ТАРИХИ ПАМЯТНИКЛАР — ДӘҮЛӘТ БАЙЛЫГЫ
в. дьяконов Татарстанның дәүләт музее директоры
*
Татарстанның бан тарихы бар. Әлбәттә бу тарих үзе дә бик күп тарихи памятниклар калдырган. Ул памятниклар бик борынгы заманнардан алып хәзерге көннәргә кадәр булган дәверне үз эченә алалар. Әгәр дә берәрсе шушы памятник- ларның барысын картада билгеләп чыгарга теләсә, ул чакны Татарстан картасы, могаен, чүп-чуар бер төс алыр иде. Татарстан территориясендә бигрәк тә археология памятник- лары — борынгы шәһәр калдыклары, кабер ташлары, валлар һәм башкалар бик күп сакланганнар. Шулай ук анда архитектура памятниклары, революция тарихына, әдәбият-тари- хына караган памятниклар да бик күп. Ләкин бездә тарихи памятник- ларның кайда урнашуын күрсәткән карта әлегә төзелмәгән, чөнки Культура министрлыгы һәм Архитектура эшләре Идарәсе бүгенге көнгә кадәр бу памятникларның тулы исемлеген булдырганнары юк. һәр ел па- мятникларны теркәү эшенә дәүләт средстволар билгели, ләкин алар бер елда да тулысынча файдаланылмый.
Татар халкы өчен, безнең бөтенебез өчен кадерле һәм уникаль памятниклар булып бигрәк тә Болгар шәһәре калдыклары саналалар. Кайчандыр XIII гасырларда хәзерге Куйбышев районы Болгар авылы территориясендә борынгы Болгар дәүләтенең башкаласы урнашкан булган. Болгар дәүләтенең чәчәк ату чорында биредә архитектура ягыннан гаять кызыклы биналар төзелә. Аларның берничәсе, мәсәлән, Кече Минарет, «Черная палата» хәзерге көнгә кадәр сакланганнар. Ләкин алар хәзер бик ташландык хәлгә килгәннәр. Болардан башка Болгар шәһәре территориясендә бик күп археология памятниклары да бар. Лә-кин алары да әрәм-шәрәм ителәләр, шул тирәдә яшәүче халык, язулы ташларны жыеп, әкренләп аларны юкка чыгара бара. Болгар памятниклары, әйтергә кирәк, беркем тарафыннан да сакланмыйлар. Шул рәвешчә дәвам итсә, берничә елдан соң бу борынгы памятниклар булган урында бары тик таш өемнәре генә калачак. Ә бит 1923 елда ук әле Татарстан Халык Комиссарла-ры Советы бу турыда махсус карар нигезендә, борынгы Болгар шәһәре урнашкан территория дәүләт тарафыннан махсус сак астындагы заповедник дип игълан ителгән иде.
Бу карардан соң да Болгар шәһәре калдыкларын саклап калу турында бик күп сүзләр язылды, ләкин аларның бернинди файдалары булмады. Борынгы уникаль памятникларның юкка чыгуына юл куймас өчен тиз көндә катгый чаралар күрелергә тиеш.
Тарихи әһәмиятләре ягыннан икенче урында торган памятникларның тагын да бер группасы — Успенский соборы һәм XVI йөздәге
111
башка чиркәү корылмалары,— Архи-тектура эшләре Идарәсенең «сагы» астындагы Зөя шәһәренә урнашкан. Алар арасында иң күренеклесе — Успенский собор. Бу чиркәү XVI йөздә төзелеп, аның стеналары, түшәмнәре шул вакыттагы рус осталары тарафыннан бизәлгәннәр. Хәзер исә собор турында берәү дә кайгыртмый, ул онытылган һәм абзар кебек ташландык бер хәлгә китерелгән; стеналарындагы һәм түшәмнәрендәге бизәкләр — фрескалар, шту- катурасы коелудан, күз алдында юкка чыга баралар, һәлак булалар. Зөя шәһәрендә элекке Троицк чиркәве дә (бу чиркәү 1551 елда агачтан төзелгән) нәкъ шундый ук хәлне кичерә. Аның стеналары череп ишелү, мүкләнеп бетү куркынычы алдында торалар.
Ниһаять, тарихи памятникларның өченче зур комплексы итеп Казан Кремлен алырга кирәк. Кремльдә Татарстан республикасының хөкүмәт органнары урнашкан, һәм бу, беркадәр күләмдә, тарихи памятникларның азмы-күпме саклануына яр-
■ дәм итә. Шулай да, җентекләп карый торгач, биредә дә күңелсез нәтиҗәләр чыгарырга мәҗбүр буласың: стеналары һәхМ башняларның кайбер урыннары бөтенләй җимерелә үк башлаган һәм алар тиз көндә реставрацияләнүне сорап то-ралар. Архитектура эшләре! Идарәсенең (начальнигы иптәш Вәлиев) берничә ел буена Кремльдә алып барылган барлык «реставрацией» эшләре, әйтергә кирәк, бары тик «косметик туалеттан» — башнялар- ның тишек түбәләрен ямаудан һәм стеналарны ничек кирәк алай берничә елга бер тапкыр начар гына буяп чыгудан гыйбарәт. Җәй буена Спас башнясын буядылар; әмма буяу өчен төзелгән корылмаларны яңадан сүтеп тә өлгерә алмадылар, малярларның үз вазифаларын начар башкарулары бик тиз өскә калкып чыкты: урыны-урыны белән башня стенасының штукатурасы коела башлады, буявы яргаланып, ямьсез төскә керде.
Татарстанның шундый ташландык, җимерелү хәлдә яткан тарихи-архи- тектура памятннкларыннан тагын Алабуга шәһәре янындагы Болгар периоды памятнигы — «Чертово Го- родище»ны, Казандагы XVIII йөздә төзелгән Петропавел соборы коло- кольнясын, элеккеге Райфск монастыре корылмаларын һ. б. күрсәтеп үтәргә мөмкин булыр иде. Ә бит бу корылмаларның, биналарның бары-сына да «Памятник дәүләт тарафыннан саклана...» дигән язулы такта кадакланган.
Күрәсең, алар бик начар сакланалар.
Архитектура һәм төзү эшләре Идарәсе, гәрчә ул югарыда әйтеп үтелгән памятникларның саклануы өчен җавап бирергә чакырылган орган булса да, бу памятникларга карата бернинди кайгырту күрсәтми. Тарихи памятниклариы реставрацияләү өчен дәүләт тарафыннан ел саен җибәрелә торган акчаның шактый өлеше файдаланылмый кала, ә төзелеш материаллары бөтенләй башка эшкә тотылалар.
Бу әйтелгәннәрдән башка респуб-ликабызда тагын революция тарихына, әдәбият тарихына караган бик күп тарихи памятниклар бар. Алар- ның саны йөзгә җитә. Тарихи әһәмиятләре ягыннан аларның барысы да бер үк дәрәҗәдә түгел, әлбәттә, ләкин кайберләре үзләренә карата аеруча зур игътибарлылык сорыйлар. Шундыйлардан, мәсәлән, 1905— 1907 еллардагы революция белән, Бөек Октябрь революциясе белән бәйле йортларны, В. И. Ленинның, Н. Э. Бауман, Я. М. Свердлов, С. М. Киров, В. М. Молотов кебек революция эшлеклеләренең, Н. И. Лобачевский, А. ЛА. Бутлеров кебек галимнәрнең, А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. М. Горький, Г. Тукай, Вл. Маяковский, Муса Җәлил, һ. Такташ кебек язучыларның, Ф. И. Шаляпин, В. И. Качалов кебек артистларның һәм башка күренекле фән-сәнгать эшлеклеләренең Казанда яшәүләре яки Казанга килеп ки-түләре белән бәйле йортларны, биналарны күрсәтергә мөмкин булыр иде. Бу памятникларның барысы да Культура министрлыгы һәм аның урыннардагы органнары тарафыннан даими сак астына алынырга тиешләр. Ләкин аларның бер өлеше
бик начар саклана, җимерелә һәм реставрацияләнми. Мәсәлән, А. М. Горький пекарь ярдәмчесе булып эшләгән Деренков булочные (икенчесе, Пушкин һәм Бассейн урамнары чатындагысы) бөтенләй җимерелеп беткән. Шулай ук Л. II. Толстойның безнең шәһәрдәге тормышы белән бәйле булган йортларның икесе дә (Красин һәм Дзержинский урамнарындагы йортлар) җимерек хәлгә килгән. Алабугада художник П. II. Шишкин торган йортның әкренләп җимерелә баруы турында матбугатта язылды инде. Ул йортның түшәмен ремонтларга кирәк, яңгыр үтә.
