ТОРМЫШ ФАКТЛАРЫ ҺӘМ ИҖАТ
Тормыш фактлары рифмалы сөйләмгә салыну белән генә сәнгать факты — поэзия факты булып китә алалармы? Юк, әлбәттә. Бу хакыйкать бәхәссез. Ләкин, кызганычка каршы, теге я бу мәсьәләне рифмалы сөйләмгә салудан хасыйль булгап прозаик тезмәне шигырь дип — ди- чәк, сәнгать факты дип укучыга /тәкъдим итү татар поэзиясе өлкәсендә сирәк булса да, күренгйләп тора.
Менә безнең алда Нур Гайсин ип-тәшнең «Тайгада очрашу» 4 исемле шигырьләр җыентыгы. Шагыйрьнең максаты яхшы. Ул кече яшьтәге укучылар игътибарын бүгенге көннең кайнар мәсьәләләре тирәсенә — Ерак Көнчыгыштагы кул тимәгән байлыкларны кешегә хезмәт иттерү өчен совет халкы тарафыннан башланган фидакарь эшчәнлек тирәсенә тупларга омтылган. Әйтәсе дә юк, мактаулы омтылыш. Тагып шунысы да куанычлы: .шагыйрь отышлы язылган шигырьләрендә максатка да ирешә.
«Амур буенда» — шундый ши-гырьләрнең берсе. Совет кешеләренең фидакарь хезмәте искиткеч тизлек белән тайгага үзгәрешләр кергә. Шигырьнең нигезенә салынган эчтәлек менә шул. Бу хакыйкать, фикер йөртү процессындагы кебек турыдан-туры логик юл белән игъ-лан ителми, бәлки чынбарлыкның индивидуаль формасы аркылы ачыла:
— Мин кайда соң?—Тукта әле, Өнемме бу, төшемме?
Монда шәһәр кайдан килгән, һич төшенмим, төшенмим.
Мин йокларга яткан чакта Бу урын урман иде, Җирнең өсте алтын төсле Сап-сары юрган пде.
Бишәр катлы таш йортларны Монда кемнәр салганнар, Кыш эчендә шундый шәһәр Ничек төзә алганнар?
Гаҗәпләнде аю шулай Язын йокыдан торып, Шәһәрдән күзен алмады Өн янында утырып.
(«Амур буенда». 14—15 битләр.)
Китерелгән юллардан күренгәнчә, шигырьнең идеясе үз-үзенә, аерымланган хәлдә, логик формада яшәми. Ул тормыш күренеше белән органик кушылган — димәк, сәнгатьнең асылына хас специфик идеягә әйләнгән. Сәнгать әсәрләре үзләренең формалары белән генә түгел,
4 Нур Гайсин. Тайгада очрашу, Таткни- ■(шздат, 1956, редакторы Сахаб Урайский.
бәлки тәгъбир итә торган идеяләрнең эстетик үзенчәлекле булуы белән дә иҗти-магый аңның башка төрләреннән ае-рылалар. Бу аерманы танымау, яки аның белән исәпләшмәү котылгысыз рәвештә коры риторикага, теге я бу хакыйкатьне схематик иллюстрацияләүгә китерә. «Амур буенда» — мондый кимчелекләрдән азат. Нур Гайсин иптәш биредә әлеге аерманы яхшы сиземләп эш иткән.
Чыннан да, «совет кешеләре тайгада могҗизалар тудыралар» дию белән, без әле хакыйкатьне абстракт формада гына тәгъбир итәр идек, һәм киресенчә, кышкы йокыдан уянган аюның, кыргый тайга хуҗасының яңа шәһәргә карап гаҗәпләнү-ендә исә, ул конкрет хис итәрлек, күз алдына китерерлек индивидуаль форма ала, реаль күренеш булып әверелә һәм шуның аркылы чагыла. Бу инде ялангач уйлар белән эш итү түгел, бәлки образлы — сәнгатьчә фикер йөртү дигән сүз.
Әйтелгәннәргә тагын шуны өстәргә кирәк. Сәнгать әсәрендәге идея уй-тойгыларга үтеп керсен һәм хисләрне уятсын өчен, автор типик индивидуаль күренеш сайларга тиеш. Нур Гайсин иптәш мәсьәләнең бу ягын да җитәрлек отышлы хәл иткән. Шигырьдә, бер яктан, бишәр катлы йортлары белән электр нур-ларында мәһабәтле балкып торган яңа шәһәр — фидакарь хезмәт җимеше; икенче яктан, шушы яңалыкны күреп аптырашта калган аю — кыргый көч, ялкау хәрәкәт, сүлпән омтылыш билгесе.
