Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ЖӘЛИЛ — БАЛАЛАР ШАГЫЙРЕ

Муса Җәлилнең, сакланып калган беренче шигыре 1918 елда «Ятим бала» исемендә балалар тормышына багышланып язылган. Менә шушы шигырьдән башлап, аның соңгы көннәренә кадәр булган иҗатына күз салсаң, шагыйрьнең балалар өчен зур әдәби мирас тудырып калдырганлыгын күрәсең. Аның һәр иҗат елы ике өлешкә бүленгән кебек күз алдына килә: бер өлеше, зурлар өчен язылган әсәрләрдән торса, икенче өлешен, балалар өчен язылган иҗат алып тора. Патриот шагыйрь гомеренең иң авыр көннәрендә дә балаларны ташламый, палач балтасы астында да алар өчен яңа әсәрләр тудыра. 1934 елны Татарстан совет азучыларының 1 съезды ачылыр алдыннан язып чыккан «Совет балалар әдәбиятына иң нык игътибар!» дигән мәкаләсендә1 Муса Җәлил, совет балалар әдәбияты турындагы мәсьәләләрне съездның хәл итәргә тиешле төп бурычларыннан берсе итеп саный. «Хәзерге әдәбиятыбызда, — ди ул, — чишелергә тиешле үзәк мәсьсәләләрнең берсе булып, һичшиксез, идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы балалар әдәбиятын җитәрлек булдыру тора. Татар совет язучылары бу бурычны үтәүгә җитәрлек тартылганнары юк». Мәкаләсен дәвам итеп М. Җәлил, балалар әсәрләренең тематикасын, жанрын, типларын төрләндерү һәм балалар драматургиясен, балалар җыр музыкасын үстерү мәсьәләләрен тикшереп чишүне булачак съездның бурычы итеп билгели. Болардан тыш Муса Җәлил ба- лалар язучысы Абдулла Алишның 1 «Коммунист» газетасы, 1934 ел, 123 номер. 3 «Кызыл Татарстан» газетасы, 1941 ел, 4 номер. 4 «Коммунист» газетасы, 1934 ел, 123 номер. әсәрләренә рецензияләр язып, каләмдәшенең балалар әдәбиятын үстерүенә ярдәм итә. Ул А. Алишның халык әкиятләре сюжетына таянып язган «Үги кыз» пьесасына дүрт хикәядән төзелгән «дулкыннар» җыентыгына3 4 рецензияләр язып бастыра. Муса Җәлил фикеремчә, балалар — киләчәк буын кешеләре, тормышны дәвам итүче гражданнар, социализм төзүне төгәлләп, илне коммунизмга илтергә тиешле көрәшчеләр. Шунлыктан Муса Җәлил, аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотып, балалар өчен тирән эчтәлекле, югары художестволы, коммунистик идея һәм патриотизм белән сугарылган әсәрләр иҗат итә. Шагыйрьнең балаларга багышланган күпьяклы иҗаты татар балалар әдәбиятын тудыруда зур хезмәт куйган Г. Тукай, М. Гафури кебек классик шагыйрьләребезнең иҗат традицияләрен дәвам итеп, социалистик реализм методы нигезендә аны алга таба үстерә, күп кенә яңа төшенчәләр һәм алдынгы фикерләр белән баета. Иҗатында ул, яңа алымнар кулланып, шигырь төзелешен гадиләштерә, катлаулы идеяне балалар аңы тиз кабул итәрлек җиңел юллар таба. Аның балаларга багышланган әсәрләрендә тормыш күренешләре балалар аңлаган гадилек белән, алар күңеле бу күренешне ничек кабул итә торган булса, шул килеш, үзгәртмичә бирелгәннәр. Ләкин шагыйрьнең әйтергә теләгән төп фи- 8. „С. ә.« № 2. 