БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ
(1891—1928)
1 Ноябрьдә күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 65 ел тулды.
М. Фәйзи Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк яза башлаган һәм татар демократик әдәбияты традициясе нигезендә үсеп, формалашкан язучы. Ул үзенең иҗатын шигырьләр язу белән башлап җибәрә, соңыннан пьесалар яза башлый һәм тиз арада үзен сәләтле, үзенчәлекле драматург итеп таныта. М. Фәйзи үзенең музыкаль драмалары белән дан казана һәм татар совет әдәбиятына зур, кыйммәтле мирас калдыра.
М. Фәйзи 1891 елда Орск шәһәре янындагы Күкшел авылында туган. Аның балачагы һәм яшьлеге шул авылда үтә. Башта ул авыл мәдрәсәсендә укый, аннан Орск шәһәренә барып өч ел укып кайта. Мирхәйдәр яшьтән үк әдәбият белән кызыксына башлый, бик күп укый. Озакламый үзе дә җырлар, бәетләр чыгара баш-лый, хәтта «Татар туе» исемле бер пәрдәлек пьеса да язып ташлый. Бу вакытта аңа 14 яшь була. Болар, билгеле, әдәбият сөюче яшьүсмернең «каләм сынап каравы» гына булып, калалар.
М. Фәйзи 1905 елда Оренбург шәһәренә барып «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул театрларга йөри, пьесалар укуга бирелә — аның театр белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя. Озакламый аңа сәхнә кешесе булу мөмкинлеге туа — ул туганнары янына Орск шәһәренә күчеп хилә һәм яшьләр тарафыннан яңа гына оештырылган драма түгәрәгенә член булып керә. Ул үзләре өчен пьесалар яза, шигырьләр язуын да дәвам итә. 1910—12 елларда аның шигырьләре төрле газета, журналларда, бигрәк тә, «Идел» һәм «Ялт- йолт» журналында еш кына басылалар, «Минем шигырьләрем» (1912), «Яшь күңел» (1913) исемле җыентыклары да чыга. Шуннан соң ул шигырьләр язгаласа да, аларны аерым җыентык итеп чыгармый. Аның төп игътибары инде драматургиягә, театрга юнәлә. Ул үзенең күп кенә вакытын төрле авылларда үткәрә, авыл халкы белән якыннан таныша, аларның тормышларын өйрәнә, халык иҗатын, халык җырларын җыя. Нәтиҗәдә, М. Фәйзинең атаклы драмасы—«Галиябану» туа. Бу пьесаны ул 1916 елда тәмамлый һәм аны «Сәгадәтбану» дип атын. Ләкин ул аны 1917 елда яңадан төзәтеп эшли һәм исемен дә «Галиябану» дип алыштыра.
Совет власте урнашкан көннән башлап, М. Фәйзи өзлексез рәвештә культура өлкәсендә чын совет эшчесе булып, намус белән бирелеп эшләде. Эшчеләр тормышы белән яхшырак танышу өчен ул 1923—24 елларда Казан, Уфа, Тубинск приискасы, Баймак заводы кебек промышленностьлы шәһәр һәм районнарда була. 1926 елдан башлап Баймакта китапханә мөдире булып эшли, эшчеләр арасында төрле культура эшләре алып бара. Шушы ук елны ул Казанга килә һәм революцион драматурглар союзына член булып керә.
М. Фәйзи 1928 елның 9 нчы июлендә Баймакта үлә.
Мирхәйдәр Фәйзи күпкырлы язучы. Ул шигырьләр дә, пьесалар да, хикәяләр дә язды, шулай ук тәрҗемә эшләре белән дә шөгыльләнде.
М. Фәйзинең шигырьләре Г. Тукай, де-мократик поэзия мәктәбе йогынтысы астында тудылар. Ул үзен Тукайның шәкерте дип санады. Чыннан да аның шигырьләрендә («Егетләр» 1912, «Бай» 1913, «Зарлану» һ. б.) Тукай тәэсире, демократик поэзия йогынтысы ачык күренә.
Революция елларында һәм совет тормышы шартларында, М. Фәйзи «Сәрбиназ», «Аның белән мин», «Еламыйм» һ. б. хикәяләрен язды. Аның хикәяләре әллә ни катлаулы вакыйгаларны да, каршылыклы сюжетны да эченә алмыйлар. Аларның күбесендә тормышта була торган гади генә бер вакыйга турында сөйләнә, яки лирик геройның үткәннәре тасвирлана. Алар новелла, лирик нәсер төсендә язылган һәм авторның үз кичерешләре, үз хисләре белән сугарып бирелгән була. Аның хикәяләрен укучылар яратып каршылыйлар.
