ИКЕ СЪЕЗД АРАСЫНДА
Халык шагыйре Һади Такташ, беренче бишьеллыкның төзү пафосы белән рухланып: Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә, Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә... дип язган иде. Ул вакытта әле беренче бишьеллыкның беренче еллары гына иде. Хәзер бишенче бишьеллык төгәлләнде. Ул вакытта әле социализм җәмгыяте төзү турында сөйли идек, хәзер инде бу хыял күптән тормышка ашты. Ул чакта коммунизмны ерактан күреп ашкынсак, хәзер ул көннән-көи үзен ныграк сиздерә бара. Ул һәркемнең тормышына килеп кергән, һәркемнең үз сулышы, кан тибеше булып әверелгән. Ул чакта без Татарстанны нефть промышленносте үзәкләренең берсе булыр дип хыяллана да алмый идек, хәзер ул нефть чыгаруда карт Бакуны куып җитте. Күптәнмени әле — беренче мәртәбә тракторга менеп утырган авыл егетен искиткеч соклану белән, кеше акылы җитмәслек бер әйбер итеп каршы алалар иде. Караңгы авылда томаланып яшәгән татар малаеның трактор хәтле тракторга утырып, аны үз ихтыярына буйсындыруы ул чор өчен чыннан да батырлык иде. Бу хисләр безнең язучыларыбыз иҗатында матур чагылды. Ә хәзер ике мең метр тирәнлектәге җир астында әйләнүче борау хәрәкәтен күңел күзе белән күреп торучы, бөтен бер завод кадәр буровойның катлаулы машиналарын хәрәкәткә китерүче егетләр белән чагыштырып караганда дырылдавык торбалы фордзон тракторын гына түгел, 80 ат куәтле «Сталинец» тракторын йөртүче егетләр дә бик гади, гадәти күренешкә әйләнделәр. Элекке надан татар авылы бишьеллыклар эчендә танымаслык булып үзгәрде, культуралы, машиналы колхоз авылы булып әверелде. Алай гына да түгел — яңа, социалистик шәһәр булып калкып чыкты. Моны раслау өчен Әлмәт шәһәрен һәм аның тарихын күз алдына китерү дә җитә. Авыллардан үсеп чыккан шәһәрләр хәзер безнең республикада дистәләп. Илебездә никадәр тимер юллар салынды, никадәр яңа заводлар, фабрикалар эшли башлады, алар тирәсенә социалистик шәһәрчекләр үсеп чыкты, борынгы-тарихи шәһәрләр яңадан төзелделәр — болар үзләренең торак йортлары һәм магазиннары белән, сарайлары һәм клублары белән, китапханә һәм больницалары белән, яңа салынган институт биналары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән илебезнең гади, шул ук вакытта мәһабәт панорамасын тәшкил итәләр. Бу үзгәрешләр барысы да совет кешесенең тырышлыгы белән хезмәт кешесенең бәхете, шатлыклы яшәве өчен барлыкка китерелгән. һәм менә хәзер без яңа бишьеллыкка аяк бастык. Алтынчы бишьеллык план буенча КПССның XX съезды директивалары проектын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. .Мондый киң колачлылык, мондый гигант адымнар белән алга омтылу, кыюлык һәм җегәрлелек бары тик 6 коммунизм җәмгыятен сөзеп бетерүгә гу.тысынча ышанган һәм шул идеал белән рухланган халыклар өчен генә хас! Директиваларда балан диелә: «Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XX съезды, хәзер Советлар илендә тыныч экономик ярыш юлларында СССРпың төп экономик бурычын — аеруча алга киткән капиталистик, илләрне җан башына продукция җитештерү буенча куып җигү һәм узып китү бурычын тарихи яктан, иң кыска срокта хәл итү өчен бөтен кирәкле шартлар бар, дип саный. СССР халык хуҗалыгын, үстерүнең алтынчы бишьеллык планының төп бурычлары, авыр промышленностьны үстерүгә өстенлек бирү, өзлексез техник прогресс һәм хезмәт җптештерүчәнлеген күтәрү базасында, халык хуҗалыгының барлык тармакларын тагын да куәтлерәк үстерүне тәэмин