Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ИКЕНЧЕ ТОМЫ


Соңгы елларда Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнү, бай мирасын халыкка җиткерү буенча шактый зур эшләр эшләнде. Мәсәлән, герой-ша- гыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында 1953 елның апреленнән 1956 елның июненә кадәр вакыт эчендә генә рус телендә 70. татар телендә 60 мәкалә, очерк һәм истәлекләр басылды. М. Җәлилнең шигырь һәм поэмалары моңача булмаган зур тираж һәм күләм белән рус, татар, башкорт, казакъ, үзбәк, төрекмән, чуваш һ. б. телләрдә басылып чыкты. Татар телендә М. Җәлилнең өч томлык сайланма әсәрләренең хәзерләнүе һәм басылуы культура тормышында зур вакыйга булды. Мондагы күп кенә әсәрләр белән (аеруча I нче һәм III томда) укучылар беренче тапкыр очраштылар. Сайланма әсәрләрне төзүче, шагыйрьнең тормыш иптәше Әминә ханым Җәлилова М. Җәлилнең архивта саклана торган шигырьләрен, поэ-маларын, мәкаләләрен, хикәя, тәр-җемәләрен матбугатта беренче тапкыр шундый мул итеп басып чыгарып, фән эшчеләрен дә, укытучыларны да, киң укучылар массасын да шатландырды. Бу томнар М. Җәлилнең төрле өлкәдәге күпкырлы эш- чәнлеге, талантлы шигырьләре, поэмалары, үткен, тирән эчтәлекле тәнкыйть мәкаләләре, төрле жанрдагы әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирәләр.
Икенче томга XXII XXIII М. Җәлилнең поэ-малары, либреттолары һәм фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре урнаштырылган. Алар М. Җәлилне зур шигырь культурасына ия булган лирик шагыйрь дә, поэмалар остасы да итеп күрсәтәләр.
Моңа кадәр М. Җәлилнең поэмалары төрле җыентыкларда яки аерым китап булып («Хат ташучы», «Илдар», XXII М. Жәлил. Сайланма әсәрләр. 3 томда.
XXIII том. Төзүчесе Әминә Жәлилова, Гази Кашшаф редакциясендә. Таткнигоиздат, 1955.
«Алтынчәч») басылып чыксалар да, күпкенәләре укучыларга таныш булсалар да, барысы бергә тупланып чыкканы юк иде. «Кояш һәм директор» поэмасы ки-тапта беренче тапкыр басыла. Ә мораль темасына багышланган «Хулиган» поэмасы (1928 ел) укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
М. Җәлилнең поэмалары һәм ли-бреттолары татар совет поэзиясе та-рихында күренекле урын тоталар. Ул үзенең поэмалары белән татар совет эпосын үстерүдә зур роль уйнады, «Үткән юллар», «Алтынчәч», «Хат ташучы» кебек әсәрләре белән поэмалар жанрын тагы да баетть/.'
М. Җәлилнең поэмалары эчтәлек һәм жанр төре ягыннан бер-берсен- нән нык кына аерылып торалар. «Алтынчәч» һәм «Илдар» — либретто формасында язылган драматик поэмалар. Ә «Джим» — поэма-бал- лада. Менә «Джим» поэмасы. Әсәрнең сюжеты да, композициясе дә гади. Вакыйга бары подвалда, кечкенә кыз Эммага һәм курчак Джимга бәйләнешле рәвештә бара. Шагыйрь укучыны бала дөньясы белән генә чикләми, ә зур иҗтимагый тормыш турында уйландыра. Нәтиҗәдә Эмманың курчагы белән булган вакыйга тирән социаль эчтәлеккә ия булган һәм фашистик Германия өчен типик күренеш булып күз алдына баса. М. Җәлил фашизмны халык тәненә канлы тырнагын ба
101
тырган явыз карчыга образында гәүдәләндерә. Бу гомумиләштерел- гән символик образ бик үткен итеп фашизмны кузалларга ярдӘхМ итә. Фашизмның, халыкка дошманлыгын ачуда бала образы зур роль уйный. Шагыйрь фашизмны тормыш, яшәү, балаларга каршы куеп, антитеза алымы белән сурәтли. Ул баланы чәчәк белән чагыштыра һәм фа- <шизм шундый нәфис чәчәкләрне корыта, фашизм гомумән кешелекнең, ' матурлыкның, тормышның явыз дошманы дигән зур поэтик фикер үткәрә. М. Җәлил «Джим»да поэма-баллада жанры сораган күтәренке моментны оста тотып алган һәм аны шундый ук күтәренке тонда күрсәтә алган. Ул, Толстой, Пушкин, Тукайлар кебек, балалар әсәренең поэтик яктан матур эшләнешенә, телнең сафлыгына һәм эмоциональ булуына, композициянең гади ҺӘхМ төзеклегенә, сюжетның ачык һәм аңлаешлы булуына нык игътибар иткән. «Джим» — татар совет балалар поэзиясендәге күренекле поэмаларның берсе.