Ләкин М. Фәйзи үзен драматургия өлкәсендә танытты, аның талантлы, көчле һәм үзенчәлекле язучы булуы шушы өлкәдә тулысынча ачылды. Аның драмаларында зур урын алган тома, мотивлар — революциягә кадәрге татар хатын-кызларының трагедиясе, мәхәббәт трагедиясе, • социаль тигезсезлек мәсьәләсе булды.
М. Фәйзи үзенең карашларында, со- циал-политик мәсьәләләрне, тормышны аңлавында билгеле бер эволюцияне үткәргән язучы.
«Асылъяр», «Ак калфак» һ. б. ш. пьеса-ларында капма-каршы бу.’р'ан ике сыйныф кешеләре арасындагы мәхәббәт, мөнәсәбәтләр, социаль тигезсезлек, сыйнфый кар
124
шылык фонында күрсәтелүдән бигрәк, гомумән кешелеклелек, гуманлылык планында чагылдыпуы М. Фәйзинең сыйнфый җәмгыятьнең эчке социаль каршылыкларын аңлап бетермәвеннән килә иде. Иҗатының баштагы чорында вак буржуа демократизмы карашлары, һәм иллюзияләре нык сизелгән булса — үсү процессында ул алардан арына барды.
192'2—23 елларда инде ул совет авылында барган үзгәрешне, яңа тормыш төзелүен, крестьяннарның кулакларга, ак бандаларга каршы көрәшен гәүдәләндергән «Кызыл йолдыз» пьесасын язды.
Татар совет әдәбиятының күренекле язучысы Мирхәйдәр Фәйзи бай гына әдәби мирас калдырды. Аның «Галиябану» пьесасы татар драматургиясенең иң атаклы әсәрләреннән санала. Кайнар дәрт һәм ялкынлы талант белән язылган бу пьеса халык арасында зур мәхәббәт һәм популярлык казанды һәм бүгенге көнгә кадәр- сәхнәдән төшми куелып килә.
Д. А. ФУРМАНОВ
(1891 — 1926)
Дмитрий Андреевич Фурманов 1891 елның 7 нояберндә Кострама губернасында Середа (хәзерге Фурманов шәһәре) авылында крестьян семьясында туа.
1897 елда Фурмановлар семьясы Иваново-Вознесенск шәһәренә күчеп киләләр. 8 яшьлек Дмитрий монда дүртеллык шәһәр училищесын тәмамлый һәм аны әтисе сәүдә мәктәбенә укырга бирә. Монда уку, бөтен күңеле белән башка дөньяга омтылган, нечкә хисле малайга бик авыр тәэсир нтә. Аның хәзер бөтен шатлыгы әдәби китаплар уку була—Пушкин. Лермонтов, Л. Толстой һ. б. әсәрләрен ул бөтен дөньясын онытып бирелеп укый. Озакламый үзе дә шигырьләр яза башлый.
Зур промышленность үзәге булган Иваново-Вознесенск шәһәре, андагы эшчеләрнең 1907 елгы революцион чыгышлары Д. А. Фурмановның дөньяга карашы дөрес формалашуда гаять зур роль уйный. Шул ук вакытта ул, әдәби китаплар укуын дәвам итә, хәзео инде ул Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм Писарев кебек революцион демократларның әсәрләрен өйрәнә.
Д. Фурманов 1912 елны Мәскәү универ-ситетының тарих-филология факультетына укырга керә. Шушы елны аның иң беренче шигыре басылып чыга. Билгеле, ул әле унышлы, оригинал әсәр булмый. Бу елларда Россиядә барган революцион хәрәкәтләр, университеттагы тәртипләр аның күнелендә протест, шул чактагы стройга нәфрәт тудыра. Ул инде башкача уйлый, башкача яза башлый. Аның шигырьләрендә. бигрәк тә 1915 елда басылып чыккан «Яраткан шигырьләрем» исемле җыентыгында М. Горький йогынтысы сизелә.
Д. А. Фурманов үзен проза өлкәсендә дә сынал каоый. 1913 елны «Душа» исемле повесть яза башлый һәм аны 5 елдан соң «Лушанын драмасы» дигән повестенда файдалана. Д. А. Фурманов 1914 елда журналист булып фронтка китә һәм бу еллар — империалистик сугыш турында «Көндәлек» исемле әсәрен яза. 1919 елда Фурманов Фрунзе отряды белән фронтка китә; Чапаев җитәкчелегендәге 25 нче ди-визиянең комиссары, Төркестан фронтында политуправление начальнигы һәм соңыннан Кубан армиясе политотделы начальнигы булып эшли. Бик җитди хәрби операцияләрдә катнаша һәм күрсәтелгән батырлыклары өчен «Кызыл байрак» ордены белән бүләкләнә.
