ТАТАР МИЛЛИ ӘДӘБИ ТЕЛЕ ТУУ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА
Л. ҖӘЛӘЙ, Ә. АХУНҖАНОВ
Татар милли теленең халыкчанлык нигезен ачу өчен иң элек ул телне иҗат итүче һәм шул телдә сөйләүче халыкның (милләтнең) барлыкка килү тарихына һәм үсеш юлына күз салырга кирәк, чөнки тел тарихы шул халыкның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Телләрнең үсеше халыкларның тормышындагы тарихи үзгәрешләр белән бәйле булып, бу үсеш кабиләләр теленнән гомущ^ь. дьж теленә, аннан милли телгә — башта буржуаз, соңыннан социалистик милләт теленә үсү формасында бара. Шул сәбәпле, һәрбер телнең үсеш тарихында өч этап бар: кабиләләр диалекты, гомумхалык теле һәм милли тел.
Татарларның милли теле формалашу процессы татар халкының барлыкка килүе белән бәйле; тарихчылар фикеренчә, татар халкы XV йөзнең ахырында, XVI йөзнең башында инде бөтенләй формалашып беткән була.
Татар халкы формалашуга болгар һәм кыпчак кабиләләре катнашалар, ләкин бу процесста хәлиткеч рольне болгар кабиләләре уйный. Ул кабиләләр безнең эраның VII йөзендә Азов буе далаларыннан Урта Идел буена күченеп киләләр. Тарихта алар болгарлар исеме астында йөртеләләр.
Идел буе болгарларының һәм Казан татарларының культурасын өйрәнү нәтиҗәсендә, А. П. Смирнов һәм Н. Я. Мерперт: болгарлар белән татарлар арасында генетик бәйләнеш бар, дигән фикергә килделәр. Антропология, этнография биргән мәгълүматлар, ниһаять, язма чыганаклар, бигрәк тә «Казан тарихы» чыганаклары да шуны ук раслап торалар.
А. П. Смирнов һәм Н. Я. Мерперт- ларның билгеләве буенча, шактый күп санлы һәм культура өлкәсендә аерым традицияләре (бу традицияләр соңыннан Казан татарлары культурасында дәвам итәләр һәм үсәләр) булган болгар кабиләләре Идел-Кама буе халыкларының этнографик процессында хәлиткеч рольне уйнадылар. «Бу кабиләләр тарихи үсешнең яңа баскычында татар халкының төп массасын тәшкил иттеләр. һәм этнографик процессны тикшергәндә, Казан татарларының Алтын Урда белән бәйле булган өстен катлавын түгел, нәкъ менә шушы төп массаны — халык массасын күз алдында тотарга кирәк»
Үзеннән-үзе шундый сорау туа: тарихчыларның һәм археологларның бу фикерләрен тел материаллары белән ныгытып буламы? һәм болгар теле белән азмы-күпме бәйләнештә булган башка телләр бармы? Кулыбыздагы тел материалларына таянып, без бу сорауларга уңай җавап бирә алабыз.
Н. А. Баскаков билгеләвенчә, болгар теле төрки телләрнең көнбатыш гунн төркеменә керә. Бу төркемгә 1 А. П. Смирнов, Н. Я. Мерперт. Вопросы этногенеза народов Поволжья (по материалам Куйбышевской археологической экспедиции), Вестник Академии Наук СССР, № 10, стр. 53.
92
кергән телләрнең, Баскаков әйтүенчә, түбәндәге төп фонетик үзенчәлекләре бар: а) борынгы төрки телендә «3» (d) не «й» белән алмаштыру: казгы — кайгы, азак — айак; б) «3» авазын, «р» белән алыштыру яки ротацизм күренеше: токуз — тохыр; в) ирен-ирен ярым сузык авазы «у» (\\) булып та, ирен-теш тартык авазы «в» булмау; г) дифтонгларның нык үскән булуы: баг — бау — бәй; сүзлә — сөйлә, качан — кайчан һ. б; д) саңгырау тартыклар белән яңгырау тартыкларның формалашкан булулары: б — п, г — к, д — т, з — с...; е) «ш» авазын «л» белән алмаштыру: көмеш — хемел, иш — ил; ж) «к» авазы урынына «х» әйтү: кыз — хөр һ. б. 12
Татар теле диалектларындагы кайбер фонетик үзенчәлекләр нәкъ әйә шул югарыда әйтеп үтелгән болгар теле үзенчәлекләренең хәзерге көнгәчә сакланып килүен күрсәтеп торалар.
Борынгы «з» авазын «й» белән алыштыру: казгы — кайгы; adaK, азак — айак; изә — ийә; азыр — айыр, һ. б. Мәсәлән, XVII йөзнең ахырында яшәгән шагыйрь Мәүлә Колыйда түбәндәге сүзләр очрый: изәм (ийәм), азак (айак), казгы (кайгы), сүзләү (сөйләү). «И» авазын «з» белән алыштыру хәзерге татар теле диалектларында да очрый: йил — зил (җил) —көнбатыш диалектында; йук — зук — җук (юк) — урта диалектта; җыелыш — зые- лыш—ТАССР, Беренче май районы.
