Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

ПОСТАВ ФЛОБЕР
(Тууына 135 ел)
Мәшһүр француз язучысы Гюстав Флобер 1821 елның 12 декабренда Руан шәһәрендә врач (хирург) семьясында туа.
Флобер театр һәм әдәбият белән кызыксына. Сервантес, Рабле, Ронсар, Шекспир, Мольер, Бомарше һ. б. шундый язучыларның әсәрләрен аеруча яратып, күп укый. Үзе дә хроника һәм новеллалар язып карый, ләкин әле алар бик йомшак чыгалар.
1857 елда аның «Бовари ханым» исемле атаклы романы дөньяга чыга. Ул вакыттагы тәнкыйтьчеләр бу романга каршы күтәрелеп чыгалар, авторны пессимистлыкта гаеплиләр, «иҗтимагый моральне», динне, яхшы гадәтләрне мәсхәрәли диләр. Флоберны судка бирәләр.
1862 елда Флобер Карфаген тарихыннан алып язылган атаклы романы—«Салам- бо»ны бастыра. Бу романны да шундый ук язмыш каршылый, бу юлы аны инде, динне мәсхәрәләгән өчен, чиркәү судка бирә. 1869 елда «Хисләрне тәрбияләү» исемле өченче романы басылып чыга.
1880 елның 8 маенда Флобер үлә. Г. Флоберның уңышлы һәм зур әсәрләреннән «Бовари ханым», «Саламбо» һәм «Хисләрне тәрбияләү» исемле өч романы югары художество әсәрләре булу белән бергә, бер революция (1848 елгы) белән икенче революция (1874 ел Париж Коммунасы) арасындагы чорны реалистик планда чагылдыручы тарихи документлар булып торалар.
Г. Флобер реалист язучы, Франциядә революцион ситуацияләр барган чорда яшәгән художник. Ләкин ул әле революциянең көченә ышанмый, демократияне инкарь итә. Аның иҗатында капма-каршы ике нәрсә: реализм, буржуазиягә каршы нәфрәт—бер яктан, ә икенче яктан, социал прогресска ышанмау көрәшә. Ул Париж Коммунасының гаять зур тарихи вакыйга булуын аңламый. Шуңа күрә дә аның соңгы еллардагы әсәрләре үзләренең эчтәлекләре белән каршылыклы («Өч повесте», «Кандидат» пьесасы, тәмамланмыйча калган «Бувар һәм Пекюше» һ. б. ш. әсәрләре) .
Г. Флобер, иҗатының каршылыклы булуына карамастан, бөтен дөнья әдәбиятына талантлы романист, критик реализмның күренекле вәкиле буларак кереп калды.
Н. А. НЕКРАСОВ
(Тууына 135 ел)
Бөек рус шагыйре, революцион демократ Николай Алексеевич Некрасов 1821 елның 10 декабрьда Подольский губернасы Вин- ниц өязе Немиров авылында туа. Аның балачагы Ярославль янындагы Грешнев авылында уза.
1832 — 37 елларда Н. А. Некрасов гимназиядә укый, ә 1838 елда әтисе аны Петербургка Дворян полкына (хәрби уку йорты) укырга җибәрә. Ләкин ул Петербург университетына ирекле тыңлаучы булып барып керә. Әтисе аның мондый «башбаштаклыгын» гафу итми, һәм улына нинди дә булса ярдәм итүдән баш тарта. Н. А. Некрасов үз көнен үзе күрергә мәҗбүр була.
1838 елдан башлап ул иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1840 елда аның беренче китабы — «Хыяллар һәм авазлар» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
1842 елда Н. А. Некрасов В. Г. Белинский белән таныша, бу аның дөньяга карашы формалашуда гаять зур роль уйный. 1847 елда алар И. И. Панаев белән бергәләп «Современник» журналы чыгара башлыйлар һәм ул аның җаваплы редакторы булып 1866 елга кадәр («Современник» журналы ябылганчы) эшли. 1850 елларда Н. А. Некрасов журнал эшенә Н. Г. Чернышевский һәм Н. А. Добролюбовны тарта.
Россиядә революцион ситуацияләр башланган елларда (1859—61 иче еллар) Некрасов поэзиясе алдынгы карашлы кешеләргә аеруча көчле тәэсир итә, аның шигырьләрен үз итеп, яратып каршы алалар. Бу вакытта аның иҗатында крестьяннар язмышы үзәк урын ала. 1859—61 елларда Н. А. Некрасов чын мәгънәсендәге азатлык җырчысына әйләнә.
