ГЕНРИХ ГЕЙНЕ ШИГЫРЬЛӘРЕ
ПРОЛОГ («һарцка сәяхәт»тән) Кара мундир, пөхтә манжет, Иелү-сыгылу, көяз буй-сын; Төче сүзләр, кочаклаулар,— Аһ, ник шунда йөрәк булсын! Күкрәкләрдә йөрәк бармы! йөрәк булса — гыйшык кайда! Аһ, мин үләм! Бар да чиный, «Сөям» диеп алдый бар да. Биек тауга менәрмен мин,— Анда гади, хөр шалашлар; Анда күкрәк иркен сулый, Шаулап тора төз наратлар. Биек тауга менәрмен мин,— Анда азат җилләр шаулый; Куыша горур, чал болытлар, Чишмә кайный, кошлар сайрый. Тәти фраулар, шома һеррлар! Биек тауга менәрмен мин; Тауга менеп, сезнең шушы Түбәнлектән көләрмен мин. Немец теленнән Ш. Мөдәррис тәрҗемәсе. АЛТЫН ТӘНКӘЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР Алтын тәнкәләр, әйтегез: Кайларга сез яшерендегез? Дулкында йөзеп йөрүче, Бер чумып, бер күренүче Алтын балыкларга мәллә? Зөбәрҗәт кырда нурланган, Матур чыкларга уралган Алтын чәчәкләргә мәллә? Канатын җилпеп киңлектә, Диңгез төсле зәңгәр күктә Очкан алтын кошка мәллә? Сихерле елмаю белән Күк йөзендә җемелдәгән Алтын йолдызларга мәллә? 73 Эх, алтын тәнкәләр, сез Күктә җемелдәмисез, Аннан карап көлмисез, йөзмисез дулкында да, Күренмисез кырда да: Комсыз саран кулында сез — Ростовщик янчыгында сез! ТРАГЕДИЯ 1 Хатыным бул! Качыйк бергә! Күкрәгемдә минем Ял ит! — Булыр ул чит җирдә Туган йорт һәм илең. Калдырсам мин ялгызыңны, Монда гүргә кереп, Туган йортың ул вакытны Булыр чит җир кебек! 2 (Бу халык җырын мин Рейндә ишеткән идем). Язгы бөре ачылганда, Кинәт кырау төшеп, Алсу чәчәкләр аланда һәлак булды, өшеп. Кыз һәм егет качып китте Караңгы бер төндә. Сизмәде әти-әнисе, Белмәде беркем дә. Кайгы-хәсрәт чикте алар, Чит-ят җирдә йөреп, һәм сулдылар, кырау алган Шул чәчәкләр кебек. 3 Каберләрен кочып, юкә бирә ышык, Бөдрә ботакларда сайрый нәни кошчык; Кабер тирәсендә — куе, яшел үлән, Утыра бер егет сөйгән кызы белән. Лепелдәп моң гына, җил нәрсәдер сөйли, Татлы һәм тын гына кошчык нидер көйли, Тынды кыз һәм егет, түбән карап җиргә... Елый алар икәү — тик белмиләр нигә? Минем дә бар иде гүзәл туган илем, Шаулый иде баш очымда имән минем, Селки иде миләүшәләр, сәламләп, кул — Аһ, барсы да төш булган шул! «Сөям!» диләр иде кызлар туган телдә (Аңлау хәтта кыен хәзер — күңелемдә Тудырганны нинди матур куаныч ул!) Аһ, барсы да төш булган шул! Ә. Исхак тәрҗемәләре. («Христиан 3. га фреско-сонетлар»дан) Әйе, көләм мин! Миңа тук сарыктай Карап торган купшы көлке лә! һәм көлдерә мине төрле яктан Мине иснәп йөргән төлке дә. Көлке,— хаким булып кыйлана Маймыл — бөек акыл иясе! Көлке,— куркак сиңа сылана, Ә куйныңда хәнҗәр, кинәсе! Язмыш бозса тыныч көнеңне, Уенчыгын ватса бәхетеңнең һәм ташласа пычрак эченә, Тарткаласа синең күңелеңне Теше белән явыз этенең, — • Көлү кала синең өлешенә. Ә. Давыдов тәрҗемәсе. Ирек явының онытылган сакчысы — Мин утыз ел тордым, посттан китмәдем; Исән-сау кайтуны өмет итмәдем. Көтмәдем килер, дип, җиңү ачкычы, Тордым көн-төн күземне дә йоммыйча, Батыр дуслар палаткада хырылдап йокладылар, куерырга бирмичә, Китмәсен, дип, гүя, ялгыш бу йоклап. Төнлә хәтәр. Куйгалыйсың куркынып: Бернидән дә курыкмый юләр генә... Кайчак җырлап, кайчак ачы сызгырып, Кертмәдем мин куркуны йөрәгемә. Кулда — мылтык. Каранып як-ягыма, Бер хәшәрәт күрә калсам якында, Төбәп аның җирәнгеч корсагына, Тишә идем үтәли, бер атуда. Була иде шундые да — үземне Төбәк итеп, ата иде кайберсе. Яшермимен — хәзер файда аз инде — Яра белән тулды тәннең бар төше. Кайда алмаш? Каным ага, хәлсез тән... Берәү ауса — аңа бит алмаш кирәк! Җиңелмәдем ләкин: коралым исән, Күкрәгемдә яраланды тик йөрәк. Ә. Исхак тәрҗемәсе.