Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЫРЕН ЭШКӘРТҮДӘ ТАКТАШНЫҢ ХЕЗМӘТЕ


(Кайбер күзәтүләр)
Татар шигыренең ритмик төзелешендәге үзенчәлекләр, шигырьне нәфисләүче төрле чаралар берьюлы гына тумаганнар. Телдән иҗат итү процессында, беренчедән, халык аларны үзе тудырган һәм үстергән, икенчедән, язу куллана башлагач, бу эшкә шагыйрьләр кушылганнар, бу чараларны үстерү һәм баетуга шагыйрьләр үз хезмәтләрен кертә башлаганнар. Хәзерге татар шигырендәге бу чаралар иҗат ияләренең дөньяга килеп киткән йөзләрчә буыннарының искиткеч зур рухани эш- чәнлеге нәтиҗәсендә күп гасырлар дәвамында барлыкка килгәннәр. Шуңа күрә дә бу өлкәдә аерым бер шагыйрьнең керткән яңалыгы, аның өлеше нәрсәдән гыйбарәт булуын билгеләү яхшы ук читен эш. Монда, ялгышмас өчен, чагыштыру методын куллану, безнең уебызча, җайлырак булыр кебек күренә. Бу исә асылда әледән әле тарихка мөрәҗәгать итүне сорый.
Татар халык поэзиясен тормышта кулланылуы ягыннан икегә аерып карарга мөмкин: көй белән башкарыла торган әсәрләр (җырлар, бәетләр) һәм көйгә бәйләнмәгән, тормышта үткән, хикмәтле сүз итеп кулланыла торган шигъри әсәрләр (мәкальләр, табышмаклар). Бу ике төрдән һәрберсенең үзенә хас мөһим сыйфатлары бар. Җыр, бәет көйгә, мелодиягә җайлаша, үзенең өлешләре арасында катгый рәвештә симметрия тигезлеген саклый. Мәкальләр, табышмаклар көй ихтыярына буй-сынмыйлар, бәлки сөйләү интонациясенә буйсыналар; аларда ярым тыныш (цезура), тулы тынышлар (пауза) әһәмиятле роль уйныйлар. Аларда шулай ук, интонация таләп иткәндә, шигырь строфасындагы симметриянең җимерелүе дә норма итеп каралырга мөмкин.
Татарның язма поэзиясе борынгы заманда, әлбәттә, халыкның авыз поэзиясе нигезендә туган һәм, соңрак, аерым бер тармак булып, үзенә мөстәкыйль юл ярып үсеп киткән. Ләкин язма поэзия, безнең уебызча, халыктагы югарыда әйтелгән ике төр поэзиянең күбрәк берсе нигезендә — көйгә бәйләнгән шигырь нигезендә үскән. Шагыйрьләр үз әсәрләрен сөйләү өчен түгел, көйләү-җыр- лау өчен язганнар яки, моны мәҗбүри максат итеп алмаганда да, көйләү-җырлау шигыре традициясен нык саклаганнар. Без аларның бу шигырьләрен шартлы рәвештә көйләү-җырлау (мелодик) шигыре дип атый алабыз.
Шушы хәл Тукайга кадәрле дәвам итеп килә. Тукай үзеннән элгәреге барлык татар поэзиясенең казанышларын үзенә кабул итеп ала. Аңар кадәр 7-8 йөз ел дәвамында татар шагыйрьләре мелодик шигырьнең күп төрле состав өлешләрен шактый эшкәртәләр: шигырь системасын ур-наштыралар, күп төрле үлчәмнәрне барлыкка китерәләр, строфика өлкәсендә җитди казанышларга ирешәләр, шактый бай рифмалар системасын төзиләр. Тукай болариың
60
барысын да үзенә ала. Аңарда, мәсәлән, борынгы яки XIX йөз татар поэзиясендә булмаган бер үлчәм дә, бер строфа өлгесе дә юк диярлек. Ул үз иҗатының башлангыч чорында хәтта мелодиклыкны да тулысынча кабул итеп ала. «Хөррият хакында», «Дусларга бер сүз», «Иттифак хакында», «Яз галәмәтләре», «Хати- рәи Бакырган», «Государственная думага» кебек шигырьләре нәкъ менә мелодик шигырь принципына корылганнар. Ләкин, шуңар да карамастан, Тукай — татар шигыренең табигатен тирәнтен үзгәрткән бөек шагыйрь: ул көйләнүгә-җырлануга җайлаштыручы кагыйдәләрдән шигырьне шактый азат итә, шигырьдә җанлы интонация белән сөйләү өчен кирәкле үзенчәлекләрне көчәйтә. Ул татар шигырен көйсез хәлендә дә тирән идея-эстетик тәэсир ясый алырлык дәрәҗәгә күтәрә, шигырьне көйдән аера, көйләүнең мәҗбүрилеген бетерә.
Тукайның татар шигыре табигатен болан үзгәртүе аның үз субъектив теләкләреннән генә килеп чыккан нәрсә түгел. Моны аңа шулай эшләргә тарихи чынбарлык, демократик революция ихтыяҗлары куша. Чөнки бу вакытта революцион демократик рухтагы поэзиянең халыкта таралу мөмкинлекләре билгеле бер көйгә җырлау белән генә чик-ләнә алмый, чагыштыргысыз дәрәҗәдә киңәя, шигырь революцион вакыйгалар уртасында гаять әһәмиятле иҗтимагый, политик көрәш коралы булып әверелә, ул кайнап торган тормышка ерып керә, киң массаларга ялкынлы революцион той-гыларны җиткерә, аларга сугышчан революцион идеяләр сөйли, аны һәр очракта да көйләү-җырлау шарты белән генә чикләп булмый башлый. Әнә шушы хәл аның көйсез хәлендә дә тулы сәнгать сыйфатларына ия була алуын сорый. Тукай һәм аның заманында шигырьдән шушындый сыйфатлар таләп ителүен аңлаган башка шагыйрьләр, шигырьне көйгә мәҗбүри бәйләнештән азат итеп, прогрессив эш эшлиләр. Бу, әлбәттә, көйләү өчен язуны шагыйрьләр бөтенләй ташлыйлар дигән сүз түгел: җыр жанры алар иҗатында, үзенә башка нәрсә булып, аерылып чыга. Бу бигрәк тә хәзерге көндә шулай.
