ШИГЫРЬЛӘР
НУРИ АРСЛАНОВ
★
ДУЛКЫННАР ҺӘМ УЙЛАР
(Шигырьләр циклы)
* * *
Кичкырын. Мин палубада, Су өсте — көзге, Тик артта бөтерелеп кала Пароход эзе.
Бер-бер артлы дулкын килә, Ярга кагыла,
Тын тугай итәкләренә Ятып сарыла.
Таллардан төшкән күләгә.
Тирбәлә суда...
Нигә соң моңсу күңелгә, Кемне юксына?!
Әйе, син үзеңне бик шат Тойсаң да бүген,
Кинәт сагыш ала кайчак Күңелең күген.
Чөнки күпме гомер үткән, Күпме күрелгән,
Сөю, көрәш безне йөрткән, Яшьләр түгелгән...
Күпме Ватан бәхете өчен Күңел сызланган,
Күпме безнең яшьлек көче Утта сыналган...
Пароход аккоштай килә, Кичке тын суда,
Нигәдер моңсу күңелгә, Нидер юксына...
19 —20/VIII. 56.
Колакларын артка салып Чапкан ак этсыман, Чаба дулкын эләктереп Ярның якасыннан.
•С. Ә.- № 12. 49
Яр буйлатып чаба дулкын... Ләкин нинди файда?
Үзен тудырган корабны
Җитү аңа кайда!
Аһ мин дә бит, күпләр кебек, Шул дулкынга иптәш, — Хисләрем тормыш артыннан Чаба җитәр-җитмәс...
20. VIII. 56.
% *
Идел балкып, көмешләнеп торды; Кинәт күкне болыт камады, Гадәтенчә тагын яңгыр койды. Кайгысыннан Идел каралды:
— Мин кояшны, — диде, — сорадым, Синсез дә күп минем суларым...
Кайберәүләр, кызганычка каршы, Тормышта да шулай эшлиләр, Син шатлыкның тәмен татыганчы
Алар сиңа борчу өстиләр.
8.. IX. 56.
Агымга каршы Пароход бара, Үз дулкыннары Иярә аңа.
Агымга каршы Тәгәри дулкын, Тик моннан нинди Үзгәреш булсын? —
Идел туктаусыз Ага да ага, Дулкыннар киртә Булалмый аңа.
Иделгә охшаш
Тормыш агышы... Анда үз урынын Табалган кеше
Юкка кагылмас Кирәксез ярга, Ошап тыйнаксыз Бу дулкыннарга.
27/VIII—56 ел.
50
ИДЕЛ ДИҢГЕЗЕНДӘ
Үз юлыннан Идел ага биргән, Даны чыккан күпме җырларда, Стихия монда гизеп йөргән, Шаһит булып миллион елларга. Менә бүген Идел буылган. Юлларына киртә куелган.
Буйсынырга ләкин теләмәгәч, Идел ташып, җәйгән колачын, Көрәш ачып кеше бил бәйләгәч. Стихия нәрсә кыла соң?! Шлюзлардан чыккач та безне Каршылады Идел диңгезе.
Каршылады күбекләрен чәчеп, Актарылды, шаулап, үкерде, Дулкыннары палубадан ашып. Капитанга чәчрәп сикерде. «Эстония»гә 1 нәрсә бу давыл?! Дулкын ярып алга уза ул.
Яшел маяк булып карваннарга, Яфракларын юып суларда, Толымнарын ташлап давылларга, Дулкыннарга башын куярга, Иске ярда үскән ак таллар, Муен тиңтен суга батканнар!
Күрмәгәндер беркем моңа кадәр Акчарлакның талга кунганын, Талга кунып, тагын суга чумып, Дулкыннарга кагылып уйнавын. Үзгәргәннәр акчарлаклар да, Яраклашып яңа шартларга.
Мин яратам диңгез дулкыннарын, Басып торам давыл каршында: Горурлык һәм шатлык тулы җаным Нидер көтә, никтер ашкына, Чиксез иркен Идел буйларын Ахыры бер дә карап туймамын...
2/IX—1956 ел.
’ «Эстония* — яңа дизельэлектроход исеме.
5>
ИБРАҺИМ СӘЛАХОВ
★
ИСӘНМЕСЕЗ!
Кочагымны җәеп кочакласам, Суырып үпсәм сезнең иренне, Сагыну белән янган йөрәгем Ялкыннарын сезгә бирерме?..
Кулыгызны кысам ике куллап, Күзегезгә карап туя алмыйм, Хисләремнең көчле ташкынын Нинди ярлар белән тыярмын?!.
Мин аерылдым,
Сездән ерак киттем...
Кар таулары аша атладым.
Ләкин,
Сезгә булган җылы мәхәббәтне Салкын тайгада да сакладым.