1866 елда «Современник» журналы ябыла. 1868 елда инде шагыйрь «Отечествен
но
120
ные записки» журналында ДА. Е. Салтыков-Щедрин белән берлектә эшли башлый. Бу журнал алдынгы демократик идеяләр таратучы орган булып китә. Некрасов поэзиясендә үзәк урында патша самодержавиесенә каршы революцион көрәш темасы тора. Ул үзенең «Рус илендә кем рәхәт яши» поэмасында һәм башка шигырьләрдә революцион хәрәкәткә дан җырлый. Революция тарафдарлары аның әсәрләрен хуплап каршылый. Н. А. Некрасов иң популяр язучы булып китә.
Н. А. Некрасов 1878 елның 8 январенда үлә.
Н. А. Некрасов рус классик поэзиясендә күренекле урын алып тора. Аның әсәрләре, бер яктан, хезмәт ияләренә, ярлыларга, крестьяннарга көчле мәхәббәт белән сугарылган булса, икенче яктан, алар шул чордагы «югары катлау» кешеләренә — помещик, буржуй һәм эре чиновникларга каршы үтергеч сатира булып яңгырый.
Н. А. Некрасовның әсәрләре үзләренең рухы, формасы һәм теле белән дә халыкка якын. Шагыйрь халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә, халык поэзиясендәге алымнардан файдалана.
Н. А. Некрасов совет укучыларының сөеп укый торган шагыйре. Аның, шигырьләре һәм поэмалары Советлар Союзында яшәүче күпмилләтле халыклар теленә тәрҗемә ителә һәм күпмиллнонлы тиражлар белән басыла.
Н. С. ТИХОНОВ
(Тууына 60 ел)
Николай Семенович Тихонов 1896 елда Петербургта эшче семьясында туа. Сәүдә мәктәбендә укый. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач фронтка китә. Бу вакытта аңа 18 яшь була.
Гражданнар сугышы барганда Н. Тихонов Кызыл Армия сафында була. Юденичны тар-мар итүдә катнаша.
1922 елда аның «Урда» һәм «Бал» исемле шигырь җыентыклары басылып чыга. Бу җыентыклар икесе дә гражданнар сугышына багышланганнар. Н. С. Тихонов проза әсәрләре дә яза. 1931 елда «Күчмә халык» исемендә очерклар җыентыгы һәм «Сугыш» романы, 1934 елны «Мәңгелек транзит» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга.
Н. С. Тихонов күп кенә союздаш рес-публикаларда була, тугандаш халыкларның тормышлары һәм культура байлыгы белән таныша, аның анда алган тәэсирләре үзенең «Кахетия турында шигырьләр» җыентыгында бик ачык чагыла. Бу елларда ул тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә: грузин, әрмән, үзбәк, төрек шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Ватан сугышы башлану белән Н. С., Тихонов фронтка китә. 1941—1943 елларда ул Ленинград фронты Политуправлениссе каршындагы язучылар группасының начальнигы була
1941 елны, камалган һәм дәһшәтле көннәр кичергән Ленинградта, ул «Киров безнең белән» поэмасын һәм йөзләрчә мәкаләләр, очерклар, фельетоннар, хикәяләр, шигырьләр һәм листовкалар яза.
Сугыштан соң Н. Тихонов славян илләрендә була — шушы йөрүләр нәтиҗәсендә Югославия турында шигырьләр циклы һәм Болгария турында очерклар җыентыгы туа.
Н. Тихонов әдәбият теориясе буенча да, тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый, җәмәгать эшләренә актив катнаша.
Н. Тихонов әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре һәм җәмәгать эшләренә актив катнашуы өчен партиябез һәм хөкүмәтебез тарафыннан күп мәртәбәләр бүләкләнде.
ШАГЫЙРЬ АКМУЛЛА
(Тууына
Акмулла үз заманында прогрессив идеяләрне күтәреп чыккан шагыйрь.
Акмулла (Мифтахетдин Камалетдинов) 1831 елның 27 декабренда, элекке Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Туксанбай авылында мулла семьясында туа. Кече яшьтән дөньяның «ачысын-төчесен» татып үсә. Мәдрәсәне ташлап казакъ далаларында ил гизеп йөри, казакъ балаларын укыта, мәҗлесләрдә казакъ акыннары белән шигырьләр әйтешә. Ул сүзгә бик оста һәм кешегә туры әйтүчәи була. Шуның өчен аңар Акмулла («туры әйтүче» дигән мәгънәгә туры килә) дигән исем бирәләр. Сөйләгәндә дә ул сүз арасына шигырь катнаштырып сөйләргә яраткан. Аныц 40—45 еллык иҗат гомере тик шигырь сөйләп узган.
Акмулла 1895 елның 20 октябренда үлә.
