СССР ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ КЛАССИКЛАРЫНЫҢ КИТАПХАНӘСЕ
«Дружба народов» журналы редакциясе рус телендә «СССР халыклары әдәбияты классикларының китапханә»сен басып чыгара башлый. Бу «китапханә» берничә ел буе басылачак һәм киң катлау совет укучыларына СССР халыклары классикларының һәм пң зур совет язучыларының бай әдәби мирасы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Язучыларның әсәрләре сайланма җыентык булып төзелеп, журналга кушымта рәвешендә чыгарылачак. Беренче чиратта түбәндәге язучыларның әсәрләрен басу күздә тотыла: Абай, С. Ай ни. М. Ахундов, А. Венуолис, AV Вовчок, М. Гафури, А. Казбеги, Ш. Камал, Я. Колае, AV Коцюбин-ский, И. Крянгэ, Янка Купала, Д. Мамед- кулизаде, П. Мирный, А. Навои. П. Про- шян. Я- Райнис, Г. Тукай, К. Хетагуров, А. Церетели, И. Чавчавадзс, Шолом-Алей- хем һ. б.
МӘҖИТ ГАФУРИ ИОРТ-МУЗЕЕНДАГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
Уфада, Гоголь урамындагы 28 йортта, атаклы татар һәм башкорт язучысы М. Гафури яшәгән йортта, 1948 елны язучының иҗатын һәм тормыш юлын күрсәтүгә багышланган музей ачылган иде. Соңгы елларда М. Гафури музей-йорты күп кенә яңа экспонатлар белән баетылды. Шагыйрьнең өй җиһазларына яхшы реставрация үткәрелде. Моңа кадәр музей М. Гафури яшәгән квартираның яртысына
М. ҖӘЛИЛНЕҢ ЯҢА
«Кызыл таң» газетасының 15 нче сентябрь санында шушы исем астында язылган хәбәрдә AV Җәлилнең яңа табылган шигыре турында сүз бара. Анда болай диелә: «Күптән түгел, СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы, тарих, тел һәм әдәбият институтына Муса Җәлилнең 1942 елда язылган шигырен тапшырдылар. Бу шигырьне 1942 елда Чудский һәм Двинский- дагы лагерьда М. Җәлил белән бергә булган Гариф Хафизов тапшырды. Тапшыручының күрсәтүенә караганда, ул М. Җәлилнең күп кенә шигырьләрен күчереп алган, ләкин алариы сакларга мөмкинлек таба алмаган». Газетада Хафизов тапшырган бу шигырь дә урнаштырылган:
гына урнашкан булса, хәзер аның икенче яртысына да ремонт ясалып, киңәйтелгән. Музейның беренче бүлегендә шагыйрьнең шәхси әйберләре куелган. М. Гафури- ның эш бүлмәсе һәм кунаклар кабул итү залы электәгечә итеп күрсәтелә. Музейның бер бүлмәсе яшь язучыларга консультация һәм тәҗрибә уртаклашу өчен бүленгән. Музейда язучыларның һәм укучыларның очрашулары да үткәреләчәк.
ТАБЫЛГАН ШР5ГЫРЕ
ДУСКА
Исән кайтып илгә, искә алсаң, Әсирлектә үткән көннәрне.
Онытма, дус, синең белән Бергә елап, бергә көлгәнне. Без серләшеп, бергә синең белән, Җиңеләйтә идек кайгыны.
Авыр булыр, беләм, икебезгә дә, Көтмәгәндә кинәт аерылу.
Бәхетең булып, бер көн кайтсаң илгә Атаң-анаң янына.
Ә мин калсам кайталмыйча, Азык булып җирнең карынына, Сөйлә минем якын дусларыма, Сөйлә минем сөйгән халкыма. Үлде, диеп, шагыйрь тоткынлыкта, Туры булып, изге антына.
1942.
«МУСА» УФА СӘХНӘСЕНДӘ
Башкорт Дәүләт Академия театры кол-лективы драматург Нәкый Исәнбәтнең
«Муса» исемле трагедиясен сәхнәгә куярга хәзерли.
