Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҮСҮ ЮЛЫ»


Әдәбият өлкәсендә яшьләрнең ак-тивлыгы көннән-көн үсә, матбугат битләрендә яңа исемнәр арта бара, к Үсү юлы» альманахының 11 иче китабын алып, эчтәлеге белән танышкач та, күңелдә әнә • шундый тәэсир кала. Гамил Афзаловиың җылы гына язылган шигырьләре номердан-номерга басылып баралар. Нур Таһирның мәсәлләр, И. Миңле- баевның күләмлерәк хикәяләр язуда эзлекле эшләве күренә. Альманах-ның бу китабы безне Г. Зәйнашева- ның һәм я. Гыйззәтуллинның беренче пьесалары. Б. Нбәтуллин, К. Бу- латованың беренче шигырьләре, Н. Гыймадиеваның беренче хикәяләре белән таныштыра. Аңардан без Э. Касыймовның да, матбугат битләрендә байтак күренми торганнан соң. <Әтиләр» исемле уңышлы гына хикәя бастыруын күрәбез.
«Әтиләр» әсәре бәхетле семья те-масын яктыртуга багышланган. Күләме ягыннан ул зур түгел, нибары 8 бит, ләкин автор аңарда дүрт об- эазны шактый тулы, ышандырырлык итеп ачарга өлгергән.
Хикәянең буеннан-буена Идрис һәм Хөсәен бабай сурәтләнә. Идрис— җиде яшьлек малай. Аның әсәрдә күрсәтелгән бөтен хәрәкәтләре, сүзләре яшенә туры килә.
Идрис бар нәрсәдән дә ямь табып, рәхәтләнеп уйный. Аның бернинди кайгысы юк, ул бәхетле. Ләкин аның бәхете гадәттәгедән үзгә. Идриснең үз әтисе Мидхәт — җинаятьче. Ул, акча урлап, хатынын да, баласын да ташлап качкан. Әмма Идрис әтисез калмаган. Аңа кин күңелле Гали әти булган. Ул Идрисне чын аталарча сөя, иркәли. Без моны йөзәргә өйрәтү моментында ачык күрәбез. Хикәядә Мидхәт тә. Гали дә эпизодик образлар гына итеп кертелгәннәр, ләкин алар Идристән яки Хөсәен бабайдан .Ким ачылмаганнар. Бу — авторның осталыгын билгеләүче факт.
Хөсәен бабай күбрәк тирә-яктагы вакыйгаларга, кешеләргә бәя бирүче төсепдәрәк биредгән. Ләкин ул рупор түгел. Аның индивидуаль сыйфатлары бар. Хөсәен бабайның тышкы күренеше «арпа башагысыман тырпаен торган саргылт кашлары» рәвешендәге оста гына чагыштырулар белән сурәтләнгән. Ул
5 «Үсү юлы». 11 китап. Яшь язучылар альманахы. Таткпигоиздат. 1956 ел.
кешеләргә — Гали белән Мидхәткә — бәя бирүче, кискен мәсьәләләрне хәл итүче генә түгел, йомшак күңелле карт та. Идрис чебен тотарга кушкач, башта кырыс кына җавап бирсә дә, соңыннан бала күңелен җәберләмәс өчен, аның теләген үтәргә, карт башы белән чебен ауларга да риза була. Хөсәен бабайның кешеләргә бәя бирүе, дөрес фикерләрне әйтүе әсәрдә аклана, чөнки ул дөньяны күп күргән, тормышны үз җилкәсендә татып, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, кешеләрне дә таный белә. Мидхәт аның алдына килеп җинаятьләре өчен гафу үтенсә дә, ул аны кабул итми:
— Соң инде, — дни җавап бирә.
Э. Касыймовның хикәяләү теле, гомумән алганда, матур. Табигать күренешләрен ул кешеләрнең рухи халәтен ачарга ярдәм итәрлек сурәтләргә тырыша.
