Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОСОГОР ЗАВОДЫ —ЛАУСА ҖӘЛИЛ —ЯСНАЯ ПОЛЯНА

I Безнең сәяхәт бары ике көн дәвам итте: июльнең 7 сендә иртән Мәскәүдән чыгып киткән идек, 8 ендә кич кайтып кердек. Ләкин бу ике көн эчендә күргәннәр һәм күңелдән кичергәннәр шундый бай булды ки, менә хәзер нәрсәдән тотып .башларга да ничек очлап чыгарга белмичә аптырап утырам... Без күп йөреп, күргәннәрне язып өйрәнгән язучылар түгел. Шуңадыр ахрысы, безнең хәзерге әдәбият һәртөрле юлъязмаларга ярлы да... Гадәтләнмәгән жанрда язуы бик читен ул, әмма бу ике көн турында язмыйча калу мөмкин түгел, чөнки шунсыз җан тынычланмаячак. .../Моссовет бинасы каршыннан Петровкага төшә торган Столешников тыкрыгы бар. Мәскәүгә еш барып йөргән кешеләр бу тоташ магазиннардан торган, һәрвакыт халык белән тулы тыкрыкны яхшы беләләр. .Менә шул тыкрыкның 11 нче йортында, ишек алды түрендәге таш өйнең икенче катында сугышка хәтле Муса Җәлил торган. Зур квартира түгел бу, ә кечкенә бер бүлмә. Менә шул бүлмәдә бүгенге көндә дә Мусаның тормыш дусты Әминә ханым һәм шагыйрьнең үзеннән кечкенә сабый бала булып калган, хәзер инде туташ булып җитеп килгән кызы Чулпан торалар. Бу бүлмә тарихка керәчәк урын, киләчәктә таш өйнең стенасына мемориаль такта куелыр һәм бөек кешеләрнең исемнәре белән бәйләнгән тарихи урыннар арасында безнең Мусаның да бер тәрәзәле кечкенә бүлмәсе сакланыр дип ышанасы килә. Алдан сөйләшү буенча без — Әхмәт Фәйзи, яшь әдәбиятчы Роберт Бикмухаметов һәм мин — 7 сендә иртән Әминә ханым кулы беләң бик пөхтә итеп җыештырылган әнә шул Муса бүлмәсенә җыелдык. Кунакчыл ханымның чәен эчкәннән соң, дүртәүләшеп Курск вокзалына төшеп киттек. Юлыбыз башта поезд белән Тула шәһәренә, ә аннан машинада Косогор заводына чаклы иде. ...Укучылар, ихтимал, хәтерли торганнардыр, 54 елның көзендә Косогор металлургия заводының эшчеләре «Литературная газета» аша язучыларга ачык хат яздылар. Бу хатның бер өлеше Муса Җәлилгә багышланган. Алар Мусаның батырлыгына таң калып соклануларын, аның турында күбрәк белергә теләүләрен язганнар иде. Чуен коючылар бездән, язучылардан, Муса Җәлилнең гыйбрәтле тормыш юлын сурәтләп күрсәтүне, аның легендар образын тудыруны сораганнар иде. Билгеле, бу хатка җавап рәвешендә татар язучыларының чыгышлары да булды. Хәзер исә шул ук Косогор заводының эшчеләре, Мусаның яңа гына чыккан русча җыентыкларына багышлап, 7 нче июльдә укучылар конференциясе үткәрәләр. Без менә шул конференциягә барыр өчен юлга чыктык... 75 Москва — Сочи поездына утырып, еәгать бишләр тирәсендә Тула шәһәренә барын төштек. Конференциягә сонга калмыйк дип ашыкканга күрә, без шәһәрдә тукталып тормыйча вокзалдан ук машинага утырып Косогорскийга киттек. Шәһәр аша үткәндә Әхмәт Фәйзи шулай да Туланы рифмалап алмыйча түзмәде: «Әй, Тула, Тула! Күргәч, күңелем тула»,— диде ул, безне көлдереп. Без егерме минуттан Косогор шәһәрчегенә, юк, дөресрәге, металлургия заводына барып та җиттек. Биредә шәһәр, шәһәр эчендә завод түгел, ә завод әйләнәсендә шәһәр иде. Бу җиргә кайсы яктан гына килмә, әллә кайдан ук сары төтенгә чорналып, ялкын бөркеп утырган завод күренә. Завод бөтенесеннән элек игътибарыңны биләп ала, ә аның тирәсенә сибелгән шәһәрне, ничектер, барып кергәч кенә карый башлыйсың. Урамнар төз, ике яклап буйдан-буйга агачлар утыртылган. Бер яки ике катлы итеп салынган йортлар бар да бер типта, һәркайсының алдында кечкенә бакчасы бар. Шәһәр зур түгел, һәр урамы яланга барып чыга, саф табигать янәшә генә, әмма шулай да һава биредә — чын завод һавасы икән. Иң аяз көнне дә күк йөзе томаланып тора, тамак төбен кытыклап әчкелтем ташкүмер исе аңкый... Бөтен нәрсәгә — агачларга, коймаларга, өйләрнең стеналарына — юка сөрем утырган. Җилсез — тымызык көннәрдә шәһәр өстенә корым ява. Әгәр урамнарга күп итеп агач утыртылмаган булса һәм яшел кырлар, урманнар шәһәрне якыннан гына уратып алмаса, биредәге төтен-сөремгә чыдавы бик авыр булыр иде. Завод ихатасы белән янәшә үк карт бакча сузылып китә, бакча эчендә зур гына клуб бар. Конференция менә шул - клубта булырга тиеш. Без килеп туктау белән бакча коймасына ябыштырылган басма афишаны күрдек. Мусаның исемфамилиясе эре хәрефләр белән басылган... Татарстаннан ерак, бары руслар гына торган шәһәрдә татар шагыйре турында конференция буласын белдергән афишаны күрү — бер үк вакытта сәер дә булып тоелды һәм горурлык хисе дә уятты. Язучының үз халкы эчендә генә калмавы, аның башка милләтләр өчен дә кадерле кешегә әверелүе менә шулай башланып китә, күрәсең.