ШТУРВАЛ ЯНЫНДАГЫ УЙЛАР
(«Курган» романыннан өзек)
Андрей Колымин штурвал күперендә басып тора.
Аста чайкалучы бодай диңгезе ты-рылдап эшләүче комбайнның озын пычагына килеп төрелә дә, хедер мәйданына хәлсез генә авып төшә һәм киң полотно өстенә, дулкын ишелгән кебек, башаклар күбеге ташлана. Хедер мәйданының икенче башында, акчарлак канатларына охшаган камыл бүлгеч, үткен күкрәге белән башаклар агымын икегә ае-рып бара. Агып килгән ике агым бүлгечтән ике якка бүленеп китә: берсе пычак астына барып керә, икенчесе әле, чират көтеп, камылда кала.
Колымин, бүлгечнең шундый әйбәт, шундый төгәл эшли белүенә сокланып, үз алдына елмаеп куйды. Урактан артып калган башакларны бүлгеч бик һәйбәтләп читкә кага, әйтерсең, ул ал арга: «Ашыкмагыз, сабыр итегез, барыгыз да берьюлы килмәгез, өлгерерсез әле»,— дип әй1- тергә тели, ул аларны икенче мәртәбә әйләнеп килгәнгә кадәр калдырып тора, ә башаклар, аның кунакчыл булмавына хәтерләре калып, башларын чайкап, аны шелтә белән озатып калалар.
Андрей инде үзенең яңа эшенә күнегеп җитте диярлек, әмма һәрбер яшь штурвалчыга хас булганча, хедер мәйданын төшергәндә яки күтәргәндә күңелдә уяна торган әллә нинди бер сәер хискә әле һаман күнегеп җиткәне юк. Баштарак Соня аны бу дңа эш белән таныштырган чакта, комбайн артында һәйбәт итеп урылган киң ызан сузылып калгач, Колымин штурвалны әкрен генә борганда да хедерның бик җиңел күтә-релүен күреп, соклануыннан нишләргә белмичә:
— Карале, нинди авыр хедер, үзе нинди җиңел күтәрелә! — дип кычкырып җибәргән иде. Соня аның .соклануын уртаклашып елмайган иде, ә Нюра, авыр сулап:
— Техника шул ул,— дигән иде.
Ул чакта, Колымннның чокыр-ча-кырлырак урыннарда хедеры белән җиргә килеп төртелүеннән шикләнеп, Соня штурвал тәгәрмәченә чикләгеч куйды һәм ике-өч әйләнеш ясаган- ,чы Андрей яныннан бер генә адым да читкә' китмәде. Ул аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп барды, пычак җиргә төртелмәгәе яки бик югары күтәрелеп бодайның башын гына кыеп йөрмәгәе дип шикләнде ул.
«Бармакларын» тырпайткан, бик озын таракка охшаган комбайн пычагы алдындагы тырма куе бодай арасына бик һәйбәт, бик җайлы килеп керде. Үзәнрәк урыннарда .салмак кына түбән төшеп, калкурак урыннарда әкрен генә күтәрелеп, комбайн бодай җире өстеннән барды, артта тигез урылган камыллы' ызан сузылып калды, ул ызан баштарак дулкын-дулкын иде, бераздан, өтеләнгән сөлге кебек тигез булып җәелде. Соня сүзләренә караганда, урак камылны тиешле югарылыкта кистерә иде.
Штурвалчы егет эшнең уңышлы башланып китүенә дә, Соняның үзен дулкынланып күзәтеп баруына да
ю
сөенеп бетә алмады, аны комбайнның иртәдән бирле туктамый эшләве куандырды, ул турыда бүген ле- тучкада әйтәчәкләр иде, анысы да куандырды. Карале, диярләр инде анда, әле беренче көнне икәү бергә эшлиләр — ә Сергадеевны күпмегә узганнар инде.
Колыминны бердәнбер уңайсызлаган кеше Нюра булды. Үзенең пардашы белән урыннарын алмашкан саен, Нюра арба өстеннән сикереп төшә дә, яна штурвалчының эшен карарга дип атылып килеп җитә һәм кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә өйрәтә башлый иде.