Төрки телләренең болгар төркемендәге ротацизм күренеше хәзерге көндә бары тик чуваш телендә генә очрый дип уйлыйлар кайберәүләр. Ләкин, безнең карашыбызча, бу раслау дөреслеккә бик ук туры килми. Чөнки «3» авазын «Р» белән алыштыру Орхан кабер ташъязмаларында да очрый. Мәсәлән, Коль- Тегин кабер ташындагы язуда юклык кисәкчәсе «сыр-сер» формасында кулланылган: «Иллигег Илсерәт- меш, Каганлыгыг Кагансыратмыла», «Илсерэтмеш», «кагансыратмыш» дигән сүзләрдәге (илсез калдырды, кагансыз калдырды дигән мәгънәне аңлата) сыр-сер элементлары юк-лык кисәкчәләре булып, хәзерге татар телендә сыз-сез формасында кулланылалар.
Аннан соң, XVI йөзгә кадәр бол- гар-татар кабер ташларында «йөз» саны ике төрле: «йөз» дип тә «җор» дип тә язылып килә. Мәсәлән: «Җаат о/$ор о/(ал», «йште йөз йыл». Соңыннан инде, безгә якынрак заманнарда, татар язма ядкарларын- да
12 Н. А. Баскаков, «К вопросу о классификации тюркских языков». Известия А. Н. СССР, отд. литературы и языка, т. XI, вып. 2, 1952 г. стр. 124.
1 М. Кашгари. «Диван-эль-лөгате төрек», т. I, 23 бит.
«йөз» бөтенләй сан мәгънәсендә генә кулланыла башлый, «җор» формасы исә «гасыр», «дәвер» мәгънәсен ала (хәзерге әдәби телдә: «чор»).
«Кар», «каз» кушымчалары хәзер дә диалектларда сакланып калганнар; мәсәлән, яткыр (урта диалектта һәм әдәби телдә) — яткыз (көнбатыш диалектта), коткар (урта диалектта) , — котказ (көнбатыш диалектта), үткәр (урта диалектта) — үткәз (көнбатыш диалектта) һ. б.
Шулай ук «җүләр», «әлсерәү», «исәр», «сыңар» һәм башка шуңа охшашлы сүзләрдәге «сэр», «әр», «ар» кушымчалары да борынгы төрки телдәге «сэр» — «сар» кисәкчәләренә кайтып калалар.
Бу фактларны чуваш телендә дз күрә алабыз. Мәсәлән, «мас-мәс» кушымчасы татар телендә (бармас, килмәс) бер формада гына кулланылса, чуваш телендә шул ук кушымча ике формада: «мар» һәм «мае» формасында йөртелә; «кир- ле — мар» (кирәкмәс), «кайтмас- тып» (бармыйм).
Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: ротацизм күренеше хәзерге вакытта чуваш теле өчен генә түгел, татар теле өчен дә хас нәрсә, тик соңгысында ул чуваш теленә караганда азрак сакланган гына.
«Җ» — «й» — «э» (әлиф) авазларының борынгы төрки телдә үзара алмашынып йөрүләре (корреспонденция) Мәхмүт Кашгари тарафыннан XI йөздә үк инде күрсәтелгән иде. Мисал итеп, ул ике төрле әйтелештәге: энҗуг — җенҗуг (энҗе), элыг су — йылыг су сүзләрен
93
/(җылы су) күрсәтеп уза L М. Каш- гариның бу күзәтүләре болгар кабер ташларындагы язулар белән дә расланалар. Ул язуларда «җ» һәм «й» авазлары һәрвакыт үзара чиратлашып, алмашынып киләләр. «Тарих о^иат oifop оберем вещем эк}ал» («тарих җиде йөз дә егерме өченче ел» Безнең эраның 1323 елы); «...тарихка йите йөз йэкерме тукызда ирде». Бу ике мисалдагы җиат — . йите, җерем — йэкерме, ягъни «җ» һәм «й» авазлары үзара чиратлашып киләләр. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин, ләкин әйтелгәннәре дә инде безгә хәзерге татарларның борынгы бабаларында җеләштереп һәм йеләштереп сөйләүче диалектлар булганын ачык күрсәтеп торалар. Җеләштерү һәм йеләш- терү диалектларга хас нәрсә, һәм алар хәзерге татар теленең диалектларга бүленешендә бер принцип булып хезмәт итәләр: урта диалект — җеләштереп сөйләшә, көнбатыш диалект йеләштерә, көнчыгыш диалект— йеләштереп, беркадәр челәште- реп сөйләшә. Мәсәлән: Җамали (урта диалект), Йамали (көнбатыш диалект), Чамалый (көнчыгыш диалект).
Төрки телләрдә шулай ук «к» һәм «х» авазлары да үзара чиратлашып киләләр — корреспондент булалар, һәм аларның күбесендә «х» авазына караганда «к» күбрәк кулланыла. Борынгы төрки язмаларда күренгәнчә, «х» авазы, «к» авазына караганда, чагыштырмача соңрак дәвердә барлыкка килгән. Борынгы төрки сүзләре «катун» һәм «каган» хәзерге заман төрки телләренең кайберсендә (мәсәлән, татар телендә) «хатын», «хан» формасында әйтелә башлыйлар.
