ЮГАЛГАН МАТУРЛЫК
Роман — пьеса 9 бүлектә
Һади Такташның «Югалган матурлык» пьесасы 1929 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Моңа кадәр аның әле бер җирдә дә басылганы юк. Укучыларга бу пьесаның гарәп хәрефләре белән машинкада басылган һәм Такташның үз кулы белән төзәтүләр ясалган варианты әдәби мирас буларак тәкъдим ителә. Бу вариант Такташның тормыш иптәше Гөлчирә ханым Такташевада сакланган.
Редакция.
У й НА УЧЫ Л А Р:
Үтәгәнов Газиз — инженер, 27 яшендә.
Галия — университетта укучы комсомолка, 21 яшьләрендә.
Солтан — Газизнең иптәше, укуын ташлаган студент. 26 яшендә.
Зөбәрҗәт — университетта укучы, 20 яшьтә.
Профессор — 60 яшьләрендә ак сакаллы карт.
Бари Алиев — коммунист, шәһәр кибете мөдире, 40 яшьләрендә. Ниса Ә ю по в а — аның хатыны, 32 яшьләрендә.
Г а б д у л л а — 26 яшьләрендә.
Г а б д р а х м а и — кустарлар артелендә эшче булып эшли, 35 яшьләрдә.
Җамал — аның элекке хатыны, 27 яшьләрдә.
Хәмит — университетта укучы, 27 яшьләрдә.
Г осман — Солтанның иптәше, 25 яшьләрдә.
Нури —25 яшьләрдә.
Студент, студенткалар, официант, берничә исерек, ф а х и ш ә л ә р.
I-беспризорный, П-беспризорнын.
БОГЕМАЛАР
Инженер Үтәгәновның бүлмәсе. Бүлмә матур гына җыештырылган, шулай да төрле мебельләргә ул кадәр бай түгел. Бүлмәнең күп урыннарында бүлмәдә ялгыз ир торганы күренеп тора. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Бераздан ишек артында шау-шу башлана. Ишекне тарта башлыйлар һәм көч белән ачалар. Сәхнәгә Солтан, Нури, Габдулла, Госман килеп керәләр. Алар төрлесе төрле якка таралып утыралар.
Сол.тан. Тьфү! Кайда барсаң, шунда ишек, кайсы ишеккә барып тотынсаң, шунда йозак тора. Әллә бу халык безне ачка үтерергә телиләрме? (Идән буйлап йөренә.) Валлаһи, ачтан үләм. Туктагыз, кайдан бу кадәр ач көчекләр җыелдыгыз әле, ә?
Г а б д у л л а. Минем эчтә бүреләр концерт бирә башлагач, тукта, Госманда берәр ашар нәрсә булмасмы дип, Госманга киттем.
Госман. Ә мин берәр акчалысы килеп чыкса иде дип саклап кына ятадыр идем.
4
Габдулла. Анарда да эш чыкмагач, Нури ничек тә ашатып җибәрер дип, анарга киттек.
Нури. Ә мин алар килеп керүгә, менә ходай ничек үлемнән коткарды дип, кочакларымны җәеп каршы алдым.
Солтан. Шуннан мина килдегезме?
Г а б д у л л а. Әйе!
Солтан. Ярый әле җыйнаулашып килеп чыктыгыз, берегез генә килеп чыккан булса, ботыннан тотып ашаган булыр идем. (Килеп кроватька ята. Астында калып җан ачысы белән кычкырган мәче баласы тавышына сикереп тора да кроватька карый.) Тьфү! Кая ятарга урын тапкан бит каһәр! (Башкалар, җыелып, үлгән мәче баласына карыйлар.) Ач йөрәк куркудан ярылып чыга язды. (Мәче баласын күтәреп карый.)
Г а б д у л л а. Эх, аю, аю! Үтердең ич.
Солтан (песи баласын кровать астына ыргыта. Габдуллага). Син тагын кайдан килеп чыктың? Чит шәһәрдә торсаң ичмаса, үзеңне күреп йөрәк әрнемәс иде.
Г а б д у л л а. Мин сезне монда төрле урыннарда эшләгәч, рәтләнгәннәрдер, әйбәтләп тора торганнардыр, бераз дәүләт күрергә дип килдем. Ә сез һаман да шул борынгы йолкышлар икәнсез. Газиз дә шулаймы?
Солтан. Газиз ул, җаным, элекке общежитиеда ач йөрүче Газиз түгел. Хәзер ул безнең белән сөйләшми дә. Абый булса да, үзенә килергә оялып йөри башладым. (Идән буйлап йөри. Бераздан шикле рәвештә Нурига карый. Госманны үзенә чакырып, бармагы белән Нурины күрсәтә.) Бу йолкышны тентеп карыйк әле. Аның бездән акчасын яшерә торган гадәте бар. (Госман белән Солтан аны тотып алалар. Нури бирешмәскә тырыша.)
Нури. Юк, егетләр, валлаһи, бернәрсә дә юк.
Аның ай-ваена карамын тенти башлыйлар. Кесәләрен тентеп өскә чыгара баралар. Иң соңыннан чалбар кесәсеннән шалтырап акчалар төшеп китә.
Солтан. Әнә әйттем бит каһәр сукканны. (Шау-шу куба. Барысы да кычкырып көләләр. Нури акчаларын үзе җыярга тели, Солтан аны .җилкәсеннән алып урындыкка китереп утырта.) Кузгалма урыныңнан!
Госман акчаларны саный, башкалар аны урап алалар.
Солтан. Күпме?
Госман. Әй, унөч тиен генә.
Солтан. Акчаларын борып борынына тыгыгыз! Мин күбрәк булыр дип уйлаган идем.
Нур и. Алла хакы өчен кайтарыгыз. Кичә бер кыз белән очрашырга булган идек. Мин тәмәкесез бер мәхәббәт сүзе дә сөйли алмыйм. «Пушка» алырга дип берәүдән сорап алган идем.
Г а б д у л л а. Әһә, ярый әле үзе искә төшерде. Госман, бар әле «Пушка» тәмәкесе алып кайт, ике көн тарткан юк инде. Ә син бүген свидание- гә бармассың.
Госман (кепкасын киеп). Киттем! (Госман чыгып китә, Солтан идән буйлап йөри.)
Солтан (Нурига). Син, шайтан борын, урында эшлисең, җитмеш сум жалование аласың, бүген әле ай башы үткәнгә 4 кенә көн була, кая акчаңны илттең?
Нур и. Үзегез эчеп бетердегез ич. Жалование алган көнне ресторанда дүртәү гулять иткәннең соңында, миңа күпме түләргә туры килде дип уйлыйсың?
Солтан. Күпме?
Г о с м а н. 27 сум. Ә берсе көнне сине извозчикка бәйләп алып кайткан көнне...
5
Солтан. Ну к черту! (Габдуллага.) Син дә шул башка баш бәла- булып монда килеп төштең, их! (Кулын селтәп.) Соң шулай итеп бүген без һәммәбез аякларны сузып бөгелеп ятып үләргә тиешмени инде? '(Ашыгып Газизнең өстәленә килеп телефон шалтыратырга хәзерләнә.)
Г абдулла. Кая звонить итмәкче буласың?
Солтан. Скори помошька, болай тыныч кына үләр хәл юк. (Солтан телефон шалтырата. Башкалар ана аптырап карап торалар.) Алло- алло! Центральная?. Дайте пожалуйста 0-1-0. (Тагын шалтырата.) Бу кайдан? Әһә... Кем телефонда? Харис? Менә нәрсә, син обедать иттеңме әле... Бәлки, мине генә ашатып чыгарга рәтең булыр әле, ә? Тьфү. (Ачуланып трубканы куя. Ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, эре генә позада тәмәке тартып Госман килеп керә.)
Госман (Солтан алдына килеп). Рәхим итегез. (Солтан һәм башкалар берәм-берәм тәмәке кабызалар.)
Габдулла (ярлы бояр позасы алып). Хәзер менә әйтик ресторанда утырасың, зур зал... Тегендә музыка уйнап тора. (Кулын күтәреп.) Официант, бер салкын апельсин белән бер порция мороженое китерегез!
Солтан. Әй, син, яп авызыңны! Дөньяда гомердә булмаган нәрсәләр турында сөйлисең.
Габдулла. Ник булмасын, апельсин һәм мороженое белән дөнья тулы.
Солтан. Ялганлыйсың. Дөньяда бер апельсин да, бер кашык мороженое да юк. Бернәрсә дә юк. Мин хәзер менә бу минутта бөтен дөньяда ике кадак икмәк булуына ышанмыйм.
һ ә м м ә с е. Ха-ха-ха!
Солтан (ашыгып идән буйлап йөри, башкалар көләләр, ул диварда • эленеп торган чалбар янына туктый. Госманга). Әй, спец, кил әле бире. ,(Г осман йөгереп килә.) Шул чалбарга күпме бирерләр дип уйлыйсың?
Госман (чалбарны әйләндереп, әйләндереп карый һәм сәүдәгәрләр тавышы белән). Дүрт сумга сатып булыр, инде бик этләшмичә генә агай- энеләрчә сатыйм дигәндә, өч сум бирерләр үзенә.
Солтан. Бар, сатып кил!
Нури. Егетләр, болай ярамый, Газиз кайткач ачуланыр. Үзен көтик. Бәлки акчасы бардыр.
Солтан. Ачуланса ачуланыр, абый кеше ачуланып әллә кая бармас. Соң чалбарын да сатып ашарга ярамагач, какой черт ул брат. Мин үземнең чалбарымны сатып, аның бик күп тамагын туйдырган идем. Ачтан үләр хәл юк, әйдә.
Г о с м а н. Киттем. (Чалбарны тотып чыгып бара.)
Г абдулла... Һәрбер коммунист яхшы сәүдәгәр дә булырга тиеш... Кара, дүрт сумнан ким сатып кайтма. (Госман чыгып китә.) Димәк ашыйбыз.
Бүлмәдәгсләрнең рухлары күтәрелә. Габдулла белән Нури тәрәзәдән урамга карап торалар. Солтан идән буйлап сызгырып йөри. Сәхнәгә Бари Әлиев килеп керә.
Н у р и. Ә Бари абый, Бари абый!
Бари. Исәннәрме сез, иптәшләр!
Солтан. Әле ачтан үлеп беткәнебез юк, авылдаш. (Кул биреп күрешәләр. Солтан Габдуллага күрсәтеп.) Танышыгыз, бу безнең иптәш. Кайчандыр Газиз, мин Госман белән бергә укыган идек.
Г абдулла. Саумы сез. (Тешен тарта.)
Бари исәнләшә.
Солтан (аның янына утырып). Ну, Бари абый, ни хәлләр бар?
Бари. Бертөрле йөрибез шулай. Синең эшләр ничек? Ә Газиз кая, чыгып киттеме әллә?
Солтан. Аның кайтканы юк әле.
6
Бари. Минем аңарга эшләрем бар иде.
Солтан. Ул тиз кайтыр инде. Синдә күптән булган юк иде, Бари абый, бүген барып чыгарга кирәк үзеңә.
Бари. Килегез.
Нури. Их, Бари абый, жаным, бүген генә сиңа барырга җыенган идем. (Ертык ботинкаларын, соңыннан әйләнеп брюкасының төбе юклыгын күрсәтә.) Күрәсеңме?
Бар и. Күрәм.
Н у р и. Кеше хуры. Ә алырга акча юк.
Солтан (торып). Миндә, авылдаш, сиңа ертык, тишекләремне күрсәтимме?
Бар п. Соң мин ни эшли алам, иптәшләр?
Н у р и. Синең яхшылыгың белән генә без бу хурлыктан,котыла алабыз. Бари абый, жаным. син бит әйбәт кеше, иртәгә безгә кибетеңнән бурычка әйберләрне җибәрт әле.
Солтан. Жалование алу белән түләрбез.
Бари. Соң бит, иптәшләр, кибет үз кибетем түгел, хөкүмәт кибете!
Н у р и. Соң, Бари абый, сип бит ул кибетнең башында, синең бит ике юл язуың безне киемле дә, ботинкалы да итә ала.
Солтан. Бари абый, син давай шуны эшлә әле.
Бари. Белмим, иптәшләр, ипчек булыр икән... (ул Оозак кына үзе белән тартыша, башын кашый.) Ярый... Килегез. (Тора.) Минем Газизне көтәргә вакытым юк, я.
Солтан. Аннан соң, Бари абый, менә нәрсә, жаным, (Габдуллага күрсәтеп.) Менә бу йолкыш яңа гына шәһәргә килеп чыкты. Синең квартир иркен, берәр көн кунып чыксын әле үзеңдә... Булмаса, егет бик кызганыч. өстенә карап елыйсы килә.
Бари. һе... (Габдуллага.) Соң, энем, сезнең кунар җир дә юкмыни?
Г а б д у л л а (тешен тартып.) Әле кунар урын тапкан юк, Бари абын.
Бари. Берәр көнгә генә булса ярый, килегез!
Г абдулла. Бик рәхмәт сезгә. Адресыгыз кайда әле?
Солтан (Габдуллага күрсәтеп). Мин үзем бирермен.
Бари. Я, хушыгыз. (Исәнләшәләр, Бари чыгып китә, башкаларда бик нык җанлылык башлана.)
Солтан. Ну, черт пабери, костюмлы булдык дигән сүз. Менә авылдаш дисәң дә авылдаш.
Г абдулла. Бик юньле кешегә охшый. (Тешен тарта.)
Нур и. Гаҗәп инде...
Солтан. Ну, малайлар, бүген аласы костюмнарны юарлык акча табарга кирәк.
Нур и. Бүген үк бөтен иске киемнәрне чыгарып сатам да, гулять итәбез!
Солтан. Син йолкышның киемнәрен сатып күп гулять итәрсең...
Нур и. Шулай да...
Солтан сызгырып идән буйлап йөри, бераздан бүлмәгә ике ягына ике тәрбиячесез бала ияртеп, Газиз килеп керә.
Г а з и з. Бу нәрсә бу, сез ничек монда кердегез? (Габдулланы.күреп.) А, Габдулла, син каян килеп чыктың?
