Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАРСТАНДА ЯШӘҮЧЕ РУС ЯЗУЧЫЛАРЫ


Журналыбызның бу санында без Татарстанда яшәүче рус азучыларының иҗатларыннан үрнәкләр бирәбез. Бөек Ватан сугышыннан соң Татарстанда яшәүче рус язучыларының иҗатлары күрелмәгәнчә тизлек белән үсте. Бик озак еллар Татарстан язучылар союзында бары шагыйрь Бруно Зернит кына член булып тора иде. Хәзер зур, киң матбугатка чыккан дистәләрчә талантлар халыкка танылдылар һәм язучылар союзына член булып кабул ителделәр. И. Заботинның «Лобачевский» романы, Т. Жу- равлевның «Комбайнчылар» повесте, К. Лебедевның «Сынау», «Кешеләр һәм дәрәҗәләр» романнары, Я. Винецкийның «Кеше тауга менә», «Сандугач», «Мадрид повестьлары», П. Евгеньевның «Бездна» повесте, А. Салминның «Иделдә давыл» романы, Н. Заслоновскийиың «Япон диңгезе буенда» романы, Тамара Ян. Бруно Зернит, Анатолий Мелузников, Геннадий Паушкин шигырь — поэмалары, Мария Елизарованың «Давыл кошының яшьлеге» исемле драмасы — менә болар соңгы вакытта гына мәйданга килгән әсәрләрнең бары бер өлеше генә.
Без Б. Зернит, Т. Яи, Г. Паушкин, А. Мелузников, Ф. Бровкин, Б. Железнов, И. Кәлимуллин, В. Ганеев шигырьләрен һәм Т. Журавлевның яңа басылып чыккан «Курган» исемле романыннан бер өзек бирәбез.
БРУНО ЗЕРНИТ
ҮЛМӘС ҖЫР
(Муса Җәлил турындагы поэмадан өзек)
Диңгез ярында
томан куера, Диңгездә
салкын дулкын котыра.
Диңгез ярында
шалаш алдында
Дуслары белән
партизан утыра.
Янган учакның
ялкын нурыннан
Аның битенә
алсулык ягыла.
Киң маңгаенда
фашист пленында
Алган
зур газап эзләре чагыла.
Ул рәхәтләнеп
карый дусларын
Бик татлы аңа бу учак төтене.
Баш очында бит,
кырыс булса да,
Туган ил төне —
Бельгия төне.
Әллә йөрәктә
әнә шул сагышы
4
Әле һаман да әрнегәнгәме, Әллә диңгезнең мәгърур тавышы Көрәшкә чакырып
бәрелгәнгәме,—
Туган илендә
иң тәүге сүзен Андрэ-партизан
болан дип башлый:
— Якын дусларым!
Минем йөрәктә
Тынгы бирмичә
көчле җыр яши.
Тагын күп җырлар
ишетермен җирдә,— Шатын, моңлысын, —
мин үз юлымда, Ләкин иң көчле җыр күкрәгемдә — Россия солдаты Җәлил турында. Күпме тапкырлар
аның башына
Фашист кидерде
утлы алкасын, Ничә тапкырлар
аның алдында
Палач күтәрде
канлы балтасын.
Ләкин батырның
саф күзләрендә һаман—дошманны куркыткан нурлар, Кызган тимер белән
яндырылган күкрәгеннән, . Дошманны җиңеп,
ургыла җырлар.
Күпме түздек без,
я көннәр безгә Утлы җазалар белән сикерде. Я Моабит идәнендә хәлсез яткан төннәр Була иде мәңге узмас шикелле.
Менә
шундый авыр төннең берендә
Ул миңа:
«Андрэ, тыңла әле,— диде,— Беләсеңме син, минем күңелемә
Яшьлек турында
бер уй-җыр килде, Күптән булган хәл...
минем илемдә
Яшен яшиәгән,
күкләр күкрәгән, Яшьлек
үзенең байрагы итеп, Азатлык-көрәш
җырын күтәргән.
5
Менә бер авыл өчен
зур көрәш бара.
Күп кызыл көрәшче
инде югалган,
һәм калкулыкта
каен төбендә
Соңгы пулемет та
тынып калган.
Дошман шатланган —
«корыч большевик
Карт пулеметчы
һәлак булды» дип,
Тизрәк дошман
авылга ашыккан — «Чистарттык инде хәзер юлны» дип. Тик шул вакытта
кинәт ак каен,
Никтер әз генә
талпынып куйган.
һәм гүя аның
яфрагы ут булып
Дошман өстенә
сибелә башлаган.
Чигенгән дошман.
Безнең көчләрне
Сәламләп каршы алган
яшь каен.
Күргәннәр шунда —
яшь кенә малай
Алыштырган үзенең олы дускаен...
