Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ГАМИЛ АФЗАЛ
ШУНДЫЙ ЛЕКТОРЛАР ДА БУЛА...
Минем, имеш, белем тар; .Җиде класс белем бар, — ’Тагы ни кирәк?
Мин эшләгән секторда Минем кебек лекторлар, Валлаһи, сирәк.
Колын туган айгырдан. Кеше туган маймылдан; Тагын ни кирәк? Күлдә яши кондызлар. Күктә якты йолдызлар Сибелгән сирәк.
Тәмәкедә никотин Бик зарарлы икәнен Аңлатып бирәм. Аракыны эчмәсәң, Баш авыртмый ичмасам Иртәгә иртән.
Что, яшьләр җир сөрә, Арыш, бодай үстерә Целинасында.
Безгә дошман бәйләнә.
Что, кояш әйләнә Җир тирәсендә.
Социализм төзелде, Коммунизмга инде Килеп җитәбез. Комбайн урак ура. Ура! Ура! Ура! Гөрләп үсәбез.
Минем, имеш, белем тар;
Җиде класс белем бар, — Тагы ни кирәк?
Мин эшләгән секторда Миннән оста лекторлар, Валлаһи, сирәк.
116
ТӘМӘКЕНЕ ТАШЛАГАНДА
Тәмәкене зарарлы ди врач, Ә ник тарта үзе алай булгач; Алдаша, конечно. Но, шулай да, Ташларга уйладым мин бу айда.
Хатынга да шуны әйтеп куйдым, Янчыкны, дим, хатын, җыеп куй, дим. Шырпы, кәгазь, тәмәкесе тулып, Күренмәсен күзгә шайтан булып.
Ихтыярым җитте, таптым җаен, Тәүфикъ арга, малай, сәгать саен. Тышка чыкмый утырам сынап көчем, Тарткан кешеләрне күрмәс өчен.
Ташлап булмый диеп әйтмә юкны, Ихтыяр, дим, әллә бездә юкмы? Түз йөрәгем, димен, кичкә кадәр, Премия бирәм, түзсәң әгәр.
йөрәк түзде шулай кичкә кадәр, Түзгән өчен наград сорый, каһәр. Вәгъдә булгач, димен, йөрәк тукта, Бер төрәбез әйдә хатын юкта.
Эзли-эзли эчтән җан чыкты, Хатын яшереп куйган янчыкны. Алла бирде, үләм дигәндә Бер «чикерткә» таптым идәннән.
КЕМ ХАТЫНЫ ДИЕП БЕЛӘСЕЗ...
Бик әйбәтләп чәчен тарап үргән, Кара костюм кигән, күрәсез, Күгәрчендәй утыра кабинетта; Кем хатыны диеп беләсез?
Телефонны бора, Телефонга кычкыра, Бер минут та, җаным, тик тормый. Ярый әле миңа кычкырмый.
Үткән-сүткән булып, йомыш табып, Килеп керәм шулай.
Мин әйтәм:
— Чәйгә кайтасыңмы, сиңайтәм?
Вак начальникларны тетә теге, Минем якка борылып карамый, Ну, мин әйтәм, болай ярамый!
Икенче көн йөгереп килеп җиттем, — Нельзя! — диләр.
Как, мин әйтәм, нельзя! Кем хатымы! Минем хатың бит ул директор.
Может, анда берәр егеттер, Көттем... Көттем... Көттем...
Мине тотып өйгә озаттылар.
Милиция барды артымнан.
Ну, эләкте-е-е миңа хатынна-а-ан!
Икенче кат килсәм ишегенә, Көтел торам азрак бер читтә. Ишек сабын тоткач (нишлим менә), йөрәк жу-у-у китә.
Ну, ничава,
Кайткач килешәбез.
Чөкердәшеп бергә чәй эчәбез.
Баласын да үзе имезә;
Тик шулай да власть сизелә-ә-ә!
Бик әйбәтләп чәчен тарап үргән, Кара костюм кигән, күрәсез, Күгәрчендәй утыра кабинетта; Кем хатыны диеп беләсез?
Минем хатын!
ЗЫЯ МАНСУР
'А'
әҗәт МӘСЬӘЛӘСЕ
Бер каныкса, әҗәл китми диләр, Мин ышанам моңа, әлбәттә.
Ул да ләкин качып йөрер кебек, Акча биреп торсаң әҗәткә.
ШӘП ЯШИБЕЗ, КАРЧЫК
(Р. Бернстан)
Синең белән, карчык, шәп яшибез, Сизә булыр инде халык та.
Ә шулай да,
син оҗмахка керсәң, Алла мине кертсен тамукка...