Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

АНАТОЛИЙ МЕЛУЗНИКОВ
АТ ҺӘМ ОЛАУ
Мәсәл
Элеваторга тапшыралар идө ашлык. Бер арбага төяделәр бик күп капчык. Кузгалды ат, әкрен генә тартып алга, Менә инде олы юлдан бара арба.
Ләкин хәтта бер чакрым да үтмәде ат, Масаерга, мактанырга туктады ат:
— Мин булмасам, менә шушы зур арбаны Шушы юлдан кем соң тартып йөрер иде? Дүртне түгел, йөз тәгәрмәч куйсаң да ул Бер урында таштай катып торыр иде.
— Тукта, тукта! — дип шыгырдый кинәт гужлар,— Без булмасак нишләр идең, ярый без бар...
һәм тәртәләр шунда катгый сүз әйттеләр:
— Бездән башка олау юк ул. Без — тәртәләр — Арбаларны йөртү өчен иң кирәге,
Йөк йөртүнең тоткасы без һәм терәге...
Тәгәрмәчләр дөбердәшеп болай диләр^
— Күрер күзгә без һәммәбез бик гадиләр, Ләкин ат бит юкка гына кырын карый, Без булмасак ат ул үзе нигә ярый? Әйтик, аның егәре дә күп булсын ди, Аягы да каты басып нык торсын ди, Ләкин соң ат без ватылсак нишли алыр? Олау туктар, арба юлда катып калыр.
Соңгы сүзне кендек әйтә килеп телгә:
— Нигә исбат итеп тору кирәк юкны, Эшлибез без бердәм булып, бергә-бергә, Шунда да ат тарта ала авыр йөкне.
Начальниклар масайсалар әгәр эштә, (Андыйлар да бар бит әле кайбер төштә), Шушы мәсәл бәлки ярдәм итеп куяр, Бик кәпрәйгән борыннарга чиртеп куяр.
ИКЕ ПАПКА
Мәсәл
Приемныйда ике папка очрашалар. (Начальникка көтә икән чират алар). Күрер күзгә хәтсез калын була берсе, Язулары янып тора алтын төсле. Тышлары да аның затлы күннән була, Ә эченә бик күп кәгазь тулган була. Икенчесе тик гади бер картон була — Язулы да түгел икән, алтынлы да... Калын папка аның юкалыгын күрә; һәм, елмаеп, мыскыл катыш сорау бирә: — Күгәрченкәй, синең монда нәрсәң калды? Эш чыгара алмассың син монда һич тә. Бар кәгазең бер-ике бит булса булыр... Мине күр син! Мин ул мичкә дисәң мичкә! Күпме кәгазь, күпме язу сыйган миңа. Хуҗам-гений! Барысын салып куйган миңа, һәр адымын кәгазь язып, рәсми итеп Атлый бит ул! Менә минем эшләр ничек! Шундый тәртип, шундый эшләр минем эчтә — Тел тидереп була торган түгел һич тә...
Начальникка ләкин доклад белән кергәч, Берсе калын, берсе юка папка күргәч, Игътибарлы карадылар юкасына, Яраттылар аны. Чөнки бит ансына Буш отчеты салынмаган кәгазь җанның. Ә салынган эшлекле һәм кыска рапорт: Үтәдек дип хәбәр иткән ул планны, һәм арттырып үтәрбез дип без һәрвакыт.
Күпертелгән әйбер шулай калын күренә, Чүп-чар белән шулай ташып тула бит ул. һич нәрсәгә тыштан карап бәя бирмә, Тышкы күренеш бик алдаучан була бит ул.
Зәки Нури тәрҗемәләре.