Соня аңа әллә ничә тапкыр:
— Эш вакытында комачаулап йөрмә,— дип кисәтү ясады, ләкин ул сүзеннән туктамады, Андрейга тагын да якынрак килеп, ничектер төртмәрәк итеп, дәртле тавыш белән әйтте:
— Бәлкем, мин сөйләшми булдыра алмый торганмындыр. Бәлкем, минем телем кычыта торгандыр, — диде.
— Кычытса бар әнә, телеңне иләккә ышкы,— диде Соня, шаяртып.— Яки әнә курган өстенә мен дә, минем әти белән суган суы сат. Ул ан- дыйга бик һәвәс.
— Әйе шул!—диде Нюра, кабынып.— Гомер буе шуны уйлап торган идем. Синең әтиеңне көлдерү бик кызык бит миңа.
— Биредә ярамый, рөхсәт ителми,— диде Соня.
Салам ташлатучы аңа күзләрен кыса төшеп үткен караш ташлады.
— Борыныңны күтәрмә, Соня! Иртәрәк әле сина борын күрсәтергә. Син әнә комбайныңа баш бул, кешегә баш булма. Кул-аягын бәйләдем дә, Андрей минеке булды дип уйлыйсыңдыр. Булмаган кая. Син аның авызын ябып, телен бәйләп куя алмыйсың...
— Нюра!—диде Колымин, са-бырлыгын җуеп.
Тегесе, буйсынып, күкрәге белән култыксага ятты һәм, йөгереп узган покоска карап, елмая-елмаяг
— Андрей бетте, үземә алам Ан-дрейны,— диде.
— Ала бир,— дип җавап кайтарды Соня.— Тик биредән генә алма, эштәй генә.
Ләкин ул моны шундый юаш тавыш белән әйтте, Нюра әйләнеп карамый булдыра алмады һәм, Со- няпың кашлары арасындагы җыерчыкны күреп, көлеп җибәрде.
— Карале моны, коты чыкты. Курыкма, синекенә кагылмам.
— Нюра!—диде Колымин ялва- рулы тавыш белән.— Комачаулама әле зинһар. Сүзең булса, соңыннан сөйләшербез.
— Соңыннанмы? — диде салам ташлатучы, куанып.— Алайса сөйлә-шәбез, әйеме? — һәм Соияны үчекләп тагын да кызурак тыкылдый башлады:— Без бер-беребезне бик тиз аңларбыз. Ярты сүздән үк. Сүзләр безнең уртак — күзеңнән күреп торам...
Колымин хәвефләнеп Соняга карап алды.
— Нюра, китәсеңме, юкмы? —диде тегесе, косынкасын төзәтеп.
Салам ташлатучы баскыч буйлап түбән төшеп китте.
— Китәм. Сезгә комачауламыйм. Ләкин исеңдә тот, кадерлем, көнләшәм мин.
Андрей бу сүздән уйга калды. Ул хәзер сораулар явачагын көтте. Ләкин Соня дәшмәде.
— Аның ни хакы бар?—дип сорады Андрей, аңлашмый торуны кыенсынып.
— Борчылма син,— диде Соня, аны юатып.— Шундый кеше инде ул, һәрвакыт көнләшә ул.
— Нәрсәдән?
Соня, авыр сулап:
— Башкалар бәхетеннән...— диде.
— Башкалар бәхетеннән?.. Ә Соня бәхетле дәмени инде?..— дигән сораулар килде Колыминиың күңеленә, ләкин әле ул, хәзер генә кабынган шатлык хисен җуймас өчен, аларны теле белән әйтергә кыймады. Әйдә, ул хис озаккарак сузыл-сын, чөнки туп-туры әйтүне ярата торган Соня Андрейның туры сорауларыннан кача, әгәр инде җавап бирми калырлык булса, аның өметләрен, көткән нәрсәләрен рәхимсез рәвештә җимереп ташлый иде. Мондый рәхимсезлектә кыз кешенең үз- үзен саклавы ятканлыгын, тупас җа-ваплары белән аны өркетмәскә, вакыты җиткәнчә аны билгеле бер
11
арада тотарга теләвен Колымин тө-шенеп җитми иде әле.
