Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ОСТАСЫ

X. КУМЫСНИКОВ
i ★

Кышкы көннәрнең берендә Спас | өязе Югары Әлки авылында күрше авылга театр кнлгән дигән хәбәр тарала. Авыл халкы театрның нәрсә икәнен ачык белмәсә дә, аның ниндидер кызыклы әйбер булачагына ышана. Ярлы крестьян Булат абзый семьясында үскән Галия дә апасын-нан шул театрга алып баруын үтенә.
...Кичкә таба бу ике туган авылдан чыгып китәләр. Каршы искән салкын җил аяк атларга да комачаулый. Ләкин театр күрергә теләгән кызларны бернәрсә дә туктата алмый. Күрше авылга барып җиткәндә вакыт соң була инде. Театр авыл уртасындагы бер зур йортта була дип әйтсәләр дә, ни сәбәптәндер булмый кала. Ике туган шулай итеп театр күрмичә өйләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар.
Бер ел ярым вакыт үтә. Самарадагы апасы кайтып, Галияне үзе белән алып китә. Апасы аңа Самарада театр барлыгын сөйли. Ләкин Галиягә театр күрергә туры килми, гражданнар сугышы башланып китә. Апасы аны Уральскидагы балалар йортына урнаштыра. Бары тик шунда гына Галия беренче мәртәбә театр белән таныша. Балалар йортында ул драма түгәрәгенә йөри башлый, концертларда шигырьләр сөйли һәм моңлы итеп җырлый. Спектакльләрдә катнаша. Хәтта аны балалар йортында ук артистка Галия дип йөртәләр. Галияне артист Зәйни Солтанов җитәкчелегендә ачылган драма студиясенә укырга җибәрергә уйлыйлар, ләкин яше җитмәү сәбәпле бара алмый кала.
Бары 1923 елны гына Галия Булатова Казандагы Татар театр училищесында укый башлый. Училищеда укыган вакытта ук Г. Булатова реалистик әдәбият һәм сәнгать белән таныша, эстетик тәрбия ала. Бу эштә аңа күренекле сәхнә остасы 3. Солтанов, режиссер педагог 3. Словянова, композитор С. Сәйдә- шев һәм язучы Ф. Әмирханнар зур ярдәм итәләр. Булатова 1926 елны училищены тәмамлап, Татар Дәүләт театрында эшли башлый.
Астрахань театрында эшләгәндә Галия ханым Булатова Ш. Камалның «Ут» драмасында Галия Туйбе- кова, Минскийның «Мансуровлар семьясы»нда Разия һәм башка рольләрдә тамашачының хөрмәтен яулап алырлык җанлы образлар тудыра.
Галия Булатова 1930 елны яңадан Татар Дәүләт Академия театрына чакырыла. Аның уйнаган рольләре күп һәм төрле жанрларда: бер көнне ул Г. Камалның «Банкрот» комедиясендә үткен, әче телле, сүз йөртүче «Туганым» ролен уйнаса, икенче көнне Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасында шәһәр интеллигенты семьясында үскән, бәхетсез- леккә очраган татар кызы Зөләйха ролен уйный. Кәрим Тинчуриннын «Беренче чәчәкләр»ендә Хәдичә, «Ил»ендә Зифабану образлары өс-тендә эшли. Шулар белән бергә Г. Булатова А. Пушкинның «Таш кунак» исемле трагедиясендә Лаура образы аркылы үзенең кызу, көчле темпераментлы артистка булуын күрсәтә.
1930 елларда тудырган образлар арасында артистканың иҗади уңышын раслый торган тагы ике зур об-
88
раз бар. Аларның берсе Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар»ында Мөршндә, пкенчесе М. Әблиев пьесасындагы Шәмсекамәр.