Диңгез дулкыннары мине күмде, Мин томанга кереп югалдым. Барыр юлым ерак булган саен Сезнең сөю белән ныгайдым.
Таң каршылап очкан кош шикелле, Күтәрел син, җырым, канат как! Бүген җирдә кайгы җиңелеп, Шатлык җиңеп килгән матур чак.
Бүген җирдә Ленин уйларының Яктылыгы җиңә томанны.
Мин үзем дә шул яктылык белән Шатлык өчен җиргә туганмын.
Үтелгән юл артык авыр булды, Җил-яңгырлар анда җитәрлек. Бары Аның уйларының көче Хәл китерде безгә үтәрлек.
Исәнмесез, дуслар!
Исәнме син —
Яшьлегемнең яз ае, Казан!
Җырларыма сыймас шатлыгымны — Сәлам итеп бүген мин язам.
Кочагымны җәеп кочакласам, Суырып үпсәм сезнең иренне, Сагыну белән янган йөрәгем Ялкыннарын сезгә бирерме?!
52
ЕГЕТ КАЙГЫСЫ
Агыйдел алкын икән, Сулары салкын икән. Агыйделкәй кызларының йөрәге ялкын икән.
Ул ялкын сүнми икән.
Тик һаман дөрли икән, Шул ялкында янганымны Ник иркәм белми икән?
Нигә ул килми икән?
Салкын су бирми икән?
Алсу иреннәре белән Елмаеп көлми икән?..
Агыйдел ага-ага
Ялларын ярга кага...
Карлыган кара күзләрең.
Ник мине утка яга?..
Агыйдел тынар әле, Дулкыннар сүнәр әле, Иркәм мине каршылап Елмаеп көләр әле.
АНА
Вакытсыз һәлак булган сөекле әниемә багышлыйм.
Төн уртасы инде күптән үткән, Җидегән йолдыз таңга авышкан.
Куян бүрек кигән җылы өйләр, Ял итәргә яткан тавыштан.
Җир йокларга, ял итәргә яткан, Җил урманга кереп адашкан. Энҗе бәзгә чолгап ботакларын, йокымсырап утыра агачлар...
Төн уртасы инде күптән үткән, Ә бер йортның уты сүнмәгән.
Ялгыз ана... бишек янында, Керфекләре йокы күрмәгән.
Бала йоклый тәмле төшләр күреп, Агач атка менеп ярыша. Болытларга ,оча, канат кагып, Яиа дөнья белән таныша.
Керфекләре аның озын, кара, Иреннәрен чия үпкән ич.
Ана үзенең матурлыгын биреп, Бу баланы сагынып көткән ич.
Шуның өчен ана күзен алмый, Күргән саен килә күрәсе.
— Син бит яшьлек! Минем яшьлегем, Нинди матур булып киләсең...
Улларга да, кызларга да уртак, Ана бүлми үзенең сөюен, Нинди шагыйрь әйтә алыр икән, Бала өчен ана көюен?
❖ *
Ана утыра һаман бер ялгызы, Җәйгән урынына да ятмыйча, Ул уйлана башын кулына салып, Таң аттыра керфек какмыйча.
Аның улы инде егет булган, Диплом алып киткән еракка.
«Мин инженер хәзер, яңа ж.ирдә Матур итеп корам тораклар»
Дип, язган ул үзенең бер хатында, Әнисен дә сагынып чакырган.
— Шундый хатны тагын укымыйча, . Ничек инде йоклап ятырга.
Бар кайгыны ана үзенә ж.ыя, һәр шатлыкка өсти яңаны.
Нинди өмет, нинди шатлык белән, Ана сөя һәрбер баланы.
Ир баласы инде ата булган, Кыз баласы инде, яшь ана. Ә ул һаман, алар өчен уйлый, Алар өчен сызлый, ут яна.
Җир уяна яна шатлык белән, Урам атлый тагын тавышлап. Ана утыра һаман йокламыйча, Колак салып һәрбер тавышка.
Җәйгән урынына да башын куймый, Ана уе бик-бик еракта.
Күз алдында аның яңа шәһәр, Улы салган матур тораклар...
Күз алдында аның алтын дулкын, Бодай пешкән иркен далалар.
— Бу бит өмет, бу бит иртә, Бу бит безнең туган балалар...
Ир иптәшләр, кайчак юкка гына, Аналарның сөюен көнлибез.
Аккош кебек сөя белсәк тә без, Ана кебек сөя белмибез.
ТАҢ АЛДЫ
Мин аларның серен ишетмәдем. Ишетсәм дә барыбер әйтә алмам. Яшьләр серен ачу белән генә Яшьчегемә инде кайта алмам...
Мин көнләшәм ахры. Дөресен әйтсәң, Кем сагынмый үткән яшьлеген.
Күксел таулар булып бик еракта, Бик еракта калды яшьлегем.
