ИРТӘЛӘР ҖИТТЕ ИСӘ
Иртәләр җитте исә... Аклысын кия ярың: Юлларда күзе аның Ә юлда — җилләр исә... Иртәләр җитте исә...
Аклысын кия ярың... Карасын кими әле: Белми ул, белми әле Сугышта ниләр барын, Аклысын кия ярың...
Юлларда күзе аның... Ә юлда — җилләр исә, Син килеп чыгарсыман Тузанга батып тагын, Юлларда күзе аның...
Ә юлда — куе тузан, Җил йөгреп килеп кереп Сөенеч бирер кебек... Күзләре — юлда гизә, Ә юлда җилләр исә...
1944.
ЯЗ ХӘБӘРЛӘРЕ
Гөлләр инде яфрак яралар Хәбәр итеп язлар җитәсен. Язлар җиткәч сугыш бетәсен Көтеп утыра сабый балалар:
— Гөлләр инде яфрак яралар! Хәбәр итеп язлар җитәсен. Утыны беткән ятим өйләргә, Кояш керә кайбер көннәрдә, Керә дә котлый алар иртәсен Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сугыш бетәсен. Салют кыла «сугыш алласы». Чү, елама солдат баласы: Туплар әйтә әнә, ишетәмсең, Язлар җиткәч — сугыш бетәсен.
IV. 1945.
3. .C. Ә." № 12. 33
БӘХЕТ
Кызарып кояш байый... Кыз бала яка кайый... Кайый да тагын сүтә.
Яшьлеге сагынып үтә...
Чүлләрдә йөри егет, Арслан киек кебек. Ком казый, алтын или; Бәхетлек эзләп йөри.
Ир егет кайтып килә.
Килә дә башын ия:
— «Синләсә бәхтем, җаный!» Кыз бала яка кайый...
Кызарып кояш байый...
Дөньяның мин күрдем суын, күлен, Урманнарын, тавын, чүлләрен... Тик күрмәдем, Идел, синең кебек Сагындырган ягын күрмәдем.
Читләмәде, мине кимсетмәде Җир йөзенең һичбер имәне, Тик берсе дә миңа, сезнең кебек:
— Улым, бәгърем, бәбкәм, димәде.
Карагаен күрдем тайгаларның, Усакларын күрдем Усаның. — Тик синең күк юксындырганны мин Күрмәдем беркайда, усагым!
Каеннар бар бөтен урманнарда, Каеннар бар бөтен кырларда. Беркайда юк ләкин сезнеңсыман Сагындырган каен, беркайда!
һәрбер Төле җирнең — якын күрде, Ят кеше син безгә димәде, — Тик берсе дә сезнең кебек итеп:
— И абыкаем, бәгърем, браматым, Җанкисәгем дия белмәде...
Арыды бугай, сезне сагынып йөрәк, Арыды бугай, газиз башкаем. — Яшел шәлең белән күләгәләп, Ял иттер бер, сеңлем ак каен.
БЕЗ ҖӘЛИЛГӘ БАРДЫК
Исемең кебек гүзәл бинаңда мин Беренче кат әле, беренче...
«Алтын чәч»не карыйм бүген, Җәлил, Сагына-сагына синең үзеңне.
34
Дәшкән идең безне яңа өйгә.
Баралмадым, туры килмәде.
Бүген менә, бүген килдем сиңа, Бу өең дә яңа бит әле.
Син карыйсың минем йөрәгемнең
Нишләгәнен үтә күргән күк:
— «Ә син ничек үзең генә бүген, Ә Луиза кайда?»—дигән күк.
Шундый озак, озын юллардан соң
Гүя менә тагын бергә без.
Бу йортыңның мәрмәр баскычыннан Гүя менә төшеп киләбез.
Бүген синең ишегең ачылган көн, Нстә калсын күпкә — озакка.
Урамга көз килгән. Шактый салкын,
Чыкма, Муса, озатма.
Танышларым кайта Операдан, Җитәкләшеп, парлап, гөрләшеп.
Ә мин кайтам — аның үлми калган Истәлеге белән серләшеп.
Дус-ишләрем кайта парлы-парлы, Минем дә бар иде — юк менә.