- Җыелыш сәгать 7 гә билгеләнгән, инде сигезенче ярты, ә залда халык күренми әле... Җәйге матур кич, үзенә дәшеп торган бакча, берәүнең дә, ахрысы, таш бинага ашыгып керәсе килми. Без берникадәр борчыла да башладык: кемнәрдер оештырып йөргән бу конференция дигәннәре, казенный бер эш буларак, халыкны үзенә җәлеп итә алмыйча «пыш» итеп кенә калмасмы? Безнең борчылуыбызны сизенгән кайбер иптәшләр безне тынычландырырга тырышалар: «Җәй көне шулайрак була инде ул, күрәсез, кояш та баемаган әле... Ләкин, курыкмагыз, киләсе кешеләр барыбер килер» диләр. Чыннан да бераздан клуб тирәсендә халык ишәйде, фоэда йөрүчеләр артты, залга кереп утыручылар да күренгәли башлады. Ул арада булмый, Мәскәүдән «Литературная газета» хәбәрчесе белән фоторепартер да килеп төштеләр. Заводның партия, комсомол, профсоюз кешеләре, җирле матбугат вәкилләре, китапханә работниклары — барысы да җыелып беттеләр... Менә сәхнәгә җәйге ак китель кигәң берәү чыгып басты. Бу — партоешма секретаре иптәш Грачев иде. Зал инде эшче яшьләр белән яртылаш тулган, ишекләрне яба башлагач, фоэда икеләнебрәк йөргән кешеләрнең дә күбесе кереп утырды. Шулай итеп тора-бара шактый гына халык җыелды. Сәхнәдәге кызыл эскәтер япкан өстәл артына Әминә ханым, Фәйзи, заводның берничә кешесе чыгып утырдылар. Конференция гадәти генә бер җыелышсыман башланып китте: тантана, купшы сүзләр, алкышлар — берсе дә булмады. Без үз гомеребездә күпме ялтыравыклы һәм яңгыравыклы җыелышлар күрмәдек, алардан, дөресен генә әйткәндә. 76 шактый туйдык та инде. Әмма моның кебек гади, табигый, шул ук вакытта их тас күңелдән барган җылы, дулкынландыргыч җыелышны мин узем хәтерләмим диярлек. Чыгып сөйләүчеләр — заводның пиженер- тары эшчеләре —бер дә артистланмыйча, хискә бәрергә чамаламыйча, үзләренең әйтергә теләгән фикерләрең кешечә гади сүзләр белән генә тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар. Сүз герой шагыйрь турында барса да, берәү дә ялган пафоска бирелеп китмәде, берәү дә җыелышны юри кыздырырга маташып көчәнмәде... Ләкин мин, иң көчле драмадан, иң бай симфониядән кеше ничек сихерләнсә, биредә дә һәркем тора-бара шулай сихерләнде дисәм — арттырып әйткән булмам. Әйе, сүлпән генә башланган җыелыш акрынлап бөтен залны беткәнчә биләп алды. Сәбәп нәрсәдә? Кем җыелышны бу дәрәҗәгә китереп җиткерде? Бу кеше, әлбәттә, Муса үзе иде. ...Башта ул, безнең кечкенә буйлы Мусабыз, гадәтенчә тарсынып, хәтта бераз каушабрак, тыңлаучылар алдына басты. Ничектер сабыйлар күзен хәтерләткән аның кечкенә коңгырт күзләре оялчаи гына елмаялар, аскы калынрак ирене, нидер әйтергә җыенгандай, чак сизелерлек кенә кыймылдап куйгалый... Мәрхүм,, элек безнең арада йөргән чагында да шулай бик тиз дулкыиланучаи иде, гүя күкрәгендә тыгызланган хисләрен яшерә алмый һәм шуның өчен үзе үк уңайсызлана иде. Дөресен генә әйткәндә, тере Мусаны якыннан белү’челәр, аның Моабит төрмәсендә күрсәткән түземлеген һәм батырлыгын ишеткәч, чынчыинан таңга калдылар: шундый юаш-тыйнак, шундый нечкә күңелле шагыйрьдә шулкадәр ихтыяр көче, рух ныклыгы булыр икән!.. Шулай бит ул, кеше күкрәген киереп «мин фәлән-фәсмәтән» дип, шапырынып йөрмәгәч, без күп вакытта аның асыл эчен бөтен тирәнлеге белән күреп җиткерә алмыйбыз. ...Менә бүген дә кечкенә буйлы шагыйрь, тарсынып һәм каушабрак, чуен коючыларга үзенең йөрәген сөйләде... Гаҗәп йөрәк бит бу! Әйтеп бетергесез кешелекле, намуслы, тугрылыклы йөрәк! Нәфис, гүзәл, аһаңле, сагышлы йөрәк! Хатынына, баласына, дусларына, иленә, халкына, ниһаять, тормышка күпме мәхәббәт бу йөрәктә! Шул ук вакытта нинди таза, нинди батыр йөрәк ул! Газапларга бирешмәгән, үлемнән курыкмаган, үч һәм нәфрәт .белән янган йөрәк. һәм озак та үтми, нечкә күңелле шагыйрь тыңлаучылар күз алдында чын пәһлеван булып үсә. Әлбәттә, кинәт буе үсеп, күкрәге киңәеп, беләкләре юанаеп түгел, ә рухы корычтай ныгаеп, намусы чишмәдәй пакьла- нып, акылы алмаздай яктырып, Ватанның гадел улы, халкының тугрылыклы хезмәтчесе булып гәүдәләнә ул. Конференциядә чыгып сөйләүче иптәшләр — инженер Алексей Житков, машинист Василий Печников, парткабинет мөдире Борис Калиничев һәм башкалар — безнең Мусаны әнә шулай сурәтләп бирделәр. Бу Мусаның исеме тирәсендә купкан мактау шау-шуына ияреп, шагыйрьгә мәдхия уку түгел иде, бу шагыйрьнең йөрәген һәм язмышын дөрес аңлау, аны чын сыйфатында күрү иде. Чөнки алар шагыйрьнең һәрбер шигырь юлына салган уй-кичерешләрен гаҗәп дөрес аңлап, бер дә «китереп җиткерергә» яки «тирәнәйтергә» тырышмыйча сөйләделәр. Дөрес, гади сүзләрнең көченә ни җитә. Залда «шылт» иткән тавыш юк. Халык, Мусаның гүзәл хаятеи һәм фаҗигале үлемен күз алларыннан кичергәндәй, тәмам йотылып, тый да алмыйча утыра... Менә иптәш Лапин, Әминә ханымга таба борыла төшеп, шагыйрьнең «Ышанма» дигән шигырен укый: Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен», —дисәләр, Син ышанма, бәгырем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. 77 Арттырып әйтүем түгел, әмма бу минутта мөлдерәп күзләренә килгән яшьләрен тыя алмаучылар да булды... Инде Әминә ханым, чуен коючыларга бүләк итеп китергән Мусаның зур портретын чыгарып, президиум өстәленә бастырып кунгач, халык бердән аягүрә торып, тере Мусаны алкышлагандай, озаклап кул чапты. 