113 кере бу гадилектән югалып калмый, киресенчә, бала аңына тагын да ачыграк һәм аңлаешлырак булып барып җитә. Мисал өчен «Шмидт бабай» (1936) шигырен алып карыйк: Боз диңгезендә Бозларны ватып, Шмидт бабай яңа юл сала. Ул курыкмый бер дә, Буран уйнатып, Бозлы яңгыр явып торса да. Шагыйрь боз диңгезенең климатын күрсәтүгә күп сүз әрәм итми, берничә сүз белән нәкъ балалар аңлаганча әйтеп бирә. Ләкин Шмидт бабайның батырлыгы ачык күренеп тора, ул авырлыклардан курыкмыйча, моңа кадәр берәү дә аяк басмаган төньяк боз диңгезен яулап алучы совет батыры. Шмидт бабай балаларны иркәлииркәли, аларга үзе алып кайткан ап-ак тере аюны күрсәтә. Аю үкерә, Балалар көлә — Аның тавышы безне куркытмый. Ә Шмидт бабай Иркәли безне. Зур сакалы битне кытыклый. «Зур сакалы битне кытыклый» дигән шушы бер җөмлә генә дә Шмидт бабайның образын һәм хәрәкәтләрен онытмаслык итеп күз алдына китереп бастыра һәм аны балаларга үз итә. Шулай ук «Суык бабай» (1941) шигырендә дә балалар, кыш бабайга мөрәҗәгать итеп, дошманга булган нәфрәтләрен: Син бу төнне давыллы Җилләреңә атланып, Бар дошман окобына, Ятмасыннар мактанып. Борыннарын, битләрен Җиңең белән уеп ал. Аякларын туңдырып, Яңакларын суеп ал... дигән теләк аша белдерәләр. Монда да үткен җилле кыш бабайның көче нәкъ балалар аңы кабул иткәнчә күрсәтелә. Бөек Октябрь революциясеннән соң, социалистик җәмгыятьнең капиталистик системадан өстен торганлыгын күрсәтү теләге белән күп язучылар әсәрләрен иске тормышны яктыртуга багышлыйлар. Муса Җәлил бу алымны балалар әдәбиятына күчереп, совет балаларына иске дөньядагы балалар тормышын күрсәтү теләге белән «Ятим бала» (1918) шигырен һәм «Ятимнәр» (1925) поэмасын яза. Бу әсәрләре белән ул балалар аңында иске тормышка нәфрәт, яңага мәхәббәт уятуны максат итеп куя. Бигрәк тә поэмада сурәтләнгән һәр ике тормышның үзәк картиналары балалар аңына барып җитәрлек булып ачык гәүдәләнәләр. Менә «Кышкы буран... Салкын. Җил сызгыра, давыл үкерә...» Шушы салкын буран шагыйрьнең күз алдына үткән тормыштагы ятимнәрне китерә. Мондый буран элек ата-анасыз калган нәниләрне «карга урап, кыйнап, бикле йортларның капка төпләренә ыргыта...» иде. Ә хәзер андый ятимнәр юк, ди шагыйрь. Ятим — чиг сүз, Сыз да яз өстенә: — Долой!! Ә без пионер... Ленин — әти-әни, Комсомоллар абый, Бөтен дөнья — Безнең туган ил. ... Кышкы буран уйнар... Кар себертеп, Ятимнәрне эзләп таба алмас. «Ятимнәрне», Биек җылы өйдән Ямьле сафка тезеп, Буран күзенә күрсәтерләр, Елмаерлар... ... Ятим тәне Сиңа инде азык була алмас. Туган илнең бай табигатен сурәтләп, аны күрә һәм ярата белергә өйрәтү күп шагыйрьләр өчен уртак алым. Балалар әдәбиятында бу бигрәк тә зур уңышларга китерүче алым санала. Мондый әсәрләр буенча балалар, беренчедән, табигатьне танырга өйрәнсәләр, икенчедән, туган илнең матурлыгын тагын да ачыграк күрә баралар. Без табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләрнең иң гүзәл үрнәкләрен Тукай иҗатында күрәбез («Чыршы», «Ай һәм кояш», «Җир йокысы», «Җәй көнендә» һ. б.) Муса Җәлил дә туган ил табигатен сурәтләп балаларга күп кенә шигырьләр иҗат итә. Аның мондый әсәрләрендә үзенә генә хас 114 үзенчәлек бар. Туган ил табигатен Муса Җәлил һәрвакыт тормыш белән параллель рәвештә чагыштырып бирә. Башта ул табигатьне сурәтләп күрсәтә дә, аннан соц үзенең тормыш тәҗрибәсеннән алган тирән фикерен яки