Мелодик шигырь өчен симметрия хас. Ә сөйләү шигыре, интонация таләп итсә,
III М. Иванов. Татарская хрестоматия. 1842 г. стр. 9.
IV М. Иванов. Шунда ук.
симметрияне җимерергә дә мөмкин дидек. Мисалда бу ачык күренә: I. Әгәр атар исә адәм сиңа таш, Ачигъ итмә, аца сән ташлагыл аш: Екетлеккә екстлек һәркем эшләр, Яманлыкка екстлек — ир кем эшләр.
(Утыз-Имәни) II. Яхшының яхшылыгы Тияр тар җирдә, Яманның кәсәфәте Тияр һәр җирдә. 1
(Мәкаль.) III. Яманнар яхшыны этдәй Талар һәр җирдә, Көннәрнең көне булганда Шул яманга бу яхшы. Кирәк булыр тар җирдәIII IV.
(Мәкаль.)
Шигырьдә иҗекләр саны ягыннан симметрия төгәл сакланган (11 — 11 — 11 — 11 иҗек), беренче мәкальдә дә шундый ук хәл (7 — 5 — 7 — 5), икенче мәкальдә исә бу симметрия җимерелгән (8 — 5 — 8 — 7 — 7 иҗек). Көйләү белән бәйләнмәгән мәкальдә симметриянең саклануы мәҗбүри түгел икәне шушыннан аңлашылса кирәк. Моннан әле икенче төрле нәрсә дә аңлашыла: мелодик шигырь белән сөйләү шигыре арасында «кытай стенасы» юк. Мелодик шигырь калыбын җимермичә, аның кысалары эчендә дә әле сөйләү, интонация шигыре принцип-ларының бик әһәмиятлеләреи үткәреп була (беренче мәкаль). Тукай нәкъ шушы юлны сайлады да. Ул мелодик шигырьнең строфа кысасын ватмады, шул килеш калдырды, строфа кысасындагы симметрияне үзенә шул килеш алды. Ләкин кыса эчендә тирән үзгәрешләр ясады, күн очракларда шигырь юлын көйгә ярашып тору шартларыннан азат итеп, аны интонациягә буйсындырды, цезура һәм паузаларны, көй таләп иткән даими урыннарыннан кузгатып, сөйләм интонациясе таләп иткән урыннарга ирекле рәвештә кү-
61
череп йөртә башлады. «Теләнче», «Буран» кебек шигырьләрен, «Шүрәле» кебек поэмаларын алып тикшергәндә, моны бик күп мисаллар белән • раслап булыр иде. Фикер ачыклыгы өчен монда без «Өмет» шигыреннән бер генә строфаны китереп үтәргә уйлыйбыз:
Юк, кояшым, мин белом, син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә.
Сөйләү интонациясе ноктасыннан ; караганда, монда өтерләр белән билгеләнгән ярым паузалар гаять зур роль уйныйлар. Бу строфаны лирик геройның зур рухи көч белән сугарылган монологы дип карарга мөмкин. Ярым паузалар шушы монологның интонацион төсмерен табарга ярдәм итәләр.
Тукай шигыре төзелешендә килеп туган мондый яңалык элементлары башка шагыйрьләр тарафыннан үстерелде. Совет чорында болар бигрәк тә Һади Такташ тарафыннан көчәйтеп җибәрелделәр. Ул шигырьдәге ярым паузаларны тулы пауза- '! га үстерде; ярым паузаны тулы паузага җиткереп уку турында укучысына сигнал булсын өчен, шигырь юлын ярым пауза урыныннан «сындырып», яңа юлга күчерә башлады. Ул Тукай поэзиясендә туган күренешне, көчәйтеп, үз шигырендә гра-фик яктан да ачык билгеләде. Аның «Картайдым шул» шигыреннән бер мисал алыйк. Биредә әсәрнең лирик герое башта үзенең элек «нәни разбойник» булып йөргән чаклары турында сөйли. Шуннан соң ул хәзерге хәленә күчә:'
Хәзер
Зур үстем шул, Урамнардан Бик гакыллы булып үтәм мин, Авыл картларына, зурлар кебек. Сәлам биреп кенә китәм мин...
Бу строфаны дүрт юлга җыеп алсаң, гадәттәге 10 — 9 — 10 — 9 иҗекле шигырь килеп чыга. Хәлбуки, Такташ, беренче юлны өчкә бүлеп, «хәзер», «зур үстем шул», «урамнардан» -кисәкләре соңындагы ярым паузаларны көчәйтә, бер кисәк белән икенче кисәк арасында гүяки һава барлыкка китерә, укучыга тынып торырга мөмкинлек бирә, әле генә әйтелгән сүзнең яки сүзләрнең мәгънәсен күңелдән, кабаланмыйча, дәвамлы төстә кичерергә, төшенчәләрнең сурәтен аныкларга мөмкинлек тудыра. «Нәни разбойник», еллар үткәч, салмак характерлы, олы санлы бер кешегә әверелгән. Шагыйрь шушы өлгергән ирнең салмаклыгын, сабырлыгын рельефлырак, кабарынкырак гәүдәләндерер өчен, аның сүзне дә исәпләп, бик үлчәп, сүздәге мәгънәнең кадерен бик белеп кенә сөйләвен бирергә тели. «Хәзер» дигәч, герой туктап тора, әйтер сүзен күңеленнән гүяки тагын бер үлчәп, исәпләп карый, аннары гына «зур үстем шул» ди. Ләкин бу соңгы кисәк катлаулы хис, каршылыклы кичереш белән әйтелә; аңарда бер үк вакытта ике тойгы — «зур булып үсү», китергән нәрсәләр белән килешү дә һәм сабый чакның үтеп китүе өчен үкенү дә сизелеп кала. Шул рәвешле мондагы һәр тыныш, һәр пауза мәгънәле, эчтәлекле бу-лып әверелә, ул әле генә әйтелгән сүзгә, төшенчәгә салынган психологик рәсемне ачыкларга мөмкинлек тудыра.
