылар белән эшкә йөри башлагач та ул, беренче көннәрдә, алар алдында үзен ничектер уңайсыз итеп, чит кеше итеп сизде. Мәрдәншә агайларның, Гөлсемнәрнең булдыксыз председатель турында, колхозның бүгенге көндәге артталыгы турында ачынып сөйләүләре аның йөрәгенә тулысыңча барып җитмәде, ул аларның кайгысына, борчылуына күңеленнән барыбер боз кебек салкын булып калды, һәм күңеленең иң тирән төшендәге бер куркак, мескен нәрсә: «Ярый әле, мин дә алар кебек түгел, ярый әле миңа гомер буе авылда яшәргә, гомер буе печән чабарга туры килмәячәк... Мин, әлбәттә, алардан әллә кайда бәхетлерәк, мин — студент, минем киләчәк — гүзәл, бөек!» — дип шатланды. Әйе, ул алар белән бергә булса да, алардан читтә булган. Аның эшләве дә, аруы- алҗуы да, беләккулбашларының сызлавы, хәтта алар алдында политик беседалар үткәрүе дә бары тик аның үзе өчен генә булган, үзенең күңелен сафландыру, үзенә рухи ләззәт табу өчен генә булган. Ә менә әле генә Әхнәф белән булган хәл, дөресрәге, Мәрдәншә агайның сүзләре, Мәрдәншә агай үзе аңа бик нык тәэсир итте. Ул, әйтерсең, моңарчы үзенең зиһенен, күңелен басып, томалап торган ниндидер авыр нәрсәдән тәмам айнып китте. Аның күңелендә үз-үзениән риза булмау кебек бер нәрсә калкып чыкты. Ә бит теге печәнлекне Әхнәфкә 56 ___ л плпАгппгр я низ и качяргя теләп, ташлап чыгып ИХ" v" җирне пычраткан өчен, аның печәнен рәтләп чапмаган өч^ таякның юан башы Әхнәфкә түгел, аның үзенә төшә һәм Мәрдәншә агайның Әхнәфкә әйткән сүзләре күпмедер күләмдә аңа да карын. V i Мәрдәншә агай турында, үзе турында уйлады. Ул үзен аның ачцынта бик бәләкәй итеп, бик әһәмиятсез итеп сизде. Мәрдәншә агай аның күз алдында көтмәгәндә бик нык үсеп китте, һәм ул аның зураюын, аның югары күтәрелүен әле яңа гына күргәндәй булды. Ул, дүрт класслык белеме дә булмаган гади колхозчы, аннан, студент Сәгынтьтәи дә, 'зур урында утыручы һәм шуңа күрә зур җитәкче булырга тиешле Була- товтан да югарырак, биегрәк иде, аңлырак һәм дөрес, аек фикер йөртүдә сәләтлерәк иде. Ул бөтен кеше эшенә үз эше итеп карый ала, үзенең «кара» уе белән киңрәк, тирәнрәк уйлый ала иде. Аның күңелендә Мәрдәншә агайга карата элеккегә караганда тагын да ныграк хөрмәт, ихтирам хисе уянды. Ул Булатовның үз-үзениән канәгать булган, иренчәк, пошмас йөзен күз алдына китерде һәм ачу VIII Төш җитте, өмәчеләр иртән килеп туктаган болынга агыла башладылар. Сәгыйть ирләр белән арттарак калды. Ул үзләреннән алда көлешә- көлешә барган кызлар төркеме арасында Рәшитне күреп алды. Ул аңа бик кылтык булып күренде. Рәшит туктаусыз былагайлаиды, кызлар белән шаярды, аларның я чәчләреннән барып тартты, я арттан килеп берәрсенең муенын печән белән кытыклады. Башына ул яшел печән белән аралаштырып, чалма кебек итеп үрелгән болын чәчкәләре бәйләме кигән иде: аның чалбарына арттан яшел үлән сүле буялып калган иде. Аның өстендә күлмәге-ние юк иде — ян ягыннан ертылып төшкән аксыл майка гына иде. Зәйтүнә, үзе ише бер яшь кенә кыз белән сөйлә- шә-сөйләшә, төркемнең икенче ягыннан бара иде. — Рәшит, кайда умырттың бу майкаңны? Кем белән көрәштең? — диделәр кызлар, көлешеп. — Карагат ашарга кергәнием әрәмәгә, шунда ботакка эләктердем,— диде Рәшит, кычкырып, һәм хатыны белән арттанрак атлаучы Әхнәфләр ягына күз төшереп алды.