Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДРАМАТУРГ АЛДЫНДА ТОРГАН МӘСЬӘЛӘЛӘР

II Совет язучыл арының II съезды булганга бер ел тулып узды. Безнең бүгенге отчет чоры шул II съезддан соң узган беренче елга туры килә. Бу үзе генә дә безнең алга куелган таләпләрнең аеруча зур, бурычларның аеруча җаваплы икәнлеген күрсәтә торган факт. һәм безнең язучылар, шул җөмләдән драматургия жанрында эшләүче иптәшләребез дә, бу җавап- лылыкны истә тотып'эш итәләр. Бу ел безнең драматургларыбыз башка еллардагыга караганда зуррак иҗат активлыгы күрсәттеләр. Драматургия өлкәсендә эшләп килгән иптәшләрдән быел яңа сәхнә әсәре язмаган бер генә язучы да калмады дисәк тә ялган булмас. Риза Ишморат «Үлмәс җыр» пьесасын язды. Татар халкының герой улы, патриот шагыйребез Муса Җәлил турында язылган бу әсәрне без драмсекциянең киңәйтелгән утырышында укып фикер алыштык. Аның шундый зур һәм кирәкле темага язылган һәм нигездә әйбәт эшләнгән әсәр булуын әйтеп, аны тагын да яхшырта төшү өчен, кимчелекле якларын да күрсәттек. Бу әсәрнең Качалов исемендәге Зур драма театры тарафыннан эшкә алынуы һәм 1956 елның беренче айларында сәхнәгә чыгарырга хәзерләнүе, шулай ук театрның ул спектакльне әдәбият һәм сәнгать декадасына Москвага алып баруны күздә тотуы, — бу әсәрнең чыннан да җитди игътибарга лаеклы зур әсәр булуын күрсәтә. Нәкый Исәнбәт шул ук Муса Җәлил турында «Муса» исемле трагедия язды. Хәзергә бу әсәр безнең драмсекциядә укылганы юк. Ләкин Исәнбәт иптәшнең II Татарстан совет язучылары союзы каршындагы драмсекциянең отчет—сайлау җыелышында ясалган докладтан. танылган мастер икәнлеген барыбыз да бик яхшы белгәнгә күрә, аның шундый зур һәм язучы йөрәгенә аеруча якын һәм таныш темага язылган бу әсәре дә идеяхудожество ягыннан җитди югарылыкта булыр дип ышанабыз. Татар Дәүләт Академия театры кешеләре арасында бу әсәр белән инде таныш булган иптәшләр дә бар һәм алар аны чынлап та театр репертуарында күренекле урын алырлык иҗади әсәр дип бәялиләр. Гамир Иасрый бүгенге колхоз темасына «Туган авылым» исемле драма язды. Авыл хуҗалыгын күтәрү, ул өлкәдәге җитди кимчелекләрне бетерү буенча соңгы елларда КПСС Үзәк Комитеты бик зур яңа чаралар күрде. Шушы уңай белән, билгеле, язучылар алдына да зур бурычлар куелды. Г. Насрый үзенең бу драмасын шул җаваплы темага багышлаган. Бу әсәр Татар Дәүләт Академия театры тарафыннан кабул ителеп, аның быелгы сезон репертуар планына кертелде. Бу, әлбәттә, әсәрнең җитди игътибарга лаек булуын күрсәтә торган факт. Гамир Иасрыйның күптән түгел генә язылган «Ана йөрәге» исемле бер пәрдәлек драмасы да, кечкенә күләмле булуына карамастан, зур әһәмияткә ия булып тора дияр ңцем. Бу әсәрендә Гамир бала тәрбияләү мәсьәләсен күтәрә һәм аны тамашачыны дулкынландырырлык рәвештә уңышлы хәл итә. 96 Фатих Хөсни «Еллар һәм юллар» драмасын язды. Совет кешеләренең мораль сыйфатларын күрсәтүгә багышланган бу драманы без секция утырышында укып, нигездә җитди әһәмиятле әсәр дип таптык һәм аны төгәлләү өстендә әле эшлисе барлыгын әйтеп, булган кимчелекләрен күрсәттек. Автор әсәр өстендә эшләде һәм хәзер инде ул Академия театры коллективы тарафыннан сәхнәгә чыгарырга хәзерләнеп ята. Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өстендә эшләгән хәлдә, драматургия жанры буенча да зур активлык күрсәтте. Хәзерге көндә аның Муса Җәлил турындагы либреттосы буенча опера язылып ята. Аның өстенә ул күптән түгел генә «Рәүфәнең туган көне» (яки «Якты гомер») дигән яңа драма язды. Аның бу драмасы Татар Дәүләт Академия театрының язучылар катнашы белән уздырылган художество советында укып тикшерелде. Утырышка катнашучылар аны бертавыштан яхшы әсәр дип таптылар. Хәзер инде бу әсәр дә Татар Дәүләт Академия театрының репертуар планына кертелде. Салих Баттал «Капчыктагы безләр» исемле сатирик комедия язды. Бу әсәр драмсекциядә дә, театрда да укылды һәм бәхәскә очрады. Берәүләр, бу әсәр уңае белән язучыны, колхоз тормышында булган кимчелекле якларны сатирик планда алып, курыкмыйча тәнкыйть итә,— дип яклап чыктылар. Икенче берәүләр, аны тупас натурализмга бирелүдә, колхоз кешеләрен артык примитив итеп күрсәтүдә гаепләделәр. Әсәрдә уңай образ итеп алынган персонажларның бик йомшак булуын, әсәрнең сәхнә әсәре буларак, гомумән әдәби яктан әле эшләнеп җитмәгән булуын әйттеләр. Баттал иптәш, кайбер вакытта кирәгеннән артык үз сүзлелеккә бирелә торган гадәте булса да, җитди тәнкыйтькә колак сала белә торган язучы, һәрхәлдә, ул бу бәхәсле әсәрен бәхәссез булган, кимчелекләреннән арындырып, уңышлы төгәлләр дигән өмет белән калабыз. «Дәүләт Бәдриев» драмасы белән күптән инде үзенең сәхнә әсәре язарга осталыгы барлыгын күрсәткән Газиз Иделле, берничә еллар буе драма жанры буенча эшләми торганнан соң, быел «Тормышка мәхәббәт» дигән яңа драма язды. Без аны драмсекциянең киңәйтелгән утырышында укып, фикер алыштык. Драма оборона өлкәсендә эшләүче совет кешеләре тормышыннан алып язылган. Әһәмиятле тема. Театрыбызның репертуарына яңалык кертә торган материал. Шуның белән бергә авторга әле әсәрне драматургик яктан • җитди эшлисе барлыгы әйтелде һәм Газиз иптәш хәзерге көндә, театр кешесе белән бәйләнештә, ул әсәр өстендә эшли. Яшь драматург Шәриф Хөсәеиов семья мәсьәләләренә һәм совет кешесенең мораль сыйфатлары темасына «Чулпан» исемле әсәр язды. Автор үзенең бу әсәре белән Москвада яшь язучылар семинарында катнашты. Карт сәхнә эшчесе Касим Шамил ага үзенең күптән эшләп килә торган «Аҗаган» исемле драмасын төгәлләде. Татар халкының үткәнен, аның азатлыкка, яктылыкка чыгу өчен көрәшен чагылдырган бу әсәрне без хәзер сәхнәдә күрәбез. Абдулла Әхмәт үзенең «Егет сүзе» пьесасын шушы чор эчендә төгәлләп дөньяга чыгарды. Аның өстенә тагын ул балалар сәхнәсе өчен «Газизҗанның походта күргәннәре» исемле пьеса язды. Хәй Вахит балалар сәхнәсе өчен «Звено, алга!» дигән пьеса язды, шулай ук үзешчән драмтүгәрәкләр өчен берничә скетч бирде. Без биредә шушы отчет чорында язылган, ләкин әлегә дөньяга чыкмаган, шулай да эчтәлекләре белән язучылар җәмәгатьчелегенә, я теге яки бу театр коллективына таныш булган һәм кайсылары инде төгәлләнгән хәлдә, кайсылары авторлар тарафыннан эшләнгәннән соң, кимендә сәхнәгә куелу яки басылып чыгу өмете булган яңа сәхнә әсәрләрен санап чыктык. Ләкин язылган әсәрләр болар белән генә чикләнми. Әнәс Камал яңа әсәр язды. Күптәнге драматург Хан Җәмил, шактый озак вакыт сәхнә әсәре язмый 7. ,С. Ә.' № 2. 