Булатова башкаруында Мөршндә автор бирергә уйлаган чын кулак хатыны. Ул бөтен көче белән баерга тырышучы, таза гәүдәле, шаркылдап көләргә яратучы, шат күңелле, үз-үзеннән риза булган үткен хатын. Булатованың Мөршидәсе бервакытта да күңелсезләнеп, уйланып утырмый, тормыштан бик риза. Аның бөтен әйбере бар. Югына да аптырамый, ул аны кешедән таптыра белә. Булатова — Мөршндә байларга, гомумән хаким сыйныфка хас булганча кычкырып сөйләшә, каты итеп көлә, кеше өенә килеп керү белән, үзенеке кебек түр башына менеп, җыеп куйган мендәрләрне астына салып, рәхәтләнеп җәелеп утыра. Аңарда бернинди кешелек хисләре калмаган. Ул кемне генә эшләтим дә, шул кешене ничек кенә файдаланып калыйм дип уйлап йөри. Хәтта карт атасын да эшләтмичә кунак итәсе килми. Кешенең бер кайгысы да аны кайгыртмый. Елаганда да кешегә күрсәтер өчен генә яулык чите белән күзен сөрткән була.
Шәмсекамәр — байлар һәм дин башлыклары тарафыннан кимсетелгән, мәхәббәте мәсхәрәләнгән, ахыр чиктә газиз баласыннан да шул байлар аркасында мәхрүм калган, үз кул көче белән көн итүче ярлы хатын. Билгеле, бу ике бер-беренә капма-каршы характердагы образларны эшләү артисткадан бик зур сәләт һәм тырышлык сорый. Булатова шундый зур бурычны үтәп чыга. Бу образлар автор биргән материалны тамашачыга җиткерерлек итеп эш-ләнгәннәр. Шәмсекамәр дигәч без Булатованы күз алдына китерәбез. Чөнки Булатова Шәмсекамәр ролен беренче куелган көннән башлап шушы көнгә кадәр уйнап килде. Шәмсекамәр — Булатова эчке тойгыларга искиткеч бай. Тыштан ул тыныч, еламый да, зарланмый да. Ләкин сүзсез калып, уйга бирелгән, баласы, иреннән аерулары өчен йөрәге әрнеп торган моментларда да тамашачы аның йөрәген аңлый һәм бергә кайгыра. Артистка бу образның кеше- леклеген тойгылар белән күрсәтә. Галия ханым Вулатова авыл үзенчәлеген яхшы белгәнгә, Шәмсека- мәрне уйнаганда үзен сәхнәдә иркен тота, рольне аеруча рәхәтләнеп уйный. Шәмсекамәр образын тудыру белән Г. Булатова үзенең төп иҗади темасын тулысынча тапты дип әйтергә була. Татар хатынының азатлыкка омтылуы, бәхеткә ирешү темасы Г. Булатованың иҗатында төрле образлар аркылы чагылды.
М. Әмирнең, «Миңлекамал» исемле драмасында Г. Булатова иҗат иткән Миңлекамал образы артистканың гына түгел, театрның да зур уңышы.
Каты сугыш еллары. «Яшел алан» колхозы артта калган. Джоның өчен райком секретаре Гыйльманов борчыла. Менә шул вакыт аның каршы- сына Миңлекамал исемле гади бер авыл хатыны килеп:
— «Мине «Яшел алан» колхозына председатель итеп тәкъдим итүегезне үтенәм», — ди.
Миңлекамал —Булатова колхозны алга чыгарырга үз өстенә ала. Артистка героиня характерын һәр күренеш саен ача, үстерә бара. Бу персонажны артистка катлаулы психологик сыйфатлар белән бирә. Ул үз сүзендә нык торучан, кешелекле, ләкин шулай да кызучан хатын. Булатова тудырган образ — үзе матур, үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле». Миңлекамал — Булатова үз эшендә күп авырлыкларга очрый, кайвакыт аның елыйсы да килә, ләкин ул түзә, ниһаять, уңышка ирешә. Булатова Миңлекамал ролендә совет хатын-кызларының зур эшкә сәләтле икәнлеген күрсәтә.