Такташ паузадан сабырлыкны гәү-дәләндерү өчен генә түгел, кайчак- та, киресенчә, ярсуны гәүдәләндерү өчен дә файдалана. Мәсәлән, ул. «Октябрь төне» шигырендә баш күтәргән халыкның революцион ярсуын сурәтләгәндә шулай эшли. Ул паузаны кешенең әрнүен, тирән бер үкенеч һәм хәсрәтен сурәтләгәндә дә куллана. «Мәхәббәт тәүбәсе»ннән бер мисал алырга мөмкин:
Зөбәйдә,
Ул тиздән ана булыр, Доктор шулай дигән аңарга...
— Йөрәк,
Ян син, ян син, йөрәк, Кан бирелгән сиңа янарга!.. Ә син кайда, ата булыр кеше. Шулмы булды синең сөюең. Шулмы инде синең: Ирекле сөю
Яңа тормыш диеп йөрүең?..
Ләкин ярым паузаны тулыга әй-ләндерүнең нәтиҗәсе Такташта моның белән генә чикләнми әле. Тынып тору тик кенә узмый, бу вакыт кеше, үз-үзенә хисап бирмәстән, тын ала, үпкәләренә һава запасы
62
тутыра. Мондый хәлдә шигырь строфасын киңәйтүнең яңа мөмкинлекләре ачыла: шигырь юлының бер өлешен әйткәч тынып торганнан соң, ул юлының икенче кисәген бөтенләй ташлап калдырып, өр яңа юл башлап китәргә дә була, үпкәләрдә һава запасы җитәрлек булгач, моңардан һич тә ритмик кытыршылык килеп чыкмый.
Такташ бу мөмкинлектән киң файдалана.
Их!
Кан эчендә туган зур илемнең Киләчәген килә күрәсе, Канатымны еллар каерса да, Каерса да...
Ах, үләсе килмәс, үләсе...
(«Болай, гади җыр гына...»)
Мондагы «Их!», «Каерса да...» кисәкләре 10 — 9 лы строфа кысасыннан чыгып китәләр. Ләкин шуңа карамастан, без шигырьдә ритмик кытыршылык тоймыйбыз, паузалар, сулыш алу мөмкинлекләре, сикәлтәләрне тигезләп, бездә ритмик төзеклек тойгысын тудыралар. Ләкин паузалар строфа кысасын җәю генә түгел, киресенчә, тарайту мөмкинлеген дә ачалар. Такташ кайвакыт шигырь юлы «сыныкларын» бөтенләй төшереп тә калдыра:
Анаң, мескен, сине тудырганда Яхшы ният белән тудырган, Ләкин
Үкенгәндер үзе соңыннан...
(«Җырым сиңа булсын»). Ана — Бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга; Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда...
(«Мәхәббәт тәүбәсе»).
Мондагы беренче строфадагы өченче юлдан сигез иҗек, икенче строфадагы беренче юлдан (Ана — бөек исем) дүрт иҗек бөтенләй төшереп калдырылган. Ләкин аңа карап, без ритмик тигезсезлек тоймыйбыз, чөнки иҗекләрдән бушап калган урынны пауза тутырып ала, безнең сулышыбыз тигезли.
Паузалар системасыннан файдаланып, строфа кысасын я җәю, я тарайтуның Такташ шигырьләрендә бик күп вариацияләрен очратырга була. Әмма шушы гомуми күренеш эчендә аның строфага бишенче, «артык» юл кертүе үзенә бер аерымрак урынны алып тора. Моның да беренче яралгысын, беренче күзәнәген шулай ук халык иҗатыннан табарга мөмкин. Көйләү өчен түгел, сөйләү
V М. Иванов. Татарская хрестоматия.
1842 г. стр. 14.
өчен чыгарылган татар халык поэтик әсәрләрендә мондый хәл еш очрый. Мәсәлән, бер строфа алыйк:
Бүз алашам арыса,
Бүре ханга җитә алмам, Энем-углым күп тугды, Күп туса да, кол туды, Ханга гарезем әйтә алмам.V
Строфалары дүртәр юлдан торган шигырьдә, бара торгач, бер строфада «нормага сыймаган» шушы «артык юл» очраса, бу күтәренке, аерым интонация белән укыла. Шигырьнең барлык строфалары да шушындый 'бишәр юллы булса, ул чагында «артык юл» аерым интонация белән укылмаска да мөмкин.
Такташ та үзенең дүртәр юллы строфалардан торган шигырьләренә мондый «артык» юлны алдагы өченче юлга сыймый калган сүзләрне сыйдыру өчен генә кертми. Ул моңардан аерььм эстетик максат күзәтә.
XL Шигырьнең «нормасын» җимерә торган бу күренешнең үзендә яңа «норма» туу ихтималы бар. Монда тормыш күренешләрендәге, кешенең кичерешләрендәге кискен драматизм белән сугарылган моментларны калкытып гәүдәләндерү мөмкинлеге ачыла. Такташ аны нәкъ әнә шушы ягыннан алып файдалана, укучы эмоциясен сөртендерердәй ихтимал- ны, киресенчә, шигырьнең идея-эсте- тик куәтен үстерүч е чарага әйләндерә.
«Җир уллары» төн картинасын, дөньяның йокыга талган булуын тасвирлаудан башланып китә:
Тик янартаулар бүген төн Туктамыйча ут ата — Ут ата, аксыл төтеннәр, Болганып утлар белән, Нәкъ томан җиргә ята.
Бу строфадан «Болганып утлар белән» юлын төшереп калдырып укырга да мөмкин. Ул чагында ши
63
гырьдән туган картина безнең күз алдыбызга сыек акварель белән ' эшләнгәндәй, җиңел буяуларда килеп басачак, шигырь янартаулар динамикасын сиземләндерми һәм күңелгә тынычлык тойгысын сирпи торган булып әвереләчәк. Ләкин строфага әлеге «артык» юлны ките-реп кертү белән хәл үзгәрә, картинага динамик хәрәкәт килеп керә, котырган янартаулар образы беренче планга калкып чыга, гүяки бөтен нәрсә терелеп, җанланып китә. Мондый строфа «Мокамай» әсәрендә дә бар:
Беребез сары чәчле, беребез — кара, Сары чәчлесе ул — мин идем, Кара чәчле, коңгыр кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Шагыйрь бу очракта, «артык юл»ның интонациясеннән файдаланып, аңар строфада гәүдәләнгән картинаның иң әһәмиятле детальләрен туры китерә, аларны шул рә- вешл£ аеруча калку урынга куя.