1954 елның башында Казанга килгән Азербайҗаи шагыйре Сәмәт Вургуи зур, рәсми җыелышта чыгып, /Муса кебек шагыйрьне тудырган халык — бөек халык ул, дип әйткән иде. Без үз милләтебез турында алай зурдай уйларга өйрәнмәгәнбез. Татар халкына карата «бөек» сүзен ишеткәч, кайберәүләр шул чакта бик уңайсызланып та киттеләр... Тыйнаклык, әлбәттә, гүзәл сыйфат, ләкин чит милләт кешеләре безнең халык турында шулай зурлап әйтәләр икән (ә алар нәрсә әйткәннәрен белеп һәм шуңа ышанып әйтәләр, минемчә), димәк зурлау өчен ниндидер нигез бар, һәм без аңа чырай сытмаска тиешбез. Шушы уңайдан Абдулла Алишны да җылы итеп искә аласы килә. М. Җәлилнең «Дуска» исемле шигыре аңа багышланган. Алиш М. Җәлилнең патриотик эшендә турылыклы иптәш, кыю көрәшче, эчкерсез булышчы булган. Ул — партиясез совет язучысы — соңгы сулышына кадәр фашизмга каршы көрәшеп, туган иле, совет халкы данын үстереп, батырларча һәлак була. Муса Җәлил һәм Алишлар безнең халыкның дәрәҗәсен илебездәге барлык халыклар алдында шактый нык үстерделәр. Кая гына барма герой-патриотлар турында сүз чыкты исә, безнең халыкны хөрмәт белән телгә алалар: «Татар халкы тарихка менә нинди кеше бирде!» — диләр. Косогор заводында да безгә мондый сүзләрне күп кенә ишетергә туры килде. Ләкин шул ук вакытта Мусаны барлык совет халыкларының уртак шагыйре итеп танырга теләү дә бик көчле. Конференциядә чыгып сөйләгән иптәшләрнең сүзләреннән бу бик ачык сизелде. Моның сере нәрсәдә? Моның сере, минемчә, коточкыч сынау аша үткән Мусаның образы, кеше һәм шагыйрь буларак, легендар бер образга әверелеп халыклар күңеленә кереп урнашуда булса кирәк... Гади рус кешеләре аның исемен Рылеев һәм Маяковский исемнәре белән янәшә куеп сөйләделәр. Ул гыиа да түгел, Мусаның иҗатында рус халык иҗатының йогынтысын күрергә теләделәр (мәсәлән, «Күлмәк», «Сандугач һәм чишмә» шигырьләрендә). Безгә бу, ихтимал, сәер дә булып тоелыр, чөнки Муса беткәнче «татарча» шагыйрь бит ул... Әмма барлык милләт кешеләре өчен дә уртак, кадерле булган патриотик хисләрне шундый дәрт,- җылылык һәм сагыш белән җырлаучы шагыйрьне һәрбер халык үзенең улы итеп күрергә тели, үзенең җырчысы итеп таныйсы килә. Муса үрнәгендә без илебез халыкларының үзара туганлык җепләре белән никадәр нык бәйләнгән булуларын күрәбез. Без Муса Җәлилнең барлык халыкларга үз, якын булуы белән, әлбәттә, горурланабыз. Конференция соң гына бетте. Клубтан чыксак — ни күрик — шәһәр өстенә бөтен офыкларны иңләп алган яшенле яңгыр килә... Ашыга-ашыга гостиницага кайттык. Озак та үтми күк йөзен утлы камчы белән өзлексез телгәләп, йөзләрчә арбалар күпердән узгандай тоташ дөбердәп, давыллы яңгыр килеп тә җитте. Металлургия заводы өстендә яшенле яңгыр — искиткеч күренеш икән ул! Әйтерсең, бөтен дөнья ут эчендә. Домна мичләреннән, тамчылар чәчрәтеп, апак чуен ага, озын трубалардан көлтә-көлтә чаткылар бөркелә, тирә-юньдә меңнәрчә электр утлары җемелди, завод территориясендә паровозлар үкерә... һәм шушы галәмәт өстендә тагын бертуктаусыз чатыр да чотыр, ялт та йолт яшен котырына, таулар ишелгәндәй гөрселдәп күк күкри, чиләкләп яңгыр коя... ...Ниндидер бер тирән сер бар кебек бу дәһшәтле күренештә. Кешене сыныймы ул, һәм шул сынаудан Муса кебекләр туамы? Әллә ярсып 78 яныймы үл. һәм бу усал янаудан Муса кебекләрнең җырларын өзгән каоа көчләр тетрәп төшәме? Ни генә булмасын, Косогор заводы өстендәге яшенле яңгыр шагыйрьгә багышланган кичәнең көчле аккорды булып тоелды безгә... II ...Иртәгесен көн искитәрлек иде: якты, җылы, тын, аз гына бөркү, тик аратирә әллә каян гына искәләгән уйнак җил биткә йомшак кына орынып китә. Җирдә төнлә аккан гөрләвекләрдән комлы эзләр калган, аяк асты, шактый дымлы булса да, пычрак түгел, шлаклы туфракка яңгыр сеңеп өлгергән. Агачлар, үләннәр, бакча рәшәткәләре, өйләр бар да тузаннан тәмам чистарынганнар,— яшәреп, бәйрәм иртәсендәге кызлар шикелле, сөенечле балкып торалар, һавада тополь исе аңкый, тик бу' таза-тәмле искә аралашып, әлеге тамак төбен кытыклаган әчкелтем ташкүмер исе дә килә. Күк йөзе ерак, сыек-зәңгәр, һәм бик биектән төнге яшен теткәләгән күперенке ак болытлар каядыр акрын гына агалар. ...