Эшнең яңалыгы бетеп, гадәтләнгән әйбергә әйләнгәч, штурвал күперендә күп уй уйларга, күп нәрсәне искә төшерергә мөмкин. Түбәндә, комбайннан аста, бодай агыла, әйләнә-тирәдә очсыз-кырыйсыз бодай кыры җәелеп ята. Өстә, комбайннан югарыда, җиңел болытлар эленеп тора, бүген алар шундый якты, шун- | дый якын, вакыт-вакыт аларга кул белән үрелеп җитәргә мөмкин кебек тоела. Салкынча җил күлмәкне җилфердәтә, ачык яка эченнән салкын бармакларын тыгып, култык асларын кытыклый.
Колымин бодай агымын күзәтеп бара, бу .агымда ул кичәге көнен күрә. Бик кыска көннәр бар дөньяда. Алар ничектер бик тиз узалар, аларның узганын сизми дә каласың, иртәгесен инде алар бик күптәнге бернәрсә булып тоелалар. Колымин- ныц тормышында шулай эзен югалткан байтак көннәр бар. Бер чылбырның аерым боҗраларысыман, алар үзләреннән соң бернинди эз калдырмый бушка үттеләр дә эзсез югалдылар. Землянский шулай кичә кич Сергадеевның сүзен бүлдереп:
— Телең белән лыкылдыйсың, ә бункерыңда,— бармагы белән маңгаена шакылдатып алды,— бер бөртек ашлыгың юк. Буш. Әйт әле, зинһар, синнән совхозга ни файда? — диде.
Чыннан да, дип уйлады хәзер Колымин, андый бушка узган көннәрдән ни файда, ул көннәрне бит ул ниндидер искиткеч, шаккатыргыч сюжет эзләп, сәнгатьнең бурычлары турында бетмәс-төкәңмәс бәхәсләрдә, нәтиҗәсез бәхәсләрдә үткәрде.
Капитолина белән атка утырып таудан төшкәннәр иде алар, анда сәнгать турында сүз булган иде, Капитолина аңа шул кичне үк кызыл комач алып килеп, совхоз ындырына кую өчен, «Беренче икмәк — дәүләткә!» дигән лозунг язарга кушкан иде.
Ху дож пиклар н ы ң күбесе л озу н г язуны яратмый. Шулай булса да, Колымин бу лозунгны язды. Бу, ихтимал, аның беренче файдалы эше булгандыр, кечкенә генә булса да, аның сәнгатеннән совхозга файда булды.
Данил Степанович, Колыминнын. сөт һәм җилем белән язылган шушы беренче эшен, беренче әсәрен күреп, аңа шундый ук кызыл комач алып килде һәм «Дәүләт интересы һәммә нәрсәдән өстенрәк», —дигән тагын бер лозунг язарга кушты.
Әйе, Данил Степановичның менә шул лозунгысын һәрбер художество студиясенә, һәрбер художникның мастерскоена элеп куярга иде. Анда ул совхоз ындырына куюдан да кирәгрәк, дип уйлады хәзер Колымин. Ул инде совхоз эшчеләренең дәүләт интереслары белән яшәүләренә ышанды.
«Сәнгать хәзер эзсез уза алмый»,— дигән карарга килде Колымин. Бу уйлар аның кичә Капитолина белән башланган әңгәмәсенең дәвамы иде.
Кичә Капитолина ачыктан-ачык әйтте:
— Яратмыйм мин сезнең агай- энене, Колымин,— диде.— Тик кара аиы, гаеп итештән булмасын. Москвада укыган чакта, художество институтыннан иптәшләрем бар иде. Тулай торакка куярга лозунг язып бир әле дисәң, котлары чыга: кая ул, шундый чүп-чар белән кулны бозарга ярыймы соң! Имансызлар! Үзләрен әллә каян килгән даһи дип исәплиләр, ә үзләре ак сөякләр. Әгәр минем ихтыярымда булса, лозунг яздырып җаннарын алыр идем мин аларның. Югыйсә дөньядан аерылганнар, кабинетларына бикләнеп яталар, тәрәзә аша гына халыкка якынаймакчы булалар. Без, дигән булалар, күргәзмәгә яки премиягә юл тотабыз дигән булалар, ә үзләренең тоткан юллары, ахыр чиктә, ки-рәксезгә булып кала, максатсызга вакыт уздыру булып чыга. Чөнки тормыш турында уйлап та карамыйлар. Бертуктаусыз Третьяков гал- лереясы тирәсендә бөтереләләр. Репин янына үрмәләмәкче булалар. Әгәр алар минем кулымда булса иде, мин андый художникларны күптән Москвадан куган булыр идем, мастерскойларының дүрт стена арасында түгел, халык арасында икә-нен үзләре аңламыйлар икән, ичма-
12
сам, баргач белерләр иде, тормыш исен тоярлар иде.