Әгәр шагыйрь барлык әсәрләрен бер үлчәм белән генә язса, бу аның иҗатына күңелсез бертөслелек элементын кертер иде. Тукай поэзиясен бу ихтималдан шагыйрьнең иҗат практикасында күп үлчәмнәрдән файдалануы коткара. Ул барлыгы •350 ләп шигырь һәм поэма язды, шуларда 20 ләп үлчәмнән файдаланды. Бу үлчәмнәрнең һәрберсен тагын үз эчендә рифмалар системасы белән төрләндерде.
Такташ әсәрләренең күпчелеге ни-гезендә бер үлчәм ята: бу — борынгы татар халык җырларыннан килә торган 10 — 9 иҗекле үлчәм. Ләкин ул шушы үлчәмне югарыда әйтелгән чаралар ярдәмендә төрлеләндерә, аны төрлечә яңгырата ала, аңарга җанлы сөйләм өчен хас бул-. ган хисапсыз бай интонация төсмерләрен кертә.
оста булуын күрсәтте. Аның бу өлкәдәге хезмәте тулы төстә өйрәнелмәгән әле.
Анафораны алыйк. Бу чара татар шагыйрьләре тарафыннан гасырлардан гасырларга эшкәртелеп килә. Аның яралгыларын «Йосыф вә Зө- ләйха»дә дә (1203—4 еллар) күрергә мөмкин. Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдән»ендә (1539 ел) анафора шактый ачык төсмерләнә:
Ярымынча алыр ирде аш вә нан, Ярымынча мамык алып ул заман.
Г. Утыз-Имәни исә анафораны тагын да көчәйтә. Аның 1811 елда язылган «Мөнаҗатлары» арасында мондый строфалар бар:
Шу дүрт нәснәнн күстәрмә, Безә бу дөньяда, ярәб: Бере фәкыр, бере дәен, Бере әмраз, бере зиндан. Илаһи, әйләмә мохтаҗ Шу дүрт адәм капусына: Бере казый, бере вәли, Бере мөфти, бере солтан. Шу дүрт адәмнәрең ширен Безә күстәрмәгел, ярәб: Бере мөрсид, бере махдә. Бере гаммаз, бере солтан VI VII.
Монда анафораны кулланудан шагыйрь төбендә ике максатны күзәтә булса кирәк: 1) ачу һәм нәфрәт уятучы тип һәм күренешләрне гади төстә генә санап чыкмыйча, аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып, басым ясап, атап күрсәтү, укучының «колагына киертү», 2) шигырьнең ритмик матурлыгын көчәйтү.
Йөз елдан соң Тукай анафораны тагын да нәфисләбрәк эшли, аның функциясен баета, аңардан лирик геройның дәрт һәм оптимизмын ачыграк гәүдәләндерү өчен файдалана:
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә, Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәңге нурлы, ямьлегә.
Такташ анафораны, аерылыбрак торсын өчен, шигырь юлы башына чыгара:
VI
Такташ шигырьне нәфисләүче чаралар өстендә бик нык эшләде, ялгау (стык), анафора, рефреннардан ул киң файдаланды, шигырьнең ритмик системасын, рифмаларын эшкәртүдә гаять нечкә тойгылы
VII Фәкыр — фәкыйрьлек, дәен — бурыч, әмраз — авыру, хәстәлек, зиндан — төрмә, казый — судья, вәли — губернатор, солтан — патша, шир — бәла, мөрсид — ызгыштыручы, махдә — хәйләкәр, гаммаз — шымчы, доносчы.
64
Табигатьнең иркен күкрәгендә Мәңге көрәш. Мәңге хәрәкәт,
туу, Мәңге артып тору Белән бергә Үлем — һәлакәт...
Без «Мәхәббәт тәүбәсе», «Без сыныйбыз көчебезне», «Мокамай», «Алсу». «Киләчәккә хатлар» кебек әсәрләрендә Такташның анафорадан киң файдалануын күрәбез. Аңарда бу чараның функциясен кырт кистереп, нинди дә булса бер нәрсәгә генә кайтарып калдыру, әлбәттә, дөрес булмас иде.
Такташ бодай яза: «Тормышта менә мондый кешеләр очрыйлар: аларның тән хәрәкәтләре, ни өчендер, үз хәрәкәтләре булып тоелмый, ятышсыз булып чыгалар, кемгәдер иярә, кемчәдер итенергә теләгән кебек тоелалар. Ничек тә кешенең йөрәк хисләренең кушу мәҗбүрияте буенча эшләнгән хәрәкәтләр булып тоелмыйлар. Дөрестән дә, бу — кешенең тышкы хәрәкәтләре белән эчке йөрәк тормышының бергә кушылмавыннан килеп чыккан табигыйсызлык» 1. Такташ, әлбәттә, тормышта «тышкы хәрәкәтләре белән эчке йөрәк тормышы бергә кушыл-ган» кешеләрне күрергә тели, шуны идеал итә. «Алсу» әсәрендә ул үзенең шушы идеалын гәүдәләндерергә тели: «Алсуның эчке тормышы хәрәкәтләре белән күбрәк бирелә»,—ди, Алсуда кеше күңелендәге ниятләр, омтылышлар белән тирә-юнь ара-сында гармонияле бәйләнеш мөмкин-лекләрен таба.
Бер строфа алыйк:
Салкын карга басып Алсу килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал, Үзе болай бер дә — Усал түгел кебек шикелле. —
Монда, нечкәләп баксаң, анафораның бер функциясе яхшы ук ачык күренгәндәй була. Бу функция — ике яклы: бер яктан, «үзе» сүзе Алсудагы характер сыйфатларын берәмлекләп, аерым-аерым атап бирү өчен, һәр сыйфатны калкытып күрсәтү өчен кирәк; икенче яктан, Алсу-ның гаять җитез алмашынып, уйнаклап торган, хәтта бер-берсенә капма- каршы төсле күренгән бу характер сыйфатларын шагыйрь «үзе» сүзе аркылы бер үзәккә җыйнап ала, 9 дөресрәге — аларның бер үзәккә җыйнала алу һәм, бергә кушылып, бер бөтен тәшкил итә алу хосусиятләрен ача, бер-берсе белән һич тә ки- лешмәстәй
8 һ. Такташ. «Таң» («Кызыл Татарстан», 5 август, 1931 ел).
9 М. Иванов. Татарская хрестоматия. 1842 г. стр. 170.
нәрсәләрнең (үзе усал, үзе усал түгел шикелле) Алсу ха- рактер ында сокла нды ргыч рәвештә килешә алуларын күрсәтә, шушының белән аның тирәндәге сыйфатын — рухи бөтенлеген ачып сала. Анафора булып килгән сүз бу очракта бер үк вакытта сыйфатларны аера да, куша да; тойгы һәм фикернең җанлы, җитез хәрәкәтен уята, сурәт аша кешенең эчке сыйфатларына барып ирешү юлын ача. Кабатланып килүче сүз строфаның гаять ягымлы авазлардан торган музыкасын барлыкка китерә, бу музыкада күңел көрлеге, җитди белән шаян нәрсәнең килешле булып бәйләнеп китә алуы, нин-дидер бер үтә самими һәм саф сөенеч, шатлык хисе гәүдәләнә.
Шигырьнең бүтән чараларындагы кебек үк, анафорага да бергенә функция беркетеп калдырырга ярамый. Киресенчә, бигрәк тә хәзер, аның яңадан яңа функция төсмерләрен эзләргә кирәк. Такташ та аны бер функциядә генә кулланмады.
Ялгау (стык) чарасыннан шагыйрьләр сирәгрәк файдаланалар. Әмма ул да татар шигыренең хәзинәсендә кыйммәтле бер чара булып тора. Ул, күбесенчә, бер строфа белән икенче строфаны ялгау өчен кулланыла. Бу чараның да үз тарихы бар. Башта ул халык иҗатында барлыкка килә һәм соңрак шагыйрьләр тарафыннан эшкәртелә. Менә бер җыр:
Сәлам генә яздым хат белән, Бән сөямен сине дәрт белән, Бән сөямен сине һай дәрт белән, Җитмеш җиде төрле шарт белән
Татар халык лирик җыры, күбесенчә, дүрт юлда төгәлләнә, һәм шул күләмендә үзенә мөстәкыйль әсәр 8 9
5. „с. Ә--№ 12. 65
булып йөри. Шуңар да монда ялгауны строфа белән строфа арасында куллану мөмкинлеге юк. Ул,җырның икенче юлы белән өченче юлы арасында кулланыла. Шулай да берничә строфадан торган лирик җырларда ялгау, строфа эчендә кулланылуы белән бергә, строфа белән строфа арасында да кулланыла. Менә ми-салы:
Нечкә билнең анасы Килсен минем үземә, Килсен минем үземә. Туры әйтермен йөзенә... Безнең суның буенда (Кулъяулыгы кулында) Бездә кызлар уйныйлар Язгы сабан туенда, — Язгы сабан туенда, Яңа басу буенда Анасы иртән кызын эзли,
Кызы — безнең куенда >.
«Гали пәкесе» кебек борынгы так-макларда исә бу чара строфа беләп строфаны ялгап килә. Тик шунысы: боларда ялгаучы итеп ялгыз бер сүз генә түгел, бәлки бер юлны тутырып торган сүз тезмәсе бөтенләе белән алына. Татарның язма поэзиясендә ялгауны XIX йөздә киң формада Яков Емельянов (1848—1893) куллана:
Китсен моннан зур кайгы, Минем янда тормасын; Йөдәгән җанны, җил-давыл күк, Уңга-сулга бормасын.
Бормасын аны һичбер якка, Ул, таш-тау күк, ныгып утырсын; Кайгылы чакта җыйган уйдан Савытын басып тутырсын. Тутырсын басып нык уй беләп... 10 11
Татар поэзиясе үсешенең яңа этабында, беренче рус революциясе чо- рында^ бу чара Сәгыйть Рәмиев иҗатында актив төс алды. Мисалга аның «Таң вакыты» исемле шигырен китерергә була:
Хатам тирән, тамыры ерак, Ботагы дөнья каплаган. Каплаган да тора, тора һаман, Яфрагын да какмаган.
Какмаган бер яфрагын да һич татар курку белән, Теге ләгънәт үсә, зурая әле һаман да Колактан колакка туку белән. Тукыйлар колакка...
Такташ моны да үзенә күчереп ала һәм аңардан «Газраилләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр...» кебек әсәрләрендә файдалана.
Әлбәттә, ялгауның да функция төсмерен бер нәрсә белән генә чикләп булмый. Киресенчә, һәр шагыйрь аңардан файдаланганда уртак функциясе өстенә
’ С. Р. Рыбаков. Музыка и песни Уральских мусульман. СПБ. 1897 г. стр. 101.
11 Я. Емельянов. Стихи на крещено-татарском языке. Казань, 1879 г.
тагын аның нәкъ менә шушы очракта аеруча көчле булган, көтелмәгән яңа төсмерен табып чыгара. Емельянов белән Рәмиевтә уртак бер максат сизелә: алар икесе дә шигырьне, көйдән аерып алып, сөйләү интонациясенә җайлаштырып коралар, алар өчен шигырьдә симметрия мәҗбүри түгел, алар симметрияне җимерәләр. Ләкин бу үзе шигырьнең ритмик агышына ямьсезлек кертмәсен өчен, алар, шигырь юллары иҗек саны ягыннан тигезсез килгәндә дә, бу тигезсезлекне каплап үтәрлек өстәмә чаралар эзлиләр. Аларда ялгау шушы өстәмә чараларның берсе функциясен дә үти: ялгаучы сүзләр, күтәренке тавыш белән әйтелгәнгә, тигезсез юллардан килгән тойгыны тигезләп үтәләр.
Такташ «Газраилләр» шигырендә бу чарадан үзенчәлекле формада файдалана:
Җырлый-җырлый мәхәббәт һәм күк көйләрен, Җир йолдызын төзеп, җәннәт иткән иде; Бизәр өчен җәннәтен ул, гөлләр өчен, Тагын очып, кире күккә киткән иде.
Киткән иде...
Монда шагыйрь, ялгаучы сүзне кайтадан кабатлап, гүяки яңа строфа башлап җибәрергә тели, ләкин аның бер сүзен әйткәч, шигырен кинәт өзеп калдыра һәм көрсенә. Бу исә шигырьдә үкенеч тойгысын куәтләндереп җибәрә. Димәк, монда ялгау үкенеч тойгысын көчәйтү функциясендә алынган. «Кояш күктә шу-лай мәңге йөзәр» әсәрендә дә ялгауның шундыйрак функциясе сизелә:
Бер көн килер: көчле тимер канун Мәңгелекнең җебен өзәр дә, Бер-берсенә бәрелеп бар йолдызлар, Бөтен дөнья утка әйләнер,
•66
Әйләнер дә,
Бик күп еллар үтәр, атомнарга атом бәйләнер. Тагын хәят каплар күк йөзен.
Такташка шигырьне нәфисләүче чаралардан күзгә бәрелеп торганы тагын — рефрен.
Татар поэзиясендә — авыз иҗатында — рефрен да күптәнге күренеш. Ул бигрәк тә җырларда, кушымта буларак, байтактан килә. Шигырьдә рефренның көчәеп китүе Тукай чорында күренә. Моның орлыгы, һичшиксез, татар халкының үзе иҗат иткән хәзинәләрдән килә. Ләкин Тукай заманында бу орлыкка азык бирерлек, куәт өстәрлек яңа шартлар килеп чыктылар. Шулар- дан берсе — татар поэзиясенә алдынгы рус поэзиясенең прогрессив тәэ-сире чиксез көчәюдә. Пушкин рефренны киң куллана. Тукай моңар игътибар итмичә калмаган булса кирәк. Даһи шагыйрь үрнәге аңарда татар халкы иҗат эшчәнлеге хәзерләгән мөмкинлектән файдалану, аны үстерү, эшкәртү дәртен уяткан, аның бу өлкәдәге иҗат эшенә дә куәт өстәгән. Атаклы «Көзге җилләр» шигырендә рефрен Тукай тарафыннан классик нәфислек белән кулланылган. Тукай үрнәк биргәннән соң рефрен кулланып язу төрле шагыйрьләрдә бик үсеп китә. Моның шулай булуын күрер өчен «Аң» журналын-дагы шигырьләргә күз ташлау гына да җитә.
Авторның ниятен ачып салуда шигырьдәге барлык строфалар да бертигез рольне уйнамыйлар. Шигырьнең үз кульминациясе бар. Аерым строфаларда сөенү яки хәсрәтләнү, соклану яки нәфрәтләнү үзенең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелә. Мондый строфаларда кеше рухи халәте аеруча ачык, аеруча кабарынкы сурәт булып гәүдәләнә, әйтергә теләгән идея дә шушында иң зур яктылыкка ирешә, укучы күңелен, укучы аңын бөтенләе белән биләп алырлык зур куәткә ия була. Гадәттә шагыйрь шигырьнең иң югары ноктасын тәшкил иткән шушындый строфаны кабатлап китерә, аның көчле тәэсир ясый алуыннан файдаланып, әсәре-нең төп настроениесен укучы күңеленә тагын бер кат сирпел үтәргә тели. Тукайның «Көзге җилләр» шигыре бу яктай алганда да бик отышлы әсәр. Монда лирик герой рухи халәтенең иң калку ноктасы беренче строфада ук бирелгән:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый, Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый.
Бу ике юлда тойгы температурасы чамача хәлдән бик тизлек белән искиткеч югары накал дәрәҗәсенә күтәрелә, икенче юлда ук инде шагыйрьнең интонациясенә хәвефле аһәң килеп керә һәм, хәтәр хәл ту-рында хәбәр итеп, укучыны тетрәтеп җибәрә. Моннан соңгы строфаларда шагыйрь хәтәр хәлнең детальләрен тасвирлый, хәтәр хәлне индивидуаль-ләштерә, укучының беренче строфадан алган тәэсирен ныгыта, тирәнәйтә, баета. Ахырда, боларның барысын яңадан бер ноктага җыеп алу зарурияте килеп тугач, баштагы строфаны, рефрен итеп, кабатлап китерә. Ләкин инде строфа башкача- рак яңгырый, аңардан лирик геройның бәгьре өзгәләнүе, ачыргалануы алынган. Укучының үзен тетрәтеп, үзен тирән дулкынлану хәленә китергәч, лирик геройга инде акыллы сабырлык кирәк, укучы күңелендә айкалган тойгылар арасыннан алар- ның нәтиҗәсе булган айнык фикер орлыгын табып чыгарырга, укучыны ил язмышы, халык язмышы турында зуррак, тирәнрәк гомумиләштерүләр ясау юлына чыгарырга кирәк. Моның өчен шагыйрь строфаны, рефрен итеп китергәндә, лирик планнан эпик планга күчерә, күренешне, шәхси кичереш хәленнән алып, объектив картина хәленә куя («Мин йоклый алмыйм» түгел, «ямьсез, караңгы»; «җил еламый» түгел, «җил ; хәбәр ул»). Укучы алдында зур һәм тирән фикер эшчәнлеген башлап җи- • бәрер өчен киң мәйдан ачыла. Мон- ; да тойгы фикергә күчә, фикергә әве- : релә.
Такташның рефрен куллана башлавы да, һичшиксез, Тукайдан һәм Тукай чоры шагыйрьләреннән күчеп i килә. Әмма бу җәһәттән аңа аеруча якын торган шагыйрь, безнеңчә, Шәехзадә Бабич. Яшь Такташ аңардан әдәби осталыкның күп кенә »
5* 67
алымнарын өйрәнә. Бу аның мәхәббәт лирикасында аеруча ачык сизелеп тора. Бабичның «Язгы җыр» әсәре белән Такташның «Урман кызы»н чагыштырып карау гына да бу турыда фикер йөртер өчен күп кенә материал бирә. Монда эш тема берлеге белән генә чикләнми, теманы художестволы яктан башкарып чыгу, аның эмоциональ төсмерен табу, лирик рухи халәт музыкасын шигырь- ‘нең аһәңенә камил күчерү, сурәтләү ' чараларында сынландыру, риторик эндәш кебекләрдән файдалану һәм башка шуның кебек үзенчәлекләр һәр ике шагыйрь өчен уртак сыйфатлар булып торалар. Дәлил өчен Ба-бичтан менә бер мисал:
Утырдым мин тауның күкрәгенә, Җырлар язам, җилкәй, исми тор! Чишмәкәй, тын! Әкрен... Чү! Шаулама! Үткән гомерем, искә төшми тор!
Такташтан бер мисал:
Күл янында утырып җырлар язам, Әй, таң җиле, тукта, исмәче! йоклап яткан таллар, тирәкләрнең Яфракларын, уйнап, ишмәче! Ниндидер ят өннәр күкрәгемдә Ишетелә дә тагын тын кала; Эзлим ул өннәрне, тапмыйм... Кинәт Тагын бәгърем таша, ут ала...
Безне бу урында кызыксындырганы — рефрен.
Бабичның «Язгы җыр»ы дүрт кисәктән тора. Шагыйрь һәр кисәкне югарыда китерелгән строфа белән башлый, ләкин һәр яңа кабатлап китергән саен автор строфага яңа деталь өсти бара, беренче строфада рәвешен (контурын) сызган рәсемне әйләнеп кайта да эшкәртеп үтә, әй-ләнеп кайта да эшкәртеп үтә, һәр әйләнеп үткән саен рәсемнең нинди дә булса бер мөһим детале өскәрәк калкып кала, рәсем ачыклана, күркәмләнә бара.
Күренә ки, рефрен татар поэзиясендә күптәннән килә торган тәҗрибәгә нигезләнгән. Такташ үзенә әнә шушы тәҗрибәне алды, ләкин ул аны алу белән генә калмады, үз талант көче белән баетты, үстерде. Ул аны күп төрле планда файдаланды. Бу урында үзенчәлеклерәк бер-ике очракка тукталырга мөмкин. Алыйк без аның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын. Монда рефрен ике сызык буен-ча бара: 1) яшьлек турында лирик кичереш рефрены, 2) хатынсыз ай турында юмор планында алынган рефрен.
Беренче сызыктагы рефренны алыйк:
Яшьлек,
Гомерең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела.
Поэма шушы юллар белән башланып китә. Монда яшьлек гомеренең кыска булуы факт буларак әйтелгән. Аның шундый кыскалыгы өчен, күп дигәндә, тыйнак кына бер үпкә белдерелгән. Монда хис тыныч кына көйри. Шагыйрь яшьлегендә кичергән үз мәхәббәтенең кыскача тарихын сөйләп бирә. Бу — тикмәгә түгел: шагыйрь укучыда аның үз яшьлеге турында кадерле истәлекләрен уятып җибәрергә, укучының үз күңелендә шигырьгә җай килгән настроение тудырырга тели. Тиешле строфалар ярдәмендә укучыда шушы на- строениене тудырып алгач, шагыйрь баштагы строфаны кабатлап китерә. Ләкин бу юлы инде яшьлеккә ялвару авазы белән дәшә, шагыйрьнең интонациясе дә үзгәрә, хис инде көйрәми, дөрли:
Их, син, яшьлек,
Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың, Кичен чәчәк аткан булдың, Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...
Бу юлларда инде үпкә генә түгел, икенче кат һичкайчанда да кире кайтарып булмас бер бәхетнең кулдан китүе һәм шуның өчен тирән үкенү, кайгыру гәүдәләнгән. Шагыйрь монда бер мөһим идеяне ача башлый: яшьлек — кыйммәтен бер нәрсә белән дә билгели алмаслык югары бер бәхет, аның белән шаярырга ярамый.
Шушы тойгы, шушы идея шагыйрьнең генә түгел, укучының да үз кичереше, үз уе, үз рухи дөньясының хәзинәсе булып әверелә. Укучысы күңелен шагыйрь үз күңеле белән берләштерә, укучыны үзе белән бер булып кичерү хәленә китерә. Бу — Зөбәйдәнең кичерешләрен укучының шагыйрь теләгән тирәнлектә аңлый һәм тоя алуы өчен кирәк.
68
Зөбәйдә тормышының, иң драматик бер урынында шагыйрь рефренга яңадан әйләнеп кайта:
Ай да ялгыз,
Безнең Зөбәйдә дә...
Ул тын гына
Айга карап килеп утырды, һаман көлеп йөргән зур күзләрен Канлы яшьләр белән тутырды...
— Их, син, яшьлек, Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың, Кичен чәчәк аткан булдың, Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...
Әле генә шагыйрьнең, укучының күңелен тутырып алган 'хисләрне хәзер Зөбәйдә кичерә, алар Зөбәйдәнең эчке дөньясыннан килә торган хисләре булып әвереләләр, безнең алдыбызда аның рухи хәлен ачып салалар. Ләкин бу инде үкенеч кенә түгел, тормыш трагедиясе, бу — яшьлекнең күңелсез язмышка юлыгуы. Үз кичерешләре белән бәйләнгәнгә укучыга бу трагедия бөтен авырлыгы белән килеп җитә, бөтен тирәнлеге белән аңлашыла. Такташ монда рефрен линиясеннән укучысын үз героинясенең рухи дөньясына акрынлап алып керү өчен файдалана. Рефрен линиясе гомуми фактны күз алдына чыгарып кую (беренче строфа) — факттан үкенечле лирик хискә күчү— лирик хистән героинянең рухи дөньясына барып ирешү юнәлешендә билгеләнгән. Монда, әйтергә яраса, асылда үзенчәлекле градация бар. Бу градация күренешнең тышкы, гомуми хәленнән эчке хасиятенә таба юнәлгән, шул хасияткә тирәнрәк керү өчен катлам артыннан катлам кубарып бару тәртибендә алынган.
«Киләчәккә хатлар» әсәрендә рефрен эчендә градация аерата ачык кулланылган. Бу әсәрдә гәүдәләнгән төп идеяләрнең берсе социалистик җәмгыятьне төзү өчен Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә алып барылган сыйнфый көрәшнең тирән гуманистик эчтәлеген ачып салудан тора. Шагыйрь сыйнфый көрәшнең дөньяны, кешеләрне, халыкны яңартуы философиясен гәүдәләндерә. Бу гомуми идея строфаларның берсендә аеруча көчле булып ачыла:
Без үткәннең каты җиңелүе, Бүгенгенең җиңеп килүе Көрәшендә
Артык ашкынулы
Хисләр уты белән янабыз, Без яңа җир, Яңа кеше өчен
Җирдә зур дау алып барабыз!..
Шагыйрь шушы строфаны я су-рәтләнгән күренешләрнең йомгагы, я сурәтләнәчәк күренешләргә кереш төсендә, рефрен итеп, кабатлап-ка- батлап бара, үз әсәренең төп идеясен, төп философик асылын укучы күңеленә кабат-кабат сирпеп үтә, тагын да тирәнрәк сеңдерергә тели.
Ләкин Такташ рефренга тупланган идея һәм хис көчен бу очракта укучы күңеленә тагын да тирәнрәк, тагын да тирәнрәк илтеп җиткерү өчен рефренны гади кабатлау юлы белән генә алып бармый, ул әле рефренның үз эчендә аерым хәлиткеч төшенчәләрне, градация кулланып, төгәл мәгънәсенә барып җиткәнче бер-бер артлы ачыклап та бара. Әлеге строфа икенче кат китерелгәндә болай бирелгән:
Без, искене о^имереп, планетада
Тигез тормыш,
Матур,
Яңаны
Төзү уе белән янабыз, г
һәм без шуның өчен илебездә Зур тазарту алып барабыз!
Өченче кат кабатлап китергәндә строфа мондый төс ала:
Без, искене җимереп,
Планетада
Тигез тормыш,
Матур,,
Яңаны,
Төзү уе белән янабыз!
һәм без планетаны сыйныфлардан Тазартуга табан барабыз!
Монда рефрен эчендә эзлекле берничә градация күренә:
I. Үткәннең каты җиңелүе — искенең җимерелүе;
II. Артык ашкынулы хисләр уты — матур, яңаны төзү уе;
III. Зур дау — зур тазарту — планетаны сыйныфлардан тазарту.
Градацияләрнең соңгысына тукталыйк. Шагыйрь монда 1930 еллар башында кискенләшеп киткән сыйнфый көрәшне зур дау метафорасы аша гәүдәләндерә. Ул моның белән зур тарихи күренешнең бер ягын —
бөтен ил тормышын айкап алуын аңлата. Ләкин даулашу вакытында кешеләр ярсыйлар, нәтиҗәдә алар исәп-чаманы онытырга, айнык гакыл күрсәткән юлдан читләшергә һәм кирәкмәс нәрсәләрне дә эшләп ташларга мөмкиинәр. Шуңар да Такташ, мәсьәләгә икенче әйләнеп кайтканда, укучысын сыйнфый көрәшнең эченәрәк алып керә, асылына якы- I найта: бу коры дау гына түгел, , бәлки зур тазарту икәнен искәртә.
Бу дау уртасында аңлы максатка таба алып бара торган көч барлыгын сиздерә. Ниһаять, шагыйрь мәсьәләгә өченче әйләнеп кайтканда дауның чын асылын тулысы белән ачып сала, бу гомумән тазарту гына түгел, бәлки планетаны сый-ныфлардан тазарту булуын әйтә.
Такташ зур социаль-тарихи төшенчәне үзенең укучысы каршына текә генә китереп куймый. Ул башта төшенчәнең укучыга җиңел аңлашыла торган беренче катламын кубарып күрсәтә («Зур дау»), аннан бу дауны характерлый торган күренешләрне сурәтләп китә, укучының аңына, тойгысына яңа азык, яңа материал бирә, аны мәсьәләгә тирәнрәк керер өчен хәзерли. Тик ул шуннан соң гына аңа төшенчәнең икенче катламын кубарып күрсәтә («Зур тазарту»), өченче әйләнеп килгәндә, укучы мәсьәләнең үзәгенә үк китереп кертелә («Планетаны сыйныфлардан тазарту»).
Беренче һәм икенче линия града-цияләрнең дә функциясе шундый ук.
Бу очракта, Такташ, димәк, рефренның ролен, үзәк идеяне кабат искәртүе өстенә, градация үткәрү белән тагын да үстеребрәк җибәрә, аны баета.
Бу һәм монда искә алынмаган башка чаралар Такташ поэзиясендә шигырьдә гәүдәләнгән хис һәм фикернең асыл эчтәлеген төгәл ачып салуга хезмәт итәләр, алай гына да түгел — алар шигырьне нәфислиләр, ягъни эчтәлекне нәфис чаралар белән ачып салалар. Шуңар күрә эчтәлек укучы күңеленә тирән тәэсир итә торган, тирән үтә торган булып әверелә.
Такташтан сон. бу чараларны, һәрберсе үз талант үзенчәлеге белән баетып, күп кенә шагыйрьләр кулландылар. Муса Җәлил болардан «Моабит циклы» шигырьләрендә шактый мул файдаланды. («Ана бәйрәме», «Юллар» һ. б. әсәрләре). Фатих Кәрим «Идел егете» поэмасында фашизмга каршы алып барылган Бөек Ватан сугышын яз оо- разында сурәтләде:
Украина кырларында Язгы таң ата...
Поэмасындагы шушы үзәк күренешне ул рефрен итеп, нечкә бер нәфислек белән кабатлап бара, шуның белән поэмасын тагы да баета, бизи. «Кыңгыраулы яшел гармонь» әсәрендә ул рефреннан солдат күңелендә көрәшкән ике хисне ачып салу өчен файдаланды:
Саратский яшел гармонь, Көмеш кыңгыраулары. Бу көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары Әллә нишләтә күңелне, Үксеп елыйсы килә...
Елау егет эшемени,
Их, бер җырлыйсы килә!..
Бу строфаны кабат китергәндә, үкенеч тойгысын шатлык, дәрт тойгысы җиңеп чыгуын күрсәтә шагыйрь:
...Әллә нишләтә күңелне,
Тирән сулыйсы килә,
Тирән сулыш алып, дуслар, Ярсып җырлыйсы килә!
Безнең хәзерге поэзиябездә, бигрәк тә яшь шагыйрьләрдә, татар поэзиясенең тарихи үсеше хәзерләгән һәм җитлектергән бу чаралар, ни өчендер, шигырьне нәфисләүдә сирәк кулланыла. Әлбәттә, шагыйрьгә: «Син фәлән итеп, фәләнчә яз!»— дияргә мөмкин түгел. Шулай да йөзләрчә буыннарның зур рухи эш- чәнлеге нәтиҗәсендә табылган һәм иң югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп эшкәртелгән, хәзер инде безнең социалистик реализм поэзиясенең төп хәзинәсенә кергән бу чараларны онытмаска, киресенчә, аларны эшкәртүне дәвам иттерергә, баетырга, аларның яңа функцияләрен табу өчен эзләнергә кирәк иде.