БАТЫРЛЫК
Бирелмәвен күргәч тере көйгә, — Көч һәм аңын аның җимереп, Тезләндерер өчен, — дошман аны Яралады, атып иң элек. Тезләнмәде ләкин, ауса да ул, Тугры калды илгә, антына. Ярсып, дошман атты шунда аны Чәнечкеле чыбык артына. Карар бирде корыч ихтыярын Сындырырга шунда ул аның: Салды аны тирән, салкын базга, Богаулады аяк, кулларын. Бирелмәде егет ләкин һаман — Иптәшләрен туплап янына, Өйрәтте ул башны туры тотып Көрәшләргә ничек барырга. Җиңү таңы тиздән туачакка Бер секунд та өзми өметен, Җырлады ул, өндәп көрәш, дауга, Шунда иде көче егетнең! Табалмагач башка төрле чара Буйсындырыр өчен һич аны, Җыры белән бергә таш төрмәгә Ябып куйды шунда дошманы. Тукталмады егет тик анда да — Шул төрмәнең ташы аркылы Яңгыратып җырын ул дөньяга, Көрәшкә һәм дауга чакырды. Көчсезлеген күреп үзенең дошман, Чик куярга теләп җырына, Котылырга уйлап мәңге аннан, Бирде аны палач кулына. Астында да палач балтасының Ул җырлады һаман чакырып Көрәшергә... Шулай үлде егет, Шулай туды үлмәс батырлык!