97 торганнан соң, эшчеләр тормышыннан яңа пьеса язды. Ибраһим Нуруллин «Олы мәхәббәт хакына» дигән драма язды. Бу әсәрләр якын көннәрдә драмсекциядә укылачак. Г. Минский «Ана» исемле яңа пьеса язарга кереште. Рәисә Ишморатова яңа пьеса өстендә эшли. Безнең тарафтан исәпкә алынып бетмәгән әсәрләр дә, һичшиксез, бар. һәрхәлдә, инде булган, язылган әсәрләрнең биредә саналган кадә- ресе дә. драматургия жанры буенча эшләүче язучыларның бу чорда активлыгы үскәнлеген күрсәтеп тора. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да, театр репертуарында ныклы урын алырлык, тамашачының игътибарын һичшиксез җәлеп итәрлек әсәрләр болар арасында бар һәм байтак. Ләкин алар әлегә тамашачы яки укучы алдына чыкмаган булганлыктан, без хәзергә алар турында тулы фикер йөртә алмыйбыз. Инде соңгы елларда сәхнәгә куелган, тамашачы алдына чыккан әсәрләргә күз салсак, нәрсә күрәбез? Монда инде, дөресен әйтергә кирәк, гомумән алганда, эшләр шәптән түгел. Дөрес, бер куанычлы яңалык бар. Республикабыздагы татар театрларының соңгы ике сезондагы репертуарында төп урынны яшь драматургларның әсәрләре алып тора. Соңгы елларда гына яза башлаган Рәисә Ишморатова аеруча зур активлык күрсәтте. Кыска вакыт эчендә берәр пәрдәлек берничә әсәр бирү өстенә, аның «Тормыш юлында» исемле драмасы колхоз-совхоз театры сәхнәсендә киң урын алды. Бу драма хәзерге көндә Уфада Баш- кортстан Дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара. Минзәлә театры яшь драматург Юныс Әминовның «Язылмаган законнар» драмасын куйды. Әлмәт театры коллективы безгә Мәхмүт Хәсәновның «Нурихан» исемле драмасын күрсәтте. Бу әсәр аша без моңарчы проза өлкәсендә эшләп, үсеп килгән бу яшь язучының драма жанры өстендә эшләргә дә сәләте барлыгын күрдек. Татар Дәүләт Академия театры бер пәрдәлек пьесалар спектакле куйды. Шулар арасында драматургия өлкәсендә әле беренче генә адымын ясаган А. Кәли иптәшнең «Курыкканга куш» исемле комедиясе дә уйналды һәм тамашачы тарафыннан яхшы каршы алынды. Шулай ук республика күчмә театрында яшь драматург Илдус Мозаффаров иптәшнең «Туры әйткән туганына ярамаган» исемле беренче комедиясе уйналып, тамашачы тарафыннан яратып каршыланды. Драматургия өлкәсенә килүче яшь көчләр бу исемнәр, бу әсәрләр белән генә чикләнми. Шушы ук исемнәр арасында инде икенче, өченче яңа әсәрләрен язган иптәшләр бар. Әлегә әсәрләре дөнья күрмәгән яңа исемнәр бар. Бу кадәрлесе, әлбәттә, куанычлы хәл. Ләкин бу куанычлы хәл, драматургия өлкәсендә булган кимчелекләребезне каплый алмый. Ә кимчелекләребез