Нурга коенган, рәхәт тынлыкка талган, парланып, хуш исләр бөркеп торган менә шушындый көнне без «Ясная Поляна»га киттек. Әйе. «Ясная Поляна»га киткәнче, безгә әле Косогор заводын күрсәтеп йөрделәр. Ләкин, укучы гафу итсен, гомеремдә беренче тапкыр күргән завод турында язарга җөрьәт итә алмыйм. Ялгышырмын, бутап бетерермен, нәтиҗәдә белгән кешеләр алдында көлкегә калырмын дип куркам. Чехов яза ич: бер баладан, диңгез нинди ул, дип сорагач, бала: «диңгез бик зур» дип җавап биргән. Шул бала шикелле мин дә, металлургия заводы бик зур ул, дип кенә әйтә алам. Косогор шәһәре яныннан гына әлеге бик шәп эшләнгән атаклы Москва — Симферополь юлы уза. Завод идарәсе биргән машина белән без шул киң, туры, тип-тигез юлга чыгып, көньякка таба киттек. Тирә- юнемә бик игътибар белән карап барырга тырышам. Минемчә, бу Толстой йөргән җирләр булырга тиеш инде. Бөек язучыны, яшәгән җирләреннән аерып, күз алдына китерергә мөмкинме соң? Әлбәттә, юк. Күз- алдында җәелеп яткан табигать — нәкъ менә Толстойны тудырган, Толстойны рус җиренең бөек язучысы иткән табигать үзе иде. Кыргый да түгел ул, артык купшы да түгел, гади генә кебек, әмма урта Россиягә хас бөтен матурлыкны үзенә җыйган гаҗәеп самими-нәфис, сөйкемлетабигать иде бу! Хәзер менә мин, арттырып җибәрмимме икән, дип куркам. Ихтимал, минем күземә генә ул шулай күренгәндер? Без бит июльнең беренче яртысында бардык. Җәйге табигатьнең нәкъ пешеп өлгергән чагы. Печән өсте. Яланнардан бал исе килә. Төннәрен яшенле эре яңгырлар ява, иртәләрен җирдән сөттәй ак пар күтәрелә, көндезләрен урман- кырлар өсте ямь-яшел нурланып тора. Мондый чакта табигатьнең аеруча матур, сөйкемле булып күренүе гаҗәпмени? Чынлап та, биредә әллә ни юк та шикелле.. Сөзәк кенә күтәрелеп* киткән калкулыклар; калкулыклар арасында урыны-урыны белән киң, урыны-урыны белән тарүзәнлекләр; үзәнлекләр уртасыннан борыла-борыла аккан кечкенә инешләр яки карт тирәкләр арасыннан елтырап күренгән буалар; ерактагы сыртлар битендә утырау булып кына утырган, яки якыннан гына башланган, ләкин дәвамы каядыр еракка китеп, күздән югалган зәңгәрсу урманнар; урман ышыкларында тын гына яткан вак күлләр... Менә шул. Әмма бу гадәти генә табигатьнең, башта әйткәнемчә, никадәр гүзәл, сөйкемле булуына укучыны ышандырыр өчен Толстойның үзен шаһит итеп чакырасым килә. Толстой иҗатында үзенең бөтен байлыгы, эчке сулышы, төсе-исе белән искиткеч төгәл, тулы, нечкә итеп тасвирланган табигать — менә шушы җирләр, урта Россия табигате ул. 79 «Ясная Поляна» Косогордан ерак булып чыкмады. Бер ярты сәгать чамасы баргач, безнең машина зур юлдан уңга борылып, таррак асфальт юл белән кереп китте. Озак та үтми без «Ясная Поляна» усадьбасының алдына да килеп туктадык. Машинадан төшкәч тә тирә-ягыбызга карандык: әйе, нәкъ хыялда яшәгән күренеш иде бу... Каршыдагы калкулыкта авыл. Авыл белән усадьбаны үзәнлек аера; үзәнлек уртасыннан кечкенә елга агып килә; нәкъ усадьба турысында елга һаман киңәя барган озынча буа булып җәелеп ята. Буага авыл яклап бәрәңге бакчалары төшәләр, ә усадьба яклап мәһабәт карт тирәкләр үсеп утыралар. Усадьбага юл менә шул буа башыннан кереп китә. Юлның ике ягыннан карт юкәләр тезелешеп бара. Толстой заманында бу юлны «Главный прошпект» дип атап йөрткәннәр. «Прошпект» башында кызыл кирпечтән дүрт кырлап өйгән ике юан капка баганасы тора. Капка төбендә яшел будка, будка янында — милиционер... Без тын гына торган, җитди чырайлы милиционер яныннан үтеп, усадьбага керәбез. Без мөкатдәс җиргә аяк бастык, һәм безне шунда ук тантаналы бер киеренкелек биләп алды. Үзара артык сөйләшмичә, бөтен игътибарыбыз җигелгән хәлдә ашыкмыйча гына алга атлыйбыз. «Прошпект» капкасыннан керүгә диярлек без буа ярына утыртылган баганада язулы такта күрдек. Туктап укыдык; «Бу буада Л. Н. Толстой крестьян балалары белән бергә су коена торган иде». Моны укыгач, даһи картның сука сукалап,-печән чабып йөрүе дә минем күз алдыма килде. Әйе, чын мәгънәсендә «җир кешесе» булган ул! ...«Прошпект» буендагы юкәләр карт инде, Толстойның бабалары заманыннан ук үсеп утыралар.. Нинди бөек тормышның шаһитлары булганнар алар! Лев Николаевич шушында туган, шушында гомеренең алтмыш елдан артыграк вакытын уздырган. Тиңсез әсәрләренең күбесе биредә аның күңелендә бөреләнгән, биредә уйланган, биредә язылган. Биредән аның, Горький сүзләре белән әйткәндә, бөтен әшәкелекне фаш итүче рәхимсез, гадел тавышы дистә еллар буенча яңгыраган; биредән торып ул «рус тормышы турында, безнең барлык әдәбиятыбыз сөйләгән кадәр, бер үзе сөйләгән»... һәм дөньяда «Ясная Поляна» шикелле, бөек бер затның олы тормышы белән бәйләнгән, халык күңелендә чыннан да якты, чыннан да чәчәкле алан булып сакланган икенче бер изге урын бармы икән?.. ...Менә без усадьбаның төп йорты алдына килеп чыктык. Бу ике катлы, яшел түбәле ак йорт — Толстойларның гомер иткән йортлары. Хәзер ул музей булып саклана, йортның каршысында карт агачлар белән әйләндереп алынган иркен, табигый аланлык; аланлыкта тездән югары куе үлән, чып-чуар кыр чәчәкләре... Икенче катның тар гына балконы аланлыкка карап тора. Соңыннан белдек; Лев Николаевичның эш кабинеты шушы балконга чыга икән. Йортның сул канатында, беренче катка беркетеп эшләнгән түбәле зур терраса бар. Бу террасаны без күп кенә фотографияләр буенча беләбез: Лев Николаевичның Антон Павлович Чехов белән бергә төшкән рәсемен генә хәтерләгез — террасаны гына күрү түгел, бөтен «Ясная Поляна»ның үзен хис итәрсез. 