Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ШАГЫЙРЬ МУСА ҖӘЛИЛГӘ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ ИСЕМЕ БИРҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МИТИНГ Бөек Ватан сугышы елларында тиңдәшсез батырлык һәм ныклык күрсәткән өчен шагыйрь Муса Җәлилгә СССР Верховный Советы Президиумының 1956 ел 3 февраль указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бу хәбәрне Татарстан хезмәт ияләре зур шатлык һәм дулкынлану белән каршы алдылар. 3 февральда, кич Офицерлар йортының Колонналы залында шушы вакыйга уңае белән шәһәр күләмендә митинг үткәрелде. Митингны КПССның шәһәр комитеты секретаре Н. И. Мосалов ачып җибәрде. Ул беренче сүзне КПСС Өлкә Комитеты секретаре 3. И. Муратовка бирде. — Совет кешеләре,— диде иптәш Муратов,— зур шагыйрь һәм татар халкының данлыклы улы Муса Җәлилнең исемен мәхәббәт белән искә алалар. Бөек Ватан сугышының авыр елларында, туган илебезнең язмышы хәл ителгәндә ул эшләгән тиңдәшсез зур батырлык эзсез югалмады. Бу батырлык кояш нуры кебек балкыды һәм балкыр. Безнең сөекле шагыйребезнең тугры, намуслы тормыш юлы, тиңдәшсез батырлыгы һәм иҗаты совет кешесенең — яңа эпоха кешесенең рухи бөеклеген гәүдәләндерә. Коммунист Муса Җәлилнең батырлыгы безнең йөрәкләребездә баһадир рухлы шундый кеше үстергән партиябез өчен горурлык хисе тудыра. 3. И. Муратов үзенең речендә Муса Җәлил исеменең безнең өчен үрнәк булуы белән бергә безне эшебездә яңа уңышларга ирешергә чакырганлыгын, советлар иленең куәтен тагын да ныгыту өчен, бөтен дөньяда тынычлык эшенең тантанасы өчен үз-үзебезне аямыйча көрәшергә чакырганлыгын әйтә. Патриот шагыйрьне тәрбияләп үстергән Коммунистлар партиясенә һәм совет халкына рәхмәт сүзләре митингта күп тапкыр яңгырады. Эшче М. Ф. М^акин да, шагыйрь Гали Хуҗи да, майор И. П. Мочалов та, митингта чыгыш ясаган башка иптәшләр дә, Муса Җәлил батырлыгына соклануларын белдереп, совет халкының бөеклеге турында, совет җәмгыятенең көче турында, партиябезнең куәте турында сөйләделәр. Шагыйрь Шәйхи Маннур үзенең ялкынлы речендә Муса Җәлилнең Тукай һәм Такташ поэзиясенең азатлык сөю традицияләрен яңа формада, үз талантының һәм осталыгының яңа гүзәллеге белән дәвам иттерүе турында әйтте. • Муса Җәлил татар совет шагыйре буларак, диде язучы Кави Нәҗми, интернационализм, халыклар дуслыгын җырлады. Илебезнең җырчысы һәм сугышчысы Муса Җәлилнең данлыклы исеме совет халкының героик елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Муса Җәлилнең татар культурасы өлкә- • сендәге эшчәнлеге турында, аның татар совет операсы һәм музыкаль драматургиянең формалашуындагы роле турында митингта композитор Нәҗип Җиһанов сөйләде. Язучылар исеменнән митингта речь белән Гомәр Бәширов чыкты: — Шагыйрь Муса Җәлилнең героик батырлыгы гасырлар буе сакланыр. Аның турында легендалар, җырлар язылыр. Без ышанабыз, Муса Җәлилгә бронзадан һәм граниттан һәйкәл салыныр, ә без, язучылар — аның каләмдәш дуслары үзебезнең әсәрләребездә герой шагыйрьнең җанлы образын тудыруга бөтен көчебезне бирербез. Митингта тагын яшьләр исеменнән мехкомбинатның яшь эшчесе М. Җиһаншина