Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ГЕНРИХ ГЕЙНЕ (1797—1856) Немец халкының бөек шагыйре Генрих Гейне үзенең иҗаты белән Германия буржуаздемократик поэзиясенең яңа этабын башлап җибәрә. Гейне, үзе әйткәнчә, романтикларның соңгы, ә хәзерге заман поэзиясенең беренче шагыйре. Ул романтизм мәктәбе шәкерте булып кына калмый, яңа позиция ала: әдәбиятның тормыштан һәм политик хәрәкәтләрдән аерылгысыз булырга тиешлеген аңлый. Гейне үзенең шигырьләрен 1817 елда .бастыра башлый. Аның беренче «Шигырьләр» җыентыгы 1821 елда басылып чыга, ә атаклы «Җырлар китабы» 1827 елда басыла. Гейненең «Җырлар китабы» немец әдәбияты тарихында иң гүзәл әсәрләрнең берсе булып тора. Бу җыентыкка кертелгән шигырьләрдә халыкның поэтик традицияләре уңышлы кулланылып, халыкчан формага прогрессив демократик эчтәлек салуның гүзәл үрнәкләре бирелгән. Гейне проза өлкәсендә дә үзен талантлы һәм оригинал язучы итеп танытты. «Юл картиналары» (1826—31) исемле җыентыгындагы очерклары, сатирик зарисовка- лары, революцион рухтагы мәкаләләре аның проза өлкәсендә никадәр көчле икәнен күрсәтәләр. Гейне буржуаз демократ булып кына калмады, пролетариатның тарихи ролен аңлап, Германиядә хөкем сөргән тәртипләргә каршы көчле протест белән чыкты. Әмма ул пролетариат революционеры булып җитә алмады. 1830 елгы революцияне Гейне зур шатлык белән каршылый, ләкин бу революция аның өметләрен акламый, Гейне Парижга китә. Монда ул француз интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре белән аралаша. Гейне капитализмны чын күңеленнән дошман күрә, аның киләчәкле һәлакәтен 124 котылгысыз дип саный. Ачы ирония белән сугарылган ялкынлы публицистик мәкаләләр яза. Гомумән, Парижда яшәгән чорда ул үзен революцион сатираның мастеры итеп таныта. Шул ук вакытта ул публицистика өлкәсендә эшләвен дә дәвам итә. Гейненең бу юнәлештә эш итүе реакция вәкилләрен уйга төшерә. Полиция аңа каршы чара күрергә ашыга. 1835 елда Германиядә Гейне әсәрләрен матбугатка чыгару тыела. 1843 елның декабренда ул К. Маркс белән таныша. Бу хәл шагыйрьнең политик яктан үсүенә көчле этәргеч була. К. Маркс белән танышканнан соң ул «Германия» поэмасын иҗат итә. Бу поэмада аның политик карашлары үзләренең иң көчле чагылышларын табалар. Ә инде поэманың калган өлешләре феодаль тәртипләр хөкем сөргән Германияне аяусыз сатира уты астына ала. 1845 елдан Гейненең авыруы аеруча көчәя. 1848 елның май аенда аны паралич авыруы урынга егып сала. Каты авырыл китү һәм 1848—49 елгы революциянең җ* цслүе аны төшенкелеккә бирелдерә. Ләкин аның поэзиясе үзенең сугышчан рухын югалтмый. Мисал өчен аның христиан диненнән көлеп язылган «Диспут» поэмасын, капиталистик цивилизациянең кешелексез якларын күрсәтүче «Ирексезләр карабы» шигырен, «Уйлап табучылар — ишәкләр» һ. б. ш. шигырләрен күрсәтергә була. Г. Гейне, кайбер ялгышуларына карамастан, үз эпохасының алдынгы идеяләрем пропагандалаучы, реакцияне ачы нәфрәт белән фаш итүче, халыкны көрәшкә чакыручы, бөтендөнья күләмендәге поэзия хәзинәсенә үзенең зур өлешен кертүче талантлы шагыйрь булып кала. Н. А. ДОБРОЛЮБОВ (1836—1861) Рус халкының данлыклы улы, революцион-демократ, күренекле әдәби тән- кыйтьче Николай Александрович Добролюбовның тууына быел 5 февральдә 120 ел тулды. Н. А. Добролюбов Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәрендә рухани семьясында туа. Дин сөреме белән агуланган ата-ана улларына дини тәрбия бирергә тырышалар. Добролюбов 1848 елда дини училище бетерә һәм духовный семинариягә укырга керә. Ләкин аны мондый рухтагы уку йортлары канәгатьләндерми, ул дин белән булган алыш-бирешне өзәргә карар бирә. Добролюбов, семинарияне ташлап, Петербургка китә һәм педагогия институтына укырга керә. В. Г. Белинский, А. И. Герцен әсәрләрен уку нәтиҗәсендә Добролюбов бала вакытта йогып калган дини карашларыннан тәмам арына, демократик идеяләр белән рухланып яши башлый. Ул студентлар арасында революцион эш алып бара, 1855 елдан башлап революцион рухтагы шигырьләр иҗат итә башлый. Добролюбов институтта укыган вакытта ук инде әдәбият һәм тәнкыйть мәсьәләләре белән кызыксына, мәкаләләр яза. Бу өлкәдә ул В. Г. Белинскийның гүзәл традицияләрен дәвам итүче буларак таныла. 1856 елда Добролюбов Н. Г. Чернышевский белән таныша, аның шәкерте, соңга табарак, ышанычлы көрәштәше булып китә. Институтны тәмамлаганнан соң ул «Современник» журналы редакциясендә тәнкыйть бүлеге мөдире булып эшли башлый һәм бөтен гомерен шушы журнал битләре аша демократик идеяләрен пропагандалауга багышлый. Добролюбов шушы журналда эшләгән бйш ел дәвамында рус революцион публицистикасына үзенең кыйммәтле өлешен кертә. Аның хезмәтләре арасында «Роберт Оуэн һәм аның иҗтимагый реформалар ясарга маташуы» (1858), «Москвадан Лейй- цигкача» (1859), - «Нәрсә ул Обломовчылык?» (1859), «Караңгы патшалык» (1859), «Караңгы патшалыкта якты нур» (1860) кебек хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия булып торалар. Добролюбов 1861 елның 17 ноябрендә Петербургта үпкә авыруыннан үлә. Н. А. Добролюбов чын революционерлар тәрбияләде, хезмәт ияләрен чын күңелдән яратырга, якларга, ә изүчеләргә аяусыз нәфрәт белән карарга өйрәтте, самодержавиегә каршы көрәшкә чакырды. Үзенең ялкынлы мәкаләләре аша Россияне демократик нигездә үзгәртеп коруның бердәнбер юлы революция икәнлекне раслады.