1919 елны Михаил Иванович Калинин София Андреевна Толстая белән шушы террасада чәй-эчеп, сөйләшеп утырган. Аларның бу утыруларын төшереп алган кинокадр «Ясная Поляна»ның әдәби музеенда хәзер дә саклана. Толстойлар семьясы җәй айларын гел иркен террасада үткәрә торган булганнар; биредә ашаганнар-эчкәннәр, Лев Николаевич үзенә килгән кешеләр белән сөйләшеп утырган... Хәзер дә әле шул ук өстәл, 80 чыбыктан үргән шул ук җиңел, ипле урындыклар тора, тик алариың ' «Музеи-гсачьбаныц» өлкән гыйльми сотруднигы Н. Лузин безне ияртеп ©игә алып керә. Бусагадан атлап без Толстой торган өйгә генә түгел ул яшәгән чорга, аның бик борыннан килгән нәсел шәҗәрәсенә, күп санлы семья членнары янына, бөек замандашлары арасына, ниһаять, Толстойны чорнаган көнкүреш шартлары эченә керәбез. Башта ук шуны әйтергә кирәк, биредә күргәишиеткәнне кыска бер очеркта язып чыгу һич мөмкин эш түгел. Күргән нәрсә шулкадәр күп, алган тәэсир шулкадәр бай булды ки, хәзерге минутта мин аны кай җиреннән тотып башларга да белмим. Өйне карап йөргәндә каләм, блокнот белән файдаланырга туры килмәде, шуңа күрә ишеткән-күргәинәрдән хәтергә аеруча нык сеңеп калган моментларны язу белән генә чикләнергә телим. Түбән каттагы алгы бүлмәгә керү белән күзгә бәрелгән нәрсә — сары төстәге китап шкафлары булды. Бу шкафлар Толстойдан калган күп телләрдәге китаплар белән тулы. Гомумән ике катлы зур йортның һәр бүлмәсендә безгә китап гел очрап барды. Югары катта без язучының аерым бүлмәгә урнаштырылган китапханәсен дә күрдек. Нинди генә телдә һәм нинди генә эчтәлекле китап юк биредә! Толстой унөч тел белгән, шул исәптән татар һәм гарәп телләрен дә белгән. Картайган көнендә борынгы яһүди телен дә, укып аңларлык дәрәҗәдә, өйрәнгән. Инжил, Коръәннән алып. Марксның «Капитал»ыиа һәм Ленин мәкаләләренә кадәр укыган ул!.. Ә без?.. Коридорга үтә торган ишек белән китап шкафы- арасында, стенада хара күннән теккән зур бер букча эленеп тора. Шушы букча белән һәр- көнне Козлова Засека (хәзерге Ясная Поляна) станциясеннән газета- журналлар һәм хатлар алып кайта торган булганнар. Толстойга, гомеренең соңгы елында, көн саен 20— 25 ләп хат килеп торган. Иптәш Пузинның әйтүенә караганда, Толстой үлгәннән соң бу йортта илле меңләп хат торып калган. Алгы бүлмәдән икенче катка менәбез. Бирегә менгәч тә игътибарны үзенә җәлеп иткән нәрсә — сул як почмакта басып торган, кызыл агачтан манарага охшатып эшләнгән зур сәгать булды. Бу сәгатьне, әйтүләренә караганда, Лев Николаевичның бабасы Н. С. Волконский сатып алган. Сәгать хәзерге көндә дә йөри, тавышы аның бик матур, һәм ул минутларны, секундларны гына түгел, ай числоларын да күрсәтә икән. ...Уң ишектән залга керәбез. Өйнең иң зур бүлмәсе бу, Толстойлар семьясының кайчандыр шау-гөр килеп торган почмагы... Биредә аша- ганнарэчкәннәр, кунакларны кабул иткәннәр, уйнап-көлеп күңел ачып утырганнар, яки заманның иң җитди мәсьәләләре — Россия язмышы, халык тормышы, әдәбият, сәнгать хәлләре турында кызу бәхәсләр алып барганнар. Шушы залда 1889 нчы елның декабренда «Ясная Поляна» яшьләре Толстойның «Мәгърифәт җимешләре» («Плоды просвещения») дигән комедиясен беренче тапкыр уйнап күрсәткәннәр. Спектакльне карарга Мәскәүдән һәм Туладан кунаклар килгәннәр. Шушы залның әнә теге түгәрәк өстәл торган почмагында Лев Николаевич үзенең язып яткан «Яңадан туу» («Воскресение») романын берничә кич буена якыннарына укып күрсәткән. Заманында кемнәр генә булмаган биредә! Семьяның үз, якын кешеләре Тургенев белән Фет еш кына килеп йөргәннәр; Лев Николаевичның ихлас күңелдән яраткан әдибе («Прозабызның Пушкины» дип атый ул аны), «кызлардай мөлаем» Чехов бу өйдә тансык кунак булган; заманның тынгысыз кешеләре, бөек язучының игътибарын һәрвакыт үзләренә оиләп торгам Горький белән Короленко әледән-әле килеп, бу залда 6. .с. ә.* 2. 81 хуҗа белән кызыклы һәм мәгънәле әңгәмә алып барганнар. Шулай ук биредә художниклардан Репин, Крамской, Нестеров, Ге, композиторлардан Танеев, Аренский еш кына кунак булганнар... Хәер, монда булган кешеләрнең барысын да санап чыгарга мөмкинме соң? Язучының озын гомере дәвамында әдәбият, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре, эшчеләр, крестьяннар, студентлар, төрле илләрнең вәкилләре «Ясная Поляна» бусагасын таптаудан бер генә көн дә туктап тормаганнар. Залның гомуми күренеше бик гади, җиһазлары чуар—бер генә стильдә түгел, күзгә бәрелеп торган әллә ни байлык һәм купшылык юк, кыскасы, граф өенең залы димәссең. Ишектән керүгә сул кулда ялт иткән зур рояль, уртада ак эскәтер япкан озын өстәл, аның тирәсендә җиңел венский урындыклар; түр почмакта кызыл агачтан түгәрәк өстәл һәм борынгы стильдәге креслолар; өстәл өстендә