табигать матурлыгы нигезендә туган тойгыларын белдерә. Аның фикерләре, билгеле, бар әсәренә хас булганча коммунистик идеяле, һәркемне үзенә тарта торган ялкынлы хисле һәм баланы уйланырга мәҗбүр итүчән тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, шагыйрь «Чишмә җыры» (1938) шигырендә чылтырап аккан салкын чишмәне сурәтли. Чишмәнең «татлы суы, дәртле җыры белән» җирне сугарып, чәчәкләр, гөлләр үстерүен әйтә. Шуннан соң шагыйрь чишмәнең шулай саф су таратып, җирне чәчәкләр, гөлләр белән бизәгәне шикелле, үзенең дә туган илгә хезмәт итеп, кешеләрнең күңелләрен бизисе килүен белдерә. Теләр идем мин дә... Гомерем юлын Чишмә төсле җырлап үтәргә. Җырым белән жирне сугарырга, Күңелләрне бакча итәргә. Шагыйрьнең табигатьне сурәтләгән «Яңгыр» (1937) шигыре дә шундый ук тирән идеягә нигезләнеп, үзенчәлекле итеп язылган. Бо- лардан башка Муса Җәлилнең, Г. Тукай шигырьләрендәге кебек, табигатьне җанландырып һәм аны кешеләрчә аңлы итеп күрсәтү алымы белән язылган «Җилләр» (1938) шигыре бар. Муса Җәлил социалистик Ватанның үсүен, аның көннән-көн матурлана баруын хезмәттән башка күз алдына да китерә алмый. Шуңа күрә ул балаларның яшьтән үк эшкә өйрәнә башлауларын, хезмәтне ярата белеп үсүләрен тели, һәм күп кенә шигырьләрен Г. Тукай, М. Гафури традицияләренә таянып, балаларны хезмәттә күрсәтүгә багышлый. Г. Тукай, М. Гафури үзләренең балалар өчен иҗат иткән әсәрләрендә хезмәтнең иң кадерле нәрсә булуын аңлатып, балаларны гомумән эшкә өндәсәләр, Муса Җәлил алариы күмәк эшкә чакырып яза, коллектив хезмәт уртасында күрсәтә. Мәсәлән: «Бакчада өмәдә!» (19^9) шигырендә балаларның кү- мәГхезмәт белән сазлыкта бакча ясауга ирешүләрен күрсәтә. «Кечкенә дуслар» (1924) шигырендә ул яз көнен эш белән каршылаучы балаларны сурәтли: Кырда җылының үлчәвен белгәч, Сөргән җирнең тулганын күргәч, Җирне яхшылап Түтәлгә өеп, Чәчтеләр орлык Кечкенә дуслар! Хезмәтнең дан һәм мактау ките- pven күрсәтеп, «Пионерка Мәмләкәт турында җыр»да (1935) шагыйрь таҗик кызы Мәмләкәтнең Москвага килүен һәм бөек юлбашчы белән очрашуын матур картиналар аша сурәтләп бирә. Шагыйрь күмәк хезмәтнең шатлык китереп торучы чыганак икәнен төшендерә, күмәк эшнең балаларда халык һәм ил өчен хезмәт итү кебек иң югары хис уятуын сурәтли. Менә чишмә. Бу чишмәне пионерлар ясаганнар. Шуңа күрә ул ,«Пионерлар чишмәсе» дип атала. Пионерлар үзләре хезмәт куеп тазарткан чишмәләреннән һәркемнең файдалануын телиләр, һәркемне чакырып торалар. Челтер-челтер чишмәбез, Ярдан балчык ишмәгез! Суны шуннан эчегез, Башка җирдән эчмәгез! («Чишмә», 1936). Муса Җәлил балаларны эшкә һәм белемгә өндәү белән бергә, алариың физик үсешләренә ярдәм итүче һәртөрле уеннарына да зур әһәмият бирә. Уенның балаларда батырлык, кыюлык, үткенлек һ. б. ш. кебек бик кирәкле сыйфатлар тәрбияләвем яхшы аңлап, «Әй, абый, син белмисең» (1923)’ кебек балаларны уенга чакыра торган шигырьләр дә иҗат итә. Муса Җәлил социалистик илнең балаларын көрәшчеләр итеп күз алдына китерә. Кечкенә көрәшчеләрне ул пионерлар арасында күрә. Аның көрәшче пионерлары — чорның алдынгылары, искелек калдыкларына нәфрәт