КОМПОЗИТОР МАНСУР МОЗАФФАРОВ
Н. ТАУБЕ
★
Мансур Әхмәт улы Мозаффаров 1902 елның 6 мартында Казан шәһәрендә туа. Ул бала вакытында ук 'тар халык җырлары белән нык иксына, бала вакытында ук ха- җырларын, «Сәйяр» труппасы .игистлары тарафыннан башкарылган җырларны яратып, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә һәм соңга табарак шул труппаның оркестрында эшли башлый. Нота белән дә беренче тапкыр шунда таныша.
1919 елда Мансур Мозаффаров Казан музыка техникумына укырга керә, аны кларнет классы буенча 1923 елда тәмамлый. Аннан соң белемен дәвам итү өчен Москва консерваториясенә укырга китә. Анда проф. А. Н. Александровтан композиция классы буенча, С. Н. Васи- ленкодан инструмент классы буенча бай мәгълүмат ала. Аның иҗади эш- чәнлеге 20 елларда татар халык җырларын төрле инструментлар белән (скрипка, виолончель, флейта, фортепиано) башкарырлык итеп эшкәртүдән башланды. Ул музыкаль эшкәртү өчен күбрәк борынгы, озын, интонацион бизәкләргә бай, сузынкы көйләрне сайлап ала.
Москвадагы татар театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшләү белән бергә, Мансур ЛАозаф- фаров оркестр белән таныша, эре музыка инструментларында уйнауда үзенең көчен сыный, тынлы оркестр өчен марш яза. Аның бу маршына хәрби маршларга үткәрелгән конкурста премия бирелә.
1931 елда, консерваторияне тәмамлагач, Казанда Татарстан радио комитетында эшли. Биредә эшләгәндә ул, илдә бара торган үзгәрешләрне чагылдырып, актуаль темаларга күп кенә җырлар яза. «Колхозчылар маршы», «Ударниклар маршы», «Металл җыры», «Пионерлар маршы», «Октябрь җыры» шул чорда языл-ганнар. Шунысы характерлы: җырларда татар музыкасындагы бер тавышлы җыр традицияләреннән ике тавышлы җыр элементларын файдалануга күчәргә омтылу сизелә.
Мансур Мозаффаров 1933 елда, сюита язып, симфоник жанрда үзенең көчен сынап карый, тантаналы марш һәм увертюра яза. Монда да автор халык җырларыннан файдалана. Композитор бу әсәрләрендә милли темаларны оркестр палитрасы буяулары белән баетуга ирешә.
1937 елда Казанда Татар җыр һәм бию ансамбле оеша. Мозаффаров Москвадан торып аның белән актив иҗади элемтә тота ’.
30 елларның икенче яртысында М.' Мозаффаров күп кенә җыр һәм романслар яза. «Салкын чишмә», «Яз да була», «Эрбет» җырларын катнаш хор белән башкару өчен эшкәртә. Аның болардан тыш бу чорда язылган «Сайра, сандугач», «Җиләк җыйганда» һ. б. җырлары халык арасына тиз һәм киң таралды. «Тын бакчада», «Беренче мәхәббәт» һ. б. романслары моңлы, самими булулары белән аерылып тора.
1 1934—38 елларда М. Ә. Мозаффаров Москва консерваториясенең башкорт опера студиясендә укыту бүлеге мөдире, теоретик фәннәр буенча укытучы була. Шул ук вакытта Москва консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә дирижерлыкка өйрәнә.
84
Башка татар композиторлары белән беррәттән М. Ә. Мозаффаров та 1937 елда бөек рус шагыйре А. С. Пушкин юбилей датасы уңае белән аның шигырьләренә романслар язды. Татарстан композиторларыннан Пушкин сүзләренә язылган романслар арасында Мозаффаровның «Ер- лама син, чибәрем» романсы зур игътибарга лаеклы. Биредә композитор рус классиклары традициясен киң файдалана. Шул ук вакытта бу әсәр чын мәгънәсендә милли әсәр.
Мозаффаров балалар өчен җырлар тудыру өлкәсендә дә актив эшли. Аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган җырлары аерым җыентык булып басылып чыкты.
1938 елда татар опера студиясенең беренче чыгарылышы була. Мозаффаров та үзенең туган шәһәренә кайта. Ул зур иҗади эш җәелдерә, музыкаль драматик жанр өстендә эшли башлый. 1939 елда М. Фәйзинең «Галиябану» пьесасына «Галиябану» операсы яза. Бу әсәрнең нигезендә авыр тормыш, революциягә кадәр хатын - кызларның хокуксызлыгы, крестьян кызларының һәм егетләренең тарихи язмышы чагыла.
Операның музыкасында күп уңыш- лы урыннар бар. Мәсәлән, шундыйлардан хор операда актив роль уйный. Шулар арасында шаян җырлар, бию такмаклары, озын көйләр. Болар халык җырлары, Галиябану турында җырлар.