1921 елны Д. А. Фурманов Москвага кайта һәм университетны тәмамлый.
Д. А. Фурманов язучы буларак революция чорында, революция өчен көрәшләрдә, ут эчендә чыныгып үсте. 1918 елдан ук партия члены булган Д. А. Фурманов һәрвакыт большевик булды, фронтта да, әдәбият өлкәсендә дә үзен чын коммунист итеп танытты.
Фурманов озак еллар көндәлек алып бара — фронт окопларында да, ат өстендә дә, хәтта мятежниклар тарафыннан кулга алынып җәза көтеп ятканда да ул үзенең көндәлеген онытмый.
Ул әсәрләрен язганда үзенең күзәтүләреннән иң мөһим, иң характерлы якларны сайлап ала. Бу нәрсә аның атаклы «Чапаев» һәм «Мятеж» романнарында бик ачык күренә.
«Чапаев» романында Д. А. Фурманов Чапаев дивизиясенең революцион пафос белән сугарылган героик көрәшләре, искиткеч батырлыклары турында яза. Ул монда сугышчылар аңында булган тирән социаль процессларны, аларның политик аңы үсүне ачып бирә. «Мятеж» әсәрендә исә Фурманов пролетар революция үзенең позицияләрен бик зур кыенлыклар белән ныгыткан Семиречьедагы гражданнар сугышы картиналарын чагылдыра. Ул монда, бер яктан, контрреволюцион восстаниенең үсешен күрсәтсә, икенче яктан, җиңүгә илтүче большевистик агитациянең катлаулы системасын тасвирлый. Бу китапларның икесендә дә үзәк урынны халык массасы алып тора, алар монда төп геройлар. Фур- мановныц әсәрләре художество эшләнешләре белән дә бик югары торалар. Ул үзенең әсәрләре өстендә күп һәм җитди эшләде һәр яңа чыгарылышка аларны янадан карап, үзгәртеп чыкты. Аның романнары гражданнар сугышы чоры турында язылган әсәрләр арасында ин популяр әсәрләр-дән саналалар һәм бүгенге көндә дә совет укучысы аларны яратып укый.
-------------------
СӨЛӘЙМАН РӨСТӘМ
Әзербәйҗан совет поэзиясенең күренекле вәкиле Сөләйман Али Аббас углы Рөстәм задә (Сөләйман Рөстәм) 1906 елда Баку шәһәрендә тимерче семьясында туа.
’ Сөләйман башта рус-татар мәктәбендә - укын, аннан соц Әзербәйҗан Дәүләт Уни-
• верситетының Көнчыгыш телләре факуль-
• тетына укырга керә. 1929 елда Москвага килә һәм укуын МГУның әдәбият бүлегендә дәвам итә. Ул кечкенәдән әдәбият белән
: кызыксына, урта мәктәптә укыганда ук мәктәп стена газетасында шигырь һәм фельетоннары басыла башлый.
1925 елдан башлап Сөләйман Рөстәм «Гяндж ишчи» («Яшь эшче») газетасы ре-дакциясендә эшли башлый. Редакциядә эшләү шагыйрьнең дөньяга карашы формалашуда һәм әдәби осталыгы камилләшүдә зур роль уйный. Сөләйман Рөстәм рус совет язучыларыннан, бигрәк тә, Владимир Маяковский һәм М. Горькийдан өйрәнә. Озакламый ул Әзербәйҗанның иң актив
• азучыларының берсе булып китә. Шагыйрь үзенең шигырьләрен системалы рәвештә «Коммунист», «Эшче», «Яна юл» газеталарында, «Мәгариф һәм мәдәният», «Комсомол» журналларында бастырып килә.
1927 елда «Кайгыдан шатлыкка» исемле беренче җыентыгы чыга.