— Кызлар, энәгез җукмы берәрегезнең? Бирегез әле, тегеп куйыйм... әллә өмәдә исереп сугышкан диерләр... — Әйт Низамыйга — кантурга нәрәт язып бирсен.— Мәчтүрә ямап куяр, бүген дә амбардан тишек-тошык капчыклар күтәреп кайтып бара- дырые әле... ’ Кызлар тагын шаулашып көләргә тотындылар, чөнки Мәчтүрә кышын да, җәен дә колхоз өчен капчык ямый, капчык тегә, һәм ертык, тишек капчык булса, гадәттә: «Мәчтүрәгә бирергә кирәк»,— диләр. Икенче яктан Гөлсемнең ирләрчә калын тавышы ишетелде: Читават янына кердем дә, кайчан безнең ише кызлар өчен виды- мыс чыгарасыз җегетләргә, мин әйтәм, кияү кирәк. Синең кияүгә чыгу- чыкмавың калхузның быелгы буджитенә кермәгән, ди. Кермәсә кермәс, мин әйтәм үземә эзләргә туры килер, ахры. Ярты ел үтмәде, чыктым’ Яруллага. Ярулла, мин әйтәм... Ул арада табор янына да килеп җиттеләр. Учак ягыннан борыннарга аш исе, төтен исе килеп бәрелде. — Утыра башлагыз, утырыгыз,— диде Хәбирәттәй, төрле яктан килеп-килеп туктаган өмәчеләрне якты йөз белән каршылап. белән: «Кайчанга кадәр шундый бүкәннәр утырыр икән безнең колхоз башында? — дип уйлады.— Андый эшкә менә кемнәр кирәк айда!.. Мәрдәншә агай кебекләр кирәк, чын-чынлап кайгыра, борчыла белә торган кешеләр кирәк!..» 57 Шундук ике җирдә ике гармонь уйный башлады, табын тирәсе, сабан туйдагы кебек, җыендагы кебек, шау-гөр килеп торды. Өмәчеләр, бөтен болынны каплап, ике җиргә түгәрәкләнеп утырдылар. Аш ашау кызып кына барган чакта, авыл ягыннан колхозның ип яхшы айгыры җигелгән кара, җиңел тарантаска утырып, председатель Булатов килеп чыкты. Атын, ашаучылардан ераккарак туктатып, бер карамага бәйләп куйды да, юл килгәндә тузанланган өс киемнәрен каккалап-суккалап, ничектер як-якка чайкалыбрак атлый-атлый, өмәчеләргә таба якынлашты. Аның белән бергә Нәсим дә килгән иде. — Ничек эшләгәнне карарга килмәсәләр дә, ничек ашаганны карарга киләләр,— диде усал телле Гөлсем, Булатов үзе дә ишетсен дигән шикелле', юри ныграк тавыш белән кычкырып. Хатын-кызларның кайберләре, шундук ашауларыннан туктап, алар- ның килеп җиткәнен көтеп тора башладылар, ирләр исә, үз дәрәҗәләрен төшермәскә тырышып, бернигә, беркемгә игътибар итмичә, ашыкмыча гына ашауларында булдылар. Булатов, кая килеп чыктым мин, дигәисыман, аптыраулы күз карашы белән беравык ашаучыларга карап торды да, тирләгән, кызарынган битен, шома маңгайларын киң учы белән сыпырып алды, аннан соң кайбер дәрәҗә кешеләренә генә хас булган коры, сүлпән бер тавыш белән: — Ашлар тәмле булсын,— диде. Печәнчеләр, шулай ук артык сикереп төшмичә, тыелып кына җавап бирделәр. Булатов бүтән бер сүз дә әйтмәде, бер читтәрәк утырган Заһирҗан, Мәрдәншә агайлар янына килде дә исәнләшү өчен һәркемгә