итүдән, авыл хуҗалыгы производствосын текә күтәрүдән һәм шул нигездә совет халкының материаль хәлен һәм культура дәрәҗәсен шактый күтәрүгә ирешүдән гыйбарәт». Хәзер без хыялларыбыз белән I960 ел түбәсенә менеп карыйбыз, бу югарылыктан безнең илебез тагын да куәтлерәк булып, совет кешесенең бәхете тагын да киңрәк булып ачыла. Директиваның һәрбер сүзе үзенә хас тирән мәгънә һәм киң перспектива белән язылган. Монда без илебезнең потенциаль мөмкинлекләрен күрәбез, монда без герой халыкның, курку белмәс совет халкының куәтле адымын, иркен сулышын тоябыз. Менә ул. үзенең көченә нык ышанган хәлдә, капиталистик илләрне экономик яктан да узып китү өчен гайрәтле күкрәген киереп, хезмәт вахтасына баскан! Социализм дошманнарының безнең киң колачыбызны күреп борчылулары үзе үк бик күп нәрсә турында сөйли. Алтынчы бишьеллык — тагын да югарырак техникага күтәрелү, тагын да югарырак сыйфат күрсәткечләренә ирешү бишьеллыгы! Бу бишьеллык — культура, әдәбият һәм сәнгать эшчеләренә дә яңа бурычлар йөкли. Совет' язучылары үзләренең әсәрләрендә бу бөек үзгәрешләрне күрсәтү белән бергә, яңа бишьеллыкның тулысыңча төгәлләнүенә актив булышырга чакыралар. Бишенче бишьеллык чорында совет язучылары үзләренең Вазыйфаларын намус белән үтәделәр. Бу, беренче чиратта, илебездәге бөек үзгәрешләрне сурәтләүдә, совет халкының коммунизм җәмгыяте өчен көрәшүенә художестволы сүз аша ярдәм итүендә күренде. һәм моның башкача булуы да мөмкин түгел иде, чөнки хисләр сәнгате ул бөек эш башкаручы совет кешесе образы аша туа. Югары сыйфатлы сәнгать ул һәрвакыт халыкның тарихи үсешен дөрес чагылдыруга бәйләнгән. Татар совет язучыларының ике съезд арасындагы уңышы да шунда, .алар үзләренең иҗат эшләрен совет халкының коммунизм төзү өчен алып барган көрәше белән бәйләп алып барырга омтылдылар. Бу, беренче чиратта, безнең сугышчан әдәби очеркларыбызда яхшы чагылды. Хуҗалык һәм культура өлкәсендәге көрәшчеләрне сурәтләгән бу әсәрләрдә тормышның алга үсеше үткен итеп сурәтләнде. Социалистик кырларга яңа культура — кукуруз килде; әле бер еллык тәҗрибә генә дә кукурузның киләчәге зур булуын, кунак булып түгел, .хуҗа булып җирләшеп калуың күрсәтте. Совет язучылары бу өлкәдә начар эшләмәделәр, алар кукуруз үстерүчеләрнең авыр, шул ук вакытга дәртле, төрле эзләнүләр беләи тулы, өметләр һәм шикләнүләр, шатлыклар һәм күңелсезлек, зәр беләи тулы хезмәт батырлыкларын бик күп әсәрләрдә сурәтләделәр һәм кукуруз игүчеләрнең күңелләренә ышаныч салдылар. Сүз монда утилитарь • теләкләрне үтәү турында бармый. Язучы — сәнгать әсәре иҗат итә, образлар өстендә эшли, шуңа күрә аның тәэсир итү көче дә үзенчәлекле. 7 Чор сулышын гәүдәләндерү, бүгенге көннең тарихи пульсын тота белү язучыларның авыл хуҗалыгы темасына карата, язган әсәрләрендә генә чагылмый, аны промышленность өлкәсенә карата да күрәбез. Чал Иделдә гигант электростанцияләр төзүче кыю егетләр, Казанда диңгез порты салучы гайрәтле абзыйлар, Татарстанның йөзен тамырыннан үзгәртүче нефть батырлары дистәләрчә очеркларда, шигырьләрдә, хикәя һәм повестьларда җанланалар. Хәзер Татарстан совет язучылары тарихи уңышлар белән рухланган хәлдә яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Татар совет әдәбиятының ирешелгән казанышлары Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын уздыру турындагы партия һәм хөкү мәт карары яктылыгында бигрәк тә ачык күренә. КПССиың XX съездын