17
ГЕННАДИЙ ПАУШКИН
★ яктылык
Кайный, диңгездәге упкынсыман, Төнге кырда ак кар бураны. Ишетелә бик нык тарттырылган Кыл тавышыдай аның улавы. Юк далада жилдән качар урын, Юк бер кеше үткән сукмак та. Кире кайту, Ташлап барган юлың, Оят түгел андый бер чакта! Ә син, Капшап һәрбер багананы, Бардың, батып тирән карларга. Агып төште, елга булып бары, Кар, бәрелеп синең маңгайга. Утлы поход түгел синең алда, Юк приказ да синең кулыңда. Син үз иркең белән киттең анда, Ут сүнүгә клуб залында. Гаепләмәс беркем, Курыкма син, Бер сүз әйтмәс һичкем үзеңә. Нәтиҗәсез кайтсаң, Ничек ләкин Күренерсең кеше күзенә?
Юк далада жилдән качар урын, Юк бер кеше үткән сукмак та. Кайталмыйсың ләкин, Ташлап юлын, Син кирегә шундый бер чакта!..
Сукмак салды үзе ул карларга һәм китмәде кайтып кирегә. Колак салды һәрбер баганага, Ул өзелгән жирне белергә. Ямьсез тавыш Бертуктаусыз гүләп Ишетелә тимер чыбыктан. Бара торгач, Ул туктады кинәт, Бер биш чакрым киткәч клубтан. Берәр минут торды ул тын алып, Иңбашыннан салды «тырнагын»...
АЯ
' Е К A I
!..С Э.-.М Ц.
18
Тирә-якта шундый караңгылык — Йолдызлар да сипми нурларын! Җил сызгыра бары.
Буран улый.
Ярдәм кулын сузар кем дә юк. Чыбык—нәкъ ут,— Кулга тотып булмый...
Ә тегендә,
Клубта,
Озак тормый,
Балкып китте тагын якты ут!
Тышта һаман бөтерелә буран, Улый-улый тәрәз төбендә.
Төн уртасы инде күптән узган, Кайтып китми ләкин беркем дә. Пластинкалар
Бар да уйналдылар.
Соңгы вакытларда ишеткән Яңалыклар мең кат сөйләнделәр... Тик күз алмый беркем ишектән.
Көтеп торды алар
Аңлап бар да,
Өйләренә китми берсе дә, Син батырлык эшләгәнне анда Улап торган буран эчендә.
Ә син күпме вакыт көтеп йөреп, Очрашырга вәгъдә биргән кыз, Көттергәнгә жәза алган кебек, Газапланды ул төн бер ялгыз. Ул аңлады егетлекнең көчен, Килеп бастың син кыз алдына Бөтен ягың белән...
Моның өчен
йөз чакрым да мөмкин барырга!
Син онытып инде барысын да, Тыныч кына кайтып киләсең... Ә клубтагы халыкның аңында Син торасың инде балкып нурда... Ә син шуны үзең беләмсең?!
КАМАДА
Җил туктады. Тынды елга өсте. Казлар йөзә, чагылып суларда. Төш вакыты.
Ташлар бөрки эссе, Еракларга сузылып, тын ярда. Текә ярның сөңге-наратлары Тишеп тора күкнең киндерен. Су үзенә сөзәк кашлыкларның Рәсем итеп ясый һәрбереи. Симеизда хәтта табалмассың — Эх, матур соң бу як шулчаклы!
Басып тора өстендә зур ташның Бер балыкчы — ялан аяклы. Көмешләнеп, чабак ялт-йолт килә Ул кармагын һәрбер алганда... Тирән эзләр сала суга көймә, Югалдылар инде күздән өйләр, Тик күренә малай һаман да. Беркая да инде качалмамыи: Онытылмаска мәңге, Тын ярда Басып калды минем балачагым, Кабатланып бүген аңарда.
йолдыз ява коеп, Шундый аяз төн! йоклый, башын куеп Йөгенә һәркем.
Тик икәү баралар Уяу бер читтә.
Аерылмас күк алар Сулар сибеп тә!
Әкият сөйли, тынып, Төн бик еракта.
Алтын балык булып, Ай йөзә артта.
Балкый бакеннардан
Алсу нур төндә...