Казанда Н. Э. Бауман, С. М. Киров, В. М. Молотов яшәгән йортларның да начар хәлдә булулары турында сигналлар бар.
Нариман урамының 29 номерлы йортында татар халкының атаклы драматургы Галиәсгар Камал туган. Хәзергә кадәр бу йортка мемориаль такта куелмаган. Ә Нариман урамындагы 48 номерлы йорт бөтенләй җимерелү алдында тора: түбәсеннән яңгыр үтә, бүрәнәдән са-лынган стеналары чери башлаган, капка һәм коймалар сүтеп ташланганнар. Ә бу йортта Галиәсгар Камал 30 елдан артык гомерен (1902— 1933) үткәргән, барлык әсәрләрен диярлек шунда ижат иткән.
Гафур Коләхметов яшәгән (Ко- ләхметов урамы, 17 нче йорт), Һади Такташ яшәгән (Куйбышев урамы, 37 нче йорт), Каюм Насыйри яшәгән (Париж Коммунасы урамы, 35 нче йорт) биналар да шундый ук кызганыч хәлдә торалар. Тарихи памятникларны карау, аларны капиталь ремонтка бирү, белгечләр ярдәмендә реставрацияләү эшләре озак еллар буена сузылып киләләр. Күп кенә йортларга — тарихи памятник- ларга мемориаль такталар куелмаган. Ниһаять, гражданнар сугышы геройларының, революция эшлекле- ләренең, күренекле язучыларның, галимнәрнең, җәмәгать эшлеклеләре- нең каберләрен, кабер ташларын яхшы тәрбияләп тору, алар турында даими кайгыртып тору ифрат дәрәҗәдә начар. Бу фактка күз йомып калырга һич тә мөмкин түгел.
Мәсәлән, Алабуганың үзәгендә, бакча эчендә туганнар кабере бар. Анда акгвардиячеләр тарафыннан ерткычларча үтерелгән 20 кызыл- гвардияче, партизан, матрос һәм совет активисты күмелгән. Кемнәр алар? Билгесез. Кабер өстендә бер. нинди язулы такта, һәйкәл юк. Аны чүп үләннәр күмеп киткән, өстендә кәҗәләр утлап йөри. Гражданнар сугышы герое Ян Юдинның Зөя станциясендәге кабере дә караусыз калдырылган. Казан Үзәк Культура һәм ял паркында урнашкан туган-нар каберлегендәге ак гвардиячеләр тарафыннан үтерелгән геройларның гомуми каберенә язулы таш куелмаган. Татарстан хөкүмәте әле 1920 елда ук бу кабер өстепә һәйкәл кую турында махсус карар чыгарган иде. Шуннан бирле 36 ел вакыт үтте, ә һәйкәл әле дә куелганы юк. Хөсәен Ямашев кабере, татар театрының нигезен салучы Габдулла Кариевның кабере тиешле тәрбия күрмиләр, Г. Тукай каберенә яңа һәйкәл куелырга тиеш иде, ул да куелмаган, Шәриф Камал каберенә куелырга тиешле һәйкәл эшләнеп бетмәгән.
Яна туып килгән Совет дәүләтенең иң авыр елларында Ленин культура памятникларын саклау турындагы декретка кул куйды. Советлар властеның яшәү чорында бу өлкәдә союз күләмендә шактый күп эшләр башкарылды. Шул исәптән Татарстанда да тарихи һәм архитектура памятникларын табу һәм теркәү буенча азмы-күпме эш эшләнде. Ләкин эш шуннан алга китә алмады. Тари-хи памятникларны даими саклап, реставрацияләп, ремонтлап торырга тиешле учреждениеләр һәм органи- зацияләр бу эш белән бөтенләй начар шөгыльләнәләр. Бу турыда Татарстан хөкүмәтендә дә яхшы беләләр, ләкин анда, тиешле чара күрү, гаеплеләрне җавапка тарту урынына, ничектер тынычланып калганнар һәм эшнең хәзерге хәле белән килешеп яшиләр.
Тарихи памятникларны саклау — киң җәмәгатьчелек эше. Бу эшкә барлык кешеләрне — укытучыларны, укучыларны, комсомолецларны тартырга кирәк, ә моның өчен без киң масса арасында тарихи памятниклар. ның әһәмиятен аңлатырга тиешбез.