М. ҖӘЛИЛ — ТӨРЕКМӘН ТЕЛЕНДӘ
> Үткән елны Ашхабадта төрекмән телендә Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләр циклы аерым җыентык булып басылып чыкты *.
Төрекмән халкы китап сөя, күп укый. Яхшы китаплар магазиннарда озак тормый.
Кара-ком чүлендәге ерак авылларда да, гөрләп торган шәһәр- поселокларда да Мәхтүмкүли, Кә- минә, Зәлили, Молланәпәс, Молла Мурт һәм хәзерге заман шагыйрьләренең җырларын, шигырьләрен куп укыйлар, җырлыйлар.
Узган җәйне Чарджоу, Мары һәм Ашхабад шәһәрләрендә китап мага-зиннарында төрекмән поэзиясе клас-сикларының китапларын сорагач:
— Берсе дә юк, күптән таралып бетте!—дигән җавап ишетергә туры килде.
Муса Җәлил китабы да шул ук магазиннарда табылмады. Биш меңлек тираж белән чыккан китап тиз вакытта таралып беткән булып чыкты.
чыларның әсәрләрен тәрҗемә итү буенча да зур эшчәнлек күрсәтә. Гөрекмән укучылары Л. Толстой, М. Горький, М. Шолохов әсәрләрен Кербабаев тәрҗемәсендә укыйлар.
Берды Кербабаев төрекмәнстан халкын М. Җәлил шигырьләре белән дә таныштырып, зур һәм фай-
1 Муса Җәлил. Гошгылар. Төрекмән дәү- |т издательствосы. Ашхабад. 1955. далы эш эшләгән. Җыентыкта М. Җәлилнең Моабит шигырьләренең күпчелеге тәрҗемә ителгән. Тик монда бу циклдан берничә шигырь генә: «Бөрлегән», «Үлемгә», «Күршеләр» исемле шигырьләр генә кермәгән. Җыентыктагы күп ши-гырьләр төрекмәнчә дә матур яңгырыйлар. Берды Кербабаев тәрҗемә өстендә күңел биреп, эшләгән, төрекмән афоризмнарын, халык сүзләрен мул кулланып, текстны җиңел укырлык, истә калырлык итеп тәрҗемә иткән. Уңышлы тәрҗемәләрдән «Кыз җыры», «Яулык», «Кичер илем», «Урман», «Кошчык», «Хат», «Шагыйрь», «Гөл», «Хәдичә», «Юллар», «Яшь ана» кебек шигырьләрне күрсәтергә кирәк.
Төрекмән халкында шундый матур гадәт бар: кичәләр, мәҗлесләр шигырь, җырдан башка үтмиләр. Берәр утырышу—мәҗлес булдымы, халык җырчылары дутар уйнап, Мәхтүмкүлинең «Җирдә», «Су калмас», «Белмәдем», «Таулар» һ. б. шигырьләрен, Кәминәнең «Сау чакта дуслар барып йөрешегез», «Бу дөньяда һич ни белми көн күрдем» кебек әсәрләрен җырлап, халыкның күңелен ачалар. Хәзерге чор шагыйрьләреннән Ата Салих, Н. Пом- ма, Анна Ковусов -кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен дә җырлыйлар. Шундый утырышуларда миңа Муса Җәлил шигырьләрен, җырларын да ишетергә туры килде.
Августның эссе бер киче иде. Көндез температура 35—40 градус тирәсендә торып, кояш баегач, Копет- Дагтавыннан бераз җиләс һава иссә дә, Ашхабадта кичеп гаять бөркү, эссе булды. Тирләп-пешеп күкчәй эчкән чакта, күрше террасада берәү
М. Җәлилнең шигырьләрен Төрек- мәнстанның күренекле язучысы Берды Кербабаев тәрҗемә иткән. Б. Кербабаев роман, хикәя, пьесалар, кино-сценарийлар язу белән бергә, башка телләрдән классик язу
114
Мәхтүмкүлипең «Тормас» шигырен кычкырып укый башлады. Кичке тый һавада тавыш ачык яңгырады, без дә сокланып тыңладык:
Куркакларның булмас намусы — аңы. Сугыш купса — алар ташлар коралны. Куркакларның ун меңнән ашкан саны Батырларның алты йөзенә тормас!