Күп йөрдем бер заман Кормада мин дә.
Әхмәт Исхак тәрҗемәләре
Кояш баеп, суга Алтын юл салды. Кормада 1 гармоньга Кызлар җыйналды.
Халык гади монда — Кают дип тормый. Туган як турында Кызлар җыр җырлый. Китә җыр агылып Тын елга буйлап. Агыла ул, халык Киткәнче йоклап. Йокларга таңгача Кушып бар моңга, Гармоньчы бөдрәсен Иде гармоньга...
ИЛГИЗ КАЛИМУЛЛИН

САФТА
Хәлсезләнеп, мин түшәмгә карап, Яткан чакта өйдә бикләнеп, Бар нәрсәдән мина кадерлерәк Бер китапның ачтым битләрен.
Җанланып шул вакыт алга басты, Шепетовка, синең егетең.
Аның уйчан күзләрендә, гүя, Мин чаткысын күрдем өметнең.
Яктырткан ул йөрәк уты белән Сукырлыкның кара урманын. Төннәр буе, ял-йокымны жуеп, Зур язмышын аның уйладым...
Әнкәседәй илен сөйгән кеше Хыялланмый бәйрәм турында! Давылларда туган абыем күк Мин дә каләм алдым кулыма.
УКЫТУЧЫМА ХАТ
Урамда төн.
Тәрәзәдә бәс уйный.
Күңлем, апа, сезне сагына.
Мин хат язам, кәгазь битләренә һәр сүз үзе теләп агыла.
Мин хәтерлим: тиз-тиз атлап менә Сез класска килеп керәсез:
Күз төпләре сезнең жыерчыклы, Аксыл төстә маңгай бөдрәгез.
Курка идем сездән, яшермим мин, Көчтән килгән кадәр тырыштым, Соңга кала идем кайчак, нишлим,— Атлый алмадым шул, шуыштым.
Мәктәптәге баскыч, ул да миңа Текә таудан хәтәр тоелды,
21
Ләкин мендем, көн дә мендем, җиңеп «Мин гарип ич» дигән уемны.
Авыруымны йөгәнлекләп, апа, һәркөн бардым сезнең дәрескә. Маңгаемда тозлы чык кипмәде, Илтифатлы булдым һәр эшкә. Минем хәлдән ул чак көендегез. Инде хәзер, апа, сөенегез,— Менә... менә нинди кеше мин: Мендәремә кадакланган килеш, Яшим, Эшлим, Күңел төшермим.
Телим мәңге тормыш җиле аша Кеше бәхтен җырлап атларга. Любовь Петровна, ышан, сөйгән кешем, Оятыгызга сезнең минем өчен — Юк, көч килмәс һичбер чакта да.
Рухым көчле. Хыялларым матур. Эштә каршылыйм һәр иртәне. Зур бер дөнья- кайчандыр сез миңа Ачтыгыз бит, апа, Шуның өчен
Мин сезгә җыр бүләк итәмен.
ВЕРОЧКА
Әй, тынгысыз күршем, бир кулыңны!
Бераз гына утыр янымда. Каеннарның тыңлап шаулашуын, Туп уйныйсың бакча алдында.
Син ермаклар айкап, яланаяк Чабасың һич нигә карамый, «Таза үс, дип, кызым!» — синең әнкәң һәрбер адымыңны сагалый.
Чиктә солдат, соры шинель киеп, Бәхтен саклый синең ишенең...
Әй, Верочка! Үскәч, Вера диеп, Дәшәр Ватан — ирек бишегең.
Нәни дустым, иркен бу дөньяда Күрә икән кеше барысын.
Тик син күрмә тыныч тормышыңда Аһ-зар, хәсрәт, авыру кайгысын.
Кыю бул син, — бәхет янып торсын Синең матур зәңгәр күзендә...
Яле, шугым, бирче китабыңны! Әкият укып бирихМ үзеңә.