язучылар, композиторлар, художниклар, артистлар, клублардагы үзешчән коллективлар декадага хәзерлекне җәелдерү белән каршылыйлар, ә декада уздыру турындагы карар — ул партиянең һәм хөкүмәтнең татар совет культурасына биргән югары бәясе. Бу карарны Татарстан хезмәт ияләре, аеруча иҗат эшчеләре гаять күтәренке дәрт белән, партиягә тирән ихтирам һәм чиксез бирелгәнлек хисе белән каршыладылар. Партия һәм хөкүмәтнең карары — ул татар совет культурасының, аерым алганда, татар совет әдәбиятының алдагы үсешен аталарча кайгырту, аның күрелмәгән югарылыкка күтәрелүе өчен мөмкинлекләр тудыру дип танып, язучылар сәнгать таләпләренә һәм героик совет халыкларының зәвыкларына җавап бирерлек яңа әсәрләр иҗат итү өстендә эшлиләр. . Ике съезд арасында Татарстан язучыларыны.ң каләме җимешле булды. Соңгы өч-дүрт ел эчендә генә бик күп исемдә художество әсәрләре мәйданга чыкты. Бу әсәрләр арасында Ә. Фәйзинең «Тукай», М. Әмирнең «Ялантау кешеләре», И. Газиның «Гади кешеләр», Г. Әпсә- ләмовның «Газинур», И. Заботинның «Лобачевский», А. Расихның «Дустым Мансур», Я- Винецкийның «Кеше тауга күтәрелә» исемле романнары бар. Боларга тагын Т. Журавлевиың «Комбайнчылар», Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар», Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!» исемле повестьларын, А. Шамов, Г. Минский, Г. Паушкин, С. Сабиров һ. б. ларның хикәя-очеркларын өстәргә кирәк. Поэзиядә С. Хәким, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, С. Баттал, Ш. Маннур, 3. Нури, Т. Ян, Н. Арсланов, Г. Хуҗи, М. Садри, Ш. Мөдәррис, Ә. Юнус, Б. Зернит, Б. Рәхмәт, А. Мелузников, Ә. Бикчәнтәева, Ә. Давыдов, ЛА. Хөсәен, Г. Латыйп һ. б. яңа шигырьләре, җырлары яки поэмалары белән, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Г. Насрый драма һәм комедияләре белән безнең әдәбиятка зур өлеш керттеләр. Болардан тыш һәрбер жанр буенча үсеп, күтәрелеп килүче дистәләрчә яшь талантларны онытмаска кирәк. Яшь язучылар — әдәбиятның киләчәге, әдәби традицияләрне алга үстерүчеләр, аны баетучылар. Соңгы елларда татар әдәбиятына яшь талантлардан Р. Төхфә- туллин, М. Хәсәнов, Р. Шәйхетдинов, Р. Саттаров, Г. Ахунов кебек прозаиклар, Ш. Хөсәенов, С. Кальметов, Р. Ишмуратова кебек драматурглар, X. Камалов, Р. Гәрәев, Ш. Галиев, И. Юзеев, Г. Афзалов кебек шагыйрьләр килде. Язучылар союзының талантлы коллективы иҗат иткән әсәрләр арасында татар халкының узган һәм бүгенге тормышы төрле вакыйгалар аша, төрле характерларга ия булган кешеләр һәм аларның эшләре ч аша чагыла. Тормышның катлаулылыгы, байлыгы һәм аның тирән мәгънәсе ачып күрсәтелә; халыклар арасындагы дуслыктуганлык хисләре, кешеләрне бәхетле итү идеалы белән янган көрәшчеләрнең күркәм характерлары, аларның төрле ситуацияләр белән, читенлекләр һәм куркыныч хәлләр белән очрашулары гәүдәләнә. Ниһаять, бу әсәрләр арасында бүгенге кешенең катлаулы бай хисләре генә сурәтләнеп калмый э бәлки язучының үзенең шул халык өчен һәрвакыт борчылып яшәве’ 8 шул халык интересын кайгыртып торуы бик нык сизелә. Бу кыйммәтле сыйфат. Язучы үзенең халкы, иле, Ватаны өчен, һәрвакыт борчылып торырга, аның барлык интереслары белән яши белергә тиеш. Безнең алдыбызда алтынчы бишьеллык план буенча партия директивалары. Бөек партиянең гигант программасы. Аның һәр юлы — язылачак роман, җырланачак җыр. һәрбер яңа объект — ул драма, ул характерлар көрәше, ул авырлыкларны җиңеп чыгу, ул эзләнү, борчылулар, ул