125 ел)
Заманында Акмулла татар халкы арасында танылган һәм сөелеп укылган шагыйрь. Аның шигырьләр җыентыгы беренче мәртәбә 1897 елда Троицкий шәһәрендә басылып чыккан. Икенче җыентыгы 1907 елда «Хезмәт» нәшриятендә басылган. Аның шигырьләре үзләренең эчтәлекләре белән борынгы мистик шагыйрьләрнең әсәрләреннән аерылып торалар. Ул үзе яшәгән чордагы гадсл- сезлекләргә, тигезсезлекләргә каршы чыга. Турылык, сафлык, гуманлык идеяләрен күтәрә. Аның шигырьләре төрле художество чараларына бай, образлы һәм чын күңелдән язылган булулары белән аерылып торалар.
Озак вакытлар төрмәдә яту Акмулланың дөньяга карашын үзгәртә. Аның аерым шигырьләрендә социаль мотивлар чагыла башлый. Патша төрмәсенең коточкыч якла-
121
рыл тасвирлап 300 юллык поэма һәм күп кенә шигырьләр яза. Байларны, түрәләрне, надан муллаларны фаш итә. Ләкин Акмулланы дини карашлардан, мистикадан бөтенләй аерылган шагыйрь дип атарга мөмкин түгел. Дин йогынтысы аның иҗатында нык сизелә. Әмма ул үзе яшәгән чорда кыю рәвештә тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен яктыртырга, чынбарлыкны дөрес күрсәтергә тырышуы һәм алдынгы фикерләр үткәрергә тырышуы, ниһаять, халык моңын, халык күңелен аңлаучы шагыйрь буларак кыйммәтле.
ГАБДРАХМАН ИЛЬЯСИ
(Тууына 100 ел)
Г. Ильяси 1856 елда Казан шәһәрендә сәүдәгәр семьясында туа. Ул мәдрәсәдә укый, шул ук вакытта үзлегеннән һәм аерым укытучыларга йөреп рус әдәбияты, рус культурасы белән таныша.
Г. Ильясииың беренче әсәре — «Бичара кыз» драмасы 1887 елда басылып чыга. Автор иске мөнәсәбәтләрнең җимерелә башлавын сурәтли.
Шул ук елны «Яшь кыз вә хатыннарга Һәдия» исемле икенче бер китабы да басыла. Ул монда бала тәрбияләү мәсьәләсе буенча фикер йөртә.
Ильяси 1880 елда татар телендә газета чыгарырга омтылыш ясый, ләкин, патша хөкүмәтеннән рөхсәт ала алмавы сәбәпле, бу теләгенә ирешә алмый.
Г. Ильяси үз чорында танылган галим булган, аңа археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең действительный члены дигән исем бирелгән.
Каюм Насыйри нигезләгән татар әдәби телен үстерү буенча практик эшчәнлек күр-сәтүчеләрнең берсе Г. Ильяси булды.
ГАБДРАХМАН СӘГЪДИ
(1889—1956)
1956 елның 6 нчы ноябренда, Самаркандта, күренекле татар галиме, педагог, филология фәннәре докторы, профессор Габдрахман Сәгъди үлде.
Габдрахман Гайнан улы Сәгъди 1889 елның 14 мартында, элекке Уфа губернасы, Златоуст өязе, Таймеево авылында, мулла семьясында туа.
1906 елдан аның педагоглык эше, 1908 елдан язучылык эше башлана. 1907— 1921 елларда Бөгелмәдә укытучылык эшендә була, совет һәм профсоюз эшләрендә эшли.
1921 елдан 1925 елга кадәр Ташкентта үзбәк һәм төрек-татар инпросларында тел һәм әдәбият, Урта Азия Дәүләт университетында тюркологиягә караган фәннәрне укыта. Ул вакытта үзбәк телендә чыга торган «Инкыйлаб», «Маариф», татар телендәге «Белек» журналларында гыйльми мәкаләләре белән катнаша.
1925 елда Казанга кайта һәм Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты, тел һәм әдәбият методикасы, шул ук вакытта ТКУ (Татар коммунистлар университеты) да татар теле һәм әдәбияты укыта.
Октябрь революциясенә кадәр тел һәм әдәбият белеменә караган хезмәтләре: «Ка- вагыйдә әдәбият» һәм аңа «Гыйлява» (1911), «Әдәбият мөгаллиме», «Телебезнең сарыфы» (1913), «Телебезнең нәхүе» (1914) исемле китаплары, 1915 елда исә «Үз телебезчә мөкәммәл сарыф вә нәхү» исемле хезмәте басылып чыга. Бу елларда ул «Шура», «Аң» журналларында актив катнаша: мәкаләләр яза, кайбер төрки телләрдән әдәби әсәрләр тәрҗемә итә, шигырьләр яза.
Габдрахман ага Сәгъдинең гыйльми — әдәби эшчәнлеге Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң аеруча җәелеп китә. Аның 1928 елга кадәр басылып чыккан хезмәтләренең генә күләме дә 160 басма табакка җитә.