Альманахтагы М. Хуҗиннын «Җырланмаган моң» исемле хикәясе дә «Әтиләр» исемле хикәя белән бер үк темага — бәхетле семья төзү мәсьәләсен чишүгә карый, ләкин аларда алымнар икесендә ике төрле. Нигездә, икесендә бер фикер: семья төзедеңме, читтә очып йөргән күбәләкләр артыннан китеп барма, ялгышырсың, соңыннан ялгышыңны аңларсың да, соң булыр, дигән фикер әй-телә, дөресрәге, күрсәтеп бирелә.
Гомумән алганда, ЛА. Хуҗинның хикәясе дә уңышлы гына язылган. Ләкин автор кичерешләрне бирүдә урыны-урыиы белән табигыйлектән читләшә.
И. Миңлебаевның «Байрак безнең кулда» исемле хикәясе җыентыкка кергән әсәрләр арасында күләм ягыннан иң зурысы. Хикәянең эченә кергәнче, шуны әйтеп үтәсе килә. Бу хикәя авторның беренче әсәре
119
генә түгел. «\сү юлы»ның 9 нчы ки-табында басылып чыккан, матбугат битләрендә уңай бәя алган «Аның ,| киләчәге өчен» исемле хикәясе ар-
■ кылы бу яшь автор укучыларга яхшы таныш. И. Миңлебаевтан без ‘ тагын да яхшырак, матуррак язылган әсәр көткән идек. Ләкин өметебез акланмады, ул үзенә карата таләпчәнлекне йомшарткан булса ^ирәк, шулай ук редакторлар да,
■ 'ганыш автор дип, җитдилек күрсәт-мәгәннәр. Хикәядә образлы тасвирлау урынына вакыйгаларны җиңелчә теркәп бару гына- килеп чыккан, җитди конфликтларны очраклы вакыйгалар алыштырган.
Әсәр колхоз председателе Саби- ровның правлениедә бригадирларга кичке наряд бирү картинасы белән башланып китә. Наряд алырга барысы да килеп беткән, тик киндерчелек звеносы җитәкчесе Кәрим генә юк. Бригадирлардан сораша торгач, Сабиров эшнең асылына төшенә: Кәрим киндерчелектән мул уңыш алган өчен бүләкләнгән булган; хәзер шуның акчасына «бәйрәм» итеп, эчеп йөри икән. Монысы бер хәл. Бригадирларның сүзләренә караганда, Кәрим «үзенең йортына тәртип кертә алмаган», звено башлыгы булырга сәләтсез, «эчкече», тәртипкә буйсынмый торган бер кеше. «Кәримнең эше туры түгел, колхозның киндер көлтәләрен уңга да, сулга да тарата». Менә шундый кеше уңышка ирешкән, премия алган. Моңа ничек ышанырга кирәк? Шуның өстенә хикәянең беренче битеннән Кәримнең бары тик кичке нарядка гына килмәве аңлашыла, ә бераз гына соңрак (альманахның 8 битендә) аны инде ике көн эзлиләр булып чыга.
Алга таба, колхоз председателе Сабиров, югары уңыш өчен премия алып килгән Кәримне звено җитәкчелегеннән азат итеп, аның урынына башка кешене билгеләргә карар бирә. Ләкин кемне билгеләргә? Колхозда бу эшне башкарырга сәләтле кеше бөтенләй юк (ә авыл хуҗалыгы мәктәбен бетереп кайткан Әнвәр турында автор ләм-мим, чөнки ул аңа башка урында, башка ситуацияләр өчен кирәк).
Бөтен бер артель (дөресрәге,
председатель) звено җитәкчесенә аптырап торган бер вакытта, Саби- ровның авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном профессиясенә ия булган улыннан хат килеп төшмәсенме! Менә кем җитәкләр звеноны! Бу хәбәр авторны да, Сабировны да кыен хәлдән бик җиңел коткара. Председатель «балалар шикелле куанып» МТСка чаба һәм үзенең улы — киләчәктә булачак звено җитәкчесе өчен чәчүлек җире даулый башлый..