«К» һәм «х» авазлары болгар төркеме диалектларының һәрберсендә м өстәк ы й л ь рәвештә ку л л а н ы л га н. Мәсәлән, аларның берсендә, әйтик, гел «тукыз» формасы, икенчесендә һәрвакыт «тохыр» формасы гына йөртелгән.
Тарихи фактларга таянып һәм, икенче яктан, урындагы диалект материаллары нигезендә, без шуны әйтә алабыз; хәзерге татар телендәге «к» авазы борынгыдан килгән аваз, ә «х» авазы читтән кергән, читтән үзләштергән аваз. Бу, мәсәлән, шун-нан күренә: «соха», «хомут» кебек рус сүзләрне татарлар үз телләренә «сука», «камыт» формасында кабул иткәннәр, ягъни бу сүзләрдәге «х» авазы «к» авазы белән алмаштырылган.
Әле хәзерге көндә дә кайбер диа-лектларда «хатын», «хат», «хәзер» кебек сүзләр «катын», «кат», «казер» формасында әйтеләләр.
Борынгы болгар кабер ташъязма-ларының теле хәзерге татар теленә ничек якын булуын күрсәтү өчен, мәсәлән, 1315 нче ел датасы куелган Шәһидулла исемле алтынчының кабер ташындагы текстны мисалга китерергә мөмкин. Текстта кулланылган барлык сүзләр «агырлаган» — хөрмәтләгән дигән бер сүздән баш-калары, хәзерге көндә дә татар телендә яшиләр: егетләр, күрекле, күңел, үзәк, галим, ятим, тол, үксез, асраган, угыл, алтынчы, тарих.
X—XII йөзләрдә Болгар дәүләтендә һөнәрчелек бик нык алга киткән була. Шунлыктан ул заманнардан калган язма документларда һөнәрчелеккә караган бик күп сүзләр очрый, алар татар телендә хәзерге көнгәчә сакланып киләләр: тегермәнче,, үкмәкче — икмәкче, кылыччы, капчы, күнче, тегүче, шәмче һ. б.
Бу материаллар барысы да хәзерге татар теле белән борынгы төрки кабиләләрнең диалектлары арасында генетик бәйләнеш булуы турында сөйлиләр. Урта Идел буе төрки кабиләләренең диалектлары берләшүе, аралашуы нәтиҗәсендә XV йөз ахырында һәм XVI йөз урталарында татар халык теле барлыкка килә.
Монголлар һөҗүме аркасында, Идел буе төрки кабиләләре диалектларының халык теленә оешу процессы ике йөз ел диярлек вакыт туктап тора. Казан татарлары теле бары тик Казан ханлыгы барлыкка килгәч кенә, болгар кабиләләре диалектлары нигезендә тулысынча формалашу дәрәҗәсенә җитә. Бу процесста кыпчак кабиләләре диалектлары да турыдан-туры катнаш- /
94
тылар. Кыпчак диалектлары, болгар диалектлары кебек үк, тамырлары белән борынгы төрки теленә барып тоташалар.
XVI йөз татар телендәге язма ядкарлар, мәсәлән, Хисаметдин ибн Шәрәфетдин эл-Болгариныц «Та- варнхы Болгария», Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдән» дигән әсәрләре XVI йөздә татар халык теле үзенең сүзл екТәм!гр а м м атик~ үзенчәлекләре ягыннан бөтенләй формалашып җиткән бер тел булуын күрсәтеп торалар.
1846 нчы елда ук И. Н. Березин бу әсәрләрнең эчтәлегенә һәм теленә шактый объектив, дөрес бәя биреп үтә. «Мөхәммәдьярның «Төхфәи /Мәрдән» әсәре, — ди ул, — Казан шивәсендә, гади татар язуы белән язылган зур гына һәм бик әйбәт поэма, һәм, Казан диалектының иң борынгы ядкарларыннан берсе буларак, ул зур игътибарга ия булып тора» !.
Хисаметдин ибн Шәрәфетдин эл-Болгариның «Таварихы Болгария» әсәрендәге теле, И. Н. Березин сүзе белән әйткәндә, «шактый матур, дөрес һәм Мөхәммәдьяр әсәре теленә охшаган» 13.
Мөхәммәдьяр поэмасының теле гади, шул ук вакытта халыкчан, зирәк тел. Мөхәммәдьяр үзенең әсәрендә бик күп халык мәкальләре, әйтемнәр, халык авыз иҗаты тудырган тапкыр сүзләр, фразеологик әйләнмәләр куллана. Мәсәлән, түбәндәге өзекне укып карыйк:
« — Бер нәсыйхәт итәем, колак сал!
Иясен сыйласаң, этенә сөяк сал!»
Мондагы сүзләр барысы да хәзерге әдәби телдә тулы гражданлык хокукы белән файдаланалар.