Автор хор өчен билгеләнгән өлешендә, халык темаларын вариацияләп, шуңа ятышлы булган төрле драматик ситуацияләрне кулланып, төрле кызыклы гармоник бизәкләр табып, күп кырлы художество алымнарын файдалана. Кайбер хор номерлары музыкаль көнкүрешкә аерым әсәрләр кебек кереп киткән. Шулай да операга язылган либреттода да һәм аның музыкаль драматургиясендә дә композиторның да, либретто авторының да тәҗрибәсе җитеп бетмәү күренә. Операның бу вариантында җитешсезлекләрне шактый күп очратырга мөмкин.
Хәзерге вакытта М. Мозаффаров операны яңадан эшләде. Либреттода үзгәртелде. Берничә яңа күренеш өстәлде.
40 елларда Мозаффаров симфония, опера, камерный музыка буенча ҺӘХМ халык җырларын эшкәртү буенча тәҗрибәле композитор булып җитлегә. Аның бу чорда иҗат иткән әсәрләренең күбесе киң масса тыңлаучыларга яхшы таныш.
Бөек Ватан сугышы елларында Мансур Мозаффаров «Туган ил өчен», «Поход җыры», «Сугышка, иптәшләр», «Кулъяулык», «Сии кайтмадың» кебек бик тиз халык арасына киң таралып өлгергән күп кенә җырлар иҗат итте. Бу патриотик җырлар халыкны фронтта һәм тылда зур батырлыклар күрсәтүгә өндәделәр. Ул җырларны сугыш чорында һәркайда, клуб сәхнәләрендә дә, колхоз кырларында да, мәктәпләрдә дә, илне фашистлардан саклау өчен егетләрне фронтка озатулар вакы-тында да ишетергә мөмкин иде. Бо- лардан тыш Мансур Мозаффаров бу чорда беренче симфониясен язды.
Бу — халык көйләрен, киң классик музыка формаларына салып, үзенчәлекле бер әсәр тудыруга омтылу иде. Бу әсәрдә рус симфониясе традицияләре белән бәйләнеш сизелеп тора. Симфониядә ачык, кызыклы музыкаль материал, халык көйләре характерындагы яңа темалар файдаланылган. Симфониянең бигрәк тә беренче өлеше уңышлы.
Сугыштан соңгы еллар — Мансур Мозаффаровның иҗади үсешенең чәчәк ату еллары. Бу чорда иҗат ителгән иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе — Хәй Вахит сүзләренә хор өчен язылган зур күләмле «Бәхет юлы» сюитасы.
Сюитаның беренче кисәгендә татар халкының Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге авыр тормышы сурәтләнә. Кызганыч, моңлы интонацияләр аша халыкның ачуы, протесты сизелеп тора, ләкин әле ул интенсив рәвештә үсеп, җәелеп китми. Ә икенче кисәктә халыкның азатлык яулап алуы сурәтләнә. Бу кисәкнең төп темасы дәртле көрәш, марш характерында булуы белән аерылып тора. Өченче һәм дүртенче кисәкләр татар халкының бәхетле тормышы турында сөйли. Бишенче кисәк Татарстанның баш-каласы яңа Казан шәһәренә багыш-
85
ланган. Бу сюитаның музыкасы татар халкының уен җырларына якын темаларга нигезләнгән. Сюитаның формасында да, аны башкару манерында да автор халык иҗаты традицияләреннән файдалана: җыр куплетлап җырлана һәм кушымта ике тапкыр башкарыла. Алтынчы кисәк— «Бәхет турында җыр» — үзенең музыкасы белән халыктагы ли- \ рик җырларга якын. Алтынчы ки- < сәк — тантаналы гимн, Ватан һәм аның халыкларына дан җырлау, апофеоз тибында. Биредә беренче ки-сәктәге протест интонацияләре яңадан кабатлана, ләкин инде алар беренче кисәктәге кебек басынкы түгел, ә ачык, интенсив һәм калку яңгырый. Сюитада авторның монументаль әсәр, халык тормышындагы зур вакыйгаларны чагылдыра торган әсәр тудырырга омтылуы сизелеп тора, һәм композитор бу теләккә ирешкән дә. Сюитаның «Казан ту-рында җыр», «Бәхет турында җыр» дигән кисәкләре аеруча популярлык казанды, алар күп вакытта аерым әсәр буларак башкарыла.
Болардан тыш Мансур Мозаффа- ров яшьләргә багышланган күп кенә җырлар язды. «Яшь егетләр, яшь кызлар». «Ике йолдыз», «Хат ташучы», «Гөлкәем», «Шәһәр кызы» һ. б. лар яшьләр арасында киң таралганнар. М. Мазуиов сүзләренә язылган «Энесенә ул апа» җыры 1954 елда үткәрелгән конкурста премия алды.