уйлану, пошынулар, шатлык һәм ашкынулар һәм боларның барысында да зур ярыш — социализм иленең капиталистик система белән ярышы чагыла. Бу бишьеллыкта Казан — Горький газопроводы!! төзү башлана, 900 мең киловатт чамасы куәтле Түбән Кама гидроэлектростанциясе салына башлый, Казан тимер юлы участокларында яңа юллар төзелә, нефть һәм газның яңа чыганакларын табып эшкәртү киң җәелдерелә. Әлмәт — Горький, Әлмәт — Молотов арасында магистраль трубопроводлар үткәрелә һ. б. һ. б. Без беләбез, бу объектларның һәрберсе — совет халкының һәм бөек партиянең хезмәт эпопеясе; ул аларның акыл Һәм физик көчләре белән, көрәшләре белән, кыенлыкларны җиңүләре белән, эшне оештыра белүләре белән, массаны җитәкләп, зур идеаллар белән рухландыра белүләре белән барлыкка килә. Язучы өчен бу никадәр мавыктыргыч материал. Бөек эшләр — бөек хисләр тудыра, һәм бу бишьеллык әдәбиятыбызны һичшиксез шундый бөек хисләрне чагылдыручы әсәрләр белән баетыр. Совет язучыларының Икенче бөтенсоюз съездына котлау хатында КПСС Үзәк Комитеты зур сәнгатьнең нинди юллар белән үстерелү мөмкинлеген ачык күрсәтте. Хатта болай язылган иде: «Совет халкы үзенең язучыларыннан гаять зур бурычларны — бөтен халык хуҗалыгын тагын да үстерүнең нигезе һәм Ватаныбыз чикләренең иминлек гарантиясе булган авыр индустрияне өзлексез үстерү бурычларын хәл итүче данлыклы замандашларыбызның, гигант электр станцияләре төзүче, төзелеш методларын яхшыртучы, миллионнарча гектар чирәм җирләрне үзләштерүче, бөтен авыл хуҗалыгын күтәрү һәм хезмәт ияләренең продуктларга һәм халык куллана торган товарларга үскәннән-үсә бара торган ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерү өчен көрәшүче замандашларыбызның дөрес һәм ачык образларын иҗат итүләрен көтә». Кызганычка каршы, безнең кайбер язучылар бу бурычларны үтәүдә әле бик сүлпән эшлиләр. Алар үзләренең игътибарын тормышның вак- төяк күренешләренә, очраклы вакыйгаларына юнәлдереп, илебездә бара торган көрәш процессларын чагылдыруда кыюлык күрсәтә алмыйлар. Шуның нәтиҗәсендә кыска гомерле яки тормыш өстеннән шудырып кына киткән, акылга да, хискә дә аз йогынты ясый торган әсәрләр килеп чыга. Безнең татар совет прозасының һәм поэзиясенең уңышлары юк түгел, моны аның башка телләргә тәрҗемә ителү факты белән дә күрсәтергә була. М; Җәлил, Г. Бәширов, К. Нәҗми, Ф. Кәрим, И. Гази, С. Хәким, Г. Әпсәләмов әсәрләре СССР халыклары арасында киң популярлык алдылар; аларның әсәрләре йөзләрчә мең тираж белән таралды инде. М. Җәлил, К. Нәҗми, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов кебек язучыларның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Татар язучыларының әсәрләрен башка телләргә, беренче чиратта, бөек рус теленә тәрҗемә t итү елданел үсеп, җәелеп бара. 1956 елда татар язучыларының китап- ' лары 25—30 исемдә рус телендә басылып чыгачак. Бу — куанычлы күренеш. Ләкин шушы гомуми үсештән һәрвакыт артта кала торган бер жанр бар— драматургия жанры. Кызганычка каршы, татар язучылары соңгы елларда Союз күләмендәге сәхнәгә күтәрерлек әсәр тудыра алмадылар. Моның төп сәбәбе тормышны тирәннән өйрәнмәүгә һәм әдәби осталык җитмәүгә кайтып кала. Татар совет драматургларының соңгы елларда иҗат иткән куп кенә әсәрләрендә тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын тирәннән ачып күрсәтү йомшак булды, шуның нәтиҗәсендә әдәби-образлар совет халкының олы фикерләрен, зур хисләрен кузгата