абажурлы лампы, тагын бер кечкенә өстәлдә җиз шәмдәлләр... Ике тәрәзә арасында, сырлап эшләнгән затлы рамда аяклы көзге... Стеналарда алтын путаллы һәм буяулы рамнарда Толстойлар нәселендәге кешеләрнең, Лев Николаевичның үзенең һәм семья членнарының портретлары... Бу портретларның күбесе бөек художниклар кулы белән язылган. Менә И. Н. Крамской тарафыннан Толстойның, «Анна Каренина»ны язган чорда (1873 елда), эшләнгән портреты; менә И. В. Репинның Татьяна Львовнаны (Толстойларның өлкән кызларын) язган портреты; менә В. А. Серов тарафыннан эшләнгән Софья Андреевна портреты... Моның кебек эшләр «Ясная Поляна» йортында күп алар, барысын да санап торып булмый, тик шуны гына әйтәсе килә: ул чорда бөек Толстой тирәсенә барысы да — художниклары да, композиторлары да, язучылары да — үзләреннән-үзләре тартылганнар, һәм тирән дуслык, иҗади якынлык җепләре белән тыгыз бәйләнеп, бергә яши белгәннәр. Шулай да тагын ике портретка тукталмыйча үтә алмыйм. Боларның берсе — Толстойның анасы ягыннан бабасы булган Н. С. Волконский портреты: башында аның ак парик, сакал-мыексыз, куе кара кашлар, туры борын, кысып йомылган иреннәр... «Акыллы, тәкәббер, сәләтле кеше» дигән Толстой аның турында. Менә шушы кешенең характерындагы кайбер сыйфатларны ул «Сугыш һәм тынычлык» романындагы князь Николай Андреевич Болконский образында чагылдыра. Икенчесе — Лев Николаевичның атасы ягыннан бабасы булган И. А. Толстой портреты. Бу инде, язучының әйтүе буенча, бик йомшак табигатьле, ачык күңелле, гаять юмарт, әмма шактый сай кеше булган ’. Аның характерын Толстой шул ук романдагы граф Илья Андреевич Ростов образында сурәтләп күрсәтә. ...Залдан ике тәрәзәле, кечкенә якты бүлмәгә чыгабыз. «Кунак бүлмәсе» дип йөртелгән ул... Бүлмәдә бер кечкенә язу өстәле, бер түгәрәк өстәл, ике кресло, диван һәм шкаф. Стеналарында бик күп фоторәсемнәр. Шулар арасында Софья Андреевнаның художник Н. Н. Ге тарафыннан эшләнгән зур портреты эленеп тора. Шушы ук бүлмәдә Крамской үзенең, әлеге без залда күргән, Толстой портретын язган икән. Лев Николаевич белән художник арасында ва- кыт-вакыт сәнгать мәсьәләләре турында кызу бәхәс кузгалып китә торган булган, һәм бу бәхәсләрне язучы соңыннан «Анна Каренина» романында чагылдырган (граф Вронскийның художник Михайлов белән сөйләшүе) . Биредә Тургенев үзенең хикәясен укыган, биредә Софья Андреевна озын төннәр буе иренең язганнарын акка күчереп утырган. Әйе, кечкенә бүлмә күпме кадерле истәлекләр саклый үзендә! 1 Ул 1812—1816 елларда Казан губернаторы да булып торган. 82 Без бөек язучының эш кабинетында... Дулкынлануны тыю бик авыр... Акыт монда күргәннәрнең барысын да бөтен әһәмияте белән аңлап бетүдән гаҗиз кебек, йөрәк күрү-ишетүдән туган тирән тәэссоратны сыйдыра алмас шикелле... Хәзер менә, күпме вакыт үткәннән соң да, мин күргәннәремне эзлекле рәвештә тыныч кына яза алмыйм. Шуңа күрә укучы таркау һәм тәртипсез язуымны гафу итсен. Бүлмә уртасында, бер башын стенага терәп куйган, урта зурлыктагы, яшел постау ябыштырылган язу өстәле тора. «Ясная Полянада» үткәргән бөтен гомере буенча Толстой шушы өстәлдә эшләгән. Шушы өстәлдә «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина», «Якадан туу» романнары туган. Өстәл өстендә Толстой тоткан әйберләр — гади генә кара савыты, пресспапье, карандаш-каләмнәр, пәке, ике шәмдәл, кәгазьләр салыр өчен бер тартма... Өстәл турысындагы озын шүрлектә язучының кул астында тота торган китаплары... Шүрлектән югары стенада Рафаэльнең «Сикстинская мадонна» картинасыннан алып, аерым-аерым эшләнгән биш күренеш эленеп тора. Шулардай уңдарак Тургенев, Некрасов, Фет, Ковалевский рәсемнәре... Өстәлдән уң кулдагы стена буенда күн белән тышланган иске, зур диван тора. Бу диванда Толстой дөньяга килгән, еллар үткәч, аның үз. балалары да шушы диванда туганнар. Тагын нәрсә! Биредә төрле җиһаз-әйбер бик күп, ләкин барысын да хәтерләп бетерергә мөмкинмени?! Аларның күбесе Лев Николаевичның ата-аналары заманыннан калган һәм язучының, бала чагыннан алып сиксән ике яшьлек карт булып үлгәнчегә кадәр, күз алдында сакланган әйберләр. Бу әйберләрнең кайберләрең (мәсәлән, шул ук диванны, шул ук язу өстәлен) язучы үзенең әсәрләрендә сурәтләп калдырган. Яна әйберләр дә аз түгел. Менә өстәлдә Мальцев пыяла заводы эшчеләре тарафыннан Толстойга, 1901 елны аны чиркәүдән аеру уңае- белән бирелгән һәм бер як битенә алтын хәрефләр белән тирән хөрмәт сүзләре язылган зур яшел пыяла кантары тора... Менә икенче бер кечкенә өстәлдә Американың атаклы уйлап табучысы Эдиссон бүләк итеп җибәргән фонограф. Шуның янында ук стенага элеп куйган кымыз соса торган башкорт уҗавы (чүмече)... Бик матур итеп сырлап эшләнгән бу уҗауга уеп, татарча түбәндәге сүзләр язылган: «Граф Лев Николаевич Толстой җәнапларына Арслангали Солтановтан»... һәм менә