— Лозунг язар өченме? — дип сорады аңардан Колымин.
— Нигә, булса ни? — диде Капитолина, хәтере калып.— Безнең клуб стеналары да буш тора ич! Художниклар юк. Чөнки алар бөтенесе зур шәһәрләрдә туктап калганнар...
Сәнгатькә карата шулай дорфа рәвештә кинәт күсәк күтәрүдән аптырабрак калганлыктан, Колымин ул чакта Капитолинага каршы бер сүз дә әйтмәде. Ләкин аның чырае шулкадәр борчулы иде булса кирәк, Захар бабай, актыктан, хәвефләнеп:
— Әйттемме мин сиңа,— диде,— андый сорауларың белән тыгылма син ана. Аның агрономлыгы минем ат докторы булуым кадәр генә бит. Син аңар азот тамчысы турында сөйлисең, ә ул сиңа вытяжной пластырь турында...
Әйе, кичәге көн узды, ләкин ул эзсез югалмады. Андый көннәр алар озакка сузыла торган булалар, бәлкем, ел буена җитә торганнардыр. Колымин бүген бодай кыры өстенә карап барды һәм аның чайкалып җемелдәп торуында хәзергә әле аң- лаешсыз, сүз белән әйтеп булмый торган бер шатлык күрде. Шул шатлыгына аерым бер форма табарга тырышып, ул кичәге кичне хәтерләде, барлык табышларын, ачышларын уеннан үткәрде... Менә Соня комбайны һәм комсомол эшләре турында борчылып йөргәндә, офыкта яктылык күреп ала... Сүзгә саран, эшкә җитди Данил Степанович художникларга хәтере калып йөрүче Капитолинага өйләнә... Художник-ның язмышы өчен борчылган Захар бабай староверны хәтеренә төшерә. Шуның өчен үк борчылган Капитолина Ивановна ак сөякләргә каршы ябырыла... Боларның бөтенесе әйбәт, бөтенесе яхшы, ләкин нәрсәдер аннан әйбәтрәк, ә ул әйбәтрәк әйбер — бүген трактор будкасыннан кара-вылчы алып килгән, майлы таплар белән бизәлгән китап, комбайн турындагы китап. Әйе, бу китап Колы- мииның кичәге шатлыгы түгел, бүгенге шатлыгы иде инде. Ул кояш чыкканга чаклы әллә ни гомер шалаш янында утырды һәм почмаклары чачакланып беткән шул китапны карады. Анда Колымин яратмый тор. ган сызымнар һәм схемалар күп иде. Элегрәк ул бу сызымнардан курка иде, чөнки алар скелетны хәтерләтәләр иде. Ә хәзер ул шушы скелетларда тормыш күрде. Менә китапның бер битендә ул Землянский белән икесе беркеткән плитаны күрде, менә икенчесендә комбайнчыларга еш кына аякларын күрсәтеп утырырга туры килгән камера... «Шулай да биредә нәрсәдер җитми,— дип уйлады Колымин, рәсемне •карый-карый. — Соняны «комбайн корсагына» кертеп йөртмәс өчен ничек үзгәртергә соң аны?»
Колымин бу сызымнарда җанлы кешеләр һәм җанлы эшләр күрде, һәм комбайнчыларның майлы бармаклары белән тапланып беткән шушы кечкенә генә китап аны сәнгать турындагы әллә ничә томлык китапларга караганда, элегрәк үз кулыннан узган алтын путаллы, нәфис китапларга караганда күбрәк дулкынландырды. Әйе, ул шушы ту- зып-чачакланып беткән китапта һәм аның сызымнарында үзенең киләчәген күрде. Бәлкем, коллектив белән берегергә ярдәм итә торган җирлек шушыдыр. Хәзер ул шушы җирлектән башка художникның булмавын, булырга мөмкин түгеллегенә инанды...