Г абдулла (тешен тартып). Кантоннан.
Г а з и з. Күпкәме?
Габдулла. Урынлаштырсагыз, монда калырга да исәп бар.
Г а з и з. Аны карарбыз.
Портфелен килеп өстәлгә куя, үзе стулга утырып, яулыгы белән маңгаен сөртә.
Солтан. (Беспризорныйларга күрсәтеп). Абый, болар кемнәр?
Газиз. Болар СССРның урамнарда йөргән нәни гражданнары.
7
Солтан. Үз производстволарың түгелдер бит?
Газиз. Ташла юк нәрсәне.
Солтан (бер беспризориыйны җилкәсеннән тотып, каршына бастыра да үзе стулга утыра.) Исемең кем?
I беспризорный. Көндәлек исемем — Макай, бәйрәмлек исемем — Габдулла.
Солтан. Ничек инде ул алай?
I бесп. Әтиләр миңа Габдулла дип исем кушканнар. Алардан аерылгач, иптәшләр миңа Макай дип йөри башладылар. Шулай итеп Макай көндәлек исемем булып китте, Габдулла милиционерларга гына әйтә торган бәйрәмлек исемем булып калды.
Барысы д а. Ха-ха-ха!
Солтан. ЛАолодец, акыллы жавап бирдең. (Аркасыннан кага.) Тәмәке белән сыйларга була үзеңне. Тартасыңмы? (Кесәсеннән тәмәке эзли башлый.) Кая тәмәке әле?
Нури. Тәмәке Госман кесәсендә китте ич!
Солта н. Тьфү!
I бесп. (Кесәсеннән тәмәке чыгара). Мә, тартыгыз!
Башкалар. Ха-ха-ха!
Солтан. Ах, каһәр, син тәмәкене үзең белән үк йөртәсеңмени?
I бесп. Бу болай, таптым. Тарта торган иптәшләргә алып кайтадл. (Сәхнәгә кулына колбасалар, сыра шешәләре, икмәкләр тотып Госман килеп керә.)
Госман (җырлый). Кызыл гаскәр штыклар,
Булыр әле, әй, Большевиклар синсез дә Торыр әле...
г(Ул сәхнәне җырлап әйләнә дә, өстәл янына килгәндә генә, Газизне күреп, кулыннан колбасаларын төшереп җибәрә.) Ә?.. Син кайттыңмыни?
Газиз. Ә нәрсә ул кадәр аптырадың?
Г о с м а н. Болай...
Солтан баш-күз хәрәкәтләре белән серне белдермәскә ишарә итә. Госман артык бернәрсә әйтми, кулындагы нәрсәләрне өстәлгә китереп куя. Бөтенесе өстәл тирәсенә җыйналалар.
Солтан (Газизгә). Инженерга, бүлмәнең хуҗасына хөрмәт йөзеннән урынны түргә бирәбез, рәхим итәсез!
Г а з и з. Кайдан уйладыгыз әле. Дөрестәй дә бик нык ашыйсы килеп кайткан иде. Малайларны да ашатырга кирәк. Кайсыгыз шулай баеды, әллә, Габдулла, син шулай баеп килдеңме?
Солтан. Анысын сорама. Бераз иртәрәк килдең әле, без сине тагын да әйбәтрәк каршыларга исәпләгән идек. Я, егетләр, көтәсе муллалар юк, ә ашыйсы килә.
Госман шешәләрне ача, Солтан колбаса кисә, стакан алып килә. Г абдулла кесәсеннән пәке алып икмәк турый. Газиздән башкалары капкалын торалар.
Г а з и з. Ә үзегез әвен суккан кешеләр кебек бик ачыкканга охшыйсыз.
Солтан (җавап бирми, стаканга сыра салып, бер-бер артлы ике стакан сыра эчә. Соңыннан тагын бер стакан салып Газизгә суза). Сез эчәргә яратмасагыз да, абыйлык, туган братлык хөрмәтенә карышмагыз, шул стаканны бушатып бирегез.
Газиз. Эчсеннәр. (Башы белән башкаларга күрсәтә.)
Солтан. Ә син?
Газиз. Мин эчмим...
Солта н. Эх, бөтен кешеләр дә, абый, шундый акыллы булсалар иде. (Стаканны үзе эчеп җибәрә.)
8
Нури. Син эчәсең дә эчәсең, безне дә онытма!
Солтан (анарга салып бирә). Без бозылган халык инде.
Газиз. Дөресләп әйткәндә, бозылып бара торган халык.
Солтан. Бәлки синеңчә дөрестер.
Нуридан стаканны алып, Госманга бпрә, Госман стаканны бушату белән Солтан сыра салып эчим дип күтәргәндә, Газиз аның стаканын ала да, тәрәзәдән барып, урамга түгә. Башкалар аңарга аптырап карап торалар.
Газиз. Эчмә, Солтан, ярамый. Син соңгы вакытларда... (Солтанның күзенә карый, Солтан ике кулы белән йөзен каплый, башкалар ашый- ашый өстәл янында торалар. Газиз Солтанның җилкәсенә кулын куя.) Сиңа эчәргә ярамый. Беләмсең, син әллә нишләп барасың... Син элек мондый түгел идең. Яхшы гына укып бара идең, аны ташладың, әллә нәрсә эшлисең. Черт его знает нәрсә... Дөресен әйтәм мин, Солтан, синең киләчәктә бертөрле рәтле кеше булуыңа да, партиец булуыңа да ышанмый башладым.
Солтан (башын күтәреп). Ышанмый башладың... Әйе, бәлки миңа эчәргә ярамый торгандыр... Ә впрочем. (Урыныннан тора. Кулына эчелмәгән бутылканы тотып, әйләндереп карый да өстәлгә утыртып куя. Соңыннан киң сулыш алып.) Я, нишлибез инде? (Госманга.) Әй, ярлы бояр, синдә бераз акча калдымы?
Госман. Бер тәңкә чамасы.
Солтан. Бир бире. (Солтан акчаларны алып.) Син, ярлы бояр, кичә профсоюз билетын калдырган пивнойга барып алып кайт. Аңар илле тиен бурычлы калдык бугай. Ә калганын... (Фуражкасын киеп.) Егетләр, абыйга килеп сыйлавы өчен рәхмәт әйтегез!
Г а з и з. Ничек инде ул миңа?
Солтан. Шулай. Син менә нәрсә, абый, ачуланма. Бу ач кочыклар син булмасаң, бүген ачтан үләргә тиешләр иде, мин аларны синең бүлмәңә алып килеп дивардагы чалбарыңны саттырдым да сыйладым. Кирәккәндә алып бирербез.
Г а з и з (көлә). Ничего, ләкин...
Госман. Мин нәрсә әйтергә теләвеңне беләм, абый, калсын. Я, хуш. Чыгып бара. Башкалар да Газиз белән исәнләшеп чыгып баралар. Бераздан бүлмәдә Газиз белән балалар гына кала. Газиз әкрен генә бүлмә буйлап йөренә. Тәрәзәдән урамга карый. Соңыннан йокысыннан уянган кебек балаларга карап тора.
Г а з и з. Сез ашап туйдыгызмы? Менә нәрсә. (Кесәсеннән акча чыгарып беренче беспризорныйга бирә.) Син, барып, күрше кибеттән бер өч кадак икмәк, чирек чәй, бер кадак май алып кайт әле. (Үзе тужуркасын салып сөлге, теш порошогы алып, икенче бүлмәгә йөзен юарга чыгып китә.)
II беспризорный. Күпме бирде?
I беспризорный. Санап кара... (Акчаны саныйлар.) Күп түгел шул. (Газизнең тужуркасын алып, кесәләрен тикшерәләр, соңыннан тәрәзәгә барып.) Әйдә, сыпырт.
II б е с п р. Тик шулай гынамы?
I б е с п р. (Газизнең одеалын биреп). Мә, тиз бул.
Икенче беспризорный одеалны алып тәрәзәдән кача. Беренче беспризорный килеп, ишек ярыгыннан карый да кесәсеннән тәмәке чыгарып кабыза һәм эре генә тәрәзәдән чыгып китә. Бүлмә тын кала. Бераздан йөзен сөлгегә сөртә- сөртә Газиз килеп керә. Ул сөлгесен элеп куя да, бүлмәдә берәүне дә күрмәгәч, ашыгып эзләнә башлый. Килеп тәрәзәгә карый. Соңыннан креслога утырып куллары белән башын тота.
Газиз (башын селкә). Алар мине алдап китә алуларына шатлана торганнардыр. Бичара кыргый балалар... Минем сезне нинди теләк белән алып килүемне белсәгез иде...
9
Торып язу өстәленә килә. Кулына эләккән китапның битләрен арлы-бирле ачкалый да килеп тәрәзәгә сөялеп урамга карый. Ишектән Галия керә. Ул Газизгә белдерми генә килеп урындыкка утыра. Гүя ул әллә кайчан кереп утырган кеше кебек китап битләрен актара башлый.
Газиз (кинәт сискәнеп киткән кебек житез генә әйләнә дә чәчләрен төзәтә-төзәтә көзге янына килә. Галияне күрү белән туктый. Арты белән утырган Галиянең, янына килеп, башын сузып, әкрен генә аның, йөзенә карый). Аля, син кайчан килеп кердең?
Галия. Син әллә саташа башладыңмы? Мин синең белән иртәдән бирле сөйләшеп утырам ич. Ай-яй, син нинди дикъкатьсез. Хәзер генә сөйләшеп утырдың, биш минуттан оныткансың да инде...
Газиз (Галиянең күзенә карый). Ә мин кергәнеңне сизми дә калдым.
Г а л и я. Я, мин сине партсобраниегә алырга кердем.
Гази з. Вакыт җиткәнмени инде. Хәзер. (Тужуркасын алып кияргә дип борыла да юклыгын күреп башын кашый.) Мин бара алмыйм.
Галия. Ник?
Газиз (эчке күлмәгеннән калган өстен күрсәтеп). Болай барып булмый.
Гали я. Тужуркаңны ки.
Газиз (авыр сулап). Тужурка очты... Мин бүген урам чатында корышып утырган ике урам баласын ияртеп килгән идем. Сыйлап, ашатып җибәрергә уйлаган идем. Алар, үзем юынырга чыккан арада, акчамны да, тужуркамны да эләктереп сызганнар. .
■ Галия. Ха-ха-ха!.. Менә бу миңа ошый...
Гази з. Сиңа бәлки бик ошый торгандыр да, ә мин ничек менә собра- ниегә барыйм да, иртәгә нәрсә киярмен.
Галия. И, кайгырма, үз гөнаһларыңдыр әле.
Газиз. Ничек оялмыйсың, Галия!
Галия. Соң, Газиз... Ярый... бетте, жаным, бетте...
Г а з и з. Инде ни эшлибез?
Галия. Соң, якын-тирәдә берәр якын кешең юкмы?
Газиз. Булса да, бер күлмәк, бер штаннан башка әйбере юк.
Галия. Алайса менә нәрсә, мин бүген стипендия алдым. Шул акчага чыгам да үз вкусым белән тужурка алып керәм.
Газиз. Ничек инде ул, кыз кешедән акча алу. Мин алай итә алмыйм.
Галия. Менә хәзер шулай, кызлардан да акча алып була.
Газиз борын эчен кашый.
Галия. Кара әле, Газиз, син балаларны яратасыңмы?
Газиз. Бик.
Галия. Менә бу ягың миңа бик ошый... Ә беләмсең?
Гази з. Я?
Галия. Кил әле бире. (Бармаклары белән каршына чакыра, Газиз аның янына килә.) Бас әле шунда... Беләсең?..
Г а з и з. Я?
Галия. Каршымда әйлән әле бер-ике мәртәбә... (Газиз әйләнә, Галия аны карый.) Ә син... миңа ошыйсың...
Г аз из. Менә сиңа көтелмәгәннән... Шуннан?..
Галия (урыныннан торып). Шуннан... (Гаҗәпләнеп аның йөзенә карый.) Абау, Газиз, җанкисәгем...
Газиз (оялып). Нәрсә, нәрсә?
Галия (тавышын төшереп, көлеп). Синдә мыеклар да бар икән...
Газиз. Кит лә... (Оялып читкә борыла.)
Галия (аны үзенә таба әйләндереп күзенә карый, аның шаян йөзе җитди төс ала.) Газиз... Әгәр син балаларны яратсаң, яратсаң... Беләсең?
10
Г а з п з. Я?
Г а л и я. Мин сиңа бик матур балалар тудырып бирер идем... (Башын түбән ия.)
Газиз. Син, сип... (Аның башын күтәрергә тырыша, Галия һаман башын ия бара, Газиз аның иягеннән алып башын күтәрә һәм сүзсез күзенә карый. Галия аның күкрәгенә башын куя...)
П ә р д а.
ЯШЬЛЕКНЕҢ ЧӘЧӘК АТУЫ
Газизнең бүлмәсе, залы, стуллар, мебельләр тулган. Бүлмәнең уртасында зур өстәл, өстәлдә ашъяулык белән ашамлыклар ябылган. Бүлмәдә Хәмит белән Җамал.
Җамал өстәл тирәсенә стуллар тезеп маташа.
X ә м и т. Аш бүлмәсендә сине көтеп утыручы кем ул?
Җамал (кулын селкеп). Элекке ирем. Бәйләнә дә йөри...
X ә м и т. Син иргә дә чыккан идеңмени?
Җ а м а л. Чыккан идем дә, аерылдым.
X ә м и т. Ни өчен?
Җ а м а л. Эчә башлады да, минем җилкәмне кимерәсең дип, гел -кыйный башлады.
X ә м и т. Шуннан син киттеңме?
Җ а м а л. Ә, нәрсә, аяк-кулым исән чакта үз тамагымны үзем туйдырырмын әле.
Ишектән Бари Галиев күренә.
Бари. Мөмкинме, Хәмит?
Хәмит. Әйдә, рәхим итегез, Бари абый!
Бари. Мин иртә килдем бугай. Ә Газиз белән Галия кайда?
