КӨТЕЛМӘГӘН КУНАК
К САДРЕТДИНОВ
Ындыр артындагы олы юлдан гади арба җигелгән бер ат күренде. Арбаның арткы ягында берничә сөт бидоны утыртып куелган, атлы — район үзәгенә — май заводына сөт илтергә барган булса кирәк. Арбаның як-ягына, бер-берсеиә аркаларын куеп, аякларын салындырып бер хатын белән бер ир утырган. Ир кеше, нәрсәдер әйтергә теләп, әледән-әле хатын ягына әйләнеп карый. Ләкин әллә кыюлыгы җитмичә, әллә хатынның аңа таба борылмавын күреп, ияген учына терәп, күзләрен яңадан аска, тузанлы юл өстенә төби. Якадан уйга чума...
Менә ул кискен генә башын күтәрде, бер кулы белән бидоннарны бәйләгән арканга тотынды да, әйтәсе сүзен әйтергә теләп, тагын хатын ягына борылды. Ләкин шул вакытта хатын, кулындагы дилбегәсен кагып, атны әйдәп җибәрде. Ат юыртып китте, ир кеше элеккечә башын түбән иде...
Алар инде авыл урамына керделәр. Фермалардан ерак түгел түбәле ындыр табагына кешеләр җыелган. Сортировка дөберди. Колхозчылар, ыгы-зыгы килеп, яңгырдан саклар өчен иген өемнәре өстенә кочак-кочак салам ташыйлар. Якынлашып килгән яңгыр стенасына ризасыз карый- карый, хатың атны өенә түгел, фермалар ягына таба борды.
Ир кеше агарынды һәм бар көче белән ике куллап дилбегәгә тотынды да ялварулы тавыш белән:
— Айсылу, ашыкма... тукта!..— дип пышылдады,— Рәнҗетмә. Кая барыйм мин? Нишлим хәзер?
Айсылу тәне буенча вак тетрәү узуын сизде һәм берни дә аңлатмаган күзләре белән аңа карады.
— Я, ни кирәк? Тиз бул, эшем тыгыз.
— Айсылу! Гафу итмәссезме дим, Айсылу... Бәлки искене онытырбыз, ә? Дүрт аяклы ат та сөртенә бит...
— Юк, кискән ипи кире ябышмый инде. Син, ничек булса да безне борчыма инде.
— Гаеп миндә, сүз юк. Бик тиз үкенергә туры килде, тик бик соң иде инде... Менә чыдамадым, кайттым. Шулай ук гафу итмәссеңмени? Хезмәттән дә сезнең өчен кудылар, райкомыгыз минем турыда шәһәргә язган... Әйт, нишлим хәзер?
— Ни әйтергә сиңа, теләсәң нишлә инде... Ни дип миңа зарланасың? Үз хатының бар ич, син аңа ялвар.
— Ашыкма инде, тыңла. Рәнҗетмә. Тагы кемгә сөйлим, кемгә эч серемне, күкрәгемне кысып торган хәсрәтне бушатыйм мин? Хәзер мин бер ялгыз. Теге хатыным язылышмыйча бергә тора алмаячагын белдерде. Киттем. Билгеле, йортына файда итми башлагач, сылтау гына тапты.. Нишлим инде, ни әйтәсең, үтерәсеңме, әллә тергезәсеңме?..
42
— Акыллы да инде үзен.’.—диде хатын, үз тавышында ваемсызлык булдырырга тырышын.— Миннән аерылырга ризалык алырга килдекме?
— Юк, юк, мин аерылышу турында уйламыйм. Балаларны сагындым, аларны кызганам... Колхоз да ныгыгандыр инде.
— Ә-ә-ә? Әйе, ныгыды шул, сине көтеп тормады. Балаларны да юкка кызганасын, юкка. Хәзер сон инде...