кул биреп чыкты, Харис белән исәнләшкәндә Сәгыйтьие дә күреп алды: «Ә-ә, Сәгыйть энекәш», — дигән булды, аңа да тирләгән кулын сузды. Сәгыйтькә аның авызыннан аракы исе килгән кебек булды. — Утыр әйдә, ашап ал безнең белән. — Өмә ашын авыз итеп кара,— диештеләр хатын-кызлар. Хәбирәттәй аштаң бушаган ике калай коштабакны сулы чиләккә тыгып, тиз генә юып алды да Булатов белән Нәсим алдына аш китереп куйды. Булатов аштан баш тартты. — Әле генә ашап чыкканыем, бер кабар җирем дә юк,— диде. Ә Нәсим, киресенчә, аны-моны уйлап тормыйча, ипиен зур-зур кабып, сүзсез генә ашарга тотынды. Гадәттә өмәдә сый яхшырак та, тәмлерәк тә була — шуның өчен өмә инде ул. Ләкин ашта бүген бүтән көииәрдәгегә караганда әллә ни үзгәреш булмады. Аш ашаганнан соң көндәгечә Хәбирәттәй калай кружкаларга, тәлинкәләргә чиләктән чәй салып чыкты. Чәй янына бал да, шикәр дә — бернинди тәм-төм дә бирмәделәр. Печәнчеләр бер-берсенә, бигрәк тә Булатов белән Низамый ягына күтәрелеп карамаска тырышып, авызларын пешерә-пешерә, стаканнардан, калай кружкалардан, тәлинкәләрдән кайнар чәй эчтеләр. Чәй дә эчелеп бетте, ләкин беркем дә урыныннан кузгалып китмәде. Табын өстендә ниндидер күңелсез, кыенсынулы тынлык урнашты. Өмәгә килер алдыннан Низамый колхозчыларга: бал булачак—ачысы да, төчесе дә, дип белдергән иде. Ә чәй вакытында ул турыда Низамый да, Хәбирәттәй дә бер сүз дә кузгатмады, чөнки өмәчеләр өчен балның «ачысын да, төчесен дә» алып килмәгәннәр иде. Кайберәүләр, бәлки председатель берәр җылы сүз әйтер, дигән шикелле, әледән-әле Булатов ягына караштырып алдылар. Әмма председатель, әйтерсең, аларны күрмәде дә. Көтеп тору озакка сузыла башлагач, Рәшит түзмәде, Низамыйга карап: — Кая, нигә китермисез балыгызны? — диде. — Тамак кычыта башлады. 58 Тагын да уңайсызрак булып китте. Рәшиткә каршы Гөлсемнең ачулы тавьпиы пшет^дс^^^^ балпЬ1, Таштан тамчы чыкканЫИ гаяГкуогәнен бар?.. Безпең калхузның аның үзенә дә юк кешегә дә юк. БуХов башын калкытмыйча гына иякләрен, маңгайларын сыпырГа'^Бүгенгә булмады инде,- дин куйды.- Кыладаушик өйдә юк. Нртәгә тагы өмә ясыйоыз, нргә!ә әоизәтелне булыр. Билгеле, мондагыларның берсе дә диярлек аракыга, ачы балга «үлеп* китә» торган эчкече түгел иде, һәм шулай ук аларның бер-нке кашык бал белән генә чәй эчкәннәре дә бар иде, әмма шуңа да карамастан. һәркемнең күңеле кырылды, өмәнең, бергәләп эшләүнең шуйдук яме югалды. Хатыннар, ризасызлык белдереп, мыгырдана-мыгырдана, урыннарыннан кузгалып китә башладылар, һәм председательнең коры сүзе генә хәзер аларның күңелен күтәреп җибәрә алмый иде инде. — Иртәгә! — диде Гөлсем тагын да ныграк ачу белән.