Татар театрында күрсәткән зур хезмәтләре өчен Татарстан Верховный Советы указы белән Г. Була- товага ТАССР халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.
Татар драматургларының әсәрләре белән бер рәттән, Булатова А. Ост- ровскийның «Бүреләр һәм сарыклар» исемле комедиясендә Глафира, «Гроза»сында Варвара образы, Лопе дә Веганың «Печән өстендәге эт» исемле комедиясендә Марсела һәм Шекспирның «Король Лир» траге
89
диясендә Регана рольләрен уйный.
Булатоваиың сәхнә образлары галлереясендә тагы ике зур образ бар. Аларның берсе Кручинина, икенчесе Грета Норман. Кручинина да, Грета Норманда — артисткалар. А. Островскийиың «Гаепсездән гаеп- леләр» исемле комедиясендә Г. Булатова Кручинина (Любовь Отради- на) ролендә талантлы, бай табигатьле кеше образын тудырды. Беренче пәрдәдә дә ул ак чәчәкле күлмәктән. Аның йөзеннән шатлык аңкып тора. Бүлмәсе дә үзе кебек якты һәм ачык. Любовь Отрадина — Булатова җиңелчәрәк яшь хатын. Бер карасаң, ул елаган төсле, икенче карасаң, күзләре матурланып, көлеп торалар.
Беренче күренешләрдә артистка яшь хатынның язгы хисләрен, өметләрен бирә. Шунда ук ниндидер болыт килеп аның күзләрен томалап китә төсле. Ләкин... Отрадинаның тормыш юлы авыр башлана. Сөйгәне Муров аны ташлап, башкага өй-ләнә.
Озак вакыт үтә. Любовь Отрадина баласын ташлап, Кручинина фамилиясен ала да, провинциаль артистка булып китә. Ул кешеләр белән аралаша, аларның тормышларын җиңеләйтергә тырыша. Шуңа күрә дә Кручинина — Булатова пес-симизмга бирелми. Нинди генә зур авырлыкларга һәм күңелсезлекләргә очраса да, аларны ул җиңеп үтәргә тырыша. Булатова Кручининаның зур драма кичерешләрен дөрес итеп бирә һәм шуның аркылы үзенең көчле драматик артистка икәнлеген күрсәтте.
1951 елгы театр сезонында Галия ханым Булатова В. Собконың «Тормыш яңадан башлана» дигән драмасында немец артисткасы Грета Норман образын тудырды. Вакыйга сугыштан соң Төньяк Германиядә бара. Артистка Грета Норман зур каршылыклар, икеләнүләр аркылы үтеп, совет кешеләре китергән яңа тормыш төзү идеясен аңлауга ирешә.
Г. Булатова Грета Норманның ха-рактерын тамашачыга дөрес итеп ачып бирә. Артистка Грета Норманның дошманга булган нәфрәтен тирән эчке тойгы аркылы бирә. Г. Булатова Гретаны тыйнак, кайнар йөрәкле, олы кеше итеп уйный. Шулай ук аның интонацияләрендә өметсезлек тә сизелә. Ул нәрсәдер эзләнә. Зур кичерешләрдән соң, туган иле турындагы идеалы тормышка ашканын аңлагач, Грета демократик лагерьга чын күңелдән теләп күчә. Ул бу үсешне эчке каршылыклар аркылы бирә. Гретаның демократик якка күчүенә совет халкының кешелекле булуы нык ярдәм итә.
Н. Исәнбәтнең «Рәйхан» һәм «Зифа» исемле әсәрләре мәхәббәт, семья турында язылган. Ике пьесаның ике төп героинясы Рәйхан белән Зифа бер-берсен тулыландыралар дип әйтсәк ялгыш булмас. Алар икесе дә намуслы, эш яратучан, семья өчен кайгыртучан хатыннар.
Рәйхан белән Зифа үз мәхәббәтләрендә ирекле, акыллы кешеләр булып алга килеп басалар. Артистка аларны гади, тормыштагыча итеп чагылдыра.