Бу хезмәтләрнең бер өлеше: «Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре» (1926 ел), «Татар әдәбияты тарихы» (1926), «Татар театры» (1926), «Бездә әдәби тәнкыйть» (1927), «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» (1927), «Октябрьдан элек һәм соң татар мәктәпләрендә әдәбият» (1927), «Беренче дәвер татар әдәбиятына яңа материаллар» (1926), «Галимҗан Ибраһимов һәм аның әдәби иҗаты» (1928) һ. б.
1922—25 елларда Үзбәкстан журналларында үзбәк телендә басылган түбәндәге мәкаләләре билгеле: «Төрки телләрнең грамматикаларын өйрәнү һәм төзүнең принциплары» (1922), «Ясәви кем иде» (1922). «Шәрыкъ философы Ималь Газали» (1923). «Шәрыкъ философы Фараби (1924), «Шәрыкъ педагогы Рагиб Исфагани» (1925) һ. б.
Татар, үзбәк, төрекмән, казакъ телләрендә күп хезмәтләр биргән бу киң колачлы галимгә профессорлык исеме бирелә. Габ- драхмап Сәгъди үзбәк халкының классик шагыйре Әлишер Навои иҗаты турында (1933 елдан алып инде ул гомеренең соңгы көненә кадәр Самарканд пединститутында эшләде) докторлык диссертациясе яза, аны уңышлы яклый һәм филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
КАВИ НӘҖМИ
(Тууына 55 ел)
Кави Нәҗми 1901 ел нык декабреида Нижний губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Красный Остров авылында ярлы крестьян семьясында туа. Әтисе тормыш авырлыгына түзә алмыйча семьясын алып бәхет эзләргә чыгып китә. Бу вакытта Кавигә нибары 2 яшь була. Алар Идел буеннан башлап Кара диңгезгә кадәр барып чыгалар, Себердә булалар. Ләкин кая гына барсалар да, аларны шул ук хәерчелек, коточкыч авыр хезмәт каршылый. Ниһаять, алар Актүбә шәһәренә килеп урнашалар. Кави монда рус-татар мәктәбенә укырга керә. Монда укыган чорда әдәбият белән бик нык кызыксына башлый. 1913 елда 12 яшьлек Кави рус шагыйре Кольцовның «Урман» шигырен тәрҗемә итә. Шушы ук елны үзе «Көз» исемле беренче шигырен, «Жирән үгез» исемле комедиясен яза.
1917 елны К. Нәҗминең әтн-әнисе үлеп китә. Туганнарын тәрбияләү, тормыш алып бару хәзер 16 яшьлек Кави өстенә төшә. Ул авылга кайтып укытучы булып эшли башлый.
1918 елны Кави Нәҗми үзе теләп фронтка китә, шушы ук елны Коммунистлар партиясе сафына керә. 1923 елда ул Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары булып эшли башлый. Шушы ук елда Казанда «Октябрь» исемле әдәби оешма төзелә, бу оешмага Кави Нәҗми җитәкчелек итә, һәм алдынгы яшьләрне иҗат эшенә туплый башлый. 1925 елдан аны «Кызылармеец» газетасы редакторы итеп билгелиләр. 1923 елда К. Нәҗмине «Кызылармеец» газетасыннан Татарстан Совет Язучылары Союзын оештыру комитетына җаваплы эшкә күчерәләр. Шул ук вакытта ул «Совет әдәбияты» журналының җаваплы редакторы булып та эшли. Татарстан совет язучыларының беренче
конференциясеннән соң ул Татарстан Совет Язучылары Союзы правлениесенең председателе булып сайлана. 1-бөтенсоюз совет язучылары съездында ул татар әдәбияты турында доклад белән чыга. 1941 һәм 1951 иче елгы сайлауларда Кави Нәҗми ТАССР Верховный Советы депутаты булып сайлана. Кави Нәҗминең күренекле хезмәтләрен билгеләп, совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән, «Хезмәттәге батырлык» һәм «1941 :—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләде.
Кави Нәҗми СССР һәм ТАССР Совет Язучылары Союзы правлениеләре члены, «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясе члены.
- Кави Нәҗми иҗаты бай һәм күпьяклы. Ул шигырьләр, поэмалар, хикәя, повестьлар. роман, пьесалар, публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, ниһаять, татар пролетариатының революцион тарихын чагылдырган атаклы «Язгы җилләр» романын иҗат итте. «Язгы җилләр» рус һәм СССР да яшәүче башка халыклар те-' ленә дә, чит телләргә дә тәрҗемә ителде. Хәзер К. Нәҗми яңа романын тәмамлап килә.