Әсәрдә Сабировның дүрт күз белән көтеп алган агроном улы атасының ышанычын акламый, хатыны йогынтысына бирелеп, «чиста эшкә» шәһәргә китеп бара. Сабиров өчен яңа звено башлыгы таб}' кайгысы килеп баса. Ә автор өчен — менә дигән конфликт! Ләкин бу юлы инде Сабиров мәсьәләне гомуми җыелыш карамагына куя:
«— Я, нихәл итәбез, иптәшләр, киндерчелеккә кемне билгелибез?..
Җавап бирүче булмады, һәркем уйлана иде... Колхоз экономикасында таяныч булырлык итеп киндерчелек хуҗалыгын ныклап аякка бастыру өчен сәләтле кул табу уе утыручыларның фикерендә киеренке урый алса да, андый кешене ансат кына күрсәтеп бирүче булмады...» (20 бит).
Колхозчыларның баш ватуы кирәксез булып чыга. Андый кеше бернинди уйланудан башка табылып тора. Менә «ишектән бер төркем яшьләр килеп керде. Арада Мәрьям дә бар иде.
— Без, комсомолеңлар, киндерчелек бригадасына җитәкче итеп Мәрьямне күрсәтәбез,—диделәр алар көр тавыш белән» (20 бит).
’ Моннан сорау туа: бу яшьләр җыелышта киндерчелеккә җитәкче табу мәсьәләсе куеру моментын кайдан белеп кергәннәр? Әллә ишек артында тыңлап торганнармы? Болар- га әсәрдән җавап таба алмыйбыз. И. Миңлебаевпың комсомолецлары күбрәк пионерларга охшый.
Мондый очраклылыклар, төгәлсез-лекләр хикәядә байтак.
Очраклы вакыйгалардан файдалану Нәкыя Гыймадиеваның «Кайттылар» исемле хикәясенә дә хас. Аңарда җимерек күперне төзәтү турында
120
сүз бара. Ләкин аны төзәтү өчен Мәрдәнша абзыйдан башка кеше юк. Авылны кыенлыктан хәрби хезмәттән демобилизацияләвең кайтучы яшьләр коткара. Бу — җиңел юл. Әгәр алар кайтмаса, кем коткарыр иде? Укучыларга без менә шул турыда язып күрсәтергә тиешбез.
Альманахта драматик әсәрләр дә шактый йомшак, схематик язылганнар. Дөрес, Г. Зайнашеваның «Көйсез кияү» исемле ике пәрдәлек, Я. Гы йззәтулл и нн ың « Гаш ый кл ар» исемле бер пәрдәлек комедиясе матур гына башланып китәләр. Менә «Көйсез көяү»дә Зөһрә белән Кар-лыгачның сүзләре табигый, телләре индивидуальләштерелгән. Карлыгач теле өчен: «Егетләрне кызганып торасыңмы? Кит, юләр», «Нәрсәсенә исең китте аның?», «Ул кайтканда альбомымны җыен хәчтрүшләр белән тутырмам бит» рәвешендәге, чәнечкеле итеп, ачулангандай сөйләү хас. Ә Зөһрә, киресенчә, сабыр, аның сораулары да (мәсәлән, «Чынлап та нигә ул бичараларны болай җәзалыйсың?») алай чәнечкеле яңгырамыйлар. Аның сүзләре уйланып әйтеләләр. Болар яшь авторның персонажлар телен бирә алуын күрсәтә-ләр. Бу — куанычлы күренеш, әлбәттә.
Г. Зәйнашева тарафыннан әсәрнең үзәгенә куелган идея дә матур гына. Ул, кешене хезмәт бизи, дигән идеяне образлар аркылы ачарга ОАМТЫЛ- ган.