Мәхмүт Хөсәен тәрҗемәләре.
22
ВИЛ ГАНИЕВ
көз
Күтәрелә кырда ак пәрәвез Талгын гына искән жил белән. Урман юлы инде буйдан-буйга Сары алтын белән күмелгән.
Күк йөзендә ялгыз болыт та юк, Охшап тора күлләр көзгегә.
Алма белән тулы кәрзин тотып, Гади бер кыз түгел, көз килә.
Гажәп матур! Ләкин менә тиздән Кышкы буран улар һәр Жирдә. Сонгы көнен кыю каршылый көз, Шыңшу да юк анда, әрнү дә.
Ник әрнесен, нигә еласын, Кәрзиннәре тулы булгачтын!
ЮЛДА
Каеннарның бөдрәсенә Урала зәңгәр төтен. — Урман буйлап поезд чаба, Сулышы чиксез иркен.
Жир ята көпчәк астында, — Куркыныч төсле бераз.
Ә ул исә, шат елмая, Өстеннән поезд узгач. Ягымлы миңа ерак юл, Күңелдә — шатлык нуры. ... һәркемгә шулай кадерле Олы юл — гомер юлы!
Зыя Мансур тәрҗемәләре.
Ф. БРОВКИН
ЦУСИМА ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Кыялы, даулы диңгезнең ярында Озак кына басып торган чагында, Үткәннәргә китте минем уйларым, Шаулаттылар дулкыннар яр буйларын. Дулкыннар каршысына йөгереп барып, Күбекләрен тотып алдым сокланып. Килеп җитте бик зур дулкын аннары, Сибелделәр ярга аның чаллары.
Әйтерсең, мине кочарга теләде...
Шуннан мина бер истәлек сөйләде: Күргәннәрне сөйләргә чын күңелдән, Чыктым мин калкып диңгезнең төбеннән.
Кораблар күрдем, диде ул, аннары, Ул кораблар Цусима корбаннары. Батыр-батыр матрослар ята анда, Алар белән ята карт адмирал да.
Аның сүзе кинәт өзелеп калды, Упкын эченә төште дә югалды. Яңа дулкын чыкты башын калкытып, Күк кебек зәңгәр төсләрен балкытып.
Шул дулкынның саф зәңгәрлеге аша, Күз алдына килеп басты тамаша: Карт адмирал алга барырга ярсып, Тора күгәргән күперчеккә басып.
Борчылып йөри дә ул карап барын, Уята йоклап яткан матросларын;
Торыгыз, батырлары илебезнең, Уяныгыз, хуҗалары диңгезнең!
Дошманнардан өздермик инде юлны, Алга илтик «Варяг» белән «Орел»ны, Уяндылар да алар шул чагында, Юнәлделәр авыр туплар янына. Россиянең ^әңгелек даны өчен Яна сафка тупланды алар көче...
Күзәтеп даулы диңгезнең буйларын, һәлак булган дусларымны уйладым. Уйга калам бу ярга киләмен дә, Ул дуслар яши минем йөрәгемдә.
Мөхәммәт С а д р и тәрҗемәсе.
БИШ ТАЛ ӘКИЯТЕ
Хәзер монда поскан Бары тик саескан.
Ул ии күрсә шунда, Такылдый барсын да
Кыз һәм егет килде,
Төн буена йөрде.
Иртәгесен моны Бөтен авыл белде.
Белде бөтен кеше, Бу — саескан эше!
Килми шуннан бирле Беркем дә талларга. Керкем дә килмәгәч, Күңелсез ал арга...
Әхмәт Исхак тәрҗемәсе.
Апалы-сеңелле
Биш зифа тал бергә Авылдан бер көйне Чыктылар йөрергә.
Тын бер ярда алар Тукталып калдылар.
Янына талларның Беркем сукмак салмый,
Чыбыгын аларның Беркем өзеп алмый.
Өзеп себеркегә, Алып китми өйгә.