Җитәкләшкән, култыклашкан барысы. Ә минем кул, Муса, буш менә.
28. IX — 1956.
ЛАНДЫШ
1
Минем шактый кара куышка Ландыш кебек ап-ак киемле Доктор сеңел керде: тормыштан Сәлам булып килгән шикелле.
Хәтәр иде хәлем ул чорда...
Куркытмады бу хәл тик аны: Кулымны ул алып кулына йөрәгемне минем тыңлады.
Юатты ул:
— йөрәгең сау, абый.
— Сау да, сеңлем, көне санаулы...
— Бәлки, абый, васыятең бардыр?..
— Тапшыр илгә соңгы сәламне...
Якты булып кара төннәрдә
Ул бер түгел шулай, күп килде: Аның аша хәлне белергә Илебез үзе килә кук иде.
2.
Ландыш кебек ап-ак киемле! Кем идеи, син, белмим исемеңне?
Исендәдер, мәңгегә, бугай, Бәхилләшкән идек без шулай...
Мин сау, сеңлем, Син дә сау микән? Сине бит бер
күрәсе иде:
Кайтмый калган абыйларыңның Сәламнәрен бирәсе иде.
Эзлим ләкин табалмыйм сине:
Күп икән, күп
Синең төслеләр,
Ландыш кебек ап-ак күңелле, Кояш кебек якты йөзлеләр.
Шул күпләрнең берсе — синдәе, Бәлки, сеңлем, кызыңдыр синең. О, нинди күп итеп үстергән Ландышларны сөекле илем!
1956.
36 1
СИБГЛТ ХӘКИМ
ТӨРЛЕ ЕЛЛАР, ТӨРЛЕ ШИГЫРЬЛӘР
КАДЕРЛЕ ПОЧМАК
Сүтәләр өч ташлы тегермәнне.
Стеналар, калын түшәмнән Беркемнең дә кулы кагылмаган, Соңгы ачлык узгач түшәлгән Онта коела, күксеп беткән онта. Яшел мүкләр үскән чарыкны Күчерәләр, кузгаталар бергә Тегермәне белән тарихны...
Суыкларда кереп җылынырлык Тәбәнәк өй торган урынны Тигезләгән чакта, тукталып бер, Тегермәнче картны-Фролны
Искә ала балта осталары, Кузгаталар төптән, ерактан; «Мәхәббәтме, әллә тегермәнме Кешеләрне күбрәк елаткан?» Шаяралар дисәң...
Бу тегермән
Җитмеш еллап тарткан, иләгән.
Кайчагында без дә тук булганбыз, . Кайчагында бер дә тимәгән.
Бала чагым иң бәхетле иткән Сүзләр шушы: «Иген өлгергән...» Мичтә кипкән арыш суынмаган, йөгерәсең, алда—тегермән.
Аркаңа да, жаныңа да җылы, Үзе бары өч-дүрт умачлык. Сөтле-сөтсез умачына риза, Тик булмасын иде шул ачлык. Тел очына салыр оныбыз юк, Күзләремне төбим Фролга.
Ул үзенең камыр каткан, онлы Баш бармагы белән борынга Басып куя, имеш, сабыр ит син. Чиратсыз, дим, җибәр, ялынып, һаман үрти: ниен тартыйк моның, Тартсаң, бетәр ташка ягылып.
— Алыштырып бирсәм, нишләр икән?. Онны алу була Фролдан,
37
Ычкынамын, нинди абайлау ул: Кайда — чокыр, кайда — борылмаң...- Үрне менгәч, үтерсәң дә чапмыйм, Юк, язганга түгел һушымнан, Күзләр талып, жилдән яшьләнгәнче Карап тору рәхәт шушыннан. Татар авыллары, рус Үртәме, Кирәмәте күренә мариның... Чагылмасын берни, үз ягымны Энгереннән хәтта таныймын. Җиңел генә хәсрәте бар төсле, Дәшәргә дә кыймыйм мин бер дә. Җанны оетып, чеметтерә торган Ни саклана икән энгердә...