Бу индивидуаль күренештә кече яшьтәге балаларның кызыксынуларын уятырлык конкретлык бар, акыл эшчәнлеген кирәксез йөктән азат итәрлек җиңеллек һәм гадилек бар. Саналган сыйфатлар шигырьнең
J16
әдәби камиллеге, материалның оста бирелеше аркасында тагын да тулылана төшәләр.
— Бу кан урын, ник танымыйм, Әллә җир әйләнгәнме, Кыш буе йоклап ятудан Күзләрем бәйләнгәнме?
ди аю. Тайгадагы үзгәрешләрнең чын булуына аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул үзен гаҗәпләндергән күренешнең сәбәбен тырышып эзли: алай чамалый, болай чамалый, аптырагач байбакка мөрәҗәгать итә, борындыктан сорый... Мәгәр аларның җавабы да аюны канәгатьләндерми.
Аю шунда әйтте эчтән:
— Юкны.—диде,—сөйләмә.
Ышанмаслык сүзне, дустым, Чын булса да сөйләмә!
Әлбәттә аю үзенчә хаклы. Чөнки —
Ннчек инде ярты елда
Шәһәр төзи алсыннар, Бишәр катлы зур йортларны Матур итеп салсыннар?..
Табигатьнең сүлпән агышына мондый үзгәрешләр характерлы түгел ич! Аю исә шушы мохитта үскән, аның стихиясе белән азыкланган. Сүлпән хәрәкәт, ялкау омтылыш — болар аюның яшәү формасы булып киткәннәр. Шулай булгач, фидакарь хезмәт могҗизасын ул ничек берьюлы башына сыйдыра алсын ди? Юк, әлбәттә.
Ләкин менә шушы ышанмау әле- дән-әле кабатланган саен кеше хезмәтенең тизлеге, нәтиҗәлелеге чын- чыннан ышандырырлык хакыйкать булып әверелә һәм хис итәрлек, тоярлык индивидуаль күренеш ала. Моннан соң инде шигырьне тәмамлаучы юллар табигый яңгырыйлар:
Ярты елда көнчыгышта Күпме яналык туган, Аяк басмаган урыннар Кешеләр белән тулган.
Әгәр дә югарыда тикшерелгән шигырь чын мәгънәсендә сәнгать факты булып торса, җыентыкка кергән башка шигырьләрдә инде хәл бөтенләй икенче төрле.
Кеше хезмәте тарафыннан тайгага яңалык кертелү турында шигырь аз сөйләми. «Монда яңа шәһәр булачак», «Трактор килде безгә», «Дала җыры», «Аяк басмаган җирдә» — болар әнә шундый шигырьләр. Ләкин аларда тормышны образлы хис итү юк, поэтик фикер йөртү юк. Абстракт фикерне рифмалы сөйләүгә салу, тормыш фактларын ялангач килеш теркәү — алардагы бердәнбер «хәзинә» менә шул.
Яна колхозлар төзелә Тайгада тирә-якта, Ннчек тиз үзгәрә тормыш Бәхет елмайган чакта.
(«Трактор килде безгә», 31 бит,)
Яки:
Буш дала шундый үзгәрде, Күрсәң нсең китәрлек, Совхозлар, колхозлар төзеп, Анда чирәм күтәрдек.
(«Дала щыры», 51 бит.)
Яки:
Тайга күкрәгендә колач җәеп Бер бик матур шәһәр калыкты, Дуслаштырды менә шушы шәһәр Амур буендагы халыкны.
Бу урында сазлы урман булган, Элек беркем аяк басмаган, Яшел бакчаларда, хәзерге күк, Алмагачлар чәчәк атмаган.
Китерелгән юллар тышкы билгеләре белән, рифмалы булулары белән шигырьне хәтерләтәләр. Хәтерләтәләр, ләкин тәгъбир итмиләр. Чөнки моның өчен аларда поэтик идея юк. Абстракт идея, индивидуаль күренеш булып, хис итәрлек күренеш булып — димәк, поэтик идея булып әверелмәгән.