X ә м и т. Алар әле килеп җиткәннәре юк. Син нигә ялгыз?
Бари (кулын селти). Мин... их, мин артык йомшак.
X ә м и т. Син яхшы партиец, яхшы эшче.
Бари. Начар партиец, начар эшче.
X ә м и т. Минемчә, алай түгел, син бик яхшы кеше.
Бари. Куй, Хәмит, син генә шул сүзне әйтмә. Шул син яхшы кеше дигән сүз минем башымны ашый. Минем шушы яхшылыгым бөтен тормышымны җимерә. Бүрек салып, исәнләшеп йөргән җыен ялан аяклар тирәмне урадылар да алдылар. Киләләр дә: син, Бари абый, әллә ничек күңелгә якын кеше, беркемгә дә барасы килми, синең белән утырып сөйләшәсе килә, диләр дә эшкә бер минут вакытымны калдырмыйлар. Хатын да шундый туры килде... Сез яхшы кешеләр дигән саен тилерә бара. Чәй хәзерли, аш чыгара, сыйлый башлый. Жалование алуга 5—10 көн үтеп өлгерми, чалбарны чыгарып сатарга туры килә.
X ә м и т. Соң син аларга әйт, вакытны калдырып чуалмасыннар янында.
Бари. Ничек әйтим... йөз бармый. Хәзер инде торырга мөмкин булмый башлады. Обедка утырырга өлгермисең, бер көтү җыелып киләләр дә, хәзерләнгән ашны ашап, үзеңне мактый-мактый көн буенча шайтан туе торгызып, кичке ашны утырып көтә башлыйлар.
X ә м и т. Соң, Бари абый, тот та квартираңны алмаштыр яки бөтенләй эшкә вакыт калдырмыйсыз дип туры әйт.
Бари. Ничек алай дип әйтәсең, гакылсыз кешеләр түгел, үзләре дә аңларга тиешләр иде.
Хәмит. Соң теләсәләр шайтан булсыннар.
11
Бари. Әле үзләре генә булса, бер хәл булыр иде, «Бари абый, бу минем иптәш, яна гына шәһәргә килеп төште. Синен, квартирын иркен. Берәр көн кунак итеп җибәр әле», дип, бөтенләй таныш булмаган кешеләрне җибәрәләр.
X ә м и т. Бу әллә нәрсә бу?!.
Бари. /Мин, Хәмит, аптырадым инде. Беркөнне Солтанның, кушуы белән берсен өч көнгә генә дип квартирыма җибәргән идем, хәзер бөтенләй чыгарга да уйламый. Үзе мине мактый... үзе... (Кулын селтәп.) Хатынны ухаживать итә... Эх!..
Һади Такташ һәм Гадел Кутуй
(1929 елда алынган кинохроникадан)
Хәмит. Соц бит болай торырга мөмкин түгел. Әйтергә йөз бармый дип, җыен ялан аякны ашатып ятуы үзе җинаять.
Б а р и. Эх, канга сеңгән нәрсәне алып ташлавы авыр. Моңар минем табигатем гаепле, мәңге кеше сүзен тыңларга мәҗбүр булу, сүзгә каршы тора алмау, баш ию миндә шундый коллар табигате тудырды. Минем табигатьле кешеләр партиец булырга тиеш түгелләр, мәсьүл урынга да куелмаска тиешләр. Беләсең, мин сине яратам, Хәмит, синнән бер нәрсәмне дә яшермим. Кибеткә заведующий булып кергәннән алып җыен дус кешеләр 500 сумнарга якын кредит алдылар. Хәзер... мин башта ук керергә теләмәгән идем. Партиянең билгеләвенә каршы бара алмадым. Әллә ничә: «Бу урыннан мине алыгыз», дип гариза бирдем. «Син хыянәтсез кеше, яхшы партиец», дип һаман калдырдылар. Ә хәзер...
X ә м и т. Кызык... сез үзегезнең бөтен йомшак якларыгызны беләсез, ә төзәтә алмыйсыз... (Ишек шакыйлар.)
Тавы ш. Мөмкинме?
X ә м и т. Әйдә, керегез.
Бүлмәгә Бари хатыны Ниса белән Габдулла, Госман килеп керәләр. Госман белән Н у р и кулларында корзиннәр кертәләр. Алар корзиннәрен читкә куеп X ә м и т, Бари белән исәнләшәләр.
12
Хәмит. Әйдә, рәхим итегез!
Ниса (Барига). Карт, син килеп тә җиттеңмени? (Хәмиткә.) Әле җыелып бетмәгәнсез икән, ә Газиз белән Галия кая?
X ә м и т. Алар мине йортка хуҗа итеп калдырып, студентлар обще- житиесына, Галиянең, то-есть, яшь киленнең әйберләре өчен киттеләр. Алар әле кайтып җиткәннәре юк.
Госман. Димәк, без яшь киленне каршы алырга өлгергәнбез икән. (Хәмиткә корзиннәрне күрсәтеп.) Боларны кая куярга?
X ә м и т. Нәрсә анда?
Госман корзиннәрнең өсләрен ача, корзиннән шешәләр күренә.
X ә м и т. Бу солдатларны күбрәк китергәнсез, без андый зур сугыш ясамаска уйлаган идек. Газиз ачуланып куймасын.
Госман. Ничего. Газиз белән бергә укыганда моңайган вакытларны искә төшерербез. Булмаса, ул бездән аерылып бара.
X ә м и т. Җамал, Җамал. (Җамал килеп керә.) Боларны кая куябыз?
Җамал. Әйдә, теге якка чыгарып торыйк. (Кәрзиннәрне күтәреп чыгып китәләр.)
Н у р и. Ну. Бари абый җаным, сагынып беттем үзеңне. Без бит әле кичтән бирле күрешкәнебез юк. Их, ничек кенә рәхмәтләр әйтергә үзеңә. (Костюмын күргәзеп.) Костюмың заказ теккән кебек өскә ятып тора. Ике ай үтте, тузмый да, керләнми дә. (Кулларын уып.) Тәмәкең бармы?
Бари, чыгарып, сүзсез генә тәмәкесен бирә. Госман ашыгып килеп, бер тәмәке ала.
Г абдулла (тешен тарта, тарта). Менә яхшы кеше, әйтерсең тартасы килгәнне белгән, (һәммәсе тәмәке кабызалар.)
Ниса (Бари янына килә.) Син миңа үпкәле, килешми, җаным. Син партиец ич. алай көнләргә ярамый.
Бари. Минем сине көнләгәнем дә юк, сиңа үпкәм дә юк.
Ниса. Соң нигә борыныңны салып торасың...
Бари. Мин һәрвакыт шулай ич.
Г абдулла (тешен тарта, Бари белән Ниса янына килә). Ниса апа, әйдә, без теге жиргә барып килик. (Барига.) Син ачуланмыйсың бит, Бари абый?
Ниса. Минем Барием андый вак кеше түгел, я, җаным, без киттек, хәзер кайтырбыз.
Чыгып баралар. Бари аларның артларыннан озак кына карап кала. Соңыннан ике кулы белән башын тотып, тезләренә таяна. Госман пианинода уйный башлый, Нури тәрәзә янына килеп сөялеп урамга карый. Озак кына пауза. Бераздан.
Нури (әйләнеп). Егетләр, яшь киленнәр, кияүләр килеп җиттеләр.
Госман тагын да катырак басып, башын селкеп, селкеп пианино уйный, Бари торып ишеккә бара. Хәмит белән аларга каршы чыгалар. Бераздан Газиз, Галия, Солтан, Зөбәрҗәт һәм берничә студент һәм студенткалар килеп керәләр.
Г а л и я. Менә килеп тә җиттек. Мин никадәр шат!
Солтан (Галиянең кулыннан алып, бүлмәне күргәзә). Син, кызый, шатланырга ашыкма! Элек шушы бүлмәләрне кара. Киләчәктә мәгънәви каберең булмасыннар. Газизне артык яратма.
Г алия. Юк, мин бу бүлмәләргә үләр өчен килмим, яшәр өчен, ике канатлы булып яшәр өчен, сөяр өчен киләм.
Солтан. Үзең болай, кызый, яхшы нияттә икән. (Галияне кулыннан тотып, Газиз янына килә). Мә, абый, кызыбызны. Яхшы кара үзен. Әйбәтләп тазарт. Булмаса, студентлар тормышы Галиянең яхшы ук йоннарын койды.
13
Газиз (Галиянең маңгаеннан үбә.) Мине тыңларга вәгъдә бирсә, тазартыр мын.
Галия (ике кулын бирә). Вәгъдә, Газиз. (Ул Газиздән аерыла да өстәл янына килә.) Ир белән хатын хокукы безнең алда бер булса да, миңа бүгеннән үк үз ролемә керергә кирәк. (Килеп, өстәл өстендәге эскәтерне күтәрә.)
Хәм ит. Безгә ииде башларга да вакыттыр.
Галия икенче бүлмәгә чыгып, пычак, чәй кашыгы кебек әйберләр китерә.
Газиз (Бари янына килә.) Я, Бари, синдә ни хәлләр бар? Нигә ялгыз, иптәшең кая?
Бари (авыр сулап). Алар хәзер килерләр.
Гази з. Син бу араларда заводка килеп чыкканың юк...
Бари. Бу араларда эш булмады, Газиз. Синең белән бик күп сөйләшәсе сүзләр дә бар иде. Авылдан хатлар алган идем. Анда сиңа укырга да кызык кына нәрсәләр бар.
Гази з. Иртәгә заводка килерсең. Сөйләшербез. Ә хәзер безгә башларга вакыт.
X ә м и т. Иптәшләр! Сәгать 9 тулып килә, өстәл тирәсенә җыела башласак та ярый.
Бүлмәдә жанлылык башлана. Кунаклар өстәл тирәсенә жыела башлыйлар. Хәмит белән Солта н шешәләрдән рюмкаларга вино салалар. Башкалар һәммәсе урын- иашалар. Галия белән Газиз өстәлнең уртасына, Зөбәрҗәт белән Солтан өстәлнең уң очына янәшә утыралар.
Солтан. Урыннашып беттегезме? Ә, впрочим, тыңласагыз да сезгә бер акыллы сүз дә әйтә алмам. Шулай да бүген әле ораторлык хисләре уянып тора. Бераз сөйләргә исәп. Сезнең күбегез белми торгандыр. Кайчандыр Газиз, мин (Нурига күрсәтеп.), менә бу йолкыш (Госманга күрсәтеп.), менә бу ярлы бояр (тирә-яктан әйләнеп,), ә тегесе кая?
Г о с м а и. Габдулла хәзер килә.
Солтан. Ул, кайчандыр без бергә укып, бер общежитиедә торып, бергә ач йөргән идек. Бу 22 нче еллар иде. Болар бар да артык ачык авыз булганга, бөтен авырлык миңа төшәдер иде. Бүлмәне ягарга утын, кич ашау өчен икмәк урлау кебек эшләр бар да минем прямой обязан- ностем иде. Алар мине ул вакытта әткәй дип к^нә йөртәләр иде. Онытмадыгызмы әле?
Г о с м а н. Әйдә, сөйлә, сөйлә.
Солтан. Мин дә үземне аналарын белмәсәм дә, боларга ата итеп хис итеп йөри идем. Аларның бусы (Госманга күрсәтеп) шырлатан’булды. Укуын ташлап эчүгә сабышты.
Г о с м а н. Үзең өйрәттең ич.
Солтан. Тик тор. Икенчесе (Нурига күрсәтә.) тоже укуын ташлап ярлы бояр булып әверелде.
Госман. Үзең ни эшләдең?
Солтан. Тик тор. Мин үзем турында сөйләмим. Ә менә өченчесе, үзенең тәүфигыннан язмый, университетны бетереп инженер булырга хәзерләнә. Бүген менә туен күрергә дә ходай насыйп итте. Мин бу туйда үземне ата итеп хисаплап, туйны ачык дип игълан итәм.
Н у р и. Синең әле ата булырга үзеңнең өйләнгәнең юк. Монда синнән картыраклар бар.
Солта н. Өйләнми дә ата булып була.
Башкалар көләләр.
Солтан. Рюмкаларыгызны күтәрегез. (Башкалар рюмкаларын күтәрәләр.) Тукта, кире куегыз. Советча гына булса да, никах укып алырга кирәк.
14
Зөбәрҗәт. Иптәшләр, миңа сүз бирегез. Газиз иптәш яхшы партиен. Киләчәктә талантлы инженер Ә Галия белән без бергә укып, бергә эшләп йөргән иптәшләр. Галия безнең университетның иң булдыклы, иң талантлы, иң матур комсомолкасы.
Солтан. Кызыңны артык мактыйсың, сынатмасын.
Зөбәрҗәт. Бүлдермә. Газиз белән Галия — алар бүген иптәшлек тормышы төзиләр. Ләкин бүгенге гаиләдә бер зур трагедия бар... Ул төзелергә өлгерми җимерелә. Мин аның сәбәпләрен белмим. Газиз беләи Галия безгә үрнәк булырлык коммунистлар гаиләсе төзесеннәр, без шуны телибез. Алар... (Туктый.) Алар... бәхетле булсыннар...
Солтан (Зөбәрҗәткә үзенә генә). Ник озынрак сөйләмәдең?
Зөбәрҗәт. Ә сиңа нәрсә?
Г аз из (урыныннан торып). Рәхмәт сезнең яхшы теләгегезгә, Зөбәрҗәт. Безнең гаилә ничек булыр, киләчәк күргәзер. Мин бары бер нәрсә беләм. Галия белән безнең теләкләр бер. Юллар бер котыпка юнәлгән. Без бары үзебезнең теләкләребезгә янәшә юллардан бергә бару,-авыр минутларда, бер-беребезгә иптәш булу вәгъдәсен генә бирешәбез. Аннан соң... (Галиягә карый.)
Галия. Аннан соң... калганын мин сөйлим. Без бер-беребезне ир- лек-хатынлык тойгылары белән яратышабыз.
Г о с м а н. Браво!
X ә м и т. Я, иптәшләр, күтәрегез.