белән караучы балалар. Социалистик илдә бөтенләй икенче тәрбия алган бу ба а» 115 лалар үзләренең үткенлекләре, эшләре һәм тормышлары белән капиталистик чордагы элекке балалардан бик нык аерылып торалар. Сәхнә өчен язылган «Колхозга орлык, муллага йодрык» (1931) күренешләрендә дә Муса Җәлил крестьянга дөрес юл күрсәтүче, мулланың хәйләсен җимерүче итеп пионер образын бирә. Шагыйрьнең мондый образлар тудыруы тормыштагы яңалыкны тиз һәм дөрес тотып алуын күрсәтә. Чыннан да, тормышның үзендә без пионерларның искелеккә каршы чын көрәшчеләр булуын яхшы беләбез. Социалистик илебезнең элеккерәк чорында укый- яза белмәүчеләргә бар яңалыкларны сөйләп аңлатып, үзара ярыша-яры- ша газета-журналлар таратып йөрүче һәм надан әти-әниләрен һәрвакыт газета хәлләре белән таныштырып баручылар — пионерлар түгел идеме соң?! Алай гына да түгел, иске догалыкларны стенадан төшереп, алар урынына Ленин портретын урнаштырган һәм, Павлик Морозов кебек геройлык күрсәтеп, дошманнарны фаш итүдә комсомол абыйларына, партиягә искиткеч зур ярдәм иткән кечкенә көрәшчеләр дә пионерлар иде бит! Муса Җәлил балаларның менә шушы кечкенә көрәшче булу сыйфатларын тотып ала һәм аны балалар әдәбиятында көчле художество алымнары белән яктырта. Художество калыбына салып эшкәрткәннән соң, балаларның бу көрәшен, аларның үзләренә күрсәтә һәм бу көрәш социалистик илгә нинди зур ярдәм иткәнен сурәтләп, балаларда коммунистик көрәшче аңының яралгыларын тәрбияли. «Үлемгә» шигырендә М. Җәлил моңа кадәр җырлап килгән көрәшченең эчке кичерешләрен һәм омтылышын бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Көрәшченең бер дә үләсе килми. Юк, үлемне ул һич тә теләми. Аның «бик яшисе килә». Көрәшченең гомере бик кадерле, чөнки тормыш һәркемгә бер генә мәртәбә бирелә. Ләкин көрәшче үлемнән курыкмый, үлемнән качмый, киресенчә, үлемне ул үзе эзләп'бара. Чөнки: Көрәшчегә бары җиңү яки Үлем генә юлдаш. Көрәшче менә шушы бер генә килә торган гомерен, үзенең барлык 5 М. Җәлил. «Уйнагыз. балалар!» Таткнигоиздат. 1955 ел. нәрсәләрдән дә кыйммәт торган иң кадерлесен, нинди генә булса башка нәрсәгә әрәм итәргә теләми, ул аны халыкка багышлый. Үлсәм үләм бөек хаклык өчен, Сөйгән халкым өчен. Муса Җәлил — үзенең әсәрләре белән балаларны кече яшьтән үк чын совет патриоты итеп тәрбияләгән татар совет шагыйре. Патриот шагыйрь үзенең соңгы чиккәчә Ватанга бирелгән хисләре һәм мәңге үлмәс җырлары белән Ватаныбызга яңадан яңа буын көрәшчеләр үстерер. Күптән түгел Таткнигоиздат Муса Җәлилнең балалар өчен төзелгән «Уйнагыз, балалар» җыентыгын5 чыгарып, балаларга зур бүләк тапшырды. Үзләре өчен күп хезмәт күрсәткән патриот шагыйрьнең җыентыгын балалар шатланып каршы алдылар. Шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләре, газета-журналлар аша һәм аның төрле вакытта басылып чыккан җыентыкларына да кертелеп, үз вакытында балаларга таралганнар. Ләкин «Уйнагыз, балалар» китабына кадәр аның, 1923 елны басылган «Кызыл гөлләр» җыентыгын исәпкә алмаганда, балалар өчен мәхсус чыгарылган җыентыгы юк иде әле. Шунлыктан бу җыентык балалар өчен аеруча озак һәм нык көтеп