М. Җәлил үзенең поэмаларында бәхетле тормышка ирешкән күмәк хуҗалыклы яңа авылны, аның тырыш, эшчән кешеләрен аеруча яратып тасвирлый. «Кояш һәм дирек- тор»да да, «Иделдән хат»та да, «Сәрвәр»дә дә, «Җ’иһаи»да да, «Хат ташучы»да да вакыйга авылда бара. Бу поэмалар шагыйрьнең хезмәт кешеләре белән якыннан аралашуның нәтиҗәсе буларак туалар. «Иделдән хат» әсәрендә шагыйрь-нең тормыштан алган кичерешләре, тойгыларының яңа булуы бик нык сизелеп тора. Лирик геройның кичерешләре эмоциональ тонда тасвирланган. Шулай да поэмага вакыйга һәм детальләрне чорның характерлы вакыйгалары итеп гому-миләштереп, тирән эчтәлекле итеп күрсәтү осталыгы җитми. «Кояш һәм директор» поэмасында шагыйрьнең материалны поэтик яктан тирәнрәк үзләштерүе күренә. Авторның төп максаты — яңа җирне, яңа кешеләрне, илнең шат гомерен тасвирлау. Яңа табигатьле туган җир һәм аның бәхетле кешеләре турында җырлау поэманың төп пафосын төзи.
М. Җәлил бу идеяне ачу өчен Кояш. Директор, Туган җир кебек синтетик характердагы образларны, лирик типиклаштыру һәм эпик тасвирлау алымнарын да куллана.
Эпик тасвирлауда ул чорның җанлы типик образларын тудырырга омтыла. Тик эпик хикәяләүгә зур гомумиләштерү, вакыйгаларга, көнкүреш детальләренә тирән социаль- иҗтимагый эчтәлек җитми. Конфликтның йомшаклыгы образларның тонык булуына алып килгән. М. Җәлил директор образында хезмәт кешесенең җыелма образын тудырырга омтылса да, образ өчен характерлы сыйфатларны таба алмаган. Директорны чорның типик герое итеп күрсәтә торган ситуация булмаганга да, автор вакыт-вакыт образны риторик планда ачуга күчеп китә. Әмма поэманың эчтәлеге эпик тасвирлауның сюжетына караганда киңрәк һәм тирәнрәк. Эчтәлек совхоз эшчеләренең зур тырышлык белән мул иген үстерүләрен, туган илгә икмәк бирүләрен сурәтләү белән генә чикләнми. Поэма яңа җир, шатлыклы тормыш турындагы лирик тасвирлауны да, лирик-эмо- циональ эчтәлекне дә эченә ала. һәм әйтергә кирәк, идея эчтәлегенең тирәнлеге күбесенчә лирик типиклаштыру алымнары ярдәмендә ачыла да. Лирик чигенешләр туган җир образын гомумиләштереп, ти-рән социаль эчтәлектә ачарга, тарихи аспектта яктыртырга ярдәм итәләр. Халыкның патриотик хисләрен ачуда, образларны лирик яктан тасвирлауда җырлар да шактый әһәмиятле урын тоталар. Әсәрнең лирик-эмоциопаль яңгырашын тудыруда табигать күренешләре зур роль уйный. Вакыйгалар, образлар кояшка бәйләнешле рәвештә ачылалар. Поэма шаянрак тонда кояшның йокыдан уянуын тасвирлау белән башланып китә һәм ул бөтен поэма дәвамында күктән совхоз тормышын «яктыртып», персонажларның эшләрен «күзәтеп» тора. Кояшның роле композиция чарасы булу белән генә чикләнми. М. Җәлил кояш образында бәхеткә ирешкән совет иленә һәм шул бәхетне табучы хезмәт ке
102
шеләренә мактау җырлый, кояшны яңа дөньяның бәхет символы буларак күрсәтә. Автор совхоз тормышы белән бергә, бөтен совет илен кояшлы ил итеп күз алдына бастырырга омтыла. Шулай да кояш образына салынган социаль-философик эчтәлек бөтен тирәнлегендә ачылып җит-мәгән: вакыт-вакыт образның символик мәгънәсен конкрет сурәтләү каплап китә. М. Җәлил «Үткән юллар», «Сәрвәр», «Хулиган» һ. б. әсәрләрендә шартлылыкның гиперболик һәм фантастик формаларын кулланмый. «Кояш һәм директор»да автор шундый шартлылыкны образ төзүдә һәм сюжетта типиклаштыру-ның бер алымы буларак файдалана.