«Ут» драмасы Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә 1954 елгы сезонда куелды. 1929 елны Астрахань театрында Галия Туйбекова ролен Булатова уйнаган булса, 1954—55 театр сезонында да ул уйнады.
Үзенең тирәннән уйлап, бик сак уйнавы белән Г. Булатова мәкерле дошманның эчке тойгыларын ачып бирә алды. Артистка җиңел һәм иркен уйный. Башкаларны гына күзәтеп торырга кирәк булган күренешләрдә дә ул образның кичерешлә- реннән аерылмый. Туйбекова образы эчке тойгылары белән генә түгел, тышкы алымнары белән дә үсә. Беренче пәрдәдә гади генә киенгән Туйбекова—Булатова, актыккы пәрдәләрдә пижамнан йөрүче, беркемне санламаган, кешелеген бөтенләйгә югалткан ерткыч кеше.
Зур талантлы артистка Галия ханым Булатова елдан-ел сәхнәдә яңа, катлаулы образлар тудыруын дәвам итә. Соңгы сезонда ул Н. Хикмәтнең «Мәхәббәт турында әкият»ендә Мөһ- минәбану ролен уңышлы уйнады. Спектакльдә патша Мөһминәбануга зур урын бирелә. Чыннан да ул пьесаның үзәгендә тора. Ширинның терелүенә һәм Фәрһат белән очрашуы
на ярдәм итә һәм, ниһаять, бер-бер- сен өзелеп яратучы бу ике яшь йөрәк аның ихтыяры белән үк бик озакка аерылышалар... 1Менә Арзен патшасының сарае. Уртада яхшы итеп хәзерләнгән урын-җир. Анда авыру Ширин ята. Аның апасы Мөһ- минәбану Ширинның авыруы өчен сыкрана.
Патша — Булатова кайгыда, һич көтмәгәндә ниндидер юлчы — дәва-лаучының килүе турында хәбәр итәләр һәм аның күзләрендә шатлык, мәхәббәт очкыннары күренә. Ул яратырга һәм кемнеңдер сөеклесе булырга тели. Ләкин бу хис озакка сузылмый, кайгы үзен сиздерә. Ул яңадан дулкынлана, әрнеп борчыла, кычкыра башлый һәм билгесезлек алдында көчсезлеген күреп, каты сызлана. Аны шәһәрдә эчәргә су булмаудан халыкның тилмерүе дә борчымый. Ә менә сеңлесе Ширинны терелтү хакына ул үзенең гүзәллеген дә корбан итә.
Ширин терелә. Ләкин патшаның кайгысы икелетә арта. Ул Фәрһатка гашыйк, ләкин патша элеккечә гүзәл түгел инде. Аны эчке каршылыклары телгәли. Башта патша — Булатова киләчәк турындагы хыяллар белән яшәсә, хәзер аның йөрәге ачыну, үкенү белән тулы.
Галия Булатова патша Мөһминә- бануда катылык, рәхимсезлек өлгерүне дөрес ача. Ул эшләгән игелегенә үкенә. Әллә үләргәме?!—ди патша, ярсып. Юк, Фәрһат белән Ширинның бәхете өчен үзен тагын бер тапкыр корбан итәргә сәләтле түгел инде ул. Аның йөрәгендә мәкерле уйлар туа. Ул Фәрһат белән Ширинны аерырга карар бирә. Бүлмә эчендә, патшада игелекле хисләрнең бетү символы булып, батып килүче кояш нурлары балкый. Г. Булатова башкаруында ул дәртле, йөрәкле, кабынып китүчәи, шул ук вакытта кискен төшенкелеккә бирелүчән каршылыклы образ булып күз алдына баса. Артистка об-разны нечкә психологик штрихлар белән иҗат итә.
Галия ханым Булатова тамашачылар алдында танылган артистка. Быел аның тууына 50 ел, иҗат хезмәтенә 30 ел тула. Бу датаны РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы тагы да зур уңышлар белән каршы алыр дип ышанабыз.