һәм ВЛКСМның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре В. В. Горбунов речьләр белән чыктылар. Митингның ахырында зур күтәренкелек һәм рухлану белән Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына котлау хаты кабул ителде. Ф. М. ДОСТОЕВСКИЙНЫ ИСКӘ АЛУ Быел 9 февральдә бөек рус язучысы Ф. М. Достоевскийиың үлүенә 75 ел тулды. Бу атаклы датаны бөтен дөньяның алдынгы кешеләре билгеләп үттеләр. Казанда шәһәр күләмендәге җыелыш Галимнәр йортында уздырылды. Язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында доклад белән филология фәннәре докторы И. Т. Пех- телев чыкты. Моннан тыш, Достоевскийга багышлап, югары уку йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, авыл уку өйләрендә әдәби кичәләр, беседалар үткәрелде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Прозаиклар секциясе 5. январьда отчетсайлау җыелышы үткәрде. Секциянең 1955 елгы эше турындагы отчетны секция бюросы җитәкчесе Ә. Еники ясады. Докладчы, үзенең чыгышында узган елда татар әдәбиятының зур күләмле яңа әсәрләргә баюын, үсеш чоры .кичерүен билгеләп, И. Газиның «Гади кешеләр» романына. А. Расихның «Дустым Мансур», Ә. Фәйзинең «Тукай» романына (икенче кисәк), Г. Ахуновның «Яшьлек яме» повестена киң тукталды. А. Шамов очеркларын, С. Сабировның «Беренче җиңү», Г. Минскийның «Тамань», X. Госманның «Кайгылы солдат» исемле хикәяләрен узган иҗат елының уңышлы әсәрләре дип билгеләде. Отчет буенча фикер алышуда катнашучы С. Баттал, А. Расих, Г. Әпсәләмов, И. Нуруллин, М. Әмир, И. Гази, Г. Бәширов, Г. Кашшаф, Ф. Хөсни иптәшләр секция эшендә уңай һәм кимчелекле якларга тукталдылар. Секциянең берьяклырак эшләве— яңа язылган әсәрләр буенча фикер алышулар белән генә чикләнүе, проблематик, бәхәсле мәсьәләләр куймавы тәнкыйть ителде. Яна бюро составына Г. Минский, Ә. Еники, С. Сабиров, А. Расих, Н. Фәттәх иптәшләр сайланды. Шагыйрьләр секциясе отчет сайлау җыелышын 1955 елның 14 декабренда үткәрде. Секция җитәкчесе Шәйхи Маннур, поэзиянең бүгенге төп таләпләреннән артта калуын, уртачалыгын әйтеп, һәрбер шагыйрь иҗатына җентекләп тукталды, җитешсез якларны бик ачы тәнкыйтьләп чыкты. Фикер алышуда катнашучы Ш. Мөдәррис, С. Хәким, Ә. Фәйзи, Г. Хуҗи, Ә. Исхак, М. Мазунов, Г. Бәширов, С. Баттал, Н. Дәүли, Г. Латыйп, И. Галләмов, 3. Мәҗитов, Г. Насрый, 3. Мансур һ. б. бүгенге поэзиядә һәм секциянең эшендә булган күп кенә кимчелекле якларга тукталдылар. Яңа бюро составына Ә. Давыдов, С. Хәким, С. Баттал, Ш. Мөдәррис, 3. Мансур иптәшләр сайланды. Драматурглар секциясе 27 декабрьдә отчетсайлау җыелышы үткәрде. Секция җитәкчесе М. Әмир узган елда драматургларның шактый ук актив эшләүләрен, яңа пьесаларның күп язылуын әйткәннән соң, бүгенге драматургиядәге гомуми җитешсезлеккә — тема ярлылыгына тукталды. Ир белән хатын арасындагы ызгышларның күчмә сюжетка әйләнеп китүен бүгенге сәхнәдә уйналып йөри торган әсәрләр белән күрсәтеп бирде. Фикер алышуларда драматургияне үстерү өчен кирәкле күп кенә яңа фикерләр әйтелде. Яңа бюрога Р. Ишморат, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Насрый, Ә. Камал иптәшләр сайланды.