...Яшь чагында I ани ямьсез, ләкин эш сөючән батыр егетләрдән санала иде. Сабан туйларында көрәштә ул берничә еллар үзенең тиңдәшләрен җиңеп килде. Колхозда ат караучы булып яхшы эшләп килгәне өчен дә бүләкләр алгалады....
Ганинең нәрсәсе ошады соң аңа? Ямьсез егет сабыр, азмаган була, имеш... Үзеңнән олырак ир кадереңне дә белә төшә, имеш...
Ул чакта Гани бозаулар караучы Айсылуның һәр боерыгын куанып башкара иде. Көн үткән саен Айсылуның Ганигә ышанычы арта, кыз үзен егетнең көчле канаты астында тыныч сизә башлады.
Гани бик төмсә һәм астыртын характерлы кеше иде. Айсылуны иркәләгәндә ул дәшмичә генә күкрәгенә кыса да, башкалар тартып алмасыннар, дигәндәй, тирә-юньгә карана. Үзенең сөелүен күргән Айсылу ана тиз күнде. Ләкин Гани юк-бардан көнләшә иде. Айсылуның элекке дуслары турында сүз кузгалганда, ул кызарына, шундыйларның берсе янында Айсылуны күрсә үпкәли, чырае болытлы көн кебек караңгылана иде. Авыл карчыклары моны да үзләренчә аңлаттылар: «Куан, Айсылу, ир көнләшсә — көчле сөя ул!»
Сугышка кадәр аларның Гани кебек үк нык, Айсылу кебек матур, чая ике ир балалары булды... Сугыштан ирен ашкынып көтте Айсылу, авырлыклар аны боектырмадылар. Ул аларны җиңеп чыкты. Айсылу үзе өчен дә, фронтовик ире өчен дә эшләргә тырышты. Җиңү генә килсен, Гани генә исән булсын!
Фронттан кайткач, Гани, дәртләнеп, колхозда эшкә кереште. Семья тату гына яши башлады. Шулай картайганчы яшисе, балалар үстереп, ул-кыз тәрбиясе күрәсе иде... Айсылу моннан артык бәхетне теләмәде дә.
Сугыштан кайтуына ике-өч ел үткәч, Гани тормыштан зарлана башлады. Ул еш кына правление членнары белән оршышырга, алар турында төрле ялганнар таратырга кереште. «Колхозны талыйлармы? Бер дә порәдке юк... Ә авылда эшләү — хәзергә табышсыз... Артель ныгымый торып яшәргә авыр булачак. Вот ике-өч ел зарплатка эшләсәң иде... Зарплат ул ышанычлы нәрсә: бер ай үттеме, кап-кайнар акча аласың! Менә рәтләсеннәр иде колхозны, аннанэшләргә дә була!» — дия иде ул.
Айсылу Ганинең тирән ялгышуын сизеп, аңа кул-аягы белән каршы төште. Ар гель ярдәмендә сугышка кадәр корылган матур, яңа йорт аңа кадерле иде.
— Төзек йортыңны пыр туздырып, юкны эзләп китәргә... тилердеңме әллә? Анда да әзерләп куймаганнар ич! Колхозыбыз менә рәтләнә бара... Барыбыз да качсак, аны кем ныгытыр соң?
'Гани үз җырын җырлады. Ул, яралы сугышчы хокукыннан файдаланып, шәһәргә эшкә урнашты. Ә бер елдай соң отпускага кайткач, I ани мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Сайла! Минеме сөясең, әллә... колхознымы?»
Айсылу моны аңламый иде. Соңгы бер-ике ел эчендә ничектер үзгәреп, халык белән аралашмый торган кешегә әйләнгән Гани, Айсылуны ут белән су арасында калдырды. Ләкин Айсылу йөрәк кушканча җавап бирде:
— Шәһәр һавасы миңа ярамый... Беркая да китмим, миңа биредә дә бик әйбәт. Телисең икән, шәһәрдә яши бир, отпускага кайтырсың, элек сәүдәгәр хатыннары шулай торганнар ич, — диде, елмаеп.