зур, җитди. Бердән, былтырлы, быеллы сәхнәгә куелып килә торган спектакльләр арасында яңа оригинал әсәрләр чамадан тыш аз. Булган кадәресе дә, күбесе берберсен кабатлау өстенә, идея эчтәлекләре һәм художество дәрәҗәләре белән бүгенге көн таләпләренә канәгатьләндерерлек җавап бирә алмыйлар. Әйтергә теләгән фикер ачыграк, конкретрак булсын өчен сәхнәдә куелып килгән пьесалардан берсенең драматик сюжетын алып карыйк. Үзенең хезмәте буенча иптәшлә-* ре арасында иң алдынгы сафта баручы талантлы, булдыклы бер кеше, көтмәгәндә генә бер азгын матур хатынга күзе төшә дә, үзенең электән гомер итеп килгән фәрештә кебек хатынын ташлап, әлеге иблистән яман азгын хатын ягына авыша. Күп тә үтми, азгын хатын аңа үзенең ни дәрәҗәдә түбән, әшәке, намуссыз кеше икәнлеген күрсәтә башлый, алдынгы кешебез хезмәтендә дә сыната, артка тәгәри, күздән төшә, тәмам кызганыч хәлдә кала, ниһаять, үзенең хаталанганлыгын аңлап, азгын хатыннан кача, элеккеге хатынына кире кайтып, аңа баш ия, гафу үтенә. Фәрештә кебек изге күңелле иске хатын, әлбәттә, аны гафу итә. 98 Кайсы пьесаның драматик сюжеты бу? «Зифа» дисәк тә бик дөрес оу- лыр иде. Ләкин «Зифа» димибез. Чөнки «Зифа» узган елгы отчет докладымда былтыргы отчет чорының уңышлы әсәре итеп телгә алына һәм дөрес телгә алына. Шуңа күрә, гәрчә сәхнәдә уңыш белән барса да, аны быелгы отчетка да кертә алмыйбыз. Димәк, юк, «Зифа» түгел. Алайса бу «Язылмаган законнар» дигән пьесадыр? Әйе, бу «Язылмаган законнар» дисәк тә бик дөрес булыр иде. Аның да драматик сюжеты нәкъ шул. Ләкин ул пьеса турында сүз бара дияргә дә ашыкмыйк әле. Чөнки ул да, узган елгы отчетта инде язылган әсәр буларак, телгә алына. Алайса «Нурихан?» Монда' да нәкъ шул ситуация! Бәлки кайберәүләр Гата Нуруллинның .«Вөҗдан» исемле пьесасы турында да сүз бара диярләр. Аны республика колхоз-совхоз театры куйган. Аның да эчтәлеге нәкъ шундый. Кыскасы, эш кайсы пьеса турында сүз баруда түгел, ә ул пьесаларның драматик сюжетлары ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаган булуларында. Бу охшаш драматик сюжетта яки әсәрнең тышкы формасында гына булса бер хәл иде. Аларның идея эчтәлегенә күз салсак; без тагын да күңелсезрәк хәл күрәбез. Бу әсәрләрдә төп идея нәрсәгә кайтып кала? «Хезмәтендә алдынгы булган совет кешесенең дә, артык иркәләнүдән эгоистик тойгыларга бирелеп, кайбер вакыт ялгышып китүе мөмкин,— диләр ул әсәрләр.— Андый кешене, ялгышуына карап, каты хөкем итмик, алар безгә кирәкле, кадерле кешеләр, диләр. Хаталары өчен тормыш аларга үзе җәзасын бирде инде, җитәр. Без ул мескеннәрне кызганыйк, гафу итик», диләр. Гади генә итеп әйткәндә, бу әсәрләрнең төп идея эчтәлекләре менә шушы тезиска кайтып кала. Төп идея эчтәлеге шушы тезиска нигезләнгән әсәрләр бездә, кызганычка каршы, югарыда саналган пьесалар белән генә чикләнми. Андый, нигездә яхшы күңелле, алдынгы эшче булган, һәм бер көйне килеп, масаюга бирелгән, ялгышып киткән кешеләрне кызганырга чакырган әсәрләр бездә бик күп