Дошманны җиңгәч
язган бу егет
Карт пулеметчы
турында җырлар.»
— Кая ул егет хәзер?
— Каян беләсең..-
Яшьлек тиз уза...
Уздылар еллар...
Мин озак карап тордым Җәлилгә,
Киң маңгаенда
күрдем кебек мин
Әнә шул ерак утлы бер төндә
Сызылып калган
тирән сызыкны.
Күренде миңа
яшел ак каен,
Дошманга ут сипкән бер батыр булып,
Күренде миңа
дошман бер кайчан
Ала алмаслык изге калкулык!
... Андрэ тына еракка карап,
Дуслары аңа
текәлеп тора.
Диңгез ярында
томан куера.
Диңгездә салкын дулкын котыра.
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе.
ТАҢ АТКАНДА
,Әле шәфәкъ кызыллыгы
Сүнеп тә өлгермәгән.
Чулпан калка, аңкый хуш ис Кырларда игеннәрдән.
Җәйге төн үтте. Кошларның Моңына колак сал син.
Шундый чакта бригадирмы Өендә йоклап ятсын!
Әнә, ул басу юлында, Таңгы жил рәхәт аңа. Таңгы жил дә аның кебек Киң итеп сулыш ала.
Тиздән башак шаулар монда,— Уҗымнар хәтфә төсле.
Куанып ил байлыгына, Тын гына атлый кеше.
Яланга чыга көтүләр, Буалар балкып ята.
Утлауга төшәр сыерлар Төш җитте дигән чакта.
Әнә, кояш күзен кыса, Балкый, бригадир йөзе. Бөтен җирдә, һәрчак шулай Тыныч көн булсын иде!
Зыя Мансур тәрҗемәсе.
7
ТАМАРА ЯН
АНЯ
Аня, кара күзле классташым, Ике кыйгач кашың — пар канат. Аня! Бәлки миңа синең хакта Дөрес әйтмәгәндер лейтенант —
Бәлки күрмәгәндер дымлы туфрак Өелгәнен синең кабергә?
Бәлки кешеләрне сокландырып син Җирдә йөрисендер хәзер дә!
Кайчак мине уйлап аласыңдыр, Колак салып җилләр тавышына? — Шулай булса, кайда гына булма, Җавап бир син минем сагышыма.
Ә булмаса... Азов буйларында Шундый кабер булуы булса чын,— Бөтен гомеремне синең истәлеккә Багышлау — ул минем бурычым.
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе.
ЯЛГЫЗ ХАТЫН
Тәүләп китте улы мәктәпкә.
Күпме шау-шу, озату мазасы!
Куанычын эченә сыйдыралмый, Тиз-тиз кайтты эштән анасы.
Алып кайтты альбом һәм китап, Яңа күлмәк киде өстенә.
Ул яшәреп киткән төсле булды, Сөенүе чыкты йөзенә.
Кичен урын җәйде улына,
Җылы юрган япты, көйләде, Аркасыннан сөйде, чәчен сыйпап Иркәләде, нидер сөйләде.
Уйлап ятты бала әнкәсенең Шатлануын, назлап үбүен;
Аңлый алмады тик нигә бүген Елмаюын һәм яшь түгүен.
AHA
Күз төбендә синең җыерчыклар, Ап-ак чәчләрең дә җитәрлек.
Элеккечә инде очраганда Ирләр карап үтми текәлеп.
Янәшәдә, ләкин, улың бара, Юанычым, дисең, син аңар; Ул үткәндә инде кызлар кызыгып Күз алмыйча, карап калалар.
Әхмәт Ерикәй тәрҗемәләре.
ЧУАР КҮЛМӘК кигән ЧАЯ КЫЗЛАР
Чуар күлмәк кигән чая кызлар Алма җыя, кызыл алмалар, Көз, димәк, бу...
Агачлардан төшкән
Ал яфраклар суда яналар.
Көн чалт аяз,
әнис алмалардан Аңкып тора тәмле хуш исләр, Яшьләр көлешә,
ә мин ямансулыйм, Нигә икән миндә бу хисләр?
Әллә инде ямьле җәй айлары Сизелмәслек бик тиз үткәнгә, Әллә яшьлек кире кайтмас булып, Гомерлеккә очып киткәнгә?!
Чаткыларын тирә-якка чәчеп, Ялкын уйный кайнар учакта, Ә төн яшькелт йолдызлары белән Каш сикертә безгә шул чакта.
Утырабыз учак утына җылынып, Талчыкканбыз көннең буена, Ә җир ерактагы йолдызларның Салкын нурларына коена.
Казанда аш...
Кырда пешкән аштан Нәрсә бар соң тагын тәмлерәк? Нәрсә бар соң туган илебезнең Зәңгәр һавасыннан ямьлерәк?!
Мостафа Ногман тәрҗемәләре.