«Җиһан» — кечкенә күләмдәге эпик поэма. Эчтәлегенең хикәяләү рәвешендә язылуыннан чыгып, AL Җәлил поэманы беренче вариантта үзе дә «колхоз хикәясе» дип атаган. Автор колхоз авылында булган гади вакыйганы сурәтләп, социалистик җәмгыятьнең шәхесне үстерүен, кеше аңындагы искелек калдыкларын бетерергә ярдәм итүен күрсәтә. Бу идея колхозчы Шәнгәрәйнең башыннан кичергән бер ва-кыйгага бәйләп ачыла. Поэмада Шәнгәрәйнең рухи эволюциясе ачыла. Шагыйрьнең осталыгы вакыйгаларны эчтәлекле һәм төзек итеп оештыра алуында гына түгел, ә шул вакыйгаларга бәйләп, геройларның эчке дөньяларына тирән итеп үтеп керүдә, җанлы образлар тудыруда да күренә. «Кисәкләр», «Үткән юллар», «Сәрвәр» һ. б. поэмаларында шагыйры образның социаль йөзен ачуга гына төп игътибарын юнәлтсә, «Җиһан» поэмасында геройның үзенә генә хас үзенчәлекләрен сурәтләүгә дә әһәмият бирә. Җиһан да, Гәрәй дә җанлы образлар булып күз алдына киләләр.
«Сәрвәр», «Үткән юллар», «Кояш һәм директор», «Җиһан» һ. б. поэмаларындагы бай тәҗрибәгә таянып, М. Җәлил үзенең күренекле «Хат ташучы» поэмасын тудырды.
«Хат ташучы» — шатлыклы тормыш, бәхетле яшьлек, матур мәхәббәт турындагы гүзәл поэтик әсәр. Бу поэмада шагыйрьнең яшьлек һәм мәхәббәт темасын яктырту буенча зур үсеше күренә. М. Җәлил «Сәрвәр» поэмасында һәм бу чорда язган шигырьләрендә мәхәббәтне тарихи-социаль аспектта, социализм төзү көрәшенә бәйләп, социалистик идеал яктылыгында сурәтләүгә иреште. Ул мәхәббәтне социал яктай яктыртуга әһәмият биреп бик яхшы эшләде, әмма эмоциоиаль-пси- хологик як белән бергә органик рәвештә кушып тасвирлый алмады. «Зәйнәп» поэмасында (1932) туры сызыклылык һәм ясалмалык аеруча көчле. Шагыйрь сөю хисен станокларга һәм норма күрсәткечләренә кирәгеннән тыш бәйләп сурәтли. Бу — шул чор әдәбияты өчен характерлы кимчелек иде. Шагыйрьләр күп очракта ике гашыйкның мәхәббәтен тик җыелышларда, хезмәттә, көрәштә күрсәттеләр. 30 нчы еллар тәнкыйте айлы төндә, сандугачлы алсу таңнарда, чишмә буйларында офтанулар белән тасвирлауны мещанлык дип карады. «Хат ташучы» поэмасында мәхәббәтнең тормышчан чынлыгында тасвирлануы М. Җәлилнең зур уңышы булды. Ул сөюне бөтен газаплары, шатлыклары белән күрсәтә. «Хат ташучы»да да геройлар хезмәттә биреләләр, әмма монда хезмәт белән мәхәббәт ясалма рәвештә бергә бәйләнмәгән. Биредә мәхәббәтне тасвирлаудагы эмоцио- наль-психологик як белән социал як бергә аерылгысыз бер бөтен булып кушылган. «Хат ташучы» үзенең эчке рухы белән мәхәббәтне гарипләш- тереп сурәтләгән әсәрләргә һәм тәнкыйтькә полемика рәвешендә язылган. Шагыйрь үзенең әсәре белән мәхәббәтне тормышчан итеп, яшьлекнең бөтен матурлыгында сурәтләүне яклап чыга. М. Җәлил «Хат ташучы»ны язганда жанр үзенчәлегенә бик нык әһәмият биргән, үзе-нең әсәрен повесть итеп түгел, ә поэма итеп язган. Шагыйрь Булат белән Фәйрүзәнең мәхәббәтен «тормыш прозасы» белән түгел, ә күтәренке моментларында, поэтик югарылыкка күтәреп тасвирлый. «Хат ташучы»да М. Җәлил лирик тасвирлау белән эпик хикәяләүне бергә матур итеп кушуга, эпик хикәяләүнең тирән эчтәлекле булуына, җан
103
лы характерлар тудыруга ирешә. Поэманың сюжеты гади һәм тормышчан, кызыклы һәм мавыктыргыч. Шагыйрь үзенең төп игътибарын җәмгыять тормышын киң полотнода күрсәтүгә түгел, ә геройларның эчке дөньясын, психологиясен тирән итеп ачуга юнәлтә, Булат һәм Фәйрүзә хисләрен калку итеп тасвирлый. Поэманың конфликты да үзен-чәлекле: ул эчке каршылыкка, психологик каршылыкка корылган. Поэманың бу үзенчәлекләре аны лирик- психологик поэма дип атарга мөмкинлек бирә. Геройларның, аеруча Булатның эчке дөньясына тирән үтеп керүе шагыйрьнең зур уңышы, яңалыгы булды.