Берәр зуррак бәйрәм көтәммеии, Күлмәгемне кичтән яматтым. Ягымны мин татар, мари катыш Базарлары белән яраттым. Базарлары... миңа нәрсә калган Кысыла-кысыла кереп тормышка Әгәр мари төяп килгән утынын Танышына шунда бурычка Биреп торса, ничек куандым мин. Буялсыннар дегет, күмергә,. Күңелем минем шул кешеләрне ич Зарыга иде кабат күрергә. Казылмалы юллар, комлы юллар Таласа да йөрәк шатлыгын, Шул кешеләр мари урманының Алып килә монда сафлыгын, Алып килә иске моңнарын да. Шуңа гына инде үкенәм: Сүзләренә күпме колак салдым, Узмаганмын «кинде үке» II дән. Күпсенмәдем мари басуына Безнең өстән киткән яңгырны, Күпер калды... Бер салават күпере Тоташтырды ике ягымны. Әй, кадерле почмак, газиз почмак, Синсез жирдә тордың-тормадың. «Күрәлмәсәм, я, бәхил бул» дигән Сүзләрне мин синдә тыңладым. Синдә һәр өй үз түренә мине Үз кешесе итеп чакырды. Яшәвемнең азагына тикле Сүндермәмен синең чаткыңны...
Сүтәләр өч ташлы тегермәнне, Җил тузгыта соргылт онтаны. Капчыкларның арасына посып, Моңланганны күңел онытамы.
1955—56.
II К н н д е үке — ипи юк.
38
* * Н:
Барсы да бүген текәлеп карый, Кайда ул инде миндә чибәрлек. Бәлки, шөһрәтем таралгандыр, дим Меңнәр йөрәге сөенеп тибәрлек. Бу хакта кичен өемә кайткач, Хатын белән дә икәү сөйләштек. Ул әйтте миңа: яныңда булган Малаең синең унҗиде яшьлек.
1956.
(Әминәгә)
Авыр чакта бөгелеп төшмәдең син, Туры булып калдың Мусага. Күңелдә иң олы хис уята Сез торган йорт, Сезнең бусага.
1954.
Әллә ничек әрнеттереп шунда Кыштырдавын тойдым камылның; Туган җирнең ялганмыйча яткан Кылларына гүя кагылдым.
1955.
Бар да яшел, бар да моңлы шаулый, Мин кичкырын чыгам урманнан. Урман-яшьлек озатып кала мине, Чыгу белән ачык кыр аннан.
1955.
Түтәлдәге кукурузга карап, Көлемсерәп читтән син үтмә;
Халык аны шулай үз күңелендә
Сынап бага алгы өметкә.
1955.
Я 3
Юнәлгән апа шәһәргә,
Сыерын җитәкләгән;
Төсеме йортка килмәгән, Сатарга исәпләгән. $
Борчылган сыер, каранган, Ул ерак узалмаган,
Җимерелгән койма буена Яткан да бозаулаган.
Кырыйда каштан агачы Ак чәчәк атып тора. Молдаван хатыны бозаулы Сыерын сатып тора.
1945.
ТАКТАШ
Үз-үзеннән агылып, ташып торган Җырлардагы сүзләр бик гади. Күз иярмәс кыска бер араны Нинди шаулап үттең, син, Һади, Нинди шаулап үттең, киң һәм авыр. Якты юлы буйлап дәвернең. Озатуы сине читен булды Әрнүенә түзеп бәгырьнең. Шигырьләрең язып бетермәдең, Юри генә куйдың ноктасын, Фронтлар һәм тыныч кырлар аша Бара җырың, кайда туктасын Кем дә белми... Торган саен сиңа Яна меңнәр кочак җәерләр. Кушыла бүген синең ташкыныңа Батыр ирләр: Кәрим, Җәлилләр.
1956.
ҖЫЛЫ СҮЗ
(Конюх авызыннан)
— Әйтә алмыйм йоклады дип атлар Борыннарын төртеп солыга, Бары белән ач итмәдем ләкин, Үз вакытында бирдем суны да. Председатель үзе йөргән ат бу, Артык кума, утыр, кил энем! Алай-болай булса, түләр өчен Туфрагы да җитмәс Кименең. Мин колхозда утыз еллап конюх, Тай ат булды минем аркада. Оныталар, энем, Кайчагында
Бер җылы сүз кирәк атка да.
1956.