Ләкин бу китүеннән соң инде Гани башка Ганигә әйләнде. Әле отпус- кага кайтыр алдыннан гына дөньяга килгән, теләп-көтеп алынган кыз бала шатлыгы да аны куандырмады. Китте дә суга сеңгәндәй булып тынсыз калды. Атналар һәм айлар буе анардан хат булмады. Ә еллар берсе артыннан берсе үтә торды. Олы улы Сәмәт үсеп буйга җитте, тракторчы булды. Икенче улы Равиль һөнәр мәктәбендә укый, менә посылка да җибәргән. Тиздән үзе дә кайтачак. Кызы Сәкинә дә мәктәптә инде. «Равиль кайтсын да, Сәмәтне өйләндерәм!» — дип уйлап алды Айсылу, күңеленнән шатланып, һәм Гани ягына күз салды. «Башың кая иде синең?»..
...Эре яңгыр тамчылары, рәхимсезләнеп, юлчыларның битләренә тамдылар. Ат, танавын тырпайтып, канәгатьләнеп, кешнәп җибәрде. Юлда аунаган салам-соламны кузгатып көчле җил узды. Янәшәдә генә каберлек өстендә каен агачлары шаулап куйдылар. Юл чатындагы каралты артына ышыкланган сарык бәрәннәре, тынычсызланып, кычкырыша башладылар. Аягына зур галошлар кигән, озын күлмәкле карчык аларны сарайга куып кертте дә, бәрәңге бакчасын таптаган хайваннарга: «Нүнә, нүнә!»— дип кычкыра-кычкыра күздән югалды. Тамчылар ешайды; жил юлчыларның чәчләрен тузгый, күзләренә тузан өрә иде.
— Кемдә кунарга икән? — дип Гани басынкы тавыш белән сыкранып куйды һәм караңгыда тагын да шыксызрак күренгән, чытык чырайлы битен бер якка борды. Ул елый иде... Эч пошыргыч авыр һәм күңелсез иде Айсылуга да. Чынлап та, кая барыр ул? Чыланган киемнәрен кем киптерер? Өйгә җибәрер идең...
Айсылу йортсыз-нисез бу кешене чын күңеленнән кызганды, Ганигә вакытлыча сыенырлык почмак бирү уе да килде аның күңеленә. Ләкин... аталарыннан тәмам бизгән, аны зурларча дошман күргән балаларын күз алдына китергәч, калтыранып китте.
— Юк, юк. Белмим... Балалар белән киңәшмичә ни дә әйтмим... Әйтеп карармын, «Гани килгән бит» — дип. Белмим, булмас, ахры.
Шул сүзләрне көч-хәл белән пышылдады да, күңел әрнүен басар өчен бар көче белән ат дилбегәсен тартты. Ат, сискәнеп, чабып китте. «Балалар, теләсә нишләсен... Миңа ир кирәкми, инде!» — дип уйлап, берничә секунд эчендә тәмам үзгәргән тавыш белән коры гына әйтеп салды:
— Кая кунарга дисең?! Бот әкәмәт! Үз авылың ич, берсе ишеген ачар шунда. Мондый яңгыр астында эт тә тормый, ышыкка сыена... Җә, бар, берәр әби кундырыр. Тик кара аны, безгә киләсе булма.
...Тубал кырыеннан сибелгән борчак кебек шапылдап, урман яфракларын һәм түбә калайларын шаулатып, эре тамчылы яңгыр тагы да катырак коя башлады... Яңгыр аның ачык гимнастерка изүеннән күкрәгенә ага, юешләнгән күлмәк-штан тәнгә сырыша. Ә табанына кадәр чыланган килеш ул моны сизми иде, ахрысы; тонык яңгыр пәрдәсе аша ул хатынының күздән югала барган шәүләсе ягына карый иде. Соңгы биш-алты ел эчендә беренче диярлек, Гани үзенең җәфаланган, әлсерәп беткән һәм яңгырдан туңган тәнен кая сыендырырга да белми иде...