— Иртәгә... Оят та соң. валлаһи! Бал исе белән алдарга маташалар. Кит аннан, җир ярылса, җир тишегенә керерсең. Без бит алданып эшләргә... кем өчен эшләмибез... — Ничек эшкә күңелең үсмәк кирәк?! — Болан булгач, иртәгә ике аякның берсен дә атлау юк инде мичкәсе белән китерәбез дисәләр дә! — Без мытыес кешесе,— диде Рәшит тә,— иртәгә монда минем рыкны да күрмәссез! алмас шикелле тоелды. — Әллә ничек кенә булды бит әле бу,— диде ул Нәсимгә, боларның барысы өчен дә аның алдында бары тик үзен генә гаепле санаган шикелле. — Ыы,— диде тегесе,— ни... болай булгач булмады инде — гәзит укырмын дип килгәнием... Шул чакны Мәрдәншә агай уртага чыгып басты, кулың болгады да: — Әй, катыннар, җегетләр!...— дип кычкырды, ыгы-зыгыны, ризасыз гүелдекне күмеп һәм ни өчендер мыек астыннан гына көлемсерәп куйды.— Туктагыз әле, тукта, кая ашыгасыз? Нәрсә болай борыннарыгызны салындырдыгыз? Менә син, малайкай, нишләтә бал!.. Эчмәсәләр дә исерделәр... Тукта! Шуннан соң ул, һаман шундый ук көлемсерәгән төс белән Сәгыйть ягына борылды да ым кагып: — Сәгыйть,— диде,— башла давай даклатыңны! — Кыяфәте шундук кырысланып китте, тавышы кискен булып яңгырады.— Хәзер, иптәшләр, җәмәгать... Сәгыйть безгә теге яклардагы, җәгъни мәсәлән капиталистически илләрдәге хәлләр турында сөйләячәк. Тавышланмый гына тыңлап утырыгыз. Нәсим: «Менә ничек икән!» — дигән кебек, гаҗәпләнеп Сәгыйтькә карап алды. Теге уңышсыз «доклад»тан соң аларның әле беркайчан да очрашканнары юк иде һәм, билгеле, Нәсим моңарчы Сәгыйтьнең печәнгә йөрүен дә, чабучылар белән көн дә төрле темага беседалар үткәрүен дә белми иде. ' Мәрдәншә агайның тик торганда: Сәгыйть доклад сөйли, дип белдерүе Сәгыйтьнең үзе өчен дә бөтенләй көтелмәгән нәрсә булды. Ул бүген өмәчеләр алдында нәрсә дә булса сөйләрмен дип уйламаган да иде һәм бу турыда алдан беркем белән дә киңәшләшмәгән дә иде. Нәрсә бу, Мәрдәншә агай, тилеләнгәнме әллә? Бу кадәр халык алдында бернинди әллә ул... койӨмәнең болай бетүе Сәгыйтьнең эчен пошыра башлады. Ачы бал турында да, төче бал турында да бүген әле бер генә мәртәбә дә исенә кертеп карамаса да, гомуми ризасызлык, гомуми күңелсезлек аңа да тәэсир итте. Аңа хәзер ул төштән соң иртәнге кебек үк дәртләнеп эшли әзерлексез «доклад» сөйләү — алты-җиде кеше белән гәпләшеп утыру түгел лә! Кузгалып киткән кешеләр теләр-теләмәс кенә урыннарында тукталып калдылар, кайсылары көттермичә кире килеп утырды, һәм йөзләгән күз карашы шундук Сәгыйтькә борылды. Сәгыйть җиңелчә дулкынланып куйды, ләкин бу элекке кебек каушау, югалып калу түгел иде инде. Мондагы эшчән, тыныч йөзле агайлар, кызыксынучан кыяфәтле хатыннар, елмаебрак карап торган яшьләр, тавыш-тынсыз бала-чагалар — хәзер барысы да аңа таныш, якын иде, алай гына да түгел — ул үзе аларпың бер кешесе, бер иптәше иде. Сәгыйть, элекке гадәте буенча, чәче алынган такыр башын сыйпап куйды һәм сүзне нидән башлап җибәрергә икән дигәнсыман, беравык фикерен җыеп торды да: — И птәшл әр!.. — диде. Ана тагыи да ныграк кыюлык биреп, дәртләндереп, Гөлсем кычкырды: — Әйдә, җиббәр кичәгене, безгә сөйләгәнне! Ә икенче яктан тагын Д'1әрдәншә агайның тавышы ишетелде: — Җәгез, жегетләр, шаулашмагыз... Әхнәф, Низамый, якынрак килегез. Булатов иптәш, ашыкмагыз кайтып китәргә, сезгә'дә тыңларга була, бик тә файдасы тиюе бар. (Дәвамы бар)