Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАТРОС ШТЕПЕНКО

(Баллада) Муса Җәлилнең кулъязмалары арасында «Матрос Штепенко» балладасының аерым битләре саклана. Бу баллада совет диңгезчеләренең патриотик хезмәтләрен, батырлыкларын сурәтләүгә багышланган. Балладаның үзәгенә «Благоев» пароходының фашист-пиратлар тарафыннан Урта диңгездә батырылу вакыйгасы һәм шул чакта һәлак булган матрос образы алынган. «Благоев» пароходы 1936 елда Франко мятежына каршы көрәшүче Испания балаларына совет гражданнарының бүләкләрен илткән иде. Шагыйрь ирек өчен көрәшүче Испания халкы балаларына кием- салым китергән совет пароходының йөзүен һәм аның командасының батырлыгын кызыксынып күзәтеп барган. Шул хакта газетада басылган хәбәрләрне җыйган. Балладаның язылып бетү-бетмәве билгеле түгел. Аның караламасы «Служебная записка» кәгазенә язылган, ләкин бит тәртибе күрсәтелмәгән. Шуңа күрә аның бәйләнешле агышын билгеләве читен, чөнки әсәрнең (төрле кисәкләрдән булса кирәк) аерым-аерым битләре генә бар. Язучының планына караганда, баллада җиде глава һәм эпилогтан торырга тиеш: 1. Урта диңгез; 2. «Благоев»; 3. Моряк хикәясе; 4. Акула; 5. Соңгы аккорд; 6. Таныш йолдыз; 7. Саубуллашу; 8. Эпилог. Штепенконың: «Минем йөзүем шуның белән тәмам. «Благоев» урынына 25 яңа пароход төзелер. Туган илемә һәм семьяма сәлам әйтегез» дигән сүзләре эпиграф итеп алынган. Түбәндә без балладаның табылган өлешен бирәбез. Болар беркайда да басылмаган. Битләрнең тәртибен табып, аның эзлекле агышын бирү мөмкин түгел, шуна күрә бер биттә язылган юллардан соң сызык куела бара. I * Кояш батты, Кояш баткан чакта Күкиең, чите калды кызарып. Көнчыгышта сыңар йолдыз калыкты, Кара төнгә каршы күз ачып. Ал кояшның соңгы нурларында Коенып йөзә болыт төркеме — Шәфәкъ шәүләсеннән кызарганга Канга манчып алгаң шикелле — Кояш батты инде... Көнчыгышта Ялгыз янган якты йолдызга !