Әсәрдә төп геройлардан берсе — Карлыгач. Ул X, классны тәмамлаган. Укыган булуы белән масаеп, Зөһрә кебек белеме ягыннан бераз түбән булган, ләкин хезмәттә кайнаган кызлардан үзен өстен саный. Аның максаты — яхшы кияү табу, кияү җилкәсендә эшләмичә яту.
Әмма үзен Зөһрәдән өстен санап йөргән Карлыгач, аңардан күп түбән булып, хурлыкка кала. Өметләнеп йөргән Ильясы хезмәт сөюче Зөһрәне сайлый, аның белән семья тормышы төзи. Тышкы матурлыгы белән Карлыгачтан өстен булмаса да, Зөһрә үзенең хезмәт сөюе белән аңардан өстен чыга.
Менә шушы матур идеяне образлар аркылы күрсәтүдә яшь авторның зур гына кимчелекләре бар. Беренчедән, комедиянең ии белән бетәчәген автор икенче пәрдәнең азагын- да — әсәрнең уртасында ук әйттерә Зиннур Ильяска шул турыда:
— Мәктәптә укыганда син бит нәкъ артист идең. Бик оста итеп, кеше көлдереп кылана белә идең Хәтерендәме, бервакыт клоун булып көлдереп үтерә язган идең. Бер-ике йөз грамм сал да, көйсезлән, исе-реккә салыш, тәмам җелекләренә төш. Гаҗиз булсыннар. Туеп бетсеннәр. Эчкече, көйсез кеше икән бу дип үзләре үк сиңа кызларын бирмәсләр,— ди (83 бит).
Ильяс риза була. Димәк, ул шулай эшләячәк. Чыннан да алдагы пәрдәдә нәкъ Зиннур әйткәннәр генз эшләнә дә. Тамашачы яки укучы ул пәрдәдән бернинди яңа нәрсә алмый.
Бу планны Зиннурдан тамашачыларга ишетелмәслек итеп әйттерергә, яки Ильясның үзлегеннән уйлап табуы гына итеп калдырырга иде. Югыйсә икенче пәрдәнең әһәмияте калмый.
Биредә тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: Ильяс белән Зөһрәнең качу вакыты безнең элекке пьесаларны хәтерләтә. Хәзер бит семья тормышы төзү егетләр өчен дә, кызлар өчен дә ирекле, куркыныч юк. Шунлыктан аларны Алтайга ук качырмаска да була иде. Ул вакытта, безнеңчә, вакыйгалар куера, әсәр җанлана төшәр иде.
Әлеге кимчелекләр белән беррәт- тән, пьесаның соңгы битләрендә логик эзлеклелек сакланмаган. Мәсәлән, Фәсхи, Майшәкәр, (шулай ук Карлыгач үзе дә), Ильясның Карлыгачны ташлап, Зөһрәне алып китүен ишеткәч, аптырап калалар. Ләкин берсе дә моның сәбәбен белми, хәт-та уйлап та карамыйлар, аларда бары тик үч алу дәрте. Менә шушы моментта Фәсхи үзенең хатынына: «Гаеп синдә шул. Син эшкә өйрәтмәдең балаңны»,—ди. Безне бу сүзләрнең кайдан алынып әйтелүе га-җәпләндерә. Чөнки алар — Фәсхи дә, Майшәкәр дә — биредә үзләренең гаебе булуын белмиләр иде. Карлыгачны эшкә өйрәтмәүне алар гаеп итеп санамыйлар да иде. Гаеп дип санасалар, кызларын күптән
эшкә өйрәткән булырлар иде. һичкем әйтмәстәи, үзләре дә уйланып тормастан, ничек аңладылар соң алар моны? Билгесез кала. Бу — авторның идеяне образлар аркылы ачарга сабырлыгы җитеп бетмәү һәм аны Фәсхи авызыннан әйттерергә ашыгу нәтиҗәсе.