Алар икәү... берсен-берсе тыңлап, Юлсыз юлдан атлап баралар. Ал гөләпләр иелеп, артларыннан Ямансулап карап калалар.
Алар айны ахры күрмиләр дә, Чулпан йолдыз барыбер билгесез... Серләшер сер әле башланмаган Таң нурлары нигә килдегез?..
Ике дуска тиңдәш пар булып Башакларын ия бодайлар.
Бәлкем —
Яна туйның пар бәлеше Салыначактыр шушы бодайдан.
Мин аларның серен ишетмәдем, Ишетсәм дә барыбер әйтә алмам. Яшьләр серен ачу белән генә, Яшьлегемә инде кайта алмам...
1956.
МОСТАФА НОГМАН
КҮПТӘН-КҮПТӘН
Көн чалт аяз, юк бер болыт күктә, Җиргә сибә кояш җылысын, Бар табигать сусап, яңгыр көтә, Кайчан явар, аны кем белсен.
Көннәр үтә...
Ә бер көнне шулай
Кырлай урманнары буеннан — Күтәрелгән болыт сыеша алмыйча, Янгыр коя башлый куеныннан.
Шатлык белән тибә бар йөрәкләр, Татлы дымга туена җир анда, Ә малайлар:
— «Алтын ява» диеп,
Чабышып уйный башлый урамда.
Гөрләвекләр ага...
Габдуллалар
Су көймәсе агызып гөр килә:
— Синеке, дип, Тукай,
— Минеке, дип,
— Әхтәринеке, дип, бу көймә.
... Бик күп еллар үтте аннан бирле, Бик күп сулар акты әкертен...
Яшь Тукайны мин тик хыял аша Күз алдыма шулай китердем.
Ә ул хыял — нәкъ чынбарлык бүген, Ә ул көймә — бик күп көннәрдән — Бөек Тукай исемен йөртә торган Зәңгәр пароходка әйләнгән.
56
СӨББҮХ РАФИКОВ
★ *
ТӨНЬЯК БАЛКЫЙ
Зәңгәр нурлар чәчеп күк йөзенә Янып тора төньяк балкуы. Тундраны ак паласка төрә Томанланган январь салкыны.
Дулкын-дулкын булып һаман да Нурлар җәелә күктә туктаусыз, Карбыз исе килә һавадан, Мондый төннәр үтә йоклаусыз.
Кар диңгезе торган урыным, Җил искәндә, гүя, кар ага, Миннән ерак киек каз юлы Төрле төскә кереп тик яна.
Кышкы салкын. Күксел таулары, Ята монда карлар ел буе, Төньяк балкый, бизәп һаваны, Карап туялмассың һич шуны.
КОТЫП ТӨНЕ
Котып төне. Кояш һич күренми, Көннәр шундый кыска, тик бары Азрак яктырып ала офык чите — Ашыгып төшә җиргә караңгы.
Томанланып тора кышкы һава, Зәһәр салкын көйдерә битләрне; Мамык бәсләр кунган куакларга, Бу салкынның бармы чикләре?
Таймыр тундрасы—без торган җир, Котып төнен кичерә һәр елны. Февраль җитми һич күренми кояш, Тундра йоклый кышкы йокыны.
Ак юрганын ябынып тундра йоклый, Кыска җәйне күрә төшендә, Юк, йокламый, монда тормыш кайный,
Яңа шәһәр үзенең эшендә!
Шәһәр туды тундра күкрәгендә: Үсә сарайлары, йортлары, Томан, караңгылык арасыннан Балкып тора якты утлары!
йолдызлар да төссез булып кала, Җирдә янган утлар каршында, Исең китә менә бер уйласаң— Яңа дөнья сиңа ачыла.
Сокландырып салкын тундраны, Таза егетсыман яшәреп,
Күкрәп тора безнең Норильски — Ерактагы котып шәһәре.
Якты нурлар сибеп котып төненә Автобуслар үтә тын гына, Баганалар тулы зәңгәр утлар, Маяк була барган юлыңда.
Күп аучылар килә колхозлардан «йомшак алтын» төяп нартага;
План үтәп, өстен чыгу өчен ■ Ярышып эшли төньяк халкы да.
Партиябез безнең һәрбер эшне Халык бәхете өчен хәл кыла; Җирдә тату яшәү һәм тынычлык Хисе белән йөрәк талпына.
Кыш. һава саф. Салкын. Кай араны Талгын гына җиргә кар ява, Юк! Кар түгел, гүя җирне күмеп Болытлардан ак чәчәк ява!
ГАЛИМҖАН НАСЫЙРОВ
Инештән бер чүмеч суны Сипкән идем комлы ярга; Бик тиз генә кибеп киткәч, Утырдым чумып уйларга...
Аерылсаң илдән-көннән Бетәрсең дим сулып-кибеп, Инешнең алып сибелгән Шул бер чүмеч суы к