булды. «Якын дус»та да күрдек без бу тезисны, «Тын алан шаулый»да да, «1\ушнарат»та да, «Баҗалар»да да, «Алсу таң»да да һәм тагын бик күп куелган һәм куелмаган, басылган һәм басылмаган пьесаларда да күрдек. һәм шушы тезис яңа язылган һәм языла торган әсәрләрдә дә теге яки бу күләмдә кабатлануда дәвам итә. Бу безнең драматургиянең үсешен күрсәтә торган күренеш түгел, киресенчә, аның бер урында бик озак таптануын, анда да кирәкмәгән урында, тиешсез урында таптануын күрсәтә торган хәл. Мондый характердагы әсәрләрне тәнкыйть итүчеләргә каршы күп кенә авторлар, үзләрен аклау тәртибендә, хәзерге рус драматургиясендә булган кайбер пьесаларга таянырга яраталар. Рус драматургиясендә дә шул тезиска нигезләнгән һәм яхшы исәптә йөри торган әсәрләр бар, диләр. Ә без рус әдәбиятыннан өйрәнәбез икән, бу начармыни? — диләр. Дөрес, бөек рус әдәбияты үзенең классиклары белән булсын, хәзерге чоры белән булсын, бездә иң алдынгы, әйдәүче әдәбият, һәм без аның алдынгы әсәрләреннән бик күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ләкин шул ук вакытта без, күп милләтле совет әдәбиятының тигез хокуклы язучылары буларак, хәзер рус әдәбиятында чыккан әсәрләргә карата да үзебез - чә фикер йөртә алабыз һәм шулай булырга тиешбез дә. Рус әдәбиятында чыккан һәр әсәр, русча язылганы өчен генә безгә үрнәк була алмый әле. Чөнки анда да йомшак әсәрләр, җитди кимчелекле әсәрләр чыгып тора. Әйе, хәзерге көндә безнең драматургиядә кабатланып килгән мотивларның рус әдәбиятында да бик күп вариантлары булды һәм бар. Мәсәлән, төп союжеты һәм идея эчтәлеге ялгышучы геройны кызгандыруга багышланган «Тормыш сабагы» дигән кинофильмны алырга мөмкин. 7* 99 Бу фильмны рус матбугатында бик күп мактап та чыктылар. Безнен «Совет Татарстаны» газетасында да мактап яздылар. Шулай да мин моны безнең өчен үрнәк алырлык әсәр түгел, дияр идем. Чөнки әдәбиятта, сәнгать әсәрендә авторның ялгышкан кешене, бигрәк тә үзенең вак җанлы булуы аркасында масаюга, эгоизмга бирелеп, бозык юлга басу характерында ялгышуга бирелгән кешене яклау позициясенә басуы — үзе, бик йомшак итеп әйткәндә, бәхәсле хәл. Дөрес, тормышта без теге яки бу характерда ялгышка төшкән конкрет шәхесләрне тәнкыйть иткәндә, аларга карата сизгер булырга, алар- ның яхшы якларын да бик нык искә алып, мөмкин кадәр аны төзәтү теләгеннән чыгып эш итәргә тиешбез. Ә әдәбиятта икенче эш. Әдәби әсәрнең бурычы — кешене ничек тәрбияләргә өйрәтү түгел, әдәбият— сәнгать әсәре укучыны яки тамашачыны турыдаи-туры үзе тәрбияләргә тиеш. Мәсәлән, бер автор тормышта ялгышкан кешеләргә үз әсәре белән уңай йогынты ясап, аны дөрес юлга бастырырга ярдәм итәргә тели икән, моның өчен аның үз әсәрендә ялгышкан кешене төзәтеп күрсәтүе шарт түгел. Бәлки ул аиы төзәтмәсә, логик ахырына кадәр илтеп җиткереп, аңа карата укучы яки тамашачыда нәфрәт уятырлык итеп бирсә, дөресрәк эшләгән булыр иде. Ягъни үз мин-минлегенә хуҗа була алмау аркасында ялгыш юлга баскан кешенең язмышы төзәлмәс трагедия белән очлануын күрсәтсә, моның белән ул тормыштагы конкрет кешеләрне андый хата юлга басудан саклап калу эшендә күбрәк файда китерер иде. Минемчә, бездә әдәби әсәрне чын тормыштай алып, тормыштагыча итеп язарга кирәк дигән таләпне ялгыш аңлау бар. Бәла шунда — бездә бик күп очракта әдәби әсәр белән реаль тормыш, әдәби образ белән тормыштагы конкрет шәхес яки образның тормыштагы прототибы — икенче бер тактага куела. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Әдәби образ — ул нигезе тормыштан алынган, ләкин художник хыялы беләи абстраклаштырылган кеше. Ул укучыга ни кадәр якын булса да, аның абыйсы яки энесе, атасы яки анасы, ире яки хатыны аны кунакка чакырырлык дусы яки аңа почмактан һөҗүм итәрлек дошманы була алмый. Әдәби образ өстендә автор тормыштагы конкрет кеше беләи ясап булмый торган теләсә нинди тәҗрибәне ясый ала. Бу мәсьәләдә автор кулына чикләнмәгән хокуклар бирелгән. Ә без үзебезгә бирелгән шундый зур хокуктан Шекспирча файдалана белмибез. Шекспир кабахәтлектә, мәкерлектә тиңе булмаган Ягосын әз генә дә төзәтмичә, хәтта кулга да алдырмыйча, сау- сәламәт килеш үз иркендә калдыра. Ә шундый саф күңелле, бөте: тамашачының тирән мәхәббәтен казанган фәрештә кебек Дездемонаны үтерә. Кеше сүзенә чамадан тыш ышанып ялгыш юлга баскан Отел- лоны нишләтә? Бөтенләй харап итә. үзеннән-үзен суйдыра. Автор үзенең яраткан геройларын үтерә һәм шуның белән аларны үлмәс дәрәҗәгә күтәрә. Дездемона да, Отелло да әдәбиятта мәңге үлмәс геройлар булып яшиләр һәм һаман да безгә исән калган Яголардан сакланырга ярдәм итеп киләләр. Ә безнең пьесалардагы хаталанган һәм хаталарын шунда ук төзәтеп дөрес юлга баскан әйбәт кешеләрне, әле быел гына сәхнәдә күргән булсак та хәзер фамилияләрен дә белмибез, төсбитләрен, холык- фигыльләрен дә хәтерләмибез. Чөнки без үзебез ясаган уңай геройларны үзебез кызганабыз, шуңа күрә тамашачы аларны кызганмый. Үзебез ясаган кире типлардан үзебез куркабыз, шуңа күрә алардан халык курыкмый. Кыскасы, матур әдәбиятка карата теоретик мәсьәләләрдә өйрәнәсе, ачыклыйсы урыннар күп әле. Уңай образ турында II съезд алдыннан алып барылган дискуссия очланмый калды, бу мәсьәләгә II съездда да тиешенчә ачыклык кертелмәде. Алда без бу дискуссияне дәвам иттерергә кирәк икән, союз күләмендә яңадай күтәрергә тиешбез. 100 Билгеле, безнең драматургия өлкәсендәге кимчелекләрне моңа < ына кайтарып калдырырга ярамый. Яңадан бүгенге репертуарыбызга кайтыйк. Башта ук «Зифа» дидек.. Аны оез кире какмадык һәм какмыйбыз. Тамашачы да аны яхшы каршы алды һәм хәзер дә яратып карый. Чөнки «Зифа» безнең тормышта киң урын алган мәсьәләләргә кагыла, тормышкөнкүреш мәсьәләләрендә генә түгел, шактый тирән социаль мәсьәләләргә карата да тамашачыда туган күп сорауларга җавап бирә. Андагы образларның, ситуацияләрнең реальлеге әдәби яктан акланган, нигезләнгән. Шулай булса да, бу темага, бу мотивларга икенче әсәрләр язылуга без каршы түгел. Икенче бер авторда шул ук «Зифа»да күтәрелгән мәсьәләләр