— Әйбәт китап,— диде Колымин ул чакта, дәреслекне ябып. Аның каравылчыны нәрсә беләндер шат-ландырасы килде.— Минем терәк бу, Захар бабай,— диде ул һәм китапның таушалган тышына уч төбе белән шапылдатып сугып куйды.
Ләкин карт Колыминның сәгате- минуты белән уза торган соклануына ышанып җитмәде. Ул художникның кәефе бик тиз үзгәрүчән, аны кабындыру тиз булган кебек, суыту да бик тиз, дип исәпләде.
— Ярый шунда,— дип теләр-телә- мәс кенә җавап бирде ул,— яраклы китап... Ләкин ул китап кына аз. Син аның өстендә бер аягыңа гына басып тора аласың әле. Икенче аягыңны куяр өчен дә җирлек кирәк.
— Нинди?
— Күрерсең менә, мин сиңа бер китап алып килермен, Соняда ул.
13
Менә аны китап дисәң дә ярый ичмасам.
— Евангелиеме?—диде Колымин, шаяртып.
Карт аңа маңгай астыииан карап калды. Шаяртудан калган уңайсызлыкны бетерер өчен, Андрей карттан бүтән нәрсә турында сорарга ашыкты.
—- Соня әйткән иде. сез күптән түгел, революциядән соң гына укырга өйрәнгәнсез, дигән иде. Китап укып белгәч, әйбәтрәкме хәзер?
—- Начаррак,— диде карт, моны ул сүгенгәисыман итеп әйтте.
Колымин гаҗәпкә калды:
— Ничек инде ул алай?
— Шулай инде менә. Югыйсә мин җир өстендә курыкмыйча, тыныч йөри идем. Аяк -астында җир куркырлык түгел, бик нык тора, бер офыктан бер офыкка шәе җәелеп ята иде. Китаптан укып карасам, исем китте, алай түгел икән, йомры булуы гына җитмәгән, өстәвенә әле ул җир дигәннәре ниндидер күчәр тирәсендә дә әйләнә икән. Күрдеңме? Андый галимлектән әйләнмәс җирдән башың әйләнер. Менә шуннан соң инде мин җир өстендә кур- кыбрак йөри башладым, матроссы- ман чайкалыбрак. Ә кем белгән аны, тотар да әйләнеп куяр, мин әйтәм, очып кына китәрсең баскан җиреңнән...
Колымин рәхәтләнеп көлде.
— Ярыймыни кешене шулай кур-кытырга,— дип дәвам итте карт.— Бу бит борын төбенә, лампочка китереп куйган кебек. Сукыраеп китүең дә озак түгел. Җае белән генә кирәк, әкреи-әкрен генә... Узган җомганы Соня миңа сугыш һәм тынычлык турында шундый бер библия бирде, соң мин аның икенче битен укыгач та төкердем.
— Укып чыкмадыңмыни? — диде Колымин, гаҗәпләнеп.— Юкка. Искиткеч китап ул.
— Бәлкем, ул әйбәттәдер, ләкин кешеләре әшәке аның, үзләре сугыш турында фикер йөртәләр, ә үзләре үз эшләре турында уйлыйлар, һәркем үзе турында. Артистлар да соң! Берсе дә безнеңчә түгел,.һәммәсе үзләренчә, киреле-морлы. Хәзер монда безнең совхозда бертөрле уйлап, икенче төрле эшләп йөрү бетте...
Колымин каравылчының сәнгать белән фәнгә һөҗүм итүе юкка гына түгел икәнен аңлады. Әгәр ул «артистлар» турында сүз кузгаткан икән инде, алар турында ул тыныч кына сөйли алмый, андый чакта аның белән бәхәсләшеп тормавың хәерлерәк.
— Алайса вәгъдә иткән китабыгызны алып килегез, мин аны укып чыгармын...— диде Колымин.
— Ә нигә аны мәгънәсезгә укырга,— дип җавап кайтарды каравылчы.— Менә бу китапны,— ул төртеп, комбайн турындагы дәреслеккә күрсәтте, — бармагыңны төкерекләп актарырсың да, ташларсың син аны.
— Юк,— диде Колымин,— ташла-мыйм мин моны, мин моның белән, бәлкем, комбайнчы булып китәрмен.
— Булыр микән? — диде карт, ашыкмыйча.
— Менә күрерсез.
Карт куанып куйды.
— Ә мин Сонядан алып киләсе китап сине кеше итәр,— диде Захар бабай.
— Соня! —дип Колымин кызны чакырды.
Соня әйләнеп карады, Андрейның дулкынланган йөзен күреп, якынрак килде.
— Ни булды?
Бу сорау аңа кыюлык кертте һәм ул сүзне азагыннан башларга булды.
— Син менә бәхет турында әйткән идең...
— Әйе, әйткән идем,— диде Соня, сүзеннән кире кайтмыйча, һәм бу турыдагы сүзне дәвам иттермәү нияте белән күршедәге комбайннарга күрсәтте.— Алар әнә унынчы әйләнештә, ә без инде синең белән унөченчесен әйләнәбез.
— Ләкин син алдан кычкырма,— диде Колымин, һәм әңгәмәнең барып чыкмасын аңлап, кулын селтәде.— Ярар. Соңыннан алайса, эш вакытында сөйләмә...
Соня бункер янына килде.
«Юк, II юра безнең башка ком-байннарны узып китүебездән көнләшми, нишләп аңа көнләшсен»,—
дип әйтәсе килде аның Колыминга. Бәхетнең аның анысы башка кеше бәхете түгел, күмәк бәхет, безнең барыбызның бәхете бит... Кайчан бетәр бу? Андрей аңа бернәрсә әйтә, ул аңа бөтенләй башканы! Хисләреңне гомер буе яшереп яшәп булмый бит инде. Эштә дә, мәхәббәттә дә туры җаваплар әйбәт. Андрей хәтта аңа каравылчы картның сүзләре белән:
«Бу театр түгел. Монда уен уйнарга ярамый», — дип әйтергә әзер. Ә Соня:
«Мөмкин», — дип җавап бирәчәк. Ул моны шундый тавыш белән әйтәчәк, ул «мөмкин» дигән сүз булып түгел, «кирәк» дигән сүз булып ишетеләчәк...
«Алайса, Соня, син артистка».
«Юк,— дияр ул,— мин кыз кеше»,— дияр.
һәм бу бәхәснең Захар бабай килеп кушылганчы дәвам итүе мөмкин.
«Бу мәсьәләдә,—дип әйтәчәк ка-равылчы, — яшерергә дә, качарга да ярый, тик алдарга гына ярамый».
Кичә бит ул Колыминга әйтте:
— Алай күрсәтеп йөргән мәхәббәт мәхәббәт түгел ул, Андрей,— диде.— Алдау гына ул. Элек әйтәләр иде: кем дә кем хатыннарны алдый, аңа ирләр дә ышанмый, диләр иде... Бездә бер җилле егет табылган иде шулай, тоткан да бер кызны алдаган ул егет, ә бактың исә үзе алданган булып чыкты. Хәзер инде аңа совхоз да ышанмый, партия дә аңардан йөз чөйде.
Унөченче әйләнешнең азагына җитеп килгәндә, һич көтмәгәндә, комбайнның йолдызы чытырдап китте. Андрей, хәтта кыя өстеннән түбән карагандай, штурвал күперендә бөгелеп калды. Аңа чатырдау комбайнда түгел, үзенең йөрәгендә булды кебек тоелды.
Комбайн туктады. Соня сүндергән мотор тынып калды.
— Менә безнең бәхет бетте дә,— диде Колымин, ачы елмаеп.
— Әйе, без синең белән иртәрәк кычкырганбыз.
Барабанга салахм тыгылган иде. Колымин аның очлы тешләреннән саламны йолкырга тотынды, Соня каешыннан тотып барабанны әйлән- дерә-әйләндерэ аңа булышты.
— Хәлләр үзгәрә,— дип алар янына тракторчы Мартынов килде.— Күптән түгел генә комбайн астыннан Ефимовның аяклары тырпаеп тора иде, инде хәзер Колыминныкы тыр- пая, үзе гел бер урында. Бәхетең юк икән, Соня... Ефимга әйтергә кирәк, ул да карикатура ясасын.
— Ясармын менә мин сиңа,— диде Соня, янап.
— Шул-шул. Бәйлән генә сиңа, күрерсең күрмәгәнеңне.
Г. Ахунов тәрҗемәсе.