Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТАТАР БАЛЕТЫ ХАЛЫК
20 октябрьда Болгариянең башкаласы София шәһәрендә татар балеты «Шүрәлемнең (Ә. Фәйзи либреттосы, Ф. Яруллин музыкасы) премьерасы булды. Премьера зур уңыш белән үтте. Татарстан культура министрлыгына София дәүләт музыка театры директоры Кристо Попов, партоешма секретаре Георгий Узунов, профкомитет председателе Коста Крушновскнй имзалары
ДЕМОКРАТИЯСЕ ИЛЕНДӘ
белән телеграмма килде. Телеграммада культура министрлыгына, Казан опера һәм балет театры дирекциясенә, Әхмәт Фәйзигә, композитор Фәрит Яруллинның туганнарына һәм бу балетны куюда ярдәмнәре тигән башка иптәшләргә зур рәхмәт әйтелгән.
Хәзер «Шүрәле» София сәхнәсендә зур уңыш белән бара.
М. ҖӘЛИЛ ТУРЫНДА ПОЭМА
Казакъ совет әдәбиятының күренекле язу-чысы Жубан Молдагалиев Муса Җәлилгә багышлап язган поэмасын тәмамлады. «Казакъ әдәбияты» газетасында (1956 ел,28 сентябрь) поэмадан өзекләр басылды Анда Муса Җәлилнең фашист тоткынлы гындагы батырлыгы образлы итеп тасвир ланган.
ЯШЬ ТАЛАНТЛАР КИЧӘСЕ
Хезмәт Кызыл Байрак орденлы В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбият иҗат түгәрәге яшь талантлар кичәсе үткәрде. Кичәдә консерватория, педагогия институты, музыка училищесы студентлары, эшче яшьләр һәм журналистлар катнашты.
Кичәнең беренче бүлегендә яшь шагыйрьләр һәм университетның элекке студенты шагыйрь Мәхмүт Хөсәен үзләренең ши-гырьләрен укыдылар. Икенче бүлектә үзешчән композиторларның җырлары башкарылды. Л. Айтугановның И. Юзеев сүзләренә язган җыры, консерватория студенткасы Л. Хөснетдинова башкаруында Р. Еникеев романсы аеруча җылы тәэсир калдырды.
«КУРГАН» РОМАНЫН ТИКШЕРҮ
30 октябрьда Татарстан совет язучылары Т. Җуравлевның «Курган» исемле романын тикшерү өчен ачык партия җыелышына җыйналдылар.
Кереш сүз белән тәнкыйтьче Г. Кашшаф чыгыш ясады. Ул Татарстандагы рус язу- чыларының эшләре турында сөйләде һәм Т. Журавлев романының уңай якларын,кимчелекләрен күрсәтеп узды.
Фикер алышуда катнашкан Ноткевич, Винецкнй, Баширов, Евгеньев һ. б. романның, нигездә, уңышлы булуы, тормыш һәм хезмәт турында уйландырырлык үзенчәлекле әсәр булуы турында сөйләделәр. Романның кимчелекләре күрсәтелде һәм авторга киңәшләр әйтелде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
23 октябрьда проза секциясендә М. Шәй- мәрдәновның «Сабир Хәкимов» исемле повесте тикшерелде. Автор әсәрендә завод тормышын, андагы партия оешмасының эшен күрсәтүне бурыч итеп алган. Гомумән алганда, Шәймәрдәнов үз алдына куйган бурычны уңышлы хәл иткән. Әмма әсәр әле эшләнеп җитмәгән. Әсәрдә конфликтны кискенәйтсргә, сюжетка тыгыз бәйләнмәгән урыннарны төшереп калдырырга, коры риторикадан качарга, тел — сурәтләү чаралары өстендә нык кына эшләргә кирәк. Фикер алышуларга катнашучы Г. Кашшаф, Г. Минский, А. Шамов, Ф. Хөсни, һ. б. әсәрнең менә шундый кимчелекләре • турында сүз алып бардылар һәм авторга повестен төзәтү буенча файдалы киңәшләр бирделәр.
Драматурглар секциясенең 2 ноябрьда үчкәрелгән утырышында С. Кальметовның «Ышанычлы юлдаш» исемле комедиясе укып тикшерелде.
Пьесаны укып чыкканнан соң фикер алы-шуларда С. Баттал, X. Рәхмәтуллин, Ш. Маннур, Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Р. Иш- моратов һ. б. иптәшләр катнашты.