Госман | г о,
Нури / г
Гали я. Горько, горько!..
Г а з н з белән Галия күзгә-күз карашалар.
Г а з и з. Нишлибез?
Солтан. Беренче үбешүегез түгелдер бит, нәрсә оялырга.
Галия Газизнең җилкәләренә кулын куя, Г а зи з аны әкрен генә үбә.
Зөбәрҗәт кулыннан рюмкасын төшерә. Солтан Зөбәрҗәткә карый.
Солтан. Нәрсә, күтәрә алмаслык авырмыни?
Зөбәрҗәт. Әйе, авыр.
Хәмит. Тынычсызланмагыз, Зөбәрҗәт, менә үз рюмкамнан эчегез. (Рюмкасын бирә, үзе икенче рюмка ала.)
Солтан. Я. иптәшләр, бу безнең бәлки бергәләп соңгы утырудыр. Газиз миңа абый булса да, болай да бездән ерагая бара. Профессорлар тирәсенәрәк үрмәли, өйләнгәч, тагын ераклашыр. Ә бүген әле без бергә. Әйдә, куалый төшегез.
Кунаклар берәм-сәрәм ашап утыралар. Сәхнәгә Габдулла беләи Ниса килеп керә. Бари сискәнеп китә.
Хәмит. Сез кая болай югалдыгыз?
Ниса. Без шулай онытылган кунаклар булдыкмыни? (Үпкәләп диванга барып утыра. Г абдулла берничә тешен тарта да ул да үпкә- ләгәнсыман барып читкә утырып, папиросын тарта башлый.)
Галия (урыныннан кузгалып). Сез, Ниса ханым, гафу итегез, бүген шулкадәр баш әйләнгән, без сезне бөтенләй онытып та җибәргәнбез. Әйдә, Бари абый янына утырыгыз.
Бари янында утырган Н у р и урынын бушатып икенче стулга утыра.
Ниса (кокетничать итә төшеп). Без шул һәрвакытта истә торырлык кешеләр түгел, тынычсызланмагыз.
Бари карамыйча гына башын тотып утыра.
1 Бу җөмлә карандаш белән сызылган. Ред.
15
Газиз. Әйдә, утырыгыз.
Ниса. Борчылмагыз, борчылмагыз. Әйдә дәвам итегез.
II у р и. Җитәр назланырга, әйдә.
Урыныннан торып барып, Нисаны кулыннан алып, өстәл янына китерә. Салып аракы бирә. Кунаклар ашап-эчеп утыралар. Габдулла да килеп өстәлгә утыра. Өстәлдә көлү, сөйләү тавышлары дәвам итә. Г о с м а н килеп пианино уйный башлый. Кунаклар әкрен генә өстәлдән таралалар. Студент- ларның берничәсе үзләре белән алып‘килгән скрипкаларын футлярларыннан чыгарып төзәтә башлыйлар.
Бер кулак (Зөбәрҗәт яныиа килеп, аны кулыннан ала). Иптәшләр, Зөбәрҗәттәй матур гына бер мишәр көе җырлавын сорыйбыз.
Бар да. Сорыйбыз, сорыйбыз.
Зөбәрҗәт. Мин, иптәшләр, матур җырламыйм. Аннан, күптән җырлаганым да юк.
Галия (аны килеп кочаклап). Зөбәрҗәт, назланма, әйдә алтын кармак көен җырла.
Зөбәрҗәт пианино янына килә. Башкалар тыналар. Г абдулла белән И и с а килеп бер почмакка утыралар. Галия белән Газиз Бари белән нидер сөйләшәләр.
Зөбәрҗәт (җырлый).
Биек тау башында җил милничә, Әйләнәдер җилләвек тидисә, Ачма тәрәзәңне мин килмичә, Яклатларны (?) үк белмичә...
Агыйделкәй бозы ай туңмаган Уртасында балыклар уйнаган. Егет яр алганда яры уңмаган, Перчаткасын кабып ук елаган.
Пәрдә әкрен генә әйләнә. Газизләрнең йокы бүлмәсе күренә. Җыр һаман әкрен генә ишетелә.
АНЫҢ ВӘГЪДӘСЕ
Уң якта матур гына җыештырылган кровать, сулда киемнәр эленгән, зур гына көзге тора. Бүлмәдә берәү дә юк. Бераздан Галиянең урын-җирләрен күтәреп Җамал килеп керә. Аның артыннан Габдрахман кереп башын түбән иеп утыра.
Җ а м а л. Пигә бәйләнеп йөрисең инде, я?
Габдрахман җавап бирми. Җ а м а л урыннарны сүтеп кроватька түши.
Җ а м а л. Без синең белән икәү тора алмыйбыз.
Габдрахман. Неужели асрау булып тору минем белән торудан артыграк?
Җамал. Билгеле. Ичмаса, үз тамагымны үзем туйдырам. Тамагым тук, җаным тыныч. Сиңа кайтсам, син тагын да шулай эчеп йөрерсең, тагын да борыныңны турсайтып минем тапкан икмәкне ашап ятасың дип тиргәрсең. Сугышырсың. Инде... бер киселгән икмәк кире ябышма- гандай, без дә кайтып яңадан тора алмабыз.
Габдрахма и. Юк, Җамал. Мин акыллыландым инде. Син китү белән бөтен ялгышларымны аңладым. Әйдә кайт, җаным. Кул да тидермәм, тел дә тидермәм. Валлаһи менә, хотя без икебез дә аллага ышанмыйбыз, ну теләсәң нәрсә белән ант итәм, элек сиңа күрсәткән начарлыкларым ның берсен дә эшләмәм.
Җамал. Юк, Габдрахман, син элек тә эчүеңнән айныгач, шул ук сүзләрне сөйли идең. Мин бармыйм да, сиңа ышанмыйм да. Артымнан
16
да йөрмә. Аннан бүген минем сөйләшергә вакытым да юк. Күрәсең анда кунаклар. (.Музыка уйнавы ишетелә, Җамал чыгып китәргә тели.)
Га б д р а х м а и. Җамал! (Җамал туктый.) Сон. мин нишлим? Мин синнән башка акылдан шашыйммы?
Җа м ал. Ха-ха-ха!.. Ай-яй синец телеңнең йомшаклыгы!
Г а б д р а х м а н. Җамал, валлаһи менә, моннан соң бер генә авыз аракы эчсәм, теләгәнеңне эшләргә хаклы булырсың. Ә хәзер туй үтү белән кайт та, бергә тора башлыйбыз. Син киткәннән алып бер генә авыз булсын эчкәнем дә юк. Пивнойга барганым да юк. Ышанмасаң, менә артельдән алган жалованием бөтен килеш кулымда саклана. (Кесәсеннән акчалар чыгарып күрсәтә.)
Җамал. Ха. ха... Син акчаларың белән мине сатып алмакчы буласың. Юк инде. Җамал элек тиле булган, хәзер аның күзе дә ачылды инде. Я бар! Минем эшләрем күп. (Урынны рәтләп чыгып китәргә тели.) Хуш!
Г а б д р а х м а н. Җамал, мин нишлим соң?
Җам ал. Икенче тилене эзлә. Дөньяда азмыни безнең кебек тилеләр. Табарсың әле берәрсен.
Г а б д р а х м а н. Алаймы? (Акчаларын жиргә ыргыта.) Ярый, хуш! Сау бул. Бәлки минем дә сиңа яхшы чакларым булгандыр.
Җ а м а л (кинәт). Габдрахман, син кая болай?
Г а б д р а х м а н кулын селтәп китә башлый, ләкин туктый, Җ а м а л идәннән аның акчаларын җыеп ала да аның янына килә.
Җ а м а л. Акчаларыңны ал, хатынсыз кешегә кирәкләре булыр. (Күзенә карый.) Әгәр акыллыланырга уйласаң, уйлап карармын.
Габдрахманның кинәт йөзе ачылып китә.
Г а б д р а х м а н. Дөресме, Җамал?
Җамал. Дөрес. (Аны кочаклап үбә.) Хәзер бар. (Ашыгып чыгып китә).
Габдрахман. Ну хәзер бу шатлыктан берәр шешә салып кайтырга ярый.
Чыгып китә. Сәхнә артында музыка ишетелә. Бераздан сәхнәгә Ниса белән Габдулла керәләр.
Ниса (бармагы белән). Габдулла, тизрәк инде. (Килеп кушиткага утыра.)
Габдулла (ишек пәрдәсен ачып карый да ашыгып аның янына килә дә сүзсез генә үбә). Әйдә, кайтып китәбез.
Ниса. Яхшы түгел, жаным.
Г а б д у л л а. Кемнән яхшы түгел?
Ниса. Икебез генә Барины калдырып китәргә уңайсыз.
Г абдулла. Ул ачулана белми лә.
Н и с а. Ул бик ачулана белә. Ләкин кешенең йөзенә әйтә алмый.
Г абдулла. Соң. (Аны кочаклый.) Минем бүген синең белән...
Н и с а . Тсс! (Аерылалар. Ишектән кеше күренмәгәч, Ниса әкрен тавыш белән.) Мин бүген синең яныңа барырмын.
Зал як ишектән Бари, Галия, Хәмит килеп керәләр.
Хәмит. Бари абый, нигә ашыгасыз?
Бари. (Ниса белән Габдулланы күреп, сискәнеп китә). Минем хәзерлисе докладым бар. Сез яшьләр әйдә бераз шаулап алыгыз.
Н иса. Бари, жаным, китәсеңмени? Бер дә яхшы түгел инде. Бераз утырыйк та бергә китәрбез.
Г а л и я. Дөрестән дә, Бари абый, бераз шаяргаларбыз да бергә кайтып китәрсез.
2- .С. Ә.- № 12. 17
Хәмит. Ниса, кил әле бире. (Әкрен.) Ачуланмасаң, бер сүз әйтәм. Син Бари абый белән кайтып кит, булмаса, аның, кәефе яхшы ук начар.
Ниса. Мин... мин... әйе. (Барига.) Ярый, булмаса әйдә мин дә кайтам.
Габдулла (тешен тартып). Әйдә, кайттык булмаса.
Хәмит (ачуланып аңарга карый). Син, Габдулла, кал, соңрак китәрсең. (Үзенә генә.) Син бераз оял, Габдулла, минемчә, бердә яхшы түгел.
Газиз (килеп керә). Я, Бари абый, без иртәгә күрешербез.
Бари. Хушыгыз, туганнар, рәхмәт.
Исәнләшәләр. Ниса белән Бари чыгып китәләр. Бүлмәдә Г алия белән Газиз икәү генә калалар.
Газиз (Галияне үзенә тартып алып күзенә карый). Я!
Галия (аның күкрәгенә сыена). Ах, Газиз, мин шулкадәр бәхетле. Син... син әллә ничек якын да, куркам да үзеңнән.
Газиз. Ни өчен?
Г алия. Син әнә ничек усал карыйсың... син белмисең, мин менә көчле караштан куркам, синең баш әйләндергеч ирлек көчең мине көчсезләтә. Аңлыйсыңмы, син менә шулай итеп караганда, мин үземне көчсез, бик көчсез итеп хис итәм. Мин ул вакытта хатын икәнлегемне си- зәм. Синең каныңда аккан җиңелмәслек ирлек көчең мине синең алда хатын итеп кенә калдырудан куркам. Ул көчең миңа ирек бирмәс төсле, ул көчең һәрвакыт шулай күренә төсле. Синең көчле ирлек карашларың астында мин үземне көчсез хис итәрмен дә, синең белән гакыл көчемдә иптәш икәнлегемне югалтырмын төсле.
Газиз. Синдәге саф гакыл, тирән кешелек эченә уралган кызлык матурлыгы миндәге ул көчне үзе яндыра, сөеклем.
Г а л ия. Ләкин ул җиңә алмаслык көч бервакытны мине үзенә тартыр да, минем бөтен көчем синекенә кушылып, мин үземнең аерым кешелегемне югалтырмын.
Газиз. Юк әле, синең көчең минем күкрәк көчемә кушылып, үзенең аерымлыгын югалтмас. Җир белән кояш бер-берсенә бәйләнеп фазада аерым йолдызлар булып яшәгән кебек, без дә үзебезнең аерым- лыкларыбызны югалтмый, бер-беребезгә бәйләнгән килеш яшәрбез, эшләрбез.
Галия. Ләкин бит җир кояшның планетасы гына, син дә мине үзеңнең планетаң итеп кенә калдырып, үз көчеңә буйсындырып, үз тирәңдә генә әйләндерергә тырышырсың бит.
Газиз. Теләсәң, син минем кояшым булырсың да, мин синең планетаң булырмын, син минем күкрәгемне җылытып, аннан матур яз, чиксез иҗат тормышы уятырсың. (Галияне кулына салып, күзенә карый.)
Г алия. Юк, син карама алай, син мине күрәсең ничек көчсезләтәсең... Мин, мин синең планетаң булырмын. Син үзең миңа, минем аерымлыгымны югалтмаска ярдәмләшерсең, без бергә эшләрбез, бергә собраниегә йөрербез, мин сине көннән-көн яратырмын, син дә.
Газиз. Мин дә көннән-көн сине яратырмын.
Галия. Мин башка егетләргә бервакытта да күз атмам. Син дә.
Газиз. Мин дә башка кызларга бер күзем белән дә карамам.
Галия. Ә беләсең, Газиз, мин хәзер үк синең шулай булуыңа ышанам. Шуның өчен мин сиңа киң ирек бирермен.
Газиз. Син дә рухың белән чиксез ирекле булырсың. Ләкин тәнең белән син бары минеке, бары минеке генә булырсың.
Аны кочаклап үпкәндә, Зөбәрҗәт килеп керә. Зөбәрҗәт аларның үбешүләрен күреп, йөзен каплый. Соңыннан үзенең куәтен җыеп эндәшә.
Зөбәрҗәт. Кичерегез. Мин сезгә уңайсызладым. Кунаклар сезне югалттылар.
Галия (аны килеп кочаклап ала). Мин шундый бәхетле, Зөбәрҗәт.
18
Зөбәрҗәт. Синең урыныңда булсам, мин дә үземне бик бәхетле санар идем.
Гали я. Син шулай уйлыйсың?
Зөбәрҗәт. Әйе.
Галия аны кат-кат үбә.
Ишек артыннан тавыш: Галия, Галия.
Галия (Зөбәрҗәт белән Газизгә). Мин хәзер киләм. (Ашыгып чыгып китә.)
Газиз (Зөбәрҗәт янына килә). Я, сөекле Зөбәрҗәт, шулай итеп менә бүген безнең туйны итәбез.
Зөбәрҗәт. Әйе, сезнең туйны итәбез.
Газиз. Ә сез шатланмыйсызмы?
Зөбәрҗәт. Мин... сез икегез дә бәхетле булырсыз.
Г а з и з. Сез миңа җавап бирмәдегез.
Зөбәрҗәт. Мин, «Сез икегез дә бәхетле булырсыз», дидем.
Г а з и з. Сез шулай дидегез, ләкин... мин сезгә дә бик матур бер егет табып бирермен.
Зөбәрҗәт. Сез миңа бер матур егет тә табып бирмәссез...
Газиз (көлеп). Сез ышанмыйсыз..
Зөбәрҗәт. Мин ышанмыйм.
Г а з и з. Сез гомумән үзегезгә яхшы иптәш таба алуыгызга ышанмыйсызмы?
Зөбәрҗәт. Әгәр ышанмыйм дисәм, нәрсә диярсез...
Газиз. Ха-ха-ха!.. Татар дөньясы матур егетләргә шундый бай... Сез, Зөбәрҗәт, артык өметсез күренәсез.
3 ө б ә р җәт. Әйе... Соң нигә әле без бу хакта сөйләшәбез. Миңа эчү артык начар тәэсир итә. (Йөзен кулы белән каплый. Галиянең көлгән тавышы ишетелә. Ул ишектән сөйләнә-сөйләнә керә).
Галия. Газиз, анда, җаным, без юклыктан файдаланып егетләрең шулай исергәннәр... (Зөбәрҗәткә карап.) Сиңа, Зөбәрҗәт, нәрсә булды?
Зөбәрҗәт. Миңа эчү начар тәэсир итте...
Гали я. Әйдәгез, әйдәгез әле.
Ул Газизне өстерәп алып чыгып китә. Зөбәрҗәт ялгыз кала, ул җыелып куелган кроватька килә. Машинальный гына урын-җирләрне әйләндереп карый. Соңыннан кровать башына сөялеп йөзен каплый.
Зөбәрҗәт. Баш әйләнә... Әллә нәрсә... Кызлык хисләре кимсенү- ле авырту7 белән сулкылдыйлар... Мин үземне шулкадәр күрә алмыйм... Фу... (Пауза.) Хатын-кызлар беренче коммунистка була белсәләр, икенче, алар җылы кочаклы бер хатын да була белергә кирәк... Галия ул шундый, эштә яхшы коммунист, яхшы эшче, ә кирәк вакытта ул үзенең кызлыгы белән ирләрнең гакылларын томалый ала. Ә мин... эх!.. (Ул ашыгып чыгып барган ишектән Солтан килеп керә.)
Солтан. Сөйләгез.
Зөбәрҗәт. Юк, болай... беләсең... мин тиле бит.
Солтан. Ха-ха-ха! Бераз гына тиле.
Зөбәрҗәт. Шул, шул. Мин егетләр белән бакчаларда йөрергә туры килгәндә гел сәясәт турында гына сөйлим. Ә» ул ялгыш икән...
Солтан. Мин хатыннарның сәясәт турында собраниеләрдә генә сөйләүләрен, ә бакчада...
Зөбәрҗәт. Галия менә ул шундый. Кирәк урында ул яхшы иттереп сәясәт турында, кирәк урында башка нәрсә турында сөйли белә. Шуның өчен ул бәхетле дә...
Солтан. Ә син бәхетсезме?
Зөбәрҗәт. Минем бүген эчем поша...
Солтан. Минем эчтә дә бүреләр улый.
Зөбәрҗәт. Ни өчен?
2* 19
Солтан. Мәгъшука икенче кешегә китте, мыштым гына очраганда бер әйтермен дип, Галиягә гыйшык тотып йөридер идем. Соңга калдым... Хәзер сине кулдан ычкындырмыйм дип эзләп килдем.
Зөбәрҗәт. Ха-ха-ха! ...Рәхмәт ачык әйтүеңә. Ә беләмсең, мин дә нәкъ синең кебек булдым.
Солтан. Ну... Менә сиңа ике бәхетсез... Әйтәм бая Галия белән Газиз үбешкәндә рюмка кулыңнан төшеп китте.
Зөбәрҗәт. Шул, шул...
Солтан. Телисеңме Газиздән үч алырга.
Зөбәрҗәт. Телим, ләкин зарарлы рәвештә түгел.
Солтан (Зөбәрҗәт алдында бер-ике әйләнә). Кара мине.
Зөбәрҗәт. Я.
Солтан. Буй-сын килешкәнме?
Зөбәрҗәт. Ха-ха-ха!..
Солтан. Әйдә, бир кулыңны. (Зөбәрҗәтне өстерәп чыгып китә. Зөбәрҗәт туктаусыз көлә.)
Пәрдә әйләнә.
ТУЙ ЯҢАДАН БАШЛАНДЫ
Музыка гөр килеп уйный. Бер студент белән студентка икәүләп бииләр. Башкалар аларга булышып, кайсы кул сугып, кайсы җырлап утыра. Алар биеп бетерүгә кул чабалар. Хәмит белән скрипкачылар «Зәңгәр шәл» көен уйный башлыйлар.
Элек берәм-берәм, соңыннан музыкага кушылып бар да җырлый башлыйлар.
Әйтер сүзең булса әйт үземә, һич карамам дошманнарның сүзенә, Башларың ялангач икән, Күтәр зәңгәр шәлеңне, Чит илләрдә ялгыз башың, Беркем белми хәлеңне...
Җырлаган вакытта ут сүнеп китә. Сәхнә караңгылана. Тирә-якта янган тәмәкеләр генә күренәләр. Җырның өченче вариантына кушылып җырлаучылар азая.
Хәмит. Иптәшләр, урыннарыгыздан кузгалмагыз. Ут станциядән сүнде. Хәзер лампалар китерәбез, Җамал, Җамал.
Җамал тавышы. Хәзер, хәзер лампалар китерәм.
Пауза. Кинәт ут яктырып китә. Бүлмәдәге кешеләр бар да кинәт сискәнеп китәләр, егетләр белән кызлар бер-берсеннән аерыла төшеп утыралар. Солтан белән Зөбәрҗәт ут янганны сизми үбешәләр. Госман, Галия, Газиз һәм башкалар, алариы күреп, кычкырып көлеп җибәрәләр. Зөбәрҗәт Солтаннан аерылып йөзен куллары белән каплый, көлү дәвам итә.
Солтан (урыныннан торып). Барыбер гөнаһны сиздегез. (Зөбәрҗәтне кулыннан тотып өстәлгә өстери.) Әй, әй, өйләнгәннәр, өйләнмәгәннәр, студентлар һәм студенткалар һәм башкалар. Җыелыгыз өстәл янына. (Ике рюмкага вино сала, башкалар да өстәл янына җыелалар.) Кешеләр өйләнгәнне карап, авыз суларын корытып йөреп булмас. Без Зөбәрҗәт белән бүгеннән бергә торырга булдык. Кемнәр моңа риза, рюмкаларын күтәрсеннәр. (Бөтенесе рюмкаларын күтәрәләр.)
Газиз (күтәргән рюмкасын куеп). Ләкин иптәшләр бу ялгыш адым булмасын. Исерек баштан бер-береңне яхшылап белми өйләнүнең соңы начар булмасын.
Галия. Зөбәрҗәт, сезнең туйны иртәгә калдырмыйбызмы?
Солтан. Их, кайгырдыгыз, иртәгә менә бу йолкышларны өйләндерербез. (Габдулла, Госман, Нури һәм башка студентларга күрсәтә. Бар да рюмкаларын күтәреп эчәләр.)
Госман. Димәк, туй яңадан башланды...
Пәрдә төшә.
20
НИ ӨЧЕН ЕЛЫЙСЫҢ СИН?
Газиз белән Галиянең эш бүлмәсе. Ике якта ике зур язу өстәле. Уку-язуга кирәкле әйберләр. Уң якта зур китап шкафы. Бүлмәдә Г а з н з бер ялгызы. Ул китап шкафыннан зур гына бер китап алып урындыкка баса да китапны тезенә куеп актара башлый. Бераздан күзләрен бер ноктага тегеп үз-үзенә уйлаган кебек сөйләнә.
Газиз (механикадан бер формула укый). КСИ равняется сигма ЭМ умноженное на л/ (птое) и деленное на сигму ЭМ i (итое).В=Е (Укып бетерү белән китапны яба). Мин аның җавабын беләм. Меиә бу кешелекнең иң югары акыл көче белән язылган фән китабына (?) түгел, минем сыйныфыма да чит, аңлашылмый торган бер тел иде. (Килеп өстәлгә таянып укый башлый. Бераздан ишек шакуы ишетелә.)
Тавыш. Мөмкинме?
Г а з и з (урыныннан торып). Әйдә, рәхим итегез.
Бүлмәгә ап-ак чәчле, зур ак сакаллы карт бер профессор керә. Алар Газиз белән дусларча исәнләшәләр.
Газиз. Ә. исәнмесез, профессор иптәш.
Профессор. Исәнмесез, исәнмесез, Газиз Габдуллович, я нишләп ятасыз?
Г а з и з. Әйдә, рәхим итегез, утырыгыз. (Урын күрсәтә.)
Профессор (утыра, күзлекләрен төзәтә-төзәтә Газизгә карый). Мин сезгә, Газиз Габдуллович, үтешли генә кердем. Эш менә нәрсәдә, сынок. 17 сендә научный обществоның собраниесе була, сез ничек, үзегезнең докладыгызны әзерләп бетердегезме?
Газиз (башын кашып). Минем, Петр Васильевич, доклад беткән, ләкин... бераз әле утырасы бар...
Профессор (көлә). Беткән, ләкин утырасы бар, ярый, ярый.
Г а з и з. Кайбер формулаларны тагын эшли төшәргә кирәк.
Профессор. Ары кадәр әле өлгерерсез, Газиз Габдуллович, әле ун көнләп вакыт бар, сынок. (Сәгатенә карый.)
Газиз. Әйе, өлгерермен. Ләкин... сез, Петр Васильевич, минем доклад белән танышып чыгу иртәрәк булмасмы әле.
Профессор (Газизнең җилкәсенә суга). Син, сынок, курыкма, шөбһәләнмә дә. Трудыңда научный мир өчен бик күп яңа нәрсәләр бар.
Г а з и з. Сез, Петр Васильевич мине кыюлатыр өчен мактыйсыз.
Профессор. Юк, сынок. Мин сезгә дөресен әйтәм. (Папиросын чыгарып, Газизне сыйлый. Газиз тарта белми генә тәмәке тарта башлый. Бүлмәгә Галия килеп керә. Ул шат, профессорны күрү белән уңайсызлана.)
Г алия. Исәнмесез, Петр Васильевич.
Профессор. А, Галина, ну, дочка, ни хәлләр бар, кайчан әле мина зачетка киләсең? (Галиянең аркасына сугып, көлеп карый.)
Галия (оялып, уңайсызланып.) Мин, Петр Васильевич, дөресен әйтим, барырга бик куркып торам әле үзеңә. (Кинәт.) Ә сез, Петр Васильевич, чәй эчәргә теләмисезме? (Профессор белән Газиз көлеп җибәрәләр.)
Профессор (бармагы белән янап). Сынаттың, Галина, сынаттың. Син чәй белән мине сатып алмакчы буласыңмыни. Юк, аның белән алдый алмассың, кызый. (Көлә.)
Галия (кызарып). Юк, Петр Васильевич, мин валлаһи, һич аны- моны уйламый әйттем. Шулай да дөресен әйтим, барырга куркып Йөрим.
Профессор ’(Галиянең җилкәсенә суга). Ярый, ярый, Галина, куркыр нәрсәң юк. Әле зачетларыңда провалиться иткәнең юк. Я, я. (Сәгатенә карый.) Миңа китәргә вакыт. '(Тора.) Димәк...
21
Галия. Петр Васильевич, дөрестән дә, китмәгез әле. Әйдә бераз чәй эчеп утырыйк.
Профессор (бармагы белән яный). Мин сине. (Тора.) Я, Галина, сау бул, сау бул.
Галия. Сау бул, Петр Васильевич. (Профессор Газиз белән дә күрешә. Алар чыгып баралар. Бүлмә бераз тын тора. Бераздан Газиз белән Галия аны озатып керәләр.)
Газиз. Яхшы карт. Профессорлар арасында минем иң яраткан кешем.
Галия. Мин дә, Газиз, бик яратам үзен. Тик, бик оятлы булдым. Бер дә инде аны-моны уйламый гына әйткән идем.
Газиз. 17 сендә, Галия, минем докладым. Нәрсә булып чыгар?
Галия. Мин ышанам, Газиз. Мин уңышлы булып чыгуына ышанам... Син... Син көчле, Газиз. Тән белән дә, гакыл белән дә. Ә мин, мин үземне синең алдында бик кечкенә, бик кечкенә бала итеп хис итәм. (Күкрәгенә сыена.) Бит мин дә, университетны бетергәч, шул югарылыкка җитә алырмын... Җитә алырмын бит? Син әйт. Син минем гакыл көчемне яхшы беләсең... Әллә мин үземне алдыйммы... Әллә алар бар да минем авырулы, саташулы хыялларым гынамы?
Газиз. Сине биеклеккә омтылдырган нәрсә йөрәгеңдәге зур ашкынулы көч, Аля. Син бер нәрсәне бел, сөеклем, кешенең йөрәгендәге көченә карап аның теләге дә була. Күкрәкләрендә зур көчләр булган кешеләр генә җитә алмаслык зур биеклеккә омтылалар... Көчсез кешеләрнең теләкләре дә бик кечкенә була.
Галия. Син мине юатырга теләп сөйлисең... Син минем артык хискә бирелүемне беләсең дә шулай юатып сөйлисең. Ә беләсең, (Газиз аның күзенә омтылып карый.) Син алай карама. (Газизнең күзләрен яба.) Минем бик зур шатлыгым бар. Мин, беләсең, бүген мин партиягә күчтем... Син алай карама. (Тагын Газизнең күзләрен яба.) Тагын бер шатлыгымны әйтер идем дә...
Газиз (аны кат-кат үбә). Әйт, Алочкам, син һаман да нәрсәнедер иртәгә калдырасың, син нәрсәнедер миннән яшерергә тырышасың. (Аның күзенә карый.)
Галия. Юк... Мин оялам. Болай... Ә син алай карама. (Күзләрен яба.) Беләсең, Газиз. Минем йөрәктә хәзер ике тормыш, ике йөрәк тибүе башланды. (Газиз ни эшләргә белми йөзен каплый. Кинәт тагы Галиягә карый.) Син нигә болай карыйсың... Син шатланмыйсың. (Тавышын төшереп.) Шуның өчен мин әйтергә дә курыккан идем. (Читкә борыла.)
Газиз. Юк, юк... Миңа әллә ничек... Бу көтелмәгәннән, оялуымнан. Соң син, соң син, хәзергә кадәр миңа әйтми йөрдең. Аля, мин шундый шат. (Ул аны кулына салып озак кына күзенә карый. Соңыннан омтылып үбә.)
Галия. Җитәр... җитәр... син буасың мине, шундый көчле үбәсең... Тукта. (Ул гүя кемнедер куркытмаска яки йокысыннан уятмаска теләгәндәй әкрен генә торып Газизнең алдына баса. Авызына бармагын куеп сөйли.) Беләсең... ул селкенде.
Газиз. Селкенде?
Галия (Газизнең кулын алып ян ягына куя). Алма кулыңны. Хәзер менә. (Тынын алмый басып тора.) Сизәсеңме? (Утырып аның муенына сарыла.) Тиздән-тиздән ул туар... Ах, белсә идең... сез, ирләр, хатыннарда аналык хисләре уянган минутларын белмисез... Әнә ул, безнең икебезнең уртабызда туачак кеше, үзендә яңа хәят башлануын сиздерә...
Газиз. Ул туачак яңа кеше безнең каныбызны гасырларның күкрәгенә салып барыр. Ул еллар очында туачак Ирекле нәселләргә безнең тавыш белән сөйләр...
22
Г а л и я. Ул безнең тавыш белән сөйләр... Мин аның йөрәк тибү тавышын ишеттем инде... Ах, сез белмисез... Ул йөрәк тибүе миндә аналар гына сизә алган авыр, тулы курку сизенү белән тулган оялулы тойгылар уяталар... Сез, ирләр, ул тойгыларны бервакытта да аңлый алмыйсыз, аңлый алмыйсыз...
Г а з и з. Син сөйлә, мин аңларга тырышырмын, Аля.
Г алия. Кайвакытларда мин үземне-үзем белмим, ана булуыма шатланам, бөтен дөньямны онытып шатланам, ә кайвакытларда ниндидер белемсез курку минем бөтен хыялымны чорнап алып күз алдымны караңгылата... Гүя мин үләрмен төсле, минем шулай... елыйсыларым килә... Син кочакла мине. (Газиз аны кочаклый.) Менә шулай... Әллә ничек шундый вакытларда синең кулда иркәләнәсе килә... Әллә ни өчен инде ул шулай... (Газизгә карый.) Ә син... Син аны яратырсыңмы?
Газиз. Сине яраткан кебек яратырмын, Аля.
Гали я. Менә ничек ялганлыйсың син. Ирләр баланы ярата белмиләр.
Г а з и з. Юк, беләләр.
Г ал и я. Ләкин аналар кебек ярата алмыйлар...
Г а з и з. Анысы бәлки шулайдыр. Ә соң син баланы яслягә бирми тәрбияли алырсыңмы?
Галия. Соң син, мин аны яслягә бирә алырмын дип уйлыйсыңмы. Юк. Газиз. Табигать безне артык җәберләгән... Ул безне бала тудыручы ана итеп яратмаган, ул безнең йөрәккә баланы чиксез ярату тойгыларын да салган. Менә шуның өчен дә миңа авыр, менә шуның өчен дә елыйм мин... (Газизнең күкрәгенә башын куеп үкси башлый.)
Г аз из. Елама, сөеклем Аля. Юкка табигатькә үпкәләмә. Ирләр ир булып туулары белән матур булсалар, син үзеңнең хатын булып тууың өчен матур, син үзеңнең ана була алуың өчен бөек. Елама. Табигать сине җәберләмәгән, ул синең тәнең аркылы гасырлар күкрәгенә кешелекнең нәслен күчерү бурычын йөкләгән. Син елама... (Ул аның чәчләреннән сөя. Галия һаман үкси.)
Пәрдә төшә.
ШУЛАЙ ДИСЕҢ ИЧ
Газизнең эш бүлмәсе. Төнге сәгать 11 ләр. Бүлмәдә Бари ялгызы. Өстәлдә торган Газизнең сәгатен карый да, Бари үзенең сәгатен төзәтә. Соңыннан, торып, әкрен генә Газизнең китап шкафына килеп, ача да китапларның төпләреннән кем әсәрләре икәнлекне карап укый. Бүлмәгә кулына скрипка тотып Хәмит керә.
X ә м ит. Исәнмесез, Бари абый.
Бари (әйләнеп). Исәнме, Хәмит.
Хәмит. Газиз кая китте?
Бари. Аңарга доктор килде. Газизләрнең балалары авырый икән.
Хәмит. Әйе, көн-төн елый, мескен. (Килеп диванга утыра. Скрипкасын янына куя.) Синдә, Бари абый, эшләр ничек?
Бари (кулын селтәп, аның янына килеп утыра). Әйбәт түгел, Хәмит. Бөтен нәрсә аяклары белән югары бара. Шулай булуы табигый дә. Мин артык йомшак, Хәмит. Миндә үземне-үзем тоту көчем юк. һәрбер миңа каршы көч мине көчсезләтә. Еланны күреп, аның гипнозына бирелгән кош кебек һәр нәрсә минем кулымны бәйли.
Хәмит. Бик гаҗәп, Бари абый, син шушы үзеңнең көчсезлегеңне бөтен ваклыкларына кадәр күреп, аның үзеңә һәм партиягә зарарлы булуын күрә торып үзеңә кирәкле юл ала алмыйсың.
Бари. Табигать мине бу яктан артык җәберләгән. Бар да менә синең һәм Газиз кебек хыянәтсез кеше табигатьле булсалар, мин бәлки яхшы эшче була алган булыр идем.
23
Хәмит. Теге кибет эшең нишләде?
Бари. Мин РКИга үземнең йомышаклыгымны, шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан хуҗасызлыкларны барын да язып бирдем. Мине эштән дә, партиядән дә чыгарырлар, ахры.
X ә м и т. Минемчә, алай итмәсләр. Мин синең турыда күп уйлыйм. Ләкин... Ә гаилә мәсьәләң ничек тора?
Бари (кулын селти). Соңгы вакытларда өйдә тормаска тырышам. Кунарга гына кайтам... Аида да...
X ә м и т. Бари абый, сине эчә дә башлагансың, диләр.
Бари. Түзми башладым, Хәмит.
X ә м и т. Анысы менә бөтенләй ярамый, йөрәкләрендә табигый шатлыклары булмаган кешеләр генә, шушы агуны эчеп, үзләреңдә сынгый I рәвештә шатлык уятырга тырышалар...
Бар и. Ә минем нинди шатлыгым бар дисең. Мин хәзер партия алдында да җинаятьче булып йөрим.
X ә м и т. Дөресрәге, сине, Бари абый, җыен җинаятьчеләр урап алганнар.
Бари. Их, Хәмит. Әйләнәмдә сезнең кебек кенә кешеләр булса иде. ’(Яшьләрен сөртә.)
Хәмит. Ташла, Бари абый... Әйе, син артык йомшак.
Бар и. Әйдә калсын. (Авыр сулап.) Ә синең эшләр ничек?
Хәмит. Мин эшлим, укыйм. (Скрипкасын алып.) Эч пошканда уйныйм. (Скрипкасын алып уйный башлый. Бүлмәгә Газиз килеп керә. Ул Хәмитнең скрипка уйнавыннан бүлдерми генә барып өстәле янындагы креслога утыра.)
Хәмит (уйнаудан туктап). Газиз, баланың хәле ничек? Доктор нәрсә диде?
Газиз. Бала. Ул үләргә тиешле. Доктор аны тиздән үләр, диде... Кызык, туарга өлгерми үләргә тиешле. Ә бит ул үсә алыр иде...
Хәмит (озак паузадан соң). Бүгенге гаилә әллә нәрсә, бүгенге гаиләдә бала проблемасы әллә ничек тора.
Газ из. Бала проблемасы гына түгел, аталык-аналык мәсьәләләре дә шулай ук әллә ничек. Күпләр ата булу мәсьүлиятеннән качып, балаларын көчсез, тормышка хәзерлексез аналар кулында калдыралар. Күп аналар үзләре ана булудан баш тарталар. Кайберләре ана булырга теләп тә була алмыйлар. Бүгенге аталы-аналы балаларның да бик күбесе ятимнәр... Революция гаилә мәсьәләсендә безнең алга бик күп проблемалар, бик күп каршылыклар китереп куйды. (Газизнең өстәлендә телефон шалтырый. Газиз трубканы алып тыңлый. Бүлмәгә Солтан килеп керә. Ул Бари һәм Хәмит белән күрешә, Газиз янына килеп туктап, аның телефонда сөйләвен көтә.)
Газиз. Мин... кем сөйли... Галия, ник соңладың? Нәрсә? Ярый. (Телефон трубкасын куеп Солтан белән исәнләшә.)
Солтан (ул яхшы ук исерек). Исәнме? (Газизнең күзенә карый.) Син, Газиз, минем килүгә бер дә шатланмый башладың. Мин, тукта Газизгә барып шатландырып кайтыйм дип килсәм, син кешенең борынын төшереп әллә ничек каршы аласың.
Газиз. Мин сине яратмый башладым, Солтан.
Солтан. Яратмый башласаң, мулла чакыр, никахны гына яңартып куярбыз. Анда яңа никах белән мәхәббәтебез тагы катыланыр.
Газиз. Син көннән-көн богемалана барасың. Синең парт-собрание- ләргә йөрмәвең, килеп чыкканда да исерек килеш, эшчеләр собраниесен- дә оппозицияне якларга маташуың әллә ничегрәк.
Солта н. Тагын?
Газиз. Син бүген дә исерек. Теләсәң тагы бер нәрсә әйтәм.
I Сынгый — ясалма. Ред.
24
Солтан. Әйдә, барысын да сөйлә.
Г а з и з. Мина хәзер генә Зөбәрҗәт килеп китте.
Солта н. Зөбәрҗәт?
Газиз. Көнләшмәкче буласыңмы? Юкка. Син аны болай богема булып йөрүең белән эштәй чыгарасың. Аңлыйсыңмы? Мещан "булмыйм дип. ирекле мәхәббәт дип өчәр көн өйгә кайтмый йөрүләрен, эчүдән башыңны айнытмавың яхшы эш түгел. Син аңарга иптәшлек тормышы күргәзмисең. Аннан соң ни өчен син аңардан аборт ясаттың? Ата булу мәсьүлиятеннән качыпмы?
Солтан. Ха-ха-ха! Эх, Газиз, беләсең бу хакта мин нинди фәлсәфәдә?
Г а з и з. Мин яхшы беләм.
Солтан. Белмисең. Бала асрау ул... Баланы эшче-крестьян хатын- кызлары тудырып үстерсеннәр. Беренче, аларның балаларының проис- хождениеләрендә эшче-крестьян происхождениесе булачак, икенче, мәктәпләргә дә, партиягә дә аларның балаларына керергә җиңелрәк булыр, безнең ни булса да балаларның происхождениесе ха-ха-ха!..
Г аз из. Син көлеп сөйләшәсең.
Солтан. Әз генә... (Барига.) Бари абый, синең рәтең бармы. Бүген янасы килеп йөри.
Бари кесәсен капшый.
Г а з и з. Оялырга кирәк.
Солтан (Газизнең күзенә карый. Пауза). Оялырга... (Пауза.) Син, Газиз, кешенең йөзенә артык туры әйтәсең... (Кепкасын башына кия.) Ә син... их... мин сиңа айнык килеш килермен. (Кинәт борылып ашыгып чыгып китә. Газиз торып аның артыннан карап кала.)
Газиз. Талантлы, булдыклы егет иде. Тормышта үзенә тиешле урынны ала алмады.
X ә м и т. Әллә нишләде ул.
Бари (әкрен генә урыныннан тора). Миңа китәргә дә вакыт, син, Газиз, мин сораганны эшлә. Мин инәләм сиңа.
Г аз из (аның күзенә карый). Син дә, Бари абый, йөрәкне өзәсең.
Бари. Ул шулай инде, Газиз.
Г а з и з. Ярый... Ләкин минемчә, сиңа икенче юл алырга иде. (Кул бирә.)
Бари. Башка юл юк миңа, Газиз.
Чыгып баралар. Газиз аларны озата чыга. Бүлмә буш кала. Бераздан бүлмәгә Җамал, аның артыннан Г абдрахман килеп керә, Габдрахман бераз эчә төшкән.
Җамал (өстәл асларыннан нәрсәдер эзли). Зинһар, кире кермә, яхшы түгел.
Г абдрахман. Газиз үз кеше. Берни түгел.
Җамал. Менә нәрсә, Габдрахман, безнең аерылганга инде бик күп вакыт үтте. Мин сине һаман сынап бардым. Ике тиенлек үзгәрмәдең. Эчеп-тузып йөрүдән туктамадың. Миңа яхшылыгың да шулкадәр генә булды. 40 төрле марҗа белән азып-тузып йөргәч, мин сиңа яңадан хатын була алмыйм.