Җыентыкта М. Җәлилнең күренекле поэмалары һәм либреттолары туплануын башта ук әйтеп үткән идек. Шулай да шагыйрьнең эпик әсәрләрен тагын да тулырак һәм киңрәк күрәсе килә. М. Җәлилнең беренче поэмалары 1923 — 24 елларда ук матбугат битләрендә күренә башлыйлар. 1923 елны «Чаян» жур-налында «Яна тарихы әнбия» («Пәй-гамбәрләрнең яңа тарихы») исемле поэмасы басылып чыга. М. Җәлилнең бу поэмасы шул чор поэзиясе өчен дә, шагыйрьнең үз иҗаты өчен дә әһәмияткә ия. М. Җәлил бу әсәрен Рабгузиның «Кыйссәи эль әнбия» исемле китабыннан файдаланып язган. Пәйгамбәрләр тарихын яктыртудагы яңалык традицион образларны, сюжетны дингә каршы эчтәлектә яктырту белән, дини эчтәлеккә дингә каршы эчтәлек салу белән бәйләнгән. Поэмада ике капма-каршы көчнең: алла һәм кешеләрнең көрәше, бу көрәштә адәмнәрнең күк көчен җиңеп чыгулары хикәя кылына. 1924 елда М. Җәлил тарихи-революцион темага ике поэ-ма: «Авыру комсомолец» һәм «Ки- сәкләр»не («Немец коммунисты белән язышкан хатлар») яза. Бу поэмалар җыентыкта юк. Җыентыкның «Сайланма» булуы да бу кимчелекне акламый. «Зәйнәп», «Иделдән хат» яки «Таң алдыннан» кебек. шагыйрьнең художество яктан көчсез әсәрләрен төшерү хисабына да, бәлки AL Җәлилнең бу беренче поэмаларын урнаштырырга мөмкин булыр иде.
Моабит циклы шигырьләренә бирелгән комментарийлар аеруча төгәл, бай, фәнни һәм эчтәлекле. Шушы искәрмәләр аша гына да М. Җәлилнең тоткынлыкта шигырьләрен ничек эшләвсн ачык күз ал-дына китерергә мөмкин. Поэмаларга бирелгән искәрмәләр тулы ук түгел. Мәсәлән, «Яшьлек» турында: «Бу — шагыйрьнең кулъязмасыннан алынды. 1938 елда язылган», дип кенә бирелә. Шуңа да укучы бу әсәрне аерым төгәлләнгән поэма итеп кабул итә һәм «Яшьлек»не укыгач, сюжетның тәмамланмавыннан бераз гаҗәпкә кала. Искәрмәдә «Яшьлек»пең бөтен әсәр булмыйча, 1938 елны коллектив шагыйрьләр язган «Яшьлек юлы» поэмасына М. Җәлил хәзерләгән бер бүлек кенә икәнен әйтергә иде.
Шигырь һәм поэмалар яхшы итеп редакцияләнгән. Шулай да автор сүзләре язылышындагы кайбер моментлар бәхәс уяталар. ААәсәлән, Моабит циклындагы шигырьләрне язуда бер үк грамматик принцип тотылмаган: кулъязмадан турыдан-ту- ры күчерелгән: «Шул кадәрле җирдә хаккыбыз». Яки «Тик булса иде ирек» җырын гына карыйк. Кайбер сүзләрдә сузыклар төшерелгән: «Җидгән йолдыз», «Кылчым булса» һ. б., ә шул ук җырдагы «сызылып таңнар атканда» юлында аваз йотылуы искә алынмаган. Безнеңчә «җидегән»не һ. б. сүзләрне дә дөрес итеп язу уңышлырак булачак. Ә кулъязмадагы язылыш турында искәрмәдә генә әйтеп үтәргә иде.
Әмма бу ваклыклар җыентыкның әһәмиятен киметмиләр. Гомумән, М. Җәлил әсәренең икенче томын укучылар төзүчегә дә, редакторларга да рәхмәт әйтеп, шагыйрьнең поэма һәм шигырьләрен зур ләззәт белән укыячаклар.