Чыннан да «яшел бакчаларда, хәзерге күк алмагачлар чәчәк атмаган», яки «ничек тиз үзгәрә тормыш, бәхет елмайган чакта» һ. б. дию белән укучыны конкрет индивидуаль күренеш алдына куярга мөмкинме? Юк, билгеле. Бу — тормыш фактларын логик юл белән барлап, санап чыгу гына. Бу — коры теркәү, констатация генә. Шуңар күрә дә әлеге шигырьләрдәге автор бәян иткән хакыйкатьләр акыл белән генә кабул ителәләр, хисләргә исә үтеп кермиләр, тойгыларны уятмыйлар, фан-тазияне канатландырмыйлар. Алар, ерактагы йолдызларсыман, тыштан ялтырыйлар, ләкин җылытмыйлар.
117
I
F
1
Хәлбуки шигырь укучыда уй-той- гыуята алганда гына үзенең тәрбияви ролен уңышлы үтәргә мөмкин.
Образлы фикер йөртүне рифмалы - прозага алыштыру ягыннан «Рысь», f «Мәче башлы ябалак»... кебек шигырьләр аеруча гыйбрәтле. Бу шигырьләрдә табигатьтәге тереклек итү формаларын турыдан-туры күчерергә омтылудан башка һичнәрсә юк.
Канатларын ятьмә итеп Ябалак балык тота; Туклана, тоткан чабагын Шунда ук йота-йота. Әгәр балык эләкмәсә, Утыра төн буена, Мәче башлы ябалаклар Менә шулай туена.
(«Мәче башлы ябалак», 45 бит.)
Шушы фактны раслау өчен шигырь язылган, тырышып рифма хәзерләнгән. Кем белә, бәлки ябалакның тереклек итүен күзәтү өчен байтак кына вакыт та сарыф ителгәндер. Мәгәр көч әрәмгә киткән, ка-дерле вакыт бушка узган. Ни өчен? Чөнки шигырьдә тормыш материалы кеше хисләренә мөнәсәбәттән тыш, үз-үзеиә яшәүче биологик факт буларак алынган.
Шагыйрь биредә нинди дә булса идеяне, яки эстетик кыйммәтне расламый да, инкарь да итми. Ул бары тик фактны терки: «А'\әче башлы ябалаклар менә шулай туена!» Нәтиҗәдә чынбарлык күренеше сәнгать факты булып түгел, бәлки зоология дәреслеге фактына әверелгән килеш шигырь калыбына кереп утыра. Мондый очракта иҗат итү ко-тылгысыз рәвештә һөнәрчелеккә әверелә. Канатсыз һөнәрчелекнең инде формалары төрле: я ул теге яки бу речька рифмалы иллюстрация, я менә түбәндәге юллардагы кебек:
Терәлеп торган диңгездә Катерлар аулый балык,
Ут белән балык тоту ул— Үзенә бер яңалык.
(«Диңгездә», 38 бит.) шигъри информация, я ул... Хәер, һөнәрчелекнең чагылу формаларын санап бетереп буламыни. Образлы фикер йөртү үзенең урынын фактларны коры килеш теркәүгә бирү белән яңа бәла туа: сүзлек төссезләнә, ярлылана, сурәтләү чаралары зәгыйфьләнә.
Ут тирәсендә балыклар Туктаусыз йөзеп тора, Утка җыелган балыкны Ятьмәләр сөзеп тора.
(«Диңгездә», 38 бит.)
А1енә барлыгы дүрт юл, ә бер үк сүз ничә? «Ут», «балык», «тора» — болар куплетны тәмам басып алганнар. Билгеле, мондый шартларда сурәтләү бермә-бер кими, югала. Моның шулай булуын әлеге юллар ук күрсәтеп торалар.
Хәлбуки Нур Гайсин иптәшнең саналган кимчелекләрдән җыентыкны азат итәргә бөтен мөмкинлекләре булган. «Амур буенда» — шушы фикергә ышанычлы нигез.
Аннары җыентыкта:
Әкрен генә таң сызыла, Алсулана офыклар, Яфракларда ялтырыйлар Иртәнге көмеш чыклар.
кебек төгәл, анык бу яулы, хәрәкәтләнеп торган җанлы күренешләр бар. Тик алар барлык шигырьләргә күчә алмаганнар. Моның сәбәбе көч, осталык җитмәүдә түгел, бәлки Нур Гайсин иптәшнең тормыш фактларын рифмалы прозаик сөйләм итеп формалаштыручы тезмәләргә бик зур хөрмәт күрсәтүендә.
Шуңа күрә дә бу кирәксез хөрмәттән никадәр тизрәк баш тартылса, шагыйрьнең киләчәк иҗат уңышлары өчен шулкадәр яхшырак булачак.
Ш. ИБӘТОВ