Тукран килә иде, Үбеп сөя иде.
25
БОРИС ЖЕЛЕЗНОВ

КӨТҮЧЕ
Янгыр учак күмерен сүндерә, Елга
давыл көтеп
ярсына.
Көтүче сукмак буйлап көтүен Ышыккарак куа, ашыга.
Яшен
утлы чыбыркысы белән Ярсып болытларның
күпергән Сыртын кыйный,
ә болытлар шуңа Торган саен ныграк үкерә.
Көтү
куркып чәбәләнә,
сикерә,
Йөз тавышы белән кычкыра, Көтүче малай
батырлыгын жыеп, Сүгенә-сүгенә малларны куа. Балчык агып төшә ярлардан, Авызларын ача упкыннар. Мондый чакта
уяу бул
көтүче, һәр адымда монда бәла бар, Беләм,
жиңәрсең син бәлаләрне, Ж,ыеп бөтен көчең,
сәләтең.
Тик син
сөйләмәссең беркемгә дә Авырлыгын
шушы
сәгатьнең.
26
САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Сливадай зәңгәрләнеп
болытлар өрелә,
Әнә берсе,
икенчесе,
өченчесе...
Юеш аягын чапылдатып яңгыр йөгерә. Җилкәсендә
салават күпере
көянтәсе.
Кама өстеннән үтә яңгыр,
Ык өстеннән, Әкрен генә китә
Бөгелмәгә таба.
Паровозлар
төрле-төрле тавыш белән
Саф яңгырга
шат сәламнәр
әйтеп кала.
йомшак бармаклары белән
җылы яңгыр Чәбәк-чәбәк итә алтын башакларны, һәм әйбәтләп
сыйпап-юып китә тагын Корымланып беткән биек вышкаларны. Җавап итеп
шундый рәхәт иркәләүгә
Җир дә
үзенең күңел тирәнлеген ача: Йөз гасырлар җыйган
нефть хәзинәсен Мең бизәкле салават күпере итеп ата. Тик
бер җирдә яңгыр тормый
озак, басып, Саубуллашып
егетләрчә биеп ала һәм җилкәсенә салават күперен асып Каядыр
Идел артына
китеп бара.
Әнвәр Давыдов тәрҗемәләре
ДИҢГЕЗ
Ай яктысы тауга ак нур сипте;
Кабырчыклар белән ярында Уйнады да диңгез йоклап китте, Ташка салып башын янымда.
Диңгез, диңгез, китаплардан белеп — Йөри идем элек үзеңне, Туган йортым кебек якын күреп Карыйм төбәп сиңа күземне.
0^x0
Шау-шу килеп, зәңгәр күккә ашып Уйнавыңны кояш батканчы
Күзәттем мин. Яшьлек хисем ташып Туктап калдым ал таң атканчы.
йолдызлар, дим, күктән тиз югалып Менә икән кая китәләр:
Җитез акчарлаклар тотып алып Кочагыңа очып төшәләр.
һәм салават күперен сиңа монда Китерә икән арган болытлар,— Уйный икән тыныч култыгында Җем-җем итеп әнә шул утлар.
Матур синең, диңгез, бүгеннәрең!
Үткәнне дә баштан кичерәм: Сине саргай дәһшәт төтеннәрен Күз алдыма бүген китерәм.
Севастополь. Ул биредә, якын:
Туп күкрәвен ишетәм мин аннан. Одессаны чолгап алган ялкын, Ул да горур — көлә дошманнан.
Күрәм: соңгы гранат белән ярсып Атлый матрос танк башына...
Әйе, алар аягүрә басып Бара иде үлем каршына.
Диңгез сине солдат бик яратып — Яклаган, һич курку белмәгән.
Ташка аугач та ул канга батып, Күз карашын сиңа төбәгән.
Салкын төшә. Төн акыртын гына
Урын эзли таулар артында...
Башын ташка куеп бик тын гына Йоклый диңгез минем каршымда.
Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе.