Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР «ҺАМАН ЯҢГЫРЫЙ»


Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь татар шагыйрьләренең сайланма әсәрләрен туплаган аксыл тышлы кечкенәрәк кенә бу җыентыкның XXIV дөньяга чыгуы быел безнең поэзиябез тормышында булган әһәмиятле вакыйга-ларның берсе булып тора.
Матур-матур шигырьләре, поэмалары белән 30 елларның ахырларында инде укучылар арасында танылып өлгергән һәм танылып килүче Демьян Фәтхи, Вәдүт Мифтах, Хә- бра Рахман, Әгъзәм Камал, Мансур Гаяз, Касыйм Вахит, М. Әхмәт- галиев, II. Закиров, И. Шәфиев, Ә. Әмин, М. Гатау иптәшләр Ватан сугышы кырларыннан кайта алмадылар. Ләкин аларның якты истәлекләре һәм ялкынлы җырлары бүген дә безнең арада яши. Югарыда әйтелгән җыентык моны ачык раслый.
Җыентык М. Вәдүтнең «Сөю хаты» исемле җыры белән башлана. Алма бакчасы. Тәмле чәчәк исләре таратып, алмагачлар җилдә тибрәләләр. Җәйнең ямьле кичен, алма чәчәкләрен яратып, сандугачлар сайрап җибәрә. Шундый матур табигать кочагында яшь кыз сөйгән егетенә хат яза:
«...Күз нурыбыз — бөек туган илнең Биргән ышанычын
Батыр сакла, җаным, постыңда»,—
ДИ ул.
Кызның саф, тирән мәхәббәт хисләрен тулырак ачу өчен яшь шагыйрь халык җырларыннан оста файдалана:
«Кояш нуры төшсә йөзләреңә, Сөю хисем булыр, Сөю хисем булыр, каплама. Алсу чәчәк үссә юлларыңа, Сагыну билгесе ул, Сагыну билгесе ул, таптама».
«Кем хәйләлерәк», «Каз белән каракош» кебек эпик характердагы әсәрләрендә М. Вәдүт корыга мактанучы бушкуыкларны фаш итә, тормышның яме җил-давыллар кичеп, көрәшеп-җиңеп яшәүдә булуын җырлый. «Укытучы җыры»н укыгач, безнең күз алдына үз эшен бөтен йөрәге белән яратучы укытучы образы килеп баса. Укытучының: «Бак-чачылар кайгыртуы белән без карыйбыз һәрбер балага», — дигән сүзләре безнең совет чынбарлыгы өчен бик табигый
XXIV «Жыр һаман яңгырый», төзүчеләре А. Г. Кәримуллин һәм Н. Г. Юзеев; Шәйхи Маннур редакциясендә, редакторы Хисам Камалов. Таткнигоиздат, 1956 ел.
яңгырый.
Болардан тыш җыентыкка М. Вәдүтнең «Ятим малай турында әкият» исемле поэмасы, «Тимерчеләр», «Үлем фашистларга», «Аерылу» һ.б. шигырьләре кертелгән.
Демьян Фәтхи яшь ягыннан да, иҗат тәҗрибәсе белән дә җыентыктагы авторлар арасында иң өлкәне. Аның «Тальян», «Яшь балтачы», «Сабирҗан», «Фабрика кызы Зөбәрҗәт», «Ызнасыз кырлар», «Яңа кварталларда» исемле шигырь һәм поэмаларында 20—30 елларда илебездә барган тарихи үзгәрешләр, шәһәрләрдә һәм авылларда яңа тормыш, яңа кешеләр тууы турында сөйләнә. «Металл тавышларын, колхоз арышларын тыңлап язган» әсәрләрендә шагыйрь «нурлы тормыш төзүче, иң бәхетле һәм шәфкатьле булган иң каһарман» совет кешесенең героик хезмәтен, якты омтылышларын беренче чиратка куеп сурәтли.
Д. Фәтхинең әсәрләре бай, актуаль тематикалары белән генә түгел, ә көчле художество эшләнешләре белән дә зур игътибарга лаеклы. Образлылык — аның шигырьләре өчен төп хас сыйфат әнә шул. Аның шигырьләре үткен эпитет, тапкыр метафора, төгәл чагыштыру һәм башка сурәтләү чараларына гаҗәп бай.
1939 — 40 елда язылган «Алтын тайга трагедиясеннән» поэмасында автор тайга пролетариатының авыр үткәненә туктала. ААенә шагыйрьгә рудник забоендагы коточкыч уңайсыз эш шартларын күрсәтергә кирәк.
«Караңгы!» —
дип яза ул һәм, бу караңгылыкны
105
укучы күзалласын өчен, картинага төрле буяулар кертә башлый:
«Гомере кояш белән очрамыйча Дөмегеп яткан тирән җир асты, Өстендәге җитмеш кара төнне Бергә җыйсаң — болай булмастыр».
Образларга мисалларны поэмадагы һәр строфадан, дөресрәге, һәр юлдан китерергә мөмкин. Забойларда . еш-еш булып торган йөзләрчә ава- ‘ рияләрнең берсе турында Д. Фәтхи менә болай яза:
«Кинәт —
Тау башыннан ыргылучы
аю төсле, Актарылды забой түшәме.
Таучы т ы н д ы, аның с о ң г ы тапкыр
Т а р т ы ш у ы н күреп — шәм
с ү н д с».
Соңгы ике юлдагы параллелизмга игътибар итик: забой җимерелгәндә барлыкка килгән һава дулкыныннан калтырап сүнүче шәм утының соңгы тапкыр зәгыйфь кенә талпынуы белән таш астында басылып тартыша-тартыша җан бирүче таучының соңгы тапкыр сулыш алуы бер-берсенә ничек охшыйлар! Шагыйрь сарай гына сүзләр белән җан тетрәткеч картина тудырган.
Мисаллар күпкәрәк китсә дә, поэ-мадагы тагын бер уңышлы урынга тукталып үтәсе килә. Бу китереләчәк мисалда сүз тарихи вакыйга — Ленадагы алтын приискалары эшчеләрен ату турында бара. Бу картинаны тасвирлау өчен автор оригиналь һәм хәтердә сакланырлык образлар тапкан:
«...Таулы тайга гөрләп китте. (Көтелмәгән яшен шулай яңгырый). Тик болыты аның — төтен иде, Кайнар кургаш иде яңгыры.
Алгы сафлар сирәкләнә, ава...» һ. б.
Д. Фәтхи әсәрләре композиция ягыннан да, үзләрендәге рифма, ритм чаралары белән дә шулай ук әһәмиятле үзенчәлекләргә ияләр. Алардаи авазга-аваз яңгырашлы рифмаларны табуы читен, ә күп кенә строфалар бөтенләй ак шигырьне хәтерләтәләр. Иҗекләр саны, ритм һәр юл саен диярлек үзгәреп тора. Әмма бу юлларда булган көчле эмоция, матур-матур образлар һәм халык сөйләменә якын стиль шигырьне чын поэзия әсәре итә.
«Забойларда — (4 иҗек)
Кесәбезне контрольләр тентесә, (10 иҗек)
Хезмәт хакын — (4 иҗек)
Лондон, Рәсәй байлары. (7 иҗек)
Аркадагы бөкре капчыкларын (!) исә (12 иҗек)
Берәүсе дә тентеп бакмады.» (9 иҗек) («Алтын тайга трагедиясеннән»).
Хәбра Рахман шигырьләреннән яшьлек дәрте, яшьлек пафосы ташып тора. Бу яктан аның «Яз җырлары» шигыре аеруча характерлы. «Тик без генә язның чәчәген дә, көрәшен дә сагынып көтәбез»,—ди шагыйрь. Хәбра Рахманның лирикасында мәхәббәт темасы зур урып алып тора. Аның җыентыкка кертелгән «Елмаюлы бөдрә дулкыннар», «Иик син болай артык сөекле соң?», «Мин сөям», «Чәчләреңнең алгы бөдрәсенә» һ. б. лирик шигырьләре матбугатка әле беренче кат чыгалар. Аларда автор совет яшьләре арасындагы мәхәббәт никадәр саф, ялкынлы булуы, бу мәхәббәтнең күңелләрдә якты омты-лышлар, хыяллар уятуы турында яза. Вакыт-вакыт ул шигырьләренә шаян юмор элементлары да катыштырып җибәрә:
«Минем ашкынулы йөрәгемә
У й н а п кына ревизия
ясаса ң, Шаярып кына минем күңелемнең
Астын өскә китереп актарсаң,
Син аңарда: тик үзеңнән башка Бер кеше дә барын күрмәссең...»
(«Мин сөям») «... Уф, дигәндә, килмә якыныма, Ялкын чыга аннан, пешәрсең».
(Шунда ук).
Барлык шигырьләрне укып чыккач, алардагы лирик геройның күңел хәзинәләре белән танышкач, «Мин сөям» шигыренә караган түбәндәге юлларның дөрес һәм урынлы булуларын күрәсең:
«Мин сөям,
мондый көчле сөю Беркемгә дә әле тимәгән. Мин сөям,
Ромео да гүзәл Джульеттасын Мондый сөю белән сөймәгән».
106
Мансур Гаязның «Хуш, Казан!», «Пилот», «Эскадрон бара», «Флотчы егеткә хат» шигырьләре чик сакчыларына багышланган. Ал арга органик рәвештә Бөек Ватан сугышы башлангач язылган «Түләтербез», «Тетрәсен дошман» шигырьләре килеп кушыла. Яшь шагыйрьнең күкрәгендә немец илбасарларына тирән ачу, нәфрәт кайный. Ул фашизмның тыныч илебез өстенә китергән бәла-казалары турында әр- неп-әрнеп яза:
<;Бер хаксызга күздән түккән яшьләр, Бер хаксызга җиргә койган кан Булыр иде кораб йөзәр диңгез, Уйсу җиргә әгәр җыйнасаң».
(«Түләтербез»)
Безнең татар халкының иске җырларыннан берсендә: «Уйсу җирдә дәрья булыр минем түккән яшьләрем»,— дип җырлана. М. Гаяз үзенең шигырендә шушы җырдан иҗади файдаланган. Әгәр җырда аерым шәхеснең моң-зары әйтелсә, шигырьдә сүз бөтен халык, ил өстенә килгән афәт турында бара. «Уйсу җирдә дәрья булыр» дигән чагыштыру «булыр иде кораб йөзәр диңгез» дип үстереп, конкретлаштырып алына. Бу инде М. Гаязның, художник буларак, осталыгы ту-рында сөйли.
Җыентыкта тагын К. Вахит, М. Әхмәтгалиев. Әгъзам Камал, И. Шәфиев, И. Закировларның шигырьләре бар. М. Әхмәтгалиевнең «Сеңлем бәхете», «Үгез», «Шеф» шигырьләре балалар өчен язылган уңышлы әсәрләр. «Шеф» шигырендә кызыклы сюжет һәм күңелле юмор бар. Фәйзи ферма бозавын шефка ала, ләкин ул шапшак һәм ялкау малай икән. Фәйзи йокысыннан уяна алмый ятканда бозау ки-леп үзе аңа «шефлык итә» башлый. Җиңел тел белән язылган бу әсәр яратып укыла.
Әгъзам Камалның «Пленный» һәм «Бронепоезд» шигырьләре сугыш тормышын сурәтлиләр. Ал арның аралаш рифма белән язылуы авторның шигырь культурасына зур әһәмият бирүен аңлата. К. Вахитнең «Дусларга хат», «Кемнәр уен-да», И. Шәфиевнец «Ленин», И. За- кировиың «Бу көннәрне һич онытмам» исемле шигырьләре дә җылы хис калдыралар.
Җыентыкны төзүче Н. Юзеев һәм А. Кәримуллин иптәшләр тарафыннан китапка «Мәңгелек дан алар- га!» дигән сүз башы язылган һәм һәр автор турында кыскача биографик белешмә бирелгән.
«Җыр һаман яңгырый» — укучылар күптәннән көтеп алган җыентык ул. Аның, бераз соңгарак калып булса да, басылып чыгуы уңай күренеш.
Җыентык белән танышкач, күңелдә кайбер ризасызлыклар да туа. Аның тышкы оформлениесе шактый ярлы. Авторларның портретларын биргәндә дә яхшы булыр иде. Редактор иптәшләр азрак саранлык та күрсәткәннәр. Мәсәлән, 1938 һәм 1939 нчы елларда ике җыентык чыгарган Әгъзам Камалның китапка нибары ике шигыре кертелгән. Ә. Әмин, М. Гатау иптәшләрнең шигырьләрен исә бөтенләй очратмыйбыз.
Таткнигоиздат киләчәктә мәрхүм авторларның сайланма җыентыкларын чыгару турында ныклап уйларга тиеш. Мәсәлән, Демьян Фәтхи әсәрләре белән бүгенге укучыларның җитәрлек таныш булмавына һич тә ризалашып булмый. М. Вәдүт, К. Вахит, М. Гаяз, Ә. Камалларның китапларын да шүрлекләрдә күрү күңелле булыр иде. Укучыларның бу теләгенә Татарстан язучылар Союзы да колак салырга тиеш.