белән кызыксыну туган икән, һәм ул мәсьәләләрне «Зифа» күләмендә генә хәл итү аны канәгатьләндерми икән, ул автор үзендә бу теманы киңрәк, тирәнрәк күләмдә хәл итәрлек көч сизә икән, язсын. Чынлап та яхшырак, көчлерәк әсәр яза икән — аны берәү дә кабатлауда гаепләми. Ләкин «Зифа»да инде шактый уңышлы хәл кылынган теманы, художество ягыннан түбәнрәк һәм көчсезрәк итеп кабатлау нигә кирәк? Бу турыда мин авторларны «Зифа» га иярүдә гаепләмим. Актуаль темага бер үк вакытта берничә авторның, берберенә бәйләнмәгән хәлдә дә, берсенеке-берсенә охшаган бер-., ничә әсәр язулары бик мөмкин. Ләкин мондый характердагы иҗат ярышында һәр яктан уңышлырак булган әсәр өстенлек алырга тиеш. Тик бу мәсьәләдә, минемчә, безнең күп кенә театрларның тоткан юлы аңлашылып җитми, һәр театрның үз «Зифа»сын булдыру нигә кирәк? Минзәлә театры «Язылмаган законнар»ны куя. Бу әсәр, һичшиксез, яшь драматург Юныс Әминовның өметле каләме, чын драматургка хас үткен теле, хәтта теманы хәл кылуда, драматург буларак, үзенчәлеге, үз тавышы да барлыгын күрсәтә. Шулай да «Зифа» янында ул художество әсәре буларак түбән. Анда ясалма ситуацияләр кирәксез мелодрама мотивлары күп урын ала. Әлмәт театры куйган «Нурихан» әсәрендә дә яшь драматургның өметле каләме барлыгы сизелә, ләкин аның үз иҗат йөзе ачык күренми әле. Бу — инде кабатланган теманы тагын да югарырак итеп кабатлау. Театрларда, аеруча колхоз-совхоз театрларында репертуар сайлаганда җитди таләпчәнлек юк. Шушы хәл драматургиянең үсешенә бер дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Бу мәсьәләдә яшь драматург Абдулов белән Минзәлә колхоз-совхоз театры һәм Культура министрлыгы арасында булган вакыйга бик характерлы мисал була ала. Абдулов «Ни чәчсәң шуны урырсың» дигән комедия яза. Минзәлә театры аны кабул итә. Ә Культура министрлыгы ул әсәрне сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. Министрлык каршындагы Худсовет әсәрне әдәби яктан эшләнмәгән, примитив дип таба. Автор моның белән риза булмыйча, әсәрнең драмсекциядә укылуын сорый. Драмсекциядә укыла. Уннан артык язучы, әсәрнең, яшь язучы әсәре буларак өметле урыннары да булуын әйтү белән бергә, әсәрнең әдәби яктан түбән торуын, яңадан язмыйча, сәхнәгә чыгарырлык түгел икәнлеген әйтәләр. Авторга җитди киңәшләр бирәләр. Автор икенче көнне үк Минзәләгә китә дә, әсәрен театр белән бергә берничә көн эчендә төзәтеп тә кайта. Театр Министрлыктан бу әсәрне үзләренә куярга рөхсәт итүне ныклап сорый. Яңадан художество Советы җыела. Әсәр яңадан укыла. Бу утырышта Гомәр Бәшир, Әхмәт Исхак, Әхмәт Фәйзи кебек зур тәҗрибәле язучылар да катнаша. Әсәрнең әдәби яктан кабул ителерлек дәрәҗәдә эшләнмәгәнлеге әйтелә. Минзәлә театрына шундый әдәби кыйммәте булмаган, тиешенчә эшләнеп җитмәгән примитив әсәрне сәхнәгә куярга шулкадәр тырышу нигә кирәк булгандыр. Билгеле, моның белән ул драматургиянең үсешенә файдалы йогынты ясый алмый. Репертуар хәзерләү политикасында үз тамырына үзе чаба. Шул ук вакытта