Безнең белән чәй эчкән бер төрекмән егете шигырь укылып беткәнме көтте дә:
— Муса Җәлилнең дә шундый сүзле әсәрләре бар бит!—дип, үзе дә шигырь әйтә башлады:
Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә Батыр каны тама йөрәккә.
Аннан соң ул безгә дутар уйнап Кербабаев тәрҗемәсендә М. Җәлилнең «Ышанма» шигырен җырлады. М. Җәлил шигырьләренең шундый утырышуларда җырлануы миндә шатлык хисләре дә, горурлык та тудырды. Төрекмән халкын М. Җәлил шигырьләре белән таныштырган өчен Кербабаевка рәхмәт әйтәсе, кулын кысасы килде.
Рәхмәт әйтү белән бергә, тәрҗемәдәге кайбер җитешсезлекләрне дә күрсәтмичә китеп булмый. Яхшы, уңышлы шигъри тәрҗемәләр арасында, алтын бодай бөртекләре арасындагы бакра кебек, кытыршы сүзләр, җөмләләр очрый. Алар Муса Җәлилнең шигырьләрен тулы аңлау мөмкинлеген бераз киметәләр. Мәсәлән; «Җырларым» шигырендә авторның бик көчле, йөрәктә кала торган:
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю — Яшәвемнең бөтен мәгънәсе, —
дигән юллары, төрекмәнчә:
Шигыремдәге ялкын, сөю, хакыйкать — Яшәвемнең, терелегемнең маясы, —
дип алынган. Монда «маясы» сүзе урынсызрак. Төрекмәнчә «мәгънә»- не «мана» диләр. Бу җирдә дә «маясы» урынына «манасы» булса, уңай- лырак булачак кебек.
«Сандугач һәм чишмә» баллада сында сандугач агулы су эчеп чиш мәгә егыла. Татарча:
Сөйгәне куенында Соңгы каг талпынгач, Шат, мәгърур һәм батыр Җан бирә сандугач, —
строфасы тәрҗемәдә:
«Батыр егет куйнында...» —
дип бирелгән. Гәрчә шуннан югары юлда гына: «... Деррев чешмә йыкыл- ды» җөмләсе булса да (бердән чиш1 мәгә егылды).
«Корыч» шигыре тәрҗемәдә нигәдер «Кайгылы баш» дип язылган. Бу шигырьдә түбәндәге юллар:
«...Утны, суны кичеп кешелеккә Яулап алдык бөек чынлыкны. Безнең яшьлек менә шулай үтте, Корыч менә шулай чыныкты!» —
тәрҗемәдә башкачарак яңгырый:
...Уттан, судан атлап җиттек кешелеккә Яулап алдык чын хакыйкатьне.
Яшьлек шулай үтте, төштем хурлыкка Кандала чакты мине каты (?)
Б. Кербабаев «Томаулы гыйшыкны төрекмәнчә «Маңкалы ашык» дип тәрҗемә иткән. Үзбәкләрдә һәм төрекмәннәрдә «томау» сүзе бар. Ул күп куллаиылмаса да, укыган кешегә аңлаешлы сүз. «Томаулы ашык» дип алу, бәлки, яхшырак булыр иде.
«Төзүче» шигырендә дүртенче, бишенче, алтынчы һәм сигезенче, «Вәхшәт» шигырендә алтынчы һәм ундүртенче строфалар ни өчендер юк. Шуның белән бергә кайбер шигырьләр, безнең карашыбызча, йомшаграк тәрҗемә ителгәннәр («Аяксыз», «Дүрт гөл», «Буран»). Әмма болар җиңел төзәтелә торган кимчелекләр. Гомумән, Берды Кербабаев тәрҗемәсендә Муса Җәлил ши-гырьләренең төрекмән, телендә басылып чыгуы безнең өчен дә, төрекмән халкы өчен дә шатлыклы күренеш. Бу китапның басылуы тугандаш халыкларның дуслыгы турында сөйләү белән бергә, бу дуслыкны ныгытуда да билгеле роль уйнар.
T. ФА ИК.