алынган зур бүләк булып тора. Җыентыкның исеме шагыйрьнең 1934 ел 9 ноябрьда язылган «Чәчәкләр» исемле шигыреннән алынган. Төзүче иптәш Зәки Нури китапны шагыйрьнең үз сүзләре белән атап, балалар күңеленә дә һәм балалар сөюче автор йөрәгенә дә туры килерлек матур исем тапкан. Китапны кулга алып, исемен уку белән күз алдына шат йөзле балалар килеп баса. Алар чыр-чу килеп куышакуыша болын уртасында күбәләкләр тоталар, чәчәкләр җыялар, 116 якында гына су керәләр, туп артыннан йөгерешәләр. Аларныц кызыклы уеннарын кем дә булса бозмасын дигән кебек аталарча елмаеп, баһадир җырчы, батыр йөрәкле Муса Җәлил басып тора. Ул балаларның матурлыгына сокланып туя алмый, аларны чәчәкләргә охшатып күңеленнән коча, үбә, иркәли, аларныц һәрбер гүзәл сыйфатларыннан, җитез хәрәкәтләреннән шатлана; үзе туктаусыз: «Уйнагыз, балалар, уйнагыз!» — ди. Аның бу сүзләре «сез шат күңелле, ачык йөзле, батыр һәм җитез, кыю һәм горур булып үсәргә тиеш» дигән кебек ягымлы яңгырый. Җыентык шагыйрьнең балаларга карашын туплап биргән «Чәчәкләр» шигыре белән башланып китә. Төзүче бу шигырьне хронологик урыныннан алып, беренче биткә күчергән' һәм шуның белән китапның исеменә якынайткан. Шунлыктан, китапны ачып укый башлауга әле яңа гына туган хисләр тулыланганнан- тулылана баралар. «Чәчәкләр» шигыреннән соң, эчтәлекләре белән туры килә торган- рак шигырьләр тупланып, җыентык биш бүлеккә бүленгән, һәм бүлек үз эчендәге бер шигырь исеме белән аталган. «Ирек бәйрәмендә» исемле беренче бүлеккә унбер шигырь, бер поэма керә. Бу әсәрләр социалистик илнең беренче ун елы чорындагы балалар тормышын сурәтлиләр. «Кояшлы көнгә» дип исемләнгән икенче бүлеккә алты шигырь урнаштырылган. Бу шигырьләр 1323—38 елларда язылып, социалистик илебезнең балаларга якты тормыш бирүе турында сөйлиләр. «Кечкенә дуслар» исемле өченче бүлеккә 1924— 1941 елларда язылган унике шигырь, бер ноэма кертелгән. «Окоптан хатлар» бүлегенә Бөек Ватан сугышы чорында язылган сигез шигырь һәм «Соңгы җыр» дип аталган бишенче бүлеккә Моабит циклы шигырьләренең бер өлеше кергән. Җыентыкның алдында 3. Нури тарафыннан язылган «Герой шагыйрь һәм үлемсез җырлар» исемендә шагыйрьнең кыскача биографиясе һәм кайбер шигырьләренә кыскача анализ бирелгән. 3. Нури иптәшнең бу керешне эшләвен җыентыкның уңышлы ягы итеп билгеләп үтәргә кирәк. Шагыйрьнең биографиясен балалар яратып укыячаклар һәм хәтерләрендә нык сак лаячаклар. л Шагыйрьнең җыентыгын балаларга тәкъдим итүдә зур һәм мактаулы эш башкарган, шул ук вакытта бу эшкә җаваплы да булган төзүче иптәш Зәки Нури белән җыентыкның редакторы иптәш Хисам Камаловка китапны укып чыкканнан соң туган кайбер үпкә фикерләрне әйтеп китмичә булмый. Муса Җәлилнең балаларга тәкъдим ителгән бу бердәнбер җыентыгына балалар тормышының төрле ягына караган күп шигырьләре кертелмәгәннәр. Мәсәлән, котыпны яулап алучы геройларга багышланган «Арктикадагы байрак»1 (1934), пионерларның искелеккә нәфрәтен белдергән «Җиңәбез...» 