Г абдрахман (тавышын күтәреп). Соң ни өчен хәзергә кадәр мине алдап йөрдең?
Җ а м а л. Кычкырма!.. Мин сине аяганлыгымнан, нишләргә белмәгән- легемнән шулай иттем. (Оек балтырыннан акчаларын алып өстәлгә ташлый.) Менә синең акчаларың. Бер тиененә хыянәт иткәнем юк. Бар, кит моннан. Син күр дә мин күр. Очрашмыйк та, килеп тә йөрмә.
Габдрахман (акчаларын алып Җамалның кулыннан ала). Бармыйсың?
25
Җамал. Нәрсә, кыйнар идең мәллә?
Габдрахман (тавышын күтәрә төшеп). Бармыйсың?
Җ а м а л. Юк.
Габдрахман. Шулаймы?
Өстерәп алып чыгып китмәкче була. Ишектән Газиз күренә. Габдрахман аптырап Җамалны җибәрә. Газиз туктап Габдрахманга карый. Габдрахман әкрен генә башын түбән иеп чыгып китә. Җамал диванга капланып елый башлый.
Газиз (паузадан соң). Ул сезне чакырып килгәнме?
Җамал. Әйе. (Елый.)
Газиз (аның килеп җилкәсенә кулын куя). Җамал, оялмасаң әйт, син аны яратадыр идеңме?
Җ а м а л. Мин аңа кадәр ир күргәнем юк иде... Яратадыр идем... хәзер дә...
Газиз. Соң нигә кайтмыйсың?
Җа м ал. Ул мине артык җәберли, ашаган ашка кадәр тирги. (Газиз борылып бүлмә буенча йөренә. Җамал яшьләрен сөртә-сөртә чыгып китә.)
Газиз. Ир плюс хатын—трагедия... Кайберәүләр иске черек карашлары белән хатыннарын кол итәргә телиләр дә тавыш-талаш чыгарып аерылалар. Кайберәүләрнең хатыннары үзләренә бирелгән хокукны ялгыш файдаланырга телиләр. Ирләрен җәберлиләр, ирләренә хыянәт итәләр, аерылалар. Солтан кебекләре гаиләгә уенчык кебек карап, гаилә бәхетсезлеге тудыралар... Әллә нәрсә... Бүгенге гаилә төзелергә өлгерми җимерелә бара... (Өстәл янына утырып эшли башлый. Ишектән Галия күренә. Ул артык арыган. Ишектән керү белән туктап Газизгә карый. Портфелен өстәленә куеп, пальтосын салмый гына Газиз янына килә.)
Г алия. Газиз.
Г аз из (урыныннан торып). Галия! (Аңакаршы бара.) Син кайттың?
Гали я. Бик арыдым, Газиз.
Газиз. Төнге сәгать 11, ә син иртән чыгып киттең. Әле яңа гына кайтасың.
Г алия. Бүген эш күп иде. Партсобраниедән правление җыелышына китеп соңладым.
Газиз. Бу бит һәркөн шулай.
Галия. Мин арыдым. Утырыйк. Соң ни эшлим мин? Миңа быел университет бетерергә кирәк. Ничек тә бетерергә кирәк. Син үзең дә моңа карыша алмыйсың. Партия тапшырган эшләрне дә эшләми булмый бит. Болай да мин партсобраниеләргә йөрүдән артык партия эшенә катнаша алмыйм. Инде учреждениедә дә эшләүгә килгәч, аны ташларга миңа ярамый. Матди якны бөтен авырлыгы белән синең өстеңә ташлау җинаять булыр иде. Матди ягыбыз болай да начар. Сиңа болай да авыр. Көн буе заводта эшлисең. Аннан партия эшендә. Төнге сәгать 4 кә кадәр өйдә проектлар өстендә утырасың... Әгәр мин эшне ташласам, сиңа тагын да авыр булыр. Аннан соң син эшләп тә, мин эшләми синең көч белән тапкан акчага көн итә башласак... Юк, мин аны эшли алмыйм, Газиз!..
Газиз. Димәк, син миңа иптәш итеп караудан бигрәк, ир итеп карыйсың?
Галия. Кңресенчә. Мин шул иптәш итеп карауны югалтмас өчен урында эшлим. Әгәр эшләмәсәм, мин сиңа мине ашатучы ир дип карарга мәҗбүр булыр идем...
Газиз. Галия! Хәтерлисеңме, әле безнең беренче тора башлаган көннәрдә син миңа вәгъдә биргән идең: «Син миннән яшь белән зур, тормышны да күбрәк күргән, мин сине һәрвакыт тыңлармын», дигән идең.
Г алия. Әйе, сине тыңларга вәгъдә биргән идем.
Газиз (урыныннан торып). Хәзер син мине тыңламыйсың.
Гали я. Юк, Газиз, мин сине тыңларга тырышам.
26
Г аз из (аның каршына килеп). Әгәр син минем сүземне тыңларга тырышсаң, мин инәнәм сиңа, син мине тыңла. Әгәр син укуыңны да ташламый, партия эшен дә эшләп, учреждениедә дә эшләп барсаң, мин сине югалтудан куркам. Ишетәсеңме, мин сине югалтудан куркам. Ә беләсең, син миңа никадәр кыйммәт, Галия. Мин инәнәм сиңа, төннәр буе эшләрмен, синең сәламәт килеш елмаюың миңа иң зур бүләгең булыр. Синең сәламәтлегең миңа никадәр кыйммәт булса, син тормышыңны бирергә хәзер булган партияң өчен дә шулай ук ул кыйммәт. Син сәламәт килеш укып бетереп, партиягә күбрәк файда китерерсең... Әгәр соравымны тыңламыйсың икән, мин кискен рәвештә сиңа иртәгәдән учреждениедән чыгарга кушам.
Галия (торып аның муенына сарыла). Мин сине тыңларга тырышырмын.
Г а з и з. Тырышырмын түгел, тыңларга тиешсең. (Газиз аның күзенә карый.)
Галия. Син усал карыйсың. (Хәлсез.) Син шундый көчле, синең көчле карашларың миңа хәл кертәләр.
Г а з и з. Ә синең хәлсез карашларың минем көчемне бетерәләр.
Галия (иркәләнеп). Үп мине. (Кинәт.) Ә баланың хәле ничек? Доктор булдымы?
Газиз (аңардан аерылып). Булды.
Г алия (бик тиз). Нәрсә диде?
Газиз (ул икеләнә, ул озак кына әйтә алмый). Бала... каты авыру, терелүе өметсез диде доктор.
Г алия. Син мине куркытырга теләп әйтәсең.
Г а з и з. Бала рахит белән авырый. Күкрәк сөте күрмәгәннән, яхшы тәрбияләнмәгәннән.
Галия (елап). Син бу сүзләрне мине үтерергә теләп әйтәсең. Син балама ана булмадың димәкче буласың. (Диванга капланып үкереп елый.)
Газиз (әкрен генә аның янына килә). Елама, Аля. Дөньяда бер хакыйкать бар, сөеклем. «Ике зур теләкләргә омтылган кешеләр гаилә төзи алмыйлар. Без дә балалы гаилә төзи алмадык. Син тынычлан. Хәтерлисеңме, мин бервакытта урамнан тәрбиячесез калган балалар алып килгән идем. Алар минем тужуркамны урлап качтылар. Син шулвакыт: «Әгәр балаларны яратсаң, мин сиңа матур балалар тудырып бирермен»,— дигән идең.
Г алия. Син бу сүзләрең белән миңа ана булмадың, димәкче буласың.
Г аз и з. Юк ла...
Галия. Шулай дисең ич. (Үкереп елый. Газиз аның чәчләреннән сөя.)
Әкрен генә пәрдә төшә.
ӨЙЛӘНГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ СОБРАНИЕЛӘРЕ
Ресторан. Зур бүлмә. Бүлмәнең уң ишегеннән күренеп тора торган бүлмәдә бер кыз белән егетнең фокстрот биюе күренә. Алгы бүлмәдә Солта и, Габдулла, Бари, Га бдрахм ан, Госман, Нури эчеп утыралар. Пәрдә ачылу белән фокстрот дәвам итә. Фокстрот туктау белән халык кул чаба.
Солтан (урыныннан торып). Иптәшләр! Өйләнгән кешеләрнең собраниеләрен ачык дип игълан итәм. Өйләнмәгән кешеләр собраниегә киңәш бирү хокукы белән генә катнашалар.
Башкалар. Ха-ха-ха!
Солтан. Беренче докладны үзем сөйлим... Докладны сөйләүдән элек, стаканнарыгызны тутырып, минем сезнең белән гулять итеп йөрүемә эчик. (Барысы да эчәләр.) Аннан соң...
27
Госман. Аннан соң...
Солта н. Аннан соң тутырыгыз тагы стаканнарыгызны. (Барысы да тутырып куялар.)
Г абдулла. Монысы кем өчен?
Солтан. Монысын Бари абый шәрәфенә эчик. (Көлешә-көлешә стаканнарын бәреп эчәләр. Бари гына эчми. Ике кулы белән янбашын тотып стаканына карап утыра.)
Солтан. Тагын стаканнарыгызны тутырыгыз.
Г о с м а н. Монысы ни өчен?
Көлешә-көлешә стаканнарны тутыралар.
Солтан. Монысын... Монысын болай гына эчәбез. (Эчәләр.)
Солтан артык исергән күренә. Башкалар да яхшы ук исерекләр.
Нури. Әйдә, докладыңны башла.
Солта н. Ярый, тыңлагыз. Ә, впрочем, тыңласагыз да, мин бернәрсә дә әйтә алмам. Хатын әйбәт, тырыш. Мин үзем шырлатан. Минем өченче көн инде өйдә кунганым юк.
Госман. Тиле син, Солтан... Хатының булсын да, читтә кунып йөр... Тиле син, их... Минем Зөбәрҗәт кебек хатыным булса иде.
Солтан (Госманның күзенә карый). Телисеңме, ал үзен. Мин аны әрәм итәм. Аңлыйсыңмы, мин гаилә төзи ала торган кеше түгел. Мин, шайтан белсен мине, нәрсә. Яшьтән үк өйләнергә куркып йөридер идем. (Кулын селти.) Эх, салыгыз стаканнарыгызны.
Госман. Я, Габдрахман абзый, синең эшләр ничек? Хатының әле һаман синең йортка кайтканы юкмы?
Габдрахман. Юк. Хәзер инде к черту, кирәге дә юк. Хатынсыз торырбыз, к черту хатыннар.
Нури. Далой хатыннар. Ха-ха-ха! (Баридан башка барысы да ха-ха-ха!)
Гос м а н. Я, тагын кем монда хатынлы кеше бар?
Н у р и. Бари абыйга чират.
Госман. Я, Бари абый, сөйлә. Хатын белән бәрәңге пешәме?
Бари җавап бирми.
Солтан. Тимәгез Бари абыйга. (Габдулланың җилкәсеннән тотып селкә.) Син сөйлә. Ну, кеше хатыны белән тору әйбәтме? У, черт. (Селкеп җибәрә. Габдулла сөртенә-сөртенә барып фахишә утырган өстәлгә бәрелә һәм стулга утырып карап тора.) Бари абый, Бари абый, их, әй, богемалар, тутырыгыз стаканнарыгызны. (Башкалар стаканнарын тутыралар). Официант. (Кулы белән чакыра.) Иди сюда, мы пьем за ваше здаровье.
О ф и ци а нт. Спасибо, гражданин, разрешите с Вас получить.
Солтан. Хәзер. Я, егетләр, түләргә кирәк. Кемнең акчасы калды. г(Бар да кесәләрен капшыйлар.) Ә күпме бездән кирәк?
О ф и ц и а н т. Что?
Солтан. Татарча белмисең?
О ф и ц и а и т. Не понимаю.
Солтан. А еше в Татреспублике живешь, сколько?
О ф и ц и а и т. Пиво 4 рубля, ужин... всего 9 рублей.
Солтан. Иди, мы сейчас заплотим. (Официант китә.)
Солтан. Я, күпме акчагыз бар. (Ул өстәлгә чыгарып салынган акчаларны саный.) Өч сум тулмый. Кемдә тагын бар? (һәммәсе башларын ^селкиләр.)
Н у р и. Бари абыйда бардыр.
Госман. Я, җанкисәгем, Бари абый, әйдә түлә.
Нури. Бари ябый ул яхшы кеше.
28
Солтан. Калдырыгыз Бари абыйны. (Аның янына килә.) Бари абый, безнеи икебезне дә партиядән чыгардылар. Ләкин мин партиядән чыгарылырга тиешле идем, аңлыйсыңмы? Мин подлец... мин... мин сволочь. (Бари өстәлдәге стаканны эчә.) Миңа аяулы партбилет эләккән иде. Ул мескен бик күп көннәрне пивнойларда үткәрде. Мин бервакытта да оппозиционер булганым юк. Мин оппозициянең ни икәнен белмим. Мин... (Эчә.) А, впрочем, мин үземнең кем икәнемне дә белмим. Ә син, син, Бари абый, яхшы кеше. Син юкка партиядән чыктың. Аңлыйсыңмы, мин подлец, ә син, син яхшы кеше. (Өстәлгә капланып үкси башлый.)
Бари (ул кинәт урыныннан тора. Аның иреннәре калтырый. Ул үз- үзен белми кычкыра). Юк, юк, алдыйсыз, алдыйсыз. Мин яхшы кеше түгел. Сез минем соңгы киемнәремне алыр өчен яхшы -кеше дисез. Юк, юк, мин яхшы кеше түгел. Сез минем хатынымны, бөтен тынычлыгымны тартып алыр өчен яхшы кеше дисез. Юк, юк, нәләт сезнең ул яхшы кеше дигән сүзегезгә. Сез ул сүз белән мине эштән аердыгыз. Сез ул сүз белән мине җинаятькә алып бардыгыз, сез ул сүз белән минем хатынны аерып алдыгыз. Сез мине партиядән аердыгыз. Юк, юк, юк. Алдыйсыз. Ишетәсезме, мин яхшы кеше түгел. Мин яхшы кеше түгел. Ах, ах, ах! (Ул үкереп елый. Аның бөтен тәне калтырый. Официантлар һәм башка кешеләр бүлмәгә тулалар, шау-шу башлана. Солтан өстәлгә капланып һаман әкрен генә үкси.)