Мансур Мозаффаров халык җырларын хор белән башкару өчен эшкәртү өстендә дә актив эш алып бара. Ул эшкәртү өчен төрле характердагы халык җырларын ала («Әнисә» — бию характерында, «Сак- мар» — ярым сузынкы лирик җыр, «Зиләйлүк» — сузынкы җыр, «Дисәнә» — шаян җыр һ. б.) һәм аларның эчтәлекләреннән, жанр үзенчәлекләреннән чыгып эш итә. Ике тавыш- лыдан алып дүрткә һәм алты та- вышлыга кадәр күптавышлылыкның төрле элементларын куллана. 40 нчы еллардан башлап М. Мозаффаров татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайга багышланган «Симфоник поэма» өстендә эшли. Бу.поэмада ул музыка аша шагыйрьнең тирән кешелек хисләрен, туган халкына мә-хәббәтен, якты киләчәккә булган өметен сурәтли.
Бу симфоник поэма—оркестр өчен язылган зур күләмле, бер кисәкле бөтен әсәр. Аның музыкасы халык көйләренә тыгыз бәйле, бигрәк тә анда сагышлы характердагы лирик җыр интонацияләре сизелә. Симфониядә Тукайның «Өзелгән өмет» шигыренә чыгарылган халык көе файдаланылган. Аны тыңлаганда ирек- сездән Тукайның «/Милли моңнар» шигыре искә төшә:
Күпме михнәт чиккән безнең халык.
Күпме күз яшьләре түгелгән...
Габдулла Тукай үз халкын бәхетле итеп күрергә теләде, шуңа күрә ул халыкны азатлык өчен изелүгә каршы көрәшкә өндәде. Симфоник поэманың музыкасы үзенең дулкынландыргыч драматик яңгырашы белән халыкның протесты һәм көрәшен гәүдәләндерә. Поэманың финалы куәтле якты көчләрнең кара көчләрдән өстенлеге, җиңүгә ышанычы турында сөйли. Оркестр белән башкару өчен соңгы вакытларда язылган әсәрләрдән «Симфониэта»ны алырга була. Болардан тыш М. Мозаффаров күп кенә камерный әсәрләр язды. Шундыйларга скрипка өчен язылган поэма — инструмент мөмкинлекләреннән тулы файдалануны максат итеп куйган тирән эчтәлекле әсәр. Хәзерлексез тыңлаучы өчен аңлавы кыен булган камерный жанрда язылган әсәргә М. Мозаффаров, башка әсәрләрдәге кебек үк, халык көе интонацияләрен кертә. М. Мозаффа- ровның халык темаларына кыллы квартет өчен язылган сюитасы, фор-тепиано өчен язылган күп кенә пьесалары да зур игътибарга лаеклы.
Хәзерге вакытта композитор күренекле татар революционеры Мулланур Вахитовка багышланган симфоник поэма өстендә эшли. Бу әсәрдә автор революционерның героик образын, аның трагик үлемен, аның омтылышлары тормышка ашуны, аның идеаллары җиңеп чыгуны сурәтләүне төп бурычы итеп куйган.
Мансур Мозаффаров — күп кырлы композитор. Аның эшчәнлегенә бер урында таптану хас түгел. Мозаффаров иҗаты музыканың барлык
жанрларын да диярлек: операны да, симфоник музыканы да, хорны да, камерный ансамбльне дә, җыр-ро- мансларын да, төрле инструменталь әсәрләрне дә, балалар музыкасын да үз эченә ала.
Мозаффаров әсәре тирән эчтәлекле, самими, җылы лирика белән сугарылган. Аның әсәрләрендә бу сыйфатлар, ул әсәрләрнең тиз хәтердә калуы Мозаффаровны халык белән якынайта. Халык аның әсәрләрен һәрвакыт яратып тыңлый.
Мозаффаров әсәрләре милли колорит белән сугарылган, алар татар әдәбияты, поэзиясе, халык иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булып, татар халкының тормышын, көнкүрешен дөрес чагылдыралар.
Мансур Мозаффаров, иҗади эш- чәнлеге белән беррәттән, зур педагогик эш алып бара. 1945 елдан алып, ягъни ачылу көненнән башлап ул Казан консерваториясендә теоретик фәннәр укыта. Хәзерге вакытта Мозаффаров теория һәм композиция кафедрасын җитәкли.
Мансур Мозаффаров тугандаш башкорт халкының музыка кадрларын тәрбияләү эшен дә зур хезмәт куйды. Башкортстанның күренекле композиторлары хәзер дә М. Мозаф-фаровны үзләренең тәрбиячесе, укы-тучысы итеп искә алалар. Шулар өс- тенә М. Мозаффаров зур иҗтимагый эш алып бара — ул Казан шәһәр Советы депутаты.
Аның күп кырлы эшчәнлегенә совет хөкүмәте зур бәя бирде. М. Мозаффаров ике медаль, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде һәм ТАССРның атказанган сәнгать эш- леклесе дигән мактаулы исем бирелде.