яшь авторга карата да аю хезмәте генә күрсәтә. Әлмәт театрының да нәкъ шулай, әдәби яктан әле чи булган, эшләнмәгән, примитив бер әсәргә (М. Хә- сәновның кукуруз темасына багышлап язылган «Зөләйха» исемле әсәренең башлангыч варианты турында сүз бара) ябышып яту факты булды. Театрларның мондый практикасы драматургларның бер өлешен, бигрәк тә яшьләрне, вак мәсьәләләргә, тамашачының зур социал хисләренә кагылмый торган, аның вак, индивидуаль хисләрен генә дулкынландыруга исәп тотып язылган әсәрләргә ориентацияли. Бүгенге көннең зур темаларын күрсәтү ягыннан караганда, безнең драматургларыбыз алдына партия тарафыннан куелган җитди бурычлар тиешенчә үтәлгәне юк әле. «Совет халкы үзенең язучыларыннан гаять зур бурычларны — бөтен халык хуҗалыгын тагын да үстерүнең нигезе һәм Ватаныбыз чикләренең кагылгысызлыгы гарантиясе булган авыр индустрияне өзлексез үстерү бурычларын хәл итүче данлыклы замандашларыбызның, гигант электр станцияләре төзүче, төзелеш методларын яхшыртучы, миллионнарча гектар чирәм җирләрне үзләштерүче, бөтен авыл хуҗалыгын күтәрү һәм хезмәт ияләренең продуктларга һәм халык куллана торган товарларга үскәннән-үсә бара торган ихтыяҗларын яхшырак канәгатьләндерү өчен көрәшүче замандашларыбызның дөрес һәм ачык образларын иҗат итүләрен көтә». Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Совет язу- ' чыларының II бөтенсоюз съездына язган хатында әнә шундый зур темаларны безнең исебезгә төшерде һәм язучылар алдына җаваплы бурычлар куйды. «Совет язучыларының бурычы,— диелә ул хатта,— дөреслекне чагылдыручы сәнгать, совет кешеләренең бай рухи дөньясын тирән ача торган зур фикерләр һәм хисләр сәнгате иҗат итү, үз геройларының образларында аларның күпьяклы бөтен хезмәт эшчәнлеген, аларның иҗтимагый һәм шәхси тормышларын аерылгысыз бердәмлектә гәүдәләндерү. Безнең әдәбиятыбыз яңаны чагылдырып кына калмаска, бәлки аның җиңүенә барлык чаралар белән ярдәм итәргә тиеш». Партия тарафыннан куелган бу бурычлар һаман да безнең алдыбызда бөтен зурлыклары белән торалар. Үзебезгә карата конкретлаштырыбрак алсак, безгә нефтьчеләр, төзүчеләр, промышленность эшчеләре, колхоз кешеләре тормышыннан язылган чын художество әсәре дәрә- җәеендәге пьесалар кирәк. Бүген, алдыбызга әдәбият-сәнгать декадасына — Москвага бару шикелле зур җаваплы имтихан килеп басканда, без бу кирәкләрне аеруча үткен хис итәбез. Баштан санап кителгән, әлегә дөнья күрмәгән әсәрләр арасында зуррак, җитдирәк темага язылган әсәрләр байтак. Алар, һичшиксез, безнең театрларның репертуарларын җитди әсәрләр исәбенә баеталар. Шулай да, төрле театрлар тарафыннан декадага алып барырга хәзерләнгән спектакльләр исемлегендә бүгенге көн темасына язылган әсәрләр урыны я бөтенләй буш, я бик зур сорау билгесе астында тора. Бу сорауларны күп куйганда яңа елның беренче яртысыннан да калмый ачыкларга, буш урыннарны чын-чыннан лаеклы әсәрләр белән тутырырга кирәк. Бүгенге көндә безнең драматурглар алдына куелган иң зур мәсьәлә менә шул!