Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР БҮЛӘК


Танылган язучы Мирсәй Әмирнең балаларга тәкъдим ителә торган җы-ентыгында XXV иң зур урынны укучыларга күптән таныш булган, популяр әсәр «Батыр исемле малай турында хикәяләр» алып тора. Бу биш хикәянең беренче, икенче һәм дүртенчесе яратылып укыла торганнар — художество эшләнешләре ягыннан камилләшкән әсәрләр булып, «Калку кырдан Казанга» белән «Калку кырга комбайн!» хикәяләре ярым публицистик характердагы язмалар булып торалар. Автор боларны шушы циклдагы хикәяләренең эзлекле бөтенлеген тудыру өчен генә өстәгән булса кирәк. Алар ятышлы тел, билгеле бер композиция төгәллегенә туры китерелеп язылган булсалар да, баштагы өч хикәядәге художество алымнары югарылыгыннан кайтышраклар.
Җыентыкта болардан тыш зур яшьтәге балалар өчен җиде хикәя, нәни укучыларга биш кечкенә хикәя һәм бер комедия тәкъдим ителә.
Башта җыентыкның исеме белән аталган «Зур бүләк» хикәясенә тукталыйк. Биредә автор биш төрле баланы характерлый. Алар арасында иң яхшы укучы Зәйнәп, аның белән ярышучы Асия, алардан бераз калыша торган, ләкин яхшы иптәш булуы белән һәркем тарафыннан яратылучы Сабит, укуда һәм җырда өстен Наилә һәм бишенчесе шаянлык һәм рус теле белән хисаптан «начар» алу белән танылган Гәрәй. Балалар яңа елны каршы алырга җыеналар һәм һәркайсы кадерле укытучыларына бүләк хә- зерләмәкче булалар. Балалар арасында ярыш башлана. Үзләренең булдыклылыгы белән масая төшкән алдынгы укучылар, артка калган Гәрәйнең бәйрәмгә нинди бүләк ки-терәчәге белән кызыксынмыйлар. Гәрәй ялгыз калуыннан гарьләнә һәм шул гарьлек аны үз-үзен кулга алу юлына бастыра. Бәйрәм килеп җитүгә, алдынгы балалар кайсы рәсем ясап, кайсы чигү чигеп, мәктәпкә— укытучыларына бүләкләр китерәләр, тик Гәрәй генә «буш кул» белән килә. Иптәшләре аннан көлә-ләр, укытучы апалары да Гәрәйгә: «Яна елга син нәрсә хәзерләдең соң?» дигән сорауны бирә. Гәрәй: «Мин... мин... үземне хәзерләргә тырыштым», — дип, укытучы
XXV «Зур бүләк» — хикәяләр җыентыгы. Редакторы К. Ңотдусова. Тышлык художнигы 3. Хөсәеиов. Таткнигонздат 1956 сл.
апасына өч дәфтәр суза. «Мин барысын да үзем эшләдем, миңа беркем дә әйтмәде», дип, тактага язып куеп, иптәшләренә үпкә белдерә. Карасаң, Гәрәй дә бу чиректә отличник иптәшләрен куып җиткән! Аның яңа елга «зур бүләге» шушы!..
Хикәядә бер караганда әллә нинди яңалык юксыман. Ләкин ул бар — ул менә, хикәянең көтелмәгәнчә чишелүендә; үзләрен генә алдынгы санап, артта калган иптәшләреннән йөз чөергән балалар өчен зур сабак бу! Хәтта бу хәл, артта калучы балалардан өмет өзүче, гамьсез укы-тучылар өчен дә акыл! Хикәя менә шушы ягы белән һәм язылышы белән алдыра. Яхшы укыла һәм күңелгә сеңеп кала.
Җыентыкта күңелне үзенә тарта торган тагы бик яхшы әсәр бар, бу «Ак әйбер» комедиясе. Бу уен — комедия, кече яшьтәге балалар акылына бик тиз барып җитәрлек формада кызыклы итеп язылган. Комедиянең нигезе, ике кеше бердән бер сүз әйтсә, нинди генә булса да ак әйбергә барып тотыну гадәтенә корылган. Гореф-гадәтнең юк нәрсә булуы — шуның аркасында, әби белән бабайның көлкегә калулары автор тарафыннан зур осталык белән уйлап табылган. Минемчә, бу безнең балалар драматургиясе өчен зур табыш. Комедия һәр урында: мәктәптә, клубларда бик җиңел куелырлык.