Татар милли теле оешу процессы турыдан-туры икенче бер, гомумирәк булган процесс — татар буржуаз . милләтенең формалашу процессы 4 белән тыгыз һәм катлаулы бәйләнештә тора.
Тарихчылар фикере буенча, татарлар арасында буржуаз милләткә хас сыйфатлар XIX йөзнең соңгы чирегендә калкып чыгалар, һәм та14 15 16 рихчылар, татар буржуаз милләтенең оешуы XIX йөзнең ахырында, XX йөзнең башында булды, дип табалар !.
Шушы чорда ук бөтен милләт (өчен бердәм булган татар әдәби теле дә
13 Н. Ашмарин. «Очерк литературной деятельности Казанских татар... за 1880— 1895 гг». Москва, 1901, стр. 360. 1 И И. Березин, «Тюрко-татарские руко-
15 писи», ЖМНП т. II, 1846 ел.
2 Шунда ук.
16 «История Татарской АССР», Казан, 1955 ел.
барлыкка килә. Бу тел феода- л из м чор ы н д а гы китапча язма-әдә- щцхеддәц үзенең гомумхалык~~~тё- ленә, сөйләү теленә "якьш булуы белән аерылып тор’а. Ә феодализм чорындагы китап теле, к'агыйдэ буларак, сөйләү теленнән чагыштырмача ерак тора. Моны галимнәр дә әйтеп үтәләр. Мәсәлән, Ы. Ашмарин ул вакыттагы татар теле турында болай дип яза: «Аларның китап телендә, бик күп гарәпчә, фарсыча сүзләр, җөмләләр очрый, һәм алар телнең матурлыгына һәм аңлаешлы булуына комачаулыйлар гына. Өстәвенә, Казан татарларының әдәби телендә, безнеңчә, берничә төрки телләре (шивәләре) катнашуы сизелә, татар теленең нәкъ үзенә генә хас формалардан тыш, без аңарда чит телләргә — чыгтай, төрек (ягъни госман-лы) телләренә иярүдән һәм аларга охшатырга тырышудан килеп чыккан күп кенә үзенчәлекләрне күрә алабыз» 2.
Ул вакыттагы язу теленең саф татарча булмавын, катнаш булуын башка тикшеренүчеләр дә әйтәләр. «Казанда басылган китапларны укып чыккач,— дип яза проф. Н. Катанов, — күзгә шул ташлана: алар ике категориягә—башка телләрдән (гарәпчәдән, фарсыдан, төрекчәдән, русчадан) тәрҗемә ителгән китапларга һәм татарча язылган китап-ларга бүленәләр... Тәрҗемә ителгән ояки ияреп язылган китапларның телен билгеләү читен: биредә сүзләрнең, грамматик формаларның, аерым җөмләләрнең иң чуар рәвештә бергә укмашуын күрәсең. Соңгы вакытларда Казанда аерым бер стиль барлыкка килә башлады — А. К. На- сыйров, А. А. Фәезханов кебекләр үз телләрендәге һәм чит телдәй алын
95
ган сүзләрне төп Казан татар теленең грамматик формаларына буйсындырып куллана башладылар, ә икенчеләре (А. Г. Максутов) хәзерге төрек телендә язалар, һәр ике юнә- лештәгеләр дә, татар теленең үз сүзләре булган очракта да, сүзләр эзләп гарәп һәм фарсы телләренә мөрәҗәгать итәләр» Татар теле турындагы бу гомуми тәэсир язма әдәби телнең ул вакыттагы торышын ачык күрсәтә. «Биредә, — дип яза Н. Ашмарин,—татар язма теленең шул үзенчәлеген дә әйтеп китү кирәк: авторларның төрлесе төрлечә яза, берсе чыгтай телендәге әсәрләргә иярсә, икенчесе госманлылар телен үзенә күчерә, ә өченчесе инде халык теле белән язарга тырыша» 17 18.
Бу хәл татар руханиларының әдәби тел белән халык телен бер-бер- сенә якынайтмау максаты белән алып барган көрәше нәтиҗәсендә туган иде. «Дөреслек ачык әйтүне сорый,— дип язды Н. Ильминский,— алар (ягъни, муллалар) татар теленә зарарлы йогынты ясадылар. Алар телгә китапчылар буларак кына ка-радылар һәм карыйлар. Халыкның җанлы теле аларга тупас һәм ярлы, хәтта бернинди кагыйдәләре, эчке законнары булмаган бер тел булып күренә. Шуннан алар китап теле уйлап чыгардылар. Бу тел халык теленнән никадәр ерак булса, башка телләрдән — гарәпчәдән, фарсычадан алынган сүзләр белән чуарланып, госманлы яки чыгтай телләренең грамматик формаларына ни-кадәр күбрәк төренгән булса, ул шулкадәр яхшырак, матуррак булып кабул ителде. Бу тел тел дип әйтерлек нинди дә булса ачык бер формага керә алмады, чөнки һәрберсе үз белдегенчә, үзе теләгәнчә язды һәм хәтта, ялгыш халыкча язып җибәрмәгәем дип курыкты»19.
Телдәге шушы чуарльгк авторларның, имеш, татарларда ике тәреле тел яши, аларның берсе үзара сөйләшү өчен, икенчесе — язу өчен кулланыла, дип раслауларына сәбәп булды. Бу бераз арттырыбрак әйтелсә дә, һәм тулы мәгънәсендә ике төрле тел яшәмәсә дә, ул чор китап теленең тормыштагы телдән бик ерак һәм аерылган булуына һич нинди шик юк иде.
Татар әдәби теленең бу чордагы үсеш тарихында үзенчәлекле як шул: әдәбиятта халыкның сөйләм теленнән һәм аның
17 Н. Катанов, «Материалы к изучению ка- занского-татарского наречия», часть I, 1898, стр. 3—4.
18 Н. Ашмарин. «Очерк литературной деятельности Казанских татар... за 1880— 1895 гг». Москва, 1901, стр. 1.
19 Н. Ильминский. «Вступительное чтение в курс турецко-татарского языка», Ученые записи Казанского университета, 1861, кн. II, стр. 14.
диалектларыннан файдалану шактый чуар төс алган була. Бу хәл, нигездә, татарның милли әдәби теле формалашы-п җиткәнче дәвам итә.
Шуның белән бергә без бу чорда татар әдәбиятында саф халык телендә язылган әсәрләрне дә күрә алабыз. Шундыйларның берсе итеп Габделҗаббар Кандалыйның XIX йөзнең беренче яртысында язган ши-гырьләрен әйтергә кирәк.
Г. Кандалый шигырьләрендә халык авыз иҗаты теле бөтен тулылыгында яңгырый. Шуның белән бергә, ул беренче буларак, татар теленә кергән рус сүзләрен 'китап телендә куллана башлады. Мәсәлән:
Мажик ир булса юлдашың Күзеңдәй кипмәгән яшең. Эш эшләп кабатып кулы t Саладыр акча абрукка.
Сука белән сабан сөреп. Тузан туфрак үзә йөреп.
Туган балаң начар булыр, Атасына килер парга.
Атасы бик фасыйк булыр Пахотный бер мажик булыр.
Торып яхшы гурничәдә Тамам гомерең буенча да.
Кн һич тә файда күрмәссең, Күрерсең дөнья төрмәсен !.
Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: милли әдәби тел „барлыкка килгәнгә кадәр, татарларда җәмгыять тормышына һәрьяклап хезмәт күрсәтерлек бер-
1 Мисаллар 1\. Насыйриның сФәвакиһел җөләсә» (Казан, 1884) исемле китабыннан алындылар (362, 524, 561, 562, 567 битләр).
96
дәм язма әдәби тел оешып җиткән булмый. Бу факт феодализм җәмгыятенә хас үзенчәлекләр белән билгеләнә.
Икенче бер социаль-экономик фор-мациянең — капитализмның үзенчәлекле таләпләре . буе шш_м.илл.и_ әдәби тел бер үк вакытта гомумхалык язма әдәбителе_дә_һәм гомумхалык җ^ты_сө.иләү. леле _дә булыц, шул вакыттагы җәмгыять тормышына һәрьяклап хезмәт итүе белән аерылып тора. Милли әдәби телнең гомумхалык теле булуы шунда: ул шул милләт кешеләренең уртак байлыгы, һәм алар бу телнең билгеле бер тарихи шартларда туган нинди дә булса аерым бер төрен практикада кулланалар. Милли әдәби тел формалашуы чорында сөйләү теленең үсеш ягыннан иң алга киткән нинди дә булса бер диалекты гомумхалык теленең барлык диалектларын үз тирәсенә җыя һәм булачак милли әдәби телнең нигезе хезмәтен үти. Татар милли әдәби теле формалашу процессында бу хезмәтне аның урта диалекты үти.
Хәзерге вакытта татар теле өч диалектка бүленә: а) урта диалект, б) көнбатыш (мишәр) диалект, в) көнчыгыш (Себер) диалект. Болар үз чиратларында тагын берничәшәр сөйләш һәм урынчылыкларга бүленәләр.
Татар теле, бердәм милли тел- буларак, гомумхалык телендәге мәгълүм бер диалектның, аерым алганда урта диалектның Казан арты сөйләшенә нигезләнгән. Бу диалектның фонетик үзенчәлекләре түбәндәгеләр: а) ай-әй, ой-өй дифтонгларын куллану. Мәсәлән, кайт, бәйрәм, сөйлә, койма һ. б. Көнбатыш диалектта бу дифтонглар моноф- тонглар формасын алалар: кать, бә- рәм, сүлә, кима һ. б. Монофтонг- лаштыру шулай ук урта диалектның кайбер сөйләшләрендә дә очрый, б) «о» лаштыру, ягъни о — ө аваз-ларын куллану, мәсәлән, тормыш, бөтен һ. б. Көнбатыш диалектта, шулай ук урта диалектның кайбер сөйләшләрендә (Дөбъяз — Әтнә урынчылыгында) бу төр сүзләр «тыр- мыш», «бетен» формасында әйтеләләр, ягъни ирен сузыклары о — ө
иренсез сузык ы — е белән алмаш-тырылалар. в) Көнбатыш диалекттагы «е» яки «з» белән әйтелә торган сүзләрдә «ү» сузыгын куллану: күңел, түгел, бүген (көнбатыш диалектта бу сүзләр көңел — кеңел, төгел — тегел, бәген — беген формасында әйтеләләр), г) «җ»ләш- терү, мәсәлән, җир, җил, җимеш һ. б.. Көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларда бу сүзләр йир — йэр, йил — йэл, йимеш — йэмеш форма-сында әйтеләләр.
Урта диалектның татар әдәби теленә нормалар булып кергән морфологик үзенчәлекләреннән чы-че белән ясалган хәл фигыльне (мәс., туйганчы, килгәнче) һәм ча-чә кушымчалары белән ясалган рәвеш формаларын (мәс., әйткәнчә, боер-ганча һ. б.) әйтеп үтәргә мөмкин.
Көнбатыш диалектта исә хәл фи-гыльләр һәм рәвешләр ча-чә кушымчасы белән генә ясалалар: килгәнчә, туйганча —туйганчак.
Синтаксис өлкәсендә бүтән төрки телләр белән беррәттән татар теленә дә аналитик-синтетик төзелеш характерлы. Кушма җөмләләрдә бу алым (стиль) мөнәсәбәтле сүзләр аша чагыла. Мәсәлән: «Көннәрдә бер көн шундый ыспай вә гүзәл балык тотты кем, андаен балыкны асла тотканы юк ирде». Бу җөмләдәге «шундаен»,. «андаен» күрсәтү алмашлыклары — мөнәсәбәтле сүзләр булып килгәннәр.
Хәзерге татар әдәби телендә иярчен кушма җөмләләр, нигездә, синтетик чаралар ярдәмендә төзеләләр. Шуның белән бергә, көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә иярченле кушма җөмләләр аналитик алым белән дә төзелә алалар. Мә-сәлән, «Без стахановчыларча эшләгәнне мактыйбыз» җөмләсе көнбатыш диалектта: «Без шул кешеләрне мактыйбыз, кайсылары стахановчыларча эшлиләр» (Пенза) формасында да әйтелә. Димәк, җөмләләрнең синтетик төзелешен дә урта диалект йогынтысы дип карарга кирәк.
Татар буржуаз милләте формалашу процессы белән бергә, шул ха- I лыкның сөйләм телендәге мәгълүм / бер алдынгы диалекты нигезендә I милли әдәби тел барлыкка килү
процессы да бара. Бу чорда халык / сөйләм теленең сүзлек составы һәм ' грамматик чаралары активрак роль20 уйный башлыйлар. Мәсәлән, әдәби телнең сүзлек составындагы аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләре азая барып, алар урынына әдәби тел халык сөйләү теленнән һәм рус теленнән кергән сүзләр белән бае-тыла.
Татар милли әдәби теленең грам-| V матик нормаларын кагыйдәләштерү; f мәсьәләсен беренче мәртәбә Каюм| Насыйри күтәреп чыкты. «Кавагый- дел китабәт» дигән әсәрендә Каюм Насыйри сүз сайлау, сүз куллану принципларын, стилистик алымнарны күрсәтү белән бергә, аерым сүзләрнең, кушымчаларның грамматик, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләрен билгеләргә тырыша. Ул шул вакыттагы татар язучыл арының «булды» урынына «улды», «бирде» урынына «вирде», «китте» урынына «кәтде», «түгел» урынына «дәгел», «ничек» урынына «нәчек», «ничә» урынына «нәчә» дип язуларын зур ялгышка саный һәм андый сүзләрне татарча язарга һәм татарча әйтергә чакыра. «Телемездә улды, улур ке-бек кәлимәләр юктыр», ди Каюм Насыйри.
Монда Каюм Насыйриның халык теленә юнәлеш тотканы һәм әдәби телебезне төрек (госманлы) теле формасыннан азат итәргә тырышканы ачык сизелеп тора. Дөрес, Каюм Насыйрига чаклы да татар теле грамматикасы буенча аерым хезмәтләр 1 булган, ләкин алар барысы да тик практик максатларны күздә тотып кына язылганнар. Аларда татар милли әдәби тёленең үсешенә караган теоретик проблемалар кузгатылмаган.
Каюм Насыйри татар телен фәнни, әдәби тел югарылыгына күтәреп, аны фәнни әдәби терминнары белән баетуны бурыч итеп куйды. «Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле булып, берсе анасыннан сөт имгән вакытта үгрәнгән те-ледер; икенчесе... гыйлем вә лөгатьләре белән ачылган телдер», — дип яза Каюм Насыйри. Гыйлми яктан эшкәртелмичә килгән татар телен Каюм Насыйри әдәби тел һәм фән теле итеп үстерергә, аны
20 С. Хәлфин. «Азбука, татарская с российским переводом и обстоятельным описанием букв и складов», 1778 ел. И. Гаганов. «Грамматика татарского языка», 1801 ел. И. Хәлфин. «Азбука и грамматика татарского языка с правилами арабского чтения», 1809 ел. А. Трояновский, «Краткая татарская грамматика», 1804 ел. Г. Махмудов. «Практическое руководство по изучению татарского языка», 1857 ел.
21 Ш. Рамазанов. «Каюм Насыйри — татар әдәби теленә нигез салучы», Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган җыентык, Казан, 1948*сл, 67 бит.
фәнни терминология белән баетырга омтыла. Ул чорда бу җиңел эш булмаган. Чөнки Каюм Насыйрига чаклы тер-минологиядә гарәп-фарсы яки госманлы төрек лексикасы белән генә эш ителде. Фәннилек һәм әдәбилек хокукы бары тик шул телләргә генә бирелә иде. Ә татар халык теле фәп таләпләренә җавап бирә алмый торган, көнкүреш сфералары белән генә чикләнгән бер тел итеп карала иде.
Каюм Насыйри, борын-борыниан үзгәрмичә килгән иске традицияне җимереп, терминнар тудыру эшенең теоретик принципларын күрсәтеп бирде. Аның бу теоретик принциплары бүгенге көнне дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Каюм Насыйри, татарлар арасында беренче буларак, татар сүзләрен термин итеп файдалана башлады. Мәсәлән, ул математикадагы шактый күп гарәпчә терминнарны татарча сүзләр белән алыштырды; гарәпчә «исме гадәт» дигән сүз урынына татарча сан сүзен; «җәмгы» урынына оуьио, кушу; «тәфрикъ» урынына аеру (алу); «зарып» урынына сугу (тап-кырлау); «тәкъсим» урынына бүлү сүзләрен ала. Мәсәлән, геометрия фәнендәге тул, гарыз һәм гомык кебек гарәп теленнән алынган сүзләрне озынлык, тирәнлек кебек татарча исемнәр белән алыштырып чыга. Каюм Насыйри гарәпчә «хат- ты мөстәкыйм»не — туры сызык, «хатты мөстәдир»не — түгәрәк сызык, «завия»не — почмак, «мәсәлләрне — өч почмак дип татарча исемли 21.
Ботаника, география, медицина һәм башка фәннәр буенча терминнар
7. „с. Ә,-№12.
97
98
булдыру эшендә Каюм Насыйри халык теленең лексик-грамматик мөм-кинлекләреннән нык файдалана. Бу мәсьәләдә аның «Гөлзар вә Чәмән- зар» дигән әсәре аеруча характерлы. Бу әсәрдә ботаникага һәм медицинага караган бик күп төрле фәнни терминнар бирелгән. Фәнни терминнар тудырганда, Каюм Насыйри бик күп алымнар — тәрҗемә методы, ике телдән параллельләр китерү, калькалаштыру һәм төшенчәләргә аңлатмалар бирү алымнары белән файдалана. Мәсәлән, ул кайбер үлән исемнәрен русчадан калька юлы белән тәрҗемә итеп бирә: аро- нова борода — Һарун сакалы, тысячелистник— мең яфрак һ. б. Рус телендәге лук морской, лесной чай, леп кукушкин кебек атамаларны диңгез суганы, урман чәе, күке окрстене рәвешендә турыдан-туры татарча эк-вивалентлары белән тәрҗемә итә.
Ул вакыттагы язма әдәбиятта төрле стильләр яшәвен искә алып, Каюм Насыйри, татар телен төп чыганак итеп файдалану белән бергә, гарәп-фарсы лексик байлыгыннан да файдалана (Мәсәлән, атом- зәррә, анатомия-гыйльми тәшрих.) Аерым махсус терминнарны Каюм Насыйри рус сүзләре аша бирә. Мәсәлән, ул азот, фосфор, калий, хлор, водород, кислород, кислота һ. б. кебек химия терминнарын, посылка, перевод, бандероль, пакет, почтальон, депеша һ. б. кебек почта-телеграф терминнарын, министерство, сенат, департамент кебек идарәгә бәйләнешле терминнарны һәм шулай ук барометр, термометр, ма-нометр, револьвер, пуля, капитан кебек техника һәм хәрби терминнарны рус телендә кулланганча ала.
’ Татар милли әдәби теленең формалашуы чорында әдәби тел мәсьәләсенә карата төрле карашлар яши ‘ иде. Бу табигый, әлбәттә, чөнки тел мәсьәләсендә дә төрле сыйныф вәкилләренең карашлары чагыла. Милли буржуазия һәм консерватив муллалар татар халык сөйләм телен язма әдәбиятка кертмәскә тырышалар, һәм, аерым язучыларның халык массасы телендә язуларына каршы киртәләр корып маташалар, аларны халык алдында кимсетергә омтылалар. Г. Камал 1899 пчы елда үзенең «Бәхетсез егет» дигән әсәренә язган соңгы сүзендә болан ди: «Бәгъзе кешеләр бу китапны бигрәк урам телендә чыгарган икән дип көләрләр, бәлкем. Әмма, пи зыян? Көлсеннәр. Дәхи дә, шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын».
Әдәби тел мәсьәләсендәге бу агымнар арасында үзара көрәш Бөек Октябрь революциясенә кадәр сузылды. Ләкин татар милли әдәби теленең ахырынача формалашып бетүе өчен кирәкле шартлар 1905— 1907 нче елгы революция хәрәкәте нигезендә барлыкка килделәр.
XX йөз башында, реакционерлар һәм консерваторларның теләүләреннән тыш, татар язма әдәби теле белән гомумхалык теле арасындагы аерымлыкны бетерү буенча объектив шартлар туа. Әдәби тел халыкка аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләреннән, архаизмнардан әкренләп арына барып, сөйләм теле элементлары белән баетыла. Ә сөйләү теле, үз чиратында, язма әдәби тел аша үзе дә борынгы мирас һәм фән- техиика тудырган яңа терминологиямне. үзләштерүгә күчә.
Беренче рус революциясе елларында сөйләү телен язма әдәби телгә якынайту эшенең матур үрнәген бигрәк тә шул еллардагы татар большевистик матбугаты күрсәтте. Татар социал демократлары үзлә-ренең эш практикаларында халык сөйләү теленә нигезләнгән, революцион төшенчәләрне ачык чагылдырган сүзләр, фразеологик тәгъбирләр белән баетылган татар әдәби телен тудыруда зур эш башкардылар.
1903 еллардан алып татар теленә русчадан бик күп листовкалар, про-кламацияләр тәрҗемә ителә башлыйлар. Бу прокламацияләр, листовкалар татар әдәби телен ижтима- гый-политик терминнар, революцион омтылышны чагылдырган фразеология белән баеталар. Шундый прокламацияләрдән, мәсәлән, 1905 елда РСДРПның Казан Комитеты төзегән прокламациянең тәрҗемәсен күрсәтергә мөмкин:
«Российский социал демократически партия.
Тоташыңыз бергә бөтен дөньяның пралитариясы!
Җәмәгать!
Революция баруындан туктамый! Халык иркенлек өчен сугышка күтәрелде, безнең туганнарымыз, дус- ларымызның каплары ага! Корал берлән күтәрелү башланды инде. Бөтен Россиядә чуен җулда эшләү- 1че хезмәтчеләр, эшчеләр забастовка эашладылар. Менә алтынчы көн инде һәр җирдә дип әйтерлек поездлар йөрмиләр. Российски тормыш төбеннән үк туктатылды. Эшчеләр патша самодержавиесенең кан бозарлык көчләвенә забастовка берлән жавап бирделәр...»
Бу өзектә татар хезмәт халкына аңлашылмый торган бер генә гарәп- фарсы сүзе дә юк.
Татар милли әдәби телен тудыру юлында большевистик «Урал» газетасы да зур роль уйнады. Бу газета һәм шул вакыттагы демократик вакытлы матбугат аша татар әдәби теле рус революцион-демократик терминологиясе белән баетылды (партия, социализм, капитализм, манифест, класс, конституция, союз, стачка, забастовка һ. б.). Шушы ук чорда русчадан калькалаштыру юлы белән татар теленең уз материалы нигезендә бик күп яңа сүзләр ясалды: сыйнфый көрәш, сыйнфый кар-шылык, сыйнфый интерес һ. б. Кайбер татар сүзләренең мәгънәләре киңәя, аларга яңа төшенчәләр йөк- ләтелә. Мәсәлән, иптәш сүзенең, элекке тар мәгънәсе киңәеп, ул политик көрәштәш мәгънәсен дә үз эченә ала. «Баш күтәрү» — «восстание» мәгънәсендә йөртелә башлый. Оешма сүзе «организация» дигән мәгънәне ала. «Эшче» термины политик эчтәлек белән баетыла һәм эшчеләр сыйныфының бер вәкиле мәгънәсендә йөртелә башлый. Көрәш, эшчеләр союзы һ. б. шундый яңа сүзләр барысы да әнә шул рус демокра- тик-революцион әдәбияты йогынтысы астында туган неологизмнар булып саналалар. Халык интересына, революция интересына якын торган татар газета-журналларының күбесе нәкъ менә шушы йогынтыны кичерделәр. Беренче рус буржуаз революциясе елларында һәм аннан соңгы елларда чыккай шундый га- зета-журналлардан без «Фикер», «Әльислах», «Азат халык» газеталарын, «Ялт-йолт», «Яшен» журналларын һ. б. күрсәтә алабыз. Бу газета-журналлар, аңлы рәвештә, әдәби телдәге халыкчанлык өчен көрәш алып бардылар.
Димәк, татар милли әдәби теле шул телдә сөйләүче халыкның гомуми иҗат җимеше, һәм бу тел халыкның җанлы сөйләү теленә нигезләнгән.
Формасы белән милли һәм нигезендә халыкчан булган татар әдәби теленең формалашуы һәм тагы да камилләшә баруы процессына татар әдәбиятының алдынгы вәкилләре — Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимовъ Ф. Әмирхан, Ш. Камал, М. Гафури, Г. Коләхметов һ. б. зур йогынты ясадылар. Аларның әдәби һәм пуб-лицистик эшчәилеге нәтиҗәсендә безнең әдәби телебез халыкның җанлы сөйләү теле хәзинәләре белән баетылды һәм югары баскычка күтәрелде.