Пәрдә төшә.
ЮГАЛГАН МАТУРЛЫК
Газиз белән Галиянең эш бүлмәсе. Төн. Газиз бүлмәдә эшләп утыра.
Г а з и з (ул торып бүлмә буенча йөренә. Өстәленә килеп язуларын карый, соңыннан тагын йөренә. Туктап бер ноктага карап тора). Тагын югалттым... Тагын караңгылык... Гаҗәп. Кешенең гакылы ике каршылык эчендә үсә. Электричествода отрицательный ток белән положительный токның кушылуында энергия-яктылык хасил булса, иҗат тудыру нигезендә дә шул ук ике көч ята... Ләкин иҗат җепләре шулкадәр нечкә. Акыл караңгылыгы эчендә аларның очлары бер-берсенә тияләр дә, акылда яшен яктылыгы чыгарып, тагын аерылалар... Тагын югалалар... Тагын караңгылык... Мин шул ике каршылыкның белемсез уртасын табарга, яшен булып атылган, миңа кирәкле формуланы яктыртырга тиешмен. (Яза башлый. Бүлмәгә Галия килеп керә. Ул эчке күлмәкләрдән генә, хәлсез килеш диванга утырып Газизнең эшләгәнен карап тора. Газиз Галиянең бүлмәдә барлыгын белми, нәрсәдер яза да туктап бүлмә буенча йөреп китим дигәндә Галияне күрә.)
Г а з и з. Аля, син күптән карап торасыңмы?
Г алия. Мин сизмәгәндә генә синең эшләгәнеңне карап торырга яратам. Ул вакытта синең бөтен гакыл көчең бер җиргә җыелып, йөзеңә җиңелмәслек бер көчлелек сызыклары чыгара. Күзләрең шундый яналар... Маңгаеңа тирән сызыклар сызыла. Ә мин шул вакытта сине шулай иркәлисем килә... Тик эшеңне бүлдерәсем килми дә, чыгып китәм.
Газиз. Ә син шулай һәрвакыт минем эшләгәнемне карап торасыңмы?
Галия (ютәлли). Бик куп төннәр.
Г а з и з. Ә мин сизмим дә.
Г алия. Син шул, минем авырый башлаган көннәрдән алып, мине бөтенләй оныта башладың... Хәтта минем бүлмәдә барлыгымны да күп вакытта сизәргә теләмисең...
Газиз. Юк, Галия. Синең күләгәң минем гакылымны томалый. Сине уйлау миңа эшләргә ирек бирми. Ә беләсеңме, мин һаман сиңа үпкәле?
29
Галия. Ни өчен, сөеклем?
Газиз. Син ни өчен миңа киңәшми аборт ясаттың?
Галия. Синең аңа рөхсәт бирмәсеңне яхшы белдем.
Газиз. Нигә ул кирәк булды?
Галия. Ах, Газиз. Мин беренче балама ана була алмадым. Бу балама да ана булуыма ышана алмадым. (Ютәлли.) Хәтерлисеңме. Син миңа бер сүз әйткән идең. «Ике зур теләккә омтылган йөрәкләр гаилә төзи алмыйлар», дигән идең* Бу, никадәр авыр булса да, дөрес, Газиз. Минем дә синең кебек эшлисем килә, минем дә синең кебек үк укыйсым килә, мин тәмәке тартып, кепка киеп кенә ирләргә охшарга тырышучы хатын-кызлардаң түгел. Мин эштә, кешелекнең акыл югарылыгында ир-ләр белән бертигез буласым килә. (Ютәлли.) Минем сезнең кебек үк эшкә катнашасым, эшлисем килә.
Газиз. Аля! Мин сине ана була алмавың өчен гаепләмим... Син кешелек алдында ана була алмавыңны үзеңнең эшең, югары омтылышларың белән каплый аласың... Ләкин ни өчен син аборт ясаттың? Синдә болай да туберкулез көчәеп килә иде. Моның белән син сәламәтлегеңнең иң кирәкле җепләрен өздең. Мин синең йөрәгеңне,' акыллы уйларыңның юнәлешен аңлыйм. Синең киләчәктәге матур, бөек һәлакәтең минем күзләргә яшьләр китерә... Ишетәсеңме, мин сине югалтырга теләмим. (Ул йөзен,читкә бора. Аның җилкәләренең селкенүеннән үксеп елавы аңлана.)
Галия (бик тиз). Син, син елама. Син куркытасың мине. Син куркытасың мине... (Гаҗәпләнгән кебек курку катыш Газизнең күзенә карый. Ул гүя шушы сүзнең дөреслеген Газизнең йөзеннән табарга тырыша. Үзе ютәлли.) Авыруны алай куркытырга ярамый, Газиз.
Газиз (яшьләрен сөртеп). Юк, мин болай... Син мине тыңламыйсың, шуның өчен авыр...
Галия. Доктор мине алай куркытмый... Син кайгырма.
Газиз. Аля. Яз башы туберкулез өчен бик начар. Син иртәгә үк, бернәрсәгә карамый, Кырымга китәргә тиешсең.
Г алия. Ярый, Газиз. Тик бер атнадан. Минем соңгы зачетым бирергә калды. (Ютәлли.) Син тынычлан. Мин быел университетны бетерәм. Җәйне син кушканча үткәрермен. Ә мин... быел шулкадәр җәйне сагындым... Син юкка борчылма. Мин көндезләрен үземне бик яхшы хис итәм. Тик төннәрдә генә авыр була. (Ул килеп Газизнең җилкәләренә кулын куя. Газиз аны үбәргә тели, ләкин Галия аңа авызын үбәргә бирми.) Син минем маңгаемнан гына үп. (Газиз аның кулларыннан, маңгаеннан үбә.) Мин инде үземнең зачетымны хәзерләмим.
Газиз. Син хәзер барып ят, Аля.
Г а л и я. Ә син озак утырма, яме.
Г а з и з. Ярый, сөеклем.
Газиз Галияне кочаклап озата бара. Алар йокы бүлмәсенә кереп китәләр. Бүлмә бераз буш тора. Бераздан бүлмәгә Җамал белән Зөбәрҗәт килеп керәләр.
Зөбәрҗәт өске киемнәрен салмый гына диванга утыра.
Зөбәрҗәт. Алар бәлки йоклый торганнардыр инде.
Җ а м а л. Хәзер генә алар мондалар иде. Аннан соң йокласалар, утны сүндереп китәрләр иде. Тукта, мин хәзер карыйм. (Җамал йокы бүлмәсенә таба бара. Ишектән Газиз аңа каршы очрый. Җамал чыгып китә.)
Газиз (Зөбәрҗәтне күреп). Исәнмесез, Зөбәрҗәт.
Зөбәрҗәт. Исәнмесез. (Күрешәләр.)
Газиз. Ни өчен бик соң? Аннан соң, ни өчен болай төсегез киткән?
Зөбәрҗәт (озак кына җавап бирми. Газизнең күзенә карап тора. Соңыннан күз яшьләрен тыя алмый, диванга капланып үкси башлый.)
Газиз (аның өстенә карап тора). Шулай буласын, Зөбәрҗәт, алдан белдем. Ләкин... елама, син әле барысын да югалтмадың.
Зөбәрҗәт (күз яшь аралаш). Ләкин иң кыйммәтлеләрен югалттым.
Гази з. Елама, күз яшьләре алар көчсезлекме күрсәтәләр.
Зөбәрҗәт. Хатын-кызның көрәше күз-яшь аралаш була... Мин, Газиз, сезнең белән күрешергә килдем.
Гази з. Ничек күрешергә?
Зөбәрҗәт. Мин зачетларымны биреп бетердем. Хәзер... каникулга кайтып китәм.
Г а з и з. Ә Солтан?
Зөбәрҗәт. Мин аны күрешергә генә кайтыр дип көттем. Ул өченче көн каядыр йөри. Без аның белән иптәш була алмадык...
Г а з и з. Мин аны көтмәдем дә.
Зөбәрҗәт. Ә беләсең, миңа бик авыр, Газиз. Мин аны артык айыйм.
Г а з и з. Ни өчен?
Зөбәрҗәт. Соңгы вакытларда ул бик күңелсез йөри. Мин киткәч,, бәлки үзен яхшырак хис итәр... Мин бөтенләйгә китәм. Киләсе елга бәлки бирегә укырга да кайтмам...
Газиз. Бу үзең өчен дә бәлки яхшырак булыр. Аннан университетны бетерми иргә чыкма.
Зөбәрҗәт. Хәзер юк инде...
Г а з и з. Ә син кая китәсең, Зөбәрҗәт?
Зөбәрҗәт. Абый янына, Кырымга китәм.
Г аз из. Кырымга? Берәр атнадан Галия дә Кырымга китә.
Зөбәрҗәт. Ул да китә?.. Димәк, бик яхшы булды. Ә хәзер Галия кая?
Г а з и з. Ул йоклый, аның туберкулезы көннән-көн көчәя бара. Мин, Зөбәрҗәт, аны югалтырмын ахры... Ә белсә идең, мин аны ничек яратам. Ул соңгы вакытларда бик бетте.
Зөбәрҗәт. Ул үзен саклый алмады. (Пауза.) Мин аны булмаса уятмыйм да, без аның белән Кырымда күрешербез.
Г а з и з. Син аңа записка белән адресыңны язып калдыр.
Зөбәрҗәт. Ярый. (Өстәлгә килеп язарга утыра. Газиз аңарга кәгазь бирә. Зөбәрҗәт яза башлый. Газиз ул язганда бүлмә буйлап йөренә.)
Зөбәрҗәт (язуны Газизгә бирә). Син аңарга бирерсең. Я, хуш!
Г а з и з. Сау бул, Зөбәрҗәт. Үткәннәр белән яшәмик, киләчәкнең һәр минуты сине үз итсен. (Кулын биреп әкрен генә аның маңгаеннан үбә. Зөбәрҗәт башын аның күкрәгенә куя. Ишектән Галия күренә. Ул күзләрен зур итеп ачып карап тора. Кинәт чигенеп кире бүлмәгә кереп китә. Газиз белән Зөбәрҗәт аны күрмиләр.)
Зөбәрҗәт. Я, хуш, Газиз.
Газиз. Тукта, син хәзер станциягә төшәсеңме?
Зөбәрҗәт. Әйе.
Газиз. Мин сине булмаса озата барыйм. (Кухня ишегенә барып.) Җамал, бире кер әле. (Җамал килеп керә.)
Җ а м а л. Нәрсә?
Газиз. Син, Галия уянса, мине станциягә китте диярсең. Менә бу кәгазьне дә бирерсең. (Кәгазьне бирә.)
Алар чыгып баралар. Җамал аларны озата чыга. Бүлмә тын кала. Бераздан әкрен генә Галия килеп керә. Ул буылып ютәлли.
Галия. Мин ялгышканмын... Газиз, Газиз. Мин гаепләмим сине... Син көчле ир... Ә мин... Мин үземнең хатынлыгымны югалттым... Ләкин... ләкин... мин үлгәнче кирәкмәс иде. (Үксеп елый.) Мин дә хәзер (хәлсез генә көзгегә карап тора. Ул күзләрен зур гына ачып көзгегә карап кинәт
го
чигенә.) Ах!.. Миндә бер матурлык та калмаган. (Гакылын югалткан кебек йөзләрен, битләрен капшый. Соңыннан ютәлләп әкрен генә җиргә утыра һәм бик хәлсез рәвештә сөйли.) Мин яшьлегемне югалттым. Мин аналыгымны югалттым, мин бөтен нәрсәмне югалттым. Ни өчен? (Буылып ютәлли, иреннәре буенча күкрәгенә кызыл кан ага. Ул җиргә капланып туктаусыз үкси.)
Әкрен генә пәрдә төшә.
СОҢГЫ СОРАУ
Төнге сәгать 2 ләр. Бүлмәдә ут сүнмәгән. Газиз үзенең креслосында йоклап киткән. Аның кулыннан төшкән кәгазьләре җирдә яталар. Пәрдә ачылганда, бүлмә тын тора. Күршедәге Хәмит бүлмәсендә әкрен генә скрипка уйнау тавышы ишетелә. Бераздан бүлмәгә күләгә кебек Галия килеп керә. Ул артык хәлсез. Бүлмә уртасына чыгу белән хәлсез рәвештә туктый.
Галия. Газиз... Газиз... Син йоклыйсың? (Пауза.) Ул арып йокыга киткән... Газиз, минем хәлем бик авыр. (Аяк өстендә тора алмый хәлсез генә җиргә утыра.) Сөекле дустым, юк, юк, мин синең мине алдавыңа ышанмыйм. Син миңа яхшы ир идең. Син бөтен көчең белән мине югалтмаска тырыштың... Син миңа яхшы иптәш идең. Шуның өчен дә (Ютәлли.) шуның өчен дә өзелеп яраттым... Син әйт миңа. Мин сиңа ике сорау белән киләм. Мин үземнең исәнлегемне югалттым, мин үземнең яшьле-гемне югалттым. (Буылып ютәлли.) Мин үземнең, мин үземнең аналыгымны югалттым. Мин бөтен матурлыгымны югалттым. Әйт, әйт, мин кешелек дөньясы алдында беренче ана булырга тиешле идемме, әллә җәмәгать эшчесеме? Син әйт миңа. (Ул үксеп елый башлый, аның үксүе тыела алмаслык ютәлгә әйләнә. Иреннәре буенча кан елгалары ага. Ул күкрәген тотып җиргә каплана. Скрипка тавышы һаман ишетелә. Газиз тын гына йоклый. Бераздан бүлмә тынлыгы эчендә Галиянең соңгы авыртулы ыңгырашуы ишетелә.)
Пәрдә әкрен генә төшә.
15 ноябрь, 1928 ел, Казан.