«Сәләткә нәрсә җитми» хикәясе дә бик гыйбрәтле, бик кызыклы хикәя. Мирсәй Әмир биредә дә, балалар психологиясен бик белеп эш итә, баланың нәрсәдән гарьләнүен, нәрсәгә үпкәләвен һәм ни өчен масая башлавын бик тирәнтен күрә
Болар өстенә шунысы яхшы, автор гаепкә төртеп күрсәтеп, аны төзәтү өчен вәгазь укырга, акыл өйрәтергә тотынмый, вакыйгаларны образның кичерешләре аша, эчке дулкынланулар аркылы чишә, шуның нәтиҗәсендә, образның характеры да ачы-ла.
Мондый нечкәлекләргә төшенә һәм аны бик табигый рәвештә күрсәтә белү ягыннан «Әниләре өйдә юкта» хикәясе, авторның нәниләр өчен язылган хикәяләреннән иң уңышлы- сы. Биредә төп вакыйганы ике бәләкәй «герой» алып тора. Аларның иң зурысы Мәрьям биш яшьтә булса, Рөстәме әле яңа тәпи йөри башлаган. Алар өйдә бер үзләре генә калып ниләр генә тудырмыйлар! Аларның бит зурысы зур урынында, кечесе — кече, һәм шундый чын кыланышлар—дөрес булмаган, табигый булмаган бер генә төр-ле хәрәкәтне дә, мөнәсәбәтне дә күр-мәссең. Көләсе урында көлми чыдап булмый, аларның аталары сугышта икәнен белгәч, көенергә дә туры килә. Ул — әти кеше кайтып кергәннең соңындагы шатлыкның тәэсире исә—бетмәс-төкәнмәс!.. Кыскасы — шәп, оста язылган хикәя.
«Зирәк»нең төрле йорт хайваннары белән очрашуы, һәм аларның үзара мөнәсәбәтләренә корылган әкият тә бик көлкеле һәм ягымлы юмор белән язылган. «Бәби әйтә» хикәясе дә нәкъ менә шундый күңелле хикәяләр рәтенә керә. «Алдакчы бозау» белән «Кызыл сызык» хикәяләре дә «адашкан» нәниләргә зур сабак бирә торган әсәрләр- Яна шәһәр төзелешендәге кызыл сызыкның ни икәнен бала аңына җиткерүдә М. Әмир — гади итеп әйткәндә, мастерлыкка ирешкән!
Берсе әкият, икенчесе булган хәл дип аталган «Русча хат» әсәрләре дә балаларда зур тәэсир калдырырлык.
«Газизҗан» белән «Әлтәф» хикәяләре балаларны гына түгел, зурларны да көлдерерлек, чын юмористик хикәяләр. Болар Мирсәй Әмирнең көлке әсәрләр язучы булуын характерлый торган хикәяләр һәм алар бу җыентыкка бик хаклы рәвештә урна шты р ы л га н нар. « Кәҗә тәкәсенең дөньяга карашы» да. әкият кенә түгел, ә мәсәл булып яңгырый. Кыскасы, җыентыктагы әсәрләрнең күбесе, AV Әмирнең үзенә генә хас булган юмор-сатирасы^ үткен һәм тапкыр теле белән сугарылганнар.
Күләме ягыннан шактый зур урын* алган, җитди фронт истәлекләренә нигезләнгән, герой Гомәров Хәсән турындагы хикәя дә, М. Әмир иптәшнең хикәя жанрында нинди күп төрле формаларда эш итә белүен күрсәтеп тора. Бу уңышлы «Якташ» хикәясе турында сүз озайтмыйча- актык сүземдә шуны гына әйтәсем килә: бу җыентыкның исеме җисе-менә килеп тора, ул, чыннан да ба-лаларыбыз өчен зур бүләк. Тат- книгоиздатның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе талантлы һәм күренекле язучыбыз Мирсәй Әмирнең балалар өчен махсус җыентыгын туплап чыгарып, зур һәм әһәмиятле эш эшләгән.