алмадылар. Бу образларның төп кимчелеге шунда — алар үзләренең уй- һәм теләкләре белән бүгенге тормыш китереп куйган проблемалардан, бурычлардан читтә яшиләр, чор сулышын тоя белмиләр, чөнки алар үзләре дә тормыштагы чын авырлыклар белән түгел, бәлки уйлап табылган, ясалма, икенче дәрәҗәдә торган вак каршылыклар белән, беренче кагылуда ук тузан кебек җиңел генә очып китә торган каршылыклар белән очрашалар. Шуңа күрә дә күчмә сюжетлар, бер үк проблемалар, күбесенчә ир белән хатын арасындагы ыгы-зыгыга нигезләнгән фикерләр бик күп кабатлана башлады. КПСС Үзәк Комитеты совет язучыларын, тормыш чынбарлыгын бөтен катлаулылыгы һәм тулылыгы белән күрергә, совет кешеләренең чын тормышын, аларның хисләрен һәм уйларын тирәннән белергә, художество осталыгын югары күтәрергә чакырды. Бу бурычларны тулысымча үтәү — ул социалистик реализм таләпләре дәрәҗәсендә булу дигән сүз. Социалистик реализм исә тонык, урта кул эшләнгән, чиле- пешле әсәрләр белән килешә алмый. Татар совет әдәбияты шундый әсәрләрдән арынырга тиеш, әдәби тәнкыйть аларга каршы кискен көрәшергә тиеш. Ләкин безнең бу өлкәдәге эшебез шулай ук бик йомшак. • нәтиҗәдә урта кул, тонык эшләнгән әсәрләр саны азаймый, ишәя бара. Шагыйрьләр секциясендә шагыйрьләрнең еллык эшләренә йомгак ясаганда нәкъ шул турыда — уртача язылган шигырьләрнең бик күп булуы турында сөйләнде. Бу — дөрес. Дулкынландырмый торган, уйландырмый һәм һичбер хис уятмый торган салкын канлы шигырьләр рифмаланган көндәлек хисләр төсендә бик күп языла. Киләчәк алмашны Ватанга бирелгәнлек рухында, коммунизм идеяләре өчен аяусыз көрәшүчеләр итеп тәрбияләүдә, батыр, кыю, тәвәккәл булырга өйрәтүдә матур әдәбиятның роле чиксез зур. Балалар өчен күңелле, мавыктыргыч әсәрләр язу — хөрмәтле һәм мактулы эш. Татарстан язучылары бу юлда шактый тырышлык күрсәтәләр, ләкин балалар әдәбияты әле сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да канәгатьләнерлек түгел. Соңгы елларда хезмәткә мәхәббәт үстерә торган, тормышны танып-белүне киңәйтә торган әсәрләр бик аз язылды. Балалар өчен маҗаралы әсәрләр язылмавы да, фәнни-техник әсәрләр булмавы да гафу ителә торган хәл түгел. Балалар әдәбиятын үстерүдә Язучылар союзының, әле бик нык эшлисе бар. Очерк әдәбиятның сугышчан жанры булып исәпләнә, бу өлкәдә безгә аеруча күп эшләргә кирәк. Очеркның жанрлары күп төрле. Безнең әдәбиятта алдынгылар методын пропагандалаучы очерклар шактый күп язылды, ә ил күләмендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итә торган, проблемалы очеркларның тудырылганы юк әле. КПССның XX съезды директивалары проектында китап басу эшен тагын да үстерү һәм яхшырту чаралары күздә тотыла. Китапларның, газета-журналлариың саннарын һәм тиражын үстерү, аларның художестволы эшләнешен яхшырту, китап сату эшен җәелдерү һ. б. чаралар билгеләнгән. Бу — совет халыкларының культуралары үсешен тагын да ныграк җәелдерәчәк. Шул шартларда, билгеле, совет язучылары да үзләренең- иҗатларына тагын да таләпчәнрәк булырга, югары художестволы, героик чорыбызга тиң әсәрләр өчен көрәшергә тиешләр. Партиянең XX съезды куйган бурычларны үтәү өчен Татарстан совет язучылары коллективы барлык иҗат көчләрен туплар, әдәбиятның яңа югары үрнәкләрен бирү өчен барлык чараларны күрер, иҗат бәхәсләре оештырыр, тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерер. Бу бурычларны үтәп чыгу өчен язучылар коллективында көч тә, сәләт тә җитәрлек!