1924—31 еллар арасында Сөләйман Рөс- . тәм күләме ягыннан зур булмаган лирик шигырьләр яза. Аның лирикасы, барыннан да элек политик лирика. Шагыйрь еш кына табигать күренешләренә, кешеләрнең эчке кичерешләренә мөрәҗәгать итә. Әмма бу мотивлар органик рәвештә совет патриотизмы темасы белән бергә үрелеп чишеләләр. 1933 елда аның «Яхшы иптәш» исемле поэмасы басылып чыга. Поэмада совет кешеләренең героик көрәшләре, хезмәт процессында аңнары үзгәрү, коллективның көче тасвирлана. Озак та үтми шагыйрь «Төн романтикасы», «Чапаев», «йолдызлар» исемнәре астында шигырьләр циклы бирә. Бу шигырьләрдә яңа кешеләрнең яңача мөнәсәбәтләре сурәтләнә, тарихны тудыручы яңа, көчле, горур кешенең бай һәм эч-тәлекле тормышы, аларның бөек идеаллары тасвирлана. Сөләйман Рөстәмнең күп шигырьләре матур җыр кебек үзеннән-үзе күңелдә кала. Аның музыкага салынып, җыр булып киткән шигырьләре дә шактый күп.
Сөләйман Рөстәм шигырьләр белән бер- рәттән, пьесалар да яза. Аның беренче сәхнә әсәре «Чимназ ханым йоклый әле» — хатын-кыз азатлыгы темасына багышланган. Аның иң яхшы драма әсәре «I ачаг Нәби» (1939—40) шигырь белән язылган. Бу әсәрдә халык арасыннан чыккан бер геройның һәм башка крестьяннарның иске тәртипләргә, помсщикларга, патша чиновникларына каршы көрәше бирелә. Шагыйрь тарихи фактларны һәм үз герое турындагы легендаларны җентекләп өйрәнә һәм шулар нигезендә героик драма тудыра.
Бөек Ватан сугышы елларында Сөләйман Рөстәмнең иҗади активлыгы аеруча көчәя. Ул үзенең чын күңелдән язылган ялкынлы шигырьләре белән халкыбызның, сугышчы-ларның рухын күтәрә. «Хат ташучы», - «Су-гышчы вәсияте», «Ана йөрәге», «Картның җавабы», «Ул көн киләчәк!» һ. б. шундый шигырьләрендә романтик дулкынлану, масш-таблык, шул ук вакытта күзәтүчәнлек, тормышка сизгер һәм аек карый белүе күренеп тора. Сугыш елларында ул безнең тормышыбызның киң картиналарын сурәт-ләүче эпик әсәрләр дә тудырды. 1942 елда шагыйрь «Ильдрым» поэмасын яза. Монда совет сугышчысының фашизмга каршы героик көрәше турында сүз бара. Шулай ук сугышның иң авыр көннәрендә язылган «Тавриз шигырьләре» циклы аның иҗатында бер этап булып тора. Бу шигырьләр Әзербәйҗандагы демократик хәрәкәткә багышланганнар.
Сөләйман Рөстәмнең сугыштан соң язылган шигырьләре «йөрәк тавышы» исемле җыентыгына тупланган. «Без коммунистлар», «Каспий яры буенда», «Архитектор трагедиясе», «Соңгы хәбәрләр» һ. б. шундый шигырьләре патриотизм хисләре, безнең җиңүебез тудырган горурлык тойгылары һәм коммунизм җиңәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар.
Сөләйман Рөстәмнең соңгы елларда чыккан җыентыклары арасында икесе аеруча игътибарны тарталар: «Гафурның йөрәге» (1950) һәм «Ике яр» (1952).
«Ике яр» җыентыгында шагыйрь совет Әзербәйҗанының бәхетле һәм азат тормышын, көньяк Әзербәйҗанда яшәүче халыкның авыр тормышы белән чагыштырып сурәтли. Шагыйрь боларның барысын да дул-кынландыргыч лирик юллар аша бирә. Сөләйман Рөстәм «Гафурның йөрәге» исемле поэмасында Баку эшчесе Гафур Маме- довның- бөек Ватан сугышында күрсәткән геройлыгы турында сөйли. Поэма лирик планда язылган, гаять көчле һәм дулкынландыргыч әсәр.
Шагыйрь бүгенге көндә дә иҗат итә, үзенең патриотик әсәрләре белән тынычлык һәм коммунизм төзү эшенә үзенең өлешен кертә.
С. Рөстәмнең күп кенә әсәрләре рус һәм илебезнең башка тугандаш халыклар теленә, шул җөмләдән—татар теленә тәрҗемә ителгәннәр.
С. Рөстәм 1939-елдан КПСС члены. Совет хөкүмәте аңа шагыйрь буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та югары бәя бирде. Шагыйрь Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Сөләйман Рөстәм — Әзербәйҗан ССР ның Верховный Совет депутаты.