Я. Гыйззәтуллии үзенең «Гашыйклар» пьесасында берьюлы ике куян атарга — взятка алучыны да, бозык күңелле ирне дә фаш итәргә уйлаган. Аларны җинаять өстендә тоту өчен Галимә образын китереп керткән. Әсәрнең схематик булуы да шунда. Өченче бер кеше килеп «җи-наятьчеләрнең йөзен ачуы — күптән килә торган тапталган алым. Гөлйөзем белән Вәли Галимәдән башка да бер-берсеи фаш иткәннәр иде. Шушы күренеш тагын бераз көчәйтелсә, комедия әйбәтрәк чыккан бу-лыр иде. Ул вакыт автор Галимәне кертүдән дә котылыр иде. Әсәрдә бирелгән характерына караганда, Гөлйөземнең Галимә алдына тезләнүе, ялынуы акланып бетми, чөнки ул бу эшләрдә шомарган, күпне күргән хатын.
К. Булатовның «Язгы хисләр», «Аның кайтканын көтәм» исемле өчәр строфалы кыска гына шигырьләре күңелдә җылы тәэсир калдыралар. Аңарда фикерне, поэзия таләп иткәнчә, образлы итеп әйтү шактый көчле. Ул:
Бөреләрен ачар, яфрак ярыр Бакчамдагы бөдрә талым да, Ачылыр иде күңелем бөресе дә, Якын дустым юк шул янымда...—
дип тәмамлый «Язгы хисләр» исемле шигырен.
Рәшит Гәрәйнең шигырьләре дә хискә бай, матур гына. Ләкин темасы, эчтәлеге белән алар «Сагыиыл- ган җирләрдә» исемле җыентыктагы шигырьләрне хәтерләтәләр, сайланган детальләре дә бер үк, ул сагына туган җирләрен,
... бергәләшеп
Печән чабып йөргән көннәрне.
Берничә җыентык биргән бу яшь авторга яңарак, зуррак нәрсәләр турында уйланырга вакыт инде. Әйтергә кирәк, Р. Гәрәй телгә дә тиешенчә игътибар итеп җиткерми. ААә- сәлән, «Ерактагы якын дусларга» исемле шигыренең беренче строфасында ул болай ди:
Кояш ерак,
Ләкин ул елмайса,
Урман, кырлар нурга күмелә.
Якын дуслар!
Аерым көн итсәк тә, Сез яшисез минем күңелдә.
Татар телендә «ләкин» теркәгече бер-берсенә капма-каршы мәгънәләрне терки, әмма бу строфада китерелгән сүзләр контраст була алмыйлар. Бу — бер. Икенчедән, чагыштыру итеп алынган баштагы юл соңгы өч юлның мәгънәсенә туры килеп бетми. «Нурга күмелү» белән «күңелдә яшәүнең» бер-берсенә охшаш булуын күз алдына китерү кыен.
«Кавышу истәлеге» исемле шигырьдә авторның сурәтләвендә эзлексезлек сизелә. Ул:
Ачып кердем басу капкасын. Ничек инде ямьле сабан туен Күреп китми түзеп ятасың! —
ди. Хәзер, шагыйрь басу капкасын ачып кергәч, сабан туена хәзерләнүчеләрне яки башка берәр танышын очратыр дип көтәсең. Ләкин ул әллә кая барып җиткән инде.
Болай да бит минем йөрәгемә
Сүнми торган хисләр җыелган...
Искә алын егет чакларымны Җырлап үтәм клуб буеннан,—
дигән юллар әнә шул турыда сөйлиләр.
Г. Бәшировның «Бер хикәя турында» исемле мәкаләсе безгә бик ошады. Ул мәкалә телгә ничек игътибарлы булырга кирәклеген, әдәби әсәр язуда телне яхшы белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәткән. Өлкән язучыларыбыз үзләре-нең мондый конкрет киңәшләрен безгә ешрак бирсеннәр иде дигән теләк туа.
3. ШӘФИГУЛЛИН. ю. әминов.