шушы бүлмәдән Лев Николаевич Толстой 1910 елның салкын, караңгы октябрь төнендә «Ясная Поляна»ны бөтенләйгә ташлап чыгып китә... Язу өстәлендәге шәмнәрне ул үзе сүндерә, һәм шуннан соң инде аларны берәү дә яңадан кабызмый. Чыгып китәрдәи берничә сәгать элек кенә ул Достоевскийның «Братья Карамазовы» дигән романын укып утыра. Бүгенге көндә дә роман ачык калган килеш өстәл өстендә ята... Бүлмәдәге бөтен җиһазәйберләр Толстой чыгып киткән чак^ кайсы урында, нинди хәлдә торып калган булсалар, хәзер дә шул ук урыннарында, шул ук хәлдә торалар. Бер бу бүлмәдә генә түгел, ике катлы йортның барлык бүлмәләрендә (ә алар егермегә якын) бөтен җиһаз, бөтен обстановка нәкъ Толстойдан торып калган хәлдә сакланалар. Без бүлмәләрнең барысын да карап чыктык. Без Лев Николаевичның йокы бүлмәсен карап үткәндә аның рәсемнәр буенча электән хәтердә сакланган киемнәрен — блузасын һәм киң читле эшләпәсен — күрдек. Без Софья Андреевнаның хатын-кызларга гына хас пөхтәлек белән җыештырылган, әллә нихәтле вак-төяк әйберләр белән зиннәтләигән, стеналары исәпсез күп фоторәсемнәр белән чуарланган бүлмәсендә булдык. Софья Андреевна үзе фотография белән шөгыльләнгән икән, рәсемнәрне бик күп төшергән һәм «Л. Н. Толстой тормышыннан» дигән шактый зур 6» 83 фотоальбом төзеп калдырган. Соңгы елларында ул рәссамчылык белән мавыгып, «Ясная Поляна» күренешләрен һәм натюрмортлар язган. Ул даһи иренә булышу гына түгел, үзе дә әдәбият белән шөгыльләнә, нәсерләр, балалар өчен хикәяләр яза, гомере буе диярлек көндәлек алып бара. Шуның өстенә ул, хәзергә әле басылып чыкмаган, 8 томлык бик бай мемуар әдәбият калдыра. Без күп бүлмәләрне карап үткәннән соң, ниһаять, «көймә түшәмле» мәшһүр бүлмәгә кердек. Бу ярым подвалсыман бүлмә художник Репин кулы белән полотнода мәңгеләштерелгән. Күргән кешеләр хәтерлиләрдер: ак блуза киеп, тар каеш белән билен буган Толстой калын стеналы подвалның тәрәзәсе каршында, бик гади генә өстәл артында язып утыра. Утырган нәрсәсе дә аның палас салган бер ящик кенә... Түрдәге почмакка чалгысын сөяп куйган, чөйдә — кул пычкысы, ишек төбендә киемнәре эленеп тора. Бөек язучының үзе һәм эшеижаты турында гаҗәеп күп нәрсәләр сөйли торган дулкынландыргыч картина бу! Чыннан да шушы ярым подвал 1880 нче елларның ахырыннан алып 1902 нче елга кадәр Толстойга эш бүлмәсе булып хезмәт итә. Биредә күп кенә даһи әсәрләре туа. Шул ук елларны ул бик җигелеп авыр крестьян эшенә бирелеп китә: җир сукалый, печән чаба, хәтта үз кулы белән итекләр дә тегә. ...Менә хәзер дә аңардан калган нәрсәләр — чалгысы, пычкысы, киемнәре — нәкъ картинада күрсәтелгәнчә үз урыннарында торалар. Әйтерсең, Толстой аларны вакытлы гына калдырып чыккан. 1941 нче елның көзендә «Ясная Поляна» ва'кытлыча фашистлар кулына төшеп торды. Кешелек сыйфатларын югалткан фашист солдатлары дөнья культурасының бу изге урынын пычрак итекләре белән таптадылар, хәкарәт иттеләр. Ул гына да түгел, чигенгән чакларында _ алар «Ясная Поляна» йортына ут төртеп киттеләр. Без менә шул коточ- ’ кыч җинаятьнең эзләрен күрдек... Мин тәмам гаҗиз булып Фәйзидән сорыйм: — Ничек итеп аларның куллары күтәрелде икән? Я, хайван солдатлары аңламаса бит, командирлары, штабларда утырган зур начальниклары аңларга тиеш иде ләбаса! Фәйзи әйтә: — Начальниклары аларның солдатларына караганда да вәхширәк, ерткычрак булдылар ич! Төп җинаятьчеләр шулар иде бит,— ди. һәм бу бик дөрес, әлбәттә. Иң зур җинаятьче Гитлер үзе һәм анын милитарист генераллары булды. Я, шуларның тере калганнарына хәзер ышанып буламы? «Ясная Поляна» аларның үткәндәге җинаятьләрен истә тотарга һәм киләчәктә дә аларга ышанмаска, алардан сак булырга куша. Ярый әле безнең хөкүмәтебез үз вакытында «Ясная Поляна»ның бөтен кыйммәтле нәрсәләрен Томскига күчергән. Фашистларны куганнан соң, Толстой йортын бик тиз төзәтәләр, һәм 1942 елның маенда инде аны халык өчен яңадан ачалар. Ә 1945 елны җибәрелгән әйберләр бөтенесе дә эвакуациядән кайткач, йортиы тәмам әүвәлге хәленә китерәләр. Совет хөкүмәте 1921 елны «Ясная Поляна»ны дәүләт заповеднигы итеп игълан итә һәм бу акты белән ул үзен бөек язучының туган-үскән, иҗат “иткән җирен дөнья культурасы өчен мәңге саклаучы бердәнбер чын хуҗа итеп күрсәтә. Авыр сугыш елларында исә ул аны һәлакәттән саклап алып кала. Кешелек дөньясы моның өчен совет хөкүмәтенә рәхмәт әйтеп бетерә алмаска тиеш. «Ясная Поляна» йортының бусагасыннан атлап кергән минуттан алып, ишегеннән кире чыкканчыга кадәр безне искитеп гаҗәпләнү, сөенеп соклану һәм нечкәреп дулкынлану хисе ташламады. Нинди хөрмәт-игътибар, нинди хәстәр һәм кайгыртучанлык белән саклана бу 84 йорт! Бер генә әйбер дә бит биредә онытылмаган, игътибарсыз калмаган Хәтта Толстойның бит сөртә торган сөлгесе белән таянып йөргән таягы да киләчәк буыннар өчен саклана. Тузан кундырылмый, кеше кулы тидерелми аларга... Моның өчен биредә эшләүчеләрнең барысына да кат-кат рәхмәтләр әйтәсе килә. Шул ук вакытта, йортның беренче бүлмәсенә кереп карын башлагач та, минем йөрәктә бер әрнү, ачыну хисе кузгалды. Бу хис бүлмәдән бүлмәгә күчә барган саен көчәя дә барды. Нидән туды соң бу әрнү һәм ачыну хисе? Моның сәбәбе безнең үзебездә — татарларда тарихи мираска, бөек кешеләребездән калган кадерле реликвияләргә хөрмәтсез карау, аларны җыймау, сакламау, әрәмшәрәм итү, кыскасы, бу эштә искиткеч ваемсыз булу, соң чиктә культурасызлык күрсәтү иде. Партия һәм хөкүмәт бу юлда безгә ярдәм итеп тора, көндәлек кайгыртуыннан ташламый. Бөек Ватан сугышы барган чакта ук әле, совет хөкүмәте — РСФСР Совнаркомы — Казанда әдәби музей ачу турында карар кабул итте. Ләкин бу музей әле булса ачылып, эшкә башлаганы юк. Шәриф Камал музеен оештыруны шушы зур эшнең бер башлангычы дип уйлаган идек без, ләкин вакыт уза тора, ә эш үз урынында кала бирә. Бу вакыт эчендә бит тарихи мирасны җыю, олы кешеләребезнең истәлекләрен саклау юлында тау кадәр эшләр эшләргә мөмкин булыр иде. Ә без, оят булса да әйтергә кирәк, кайчагында табылган, җыелган кадәресен дә саклый белмибез. Яшерен түгел ич, нинди тырышлык белән җыелган театр музеебыз, культура оешмаларының борын төпләреннән юкка чыкты. Бөтен фаҗига шунда ки, хөкүмәтебез, партиябез татар халкының культурасын, әдәбиятын, сәнгатен күтәрү өчен күпме көч куйганда, күпме акча түккәндә, без җинаятьчел рәвештә үзебезнең тарихи мирасыбызга салкын карыйбыз, аны әрәм-шәрәм итәбез. Я, нигә ярый бу! ...Косогор заводының идарәсендә бер фоторәсем саклана. Рәсемгә завод территориясенең бер өлеше төшерелгән: артта биек домна миче тора, алдарак кешеләр чуала, шулар арасында бер кечкенә буйлы, эшләпә кигән карт та күренә. Бу Лев Николаевич Толстой икән. Моннан бик күп еллар элек килеп, ул шушы заводны карап йөргән. Аның рәсемен кадерле бер реликвия итеп саклаган завод эшчеләре әле кичә генә безнең Муса Җәлилне гаять олылап искә алдылар. Шулай итеп, тарихи шәхесләр, даһилык дәрәҗәләренең нинди булуына карамастан, халык күңелендә, Тукай әйтмешли, бер мөкатдәс тәсбихка тезелеп баралар... «Ясная Поляна» йортын карап чыкканнан соң без бераз тынычланыр өчен карт тирәкләр төбенә утырып ял иттек, аннан ашыкмыйча гына Толстойның каберен карарга киттек. Киң аллея буйлап барабыз, уң кулда зур алма бакчасы, сулда — усадьбаның каралтылары. Бара торгач гүя зур урманга керәбез, юлның ике ягында да агачлар һаман төрләнә, куера бара, чытырманлыклар, табигый аланлыклар очрый... Хәер, бу чыннан да урман булса кирәк, чөнки ул бик еракларга сузылып, җәелеп китә шикелле... Менә шактый иркен аланлык яныннан үтәбез. Аланлыкның түрендә карт имәнлек башлана. Юлдан эчтәрәк язулы такта кагылган бер багана да күзгә чагыла. Мин барып укыйм: «Бу имәнлек Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина» романнарында тасвир ителгән»... Әйе, бөек язучы үзенә кирәкне әллә каян эзләп йөрмәгән, тирә-юненнән тапкан. Ниһаять, кабер янына килеп җитәбез. Менә ул — куе агачлык белән капланган тирән чокырның текә яры өстендә, карт тирәк төбендә озынча тар гына туфрак өеме — даһи затның өч адымлык кына тын, тыныч, мәңгелек урыны. Үзе сайлаган ул аны, үзе шунда күмәргә кушкан... Кабернең ташы юк, рәшәткәсе юк, бары килгән кешеләрне бер ничә адымда туктатыр өчен бау белән генә әйләндереп алынган... Тын гына басып торабыз, сүз кирәкми, сүз артык биредә... Китәр алдыннан Әхмәт Фәйзи бау аша үрелеп кабер өстеннән бер чеметем туфрак алды да миңа акрын гына: — Мә, кайткач, Тукай каберенә илтеп салырсың,— дип бирде. Мин бер сүз әйтмичә туфракны ак кәгазьгә төреп,, эчке кесәмә салып куйдым. Без кузгалдык. Без бу мәңге якты, мәңге үлемсез җирдән ничектер рухи баеп, пакьланып, яхшырып чыктык. Зур бәхет инсанга һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру, Яхшыру юк, булса анда: «яхшы мин!» — дип лаф ору. Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, Кирәкми тик ашарга дип яшәргә. Нинди тирән, дөрес фикерләр! Яки тагын: Һичвакыт булмый пәшиман, садә тордым, дип кеше; Кан елый күп чакта «Фәүкылгадә» тордым, дип, кеше. Җан тынычланды, димә, булганга малда артыгың; Артык ул, алганга намәгълүм гарипләр актыгын. Эстәмисең буй бөгәргә? Иренәсең эшләргә эш? Я телән син, я фәкыйрь кардәшне көчләргә кереш! Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, Күп вакыт борычы, тозы мескен, гидайлар яшьләре. Бу — Тукайның «Толстой сүзләре». «Русь революциясенең көзгесе» бөек Толстойның фикер хәзинәсеннән иң дөресен, иң әһәмиятлесен әнә шулай тотып, әйтеп бирә белгән безнең бөек шагыйребез! Казанга кайткач, мин Фәйзинең аманатен үтәдем: август башларында татар зыяратына барып, әлеге бер чеметем туфракны Тукай кабере өстенә салдым.

1955 ел, декабрь.