2 (1925), туган ил табигатен социалистик тормыш белән чагыштырып күрсәткән «Яңгыр» (1937), һәр эшкә өлгерүшигырьләр җыентыкка керергә хаклары булып та, бу хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Балалар дөньясы өчен зур әһәмияткә ия булган мондый шигырьләрнең төшеп калуларын җыентыкның кимчелеге дип кара м ы й ч а мөмкин түгел. Муса Җәлил үзенең тирән эчтәлекле, югары художестволы шигазетаси - ™ "■ 12^»Х'“б'га л ’ р,> 1952 «• чән җитез кыз турында язылган «Иншәр сеңелгә» (1941), Эш беткәч уйнарга яраганлыгын күрсәтүче «Эш дуслары» (1922), «Уен» (1922), кайбер балаларны тәнкыйть астына алган «Уңмаган пионерлар» (1929), «Шакир белән Гали» (1929), «Санитар җырлары» (1929) һ. б. ш. күп гырьләрен махсус рәвештә балаларга атап язу оелән бергә, аларга матурматур җырлар, такмаклар, уенлы җырлар да бүләк итә. Аның <<Көз җитте», «Күрсәт әле», «Куян» Ш’ * ОМПОЗИТОР Латыйф Хәмидп Хи бСрГӘ язылган җырлары 4 КСПӘ ИШ эшләр» һәм «Октябрь баласы» журналы битләрендә нотасы белән басыла барганнар. Моннан башка, шагыйрьнең балалар өчен язган күп җырларына композитор Җәүдәт Фәйзи музыка язып, «Балалар өчен беренче альбом» исемендә ноталы китап бастырган (Татгосиздат, Казан, 1940). Ләкин бу җырлар бөтенләй диярлек җыентыкка кертелмәгәннәр. Ә шагыйрьнең «Күрсәт әле», «Куян», «Карак неси» кебек җырлары балалар арасында киң таралганнар һәм яратып уйналалар. Дөрес, җыентык урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен төзелгән һәм аңа шунлыктан кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган әсәрләр аз кертелгән («Маэмай», «Шмидт бабай», «Кеч-. кенә дуслар» һ. б. ш.), ләкин, безнең уебызча, югарыда күрсәтелгән җырларны Да кертеп, җыентыкны кече һәм.урта яшьтәге мәктәп балалары өчен хәзерләү кирәк иде. Чөнки олы яшьтәге мәктәп балаларына вакытлыча авторның томнары да ярдәм итәргә мөмкин, ә кече яшьтәгеләргә сайланма әсәрләрдән яки тулы басмадан торган том тәкъдим итеп булмый бит. Аннан соң шуны да әйтергә кирәк, җаваплы иптәшләр җыентыкка шагыйрьнең «җитди» шигырьләрен күбрәк урнаштырып, балаларны «артык җитди» итеп тәрбияләү ягыида торалар булса кирәк. Алар балаларга шагыйрьнең бала вакытында зурлар өчен язган шигырьләрен дә тәкъдим итәләр. («Ил халкына», «Ирек бәйрәмендә», «Кызыл әләмгә», «Октябрь бәйрәме», «Ирек шагыйре сүзләре» һ. б. ш.) Ләкин Муса Җәлил балаларны «вакытыннан элек картайтырга» теләми. «Чәчәкләр» шигырендә ул: Барыгыз болынга, балалар, йөгерегез, уйнагыз, көлегез!» ди. Гомумән, шигырьләрендә балаларны шат, җитез, кыю, батыр, үткен булырга өнди һәм һәрвакыт аларны шундый итеп күз алдына китерә. Күрсәтелгән кимчелекләрнең шактый өлеше, җыентыкны темалап бүлекләргә бүлүдән килеп чыккан диясе килә. Чөнки шагыйрьнең балалар өчен язган күп әсәрләре бу «рамка»ларга сыймыйлар, аларны төшереп калдырырга туры килгән. Муса Җәлил — кече яшьтән балалар һәм яшьләр арасында күп кенә оештыру эшләре алып барган практик тәрбияче дә. Муса Җәлил үзенең ярты иҗатын диярлек балаларга багышлый, аларны коммунистик рухта тәрбияләүгә күп көч куя. Шунлыктан Муса Җәлил совет балаларының шагыйре дигән исемне алырга тулысынча лаеклы. Аның балалар өчен чыгарылган бу җыентыгы Таткнигоиз- датның эшне башлап җибәрүе генә дип каралырга тиеш.