БӨГЕЛМӘ
Бөгелмә театры коллективы быелгы яиа сезонда Шекспирның «Гамлет», Шапова- ленконың «Альбина Мичурская» һәм Чехов жовесте буенча язылган «Кем гаепле» исем-
ТЕАТРЫНДА
ле пьесаларын күрсәтү белән бергә, Г. Ка-малның русчага тәрҗемә ителгән «Банкрот» пьесасын да куячак.
МИНСКИЙ ИҖАТЫНА БАГЫШЛАНГАН ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ
4 нче октябрьда Татарстан язучылар сою-зының Г. Тукай исемендәге клубында татар совет язучысы Габдрахман Минскийнең тууына 50, әдәби эшчәнлегенә 30 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Юбилярның тормыш һәм иҗат юлы турында язучы Мирсәй Әмир доклад ясады. Докладтан соң Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе иптәш С. Низамов-ның Минскийгә Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы тапшыруын залдагы халык алкышлап каршылады. Юбилярга күп санда котлау адреслары тапшырылды, котлау телеграм-малары укылды. Кичәнең икенче бүлегендә республиканың сәнгать көчләре тарафыннан концерт бирелде.
«ҮСҮ ЮЛЫ» АЛЬМАНАХЫН ТИКШЕРҮ
12 октябрьда Татарстан совет язучылары союзы правлениесенең яшь язучылар белән берлектә үткәрелгән киңәйтелгән утырышында «Үсү юлы» альманахының чираттагы унберенче санын тикшерү булды. Альманахта урнаштырылган проза әсәрләренә күзәтү белән язучы Фатих Хөсни чыгыш ясады, шигырьләр турында шагыйрь Зыя Мансур сөйләде. Фикер алышуларда Г. Баширов, Г. Иделле, Ш. Мөдәррис, М. Саттаров һ. б. катнашты. Чыгышларда альманахта басылган Э. Касыймов, М. Ху-җин хикәяләренең, Г. Зәннашева пьесасының, К. Булатова, 3. Фәрих, Р. Гәрәй, Г. Афзал, Н. Таһир һ. б. шигырьләренең уңышы һәм кимчелекләре турында сүз барды. Сөйләүчеләр правление исеменә альманахның эшен яхшырту буенча урынлы гына тәкъдимнәр ясадылар — альманах эшен оештыру өчен бүлмә, түләүле редактор һәм секретарь кирәклеге, Тукай клубы каршында яшь язучылар түгәрәге оештыру һ. б. турында әйттеләр.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
10 октябрьда драматурглар секциясендә Рәисә Ишморатованың яңа пьесасын тикшерү булды. Пьеса мораль темасына — бала тәрбияләү һәм семья мәсьәләләрен эченә алган. Драматург бу теманы үзенчә чишәргә омтыла. Әмма әле пьеса эшләнеп үк бетмәгән. Образларның характер сызыкларын тирәнәйтәсе, конфликтны кискенәй- гәсе, схематик урыннарны, уңышсыз детальләрне ташлыйсы, тел өстендә ныклап эшлисе бар. Фикер алышуларда катнашучы К- Бакиров, Г. Зайнашева, С. Шәкүров, Н. Исәнбәт, Г. Иделле, Р. Ишморат әсәрнең менә шундый кимчелекләре турында сүз алып бардылар һәм авторга пьесасын төзәтү буенча файдалы киңәшләр бирделәр.
ӘДӘБИ ҖОМГАДА
19 октябрьда язучыларның Г. Тукай исе-мендәге клубында үткәрелгән әдәби җомга бик күңелле һәм җанлы узды. Клубта бу юлы язучылар, Татарстан районнарыннан Казанга декадага хәзерләнү өчен килгән иң яхшы үзешчән түгәрәк членнары белән очраштылар. Г. Бәшировныц кереш сүзеннән соң X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Давыдов, М. Садрый үзләренең шигырьләрен, Ф. Хөсни, Г. Минский үзләренең хи-кәяләрен укыдылар. Зал язучыларны бик яратып каршылады. Алкышлар, кул чабулар, сатирик әсәрләрне укыганда рәхәтләнеп көлүләр шул турыда сөйли. Аннан соң Минзәлә районының үзешчән түгәрәге көче белән концерт куелды. Бу бүлектә дә кул чабулар бик мул булды.